Логотип Казан Утлары
Повесть

ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)

Төрмәнең авыр һавасыннан соң, урам һавасы баллы-майлы булып тоелды Мәүлеткә. «Бу тирәгә бүтән якын килергә язмасын», дип уйлап куйды ул. Әмма үзенең визитыннан разый иде. Төрмә тикле төрмәдә шундый ачык җанлы, ихлас күңелле кешене, чын мәгънәсендә гыйлем иясен очратуына шат иде Мәүлет.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

8

Мәүлет, алган итен, катыгын куенына кыстырып, туп-туры мунчасына кайтты. Аракы исе сеңгән бөтен киемен салып ташлап, коенып та тормыйча, парилкага кереп чумды. Күп итеп эссе салды, йөзен мунча ташыннан бөркелеп торган пар җиленә куеп, күзләрен йомды. Күзләрен йому белән каршына теге вакытта төшендә күргән илаһи карт килеп басты. Менә ул, ни хикмәттер, иреннәренең бер күзәнәген дә кыймылдатмыйча, Мәүлеткә эндәште: «Сиңа, Исхак улы Мәүлеткә, Иблис мәлгуньне табарга, танырга һәм бөтен инсаният каршында фаш итәргә кушылды. Югыйсә Җир кешеләрен зур бәлаләр, казалар көтә. Онытма, син Илаһи Күк каршында, Аллаһы Тәгаләнең Үзе каршында җавап бирәчәксең. Җавап бирәчәксең... Җавап бирәчәксең...»

Мәүлет айнып китте. Сынын турайтты. Сынын гына түгел, зиһенен, уйларын турайтты. Ләкин иң беренче уеннан ук сискәнеп, сикереп торды – аның бүгенге көне заяга узды. Аңа бирелгән ундүрт көннең берсе юкка чыкты. Унөч көн калды. Унөч? Ун-өч... Нинди хәтәр сан бу! Нинди хәтәр көн!

Ачык тәрәзәдән бүлмәсенә килеп кергән умарта корты булмаса, нишләр иде икән ул бу мәлдә? Бу корт бүлмә хуҗасының хәлен аңламады, безелдәп, берничә тапкыр баш очыннан әйләнеп узды да агулы энәләрен аның муен тамырына батырды. Мәүлет хәтта сикереп куйды. Үзе дә сизмәстән, кизәнеп, муенына китереп сукты. Шактый нык тамызган булып чыкты: бермәлгә күз аллары караңгыланып киткәндәй булды, аң-зиһене иңке-миңке хәлгә килде. Мәүлет айнып киткәндә, аңа һөҗүм иткән бал корты аяк астында бәргәләнеп-сыргаланып җан биреп ята иде. Менә ул соңгы мәртәбә койрык очын дерелдәтеп алды да башын артка ташлап, хәрәкәтсез калды. Дөньяда тагын бер җан кыелды. Ходай тарафыннан яратылган, табигать тарафыннан тәрбияләнгән җан ә дигәнче кеше тарафыннан кыелды да куйды. Гөнаһ эшләнде. Аның үзе кылган яманлыгы, гөнаһысы җан бәрабәренә торырлыкмы соң? Мәүлет үз борчуларын онытты, бөтен күңелен әле генә күз алдында булган табигать фаҗигасенә баглап куйды. Акрынлап, фәлсәфәгә юл ачылды, соңгы вакытта тынгы бирмәгән «Иблис гаме» бу юлы да зур мәгънәләр, әһәмиятле уйланулар, фикри һәм хисси ачышлар вәгъдә итеп, өскә калкып чыкты: Иблис мәлгунь токымы әнә шул җан кыючылар арасында булырга тиеш ләбаса! Һичшиксез шулай! Чөнки иң зур гөнаһ ул – гаепсезгә, юк-юк, гаепсезгә генә түгел, гомумән, нинди генә булса да, теләсә нинди җанны кыю, бу җан иясен яшәү халәтеннән, яшәү бәхетеннән мәхрүм итү. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә ихтыярындагы башка язмыш-тәкъдирләргә тыкшыну, аларны җимерү. Нишләп бу уй аның башына шундук килмәде икән? Ә бит Иблис токымын иң элек әнә шундый кеше үтерүче җинаятьчеләр арасыннан эзләргә кирәк! Тукта, ни-нәрсә ди соң әле бу хакта Изге китап?

Мәүлет үзенә кирәген «Маидә» сүрәсеннән тапты. «Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр» (32 нче аять). Шунда ук җәза мәсьәләсенә дә ачыклык кертелә: «Аллаһка һәм Рәсүленә каршы сугышкан ки җир өстендә бозыклык, яманлык кылган кешеләрнең җәзасы: үтермәк яки асмак, яки уң кулын, сул аягын кисмәктер, ягъни үтерүчене – үтерергә, үтерүче һәм талаучы булса – асарга, талаучы һәм урлаучы булса – аягынкулын кисәргә, яки сөреп җибәрергә. Бу җәза – аларга дөнья газабы, һәм ахирәттә дә аларга олы газап булыр» (33 нче аять).

Кайсы мөһимрәк? Дөнья, яшәеш, кешелек өчен кайсы мөһимрәк? Җинаятьме, җәзамы? Әллә?... Гыйбрәтме? Сабакмы? Бу хакта төгәл итеп җинаятьчеләр, шул ук кеше үтерүчеләр генә әйтә аладыр. Ничек итеп шайтан коткысына бирелүләрен, ничек кеше җанын кыю кебек хәтәр җинаятькә баруларын... Ничек җәза кичерүләрен...
Мәүлет аптырап калды. Аның төрмә белән бәйле беркеме дә юк икән. Ләкин ул мунча кешесе бит әле! Ә мунчага барысы да йөри: урам сукбае да, министры да, элеккеге зэк та, шул зэкны төрмәгә утырткан прокурор да! Төрмә хезмәткәрләре дә йөридер мунчага. Йөрми булмас. Сораша белергә генә кирәк. Ничек тә барып керергә иде шул төрмә диварлары эченә. Мунча кассасында гомерен үткәргән Мөршидәттәй ярдәм итсә генә инде.

– Синең елмаеп каравыңнан чамалап алдым, туганым, нидер сорашмакчы буласың, ахры... – дип каршы алды ул арткы ишектән генә үз янына килеп кергән Мәүлетне.

– Әйе шул, каян белдегез?..

– Белмичә соң, самимилегең, балаларча кыланмышларың йөзеңә чыккан бит. Нигәдер аптырап, нишләргә белмичә йөрисең, ахры. – Шулайрак шул. Миңа төрмә әһелләреннән берәр кеше кирәк иде. Безгә йөрүчеләр арасында андыйлар күренмиме? Мин үзем белмим.

– Бар, нишләп булмасын, шушында йөреп картайган берәү бар. Кайчандыр погонында вак йолдызлар гына иде, хәзер әллә ничә эре йолдыз тагып йөри. Кителен монда кимәсә дә, урамда шинель белән күргәнем бар. Төрмәдә бик зур начальник. Каян беләмме? Бер бик чибәр ханым белән килгәли ул. Икесенә генә аерым номер алалар. Хатыны түгел, анысын төгәл беләм. Әмма төпченеп сораганым юк. Безнең эш бәләкәй бит: нәрсә заказ бирәләр, шуны үтибез, түләсеннәр генә. Ә ул бик әйбәт түли. Артык-портык сорау бирерлекне калдырмаслык итеп түли! Вәт! Туктале, туганым, ул сиңа нигә кирәк булды әле? Төрмә басарга җыенмыйсыңдыр бит? Әллә берәр кешең шул тирәдә иза чигәме?

– Юк-юк, икесенең берсе дә түгел. Просто кирәк иде. Зинһар, таныштыр әле, Мөршидә апа. Бер сорау гына бирәм дә вәссәлам! Ну бик кирәк!

– Алайса, бүген сиңа җай килеп тора. Ул әле бу минутта теге тәти ханым белән ике сәгатьлек номерда. Сөйләшермен. Чыгышлый миңа берәр тәмлүшкә биреп китә торган гадәте бар. Ә син бу тирәдә күз көеге булып йөрмә, җайлап кына әйтермен үзенә. Берәр сәгатьтән кереп чык, яме.

Бер сәгатьтән барысы да ачыкланды. Теге төрмә башлыгы Мәүлеткә иртәнге сәгать унга атаклы Пләтән төрмәсенең ишек катына килеп басарга кушкан иде.

Төгәл кеше икән. Нәкъ ун тулганда, авыр, калын ишек ачылып китте дә эчтән уң беләгенә кызыл тасма бәйләгән офицер егет килеп чыкты. Ялт-йолт як-ягына каранып алгач, күз карашлары бер читтә басып торучы Мәүлеткә эләгеп туктап калды.

– Сез – мунчаданмы?

Мәүлет телен тешләде. Маңгаен җыерып, бермәл ничек дип җавап бирергә дә белми торды. Причём тут мунча?! Аннары гына үзалдына елмаеп куйды. Мунчадан булмый, каян булсын?! Мөршидә апасы мунчада сөйләшүләр алып барды бит.

– Әйе, мин ул мунчадан. Сәгать унга килергә кушканнар иде.

– Марат Сафиевич көтә. Сезгә ун минут вакыт. Сөйләшүне озакка сузмагыз. Бик мөһим киңәшмә булачак. Зинһар, мине подводить итмәгез.

– Аңладым, лейтенант, барысы да әйбәт булыр. Ун минут тек ун минут. Сүзем озын түгел, эшегезгә авырлык китермәм.
Шунда төрмә ишегендә тагын берәү пәйда булды. 55-60 яшьләр тирәсендәге абзый кеше. Чал чәчләрен бәрхетләре уңа башлаган киң кәләпүше каплап бетерә алмаган. Җыйнак сакал-мыеклы. Алары да апак. Йөзе дә ак. Гадәттә, төрмәдән чыккан кешеләрнең йөзләре кара янып, хәтта тәмәке төтененнән корымланып, майланып тора, ә бу кешенең йөзе – сабыйлар йөзе кебек ап-ак, тик бу йөзне аркылыга буйга яргалаган тирән җыерчыклар гына әлеге сабый йөзле кешенең нинди авыр язмышка дучар булуы хакында сөйли кебек. Ә менә күзләре нурлы. Якты, ачык, ихлас, иманлы. Башка бик күп матур, мөлаем сүзләр белән белдерергә булыр иде бу күз карашларын. Төрмәдән андый күзле-карашлы кешеләр дә чыгар икән!

– Егетләр, якындагы мәчеткә юлны әйтә алмассыз микән? Лейтенантка җан керде:

– Әйтәбез аны, Кирам абзый. Менә шушы урам буйлап барасыз да, сул якка борылып, бер бакчага кереп китәсез. Шул бакча аша чыкканда ук, каршыгызда «Таш мәчет» бинасы калкып чыгар. Бик тарихи бина ул. Әмирханнар тоткан мәчет. Фатих Әмирхан дигән язучыны беләсезме? Менә шуның атасы имам булып торган мәчет. Янәшәдә мәдрәсә дә булган. Табарсызмы?

– Табам-табам... Әмирханнарныкы да булгач.

Кәләпүшле абзый, рәхмәт әйтеп, саубуллашып китеп барды, лейтенант, Мәүлеткә үзе артыннан барырга ишарәләп, эчкә кереп китте.

Марат Сафиевич дигән кеше төрмә башлыгының урынбасары булып чыкты. Телефоннан сөйләшә-сөйләшә каршы алды ул Мәүлетне. Ишарәләп кенә утырырга кушты. Аның бөтен сөйләшүе телефонны колагына куеп тору булды. Кемдер аңа әмерләр бирәме, әллә берәр мәгълүмат хәбәр итәме, белгән юк, чынлыкта телефонның икенче башындагы кешенең әйткәннәре аны бик кызыксындырмый да иде бугай. Ул шулай телефон тотып утырган вакытта сынаулы күз карашлары белән күбрәк Мәүлетне өйрәнә иде. Телефон да шуның өчен кирәк сыман... Менә ул, кемнеңдер монологын тыңлап бетереп, телефон трубкасын колагыннан читкә ала башлады, шулай да каршы якка: «Ярар, эшлә!» – дип әйтергә өлгерде.

Өстәл аша үрелеп кенә күрешкәч, сәгатенә карап алды. Мәүлет аңлап алды: бу очракта ул үзенең берничә минутка гына керүен әйтергә тиеш.

– Мин сезне озак тоткарламам, Марат Сафиевич. Бер бик мөһим сорау гына бирәм дә...

Марат Сафиевич көлеп җибәрде.

– Гадәттә, бу бинада сорауларны мин бирәм.

Аңа кушылып, Мәүлет тә көлгән булды. Әмма фикеренең җеп очын югалтмаска тырышты.

– Бик сәер сорау ул, дөрес аңлагыз. Көлмәгез дә, ачуланмагыз да. Сездән башка беркем дә бу мәсьәләдә ярдәм итә алмаячак.

– Ну ярый-ярый... Күп сөйлисең син, кем... Исемеңне әйтмәдең.

– Мәүлет мин, Мәүлет.

– Тыңлыйм, Мәүлет. Мөршидә апа хакына гына тыңлыйм. Мин аны бик уважать итәм. Шуңа да син монда. Ә бездә мондый приёмнар не положено. Йә, нәрсә әйтмәкче булган идең?

– Марат Сафиевич, кеше үтергән берәр заключенный белән сөйләшергә иде. Юк-юк, мин бер оешма вәкиле дә түгел. Просто сөйләшәсем килә, аңлыйсым килә: ничек алар бу җинаятькә барганнар? Ничек алар Иблис коткысына, шайтан вәсвәсәсенә бирелгәннәр? Бу бик мөһим: кеше кадәр кеше үтерүгә этәргән сәбәпләрне ачыклый алсам, Иблис токымы булган шайтаннарны да фашлый алачакмын.

– Стоп! Тукта! Синең бер сорау дигәнең мең сорауга әверелде, дустым. Нинди Иблис, нинди шайтан турында гәп куертасың син?! Кеше үтерүчеләргә аларның ни катнашы бар?!

– Бөтен яманлык, явызлык Иблис-шайтаннан килә дигәннән әйтүем.

– Ә мин сине җитди сүз белән килгәнсеңдер дип уйлаган идем. Әйтик, кемнедер яклап, кемнеңдер тоткынлыктагы шартларын яхшырту турында үтенеч белән. Гадәттә, шуларны сорап киләләр. Ә син Иблис дисең, шайтан дисең. Кеше үтерүчеләр белән сөйләшергә, аңлашырга булыр анысы. Тик, аңа кадәр минем сиңа шуны әйтәсем килә, Мәүлет туган: кеше җанын кыючыларны асрый торган мондый төрмәләрдән Иблис тә, хәтта аның шайтаннары да ерак йөрергә тырышалар, син шуны колагыңа киртләп куй. Сиңа бу нигә кирәк булгандыр – анысын сорап тинтерәтмим, әмма монда килеп, Иблис эзләп йөрүең һич кенә дә дөрес гамәл түгел. Күреп торам: синең моңа кадәр кеше җанын кыючыларны күргәнең булмаган. Шулаймы?

– Юк, күргәнем юк.

– Димәк, син аларны белмисең. Ә мин гомерем буе шулар белән эш итәм. Дөрес анысы, кеше үтерүчеләр арасында да төрлесе була. Кемдер ялгышлык белән кыла бу җинаятьне, кемдер саксызлык белән. Ә менә үзләре белеп, теләп, шушы явызлыгыннан тәм табып яшәүче маньяклар да бар. Бу яшәүне яшәү дип әйтеп булса инде. Кайберәүләрне кан үче, нәсел үче җинаять юлына алып керә, кайберләре белән иң гадәти хөсетлек идарә итә. Алар күп түгел, әмма алар бар. Һәм андыйлар турыдан-туры Аллаһы Тәгалә кулында. Мин шулай уйлыйм. Аллаһыбыз мондый җинаятьләрне Иблис-шайтаннардан да аерып куя хәтта. Дәлил кирәкме?

Марат Сафиевич, үрелеп, өстәл читендә яткан калын гына китапны алды. Мәүлет аны шундук танып алды. Шул китап микән дип, ул хәтта урындыгыннан күтәрелеп, үрелеп карап алды. Марат Сафиевич та аның бу «кагынып куюын» искәргән икән.

– Әйе, Ногманиның «Коръән тәфсире» бу. Миндә шулай: өстәлнең бер читендә төрмә Уставы ятса, икенче ягында – Изге китабыбыз тора. Устав буенча гына очына чыга алмасам, кайбер сорауларга җавапны шушы «Тәфсир»дән эзлим, Һәм табам да! Бая әйткән сүзләремә ялгап, мин хәзер сиңа Адәм атабыз гаиләсендә булган бур гыйбрәтле тарихны – кешелек тарихында беренче кеше үтерү вакыйгасын укып китәм. – Тиешле битен табып, укый башлаганчы, Марат Сафиевич, телефонын күтәреп, киңәшмәне кичектерергә, тагын берәр сәгать үзен борчымаска кушты.

– Тыңла: «Маидә» сүрәсенең 26 нчы аятеннән башлана бу тарих: «И Мөхәммәд галәйһи әссәлам! – дип дәшә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә. – Адәм галәйһи әссәламнең угыллары хакындагы хәбәрне хаклык белән укыгыл!» дип ныклап боера. «Хаклык белән укы» ди бит. Дөреслекне, хаклыкны алга алырга куша. Ә тарихы болай: – Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил: «Әкълимәне үзем алам», – дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды. Ике егет корбан чалдылар, берсенеке, ягъни Һабилнеке, кабул булды, икенчесе – Кабилнеке – кабул булмады. Шунда Кабилнең көнчелеге артты һәм ул әйтте: «И Һабил, мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен», – диде. Һабил, чалган корбанының кабул ителүен искәртеп, әйтте: «Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер», – диде.

Һәм Һабил тагын Кабилгә әйтте: «Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ газабыннан куркам, – диде. – Әгәр мине үтерсәң, минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп, Аллаһы Тәгаләгә кайтуыңны телим; бу золым эшеңне эшләсәң, ут әһеленнән булырсың. Ут газабы – залимнәргә тиешле җәзадыр».

«Нәфесе аңа (Кабилгә) галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, аны Һабилне үтерергә өстерде. Кабил Һабилне үтерде һәм хәсрәтләнүчеләрдән булды».

Марат Сафиевич, китапны ябып, сак һәм итагатьлек белән урынына куйды, тышын учы белән йомшак кына сыйпап алды.

– Йә, туганым, әйт хәзер: кайда монда Иблис коткысы, шайтан вәсвәсәсе кайда? Бөтен кылынган гамәлләр Аллаһы Тәгалә ихтыярында һәм җәзасында карала. Иблис коткысы бик күп золымга, фетнәгә, бозымга юл ача, әмма ул, кешелеккә күбрәк сынау булып төшә. Мин шулай уйлыйм. Ә кеше җанын кыючы залимнәр язмышы турыдан-туры Аллаһыбыз карамагында. Шуңа да күп кенә залимнәр, авыр җинаятьләреннән соң да, кан-яшь белән тәүбә итә-итә, кешелекле, хәтта игелекле тормышларына кайталар. Әйе, Аллаһы Тәгалә барысын да эшкәртә, үз урынына куя. Шундыйларның берсен бүген чыгарып җибәрдек. Бәлки, күргәнсеңдер дә, син керер алдыннан гына хушлаштык без аның белән. Ике кеше гомерен кыеп, унике ел каты режимда утырды ул. Шулай ук татар кешесе, мөселман өммәтеннән. Соңгы елларда дингә бик бирелде. Башкаларны да тәкъвалыкка өндәде. Мин үзем дә аның тәэсирендә кулыма Коръән алдым. Шулай дисәм, һич ялган булмас. Имам хәзрәт кебегрәк вазифа башкарды ул төрмәдә. Менә син әйт: ничек килештереп була бу язмышны кеше үтерүче язмышы белән? Юк, моны Иблис фәлсәфәсе генә аңлата алмый. Монда Ходай үзе кирәк, Аның сүзе, ихтыяры һәм хөкеме кирәк! Ходай хөкеме катлаулырак. Әле бит Кыямәт көне бар, Ахырзаман бар. Барыбыз да, кубарылып, Раббыбыз каршына басачакбыз лабаса. Хәтта Иблис үзе дә басачак һәм иң ахыргы зат буларак хөкем ителәчәк. Менә бит нидә хикмәт!

Тагын телефон шалтырады. Ничек кенә сөйләшәсе килсә дә, вакыт юклыгына ишарәләп, Марат Сафиевич кулларын як-якка җәеп җибәрде, торып басты, саубуллашырга җыенды.

– Теге кешенең исемен әйтә алмассыз микән? Бүген иреккә чыккан абзыйның исемен. Бәлки, күреп-сөйләшергә мөмкин булыр. – Мәүлетнең чын-чынлап кеше үтерүче имам белән танышасы килә иде, чөнки белә: кылынган золымлыкларга барыбер дә Иблис ләгыйньнең катнашы булмый калмас. Ә бу хакта шушы золымлыкны кылган кеше үзе генә әйтә ала!

Марат Сафиевич бик теләп аңа тиешле мәгълүматны бирде:

– Кирам Хамматов. Кушаматы «Кирхам». «Зэк имам» дип тә әйткәлиләр. Син аны мәчет тирәләреннән эзлә. Шул тирәгә эшкә урнашырга уйлап йөрми микән?
Инде хушлашып беткәч, Марат Сафиевич, тоткарланырга кушып, Мәүлеткә кул изәде. Бу юлы инде үзе аның янына килеп, ярым пышылдап кына серле сүзләрен әйтте:

– Ни. Мөршидә апаң артыграгын да әйткәндер минем хакта. Битәрләмә, яме. Шулай да була: беренче мәхәббәтне һич онытып булмый, кайчакта ул гомер буе озатып килә, гомер буе, бәхетнең сыңар канаты булып, янәшә яши. Минем шундый очрак.

Төрмәнең авыр һавасыннан соң, урам һавасы баллы-майлы булып тоелды Мәүлеткә. «Бу тирәгә бүтән якын килергә язмасын», дип уйлап куйды ул. Әмма үзенең визитыннан разый иде. Төрмә тикле төрмәдә шундый ачык җанлы, ихлас күңелле кешене, чын мәгънәсендә гыйлем иясен очратуына шат иде Мәүлет. Хәзер инде бу «төрмә эпопеясы»ның очына чыгасы гына калды. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев