Карга карынын кем белгән

Сөләйман белән Бибигайшә алмагачлар арасына корылган өстәл янында Фәйзетдиннең төшкә кайтышына хәзерләнеп маташалар иде. Өйне эсселәтмик дип, ашны күчереп йөртә торган чуен мич өстендә генә пешерергә булдылар.

Сөләйман «буржуйка»ның кече ишеген ачып, һава кертте дә зурысыннан утын салгач, туз да тыгып, ут төртеп җибәрде. Әнисе эскәмияләрдә талыккан суга кагылмыйча, бакча коесыннан шыгырдаган салкынын, сафын алып, кәстрүлгә, самавырларга тутырды һәм мичнең яссы өслегенә китереп куйды.

Җайлы да булып чыкты бу күчереп йөртә торган мичләре. Авырын авыр, аның каруы аягында нык басып тора. Иртә язда, малайларын чакырып, бакчадагы баганаларда гына утырган түбә астына алып чыгарталар да салкын көннәр җиткәнче шунда тоталар. Бу ел олылары юк...

Зур гаилә булып, рәхәтләнеп, һавада ашаганнарын искә ала да күңеле тула Бибигайшәнең. Аннан һәрберсенең аягы-кулы таза, Аллаһы боерса, югалмаслар, кайда да тернәкләнеп, гомер итә алырлык ирләр инде дип тынычлана. Тынычланмый нишлисең... Бибигайшәләрнең тәмам ял урынына әйләнгән иде язын шау чәчәккә күмелүчән бакчалары. Үзгәрде. Яме китте. Алмагачларында бу җәйдә ник бер бөре булсын! Бакча бакчадыр инде ул. Андагы үзгәрешләр Бибигайшә күңеленә барып тоташадыр, аңа гына шулай тоеладыр... Барыбер көннәре элеккечә бакчада уза. Шушында гына ятып, хәл җыя торган чыбылдыклы күтәртмәләре дә бар. Тирәсенә әллә ничә кеше сыярлык ясалган озын өстәл. Нур өстенә нур өстәгән яңа мич... Четер-четер килеп, чуеннарда ботка-бәрәңге пешереп яткан «буржуйка»га бик тиз ияләнде Бибигайшә. Аны бу язда гына шәһәргә эш белән барган җиреннән атына салып алып кайткан иде Фәйзетдин.

– «Буржуйка» дип атыйлар икән кайберәүләр, кыяфәтен байларга охшатыптыр инде, – диде ул, корып куйганнан соң башын сарык кебек сузган мичне ян-якларыннан сыпыргалап. – Затлы нәрсәгә охшаган. Калайдан ясалганын тимерче өендә күргәнем бар иде. Монысы – шәбе, чуеннан. Очсызраклары да бар иде. Һәйбәтен аласы иттем. Җисеме исеменә туры килә.

Фәйзетдин читкә китеп, мичкә ерактан карап торды да күңеле булганны күрсәтергә теләп, тиздән кәстрүл-чәйнек пар чыгарып утырачак өслеген дә сыйпап-сыйпап алды.

– Син әйбергә дә малга караган кебек карыйсың, – дип көлде Бибигайшә. – Бу кадәр яратып балаларыңны да сыйпаган-сыпырганың юктыр. Абзардагы ат белән сыерга бәхет инде. Фәйзетдин каршы төшмәде. Эчтән йомшак күңелле булса да, малайлары янында, азып-тузып китмәсеннәр дип, үзен кырысрак тота иде ул. Кызларына гына бераз йомшаграк булды. Киткән җирләрендә ни көтәсен белгән юк, ичмасам, үз өйләрендә ата-ана назын тоеп калсыннар, ди иде аңа Бибигайшә. Карты аның шул сүзеннән чыкмаска тырышты.

Бибигайшә ахмаклардан түгел. Нишләп каршы төшсен Фәйзетдин хатынының хак сүзләренә?! Авылда мал-туар яратуы белән бар кешедән аерылып тора. Үзе кичтән ашамый ятса ята, атын-сыерын карамый калдырмый, иртән дә самавырда алдагы көннән калган суны гына эчеп ала да аларның тамагын туйдырырга чыгып китә.

Акылына, эшкә уңганлыгына кызыгып алган иде Бибигайшәне Фәйзетдин. Икәүләп, матур тормыш корырбыз дип уйлагандыр инде. Бибигайшә дә тырыш, уңган Фәйзетдин белән бер дигән көн итәчәген чамалый иде. Аларның яшәүләре яшь чакларында күзаллаганнарыннан да яхшырак килеп чыкты. Иптәш кызлары, курыкмыйча, ничек уен-көлкене аңламый торган Фәйзетдингә барасың, бервакытта елмаймас, шаярып сөйләшмәс, дигән сүзләр белән күз төшереп йөргән егетеннән ваз кичтерергә теләгәндә дә, сүзләрен хупламады Бибигайшә. Фәйзетдин йөзендәге кырыслык артында әллә нинди нечкә хисләр яшеренгәнен белә иде.

– Крәстиәннең коралы да, ризыгы да ул – мал, – дияргә ярата Сөләйманга әтиләре. – Миннән карарга, яратырга өйрәнеп кал, улым. Безнең яшисе инде яшәлгән. Алга таба тормышны үзең тартасы.

Сөләйман – Фәйзетдин белән Бибигайшәнең төпчек малайлары. Гомер буе улларыңа катырак кыландың дип, колак итен ашаган Бибигайшә дә, барысы да үз хуҗалыкларын булдырып, таралышып беткәч, иренең йөрәгенә тиярлек сүзләрне әйтүдән туктады. Фәйзетдин йомшарган, үзе дә балага әйләнә башлаган иде. Хәзер Бибигайшә, бигрәк тә иркәгә әйләндердең төпчегеңне, кием-салымына да акча кызганмыйсың, ирекне дә артыграк куясың, диештергәли. Анысын да дөрес әйтә. Бабай-әби яшенә кергәч, оныкларың булгач, үз кечкенәңә дә икенчерәк карыйсың, «ә»ләренә «җә» дип тора башлыйсың.

Әти кешенең балаларына өйрәтерлеге дә, кирәк чакта барысын да кисәтерлеге дә бар. Тормышы нык Фәйзетдине, ашның алдыннан да, артыннан да Аллага догасын кылса да, үзен язмышының хуҗасы кебек хис итә. Улларын гел, тырмашмагыз, тырышыгыз, байлык көндәлек кирәген эшләп кенә түгел, көчнең артыгын да куйганда гына килә, дип үстерде ул. Инде менә олылары башка чыкты, бер дигән яшәп яталар, янында төпчеге – Сөләйманы гына калды.

Шуларны уйлап эшләп йөргәндә, төш җиткәнне дә көтеп тормыйча Фәйзетдин кайтып керде. Кәефе юклыгы йөзенә чыккан. Сәламен коры гына биргәч, бераз ял итеп алам дип, югарыга тарттырылган чыбылдык итәкләрен бауларыннан чишеп төшерде дә бакча сәкесенә менеп ятты. Ниндидер авыр уе бар алайса...

Аш өлгерде. Фәйзетдинне өстәл янына дәштеләр. Башка чакта сөйләшеп, сүзләре бетми иде, бу юлы нигәдер ялганмады. Һәркайсы икенче берәүнең башлаганын көткәндәй, алдына карап ашавында булды. Тынлыкны Фәйзетдин бозды:

– Улым, колхозга керүдән котылып булмас, бар да языл. Атамнан баш тартам, диген. Мине анда барыбер язмаслар, әйберләремне килерләр дә болай гына тартып алырлар. Карганың карынын кем белгән?!

– Нигә алай дисең әле, әти? – дип сорады Сөләйман.

– Болай колхозга каршы дип, авылдан сөрергә, бернәрсәсез калдырырга була.

– Сөрсәләр, кеше кайда да ачтан үлми, ничек тә яшәрбез, – дисә дә, улының тавышында ата кеше калтырауны яхшы сизде.

– Син колхозга керсәң, хет атны саклап калып булмасмы?!

– Әллә безгә тимәсләр дә әле.

– Таҗетдин абыең авылда нык байлар калмады, инде сезгә дә чират җитә, дип әйтте. Үзләре исемлеккә кермәбез дип өметләнә. – Зур бай дигәннәре кая эләккән микән?

– Кузнецк металл заводына, диләр. Авылдан шуңа әйдәкләп йөргәндә язылып китүчеләр дә булган иде, соңыннан кайберләре кире кайтты. Крестьянның барысы җир куышларында, хөрти генә төзелгән баракларда яши, тамак туярлык ашатмыйлар, акчаны кысып кына түлиләр дип зарландылар. Җир эшләре дә, казылган туфракны төяп ташулар да кулдан икән. Бөтен корал – көрәк тә балта, авылдан артык җире юк, дип сөйләде Әсфәндияр абзаң. Аты белән килгәннәрнең дә барысы – гөбари, ди.

– Анысы ни тагын, әти?

– Урыс кабер казучыны шулай дип атый. Болар җир казучылар, туфракны атларында ташучылардыр инде.

– Моңа аптырыйсы юк. Ялланып, эшкә китү – үзеңә каберне читтә казу белән бер, ди идең бит, әти.

– Әйткәнмендер инде. Тырышлыгың белән кайда да казыйсың икән ул каберне.

Сөләйман да, Фәйзетдин дә абыйлары турында сүз башламады. Егетнең әнисе янында сөйләшеп, аны борчыйсы килмәде, ана кешенең алар өчен болай да йөрәге яна иде. Фәйзетдин моңарчы тырышканнарына, көн итәм дип яшәгәннәренә үкенгәндәй, авыр сулап куйды.

– Их, узган ел үзебез генә колхоз дигәннәренә барып кергән булсак! – диде Сөләйман.

– Тормышның болайга китәрен алдан сизсәм, бөкремне чыгарып, көне-төне эшләп тә йөрмәгән булыр идем, колхозына да сүзсез барып керер идем, улым!

– Алай ук борчылып сөйләшмәле, атасы, – диде Бибигайшә. – Ашыгыз суына, сүз бетмәс.

– Җыен ялкау арасына мине илтеп тыкмакчымыни инде син? – дип сорап куйды Сөләйман.
– Ялгызымнымы, әниең беләнме, мине дә Себергә олактырсалар, син булса да исән калырсың! – диде нык кына итеп Фәйзетдин.
– «Буржуйка»ны алып чыгып кит тә колхозларына илтеп тапшыр. Әтидән тигән өлеш шушы, диген. Хәсбиҗамал карчык белән сөйләшеп кайттым. Карарга кешесе юк. Шуның йортында торырсың. Вакыт табып, барып кил дә көн итәргә нәрсә җитми – кара. Аларын атка салып алып китәрсең.

Бибигайшә сүз шундый борылыш алыр дип, башына да китермәгән иде. Ни әйтергә белмәде. Кулындагы кашыгы ашына төшеп китте, өстәлгә шулпа түгелде. Башка бер чакта тиз генә тастымал алып килергә йөгергән, таралганчы дип сөртеп алган хатын бу юлы аптырашта калып утыруында иде.

Сөләйман шул көнне генә Хәсбиҗамал тәтәләренә күченмәде. Бу аңа әнисенең йөрәген яралап китү кебек тоелды. Әтисе кат-кат әйтә торгач, ахырда ризалашты: карчыкта яши башлады, колхозына да керде. «Буржуйка»ны илтеп йөрергә туры килмәде – шул көнне үк алып киттеләр. Үзләренә кирәк санаган кайбер башка әйберләрне дә эләктерделәр. Фәйзетдин артларыннан:

– Исемлеген языгыз, колхозыгыз таралганда, кемнеке икәне белерлек булсын! Үзегез китереп бирерсез! – дип кычкырды. Ярлыларның колхоз таралмасына ышанычы нык идеме, тарткалашып торасылары килмәдеме, аның сүзен колакка да алмыйча, төянеп чыгып киттеләр. Әле дә ярый араларында Сөләйман юк иде.

Фәйзетдин колхозга язылырга ризалашкан малаена аңларлык итеп әйтте:

– Беркемнең әйберенә кагылмыйсың, кеше талауда катнашмыйсың! Әйтүен әйтте, тик анда синнән кем сорап тора. Икенче кат кулакларны талау-сөрү башлангач, куыласылар исемлегенә Фәйзетдин дә кертелгәч, аталарының атын алырга килгәндә, Сөләйманны да мәҗбүриләп, үзләре белән алганнар. Ярлыларның Фәйзетдиннәргә әйтмичә генә абзарга кереп киткәннәрен Бибигайшә ишегалды ягындагы тәрәзәдән күреп калган иде. Капканың ачылганын Фәйзетдин дә ишетте. Күршеләрдер, йомыш белән хатын янына керүләредер дип, урыныннан тормады. Иртә иде әле. Бибигайшәнең:

– Эшкә булса, таңнан килмәсләр иде әле! Сөләйман да шунда! – дип чәрелдәвенә сикереп торды да тәрәзәгә атылды. Малай, чыннан да – талаучылар арасында. Ат инде абзардан чыгарылган, әмма берсенә дә баш бирми. Фәйзетдин киенде. Ашыкмады. Атның чит кулга килмәвен белә иде. Улы гына чакыра күрмәсен.

Фәйзетдиннең үзләре янына чыгуын ярлылар искә дә алмадылар. Барысы атны ничек эләктерергә белмичә мәш килә. Сөләйман тын гына бер читтә басып тора. Ул Фәйзетдингә дәшмәде, чөнки атасының үзенә җир тишегенә кертердәй итеп каравын күрде. Байлык талаучыларга ияреп йөрмә, дигән иде бит... Сөләйман менә үз өенә килде.

Тегендә ыргылган, монда бәрелгән атны күрүдән, Фәйзетдиннең күзеннән яшь чыкты. Чем-кара, елкылдап торган Карачутырны иртәнге башак салуында әле бер, әле икенче як сыртыннан яратып сыпырган иде ул. Инде үзен никадәр кеше җәфалап, өркетеп маташа. Фәйзетдин дә, Сөләйман кебек, атның янына килүеннән, ярдәм соравыннан куркып, баскыч төбендә тора бирде. Шул чагында капка ачылып китте дә анда колхоз хуҗасы күренде.
– Нәрсә, атың үзең кебек совет властена буйсынмыймы әллә? – диде ул, ыржаеп. – Себергә китәсе киләдер. Фәйзетдингә таба мыскыллы елмаеп атлаган хуҗа капканы япмаган иде. Шул арада Карачутыр эһ дигәнче чыкты да чапты. Артыннан бераз йөгергәндәй иттеләр дә ярлылар кире ишегалдына керделәр. Барысы нишләргә белми басып торган Сөләйманга ябырылды:

– Безнең арада йөргән буласың, син – барыбер шул кулак кисәге. Председатель лапаска кереп китте. Озак та тормады, кадактагы арканнарның берсен тотып чыкты. Фәйзетдин инде ни булыр, дип көтеп торганда, Сөләйманның аяк астына ачу белән китереп ыргытмасынмы:

– Син малны җибәрдең! Ат сине таный иде!

– Юри дәшмәдең, чакырсаң, юньләп дәшсәң, ул сиңа килә иде! – дип өстәде Куштан Хәлиулла.

– Булган эш булган. Инде шул: атны алып кайтмасаң, шушы аркан белән үзем асып үтерәм!

Фәйзетдиннең тез буыннары калтырап китте. Сөләйманга карады. Йөзе ап-ак! Бераздан, җаныннан суырылгандай тавыш белән, әтисенә дәште:

– Бергәләп, Себергә генә олактырсалар, яхшырак буласы иде. Бу адәм актыклары белән сине таларга килгән мин – бер юләр! Сүзеңне тыңлап, колхозга кергән – икенче!

Рәис арканны җирдән күтәреп алды да егеткә сузды:

– Ишеттең: атны алып кайтмасаң, шушы аркан белән үзем асып үтерәм!

Икенче кат ныгытып әйтелгән бу сүздән Фәйзетдин куркып китте. Ни эшләргә белми торган малае кулыннан арканны тартып алды да ат артыннан йөгерде. Ерактан эзлисе булмады. Урамны чыгуга ук күрде: Карачутыр болында үлән утлап йөри. Ул да Фәйзетдинне ерактан ук шәйләп алган булса кирәк: ашыгып-тизләнеп каршысына атлады.

Фәйзетдин арканның элмәген алга сузып тоткан да елый иде. Шушы арканга башын тыгачак малай гына түгел, ат та кызганыч иде аңа. Ничә ел буйсынып хезмәт иткән Карачутыр иде ул! Колыннан үстергән игелекле мал.

Карачутыр хуҗасы янына барып җиткәч, бүгенге хәлләрне, аның хәлен аңлаган шикелле, муенын арканга үзе тыкты. Фәйзетдин моны ук көтмәгән иде. Болай да сыкрап торган йөрәге инде сикерергә үк тотынды – ул хайванның бу яхшы гамәленә чыдый алмады. Карачутырның күзләренә карады. Ул да елый икән бит! Ат та елый икән! Фәйзетдин сабырланырга тырышты. Йомшак дәшкәләп, гадәтенчә, Карачутырның әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан кат-кат яратып сыпырды, яңагын яңагына куеп торды. Аннан... элмәкне буылып үлмәслек ныгытты да арканның икенче башына барып асылынды.

Карачутырның урамга кергәнен күреп, Сөләйман сөенде. Әти тапмаган микәнни, инде эзләп, еракка – кырга киткәнме, дип уйлады.

Председательнең дә, башка ярлыларның да сөенеченә чут юк иде. Шулчак Хәлиулла аннан:

– Атка әйбер тагылган түгелме соң? – дип сорады.

Барысы да нәрсә булыр, дип, Карачутырны көтте. Сөләйман арты белән басты. Ярлылар кулына килеп керәчәк атны да, атсыз калган, иртәгә Себергә сөреләчәк әтисен дә кызгана иде ул. Карачутырның тояк тавышлары якынайгач, түзмәде – борылды. Бар кеше тынсыз торганга аптырады. Халыкны ерып, ат янына килде. Арканның икенче башында әтисе иде!

– Муены нечкә генә калган, – диде Хәлиулла, кызганганга салышып. Эче-тышы давылга әйләнгән Сөләйман бу хәлгә түзмичә, урамны ярып кычкырып җибәрде:

– Минем урыныма әти үлгән! Сөенегез: ат – сезнеке! Әле генә батыраеп, Карачутырны көткән авылдашлар дәшмәде. Сөләйманны да тынычландырмадылар. Кайсылары, бу безнең эш түгел, дигән сыман китеп үк барды. Ишектә ишегалдындагы тавышларны ишетеп чыккан Бибигайшә күренде.

Ярлылар ике якка аерылып, аңа юл бирде. Көтелмәслек хәлләр булганны күреп алган хатын аңсызлангандай булып китте. Үзеннән шул эшне көтәләр дип аңлагандай, ире янына барып, элмәкне киңәйтте дә үзенең башын да аныкы янәшәсенә тыкты. Сөләйман боларга түзеп тора алмады. Ат ыргылып китәр дә әнисе дә бетәр дип курыкты. Йөгереп килеп, аны тиз генә элмәктән чыгарды, торгызды, кочаклап тынычландырырга тырышты. Аннан рәискә, теш арасыннан гына сыгып:

– Әтине өйгә алып кереп салыгыз, абыйларга хәбәр бирегез, – диде.

Рәиснең үз борчуы борчу иде:

– Безнең гаеп юклыкны күрсәтеп, бу үлемгә акт төзисе, үзе асылынган йә котырган атка ияреп китеп үлгән, дип күрсәтәсе булыр. План өзелгәч, райондагыларның бугаздан алулары да бар. Иртәгә Фәйзетдин урынына җибәрергә кемне дә булса табарга кирәк.

– Сөләйманны инде, – диеште кемнәрдер.

– Үзе гаепле бит. Инде язмышына буйсынган ат та тик тора, авылдашлары да нишләргә белми аптыраган бер хәлдә иде. Председатель генә аңга бик тиз килде:

– Әйдә, күп сөйләнмәгез. Мәетне элмәгеннән чыгарып салыгыз. Аннан өйләрендә калган бар нәрсәне ала аласыз, Фәйзетдин кулак нәселе бетте, – диде.

– Абыйларының да бүген иртән Васюган сазлыкларында үлгән хәбәрләре килде. Сөләйманга тимәбез, инде үзебезнеке. Бибигайшәнең тагын күз аллары караңгыланды. Чайкалып-чайкалып торды да көч-хәл белән улының кулына тотынып, баскычка барып утырды. Шулкадәр тетрәнгән иде, күзенә башка бервакытта агып китәргә генә торган яшенең тамчысы да чыкмады. Бераздан уйлый ала башлады, инде бер җирләре авыртмаган улларының тиктомалдан кайдадыр, тиешле җирләренә барып та җитмичә үлеп калуларына ышанмады. Рәис юри әйтә дип уйлады. Сөләйманга карады: уенда – нидер бар... Рәиснең соңгы сүзләреннән үз-үзеннән җирәнә башлаган Сөләйманның әтисенең ни дәрәҗәдә хаклы булуына бу вакытта исе киткән иде. Игътибарга да алмаган иде бит исән чагында, югыйсә бик дөрес әйткән: бу каргаларның карыны тагын да ни теләгәнне белеп булмый. Егет, ишегалдындагыларның нишләргә белми торганыннан файдаланып, йөгереп барып, атны эләктергән арканны тотты да, Карачутырга атланып, ачык капка аша авылдан чыгып качты. Йортсыз калып, Хәсбиҗамал карчыкка күченгән әнисе бераздан аның Ташкент якларында икәнлегеннән хәбәр алды.
 

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 9 август 2021 - 13:01
    Без имени
    Чын язучы язган әсәр күңелне генә кузгатмый, тетрәндерә. Рәхмәт, Рифә.