Әдәбият һәм хастаханә (хикәя)

Мин ул якташымны вокзал ишеге төбендә очраттым.
– Слушай, парин, мин синең китабыңны укып чыктым. Ну язып та карыйсың мәгәр... Албасты карчыкларың белән чистый хыялый иттең, понимаешь!.. Шәп-шәп... Күп нәрсәгә башкача карый башладым... Согласен, серләр күп әле безнең дөньяда...
Авыл кешеләре юл чатында очрашмый кайда очрашсын инде?! Икенчесендә дә шул ук вокзал буенда каршыма килеп басты:
– Слушай, парин, бик кызык иттем бит әле дөньясын... Беләсеңме нәрсә эшләдем? Ни за что белмисең! Гомеремдә беренче мәртәбә хәйләләштем. Ату һич вакыт юк, понимаешь!.. Әле менә бу китабыңны сатып алдым да, вакыт табалмыйча, бер атна кулда әвәләп йөргәч, таныш врачыма әйттем: »Әйдә, авырыйм әле берәр атна, менә шушы китапны укып бетергәнче генә...» – дидем. Кая барсын, койка бүлеп бирде. Ашамый-эчми, йокламый-нитми, тын да алмыйча бер атна буе укыдым. Ну, парин, язып та карыйсың түлке... Ышанырга да, ышанмаска да белгән юк... Ә син беләсеңме нинди татлы бу тойгы – ышаныргамы, ышанмаскамы?..
Өченче күргәндә мин аны бөтенләй танымадым. Тәмам бетәшкән, ябыгып, кечерәеп калган...
– Нәрсә булды? – дип сорыйм.
Дәшми. Мышнап тик тора. Танымаган булып кылана хәтта. Кабатлап сорыйм:
– Ни булды? Ник дәшмисең? – дим.
– Кит моннан!.. Тукта, парин, синме бу?

– Мин бу, мин. Танымыйсыңмы әллә?
– Таныйм да, танымыйм да.
– Ничек инде алай?
– Мин, парин, үземне дә танымыйм хәзер... Тәмам хыялыйланып беттем бугай... Точно! Тиле мин хәзер...
Ах-ух килеп, якташым үзенең тарихын сөйләргә кереште.
– Шул синең сихерле китапларың аркасында инде. Хыялый әсәрләреңне укып җиңеләя яздым бит мин, понимаешь... Әйтеп тә ышанмассың, бервакыт йокым качты, аннары, дивана бәндә кебек, үземне белештермичә, өйдән чыгып китә башладым. Урманнарда, кырларда кунып калган чаклар да булды. Хатын шикләнә башлады. Нәрсә генә эшләмәдем. Эчүне ташлап карадым. Булышмады. Эчеп тә карадым. Глухо! Бөтенләй ычкына яздым. Аракы шаукымыннан да хәтәррәк булып чыкты бу сихер дигәннәре... Менә әле больницага барышым... Ятып дәваланып карарга исәп... Ничек уйлыйсың – булышыр микән?
Шактый киткәч, кабат әйләнеп килгән. Хәлсез, боек йөзендә шул арада якты-нурлы чалымнар пәйда булган. Үзе кыенсынып кына сораган була:
– Тагын берәр язган әйберең юкмы, парин? Булса, больницага китереп кит әле...

"КУ" 2, 2017

фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: