Логотип Казан Утлары
Хикәя

Салдат мәхәббәте (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Божа егетләрне авылга озата алмады. Вакыты ул түгел, эш күп. Авылда Фазлыйга атны болында калдырырга кушканнар: печәнне алып кайтырга кирәк. Чабышкы ат дигән булып, берәү дә ташлама ясамый – эшлисе бар. Божа малайларның артларыннан карап калды: авыл өстендәге теге караңгы кызыл томан беркая да юкка чыкмаган. Ә ике егет, өлкәннәр әйтүе буенча «борыннары да кипмәгән» дип әйтә торган малайны каядыр алып китәләр.
Нәрсә ул сугыш? Божа белми. Әмма бу малайларны ул бүтән күрмәячәк. Моңарчы сугышка киткән дигәннәрнең берсенең дә кире кайтканы юк... Печәннән арып кайткан Божаны туармадылар. Абзарда Салдат юк иде – аны урманда утын ташырга йөртәләр. Хәзер алар кич кенә күрешә. Сугыш вакыты! Урам әйләнергә Божаны алып чыктылар. Бу юлы егетләр кичтән китәргә тиешләр икән – Божа шуны аңлады. Гаҗәп! Урам әйләнергә Салдатны алып чыгалар иде бит егетләр. Шуңа да тынгысызланды. Нигә аны алып чыктылар соң? Әмма кушкач, күндәм генә буйсынды. Шулай да, егетләрне күргәч, бераз тынычланды. Ни генә әйтсәң дә, яраткан малайларын озатып калуы әйбәт инде. Авылда исә мәхшәр. Барысының да диярлек күзләре кып- кызыл, барысы да елаша, мышык-мышык борыннарын тарталар... Кешеләр арасында элек булган үпкәләр онытылган, һәркем риза-бәхил булып калырга тырыша. Көязләнеп, оялып торырга инде вакыт калмаган – моңарчы булган мәхәббәтләрен яшереп йөргән кызлар да барлык халык алдында яраткан егетләре белән елап саубуллаша. Әле мыеклары яңа гына тибеп чыккан бу егетләр дә аерылуның мәңгегә булу ихтималын чамалый – кызларны кысып- кысып кочаклыйлар, үбәләр. Әниләр балаларына күчтәнәчләр бирергә тырыша, әбиләр дога укый... Бабайлар егетләрнең кулларын кыса, «шулай итсәң, исән каласың» дип, акыл өйрәтә, киңәшләрен әйтә... Авыл үзенең иң яшь егетләре белән бик авыр хушлашты.
Киләсе ел бу чакларда Булмас кайсыларыбыз...
Әмма Божа егетләрне урамнан бер генә әйләндерә алды. Егетләргә клуб каршына туктарга әмер булды. Авыл кешеләре дә шул тирәгә җыелды.
– Ярар, егетләр, кузгалыйк, әнә Фәттер бабагыз да килә, – диде егетләрне район үзәгенә озатырга тиешле авыл советы башлыгы Солтан.
Таныш исне сизеп башын күтәргән Божа шатланып китте: урамның аргы башыннан өч ат күренде. Баһадирның өстендә авыл егете, Эркәкәнең өстенә хәрби кеше утырган, уртадагысы, уйнап торганы – аның Салдаты! Салдатының җайдагы Фәттер бабай иде. Айгыр сөйгәнен күргәч, кешнәп җибәрде:
«Ул!»
«Син мондамы, бәгърем! Мин бит сине сагындым! Сагынып көттем!» Җигүле Божа, уйнаклап каршына килгән өч айгырны күргәч, авылның кайгылы чагы икәнен онытып, куанычыннан кешнәп үк җибәрде. Салдатның да адымнары ук тизләнде, юыртып килде ул сөйгәне янына.
«Мин килдем!» – дип, Божага борынын төртте. Аһ, нинди ис соң ул күңелләрне шулай рәхәт итә торган? Бу нинди хис соң шундый, ул бит күкләргә күтәрә, болытлар арасында гиздерә... Атларның күңеле алгысыды, кабат теге вакыттагы кебек яшь наратлар арасына йөгерәселәре килде. Ничек тә бу егетләрне озатсыннар да, ниһаять, бәлки, барыр алар үзләрен көткән әкият дөньясына!
Эркәкәгә утырып килгән хәрби кеше, ниндидер кәгазьләрне тутыргач, колхоз хуҗасына ымлады – китәргә кирәк.
– Җәмәгать, кузгалырга вакыт, – диде Солтан халыкка. – Никадәр генә озайтырга теләсәк тә, көнне озайтып булмас. Хушлашыгыз да, кузгалыйк.
– Нигә кичтән, Солтан? – дип сорадылар аннан.
– Җәмәгать, сугыш кешеләргә генә түгел. Атларга да. Колхозның атларын җибәрергә дигән фәрман килде. Военкомат исемлеге буенча аларны да алып китәбез.
«Атларны озатабыз» дигән сүз авыл халкына егетләрне алып китүдән дә ныграк тәэсир итте кебек. Моңарчы тыныч булырга теләгән картларның да күзләренә яшь бәреп чыкты.
«И Ходаем! Нинди афәт булды бу?! Кемнәр китерде бу сугышны безнең илгә?» «Ю-ууук! Китмә, Салдат!!! Ташлама мине!!!»
Божаның үзәк өзгеч тавышы авыл өстеннән узып, урманнан кайтаваз булып
кире әйләнеп килде. Менә нигә килгән икән авыл өстенә кара болыт?! Менә ни сизгән икән ат күңеле?.. Район үзәгенә сузылган кичке юлдан җигүле ат теркелди. Ә янәшәдә исә – өч айгыр, өчесендә дә җайдаклар. Шуларның берсе – Салдат. Менә бу сугыш дигән әйбер Божа белән Салдатка да килеп җитте. Аларны аерачак, мәңгегә аерачак бу сугыш. Салдат шуны аңламый да, ахры, Сабан туе мәйданыннан барамыни, уйнаклап йөгерә.
«Кач, тиле! Йөгер, кач!»
Атлар телен аңлаучылар булса, Божаның бу сүзләрен ишетер иде. Әмма Салдат берни ишетми дә, аңламый да кебек...
Божасыннан аерып, район үзәгендәге ат абзарына өстерәп кертеп япканда да аңламады егет үзен каядыр алып китәселәрен. Әйе, аерылу авыр булды, әмма авылда да бит гел янәшә булмыйсың. Сугыш башланганнан бирле аларның бергә булганы юк – икесе ике эштә. Төрле авылларга эшкә җибәргәннәре була иде бит. Салдат та бу аерылуны вакытлыча дип аңлады. Ишегалдындагы Божа гына үзәк өзгеч итеп кешнәде:
«Салдат! Китмә! Мин сине яратам!»
Төрле яклардан җыелган ристан атлар арасында урын бүлешеп, тавыш чыгарышкан Салдат кызны ишетеп тә, аңлап та бетермәде әле бу мизгелдә. Эше күп иде чөнки, бу ат абзарында кем баһадир икәнен ачыкларга кирәк... Атларны кичтән станциягә алып барып, иртән йөк вагонына төяп җибәрергә тиешләр иде. Егетләргә дә шуңа күрә кич килергә кушканнар: бу эшне аларга йөкләргә тиешләр икән. Шуңа да озак маташмадылар, кич үк юлга кузгалдылар. Дистәләгән атны теркәп, санап, кәгазьләргә әллә нәрсәләр язгач, юлга да кузгалдылар. Әхмәтне утырткан Салдат сафның гел алдыннан барырга омтыла иде – арттан йөрергә яратмый ярсу ат! Сабан туйларында гел беренче килгән айгыр нигә артка калсын?!
...Барасы юл озак, кырык чакрымны үтеп, таң атканда, район үзәгенә барып кергәндә, барысы да бик йончыган иде. Уен эшмени көн буе эшләп йөргәннән соң тагын шулкадәр йөрү?
Станция дигәннәре бик шыксыз җир булып чыкты. Әллә нинди сумала исләре килә, адым саен хәрби кешеләр. «Ту-у» итеп зур тимер машиналар уза. Пычрак, чүп өемнәре, зур итеп үскән чүпләр! Әллә нинди ертык киемле малайлар да йөри, биштәр аскан кешеләр. Монда халык та бик кырыс икән. Гел кычкыралар. Ул арада атларны бер эшелон кырына китерергә әмер булды.
– Әйдә, – диде Әхмәт Салдатка. – Аерылабыз, дустым. Син дә китәсең.

Күндәм Эркәкәне теплушкага кертү авыр булмады. Менү юлы җайсыз булса да, авыр гәүдәле ат күндәм генә кереп тә китте. Баһадир да каршылыксыз гына кереп китте. «Үзсүзле нәрсә, моның белән авыр булыр», – дигән иде Әхмәт. Әмма егет кушкач, ул да песи шикелле генә кереп китте. Вагон эчендәге мыеклы абзыйга иярне тапшыргач, Әхмәт битен атның яңагына терәде:
– Исән кайт, дустым! Күрешә алмасак, гафу ит!
Ат моны аңлап бетермәде. Күрше авылларга эшкә йөргәндә, Әхмәт болай саубуллашмый иде кебек. Тукта! Бу ни хәл? Әхмәт вагоннан төшеп, вокзал кырыена тезелгән егетләр янына китеп барды.
Ә вагон эчендә калган мыеклы абзый атларның берсен бер, икенчесен икенче урынга урнаштыра да башлады. Салдатның ияреннән алып, вагон эчендәге күпсанлы ыргакларның берсенә бәйләп куйды. Үзләре өчен ят булган мондый җирдә атлар барысы да тынычсызлана, пошкырына. Мондый мөнәсәбәтне көтмәгән, Әхмәт үзе яныннан китәр дип уйламаган да Салдат кисәк кенә хәлнең бөтен фаҗигасен аңлады. Аны бит алып китәләр! Ниндидер тимер төрмәгә утыртып, каядыр озаталар! Ат шунда гына игътибар итте – бу тимер читлектән меңләгән атның исе килә иде. Анда аңа кадәр бик күп башка атлар да булган, аларны да алып киткәннәр һәм алар кире кайтмаган! Аны туган ягыннан – ургылып аккан Божа суы буендагы ямьле авылыннан, чәчәкле болыныннан аерып алып китәләр! Ул үзенең сөйгәнен – Божаны беркайчан да күрмәячәк! Ул бит әле яшәргә дә өлгермәде, ул бит әле бу дөньяда ике генә җәйне күрде! Ул бит әле Божаны яратырга да өлгермәде! Ул бит аның белән яшь наратлар янына барырга тиеш иде! Юк, юк!!! Болай булырга тиеш түгел! Әхмәт!!! Юк, Әхмәт аны коткара алмас! Әхмәтнең бит үзен дә тимер читлеккә утыртып алып китәләр. Нигә иркен басулардан барганда йөгереп качып китмәде ул Әхмәтне утыртып?! Божа китмәскә кушты бит аңа, качарга кушты. Нигә тыңламады ул аны? Ул Божасы янына кайтса, бүтән беркая да китмәс! Усал кешеләр аны алып китә алмас! Ул кайтырга, яраткан Божасын бер генә тапкыр булса да күрергә тиеш! Салдат, үзен коткарырга теләп, дулый башлады. Котырынган тавышлар чыгарып, уңга да, сулга да, өскә дә аска да тарткалады ул башын. Ат караучы мондый котырган атларга ияләнгән иде бугай – исе дә китмәде, ул калган атларны урнаштыру белән мәшгуль иде. Бавын да әйбәт итеп бәйли белгән – ычкынырлык түгел. Әмма авыл ипиен ашап үскән бит ул, һич бирешми, ычкынасына ышанып дулый иде. Салдатның дулавына түзә алмады мыек, таяк белән атның корсагына төртте:
– Тихо!
Поезд гудок бирде:
– Тууу....
Вагоннар селкенешеп куйды.
«Алып китәләр!»
Шунда Салдат Әхмәт тавышын ишетте:
– Хуш, Салдат! Бәхил бул!
Салдат җан ачуы белән соңгы ыргылыш ясады. Арт аякларына басып, башын артка чөйде, ал аяклары белән каршындагы стенага типте. Каеш бау бирешмәде, әмма вагон эченә беркетелгән тимер ыргак сынып чыкты, бәйдән ычкынган ат хәтта арткы аякларына чүкте. Әмма аны-моны уйлап торырга вакыт юк иде. Вагон ишеген ябарга маташкан мыекны күкрәге белән төртеп җибәрде дә ул, вагон ишегеннән иреккә сикерде. Язмышы белән килешкән Эркәкә аның соңгы әманәтен ишетеп калды:
– Хуш, Эркәкә! Бәхил бул!
– Сто-ой! – мыекның ямьсез тавыш белән кычкырган тавышы һавада эленеп калды.
Поездга фәрман бирелгән иде – ул Көнбатышка юл алды. Вокзал янындагы хәрбиләр атны туктатырга да базмады – өсләренә ажгырып килгән айгырга юл биреп, як-якка сибелделәр. Салдат исә Көньякка чапты.
Авыл һәр иртәдәгечә уянды. Бүре Солтан хатын-кызларны Шурасу буена печәнгә барырга куды ул көнне. Ирләр авылда булганда, бүре түгел иде ул. Ирләр киткәч, бигрәк азды. Ул иртәдә дә әшәке сүзләр белән ачуланып, тиз барып җитәргә кушты. Атларны җигеп, чалгыларын иңнәргә салып, шул якка кузгалдылар. Сызылып таң атып килә иде. Көнчыгыштан чыгып килгән кып- кызыл кояшның бер өлеше күренеп тора. Әле кайчан гына таң кешеләрне ниндидер бер илаһи көч алдында гына була торган хөрмәт һәм соклану кебек хисләр белән әсәрләндерсә, хәзер бу кызыллык, сугышны хәтерләтеп, шөбһә тудыра. Божа өчен бу кызыллык – куркыныч әйбер. Салдатны шул якка таба алып киттеләр. Ул киткәннән соң аның өчен дөньяның бер кызыгы калмады. Ник туган ул бу дөньяга? Хатын-кызларга һәм бабайларга гына калган дөньяның нинди кызыгы бар? Авыл өстенә килгән караңгы кызыл томан менә шул сугыш дигән әйбернең янгыны – кызыллыгы һәм кара төтене булган икән. Ул кызыл аждаһа аның бу дөньяда булуының мәгънәсен – яраткан җан иясен алып китте.
Ул җан иясе белән бергә бу дөньяга ярату өчен туган һәм шул ярату җимешләрен җиһанга калдырырга тиешле кыз баланың яшәү мәгънәсе дә китеп барды.
...Ялгыз калган Божа төн буе дулап чыкты ул төнне. Абзарны җимереп чыкмагае дип курыкканнар иде хәтта. Әмма ат абзары тәрәзәсеннән яктылык сирпеп кергәндә аңлады ат – дулауның мәгънәсе юк. Ул китте. Кыз аны хәтта каян эзләргә икәнен дә белми. Кая барырга, ничек эзләргә? Егетнең бит китмәскә дигән теләге дә юк иде. Күрәсең, егетләргә яратуга караганда, сугыш кирәгрәк. Кирәкмәсә, ул аны тыңлар иде. Абзарга иртәнге салкын һава бәреп керде. Менә шул салкынлык белән бергә ишекләрне ачтылар. Эш... Сугыш бара, сөйгәнең китте дип, беркемгә дә ташлама ясарга җыенмыйлар. Божаны да җиктеләр. Салкын чык. Кызыл кояш. Аякларына бәрелгән шушы чык салкынлыгы да элеккеге кебек болын буйлап чабарга ымсындырмый, «син – ялгыз», дип күңелне өшетә. Чалгы, тырма, сәнәкләрен күтәргән хатыннар арбаларга төялә башлады. Атка менгән Солтан ашыктыра, шуңа да тиз-тиз маташалар. Беришләре шыңшып кына җыр башлады:
Идел буйларына барсам, әйтер идем Иделгә Минем кайгыларымны да илтеп сал дип диңгезгә...
Кояш чыккан тарафка юл алды атлар һәм кешеләр... Беришләре атка утырды, күбесе җәяү. Һәм шунда бөтенесен шаккатырган хәл булды. Кызыл коймак кебек кояш фонында ат шәүләсе пәйда булды. Ат та кояш кебек үк кып-кызыл иде. Елга үзәненнән баручыларга тау башындагы ат әллә нинди дөньялардан килгән әкияти җан иясе булып тоелды.
– Миһаһаһай!!!
Салдат!!!
Дөньяны яңгыратып кешнәп җибәргән бу атның Салдат икәнен барысы берьюлы таныды.
– Салдат кайткан! – дип кычкырды барысы да.
Божага әйтәсе дә юк иде, ул сөйгәненә таба ук кебек томырылды. Кешеләр арбада каты борчак кебек сикерешә, әнә төшеп калалар, менә хәзер төшеп калырлар сыман... Җәяүлеләре дә атка каршы йөгерде.
Тау өстеннән авыл күренешенә баккан Салдат бәхетеннән чак кына аңын җуймаган иде. Авыл ягыннан үзенә таба йөгереп килгән кешеләр һәм Божасын күргәч, йөрәге шатлыгыннан ярыла язды аның. Бу – аның туган авылы! Бу аның туган җире! Әнә аның каршына сөйгәне – Божа чаба... Салдатның башыннан каеш төшеп тора, анда тимер ыргак кисәге. Йөгергәндә, ул тимер атның муенына бәрелә, күп тапкырлар бәрелеп, бер-ике урынын канаткан да. Әмма ат аны сизми дә, ул сөйгәненә чаба... Ике гашыйк, йөгерешеп килеп борыннарын бер берсенә төрттеләр; муеннары, яллары бер-берсенә бәйләнде... Божаның борынына Аның исе килеп керде. Аһ, берни белән дә алыштыргысыз, бары тик аныкы гына булган ис иде бу... Тимер исләре, таныш түгел ат, май исләре катнашкан, әмма бу – Ул... Ул аның янына кайткан...
«Җаным! Син – минеке. Мин синең яныңа кайттым».
«Кайттың бит, бәгърем! Мин сине көттем, мин белдем, мин белдем синең кайтасыңны!» Инде беркайчан да күрмәмен дигән сөйгәнен янында тою бәхетеннән Салдат баскан урынында уйнаклап тора иде. Бүтән беркая да җибәрмәсләр аны. Китмәс ул! Ул бит кайтты! Кешеләр атны сырып алды... Туктале, нигә болар барысы да елый соң?
– Кайтты!!! Сугыштан кайтты!!! – дип елаша иде хатыннар.
– Хәерлесе булсын... Беренчесе исән кайтты, – диде Фәттер.
Шулвакыт җаннарны өшеткеч итеп, Бүре Солтанның кычкырганы ишетелде: – Дезертир! Тотыгыз дезертирны!!!
Атка атланып килгән Солтан, килә-килешкә үк Салдатка камчы белән сыдырды, ат читкә ыргылды, Фәттер аны көчкә тотып калды:
– Нишлисең, Солтан? Нигә малны кыйныйсың?
– Ул бит стансадан качып кайткан! Дезертир ул Салдатыгыз! Сугыш вакытында, беләсезме, андыйларны нишләтәләр? Дезертирларны атып үтерәләр! «Атып үтерәләр» дигәннән хатын-кыз тагын да катырак елаша башлады. Солтан исә Фәттергә атны кәнүшнигә илтеп ябарга кушты. Фәттер кузгалмады. – Солтан, ул бит инде кайткан. Стансадагылар үзләре бинават
качырганнарына. Кем белә аның монда икәнен? Әйдә, калсын!
– Син нәрсә халык дошманы кебек сөйләшәсең? Илгә сугыш килгәндә, дезертир яшереп калдырмакчы буласыңмы? Әйдә, тагын бер кабатла әле бөтен кеше алдында, син дезертирны яклыйсыңмы?
– Юк, юк, якламыйм, – диде Фәттер. – Колхозга ат кына калсын, димәкче идем... Үзе исә, иярне йомшак кына итеп тоткан иде. Исәбе – Солтан тагын сыдырса, ат чабып китәр дип уйлады ул. Әмма авылдашлары арасына кергән атның китәргә исәбе дә юк, хатын-кызлар биргән кечкенә генә ипи кыерчыкларын бик яратып ашый, һәрберсен бик яратып иснәнә иде.
Елашкан хатыннарны Солтан тиз генә куып җибәрә алмады. Сугыштан беренче кайткан егет дип хатыннар сырып алдылар атны. Бернишләтә дә алмады ул кешеләрне.
– Ярар, алып кайтып җик тә, эшкә алып чыгарбыз, – диде Бүре Фәттергә. Аннары хатыннарны ашыктыра башлады:
– Әйдәгез, марш! Ат күргәнегез бардыр. Печәнне кем чаба?
Фәттер дусты дәшкәч, Салдат карышмады. Божаның, хатыннарның гына аттан аерыласы килмәде.
– Мин аны карточкага төшерттерәм! – диде Фәттер. Аларга кичә кич кенә шәһәрдән кунак – туганнары кайткан иде. Кайткан саен авыл кешеләрен фотога төшереп китә торган Рөстәмне искә төшереп, халык куанычыннан гөжләп алды:
– Әйе, геройны төшерергә кирәк!
– Истәлеккә калсын! Безгә дә ясатырсың! – диештеләр.
– Дезертирны карточкага төшерерсез тагын менә! – дип мыгырданды Солтан.
Әмма кешеләрнең йөзләрендә елмаю иде, алар бу җикеренүләрне авыр итеп кабул итмичә генә эшкә кузгалдылар. «Салдат кайткан!» – дип куаныша иде барысы да.
Фәттер исә атны авылга таба юыртып китте.
«Хуш, Божа! Очрашырбыз!»
«Хуш кадерлем! Бүген көндез үк күрешербез!»
Әмма Салдат көндез күренмәде. Хатыннарны эшкә озаткач ук, Солтан район үзәгенә шалтыратып, качак ат кайтканы турында хәбәр бирде. Атны алырга ике кеше килде, тимерчыбык кушып үргән камчылар белән ярып, Салдатны кабат район үзәгенә озаттылар. Аның документына «качак ат» дип язылган кәгазь дә беркетелгән иде. Бу юлы инде аны ычкындырмадылар. Кичен ат абзарына кайткан Божа Салдаттан кайткан бердәнбер истәлеккә тап булды. Салдатны вагон эчендә бәйләп куйган ыргакның сынык кисәге. Аны Салдаттан салдырып алып, идәнгә ташлап калдырганнар иде. Салдатның вагоннан ычкынырга маташып тартылуыннан чияләнеп беткән күн каешын да сүтеп алмаганнар. Ул каештан ни өчендер Салдат исе түгел, ә аны урлап киткән кешеләр һәм тимер зиндан исе килә иде. Сөйгәненең истәлеге булып, шушы куркыныч әйберләр генә калды Божага. Сугышны хәтерләткән әйберләр булса да, алар Божа өчен бик кадерлегә әйләнде. Авыр эштән тетелеп бетеп кайткан ат, күңел күз яшьләре тулган карашын шушы әйберләргә текәп, бәхетле чакларын искә төшерә иде. Акчәчәкләр үскән болыннар. Ярлары кызыл балчыклы җылы буа. Божа суын тәмләп утырган елак таллар. Бәхетле балаларның тавышы. Һәм... алар барып җитә алмаган яшь наратлар... «Бәлки, тагын качып кайтыр» дигән уйның ялган икәнен белсә дә, Божа тимер ыргак сыныгына карап, шундый хыялларга бирелә иде. Бәхетле мизгелләр мәңге булыр сыман тоелган иде бит ул заманнарда... Ул сөйгәненеке була алмады. Аларның дәвамчысы булган колыннар да Божа су буенда коена алмаячак... Божа, сынган тимер кисәгенә текәлеп, хыялындагы колыннары белән сөйләшә иде: «Әнә, балалар, күрегез атагызны! Ул нинди батыр һәм нинди кыю! Явыз кешеләр аны аермакчы, сезнең булмавыгызны теләмәкче иде! Ә ул менә шушындый киртәләрне җимереп чыкты! Сез дә шундый көчле һәм батыр булыгыз!»
Берзаман тимер ыргак юкка чыкты. Аның белән бергә бу дөньяда Божаны бик яраткан һәм гайрәте ташып торган ат турындагы хәтер дә югала башлады. Ашау ягы такырайды, эш һәм каһәр артты.
Ул елны көз килми тилмертте. Җылы җәй яшен тизлегендә үтеп китеп, пычрак, салкын көз бик тиз килеп җитә иде. Ә ул елны! Эссе җәй бәгырьләрне корытты. Көн саен кызарып чыккан кояш җанны җылыта, Божа суыннан салават күперләре ясый торган яшәү чыганагы түгел, бу яктагы халыкка сугышның дәһшәтен күрсәтер өчен килгән явыз аждаһа булып тоела иде Божага. Көн саен шул кояшны күргәч, авыл өстендәге караңгы-кызыл томанны искә төшереп, дерт итеп китә иде ул.
Теплушкага утыртып көнбатышка җибәрелгән Салдат Смоленск янындагы сугышларның берсендә харап булды. Сабан туйларында беренче булып килгән, ничәмә-ничә атларны эләктереп барган тимер ыргакларны сындыра алган ат сугыш дигән аждаһаның миллионлаган бер корбаны гына иде. Атларны түгел, кешеләрнең исәбе югалган заман иде – аның кайда, ничек харап булганын хәтта бик тырышсалар да, белә алмаслар иде. Белергә тырышучы да булмады – адәм балалары миллионлап үлгәндә, ат кайгысымыни кешедә?
Божаның язмышы нәкъ авыл хатыннарыныкы кебек үк булды. Көн- төн ачлы-туклы килеш эштә изелгән ат күз алдында картайды, бетереште. Сугышны чыга алды ул, әмма ирләрнең сугыштан кайтканнарын күрә алмады.
Ә аның иреккә омтылганда, вагоннан сындырып алып чыккан ыргагы әле дә Фәттер бабайларның оныкларында ята. Салдатның якты истәлеге дип әле дә саклыйлар аны. Әмма фотосы калмады Салдатның. Ни өчендер теге шәһәр малае төшергән фото барып чыкмаган. Плёнкасы бозык булганмы, әллә шул егет ясарга иренгәнме.
...Күп асыл ирләрен югалткан авыл үзе дә сугыштан соң мантымады, утыз- кырык еллап җан асрады да юкка чыкты, кешеләре кайсы кая таралышты. Урман эчендә яшеллеккә күмелеп яткан авылына сугыштан качып кайткан кызыл атның туган җирен күргәч, дөньяны яңгыратып кешнәгәне турында сөйләгәндә, ул заманда җиткән кыз, хәзер инде туксан яшьлек әби булганнарның күзләре әле дә яшьләнә. Сугышның бихисап күп корбаннарының берсе булган Салдат турындагы ул якты хатирә, телдән телгә күчеп, әле дә саклана.