Салдат мәхәббәте (хикәя)

Гашыйкларга сүз кирәкмени? Алар күз карашы белән генә дә сөйләшә. Батыр егет Салдатка да, сылу кыз Божага да сүзләр кирәкми.
«Әйдә, йөгердек!» – ди Салдатның карашы. «Юу-ук...»
«Нигә, сөйгәнем? Әйдә!!!»
«Ю-ук. Мин үпкәләдем!»
«Нигәәә?»
«Ә менә шулай! Куып җитеп кара!» – ди дә Божа көязләнеп, юыртып чабып китә.
Салдат аның артыннан йөгерә. Кара син ул наянны!
Җайдакларны егет дип әйтерлек булсалар да, барыбер күңелләре белән малайлар әле. Җилдереп, ат өстендә чабуның рәхәтлегенә чыдый алмыйча, су буен яңгыратып кычкыралар:
– Салдат! Әйдә, куып җит!
– Божа! Божа! Син беренче!!!
Атлар, берсен-берсе уздырышка чабып, буага килеп керүгә су ерылып, икегә аерылды, тамчылар һавага күтәрелеп, әллә никадәр салават күперләре хасил итте. Буаның тирән урынында аяк тибеп йөзеп тә киттеләр. Мондый рәхәтлектән, атларның ялларына ябышкан малайларның күңел түрләреннән әче авазлар бәреп чыкты. Сөтле чәй кебек җылы суда коену рәхәтлеге атларның да күкрәкләреннән кешнәү авазлары булып чыкты. «Миһаһай!!!»
«Мин сине яратам!» дигән сүзе иде бу Салдатның. Яратам сүзен шунда да әйтмәгәч, тагын кайда әйтәсең? Сөйгәне дә ялындырмады: «Мин дә сине яратам!»
«Мин дә сине яратам» дигән сүзләрне ишетү гашыйклар өчен иң бәхетле күренеш. Сөйгәненең яратканын белсә дә, шушы мизгелне әйтеп бетергесез бер дулкынлану белән көтә. Ә инде «яратам» сүзен ишеткәч, гашыйк Җир шарын кочардай булып алгысына башлый. Ул ярата! Мин яратам!
Салдатның хисләре эченә генә сыярлык түгел, бөтен җиһанга «мин бәхетле» дип кешнисе килә. Бу – аның туган ягы. Мондагы һәр йорт, һәр агач, һәр җан иясе – атлар, кешеләр, этләр һәм кош-кортлар – аныкы. Ә хәзер инде менә аның сөйгәне дә бар. Җан иясенә тагын ни кирәк бәхетле булыр өчен?
 – Миһаһаһай!
Ат караучы Фәттерахман абыйлары – авыл балалары телендә «Фәттер бабай» – сөлек кебек ике атны малайларга ышанып тапшырды. Аларның бар да гадел – кем беренче, кем аннан соң икәне жирәбә тотып билгеләнгән. Бер малай йөздереп чыккач, икенчесенә чират җитә. Калганнары чират җиткәнне көтеп тора. Иң рәхәт мизгел – атларны юырттырып, буага йөгертеп кереп киткәне. Атларга да күңелле – берсен-берсе уздырып чабалар. Атның ялына ябышкан килеш су керүдән дә рәхәт нәрсә бар!
Салдат белән Божа – малайларның иң яраткан атлары. Берсе кып-кызыл, икенчесе ап-ак атлар – икесе дә авыл күрке. Алар янында булу – борын асты кипмәгәннәрдән алып үзләрен инде егет дип саный башлаганнар өчен дә зур бәхет. Ә су коендыру! Монысы инде күкнең җиденче катына менүгә тиң. Алай гынамы? Бөтен авыл соклана бу сөлек кебек ике атка. Алар урамнан узганда, әбиләргә кадәр:
– Сөбханалла! Булса да булыр икән мал! – дип кала.
Һәр атны яраталар авылда, әмма болары – үзгә. Тәртә арасына кереп басылган түгел болары. Салдат авыл бае Хәйдәр Орёл якларыннан алып кайткан ат нәселеннән. Хәйдәрнең ат караучылары ул нәселне карап-саклап кына килгән, диләр, хәзер бу нәселне Фәттер бабайлары карап тора. Бөтен тирә-якка бер генә ул шундый кызыл ат! Ә Божаны әйтәсе-сөйлисе юк. Авыл аты түгел ул – әкияттәге кебек ерак җирләрдән, хыялда гына булган ниндидер ерак Карпат тауларыннан кайткан ат Божа.
Божа урман эчендә урнашкан «Кызыл партизан» әртиленә эшкә килгән Җемилә биясенең тае. Җемилә – бик усал кыяфәтле агай. Ул беренче тапкырларда авылга килгәндә, әниләре пәрдәләрне кора, үзләре шул пәрдә ярыгыннан гына күзәтә.
– Ябрәй килде! Җемилә килде! Урамга чыкмагыз!
Кап-кара Җемиләнең йөрешенә кадәр үзгә. «Җен килә, Җен!» – дип, малайлар бер-берсен куркыта. Әмма барыбер кызык. Кем соң ябрәй? Нигә ул килгәч, урамга чыгарга ярамый? Нигә ул хатын-кызныкы кебек исемле? Моны Фәттер бабайлары гына белә. Ул гына Җемиләнең исемен башка төрле итеп әйтә.
– Җемилә түгел ул. Емельян!
Малайлар аның кебек итеп әйтеп карый, барып чыкмый. Җемилә җайлырак. «Җен»гә балалар бик тиз ияләште. Җемилә агай белән бергә пилорамда эшләгән кешеләр дә аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтү дә сәбәп булгандыр. Әртил оештырыр өчен җибәрелгән иде ул авылга. Җемилә кул астында пилорамда такта ярып, аз булса да, акча эшли башлау мөмкинлеге барлыкка килгәч, авыл агайлары өчен ул бөтенләй «безнең Җемилә»гә әйләнде. Менә шул Җемилә әртилгә үз аты белән килде. Гади генә түгел – гарәп чабышкысы нәселеннән. Шушы чабышкының үзе кебек үк ап-ак колыны тугач, Җемилә агайлары исем кушуны балаларга йөкләде. Әртил яныннан аккан инешне борын-борыннан Божа суы дип атыйлар, шуның хөрмәтенә күрә ап-ак күлмәкле тайга «Божа» исеме куштылар.
Шул ук көннәрдә авыл «егете» дә туды – авылдагы Хәйдәр бай нәселеннән калган бия колынлады. Күз явын алырлык кызыл егеткә «Салдат» диделәр. «Кызыл армия солдаты булам», – дип хыялланмаган авыл малае юк иде ул заманда...
– Сәвит армиясе сагында торачак безнең Салдат! – диде Фәттер бабайлары да.
Сугышның ни икәнен дә белмәгән малайлар өчен ул вакытта бу горурлык иде... Адәм балаларына гына хис бирелгәнмени? Салдат та Божаны күрде дә капланды.
Гарәп чабышкысы да шушы кызыл авыл егетенә гашыйк булды да куйды. Төптән юан чыккан, тояк астында җир тетри торган авыл айгырының баласы бит Салдат! Дөлдөл атлары кебек бу ике пар урамнан үтеп киткәндә, икенче бер дөньяга пәрдә ачылган кебек була иде. Бу ике гашыйк та гел бер тирәдә булдылар.
Менә шушы сөлек кебек ике атны коендырып, балалар мәш килә. Җәйге авыл буасының суы шулкадәр болганган – каләмне манып язарга яраклы кара диярсең.
Вак-төяк, әле мәктәпкә бармаган бала-чаганы атка атландырып, су коендырмыйлар. Алары, зурларның ат коендырганын карап, тау шуып рәхәт күрә. Тау шуар өчен кыш кирәкмени? Буаның кызыл балчыгы бар бит. Вак булгач, рәхәт – оят дигән нәрсә юк. Малае-кызы, башта шугалак әзерли – сөзәк ярдагы кызыл балчыкка су сибә. Аннары шунда утырып, буага шуып төшәләр. Ике-өч малай ялангач артлары белән «юл ярып» биргәч, кызыл балчыкта адәм баласының арт санын хәтерләткән эз барлыкка килә. Ике чокыр, уртасында бер сызык. Шунда утырасың да, выж гына итеп шуып, буа суына чумасың. Аннары судан чыгып, кабат ярга үрмәлисең. Шуа торгач, кызыл балчык пыяла кебек ялтырап тора башлый, һәр баланың артына яраклы универсаль шугычка әйләнә. Яшен тизлегендә шуып төшәсең дә җилне уздырып сызгыртып, буа суына килеп керәсең. Рәхәт!!!
Атны коендыру никадәр рәхәт булса да, кайтырга да кирәк. Малайларның командиры Әхмәт:
– Малайлар, китәргә кирәк, Фәттер бабай сүгәр! – дигән әче тавыш белән кычкырды.
Атлар авыл малайларының телен белә. Ярга борылдылар. Тәмле әйбер күп булмый ул! Салдат алданрак иде, Божа аның артыннан бара. Судан чыгып бетәбез дигәндә генә атның аягы яр буендагы кызыл балчыкка таеп китте. Аны-моны көтмәгән, ат өстендә кыланып утырган Гафур тотынып кала алмады, башы белән суга кадалды. Салдат, суга төшкән малайдан өркеп, читкә тайчанып китте. Сыны каткан Гафур, башы белән кадалган килеш бераз су астында торды, аннары, тыпырчынып, терсәкләренә таянып күтәрелә башлады. Башын бәргәндә кычкырырга дип авызын ачкан иде, сулыш юлына су китте, шуңа да башы судан чыгуга үзәк өзгеч аваз белән йөткерә башлады. Су эчендә утырган канлы башлы малай бик куркыныч рәвешле иде. Малайлар аның янына йөгерде, кулларыннан тотып, ярга алып чыгарга тырыша башладылар. Вак-төяк тә, судан шуудан туктап, болар янына йөгерешеп килде.
Гафур тал тамырына бәрелгән иде. Ике куллап башын кысып тоткан малайның бармаклары арасыннан кан ага. Аның кулларын алмакчы булдылар, әмма ул: «Тимәгез-тимәгез», – дип, башын алырга тырышты. Ай-ваена карамыйча, кулын каердылар, буа суы белән башын юдырдылар. Яра зур түгел кебек тоелды... Кызыл балчыкта шуудан индеецлар кебек кып-кызыл булган вак балаларны күргәч, алар каршында сынатасы килмәде, егет торып басты.
– Гафур, ничек соң син?
– Авыртамы? – дигән сорауларга бирешәсе килмичә, яшь аралаш елмайды: – Баш белән кадалдым!
Гафурның шулай шат булуы барысын да шатландырды, бар да көлеште.
«Гафур – ташбаш ул!»
– Ну Салдат, ектың син мине!
Салдат, гаепле җан иясе буларак, пошкырынып тора иде. Башын әле күтәрә, әле төшерә, аякларына да урын таба алмый. Божа аның янына килеп, сөйгәненә башын төртте. Малай егылып төшкән мизгелдә биянең күңелен әйтеп бетергесез хафа баскан иде: гүя ниндидер бер кадерле әйбере өзелгән кебек булды аның. «Сиңа ни булды?» – дигән Салдат сер бирмәде, пошкырынып, читкә карады. Гафур инде берни булмагандай тотарга тырыша үзен. Божа күңеленә килгән хафаның сәбәбен аңлый алмады. Ул бу сәер егылуның үзенә катнашы барлыгын бөтен барлыгы белән тойды. Юк! Бу малайның егылуы ниндидер кайгы китерәчәк иде. Нәрсә икәнен дә белми иде ул, әмма малайның егылуын сәбәпче итеп, аларны аерырлар кебек тоелды...
– Салдат!
Гафур белән Әхмәт Салдат өстенә утырырга маташа башлады. Атка шушындый хәлгә калуы, малайны егуы өчен бик оят иде. Сөйгәнең каршында тигез җирдә егыл, җайдагыңны төшереп җибәр инде! Шуңа да ул дәшмәде, Божага астан гына карады.
«Салдат! Утыртма аларны. Бар, йөгереп кит үзең генә. Тагын егылуың бар».
Кызларның сак булырга дигән киңәшләрен егетләр курку билгесе итеп кабул итә. Бу юлы да шулай булып чыкты. Салдат ачуланып, башын болгады, малайларның утырып бетереп,«әйдә» дип куалаганын да көтмичә, кызга борылып та карамый авылга таба юыртып китте.
Оят! Хурлык! Тигез җирдә егылып ят инде! Бу кызлар бигрәк әллә нинди инде, өйрәтергә генә торалар... Егетнең берни әйтми йөгереп китүен күргән Божа да үпкәләде, бөтен кәефе кырылды. Менә инде. Ничек итеп башланган матур көн шулай тәмамланды. Ул бит аны бөтенләй үпкәләтергә теләмәгән иде. Гарьләнде Божа. Егеткә дә бик ачуы килде. Хәл сораган өчен шулай үпкәлиләрме инде? Ул бит чын күңелдән... Ике малай – Әхәт белән Фазлый өстенә атлануга, шулай ук «әйдә»не дә көтеп тормыйча, егет артыннан авылга йөгерде. «Салдат, тукта!» Божаның кабат-кабат кисәтүе Салдатны бигрәк тә ачуландырды. Үз буасында, өстендә яраткан малайлары, үз авылына кайта бит. Ялгыш кына төшеп китте аның җайдагы! Юыртып барган Салдат, кызның бу кисәтүен яратмавын белдереп, бөтен авылны яңгыратып кешнәп җибәрде: «Ми-һаһа-һай!» Тояклары белән авыл тузаннарын туздырып, Салдат авылга чаба. Малайларга кызык, юл читендәге булмаган «солдатларга» бармакларын пистолет итеп төбәп ата-ата авылга чабалар. Божа аннан күзен алмады. Әнә ул, аның яраткан Салдаты. Өстендә ертык күлмәкле малайлар. Салдат юыртып, авылга кереп бара. Әмма... бетерәчәкләр бит аны авылда! «Тукта! Тукта!» – дип кычкырды ул Салдатына. Әмма әсәрләнгән батыр егет, ялларын җилдә уйнатып йөгерүен белде. Аның артыннан йөгергән Божа коточкыч күренешне күреп алды. Авыл өстен караңгы кызыл томан сарган сыман иде. Йорт өсләрендә кызыл-кара болытлар эленеп тора. Юк-юк, төтен түгел, ниндидер куркыныч томан – үзгә әйбер бу, куркыныч хәвеф килгән иде авылга... Әмма моны Салдат та, малай-шалайлар да күрми! Моны ана йөрәге бирелгән Божа гына күрде. Күрде дә, басу капкасына җитәрәк күренмәс стенага терәлгән кебек, шып туктап калды, пошкырынып, артка тайчанды. Өстендәге малайлар сәерләнделәр:
– Нәрсә булды?
– Әллә нәрсә күрде бугай!
Авылда ниндидер куркыныч бар... Һавада караңгы кызыл аждаһа эленеп тора, ул монда яшәгән кешеләргә, аларга гына түгел – зур хәсрәт алып килгән! Ул кан елатачак, ул кешеләрне бәхетсез итәчәк, ул кемнәрнеңдер җаннарын алып китәргә килгән! Авыл ягыннан килгән кара болытның куркыныч нурлары Божаның тәннәрен чиркандырып җибәрде. Баш миенең бер читеннән: «Әллә малайларны монда төшереп калдырып качаргамы?» – дигән уй да сызылып үткән сыман булды... Ул качса, Салдаты кала! Ул бөтен батырлыгын җыеп, Салдат артыннан йөгерде. Тизрәк, тизрәк! Барып җитәргә һәм авылдагы ниндидер явыз кешеләр кулыннан коткарырга кирәк иде Салдатны!!!
– Бетте!
Нәрсә бетте икәнен дә белмәде ул. Әмма ике малай утырткан кызыл ат тузан туздырып, авыл капкасына кергәндә, әҗәл ишегеннән кереп югалган кебек тоелды аңа. Аякларының җегәре калмады.
«Туктаааа...»
Малайлар, Божа кабат туктап калгач, инде куркыша ук башладылар:
– Нишләде ул? Нәрсә күрде?
Божа үзенә нәрсәләрдер әйтеп куалаган җайдакларга игътибар да итмәде.
Аның белән күңеле генә идарә итә иде. Ул кабат авылга таба ыргылды. Туктатырга кирәк Салдатны! Нигә китте ул авылга! Нигә тыңламый ул аны? Ике малайны утырткан Божа авыл капкасыннан килеп кергәндә, урамда Салдат юк иде инде – тыкрыктан борылып, ат абзарына таба киткәннәрме,
әллә инде малайлар өйләренә – югары урамга юнәлгәнме? Салдатның кая киткәнен исеннән сизәрлек түгел – авыл урамына ят ис чыккан... Әче су исе иде бу. Былтыр, ул әле колын вакытта базга егылып төшеп аягын сындырган айгырны суйган чирмеш Питыр шушындый әче су алып килгән иде... Божа өчен бу ис – үлем китерүче әйбер. Тукта!!! Божа өстендә утырган малайлар аздан гына ат өстеннән мәтәлешеп төшмәделәр. Әмма ат аны-моны карап тормыйча чабуын белде. Ә кайда Салдат? Нигә ул күренми? Кая куялар аның сөйгәнен? Кемнәр аңа пычак суза? Божа пошкырып, башын болгап кешнәде. Малайлар куркышып кычкырды:
– Божа, нишлисең, тынычлан!
** *
...Авыл урамында кешеләр тыз-быз йөгерешә... Ни булган? Кәнүшни янындагы каравыл йорты янган вакытта да кешеләр шулай чабышкан иде? Янгынмы? Юк, төтеннең әсәре дә күренми. Урамда кешеләр чабышып йөри. Божаның күзләре шушы капкалардан чыгып, аның Салдатына ябышачак куркыныч ир затларын эзләде. Андыйлар юк иде. Урамдагы күзләрен сөртә- сөртә чабышкан хатыннарны күреп, ат өстендәге малайлар да әсәреште.
– Өйгә керик әле, ни булды икән?
Әхәт атны өйләренә таба борды, жәлт кенә сикереп төшеп, өенә йөгерде. Йорттан атылып, әнисе чыкты, кулында – ике яшьлек сеңлесе. Әнисенең күзләре кып-кызыл иде, гомер булмаганча, яулыгы астыннан чәчләре дә чыккан, үзе каядыр ашыга... Әхәтнең коты калмады, урам ярып кычкырды:
– Әни! Әни!!! Нәрсә булды?
– Һай, улым! Сугыш башланган!
– Нинди сугыш, әни?
– Нимес сугыш башлаган!
– Нәрсә була инде, әни?
– Һай, улым, сугыш булгач, ни булсын инде! Атаңны алалар!!! – Ана елый иде. Әнисенә теләктәшлек күрсәтеп, сеңлесе дә елаша... Хатын ни өчен урамга чыгып барганын да аңламыйча, кире өйгә йөгереп кереп китте.
«Сугыш башланган!» дигән сүзне малайлар аңлап та бетермәгән иде бугай. Әмма «атаңны алалар» дигән сүз барысына да тәэсир итте: Әхәт өйгә атылды, Фазлый, Божасын да онытып, читән аркылы гына сикереп, күрше урамга – үз өйләренә йөгерде. Ат урамда ялгызы калды. «Сугыш башланган». Моның нәрсә икәнен белмәсә дә, Божа, кешеләргә – шул исәптән, яраткан малайларына килгән кайгы икәнен аңлады. Менә нәрсәне сизгән икән Божа күңеле. Шунда аяклары җегәрен югалткан кебек булды аның. Бушанудан һәм шатлыктан иде бу. Салдат! Ул бит аңа килгән зыян дип уйлаган иде. Ә күңеле исә авыл хәсрәте өчен кайгырган икән... Кешеләргә – якын дусларына килгән кайгы өчен кайгырса да, Салдатының – иң якын җан иясенең исән калуы өчен шатланды ул һәм авылны ярып кешнәп җибәрде:
«Миһаһаһай!!!»
Божа суында шомарган ялларын җилфердәтеп, авыл урамы буйлап, ат абзарына таба элдерде. Урамда тыз-быз чабышкан кешеләрнең исә бу мизгелдә урамда чабып барган биядә бөтенләй эше юк иде. Божа урамны чыгуга ук ат абзары читендә чемченеп торган Салдатны күрде һәм башын болгап, сөйгәне янына йөгерде. Сөйгәнен ялгыз калдырганга борчыла башлаган Салдат та Божаны күрүгә, дөньясын онытып, каршына таба юыртты. Авыл читендәге болында ике гашыйк очрашты да кабат дуслашты. Үпкәләр онытылды – кара кайгы килгән авыл да онытылды... «Ярый әле, Салдатым исән». Яшь күңелнең сыйфаты шундый – чит-ятларның кайгысы еракта... Божа Салдатының ялына борынын төртеп, рәхәтләнеп бер иснәде. Таныш, тәмле һәм ымсындыргыч чын ирләр исе күкрәк эчләренә үтеп кереп, бөтен барлыгын ләззәткә күмде, ул башын болгап, тагын бер кешнәде. Аның мәхәббәте, аның киләчәге бит янында! Сөйгәнеңнең яныңда һәм синеке икәнен белүдән дә зуррак рәхәтлек бармы! Кешеләргә килгән кыен кызганыч та, әмма нишлисең, аларның үз дөньясы, атларның – үзләренеке. Салдат та, чын егетләр кебек үк. Сылуын күргәч, әле генә үпкәләп йөрүе өчен үзен гаепле сыман хис итте. Кемгә эләккән әле ул шушындый бәхет? Аларның мәхәббәтеннән бар да көнләшә. Бу җиһанда булмаган, моңарчы күрелмәгән шушындый кызны эләктереп ал да шуңа үпкәләп йөр син! Вакытыңны әрәм итеп... Тиздән, бик тиздән, ул аныкы булачак... Алар бәхетле, алар бергә..
«Кил, сөйгәнем! Син – минеке! Мин сине бәхетле итәрмен! Син минеке бул!»
Хисләренә чыдаша алмады атлар, чәчәкләр үскән болын буйлап урман читендә үскән яшь наратларга таба юыртып киттеләр... Икесе дә бер-берсен сүзсез аңлады, кая барасын һәм нәрсә эшләргә кирәген беләләр. Гаҗәп, артларыннан беркем кумый, әмма икесе дә башларын болгый-болгый чаба. Ашыгалар – вакыты, көне, мизгеле җиткән чөнки...
– Тр-р!!!
Артларыннан кычкырган тавыш айнытып җибәрде. Кара юргага атланган Фәттер куып җитеп килә иде аларны.
– Малкайлар, малайлар ташлап киттемени үзегезне? Әйдәгез, кайтыгыз!
Салдат хуҗасын тыңларга теләмичә, урманга томырылды. Әмма... янында сөйгәне чабып бармаганын күргәч, туктап борылды. Кыз, өсләренә килеп чыккан хуҗаларын һәм Кара Юрганы күргәч, егет белән аулакка чабу уеннан шундук кире кайтты. Вакыты, урыны түгел. Ул кирегә борылды. Салдатка да уеннан кире кайтырга гына калды. «Бозды барысын да» дип пошкырынган Салдатны Божаның назлы бер карашы эретте дә салды. «Ашыкма, җаным, мин – синеке!»
Бу вәгъдә хакына Салдат мәңге котып салкыннарында кыш кичәргә дә әзер иде. Озак көтәсемени? Берничә көннән авыл кешеләренә повестка килә башлады. Әхмәтнең дә әтисен алдылар, Гафурныкын да. Аннары абыйларын да чакырта башладылар. Барысының да сценарий бер үк. Ирләр кырда эшләп йөргән җирдән кайта, җыена. Хатын-кызлар, балалар елаша, бабайлар дога укый. Ирләрнең кайберләре качып кына чиертеп ала, аннары, шат булырга тырышып, «кайтырбыз» дип саубуллаша. Яшьрәкләр әле үзәк өзгеч җырлар җырлап, урам да әйләнә:
Киләсе ел бу чакларда Булмас кайсыларыбыз.
Бөтен авылны елатты шул җыр. Йөз кешедән чак кына артыграк халкы булган авылны унбиш ир тотып торган икән. Шуларны алгач, сөякнең җелеген суырып алган кебек, авыл бушап калды. Атларны исә хатын-кызларга җиктерә башладылар. Авылның мондый мескен хәлдә калуын күргән Божаның йөрәге сыза иде. Салдат та, малайларның хәсрәтле йөзләрен күргәч, аларны чын күңеленнән кызгана. Икәү генә калганда, малайларны кызганып серләшәләр.
«Салдат! Малайлар боек, күңелләрен күр шуларның!» Фәттер бабайлары рөхсәт иткәндә, малайлар Салдат белән «немецларга» һөҗүм итәләр – каерысы каезланган тал чыбыгын кылыч итеп, елак талларның җиргә салынган ботакларын «кисәләр». Әйдә, Салдат, бир кирәкләрен, дип кычкыра малайлар. Салдат та тырыша – «нимесләр» җиңелә, малайлар шат. Малайлар шулай бераз юана, ә менә кыз күңеленә бигрәк кыен – авыл өстенә кайгы ишелеп төшкәндә, ничек түзәргә кирәк!
Божа суы тирәсендә печән әзерләгәндә, повестканы Әхмәткә дә китерделәр. Яңа гына унсигезе тулган егет, авыл ягыннан кәгазь тоткан Фазлыйның үзенә таба йөгереп килгәнен күргәч, барысын да аңлады, Божа да сизде эшнең нидә икәнен. Шушы сөлек кебек егет тә китеп югалачак, димәк.
– Тиз кайтырга куштылар, Әхмәт, – диде Фазлый.
– Тагын кем?
– Мин, Әхмәт...

(Дәвамы бар)

Реклама