Логотип Казан Утлары
Повесть

ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)

Төш шул. Әнә ул таныш карт – ап-ак сакаллы, ап-ак озын чәчле, ак йөзле, ак күңелле. Күзләрендәге алсулык кына шомлы, хәтта куркыныч! Әйткән сүзләре дә шомлы. Җир йөзенә, кешелек тормышына килгән хәтәр афәт, зур бәла, бетмәс-төкәнмәс кайгы хакында хәбәр итә иде ул.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

2

Мәүлет бераз таптанып торды да кабат бүлмәсенә керде. Хөкүмәт мунчасының бер ягына урнашкан тынчу фатиры бу юлы тагын да шыксызрак булып күренде аңа. Күңеленә кереп оялаган шомлы уйлардан шулай икәнен Мәүлет аңлый, әлбәттә. Гомердә булмаган хәл бит: йөрәге ярсынып тибә, күңеле тынгысызланып борчыла. Җаны елый. Бәгыре өзгәләнә. Теге сәер төш кенә сәбәпчеме моңа? Анысы да бардыр. Ләкин ул гына да түгелдер.

Ныклап уйлап карасаң, тормышы бер дә рәтле түгел бит аның. Кешеләргә зыяны тимәсә дә, файдасы да тигәне булмады кебек. Әллә ничек кенә килеп чыкты аның гомере – рәхәтләнеп искә алырлык бер генә сөенече-шатлыгы да юк бит, ичмасам.

Авылдан киткәненә ун ел, аның әле аякка басканы, юньле-башлы тормыш кора алганы юк. Колхозлары таралып, авылдан киткәч, баштарак завод тирәсендә эшләштереп йөрде, аннары Казанда көч ала башлаган милли хәрәкәткә катнашып китте. «Азатлык!» дип кычкыра-кычкыра, яшел әләмнәр, акыллы сүзләр, лозунглар язылган плакатлар күтәреп, шәһәр урамнарында күп йөрде, җыелышларда ялкынлы чыгышлар ясарда өйрәнде, фикердәшләре, көрәштәшләре барлыкка килде. Ләкин бердәнбер көнне милли хәрәкәттән гайрәте чикте аның. Милли азатлык көрәше башында торган кешеләр аларны ярымҗимерек урамнар уртасында ташлап калдырдылар. Яңа фатирлар, депутат таныклыклары, чиновник вазифалары, һич булмаса, бай фирмаларның, базарларның, банкларның матди ярдәмнәре бәрабәренә көрәш идеалларыннан баш тарттылар. Урамда калганнарның кайберләре – дингә, икенчеләре аракыга, әфьюнгә, башка төрле шайтан вәсвәсәсенә бирелде. Берничә мәхлук җан гына, демагог битлеге киеп, һаман әле урамда йөри. Ләкин аларны инде беркем дә ишетми. Алар хәтта үз-үзләрен дә ишетми. Теге төшкә кергән картны Мәүлет ишетми бит, нәкъ шулай.

Ачлы-туклы шәһәр тормышыннан туеп, бердәнбер көнне Мәүлет менә шушы бистә мунчасына килеп төпләнде. Үткәндәге урам вазгыятеннән, вакыт җиленнән җете төсләре уңа башлаган, бер буш, караңгы почмакка сөяп куелган Татарстан флагы гына торып калды.

Монда тыныч. Җаныңа замана юшкыны утырган булса да, тәнең чиста. Мунчаның бөтен пычрагын юарга туры килә килүен, аның каравы тук тормыш белән яшәрлек җай чыгып тора. Клиентлар арасында акча исәбен оныткан байлар җитәрлек – бераз күңелләрен күрсәң, акча кызганмыйлар. Кемгәдер әйбәт номер кирәк, кемгәдер сый өстәле әзерләп куярга туры килә. Чабыныр өчен хуш исле себерке, сыланыр өчен бәлзәм сулары, бал-майлар хакында әйтеп тә торасы юк.

Бу кайгысыз, әмма кызыксыз тормышында бернинди кискен үзгәреш тә көтелми иде, югыйсә. Һәм менә сәер төш. Бәлки шушы урында онытыргадыр аны? Онытырга тырышыргадыр? Беркая да бармаскадыр? Шайтан шаукымы гына булса? Иблис коткысы?

Теге карт бүген тагын төшенә керсә? Ю-у-ук! Тагын бер күренсә, Мәүлетнең йөрәге түзмәячәк, урталай ярылачак, билләһи!..

Булган акчасын алды да Мәүлет бистәнең аргы башында яшәүче имче хатынны эзләп китте. Сорашып мәшәкатьләнергә туры килмәде, дүрт-биш йорт узуга, ике катлы йорт ишеге төбендә җыелып торган халыкны күреп алды. Сәер, әлбәттә – Мәүлет шунда ук күңеленә иләс-миләс, хәтта бераз шаукымлы хисләр иңә башлавын тойды. Шуңа күрәме, ул бу йортта имче хатын яшәгәнлегенә шикләнмәде дә, хәтта эченнән генә: «Шушында!» – дип, үз-үзен җөпләп куйды.

– Нихәл, апалар! Шушында торамы сихерче кыз?

– Абау! Тәүбә-тәүбә диген, балам. Изге кеше хакында андый сүзләр сөйлиләр, димени?!

Ишек катындагы озын эскәмиядә соңгы кеше булып утыручы, гайрәтне чигерерлек дәрәҗәдә ямьсез, йөз-битен тирән җыерчык баскан карчык, шелтә сүзләре белән генә чикләнмичә, алдына кулларын кушырып куеп, сихер догалары укырга тотынды.

Мәүлет әлеге «җен карчыгы» янына килеп басты. Җиргә чүгәләде. Дога иясенә ияреп, учларын алдына кушырып куйды. Ниндидер дога укырга уйламады да, дөресен генә әйткәндә, белми дә ул изге Коръән сүзен. Дога укыган кыяфәт чыгарып, чиратта торучыларны күзәтә башлады. Җыелган кешеләр арасында яшәр гомерләрен төгәлләп килүче карт-коры да, әле яши генә башлаган яшь-җилкенчәк тә бар. Чиратның урта бер җирендә, башкалардан кыенсынган кебек бер-берсенә сыенышып, яшь пар утыра. Ир белән хатын – әллә каян күренеп тора. Барсының да йөзләре җитди. Һәркемнең үз борчуы, җан ярсуы бардыр, күрәсең. Әнә теге карт көч-хәл белән сулыш ала, ютәлли башласа, озак кына тынычлана алмый интегә. Ә бу карчык, аяк балтырларын угалап, бертуктаусыз сызланып утыра. Әнә теге яшь кыз кулына кемнеңдер фотосурәтен тоткан. Җитү чәчле егет төшкән бу фотоны имчегә күрсәтеп, аның язмышын белергә телиме ул?

Менә бервакыт подъезд ишеге ачылып китте дә иңенә ап-ак шәл япкан хатын-кыз шәүләсе килеп чыкты. Мәүлет аның йөзен, үзен шәйләп өлгергәнче, җыелган халык аны сырып та алды. Баксаң, озын су буе эскәмиядә Мәүлет берүзе утырып калган икән. Баштарак аңышмыйча торса да, ишек катыннан килгән мөлаем тавышны ул аермачык ишетте:

– Төшен юратырга килгән кеше керсен!

Мәүлет атылып-бәрелеп килеп җиткәндә, баягы хатын кереп киткән иде инде. Җыелган халык, як-якка тайпылып, аңа юл бирде. Ишеккә кадәр ачылган аралыктан барганда Мәүлетнең күңеленә баягы сәер тойгы кабат ургылып килеп керде. Гүя бу гамәлләрнең барысы да аның өчен генә, аны шушы имче хатын белән очраштыру өчен генә эшләнә иде. Гүя ул инде үз ихтыярында түгел, теләсә дә, кире борылып китә алмаячак, шушы йортның кайсыдыр фатирында аны көтеп утыручы хатын белән очрашмыйча кала алмаячак иде...

Подъезд ишегеннән керүгә баягы хатын каршы алды. Мәүлет аның үзен күрмәде, йомшак, җылы кулларын гына тойды. Бу куллар аны җитәкләп, дөм караңгы коридор буенча алып китте. Шактый бардылар. Ниндидер текә баскыч буйлап өскә менделәр, аска төштеләр. Торган саен Мәүлетнең күңелендә дә шом арта барды, йөрәге ешрак типте, тәненә салкын тир бәреп чыкты. Ул үзен җир астына төшеп баргандай хис итте. Ләкин аң-зиһене гомер булмаганча ачык, якты иде. Шул ачык, якты аң-зиһенендә бәргәләнгән бердәнбер сораудан һич котыла алмады: «Бу имче хатын ничек күрә икән мондый гүр караңгылыгында?» Гомумән дә, бармы соң ул? Әллә берәр сихри, зәхмәти көч, җен-пәри алып барамы аны? Әнә бит – аяк тавышы да, сулыш алуы да ишетелми. Бары тик кул җылысы гына, шул кулындагы кан тибеше генә тоемлана.

Менә бервакыт Мәүлет каршында ниндидер ишек ачылып китте, алда якты, хәтта нурлы ачыклык пәйда булды. Җитәкләп барган кул аны шул ачыклыкка кертеп җибәрде дә үзе сәер генә юкка чыкты.

Мәүлет гаҗәеп дәрәҗәдә якты, нурлы һәм татлы хушбуй исләре аңкып торган бүлмә эченә килеп керде. Күзләрне чагылдырырлык бу нурланыш һәм тәмле ис аны һич кенә дә сискәндермәде, киресенчә, шомлы караңгылыктан соң тынычландырды гына. Түрдәге тәбәнәк өстәл янында ак япмага төренеп утырган кызыйны күргәч, Мәүлет тәмам тынычланып җитте. Хәтта бөтен йөз-чырае белән елмаеп: «Мине чакырган идегезме?» – дияргә батырчылык итте.

Кызый да елмаеп җавап бирде. Ләкин урыныннан тормады, хәтта озын керфекләрен кагып куярга да кирәк тапмады.
– Сине...

Шулай алар бераз вакыт елмаешып, бер-берсенә карашып тордылар. Мәүлетнең бу кадәр чибәр, мөлаем йөзне күргәне юк иде әле. Кояш кебек балкып утыручы бу сихри зат фәрештәләрдән бер дә ким түгелдер... Әллә? Әллә фәрештә кешеләр шундый була микән? Юктыр. Фәрештәнең үзедер бу! Шулай булмаса, бу кадәр рәхәт тойгылар кичермәс иде Мәүлет, бу кадәр бәхетле булмас иде... Әллә бу кызның йөзеннән, тәненнән аңкып торган татлы хушбуй исе аны шулай исертәме, зиһенен томалыймы?

– Төшеңне сөйлә!..

Мәүлет сискәнеп, айнып киткәндәй булды. Аның бая гына бәхетнең үзенә тарган иләс күңеле кабат шомлы хисләргә, тирән борчуларга дучар ителде... Чынлап та, ул бит монда бәхет эзләп килмәде, бары тик сәер төшен юратырга, шул төшендәге серле картның әйткәннәрен ишетергә килде.

Мәүлет өч көн рәттән күргән төшен сөйләргә кереште.

Имче кыз аны шулкадәр бирелеп тыңлады, Мәүлет сөйләп бетергәнче керфек тә какмады, хәтта сулышын да алмый торды, ахры.

Имче дигәннәре күп сөйләшми торган зат булып чыкты. Тыңлап бетергәч, шунда ук эшкә кереште.

– Бир кулларыңны. Күзеңне йом.

Мәүлет, күзен йомып, кулларын алга сузды. Кызга якынрак барырга теләп, түргәрәк омтылды. Ләкин бер карыш та кузгала алмады. Ниндидер көч аны баскан урынына беркетеп куйган иде.

Шулвакыт ул үз учларында кызның кул җылысын тойды. Тойды да аңын югалтырлык дәрәҗәдә сихри халәткә тарды. Бу халәтне илаһи хиссият яки татлы бер төш белән генә чагыштырырга мөмкиндер.

Төш шул. Әнә ул таныш карт – ап-ак сакаллы, ап-ак озын чәчле, ак йөзле, ак күңелле. Күзләрендәге алсулык кына шомлы, хәтта куркыныч! Әйткән сүзләре дә шомлы. Җир йөзенә, кешелек тормышына килгән хәтәр афәт, зур бәла, бетмәс-төкәнмәс кайгы хакында хәбәр итә иде ул.

– Илаһи күк кануннарын бозган Газазил җәнаплары «Иблис мәлгунь» дип игълан ителде һәм Аллаһы Тәгалә катыннан сөрелде. Ул инде Аллаһ катыннан бер тапкыр куылып, мең тәүбә бәрабәренә аның мәрхәмәтенә ирешкән иде. Хәзер илаһи сынау итеп гөнаһлы Җиргә җибәрелде. Сиңа, Исхак улы Мәүлеткә, шайтаннар хәзрәте гыйфритне, ягъни мәсәлән, Иблис мәлгуньне табарга, танырга һәм бөтен инсаният каршында фаш итәргә кушылды. Югыйсә Җир кешеләрен зур бәлаләр, казалар көтә. Онытма, син Илаһи Күк каршында, Аллаһы Тәгаләнең Үзе каршында җавап бирәчәксең... Җавап бирәчәксең... Җавап бирәчәксең...

Мәүлетнең төш шаукымына бирелгән зиһененә бик авыр барып җитте бу хәбәр. Нинди Иблис? Нинди Газазил? Аларга Мәүлетнең ни катнашы бар? Аллаһы Тәгалә иңдергән бөтен догаларны хөрмәт итсә дә, аның бер тапкыр дога кылганы, намаз укыганы юк ласа. Хет мәчеткә барып, сәдака бирсен иде. Нигә ул, нигә башка бер дога иясе, диндар кеше түгел? Ник-нигә?..

Күреп, ишетеп торган диярсең, төшендәге изге зат тагын Мәүлет каршында пәйда булды һәм өзек-өзек сүзләр белән аның сорауларына җавап бирә башлады:

– И изге бәндә! Аллаһыбыз сине сайлады, чөнки син көннәр буе Адәм балаларын агарту, чистарту белән мәшгульсең. Агарынган, чистарынган кешеләрдән кабул иткән рәхмәт савапларының иге-чиге юк...  

Ходай исеменнән сөйләүче пәйгамбәри карт, ничек пәйда булса, шулай ук кинәт юк та булды. Мәүлет күзләрен ачканда бүлмәдә беркем дә юк иде инде. Аңа караңгы коридор буенча капшана-капшана, ялгызына гына чыгып китәргә туры килде... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза кыйсса

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев