Кичке таң (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Шулай таныштылар да, дүрт ай үтүгә, өйләнешеп тә куйдылар. Берсе –егетнең кыңгырау күзләренә, икенчесе –кызның озын толымнарына керепадаштымы, анысын сизми дә калдылар. Мәхәббәт белән тулган йөрәк аңлату таләп итми иде. Шулай да бер күрүдә дөрләп кабынган хисләр түгел иде бу, сабырлык белән өртелгән, җылылык белән тулган, бер-берсенә кирәк һәм терәк икәнен аңлаган, чит-ятлар янында, карашлары очраша калса, бер-берсе белән керфек кагып та аңлаша алган мәхәббәт иде.

Боларның барысы хакында да әйтеп тормады Чулпан, бары йөрәк тулы назын, яратуын белдереп, иренең җилкәсенә башын салды.

– Матурым дип кенә дәшәрлек булгач, мәхәббәтегез дә матур инде, Илһам, үзең әйтмешли, күз генә тимәсен, –диде Тимур, карашын диңгезнең төнге күк белән тоташкан сызыгына төбәп.

– Чулпан миңа «җанашым», ди, кәефе шәп булганда. Ачуы килсә, Насыйров дип кенә җиппәрә. –Илһам, учына ком йомарлады да, хатынының аякларына бизәк төшерә башлады.

– Син каласыңмы? Мин бүлмәгә киттем. Яшьләр, тыныч йокы сезгә! –Динараның, кузгалып, өстен кага-кага ком өстеннән яланаяк атлавын өчеседә сүзсез генә озатып калдылар. Баягыча уңайсыз тынлык урнашты.

– Тимур абый... Без комачауладык, ахры... –Илһамның тавышы гаепле яңгырады.

Тимур отель ягына тагын бер тапкыр борылып карады. Динараның, башмагын кулына тоткан килеш, бассейн янындагы өстәл буена килеп утыруын, телефонын кабызуын күреп, үзалдына елмайгандай итте. Аһ, Динара! Кешеләр сиңа һәрчак комачаулый шул...

– Юк, бер дә исегез китмәсен. Без... аерылышырга йөрибез. Беребезгә дә җиңел түгел. –Тимур әле рәтләп танышырга да өлгермәгән бу яшь пардан үзтормышын яшереп торуны кирәксенмәде. Юкса, чит-ятларга түгел, үз туганнарына да шәхси тормышы турында артык бер генә сүз дәәйткәне юк иде. Илһам белән Чулпан янында үз җанының ни сәбәпледер тугарырга торуын аңлап бетерә алмый әле... Алардагы табигыйлек, эчкерсезлекне тоеп, үзе дә сизмәстән, бер-бер ышык эзләве түгелме соң?..

– Ничек... аерылышырга? –Чулпан, аягындагы яфрак булып ясалган ком-бизәкне кагып, тезләрен кочаклап утырды, туңып киткәндәй, Илһамга сыенды.

Илһам да аптырашта калган иде.

– Ничек инде... Алай да буламыни? –диде ул, шундый нияттә булган ирбелән хатынның бергәләп ял итәргә килүен башына сыйдыра алмыйча.

– Тормышта барысы да була икән, Илһам. Монда мин очраклы гына... Динара иптәш кызы белән барасы иде, путевканы яз башында ук алганнар иде. Тегесе бара алмый булып чыкты. Иптәш кирәк дигәч, ризалаштым. Теге атнада аерылышырга гариза бирепкайттык... Белмим, кайсыбыз нәрсәгә өметләнгәндер... Тик өзеләсе җепне вакытында өзү хәерлерәк икән ул. Менә болай гомер буена сузарга кирәкмәгән икән. Бәлки, Динара бик бәхетле булыр иде... –Моның шулай булырына ышана иде Тимур, тик үткәнгә үкенүдән ни мәгънә... Әгәр берни бәйләми икән, ник бер-береңне газапларга?.. –Мин инде эш дип яшәргә күнеккән, язмышым да, бәхетем дә шул минем...

– Нигә врач буласы иттегез сез, Тимур абый, бигрәк авыр һөнәр бит! Миннән мәңге врач чыкмас иде! –диде Чулпан, сүзне башка темага борырга теләп. Ул да, Илһам шикелле үк,аерылышу дигән сүзне коточкыч бер трагедия, бәхетсезлек дип кенә кабул итә иде –бу хакта ничек шулай тыныч кына, ипле генә сөйләп була икән?..

–Һөнәрен яратсаң, синнән дә чыга, Чулпан, –дип әкрен генә көлеп куйды Тимур.

Каралып күренгән диңгез өстендә, ярдан ераграк, утларын балкытып, музыка шаулатып, кораб йөзеп үтте. Аның эзеннән купкан дулкыннар, сыену эзләгәндәй, яр читенә йөгереште.

– Спортчы булырмын дип хыялланган идем мин. Шәһәр мәктәбендә укыганда, баскетбол командасының капитаны идем! Чаңгы ярышларын дакалдырган булмады.Җиденчедә укыганда, салкын тигереп больницага эләктем. Менә шунда врач профессиясенә гашыйк булып кайттым өйгә. Могҗиза ияләре кебек тоелды инде алар. Бөкрәеп, хәлсезләнеп беткән авырулар килә –врачлар аларны аякка бастырып, терелтеп кайтарыпҗибәрә. Эх, мин әйтәм, мин дә шулай кешеләргә булыша алсам иде, дим... Шуннан шул. Институтны бетергәч, «Ашыгыч ярдәм»дә эшләдем башта, менә ул мәктәп дисәң дә мәктәп... Кешеләргә ярдәм итә алуны мин берни белән дә чагыштыра алмыйм...

Тимур Айдаровичның, суга карап, салмак тавыш белән сөйләвен баягы корабның сузып-сузып кычкыртуы, һавага күтәрелгән фейерверк утлары бүлде.

Көн һәм төнне кушып, ял һәм маҗара белән мавыккан халыкта башка гамь иде. Күзне алдаган бизәкләр, ялтыравык утлар, каннарны кайната торган испан шәраблары, дәртле биюләр акылны җуйдырта, тилертә, үзеңнең бу корабта вакытлыча гына, кунак кына икәнеңне тәмам оныттыра, күзеңне томалый иде.

 

* * *

Чамасыз кыздырган кояшның йөзе кисәк сүрәнләнде. Биек пальмаларның иртәнге якта ялкау гына кагынып утырган җилпәзәсе тора-бара селтәнгәннән-селтәнә башлады, диңгездә дә дулкыннар усалланып кубарылырга тотынды. Башта, кечкенә таучыклар булып күтәрелепкилгәндә, су эчендәге халыкка кызык кына иде: дулкын астында калып качышлы уйнау үзе бер рәхәтлек бирә иде. Тора-бара бу таучыклар калын диварга әйләнеп, дәһшәтле төс белән ябырыла башлады, бала-чага чыр-чулап ярга чыгып йөгерде, әле генә батыраеп, диңгез кочагыннан чыгарга ашыкмыйча, матрас өстендә чалкан йөзгән ирләр, хатыннар дабарысы бер булып ярга ашыктылар. Күк йөзеннән ишелепкенә төшкәндәй, яңгыр коя башлады, чалт та чолт яшен яктысы уйнарга кереште, котны алырлык яман тавышбелән күк күкрәргә тотынды. Яр буенда мәхшәр купты: әле генә тирә-якны кызык итеп күзәткән халык кайсы кая чабыша башлады, берәүләр бүлмәсенә кереп йөгерде, кемнәрдер тренажер залына кереп өлгерде, тышкы кафега халык кереп тулды.

Динара бая гына, сувенирлар алам дип, якындагы базарга чыгып киткән иде. Тимур, давыл башланганчы ук, үзе яратканча, зур бокал белән кофе алып, җәйге кафеда утырып калды.

Үзе янындагы буш урындыкка, нәзек билле фужер тотып якынлашкан Мария Петровнаны күргәч, Тимур чарасыздан елмаерга мәҗбүр булды. Аягын бинт белән бәйләп куйгач, күзгә чалынмаган кебек иде, шайтан таягын кырау суга дисеңме...

– Тимур Айдарович! Мин сезнең алда в долгу бит! –Хатынның кәефе ярыйсы гына күтәренке иде. –Карагыз, мин как свежий огурчик! Благодаря вам! Кирәк дисәгез, биеп күрсәтә алам! –Хатынныңкысынкы күзләре аңа туры карарга тырышты.

– Биергә кирәкми. Төзәлә икән –бик яхшы. –Тимурның сүз куертырга исәбе юк иде. Тик бәйләнчек чебенне ишектән кусаң, тәрәзәдән керә.

Хатын, урындыкны тартып, иркенләп урнашты, фужер читендә кызыл иннек эзе калдырып, шәраб тәмләде, ләззәтләнеп күзен йомды.

– Яңгыры да кирәк нәрсә! –Мария Петровнасөйләшергә сусаганмы, берьялгызы килгәч, аралашыр кеше тапмаганмы –урамда чиләкләп койган яңгырга ымлап, шулай диде дә баштанаяк Тимурны барлап чыкты. –Ә сез врачка охшамаган!

–Рәхмәт.

Тимур тагын ничарадан бичара төстә елмайды. Артык аптырамады да.

– Врачлар жестокий була. –Хатын янә вино уртлады. –Безнең кебек пенсионерлар кирәкми аларга. Акча кирәк, акча!

– Бөтен кешене алай беркалыпка салмагыз. –Тимур тыныч булырга тырышты. Кофе йотты. Мондыйлар белән сүз көрәштерүнең мәгънәсезлеген белә иде.

– Нигә салмаска? Бөтен врач түләүле клиникага күчеп бетте. Һәм берсе дә сине дәваларга дип түг-гел! Үзенә акча эшләргә дип. –Хатын ямьсез итеп хихылдады. –Чирлим дип килгән кеше терелә күрмәсен дип, дер калтырапяшиләрдер... Барысы да терелеп бетсә, каян акча тапсыннар... Газетлар гел язып тора кайсы врач нишләгәнне, беләбез! Кайсына барсаң да, башта кесәсенә салырга кирәк, шунсыз синең ягыңа борылып та карамыйлар.

Тимурның йөзе караңгыланып китте. Яңак сөякләре биешеп куйды.Үз гомерендә бер генә авырудан да акча алмаган, бу хакта уйлауны да коточкыч җинаятькә санаган табиб өчен мондый гаепләү сүзләрен тыңлап тору җирәнгеч иде.

– Ә сезнең берәр журналисттан сораганыгыз юкмы: ни өчен аларның күбесе менә шундый меңгә бер очрак турында гына тәмләп, җентекләп, купайтып язарга ярата икән? Көн саен больницаларда күпме операцияләр ясала, күпме кешенең гомере коткарыла –шулар хакында нишләп башкаларга җиткермиләр?.. Акча дисез сез... Тормышның тоткасы акча гына түгел бит...

Тимурның күз алдыннан берәм-берәм коллегалары сызылып үтте: йөрәк белән бик иртә китеп барган Айрат Ильясовичны кара... Күпме кешене үлемнән коткарып калган хирургның үз йөрәге тетелеп беткән иде... Кайчандыр, Мәскәүнең И.Н.Бурденко исемендәге нейрохирургия институтына белем күтәрергә баргач, бер профессор, Әбүгалисина сүзләрен мисалга китереп: «Табиб – лачын күзенә, кызлар кулына, елан зирәклегенә һәм арыслан йөрәгенә ия булырга тиеш», –дигән иде, ул сүзләрне Тимур Айдарович үзенең блокнотына да язып куйды. Кайчагында арыслан йөрәкләр дә түзми, чөнки операция өстәлендә яткан авыруның язмышы өчен ут йотулар үзенекен итә... Гомер буе перинаталь үзәктә акушер-гинеколог булып эшләгән Римма Марсовнаның, бөкрәеп торган бармакларын күрсәтеп: «Дөньяга яңа кеше тудыра-тудыра бирчәйде менә бу куллар, ямьсез дип карамагыз», –дип уенын-чынын кушып әйткәнен дә хәтерли. Үзенең температурасы кырыкка җиткән килеш, дару эчә-эчә, вертолет белән республиканың иң ерак районына консилиумга киткән кардиолог Нияз Галимовичны да онытканы юк...

– Акча булмый ни булсын? –Хатын тагын хихылдады. –Мужик акчаны көрәп торса, мин дә царица кебек яшәр идем. Хан сарайлары салып, вино күлендә йөзеп...

– Нигә сезгә хан сарае? Беркөнне артыгыздан һәйкәл булып торып калсын өченме? –Артык тыңлап торырга Тимурның сабырлыгы җитмәде, ул, эчеп бетермәгән кофесын калдырып, урамга –яшен камчысы уйнаганяктылыкка чыгып китте.

Бөтен аршыны акча булганнарның томаланган күзен ачу өчен табиб булу гына җитми шул.

Дөньяныагач белән чагыштыралар. Ә кеше –аның күләгәсенә ял итәргә тукталган бер мосафир. Җилкәңә аскан капчыгыңда ризыгың юлыңа җитәрлек кенә булсын, артыгы нигә? Барып җиткәч, ул капчыкның кирәге калмаячак ләбаса. Үз яныңда, бер тотам калмый, дөньялыкта кылган гамәлләрең генә булачак.

Моңа төшенгәнче, Тимурның үзенә дә байтак еллар кирәк булды. Ә бу хатын кебекләр өчен гасырларның да җитмәве бар...

 

* * *

 

PortAventura паркына бергәләп барулары яхшы булды әле. Илһам зур тизлек белән әйләнүче аттракционнарга утыру турында уйлап та карамады. Тимур Айдарович та, утыз секунд кына әйләнә ул, дигәч, Динарага иптәшкә дип берсенә утырган иде, кузгалганда ук сәгатенә 300 чакрым тизлек белән томырылып киткән карусельдән төшкәч, башкаларына кул гына селтәде. Ике ир-егет, Чулпан белән Динара кая барса, аларны озатып йөрергә генә ризалаштылар.

– Ай, бу бит үзе бер шәһәр кебек, бер көн эчендә генә йөреп чыга торган түгел! – диде Чулпан, картада кайда кытай илен, кайда Африканы чагылдырган исәпсез-хисапсыз почмакларны барлап. – Джунглига үзебезне генә кертеп җибәрмәссез инде, йә адашып калырбыз.

Ул Динара белән икәү генә атлаганда үзен уңайсызрак хис итә иде. Чибәр ханымнан, хәтта дәшми генә барганда да, нишләптер салкынлык бөркелә сыман. Белмәссең, әллә холкы шундый, әллә үзен эрерәк тотуы...

Аның уен укыгандай, Динара көтмәгәндә ачылып елмайды:

– Чулпан, безнең егетләр эскәмиядә туңдырма ашап тик утырсыннар. Әйдә, киттек! –диде ул үзе дә яшьләрчә комарлык белән, еландай боргаланып киткән аттракционнарга карап. –Җилләнеп төшәрбез.

Хатынның саргылт кыска күлмәге, шундый ук төстәге эшләпәсе, зур кара күзлеге, аягындагы саргылт түфлие аны көнбагыш чәчәгенә охшатыптора иде. Бу чагыштырудан Чулпанның күңеле күтәрелепкитте: ник соң әле кешене сөйләшү-сөйләшмәвенәкарап кына бәяләргә? Чәчәк кебек сылу бу ханымның күңел түрендә ниләр төенләнеп ятканын үзе генә беләдер... Тимур Айдаровичның: «Аерылышырга җыенабыз», –дигәнен ишеткәннән бирлеЧулпан әлегәчә сәерсенә иде. Ир белән хатынның гап-гади итеп аралашуы да, менә хәзер икәүләп ял паркында йөрүләре дә ясалма бер уендыр кебек тоелып алды. Аның уенча, кайчандыр бер-берсен яраткан ике кеше инде мондый карарга килгән икән, эт белән мәче шикелле, ырлашып кына торадыр кебек. Ялгышкан, ахры. Боларда дошманлык та күренми... мәхәббәт тә... Югыйсә, икесе дә карап кына тормалы: Динараның төз буй-сыны, матурлыгы теләсә кайсы ир-атны тез чүктерерлек. Тимур Айдаровичның спортны яратуы үткәндә генә калмагандыр: зәңгәр якалы аксыл күлмәге киң җилкәләрен, беләк мускулларын сиздереп тора. Кушыла язып торган кашларына, кырыс бер матурлык та, җылылык та бөркелеп торган йөзенә аһ итеп караган кызлар да юк түгелдер. Ирнең һәр хәрәкәтендә, сөйләшүендә эчке бер зыялылыкны тоярга мөмкин. Теләсә кемгә таяныч була алыр кебек күренә дә соң... Андыйлар да аерылыша икән...

Чулпанның берсен-берсе куышып йөгергән уйларын Динараның кулы белән терсәгенәкагылып куюы бүлде.

– Әнә тегесендә кешеәзрәк, шунда басыйк.

Паркка түләп кергәндәге бер билет белән көн буе бөтен дөньясында әйләнергә мөмкин иде: берсеннән төшеп икенчесенә йөгергән халык кайсында да су буе чират хасил итәргә өлгерә.

Чиратның шунысы яхшы: сабырлыгыңны сынамыйм дисәң, берәрсебелән әңгәмә куерта торырга була. Чулпан белән Динара да, сүз алыша-алыша басып торганда, алар алдындагы ябык кына гәүдәле, олы гына яшьтәге ир-ат борылды да, русчалап:

– Гафу итегез, сез нинди телдә сөйләшәсез, татарча түгелме? –дип сорады. Кызларның гаҗәпләнә төшеп баш кагуына: –Вот-вот! Минем хатыным татар, ул да шулай сөйләшә иде элек! Хәзер килә ул, таныштырырмын әле. Шатланыр инде! –диде, үзе дә кош тоткандай сөенеп.

– Үзегез каян, Россиядәндер бит? –диде Динара, аның сөенү сәбәбен аңлап бетермичә.

– Германиядән без, егерме ел инде, шунда яшибез. Үзем Чувашиядән, хатыным Татарстаннан. Әти-әни исән чакта кайтып йөри идек. Хәзер кайта алган юк шул, –диде ул, бераз моңсуланып. –Сезнең сөйләшкән колакка керде дә, бик таныш тоелды.

– Ә-ә, –дип, янә баш какты Динара, артык исе китмичә генә.

Яннарына ирнең үзе кебек үк ябык кына бер хатын килеп баскач, тегесе аны җитәкләп алды да:

– Галя, якташларыңны таптым! Татарлар! –диде, әле дә шатланудан туктамыйча. –Шундый матур итеп татарча сөйләшәләр!

– Исянмесез! –дип кулын сузды чәчен кырыкмыш тай шикелле кыска гына итепкистергән ханым. Аннан гаепле йөз белән елмаеп, русчага күчте: –Минем татарчамнан көлмәгез инде, гафу итәрсез. Телне бозып бетердем, әйтергә дә оят. Сөйләшмәгәч, китаплар укымагач, тел агачка әйләнә икән. Туган якларга сәлам әйтегез! –диде ул, тигез тешләрен елтыратып. Аннан: – – Гриша, әйдә, тау елгасында көймәдә йөзәргә була анда, чират тиз җитә. Монда кичкә таба килербез, –дип иренә борылды.

Ире канәгатьсез чырай белән аның колагына иелде дә:

– Галя, ты, как всегда, такая холодная, как лед! –дип битәрләп ташлады.

Бу сүзләр очлы колагына ияреп калган Динара, алар саубуллашып китүгә, ирен чите белән генә елмаеп:

– Холодная, имеш... Салкын хатын-кыз булмый, абзый, учак кабыза белмәгән ирләр генә була, беләсең килсә, –диде, абзыйның бу сүзләренә ни өчендер үртәлә төшеп. –Хотя... –Хатынның матур йөзенә сизелер-сизелмәслек моңсулык эленде.

– Динара, ачуланмасагыз, сорыймәле: сезнең аерылышабыз диюгә мин үзем дә, Илһам да ышана алмыйбыз. Болай гына әйтүегез түгелме? –Тәки үзен җиңә алмады Чулпан, Динараның күзенә карап сорыйсы итте.

Динара исә ачуланмады да, бу юлы йөзен дә караңгылатмады.

– Болай гына әйтә торган сүз түгел. Ник яшерергә? Мәхәббәт күптән юк, җылылык юк –бер-беребезне интектермәскә, дуслар булып калырга дип хәл иттек. Әллә кайчан кирәк булган да... Просто кызганам мин Тимурны: ул хәзер больницага бөтенләй баш-аягы белән кереп чумачак. Ашаганмы ул, йоклаганмы –дөньясын онытачак. Үзе турында уйлый белми ул, бары тик башкаларны гына кайгыртырга булсын. Ә мин арыдым. Ирем бар килеш, ялгызлыктан арыдым. Туйдым. Мәскәүгә сеңлем янына китәм. Тормышны яңабаштан башлап карыйм.

Хатынның күптәннән кемгә дә булса бушанасы килеп, менә хәзер мөлдерәмә җанын түгәсе иттеме –юылган күлмәкне тискәре ягына әйләндергән шикелле, Чулпанга үз күңелен әйләндерде дә салды.

Әле юньле-башлы тормыш тәҗрибәсе дә булмаган Чулпан ни әйтә алсын? Ул үзе Илһамнан аерым яшәүне күз алдына да китерә алмый. Моңа хәтле бөтенләй белмәгән-күрмәгән кеше берничә ай эчендә җаныңның аерылгысыз бер өлешенә әверелсен инде –моңа да ышануы кыен икән. Гел аның хакында гына уйлыйсы, күзләрнең аны гына күреп торасы, башның аның җилкәсенә генә сарыласы килә икән...

Яшь хатынның сабыр мәхәббәт белән тулы карашы читтә, бөдрә куаклар күләгәсендәге эскәмиядә Тимур абыйсы белән серләшеп утырган иренә төбәлде, бу караш,ярату-назның үзе булып, керфек төпләренә тибеп чыкты.

 

Гомернең бер кишәрлеге булып, керфек каккан арада үтеп киткән ун көн яшьләрне диңгездән битәр, Тимур абыйларына бәйләде дә куйды. Әллә кайчангы танышлары, алай гына түгел, дуслары, туганнары кебек, бер таяныч күрделәрме... Әйтерсең, бер шәһәрдә яшәп тә моңа тиклем сукмаклары кисешмәгән кешеләрне юллар әллә кайдагы Испаниягә юри алып килгән; самолетта Илһамның хәле начараеп китү дә, Тимурның шунда янәшәдә булуы да, путевкаларның бер отельга алынуы да очраклы гына килеп чыкмаган...

Аллаһы Тәгаләнең үз кануннары. Нигә, ни өчен, ни сәбәпле –адәм баласына боларны аңлау кодрәте бирелмәгән.

Үз гомерендә ун көн буе тоташ ял итүнең ни икәнен белмәгән, белергә дә теләмәгән Тимуркояш иленә үрелеп буй җитмәс йолдыз эзләп килгән икән лә. Мәхәббәт эзләп. Бу мәхәббәт аңа моңа тиклем таныш булган ярату хисенә –кешеләрне, тормышны, хезмәтне ярату хисенә бөтенләй охшамаган. Үзе татлы, үзе газаплы, үзе яра, үзе дәва булган бу мәхәббәт карлыган күзләр төсендә икән. Гади генә нәрсәдән дә матурлык күреп гаҗәпләнә, соклана, челтерәп көлә белгән күзләр төсендә икән. Яшьлек төсендә икән.

Бу ачыш турында Тимурның үзеннән кала беркем дә белми иде. Аның мәхәббәте –кешегә үз гомерендә бер генә тапкыр бирелә торган өрфия хисләр –нишләптер ир-егетне соңга калып эзләп тапкан иде. Аннан рөхсәт сорап тормыйча гына. Кыска гына вакыт эчендә. Көтмәгәндә. Гадилеккә, табигыйлеккә, ихласлыкка сусаган булганмы җан –сәбәбе билгесез иде.

Диңгез суы янына киткән ир-егет тоташ утка, ялкынга, сагышка уралып кайтуын сизми дә калды.

Динараның –ничәмә-ничә еллар янәшәсендә булган хатынының Мәскәүгә күченүенә, фатирга кайтып кергәндә, төннәрен караңгы бушлык каршы алуга күнегер өчен вакыт кирәк иде. Моңарчы, ничек кенә булмасын –икесе ике дөньяда гомер кичергәндәй яшәсәләр дә, алар гаилә, пар канат дигән түбә астында иделәр; түбә кыегына кунган ялгыз кош шикелле каңгырап калуы бик үк җиңелләрдән түгел икән. Моңа да күнегергә кирәк иде. Ярый әле тынгысыздан тынгысыз хезмәте бар: менә ул бар яраларны төзәтердәй, оныттырырдай дәва. Һәм... кайдадыр еракта үзенең барлыгын искәртеп торган, эчкерсез карашын күзалдына китерүдән дә җанга җылылык өстәлгән гап-гади җир кызы. Ясалмалыктан, төчелектән, купшылыктан азат җәй истәлеге –кыр чәчәге булып, сары көзләрне дә, карга зарыккан кышларны да бизәгән самими бер матурлык иде ул...

Шәһәргә кайткач, Илһам белән хәл белешеп телефоннан сөйләшкән чакларда, Чулпанның: «Тимур абыйга миннән дә бер кесә сәлам!» –дип шукланып дәшүен ишетеп калган мәл дә тиле күңелгә канат куйсын инде... Көннәр язга авышса да, гомернең көзләргә күз текәве ләбаса; йөрәк кенә ул, яшь санын да чамалап бетерми, йөгәнлим дисәң, аны да ишетми. Тиле дими ни дисең...

 

 

* * *

 

Дөньяның шомырт чәчәге исенә тулышкан мәле. Урамга чыксаң, исеннән дә, төсеннән дә башың әйләнерлек: йорт ишегалларында, урам читләрендә аклыкның үзе булып балкып утырган шомырт чәчәкләре күз явын урлый. Җирдәге матурлыкка сокланудан күңел тула, бу матурлыкны сак кына күкрәккә сыендырып, назлыйсы, иркәлисе, озаккарак, озаккарак саклыйсы килә.

Чулпанның күз карашы ак чәчәкләрне сөеп-яратып үтте. Шул мәлдә үк җанының әллә кай почмагында сизелер-сизелмәс шом да баш калкытты: Илһамнан хәбәр юк әле. Анализларын белешергә дип, больницага киткән иде,телефонын һаман аерып куйган килеш.

Яшь хатынның сумкасында аптекадан алган тест таякчыклары ята. Берәү генә дә түгел, өчәү! Тизрәк тикшереп карыйсы иде бит!Үзендәге үзгәрешне сизсә дә, тәгаен берни белмәгәч, ышанырга да курка әле. Өйләнешкәннәренә бер ел була –бала, бала дип ничаклы хыяллансалар да, әлегә кадәр насыйп итмәгән иде. Күпме ымсынды, күпме нәүмизләнде Чулпан, хәзер инде үз-үзен алдаудан курка да кебек...

Куртка кесәсендәге телефоны җырларга тотынды.

– Бераздан кайтып җитәм, матурым, сиңа нәрсә алыйм? –Илһамның тыныч, тигезтавышы шунда ук яшь хатынның үзенә дә тынычлык өстәде.

– Мин урамда. Алайса, сине көтәм, кибеткә икәү керербез. Ничек анда, анализларны әйттеләрме? Бар да яхшымы?

– Бераз ятып аласы була әле. Лейкоцитлар күбрәк, диләр... Тромбоцитлар да...

Иренең тавышында борчылу сизелмәсә дә, Чулпан аяк астында җирнең чайкалып китүен тойды. Шомлануын сиздерергә теләмәде:

– Ярар, ятарсың да чыгарсың, файдасы гына булсын, –дию белән чикләнде.

Йортлары янындагы тукталышка таба ничек атлаганын абайламады Чулпан. Иңбашына аскан сумкасының бавы сүтелгәнен дә, ул сумканың озын кунычлы, тигез табанлы итегенә кыстырылган кара джинсы чалбарына бәреп-бәреп баруын да сизмәде. Аптека белән тукталыш арасы –кул сузымы. Кызу атласа да, адымнарын әкренәйтсә дә, Илһамны утырткан автобус аның ирен үзе белән алып китмәячәк. Шушында башка автобусларны узаргатырышып килеп туктаячак. Шапылдатып ишекләрен ачачак. Үзе өчен исемнәре дә, җисемнәре дә әһәмиятле булмаган адәм балаларын һәрберсен үз тукталышында төшерепкалдырачак та ары табан китеп барачак...

Шулай булды да. Ишекләр ачылды, төрле ишекләрдән чыккан кешеләр һәрберсе үз юлы беләнкитеп барды. Илһам, тукталышның пыяла стеналары эчендә үзедә бәллүр бер бизәк шикелле басып торган сынны күреп, башта аңа читтән генә сокланды. Аңа сокланмау, аны яратмау мөмкин түгел шул. Чулпаны бит ул аның, йолдызы, мәхәббәте, бердәнбере...

– Бигрәк озак син. –Чулпан иренә бернинди артык сорау бирмәскә тырышты. Илһамның йөзендә гадәти тынычлык, хафага төшкәне сизелми, шулай булгач, нигә дип ачык ярага тагын учлап-учлап тоз сибәргә... –Мине кыйный аласың. Ашарга пешермәдем. Урамга чыгасым килде.

– Тәәәк... –Хатынының бит очыннан үбеп, аны култыклап алган Илһам, кисәк туңып киткәндәй, куртка изүендәге иң өске төймәне эләктерде дә иягенә кадәр үк тартып куйды, капюшонын башына каплады. –Кыйнап кына барыбер тамак туймас бит... Кафега керәбезме? –Үзенең бер тәгам ризык кабарга теләге юк иде, монысын әйтеп тормады. Врач тоттырып чыгарган кәгазьләр түш кесәсендә йөрәген пешерә, киләсе атнада тагын больница палатасына берегергә кирәклеген, моның мәҗбүрилеген, кан тамырлары буйлап агачак агуның бу юлы да бөтен күзәнәкне, бөтен тәнне ватып-җимереп, сабырлыкны сынаячагын күзаллау яз кояшының көләч матурлыгын да, шомырт чәчәкләренең башкаларны исерткән илаһи төсен дә, рәттән тезелепкиткән кафелардан, пекарнялардан, суши-барлардан борынныкытыклап агылган тәмле ризык исен дә –барысын-барысын читкә этәрә. Тик бу хакта Чулпанга әйтеп, аның кәефен кырасы килми иде. Аның хакына, яраткан кешесе хакына әлегә кулыннан килгән бөтен рольне дә уйнарга әзер Илһам....

– Керәсе килми. Кибеттән берәр нәрсә эләктерик тә кайтыйк. –Гаҗәп, роллар яныннан гадәттә тыныч кына үтепкитә алмаган Чулпаны борынын җыерды, карасу яшькелт төстәге кыска курткасын узып төшкән, үтүкләгәндәй туп-туры булып торган озын чәчен күкрәгенә күчерде, атлап барган уңайга сыңар толымга үреп куйды. –Ашыйм дисәң, суыткычта бер кап пилмән бар, кабартырбыз да алырбыз. Аннан кино карарбыз, интернеттан бер шәп комедия таптым!

Икесенең дә ял көне бергә туры килү бәхет инде: эшкә бармаган көнне диванны җәеп, аякларны сузып, телевизор каршына утырасың да башта кырыкмаса-кырык каналны берсе артыннаникенчесен күчерә-күчерә, кызыклырак фильм я тапшыру эзлисең. Аннан, талаш, кычкырыш, суеш, үтереш, кан тулы кадрлардан күзне тизрәк аерырга теләп, сүндереп куясың. Матурлык күрсәтергә ярамый микәнни соң ул? Яшәү турында. Аның ничек матур, кадерле, татлы икәне турында. Гомернең шулкадәр санаулы минутлар икәне турында. Ул минутларның кадере турында... Андый чакта Илһам, телевизор пультын учы белән сытардай булып кыса да, бармакларын язып, пультны читкә ата. Ярый әле интернеттан үзең теләгәнне эзләү җае бар...

Фатирларына кайтып кергәнче дә, чәйнекне газ плитәсе өстенә утыртканчы да, кибеттән алып чыккан ризыкларны кайсын-кая урнаштырганчы да Чулпан иреннән врач әйткәннәр хакында сорашмады. Ятарга дигәннәр икән, рецидив башланганмы? Әгәр шулай икән, димәк, барысы да кабат баш калкыткан, яңарган дигән сүзме?..

Борчулы уйлар аның һәр хәрәкәтенә иярде: ванна бүлмәсендә Илһамның шаулатып су агызганын ишетте, яңа сөлге биримме дип ишеккә орынырга күтәрелгән кулы кире төште –иртән генә йомшак зәңгәр сөлгене кертеп куйды ләса. Джинсы чалбарын, кара водолазкасын тәненнән шудыртып салды да, шкафтан кыска халатын алып, күкрәгенә йомарлады, үзләре яратканча, икәүләп ваннага чумарга җыенган җиреннән, халатын өстенә киеп куйды. Пилмән утыртам дигән иде... Кәстрүлгә су салдымы соң?.. Кухня бүлмәсенә чыкты да, инде ник чыкканын онытып, балкон тәрәзәсенә текәлде: сары түшле нәни беркошчык, тәрәзә буена кунаклаган да, өске каттан коелган валчыкларга тап булганмы –томшыгы белән нидер чукый. Җитез-җитез хәрәкәт белән чукыган җиреннән, башын күтәрә дә, кемгә рәхмәт әйтергә икән дигән сыман, ялт та йолт тирә-ягына карап ала. Тагын чукуын дәвам итә. «Ярма сибәргә кирәк». Шкафның аскы тартмасында, ярылаш бушаган пакетта тары ярмасы булырга тиеш... Сары ярма. Чеби ярмасы. Нишләптер шуның төсен яратмый Илһамы. Боткасын ярата. Уртасына эретелгән ак май салып, кашыгын шунда мана-мана ашаргаярата. Күрсә, бу кошчыкны да өнәп бетермәс иде микән? Сарыкай бит, Илһам яратмаган сары төстә...

Абау, нинди бер-берсенә бәйләнмәгән мәгънәсез уйлар йомгагы бимазалый бу баш миен?.. Пилмән утыртам дигән иде... Кәстрүлгә су салдымы соң?.. Врач тагын ни диде икән –кара инде, ире бер сүз дә әйтмәде. Чулпан да сорамады. Куркудан түгел. Курыкмый ул! Курыкса да, иренә бер тамчы да сиздермәячәк, түзәчәк! Тешен –урты канаганчы, йөрәген –шартлап ярылганчы кысып түзәчәк. Менә бу карлыган күзләрендә җемелдәгән елмаю битлеге астында җанының бар сызлавын, ире өчен өзгәләнүен, үзенең куркуын, хәвефләнүен артистларча яшереп уйнарлык көче бар Чулпанның. Булсын, битлек булсын. Бу дөньяда кем генә битлексез яши?..

Кәстрүлгә су салам дигән иде...

– Нәрсә, чәй эчәбезме?

Муен чокырына иренең шушы соравы белән аның кайнар тыны килеп бәрелде. Чулпан дерт итепкитте. Иңсәсенә зур сөлге салган иренең юынып чыкканында, артына килеп басуын да искәрми калган икән. Ул гаепле йөз белән елмайды.

– Әлегә чәй! Пилмән... –Баядан бирле кухня ишеге төбендә кадакланып торган Чулпан кабызылмаган плитә өстендә бушлык белән тулып утырган кәстрүлгә, сызгырырга онытып, күптәннән үзалдына кайнап утырганчәйнеккәкызганыч караш ташлады. Айнып киткәндәй, тиз генә өстәл әзерләргә тотынды.

Алар вакытлыча кергән фатирның хуҗасы үзе дә ут холыклы кеше иде, шул холкы һәр почмакта сизелә: кухня бүлмәсенең бер як стенасына көмеш бизәкләр төшкән кып-кызыл обой ябыштырылган. Каршы як стенага эленгән аксыл обойга карап та күзне иркенләп ял иттерә торган түгел –гарнитур шкафлары да кызыл төстә. Баштагы мәлдә кухняга кергән саен ярсыткыч тоелган төсләргә күзләре ияләште тагын, кичләрен, стенага беркетелгән браны кабызып, сихри кызыл яктылыкта чәй эчеп утыру үзе бер мөрәвәт[1].

Суыткычтан, шкафтан тегесен-монысын алып тезә торгач, өстәл тулып ук китте. Ире яраткан тоткасыз зур бокалга чәйне сөт белән, куе итеп, ә үзенә дигәненә лимон телеме салып ясады Чулпан, бая гына кибеттән алган чипсыны тәлинкәгә бушатып уртага куйды, «Сникерс»ны кәгазеннән арындырып, шоколадны чәйгә тотынганчы ук тәмләргә кереште.

Морякларныкы шикелле буй-буй футболкасын киеп чыккан ире аның каршысына килеп утырды да, үз чәенә орынмыйча, беренче каткүргәндәй, Чулпанга карап аптырап калды. Аны-моны уйламыйча, уң кулына шоколад, сул кулына тозлы кыяр тотып ашап утырган Чулпан аның карашын тоеп башын күтәрде.

– Ник шулай карыйсың миңа?

– Нишләвең бу синең? –Сорауга сорау белән җавап кайтарды Илһам. Ул хатынының «Сникерс» яратканын, тартмасы белән алып ашап бетерергә мөмкин икәнен белә, әмма татлы шоколадны менә болай, әле тозлы кыяр, әле чипсы белән тәмләп утыруынгына башына сыйдыра алмый иде. Шуңа шаккатуын яшерә алмады.

Чулпанның кыяр тоткан сул кулы әкрен генә өстәлгәтөште. Ул үзе дә тәмам аптыраган төстә, алдындагы чипсылы тәлинкәгә, гомер булмаганны, матур савытка бушатып та тормыйча, банкасы белән өстәлгә утыртылган тозлыкорнишон банкасына әле генә күргәндәй күзләрен түгәрәкләндерепкарап торды. Бая гына аптекадан алган таякчыклары ялт кына исенә төште. Аны-моны әйтми генә, корт чаккандай өстәл яныннан сикереп торды.

Селкенергә дә кыймагандай сулышсыз калган Илһам бераздан аның янына торып чыкканда, Чулпан идәндә, коридор стенасына аркасы белән терәлгән дә, тезләрен кочаклап утырган, үзе, мөлдерәмә күзләрен кемнәндер яшерергә теләгән шикелле, тузгыган чәче белән йөзен каплаган. Иренең үз янына чүгәләвен тоеп, ул йөзен ачмый гына, кулындагы кызыл сызыклы тар кәгазьне Илһамга сузды.

Ышанырга теләп тә –ышанудан, сөенергә теләп тә сөенүдән курыккан бу икәү, бербөтен тән һәм җан булып, бер-берсенең кочагына сыендылар. Сүз катмадылар. Дәшсәләр, бу шатлык күз яшьләре булып, әрнү булып, билгесезлек булып, сагыш булып, шом булып түгеләсе иде...

 

* * *

Төштән соңга билгеләнгән планлы операцияне күчерергә туры килде.

Нейрохирургия бүлегендә мондый очраклар булып тора: кемдер юл һәлакәтенә эләгә, кемдер көнкүрештә травма ала, кемдер эштә фаҗигагә юлыга. Менә бүген дә йорт түбәсеннән егылып төшкән олы гына яшьтәге эшчене төзелеш барган урыннан «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән авыр хәлдә алып килделәр.

– Могҗиза бу, ничек исән калганына шаккатырсың! –Илфат Бариевич, Тимур Айдарович сузган томография нәтиҗәләрен үзе дә кабат-кабат җентекләп карады да, баш чайкады.

– Могҗиза түгел, бары тик акылсызлык, үз гомерең турында уйламау, кеше гомерен чебеннеке урынына да санамау бу, –диде ТимурАйдарович, шәфкать туташының «икенче операционныйны әзерләдек», –дигән сүзләренә баш кагып җавап кайтарган шәйгә, коллегасына да сүрән йөз белән җавап биреп.

Төзелештә генә дә, куркынычсызлык кагыйдәләренә төкереп бирү аркасында кемнәрнең генә гомере өзелми! Ә бит ул кемнәрдер дигәнең икенче берәүнең газиз атасы, газиз баласы... Компаниягәочсыз эшче кул кирәк, чыгымнарны киметергә кирәк, төкерә ул синең кем өчендер газиз булуыңа... Андый-мондый хәл булса, эш урынында, эш вакытында булмаган дип, әллә ниткән кәгазьләр тутырып, судан коры чыгу җаен эзлиләр үзләре... Эшче дигәнең дә авыз тутырып үз хокукын даулый белми, таләп итә белми: каешы да кирәкми аңа, кагыйдәләр дә. Эштән генә җибәрә күрмәсеннәр, акчасын гына кисмәсеннәр...

Операциягә тиз генә тотына алмадылар. Анестезиолог биргән гомумнаркоз пациентта аллергия китереп чыгарды. Югыйсә, укол ясагандаул үз аңында иде: даруларга аллергия бармы-юкмы икәнен сорагач, сорауны аңлады, юк, дип җавап кайтарды. Тик организмы препаратны кабул итмәде: бөтен тәненә тап-тап булып төрткеләр бәреп чыкты;монитор кан басымы төшкәнен, йөрәк тибеше сүлпәнәйгәнен күрсәтә иде. Ирина Павловна –анестезиология-реанимация бүлегенең тәҗрибәле табибы, беренче тапкыр гына мондый хәлгә юлыгуы түгел: авыруларның күбесе, чыннан да, үзендә даруга аллергия бармы-юкмы икәнен белми. Бүгенге кебек ашыгыч операция таләп ителгәндә шунысы бар: вакытның һәр мизгеле бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Тест ярдәмендә кайсы препаратка аллергия юклыгын ачыклап, пациентны әзерләгәнче, шактый вакыт урланасы билгеле иде.

Һәр операция алдыннан ТимурАйдаровичның күңеленнән генә дога укып, Аллаһы Тәгалә исеме белән кулына скальпель алуын коллегаларының берсе дә белми. Моны кирәк санамый Тимур: инану –һәркемнең үз эше. Аллаһның барлыгын, берлеген тану өчен күрсәтмә әсбаблар тирә-якта адым саен. Күзе булган, колагы булган кешегә күрерлек, ишетерлек. Күрә һәм аңлый, ышана гына бел. Кеше дигәнең дә –Аллаһның бер могҗизасы. Аның яралуы, тән кабыгына сыенган җаны, күзаллаулары, холкы, нәфесе –болар барысы тоташ могҗиза; җиргә вакытлыча килгән һәр адәм баласы ниндидер бер максат белән яралтылган. Менә аны, Тимурны да, Аллаһ тикмәгә генә,бер сәбәпсез генә яралтмаган ләбаса: кешеләргә ярдәм итәр, алар саулыгын кайгыртыр өчен бер сәбәпче иткән... Операциядән соң үз аягына басып кайтып китәр алдыннан авыруларның һәрберсе Тимурга рәхмәт укый: терелттегез, ярдәм иттегез, гомеремне озынайттыгыз, диләр. Ә андый минутларда ир-егетнең үз күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре агыла: «Раббым, син кулларыма көч, башыма зиһен бирдең, бу авыруны аякка бастырдың... Мең рәхмәт Сиңа!» Гомерләрне кыскартучы да, ялгаучы да –бер Ул гына... Ак халатлы табибларны шул гомер сагындагы фәрештәләр итеп яралткан дип уйлау гөнаһ микән, түгелме –монысына җавап таба алганы юк Тимурның, әмма анык белгәне –операция өстәле янында басып торганда аның алдында яткан тән –әманәт. Табибка ышанып тапшырылган әманәт бу. Аңа хыянәт итәргә табибның хакы юк. Кемдер бу әманәтне Гиппократ анты дип кабул итәр, кем өчендер –табиб булам дип күңеленә беркеткәндә үк үз-үзенә биргән анты булыр. Тимур өчен шушы ике ант янында өченчесе дә бар: Аллаһы Тәгалә аны сәбәпче итеп яралткан икән, бу сайлауга хыянәтитәргә ир-егетнең хакы юк.

Санаулы минут тиз уза диләр, ә менә сәгать теле ике яр арасында калган гомер агышын санап текелдәгәндә, секундларның никадәр озын икәнен ничек аңларга?..

Менә бу эшченең өендә хатыны бардыр. Балалары. Бәлки инде оныклары да чыркылдашып йөридер. 57 яшь икән үзенә. Чандыр гәүдәсе кояшта элеп киптергән кебек. Ике як чигә чәче ап-ак. Шул аклык янында күмер кебек кара, калын кашлары ярылып тора. Ике каш арасына да, маңгаена да тирән-тирән буразналар сызылган. Ачык һавада, төзелештә гомер буе эшләгәндер –йөзен җил кискән, кояш ашаган. Җиргә аркасы белән килеп төшкәнгә, бите җимерелмәгән. Илфат дөрес әйтә, могҗиза дими ни дисең: эчке органнарына артык зыян килмәгән. Ә менә умырткалыгытүзмәгән...

Гасабилы уйлар Тимурның тыштан караганда искиткеч сабыр, тыныч күренгән йөзендә чагылмады. Шулай да операция бүлмәсенең ничәмә-ничә еллар дәвамында күз күреп ияләнгән һәр почмагы, һәр җиһазы тын алуыннан, сулышыннан аның кәефен чамалый иде...

 

* * *

– Камалов наркоздан айныды, хәле ярыйсы кебек. –Халат итәкләрен җилбәгәй җибәреп, коридор тутырып килгән Илфат Бариевич инде палатадагыларның да хәл-әхвәлен белешеп чыгарга өлгергәнТимурны кабинет ишеге янында көтеп алды. –Реанимациягә күчерделәр. Хатыны килгән, аста дулый, диләр. Шунда төшеп киттем.

– Ярар. –Тимурныңйөзендә саран елмаю уйнап алды. –Ярдәм кирәксә, чакырырсың.

Илфат Бариевич, солдат шикелле честь биреп, аскы катка юнәлде.

Тимур кабинетына үтте дә өстәлендә яткан телефонына үрелде. Ул операциядә чагында телефонның шалтыратулар, ватсап хәбәрләре белән шыплап тулуы гайре табигый хәл түгел. Менә әле дә танышлары, таныш булмаганнары кирәксенгән. Бармакларын экран өстеннән җәһәт-җәһәт йөгертеп шуларны барлаганда, иң беренче эш итеп Илһамнан килгән хәбәрне укыйсы итте. «Тимур абый, вакытыгыз булганда сезнең белән очрашырга иде», –дигән егет. Бер-бер хәл булганмы? Хәле начараепкиткәнме?..

Башка хатларны укып та тормастан, Тимур тиз генә Илһамның номерын җыйды. Аның Чулпан белән икәүләп үз янына килергә рөхсәт соравын ишеткәч: «Мин эш урынында, килегез. Өченче катка менәрсез, заведующий кабинеты», –дип сүзне кыска тотты. Эш сәгате күптән бетте бетүен, тик Динара белән аерылышканнан бирле Тимур ул төшенчәне бөтенләй онытты, ахрысы. Тәүлекнең күп өлеше больницада уза. Шулай җаны тынычрак.

Гүя янына табын корып көткән кунаклары килергә җыена –Тимур Айдарович өстәлендә болай да тәртипле генә яткан папкаларныбер өемгә җыеп куйды. Иртән кофе эчкән бокалы юылмыйча раковина буенда торып калган –аны чайкады. Тәрәзә астындагы батареяга кибәргә элгән оекбашларын җыеп алды да үзалдына ирен чите белән елмайды: буйдак ирнең тормышын кычкырып тормасыннар әле!

Пыяла ватылган тавыш чыгарып, телефоны шалтырарга тотынды. Апасының улы Зиннур икән. Ул да врач, күрше шәһәрдә хирург булып эшли. Ялгыш сайладымы бу һөнәрне, уйлапмы, әллә яшьлегенә барамы –егеттә әлегәчә Тимур аңлап бетерә алмаган бераз җиңел акыллылык бар: берәр проблема туса, үзе төпченер, хәл итәр, ялгышның җеп очын эзләр урында, тота да абыйсына шалтырата. Менә әле дә хәл белешеп кенә җыюы түгелдер, мөгаен...

–Абый, мине эштән җибәрәләр...

Юкәдә икән чикләвек... Моңа ук барып җиткәч, хәл җитди, күрәсең. Табиб хатасымы?..Тимур, башыннан секунд эчендә әллә ничә төрле уй йөгереп үтүен аңлап, учыбелән маңгаен сөртте –гүя гоманлауларын куып җибәрергә теләве.

– Нәрсә җимердең? Яшермичә әйт. –Үзен мөмкинкадәр тыныч тотарга тырышты.

– Бернинди серьезный әйбер юк. Как будто урамда егерме беренчегасыр түгел! –Егет үзен чыннан да гаепле санамый иде бугай, тавышында корыч чыңы яңгырый. –Имеш, операция вакытында телефоннан сөйләшкәнмен! Во-первых, операцияне инде төгәлләгән идем. Почти... Икенчедән, сукыр эчәккә –мин аны күзне йомып та ясыйм. Единственный –да, перчатканы салмаганмын. Алыштырмаганмын... Әйтәм бит, операция беткән иде. Почти...

Янәшәсендә булса, туганым дип тормас иде Тимур Айдарович –тотып җилтерәтер иде, бәлки яңагына да менеп төшәр иде. Башка сыйдыра торган түгел: ничек инде операция бүлмәсендә, синең керфек кагышыңа кадәр авыруның гомере өчен җавап биргәндә, телефонга үрелеп, кем беләндер сөйләшергә була? Юк, башка сыймый...

– Зиннур... –Тамагына килеп тыгылган ачулы төерне көч-хәл белән йотты Тимур Айдарович. –Шуныгына әйтәм: дөрес эшлиләр, синең урының больницада түгел!

– Абый! Ничек инде?Шулай дип торасың... Сөйләш әле главврач белән. Платныйга да урнашкан идем, аның выговоры белән тотмыйлар мине, хәзер җибәрәләр. Син че, энекәшеңнең урамда калуын телисеңме, абый? Ипотека, кредит – эшсез калсам, ничек түлим ди миналарны? Абый, синеңбер шалтыратуың җитә!

– Шалтыратмыйм, сорама да. Җибәрмәсәләр, үзең кит, Зиннур. Тап башка эш, бөтенләй медицина белән бәйләнмәгәнне. Турысын әйткәнгә теге юлы да үпкәләгән идең, тагын әйтәм: синеке түгел бу һөнәр, энекәш. Синең кебекләр врач дигән исемгә тап төшерә дә инде. Үз һөнәрен, кешеләрне яратмаганнар...

– Давай, акыл сатмыйча гына, абый... Мин бала-чага түгел... –Зиннурның сабырлыгы сындымы, үпкәләдеме –телефонны сүндереп атты.

Суынгач, кабат шалтыратачак, май урлап ашаган мәче кебек, тавышын йомшартып, дорфалыгы өчен гафу үтенеп шалтыратачак – һәрвакыттагыча, абыйсының төпле киңәш бирәсенә, ярдәм кулы сузасына ышанып шалтыратачак. Тик бу юлы Тимур үз сүзендә калачак иде: энекәше кебек, кеше саулыгына җавапсыз, салкын караганның табиб исеме йөртергә хакы юк. Әнә, җиңен сызгансын да ике кулына эш тапсын: акча кирәксә, сәүдәгә чыксын, таш ташысын, җир казысын, файдасы тимәсә дә, һичьюгы, зыяны тимәс...

Үрсәләнгән җанына тынгы эзләп, кулердан су агызып эчте, урындыкка утырып, карашын стенага эленгән картинага текәде. Бүрек-бүрек кар түшәлгән ботакларда тәлгәш-тәлгәш кызыл миләш яна. Рәссам үзе нәрсә әйтергә теләгәндер, анысын белми Тимур, үзенә исә бу миләшләр чыдамлык, ныклык үрнәге булып тоела.

Фәлсәфәгә бирелергә вакыты юк иде –реанимация бүлегенәкереп, баягына операция ясалган ирнең хәлен белергә кирәк. Ай үтәрме, берничә аймы – аягына басып йөрергә генә язсын.

Сәгатькә күз салып, ишектән чыгып барганда, үзенә таба атлаган Илһам белән Чулпанны күргәч, үсмер егет шикелле, битенеңкызарып януын тойды. Әлеге яшь пар алдында бер-бер гаебе бар диярсең... Илһам белән кул биреп исәнләшүгә, аның карашына язылганны шунда ук аңлады Тимур. «Каһәр суккан мәкерле авыру! Тәки үзенекенитүе...» Чулпанның күзләренә исәнләшкән мизгелдә генә туры карый алды: кайчаннан бирле үзенә тынгы бирмәгән, күз алдына килеп йөдәткән, күпме генә куарга теләмәсен, уйларының җеп очына килеп йөдәткән бу карашны күтәрерлек көче юклыгын белә иде. «Старик! Картлач! Үзеңне бала-чага кебек тотасың!» Күңеленнән үзен битәрләп алырга да өлгереп, ишекнеачты да аларны кабинетына әйдәкләде.

– Гафу үтенәм, әз генә көтеп торырсыз. Чулпан, менә бу шкафта кофе, шикәр, чынаяклар. Хуҗабикә булып, өчебезгә кофе әзерли тора аласың. Бер авыруның хәлен белешәм дә киләм.

– Тимур абый, эшеңне кара, ашыкма.

Яшьләрнең шулай ихлас итеп, яктырып«Тимур абый» дип дәшүләре, авыз тутырып татарча сөйләшүләре Тимурның күңеленә сары май булып ята, йөзендә җылы бер елмаю уята иде. Чөнки биредә, больницада, коллегалары белән рәсми рәвештә һәм күбрәк русча сөйләшергә туры килә. Авырулар да шул рәвешле мөрәҗәгать итә үзенә.

Ул, шушы якты елмаюына ияреп, реанимация бүлегенә юнәлде.

Илһам белән Чулпан исә, эш юктан эш булсын дигәндәй, уң як стенага эленгән дипломнарга күз йөртергә тотындылар да аптыраулы караш белән бер-берсенә күтәрелеп карадылар. Кыска сәяхәттә танышып, үзләре өчен гап-гади «Тимур абый» булып, якын булып калган табиб, баксаң, бер дә гади күренми әле монда... Менә бит, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы дигәннәр... Сәламәтлек саклау министрының үзе кул куйган Рәхмәт хатлары гына да никадәр...

– И-и, бигрәк мәгънәсезләр дигәндер инде безне Тимур абый...

Хатынының нигә болай диюен аңлады Илһам, үзе дә шундый ук уйда иде.

– Аның турында берни белмибез. –Чулпанның чаялыгы да җитәрлек –аркасын терәп урындыкка утырды даөстәлдә яткан папкаларны өйрәнә дә башлады. Биримдигән колына – чыгарып куяр юлына диюләре шушы икән: уртада яткан зәңгәр тышлы юка папка эчендә бүлек мөдире исеменә тутырылган резюме ята иде.

– Ужас!

Чулпанның күзләрен түгәрәкләндереп болай диюе нәрсәдер ошамаудан түгел иде. Кулына тоткан кәгазьдән Тимур Айдарович Кәбировның фән өлкәсендә куйган хезмәтләре, аның яңа методикалары турында аңлаган кадәр укып өлгерде дә аһ итте. Алар күзенә гап-гади генә булып күренгән табибның Татарстанда гына түгел, Россиядә үз югарылыгы, үз урыны булган галим дә икәнен аңлагач, үзен уңайсыз хис итүе тагын да артты. Килсәң кил иде, самолеттатанышкан доктор, безгә киңәш бир әле, дип, үзеңнең сорауларыңа җавап эзләп, аның башын катырырга җыенып... Монда бит, Тимур Айдаровичның 52 фәнни хезмәт авторы булуын раслаган резюмены, хәреф танысаң да, аңлап кына бетерә торган түгел... Баш мие, арка мие, аларда шеш булган очраклар, умырткалык проблемалары, эпилепсияле кешеләргә операцияләр, арка миенә электростимуляция...

– Илһам, ни ул Арнольд Киари Аномалиясе?

Илһамның үз кайгысы иде: я инде, нәрсә дип Тимур Айдаровичның вакытын урлап, эшеннән бүлеп, аның янына килергә уйладылар? Аның монда үз авырулары җитмәгәнме?

– Матурым, Арнольд Шварценеггерны гына беләм, «Терминатор» фильмын әллә ничә карадым.

– Интернетны ачтым әле. –Чулпан сумкасыннан телефонын чыгарды да үзсоравына яндекстанялт кынаҗавап табарга да җитеште. –«Заболевание, при которомструктуры головного мозга, расположенные в задней черепной ямке, опущены в каудальном направлении и выходят через большое затылочное отверстие. Нарушение строения и расположения мозжечка, ствола мозга относительно черепа и позвоночного канала». Минем баш аңлый торган әйбер түгел бу.

– Аңлап нишләмәкче идең? –Илһам хатынының бик бирелеп папкадагы кәгазьне өйрәнүенә көлеп куйды да, ишеккә борылып карады. Тимур Айдарович килеп керсә, өстәлендә болай рөхсәтсез актарынуны ошатмавы бар...

– Тимур абыйның... –Чулпан төртелеп калды. –Тимур Айдаровичның фәнни хезмәте бу, беләсең килсә. «Способ лечения больных с Аномалией Арнольда Киари» дигән. Россия Федерациясе патенты алган хезмәт, дигәннәр... О-о, монда... Абау, барысына ничек өлгерергә кирәк? Ул бит«эш көнем операция өстәле артында үтә», дигән иде... –Папканы ябып, Чулпан урыннан кузгалды. Күкрәгенә төшәргә иткән чәч толымын колак артына кыстырды да, бер кулын аркасына куеп, тәрәзә янына килеп басты. Ябып куелган жалюзи тасмаларын аралап, урамга күз салды. Ерак та түгел, больница капкасының теге ягында шәһәрнең умарта оясыдай кайнап торган тормышы күренә: май аеның салкынча, әмма исерткеч исе бөтен кешене дүрт стена арасыннан куып чыгарган, мөгаен: уңга да, сулга да тыз-быз машиналар агыла, көннәр әле җылынып, утырып бетмәсә дә, язны зарыгып көткән кызларның күбесе чалбар, пәлтә, башлык ишене күптән салып ташлаган, әнә, юка оек, кыска итәк, кроссовка, балетка киеп өлгергәннәр. Алар янәшәсендә ир-егетләр яз килүгә бик үк ышанып бетмәгәнме: кайберләренең башларында кепка, өсләрендә җылы куртка. Һәркем каядыр чаба, ашыга, кабалана. Тукталышка бер-бер артлы автобуслар килеп туктый. Гадәттәгечә, сабырсызланып, өзлексез кычкырталардыр. Ашыгалардыр. Капканың теге ягындагыларның, мөгаен, якында, янәшәдә генә дару, укол, палата белән чикләнгән тормыш барлыгы турында уйларга теләкләре юктыр. Мондый уй Чулпанга да әлерәк кенә килде: аскы катта пост яныннан узганда, өченче катка баскычтан күтәрелгәндә, мөдир кабинетын эзләп, коридор буйлап атлаганда очраган авыруларның карашына юлыгып-юлыгып алганда.

– Сиңа кофе ясарга куштылар түгелме?

Илһам хатынының биленнән кочты, үзе дә буй-буй ак тасмаларны читкә этәреп, урамга бакты. Чулпан ипләп кенә башын иренең җилкәсенә куйды.

Тимур Айдарович ишектән кергәндә, алар, бер-берсенә шул рәвешле сыенып, сын шикелле басып торалар иде. Мәхәббәтнең үзенә куелган һәйкәл диярсең... Бернинди купшылык юк. Барысы да шулкадәр гади: Илһамның яшьләр яратып кия торган тар балаклы чалбары, салынып, киңчә булып торган аксыл свитеры да, Чулпанның тигез табанлы озын итекләренә кыстырган кара джинсы чалбары, «лапша» дип кенә йөртелгән караводолазкасы, биленнән узып ишелеп төшкән калын чәчләре –барысы-барысы бербөтен матурлык, моң булып күренә.

– Көттердемме? –Ул, яшьләрнең кыенсынып китүен тойса да, игътибар итмәгәнгә сабышып, раковинада кулын юды, читтә эленеп торган кечкенә ак сөлгегә сөртеп, урындыкка килеп утырды. –Гафу итәрсез. Йәгез, сез дә утырыгыз әле. Сөйләп җибәрегез. Күрәм, әле безне кофе белән сыйларга җыенучы юк...

– Тимур... Айдарович... –Илһам да, Чулпан да, икесе бергә шулай диделәр дә үзләре үк елмаеп җибәрделәр. Сүз куешсаң да болай килеп чыкмас...

– Тәк... –Тимурның күгелҗем күзләренә сагаю йөгерде. Бу минутлар эчендә нидер үзгәргән иде. Каршысына килеп утырган ир белән хатынның тәмам җитдиләнеп, хәтта бераз кыенсынып калуын күреп, сәбәбен аңларга тырышты. –Ак халаттан булгач, сез миннән куркып калдыгызмы әллә? –Ир-егет, елмаеп, кабат кузгалды, халатын салып, ишек буендагы элгечкә элде.

Илһам үзалдына ачы елмаю белән чикләнде. Чулпан исә тел яшереп тормады:

– Тимур...Айдарович, без бит сезнең шундый олы врач икәнне белмәдек тә... – дип балаларча самимилек белән ярып салды. – Әй, мин болай гына карый башлаган идем... –Күзе белән өстәлдәге папкалар өеменә ымлады. – Ачуланмассыз инде. Үзебезнең вак-төяк сораулар белән тинтерәтеп йөрибез икән сезне.

– Чулпан, саулыкка кагышлы сорауның эресе-вагы булмый. Аннан, мине «олы» диюегезне, «сез» диюеңне калдыр. Әйе, карт инде мин, анысын үзем дә аңлыйм, тик бу хакта телгә алмыйк әле, яме... – Шулай дип шаяруга борырга тырышса да, Тимур бу икәүнең чыннан да үзләрен уңайсыз хис итүен чамаламый калмады. – Кешене эш урынына, исеменә карап кына бәяләүчеләрне гомергә яратмадым, дусларым. Үзгәрергә маташмагыз... Ничек сезнең хәлләр? Шуны сөйләгез.

Ир белән хатын, син әйт дигән сыман, күз каршы белән генә аңлашып алдылар. Чулпан сумкасын ачып, урталай бөкләнгән кәгазьләрне Илһамга бирде. Илһам исә аларны Тимур Айдаровичка сузды.

– Соңгы анализлар мактанырлык түгел. Ятарга салалар. Химиотерапия кирәк, диделәр. – Тимурның бик җентекләп кулындагы анализ нәтиҗәләрен укуын көтеп торды да: –Тимур Айдарович... Тимур абый, бәбиебез булырга тора... Минем диагноз белән, үзегез аңлыйсыз... – диде Илһам, әмма сүзен әйтеп бетермәде.

– Шуңа түзмәдек, иң башта сезнең... синең янга киңәшкә килдек, Тимур абый... – Чулпан сабырсызланып, сөенеч тә, шөбһә дә берьюлы чагылган күзләрен тутырып, Тимурга карады. –Сәламәт булырмы дип борчылабыз.

Тимур Айдарович бу юлы карашын әлеге төпсез күзләрдән аерырга ашыкмады. Илһамга ярдәм итә аламы, нишләргә – бәгырь түрендә дулкын-дулкын чайкалган сорауга җавапны үзе белә иде. Аһ, бу каһәр авыру! Зәңгәр күзләре дөньяга сафлыкның үзе булып баккан япь-яшь егетнең кан тамырларына һаман саен тирәнрәк үтеп керүе аермачык. Хәзер инде барысы да вакыттан гына тора дип, вакытка сылтап калдырыргамы? Тилмереп, могҗиза булырына өмет итеп үзенә төбәлгән карашка ни дип җавап бирергә? Бәби көтәбез,диләр... Мәхәббәттән яралган сабыен кулларында тибрәтерлек көч-кодрәте калырмы бу яшь егетнең? Аяусыз хөкем карары чыгарырга, әлбәттә, Тимур Айдаровичның бер бөртек тә хакы юк. Әмма телиме, теләмиме, үзен алдарга мөмкинлеге дә юк...

– Бәби дисез... Димәк, җәйге диңгез һавасы килешкән! –диде ул, ниһаять, кәгазьләрне өстәлгә куеп. – Ничә атналык?

– Төгәл белмибез... – Чулпанның бит очына җиңелчә алсулык йөгерде.

– Врачка күренгәнсеңдер бит?

– Юк. Әле тест белән генә тикшердем. Өч тест та уңай күрсәтте.

– Өчәү? – Тимур Айдарович күзләрен кыса төшеп көлеп куйды. –Хатын-кызны ышандыруы авыррак шул аны... –Аннан җитдиләнеп, янә анализ кәгазьләренә үрелде. – Илһам, соңгы айлардахимиотерапия алмагансың, шулаймы? – Егетнең баш селкүен күреп: – Ул очракта зыян булмаска тиеш дип уйлыйм, –диде дә, нидер уйлап, телефонына үрелде. Кемгәдер шалтыратып, озын-озын җавапсыз гудокларны сабыр гына тыңлап торды да кире куйды. – Бу кәгазьләрне фотога төшереп алам, иртәгә гематология бүлегендә Ленара Ирековна белән киңәшләшермен.

– Ленара Ирековнаны беләсезмени? Гел шул бер врачка эләгәм инде мин, беренче тапкыр ятканда да шул иде. Хәзер дә.

– Шулаймыни? Бик тәҗрибәле врач. Ул ятарга дигәч, сузмавың хәерле булыр, Илһам. Рецидив башланганын үзең дә беләсеңдер. Врачың белән мин дә сөйләшермен... Чулпан, кирәк дисәң, син дә безнең больницада тикшеренү үтә аласың. Гинекология бүлегенә әйтермен, кабул итәрләр. УЗИ үтәрсең, анализлар бирерсең.

– Үземнең поликлиникага барып, учетка басармын дим. Сезгә мәшәкать тудырып йөрмәм, Тимур абый... –Чулпанның үз-үзенә ачуы килә башлаган иде: бу сорауларны ул иртәгә иртән поликлиникага барып, андагы врачка да бирә ала иде бит. Чиратта утырса утырыр иде әле. Инде эш сәгате беткәч, Тимур Айдаровичны борчып йөргән ише булмас иде... Илһамга булышам дип торуына да сөенеп туймассың. «Үзеңне дәвалаучы врач бар, минем проблема түгел, минем өлкә түгел», –дип матур гына борып чыгарса да ачуланаалмыйсың... Алар кебек дуслары, танышлары бихисаптыр, һәрберсе үз проблемасы белән килә башласа...

Аларны озаткач, Тимур Айдарович кайтып китәргә ашыкмады. Шкафны ачып, юка пальтосын алырга үрелгән җирдән, кире япты. Һава җитмәгәндәй, ак күлмәгенең өске төймәсен ычкындырды. Ишек янындагы стенага эленгән плакатны өйрәнергә җыенгандай, карашы белән шунда укталды. Кешенең баш мие, умырткалыгы төзелешен нокталап-нокталап күрсәткән бу сурәттә аның сүзсез соравына әзер җавап юк иде: «Ни өчен?» Хәер, аңа Тимурның гына җавап эзләвеме? Бөтен кешелек көтә җавапны. Балаларны, аларның япь-яшь әниләрен, әтиләрен алып китә торган мәкерле авыруга каршы торырлык көч чыннан да юкмы?.. Гомерне сатып алырлык мал да, кодрәт тә юклыгын барысы да белә анысы: түләү бәрабәренә сатып алырлык булса, үткән гасырларның ханнары, императорлары бүген дә тәхеттә аяк селкеп утырыр иде...

«Ни өчен?» Гомернең чикле икәнен, аның иртәме-соңмы өзеләсен акыл аңласа да, йөрәкнең килешәсе килми: Илһам кебек егетләргә яшәргә дә яшәргә бит әле... Суга батучының саламга тотынуы шикелле, Тимур янына өмет белән килүләре бит: якын итеп, таныш, дус, табиб дип килүләре. Тик табиб булып ни эшли алсын? Ярар, берничә көннән химиотерапия башланыр. Тамырларга тулып аккан агуны –беркадәр яшәү көче өстәгән агуны күтәрергә егетнең көче, сабырлыгы җитәр, күпне күргән, күпне кичергән организмы әлегә чыдар... Күпмегә?..

 

* * *

 

– Мин сине бүген үк сохранениега куам. Больничный ачарлар. –Шәмәхә кысалы күзлеген борын очына ук төшереп, алдындагы карточкага нидер язган врачның бер генә хәрефен дә танырлык түгел иде, ә менә азагына симез өндәү куя-куя, «Угроза выкидыша» дигән сүзләрне сукыр күзгә дә күренерлек итеп сырлады. – Юлламаны тот та, марш больницага!

– Ник? Мин хәзер генә берничек тә яталмыйм...

Чулпанның аптыраулы соравы кырт бүленеп калды.

– Балаңны исән-сау табасың килсә, ятарсың. Төшү куркынычы бар. Соңыннан еларлык булмасын. – Өстәл яныннан торып, ишекне ачып: «Следующая!» дип кычкырырга өлгергән врачка ни дә булса аңлатып торырлык түгел иде, Чулпанга, урындык аркасына элгән сумкасын эләктереп, ботинкасын киеп чыгып китүдән башка чара калмады.

Поликлиника коридорыннан борынга сеңеп калган нашатырь, спирт исләре урамга ук ияреп чыкты.

Аларга берсеннән-берсе борчулы уйлар да тагылган иде. Врачның: «Баланың төшү куркынычы бар», – диюе Чулпанның зиһенен чуалтты. Зарыктырып, көттереп килгән бәхетнең алай югалырга хакы юк иде.

Илһамның да больницага кереп ятуы күңелендәге шомны тагын да арттырды. Ире янында булырмын, аңа булышырмын дигән уйларының җеп очы чуалды.

Учак теленә эләгеп көйгән күбәләк канатыдай, җан түрендә утлы нокта сулык-сулык килде.

Болай булырга тиеш түгел... кебек иде...

Илһам, танышып-очрашып йөрүләренә ике ай дигәндә, аңа тәкъдим ясады. Җыйнак кына кафеда, әкрен көй астында икәүләп биегәндә, колагына иелде дә: «Мин сине яратам. Син миңа кияүгә чыгасыңмы?» –диде гадидән дә гади итеп. Чулпанның да җавабы шулайрак яңгырады: «Ярар, чыгармын», –диде кыз, сөйгәненең йөрәк турысына башын салып, ипләп кенә әйләнгән уңайга.

Әллә көй туктады, әллә Илһам үзе бер ноктада катып калды. Әллә вакыт тукталды...

Өстәл янына килеп утырганда, егетнең күзләрендә аңлаешсыз бер моң пәйда булган иде.

– Матурым, мин сиңа башта шуны әйтергә тиеш... Миндә –лейкемия. Ризалык биргәнче, ныгытып уйла. Миндә –рак. Сигезенче класста ук шундый диагноз куелды.

– Туйны авылда ясарбызмы? – Кыз, Илһамның күзләренә ничек төбәлгән булса, шул халәттә үзгәрешсез калды.

– Бу сине куркытмыймы? –диде Илһам, байтак кына тын торган җиреннән, ниһаять,телгә килеп.

– Никто из нас не застрахован, –диде Чулпан, ни өчендер русчалап. Егетнең кулларын үз учына алды. –Соң, син туйга чаклы мине әтиең, туганнарың белән таныштырасыңмы ичмаса?

Үз бәхетенә үзе ышанырга курыккан егет бераз югалып калган иде.

– Әтигә әйттем инде мин, атна азагында авылга кайтам, булачак киленеңне дә алып кайтам, дидем. Алар беләләр, –диде бу сорауга җавапны бераз көттереп.

Чулпанның ике күзе дүрт булды.

– Ничек? – диде ул, шаккатып. – Әгәр мин риза түгел дигән булсам?

– Алай димәсеңне белә идем...

 

«Кияүгә чыгарга риза», –дигән сүзләрне кызулык белән әйтмәде Чулпан, Илһамны кызганудан да түгел иде. Ул егетне бары тик ярата иде. Ничек бар –шул рәвешле ярата иде. Кыенрагы –әти-әнисенә аңлату булды. Авылга кайткач, әнисенә барысын да шунда ук сөйләде. Ана, борчылуын йөрәгенең иң түренә яшереп, сабырлык үрнәге күрсәтте:

– Ныклап уйладыңмы, кызым? Җиңел булмас бит, –диде, газиз баласының киләчәгенә шунда ук күз ташлап. – Мин каршы булмам да... Әтиеңә Илһамның авыруы турында әлегә әйтми торуың хәерлерәк. Холкын беләсең, юк дип кистерсә, кире чигендерә алмабыз.

Болай дигәндә, бәгыренә утлы яра ягылуын ана кеше үзе генә белә иде. Гөл чәчәге кебек кадерләп үстергән бердәнбер кызының сайлаган язмышына каршы барырга, аркылы төшәргә бәлки хакы да булгандыр –тик дәшмәде, Чулпанының күзендә әлегә бары тик бәхет йолдызы гына җемелди иде шул.

Кайчандыр ил башлыгы булган Горбачевның хатыны Раиса Максимовнага шушындый диагноз куелганын, аны да алып кала алмаганнарын гына белә иде ана кеше –кызына хәер-фатиха биргәннән соң, интернетны ачып, энәсеннән-җебенә кадәр төпченеп укыды да аһ итте. Тыпырчынып, дулап типкән йөрәген басар өчен җавап эзләп актарынган мәлдә өметләре челпәрәмә килеп, уалып төште. Халыкта акканлылык дип йөртелгән бу мәкерле авыруны җиңәрдәй көч юк икән...

Илһам да авылда үз әтисе авызыннан бер генә сорау ишетте:

– Кәләшеңнең ата-анасы барысын да беләме? –диде ата кеше, буй җиткергән улының өйләнергә рөхсәт соравыннанмы, әллә башка сәбәп беләнме күзләренә кереп тулган яшь тамчыларын ничек яшерергә белмичә.

Төшләрендә йолдыз атылганын күрә иде ата кеше.

 

 

* * *

Кайчагында үзеңнең көчсезлегеңне тоюдан да авыррагы юк икән. Дүрт стена белән чикләнгән палатада кешенең сулышын гына түгел, иреген буа торган һава хакимлек итә: сулыйм дисәң, күкрәк тутырып сулап булмый, бугазга ачы бер тәм килеп сылана. Ирексезлек тәме... Бер карыйсың –ишекне беркем дә җиде кат йозакка бикләп куймаган, карават башындагы тумбочкаңны ач та, андагы чынаягыңны, кашык-тәлинкәңне, йокы күлмәген, коридорда сөйрәп йөри торган башмагыңны сумкага дыңгычлап тутыр, такси чакыр, кайт та кит. Син берәүгә дә кирәк түгел, беркем дә артыңнан елап, ялынып калмаячак.Шул ук вакытта син үзеңнең уйларыңның колы, әсире; бер уй ярыннан икенчесенә ташланасың, бәреләсең, сугыласың... Бер якта –әле җан керергә дә өлгермәгән, ләкин мин бар, минем дә яшисем килә, мин синең бәгыреңнең бер кыйпылчыгы дип хәбәр биргән нарасый. Икенче якта –яшәү өчен тырмашып, тәненә дәва итеп агу алып яткан ире. Аңа да ярдәм кирәк, янәшәсендә, кулларына кагылып-кагылып кына булса да, көч биреп торган, яратуын сиздергән, терәк булган кеше кирәк.

Уйларыннан башы тубал булды Чулпанның. «Йөрергә ярамый, уколлар, витаминнар алып, ятып тору кирәк», –диюләренә әллә ниышанмыйчарак караган иде. «Кияү янында үзем булырмын», –дип авылдан килеп җиткән әнисенә дә: «Мин кичке уколдан соң өйгә кайтам, Илһам янына икәү барырбыз», –дип шалтыратты. Чөнки башкалар да ярамыйга карамый дип тормый икән: кичен өйләренә кайтып куналар да иртә таңнан укол вакытына килеп җитәләр. Тик иртән киләм дип киткән кызның берсен –әле кичтән генә үзенең нинди йомшак, назлы әни булачагы турында сөйләп башкаларны елмайткан, таң атканчы исә карынындагы нәниен җуярга өлгергән яшь хатыннытөнлә үк палатага кертеп салдылар. Югалтулар өчен вакыт әллә ни күп кирәкми, терсәкне тешләрдәй булып үкенсәң дә, вакыт укларын кирегә күчереп булмый... Аның бер төн эчендә суырылып калган йөзен, шәмәхә төскә кергән иреннәрендә катып калган үкенечне күргәч, Чулпан«мин дә чыгып китәм» дигән уеннан кире кайтты. Әнисе дә: «Илһамүзе дә сиңа килеп йөрмәскә куша, дөрес әйтә, балага ул-бу була күрмәсен», –дип кат-кат әйткәч, сабырланды. Ире белән сөйләшеп торырга ярый әле телефон бар, йөрәкләрне тоташтыра алмаса да, бер-береңнең җанга якын тавышын ишеттергән өчен дә рәхмәт әйтерсең...

 

 

* * *

– Өйләнергә кирәк сиңа, Тимур Айдарович. Кичә дә солы печеньесы белән кофе эчеп утыра идең, бүген дә. – Гематология бүлегеннән Илһам Насыйровның авыру тарихын күтәреп кергән Ленара Ирековна, шаярган атлы булып, ирнең чәченә кагылды да тузгытып ташлады, кабинетта башка һичкем булмаса да, колагына ук иелеп, пышылдап дәште: – Безнең бүлектә генә дә күпме красавица син дип авыз суын корыта, үзеңнекеләрне әйтәсе дә юктыр.

– Мин инде кырык яшьтән соң үземне бик карт кешегә саный башладым, Ленара Ирековна. Син әйткән красавицаларга карар яшьтән уздым, – дип шаяруга шаяру белән җавап кайтарды Тимур, янып торган бу чибәр хатынның үзенең дә берьялгызы яшәп ятуыняхшы белеп, аның өметләрен ярыйсы гына чамалап. –Аннан, кайсы хатын-кыз күзенә эштән башка берни күренмәгән балбеска игътибар итсен...

«Балбес» –хатыны Динараның сүзе иде. Бервакыт, ресторанда банкетта утырган җирдән Тимурга ашыгыч рәвештә вертолет белән район үзәгенә операциягә китеп барырга туры килде. Үз урынына башка хирургны җибәрмәгәнгә, берүзен ташлап киткәнгә үртәлгән Динара аңа коридорда шулай дип кычкырып калды. «Балбес! Бестолковый! Түшеңә медаль таксыннар дип йөгерәсеңме?..»

Ленара Ирековнаның япон кызыныкыдай кысынкы кара күзләренә күпне вәгъдә итүче иркә елмаю таралды. Шаярып кына сөйләшкәндәй:

– Нишләп итмәсен... Мәсәлән, минем үземә дә балбеслар бик ошый, –диде дә, оялган кыяфәт чыгарып, керфекләрен түбән төшерде.

Кырыктан узган хатын-кызның үзен яшь кызларча тотарга тырышуы читтән бер дә матур күренми иде. Тимур Айдарович аңа ялган өмет бирергә теләмәде:

– Синең кандидатура миңа точно туры килми! –диде ул, сүзләренең ирләрчә, джентельменнарча яңгырамавын белә торып. –Чөнки исемең минем элекке хатынымның исеменә артык якын. Сиңа дәшкән саен, күземә Динара булып күренүең бар.

– Усал син, Тимур Айдарович, –диде Ленара Ирековна, бу юлы чын-чынлап ике бите алма кебек кызарып чыкканын тоеп. Бер кулы белән күкрәгенә кысып тоткан папканыялт кына өстәлгә куйды. –Насыйровның авыру тарихын карыйм дигән идең. –Җавап көтмәстән, чыгу юлына юнәлде. Аннан, кинәт борылып, ап-ак тешләрен күрсәтеп ихлас елмайды: –Точно балбес! –дип өстәде дә чыгып та китте. Коридорда аның биек үкчәле түфлиенең еш-ештекелдәгән тавышы гына ишетелеп калды.

Тимур үзалдына көрсенде. Ленара Ирековнаның да ярты җаны, ярты яшәеше шушы больницага, авыруларга бәйләнгәнен, аның да ире белән аерылышуының төп сәбәбе шул икәнен коллегаларының күбесе белә. Улын ялгызы гына аякка бастырганын да, егетнең медицина университетына керәм дип хыялланганына«ике аягыңның берсен атламыйсың! Син булса да үз тормышыңны кайгыртып яшә!» –дип каршы төшкәнен дә беләләр монда...

Тимур да белә. Үз тормышының да каяндыр читтән узып барганын белә. Гомернең тау елгасыдай коточкыч зур тизлек белән ургып агуын да белә. Шушы яшенә җиткәндә генә мәхәббәт дигән хиснең ни икәнен аңлап алуын да белә... Тик сәер, кеше ышанмаслык сәер бу мәхәббәт.Былтыр җәй диңгез буена барып очраткан карлыган күзләр иясе үзе бу хакта беркайчан да белмәячәк бит. Карап торышка җитди генә күренгән ирнең торып-торып шушы күзләрне уйлап сагышлануын, йөрәгенең өзгәләнүен, мең телемгә теленүен башына да китерми ул. Китермәсен дә!Белеп-сизеп алса, Тимурны саташкан, җүләрләнгән, шушы яшькә җиткән кайбер ирләр кебек, маҗара эзләгән, тилеләнгән бер зат итеп кабул итәр дә аның тормышыннан бөтенләй юкка чыгар. Тимур Чулпанның бик бәхетле булуын тели. Илһамны нинди олы мәхәббәт беләняратканын да аңлый, шушы мәхәббәт янәшәсендә булганда, Чулпан янында бәхет тә яшәячәген аңлый. Бу бәхетнең кыска гомерле икәнен дә аңлый. Аңлый һәм үзенең ярдәм итә алмавыннан –Илһамның сүнеп барган гомер шәменә ялкын өсти алмавыннан гаҗиз була.

Ә бит врач һөнәрен сайлаганда, медицина институтына укырга кергәндә, Тимурның төп максаты –рак авыруына дәва табу, өметсез дигән авыруларны да терелтү иде. Уку дәверендә невролог белгечлеге ымсындырды. Кешенең баш мие турындагы фән! Гаять серле, карурман-чытырман кебек, беренче карашка ерып чыккысыз, миллионлаган лабиринтлардан торган өлкә. Авыруларны дару белән генә дәвалау ир кеше өчен әллә ничек, артык гади тоелдымы,аның үз куллары белән ярдәм күрсәтәсе –кешенең яшәү сутын суырып һәм һәлак итеп яткан шешләрне алып атасы, шуның нәтиҗәсен күрәсе килә иде. Нейрохирургия аны шуның белән җәлеп итте дә инде. Һәр операция врачның үзенең дә җелеген, көчен суыра, никадәр генә салкын канлы булып күренмә, кеше тиклем кешенең гомере өчен үз өстеңә җаваплылык алып, скальпельгә тотыну һич кенә дә җиңел бирелми.Ләкин бу хакта уйланып торырга җай юк: бер-берсенә ялганган көннәр агышы тоташ көрәштән тора. Башкалар гомере, башкалар саулыгы өчен көрәш ул.

Ул көрәштә моңа кадәр мәхәббәткә урын табылмаган иде. Мондый нәзек, өрфия хисләр аны читләп үткәндер кебек иде.

Динара белән танышкан-кавышкан көннәре –күз явын алырлык чибәр кызның тышкы матурлыгы, ялкын кебек кайнарлыгы, дәрте алдында көчсез-чарасыз калган чагы иде –бик теләсә дә, моны үз-үзеннән яшерә алмый Тимур. Җаннарының кушыла алмавында икесе дә бердәй гаепле булгандыр: гөлт итеп кинәт кабынган тойгылар шулай гөлт итеп тиз генә сүнәргә дә өлгерде шул. Бергә яшәгән еллар дәвамында ике арада барлыкка килгән дивар көннән-көн калынайды, нишлисең...

Мәхәббәт карлыган күзләр төсендә була икән. Ул күзләр синнән бик еракта булса да, җаныңны иркәли икән. Аңа кул белән орыну, чәчләренә кагылып-кагылып китү мөмкин булмаса да, үзең өчен кисәк кенә бик кадерлегә әверелгән ул берәүнең дөньяда барлыгын тою гына да бер бәхет икән. Үрелеп буй җитмәс йолдызың булу да бәхет икән...

 

* * *

Ун көн буе күрешми торган арада Илһам шултиклем үзгәрергә өлгергән иде. Стенага тотына-тотына баскычтан төшеп килгән ирен күргәч, Чулпан, атлаудан өреккәндәй, таш идәнгә кадакланып калды. Ябыккан, суырылган, агарып калган яңаклары эчкә баткан. Юка ветровкасының җиңнәре салыныптөшкән. Ике ягына юка ак тасма тегелгән зәңгәр спорт чалбары да зураеп калган. Хатынның йөрәге жу итеп китте, ирен мондый кыяфәттә беренче тапкыр күрүе иде. Шулай да куркуын яшерергә теләп елмаерлык көч тапты. Беләгенә элгән сумкасын тиз генә иңбашына күчерде дә Илһамга каршы атлады:

– Сәлам! –диде ул, эчке калтыравын көчкә тыеп. –Тәки төшеп җиткән! –Ялт кына аны кулыннан җитәкләп алды. –Тилерердәй булып сагындым үзеңне!

– Тыңлаусыз син. Килмә дигән аркылы... –Шулай дип шелтәләгән булса да, Илһам Чулпанын күрүгә шатланып туялмады. Больницаның соры стеналары эченә мизгел эчендә бер йолдыз, юк, кояш үзе килеп кергәндәй булды.

– Молодые люди! Я төшегез, я менегез! Комачаулап тормагыз! –Санитарка хатын, кочагына сонган җәймәләрдән хлор исе аңкытып, яннарыннан үтеп китте.

Үзе яткан палатада да бу искә күнегә алмыйча, күңеле болганып тинтерәткән иде. Менә хәзер дә борынына килеп бәрелгән истән укшып җибәрмәс өчен Чулпан учы белән авызынкаплады. Аның бу хәрәкәтен күреп өлгергән Илһам:

– Матурым, әллә урамга чыгабызмы?Үзем дә туйдым мондагы һавадан, –дип, аска төшә башлады.

– Юк инде! Кайчан рөхсәт итәләр –шунда чыгарсың! –Көн җылы булса да, йөзне кисә торган ачы җил әлегә Илһам өчен түгел, өзлегеп китүе бар иде –шуңа күрә Чулпан кырт кисте. –Әйдә, апартаментыңны күрсәт. Берүзеңә бер палата, диде бит әни.

– Точно апартамент! Мине бит Тимур абыйның иң якын туганы урынына күреп, уч төбендә генә йөртәләр!

– Мактан, мактан...

– Син ничек? Кызыбыз ничек анда? –Илһам, стенага учы белән тотына-тотына атлый иде. Чулпан, аңа көч өстәргә теләгәндәй, беләгеннән култыклап алды. Капельница таягы тотып төшеп килгән ак халатлы кызыкай читкә тайпылды, аларның үтеп киткәнен көтеп торды.

– Кыз дисең, каян беләсең, бәлки малай булыр...

– Юк, кыз... Сиңа охшаган. Матур, акыллы...

– ...усал һәм... бертуктамый шоколад ашарга әзер... –Чулпан иренең сүзләрен шаярып дәвам итте, үзе, җаныннан тамган күз яшьләренә елмаюын дәва итеп яба-яба, иренең калкып күренгән калак сөякләренә күз ташлады. –Ник лифт белән менмибез без? Җәяү атлыйсы килми, –дигән булды ул, ире өчен борчылып.

Апартамент булмаса да, палата бүлмәсе шыксыз түгел иде. Душы, бәдрәфе аерым бүлмәдә. Зур тәрәзәгә алсу төстәге калын гына пәрдә корылган. Карават та, Чулпан яткан больницадагы кебек, хан заманындагы тимер башлы, пружиналы түгел –тахта рәвешендә. Стенага эленгән кечкенә генә телевизорга тиклем бар. Тумбочка да теге гасырныкына охшамаган, кыршылмаган да, буявы да купмаган. Чулпан аның өстендә торган термосны күтәреп, селкетеп карады.

– Әни тавык шулпасы алып килдем дигән иде. Ашамагансың бит!

– Юк шул. –Илһам җәймәне күтәрми генә караватына утырды, гаеплейөз белән термоска карап куйды. –Химиядән соң ашказанында молочница башланды. Бик ашап булмый әле.

Күрше палатадагы берәүнең түшәмне җимерерлек итеп йөткерүе ишетелде.

Чулпан сумкасын урындык аркасына элде, үзе Илһам янына килеп сыенды, гадәтенчә, башын аның җилкәсенә салды, иренең тарак күрмәгәндәй тузгыган чәен рәтләп куярга теләп, бармаклары белән тарамакчы булып үрелде һәм, учында мамык-мамык йомарланган чәч бөртекләрен тоеп, тынсыз калды.

– Чәч коела. Химиядән соң. Өйгә кайткач, бөтенләй кырдыртып кына атармын. Аннан үсә ул. –Иренең өзек-өзек сүзләре Чулпанның аңына тиз генә барып җитмәде. –Минем өчен борчылма. Беренче тапкыр түгел. –Илһам аның халәтен күзләренә борылып карамаса да бик яхшы аңлый иде. Кабул итүе авыр. Моңа кадәр барсын да сүзләр аша гына ишетеп белгән чынбарлык белән менә болай күзгә-күз торып калганда, авыр да, куркыныч та. Аннан... ияләшәсең... ияләшәсең һәм түзәсең. Әгәр синең язмышыңа син күрәсе бөтен нәрсә инде язып куелган һәм сәгате җиткәч берәм-берәм алдыңа килеп тезелә икән, җир читенә дә качып котыла алмыйсың. Хатынын һич кенә дә борчуга саласы килми иде Илһамның. Хәзер бигрәк тә! Ул бит берүзе генә түгел, йөрәк түренә йомарланган нарасый да бар бит әле! Эх, тупырдап торган, кап-кара күзле, ефәк чәчле кызчыклары дөньяга килгән мәлдә, бу күргәннәр барысы да куркыныч бер төш кенә булып калсын иде дә соң... Ул кызчыкның тәпи басып киткәнен күрергә язсын иде! Бергәләп авылга кайтырлар иде. Инеш буена төшәрләр иде. Чит-читен бака яфрагы, кыяк үлән каймалаган сукмактан өчәүләп атлаганда, кызлары, ике толымын сикертә-сикертә, читкә тайпылыр иде. Ава-түнә килеп, кабартма кебек күперенке нәни кулыбелән тузганак чәчәген өзәргә маташыр иде. Бармакларының сап-сарыга буялуын күреп, әнисенекедәй тулы иреннәрен турсайтып, елап та җибәрер иде бәлки... Илһам аны ике кулы белән күтәреп алыр иде, күккә чөя-чөя уйнатыр, юатыр иде. Кызы исә, әле генә карлыган күзләреннән гөнаһсыз тамчылар тәгәрәгәнне мизгел эчендә онытып, кытыкланып, чырык-чырык көләр иде...«Әттә», дип, үзенчә бытылдап, аны муеныннан кочып алыр иде.

– Врачың ни ди?

Палата эчендәге тынлыкны Чулпанның шул соравы бүлде. Уе белән үзләренең авылында, су буенда йөргән Илһам аны тиз генә аңламады.

– Нәрсәне?

– Ашый алмыйм дисең бит. Берәр дару билгеләделәрме?

– Ә-ә... Дарудан күп нәрсә юк монда... Үтә ул. –Илһам, исең китмәсендигән кебек, кул селтәде. –Гел миннән сорашасың. Сезнең урамда ничек анда? –дип сүзне уенга борырга тырышты ул, хатынының күңеленә шом салмаска тырышып.

– Ал да гөл. Гел витаминнан гына торам. Ул кадәр уколга... – Чулпан саран гына елмайды. – Танышыңны очраттым дигән идең, ничек, алып киттеләрме?

– Вераны әйтәсеңме? – Илһам күзен читкә алды. Чулпанның «алып киттеләрме» дигән сүзенә тиз генә ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Әйе, китте Вера... Китте...

Аның белән мәктәптә укыганда ук,химиотерапиягә беренче тапкыркилгәч танышкан иде Илһам, нишләптер аларның икесен дә олылар яткан бүлеккә салганнар иде. Җиз чәчле бу рус кызы белән юллары аннан соң да берничә тапкыр шушы больницада кисеште, бу юлы да биредә очраштылар. Йөзендә сипкелле борыны гына калкып калган Верага Германиядә арка миен күчереп утыртыргамөмкинлек табылган икән, шул сөенече белән уртаклашты кыз.«Яшим болай булгач, Ильгам, әле бик озак яшим!» –дигән иде беркөн генә Вера, шәрә башына сап-сары косынка бәйләп яткан мәлендә. Сөенергә өлгерсә дә, яшәргә өлгермәде. Германиягә дә өлгермәде. Китте... Егерме өч яше тулып, ике көн генә үткән иде – ничә еллар буе үзен газаплаган, бөтен сөяген ваткан-җимергән, канына агулы күзәнәкләр булып тулган каһәр суккан авыруга каршы көрәшерлек соңгы тамчы көче әнә шул сөенечкә генә җитәрлек булган икән...

– Үлде ул. Әтиләре алып китте. –Тавышының шулкадәр тыныч булуына Илһам үзе дә аптырады.

– Ничек шулай гади генә әйтә аласың? –Чулпан, тәне буйлап кырмыскалар йөгерешкән шикелле, калтыранып куйды.

– Мин андыйларны күп күрдем. Табигый хәл, –диде Илһам, Вераны кызганудан битәр, аның өчен күңеленнән сөенеп. Үзеннән берничә яшькә генәкечерәк бу кызның тән һәм җан газапларыннан бөтенләйгә котылуына ул чыннан да шатлана иде. Киткәннәр бәлки күпкә бәхетлерәктер дә ул... Җирдә торып калганнар гына кызганыч: алар үзләренең югалтуга дучар булуына кайгыра, күз яшьләрен түгә, киткәннәрдән битәр, үзләрен жәлләп елый...

Стена артында ишетелгән котны алырлык ютәлләү тавышыныңтынарга исәбе юк иде. Коридорда арба тәгәрәткән тавышлар ишетелде. Шык-шык басып, кемнәрдер үтеп китте.

– Дядя Коляда пневмония башланган, ахры. – Илһам, үтәли күрергә җыенгандай, каршы як стенага текәлде. – Реанимациягә күчерсәләр, всё...

– Нәрсә «всё?» – Шушы яшенә җиткәнче, больницаның ни икәнен юньләп белмәгән, тамагы авырткалаганны, салкын тигәнне, борыны тыгылганны чиргә санап, аларны гадәттә әнисе ясап биргән үлән чәйләре белән бик тиз уздырып җибәргән Чулпан өчен болар барысы да тәнне бизгәк тоткандай калтырарга мәҗбүр иткән бер куркыныч өн тоелды.Әмма халәтен йөзенә дә, тавышына да чыгармады.

– Безнең диагноз белән реанимациягә күчерсәләр, без аннан кире чыкмыйбыз инде...

Илһамның күзләрендәге якты зәңгәрлеккә күләгә төшкән иде.

– Авылга кайтасы килә. Ике атнадан сабантуй икән, – диде ул, сагышланып.

– Әти шалтыраттымы?

– Әйе. Монда киләм дигән иде. Йөрмә, дидем. Йөрәген бозмасын әле.

– Дөрес эшләгәнсең. Үзебез кайтырбыз.

– Сиңа юлда йөрергә ярар микән?

– Авылга –ярый. Тагын җиде ай буе бикләнеп ятмам инде.

– Җиде? Алайса... – Илһам тиз-тиз генә бармакларын бөкләп санап алды, йөзе яктырып китте. – Яңа елга өчәү булабыз, димәк... – Керфекләренең кинәт дымлануын сиздермәс өчен түшәмгә төбәлгән булды. Күптән түгел генә ремонт ясалганга охшаса да, бер почмактанәзек кенә булып озын ярык барлыкка килгән икән. Пәрдәнең алсулыгы шул ярыкка да кереп тулганмы?

– Башка бүләк көтмә! –Чулпанның да карашы иренең күзләре артыннан иярде. Күңеленең язгы ташу судай тулышуын сизеп, эчтән генә үзен сүгеп атты: гомер булмаганны, мәлҗерәргә генә тора. Бу палатада аның иренә хөкем карары чыгарырга җыенмыйлар бит. Дәвасын алыр, даруларын эчәр, өйгә кайткач, ни ашыйсы килсә –шуны әзерләр Чулпан,иренең арык тәненә дә, каләм калынлыгы гына булып калган беләкләренә дә тиз арада ит кунар, көрәеп китәр. Алар тормышка дүрт куллап, бергәләп чытырдап ябышачаклар, тереләчәк аның Илһамы, һичшиксез, тереләчәк! Моңарчы да вакыт-вакыт шушылай дәваланып чыккан бит әле, бу юлы да барысы да яхшы булыр. Яхшыга гына өметләнсеннәр әле...

Ишекнең киерелеп ачылуына икесе дә сискәнеп китте.

– Мин Насыйровны мактап та бетермәдем... ай-яй-яй... –Илһамның дәвалаучы врачы ЛенараИрековна, үзе белән бергә кергән Тимур Айдаровичка борылып, башын чайкады. –Күрәсеңме, палатага кызлар чакыра башлаган егетебез!

– Ленара Ирековна, бер юлга гафу итәрсең дип уйлыйм! –Тимур, башта Илһам, аннан Чулпан белән баш кагып исәнләште дә, Илһамга теләктәшлек күрсәтеп, күз кысып алды. –Тәртип бозарлык булгач, шәп бит инде! Тереләбез дигән сүз!

Палатага чит кешеләргә керү тыелса да, врачлар күрмәгәндә мондый тәртип бозулар булып тора, моны барысы да беләләр.

– Сез хатынымы? Урамнан кергән кием белән постельга утырмагыз, әнә, урындык бар. –Янып торган чибәр врач ханым таләпчән дә икән, Чулпанга кырку гына шулай диде дә, Илһамны торып йөрүе өчен битәрләп ташлагач,урынга ятарга кушты.

Чулпан ире яныннан кузгалып,тумбочка янындагы урындыкка күчеп утырган чагында, Ленара Ирековнадан бөркелеп калган җиңелчә генә хушбуй катыш әчкелтем дару исен тойды. Йөзенә игътибарлы караш ташлады. «Тимур Айдарович янәшәсендә гел артисткаларга охшаган чибәр ханымнар гына икән» дигән җилбәзәк уй тагылганны аңлап, көлемсерәп куйды. Тик бу врач ханымның Динарага тартым икәнен барыбер кире кага алмады. Шундый ук озын зифа буй. Баш түбәсенә төенләп куйган саргылт шома чәч. Карашы без кебек кадала торган кысынкырак күзләр, алсу төстәге ялтыравык иннек ягылган калын матур иреннәр.

Караватның ак җәймәсен аяк очына этәреп, тыңлаучан бала шикелле, бөтен буе белән караватка сузылып яткан Илһам:

– Матурым, безнең Ленара Ирековна усал булып күренергә ярата гына, бер дә усал түгел ул! –дип, Чулпанны тынычландырырга ашыкты, үзе, Тимур Айдаровичка борылып: –Пичәт сугыгыз инде, Тимур абый, шулай бит, әйме? –диде, раслау көтеп елмая-елмая.

– Ну мин Ленара Ирековнадан үзем дә бераз шүрлим, Илһам. Ул рөхсәт итсә генә раслый алам, –диде Тимур Айдарович, шаяруга кушылып. –Әле синең хәлеңне белим дип сугылуым иде. Ничек, алга табамы?

– Рәхмәт, бар да әйбәт, Тимур Айдарович. –Яшь ир чыннан да рәхмәтле караш белән ияк какты.

– Ул ашказаны авырта, ди. Ленара Ирековна, бәлки... –Чулпан, иренең «хәл әйбәт» дигәненә аптырап, сүзгә кушыласы итте.

Тик врач аны шунда ук кырт бүлдерде:

– Ә сез нәрсә көткән идегез? Гормональ таблеткалар билгеләдем. Мин әле аны больницадан чыгармыйм. Ирегезгә хәзер ныклы тәрбия, уход кирәк. Сиделка ялларга кирәк дигән идем бит үзенә.

– Сиделка? Мин үзем киләм, нишләп чит кеше ялларга? –Иренең бу хакта белеп тә, яшереп калдырырга маташуын аңламады Чулпан, каш астыннан гына үпкәле карап куйды.

– Чулпан, син кызыбызны кайгырт. Мин үзем ничек тә... –Илһам, таяныч эзләп, янә Тимур Айдаровичка инәлеп төбәлде. –Тимур абый, Чулпанны сохранениега салдылар, шуннан качып минем янга килгән. Аңлатыгыз әле үзенә, аңа монда йөрмәү яхшырак бит...

Тимур Айдарович бераз югалып калгандай иде. Башта Ленара Ирековна белән ым кагып кына аңлашкандай итте, шуннан соң гына, батырлыгын җыеп, Чулпанга борылды. Карашы кисешкәч, тагын төпсез күлгә төшеп баткандай булды, фикере чуалды. Чулпан аңа ике күзен тутырып, туп-туры караган да үзен яклау көтеп текәлгән иде.

– Сохранениега кызык өчен генә салмыйлар, Чулпан, димәк, шулай кирәк. Бәбиегезне кайгырт. Сиңа стресслар ярамый, бу тирәдә йөрмәвең әйбәтрәк, Илһам дөрес әйтә. Аның янына кеше табылыр, борчылма. –Тимур, үзе дә сизмәстән бу икәүнең, хәзеринде өчәүнең тормышына көннән-көн ныграк бәйләнә баруын, моның үзе өчен никадәр куркыныч һәм газаплы икәнен алдан ук аңлап тора иде.

Тимур Айдаровичның сулыш алуына тиклем бик бирелеп күзәтеп торган табибә, ике кулын халат кесәсеннән чыгармый гына, Чулпанга эндәште:

– Ирегезгә инвалидлык биреләчәк, нинди документлар кирәклеген белешерсез, –диде, шулкадәр табигый, гадәти, көн дә кабатланып торган бер хәл турында сүз уңаеннан гына телгә алгандай. –Без ремиссиягә өметләнәбез өметләнүен, тик бернәрсәгә дә гарантия бирә алмыйбыз.

Инвалидлык? Димәк... Илһамның берни әйтмәвен, артистлануын, караватыннан торырга ярамаган килеш тә урамда йөрик дип аскы катка тиклем төшеп җитүен ничек аңларга? Үз хәленең ни дәрәҗәдә җитди икәнен белеп бетермиме, әллә, белеп тә,Чулпанга белгертүдән куркамы? Ни өчен яшерә,үзен шулай беркатлы сабый урынына тота ул? Чулпанныңкүзләренә яшь бөялде. Бит алмасын әчеттереп түгелә башламасын берүк дип, керфекләрен чел-мелт китерде, күз яшен эчкә йотарга тырышты. Җебеп төшәргә җыенуына үзен тагын, тагын ачуланды, бар уен көнчыгыш гүзәлләренекедәй чем каракүзле чибәр врач ханымның ак халат изүеннән күренеп торган нечкә көмеш чылбырына юнәлтеп, карашы белән шунда кадакланды.

 

 

* * *

Коридор буйлап атлаганда, Тимур Айдарович үзен аякларына авыр гер тагылгандай хис итте. Җиңеллек көткәндәй, халат төймәсен берәм-берәм ычкындырып ташлады. Күңеленә юшкынга охшаган бер нәрсә керепоялаган –кырып кына төшерә торган түгел. Ленара Ирековнаның: «Күп булса, бер ел», –дигән сүзләре ягылдымы соң юшкын булып? Аны гаепләве түгел, Тимур үзе сорады. Илһамны бәлки Израильдәге клиникага җибәреп булыр дигән өмете бар иде. Ленараның җавабы кискен яңгырады: «Тимур Айдарович, могҗизага өметләнмә. Күп булса, бер ел»... – диде ул, үзенең тәҗрибәсенә таянып.

Палата ишегенә үрелгән кулын кире төшерде. Обход вакыты түгел, кая, кем янына кереп баруы? Үзалдына башын чайкады. Аның онытылырга, уйларында адашып йөрергә хакы юк иде. Ишекне ачты, исәнләшеп эчкә узуга, туп-туры тәрәзә буена – түрдә ятучы авыру янына юнәлде. Атлаган уңайга:

– Төнлә дискотекага чыгып качканнар юкмы? Хәлләр әйбәтме? –дия-дия, палатадагыларның хәлен сорашып алды.

– Тимур Айдарович, бу корсетны йомшагракка алыштырып булмыймы соң? Арканы кисә!

– Миңа иртәгә утырып торырга ярый дигән идегез... Дискотекага да ярый инде алайса...

Индехәлләре шактый җиңеләеп, тел чарларга гына торган егетләргә җавап бирмичә, Тимур Айдарович алга узды,тигез каты ятакта башын читкә борып яткан ирнең җил ашаган какча йөзенә иелде.

– Йокы туйдымы, Камалов?Ничек сезнең хәлләр?

Беркөн төзелештән «Ашыгыч ярдәм» алып килгән татар агае иде бу, операциядән соң әле ике-өч айсыз аягына басарга ярамаячак иде аңа. Һәрхәлдә, шуннан соң ипләп кенә утыра, аннан йөри башлар дип бик өметләнә Тимур.

– Күлмәк белән тугансың, ахры, абзый. Үзәк нерв системасына зыян килмәгән.

– Кайчанрак... торып йөреп булыр икән? Болай... кеше кулына калып яткач, хөрти бит әле, Тимур Айдарович. Авыртуына ничек тә түзәсең әле аның... –Ирнең сөякчел бармаклары ятак читенә тотынган, әкрен генә калтырый иде.

– Вакыты җиткәч әйтербез. Әле алдый алмыйм, –диде Тимур. Тумбочка өстендәге стаканда әллә кайчан суынып беткән, өсте элпәләнеп чыккан чәйгә игътибар итеп: – Сезнең янда бүген караучы кеше юк, дигәннәр иде кызлар. Балаларыгыз шәһәрдәдер бит? – дип сорамый түзмәде.

Авыру ир, бу як чигәсендәге ак чәчен дә күрсәтергә теләгәндәй, башын икенче якка борды, тиз генә дәшмәде. Калтыраган кулын күкрәк тирәсенә китерде. Гомер буе авыр эштә эшләп үзләре дә ташка әйләнгәндәй күренгәнбармаклары һаман сизелер-сизелмәс дерелди иде.

– Балалааар... – диде ул, йөзенә сарылган гарьлек хисен яшерә алмыйча. – Их, доктор, үз кавемеңә өйлән икән ул. Картлык көнеңдә рәхәт күрәсең килсә... – Сөякчел бармаклар ак җәймәне түш тирәсенәйомарлады. –Мин дә... ятмас идем менә болай хатынга да, балаларга да кирәксез булып. Үзем гаепле. Шул балалар дип гомер буе баш күтәрми эшләдем. Дипломымны читкә томырып, кайда грузчик, кайда дворник булып чаптым, акча шәбрәк төшә, имеш. Аннан төзелешкә киттем. Кая барасың, малайга квартира кирәк, кызга тәтәй кием кирәк... Үз кавемеңдә хатын беткән шикелле, күзең-башыңны тондырып Машалар артыннан чапкач, кемне гаеплисең. Аннан туган балалар да ата-ана хакы хакларга тормый икән ул, доктор... Әнә, чиратлап килгәләделәр дә ялыктылар. Белдерү буенча берәр очсызрак караучы табылмасмы дип эзлиләр. Тере мәетне кем кирәксенсен... –Ирнең керфегенә көмеш тамчы эленде.

Аның яныннан да авыр тойгы белән чыкты Тимур Айдарович. Баш миен мең дә беренче тапкыр бер үк уй ярып үтте: ә бит аның үзенең беркеме дә юк! Бүген дә, алда көткән көннәрендә дә җанына терәк булырлык беркеме дә юк!..Әллә соң Динара йөз кабат хаклы булганмы: гомер буе эш дип, больница дип, авырулар дип йөгереп, бар җылыңны аларга, аларга, аларга гына бүлеп бирү тоташ бер ялгышлык булганмы? Теләсә, дөньяның артына тибеп яшәрлек мөмкинлеге бар иде бит, андый җайны язмыш әллә ничә тапкыр кулына китереп тоттырды. Мәскәүнең нинди дәрәҗәле клиникасына эшкә чакырдылар –шушы коридорларны, шушы палаталарны, шушы шәһәрне ташлап китәргә теләмәде. Ничәмә-ничә түләүле клиникадан нинди генә тәкъдимнәр яумады –анда көнне төнгә ялгаган, планлы, экстерн операцияләр, төн уртасында яшен тизлеге белән вертолет мәйданчыгына килеп җитүләр, билгесезлеккә күз текәп, район үзәкләренә юл тотулар берсе дә юк иде. Эш урыныңа вәкарь белән генә атлап барып утыр, тиешле вакыттаинде әллә кайчан сәгате, минуты белән чиратка язылыпкуйган пациентларныберәм-берәм кабул ит, эш сәгате беткәч, шактый арыган кыяфәт белән гардероб ишеген ач та халатыңны элеп куй, ботинкаңны ки, кичен шундый ук вәкарьлек белән башыңны югары гына күтәреп берәр симфоник концертка яки спектакльгә бар, аннан сине телефоныңа килгән ашыгыч хәбәр дә, ашыгыч операция дә кузгалтып чыгармаячак. Башкалар шикелле, тамашаның азагынакадәр киерелеп утыра аласың, алкышлар тынгач, залдан чыккач,яныңнан исәнләшеп үткән таныш һәм таныш булмаган дистәләрчә елмаюларга тыныч елмаю белән генә баш кагып, чыгу юлына атлыйсың. Син ирекле, син вакытка бәйле түгел, вакытның колы да түгел...

Тик... кирәкме соң аңа мондый ирек? Тәмен таба алыр иде микән ул бәйсезлекнең? Чөнки бу иректә үзен һичкемгә кирәксез бер җан иясе итеп тоясын мең кат белә. Кемнәрдер кайдадыр врач ярдәменә мохтаҗ булып, яшәүгә сусаган күзләрен мөлдерәтеп ятканда, син, аңа булышырдай мөмкинлегең бар килеш, фәкать үз тормышыңны, үз көеңне генә көйләп яшәп ятарсыңмы? Ә бит андый «кемнәрдер» берәү-икәү генә түгел, әнә, көн һәм төн дәвамында бер-берсенә ялганган операцияләргә, «Ашыгыч ярдәм» ташып торган авыруларга гына кара...

Яшәү җиңеләйгән саен нидер авырая бара. Цивилизациянең усал шаяруы нәтиҗәсеме бу –һәр яңалык адәм баласының саулыгыннан корбан сорый, аның җанын каезлый, тәненә чир булып сарыла. Бер йөрәк боларның барысын берьюлы күтәрә алмый, тыпырчына, бәрелә, кагына... Стресслар, бертуктаусыз дөнья куып йөгерү, нәфес колына әйләнү, нәфрәт –болар һәммәсе канны кайната, аның гадәти агышына үз үзгәрешләрен кертә. Кеше үзе корган ятьмәгә эләгүен абайламыйча, чәбәләнә, котылу чарасы эзли, бәргәләнә. Шул чәбәләнүләре нәтиҗәсендә еш кына больница бусагасына килеп егылуын үзе дә сизми кала...

Энә артыннан калмаган җеп шикелле тагылган уйларын ияртеп үз бүлмәсенә таба борылганда, аны каршысынакызу-кызу атлапкилүче Илфат Бариевичдәшеп туктатты:

– Тимур Айдарович! Анда Камаловның хатыны килгән, син сөйләшеп ал пажалысты. Минем сабырлыгым җитми!

– Мин Камалов яныннан чыктым гына. Хатыны анда түгел иде. –Тимур Айдарович, күземә күренми калмагандырбит дигән сыман, артына әйләнеп карады.

– Анда ир кайгысы юк әле. Хәзер кабинетыңа җибәрәм. –Илфат Бариевич, алдыннан чебен кугандай, кулы белән селтәнеп, кирегә борылды. –Ураган!

Өстәле янына барып җитә алмады Тимур Айдарович, ишек җиле белән бергә: «Барыгызны судка бирәм!» –дигән сүзләр бәреп керде. Нинди генә хәлләргә юлыкса да сабырлыкны юлдаш итәргә күнеккән ир-егет артына әйләнмәде. Берни ишетмәгәндәй, салмак кына атлап, урындыгына барып утырды. Башын күтәрми генә, алда яткан кәгазьләрне рәтләргә тотынды.

– Батюшки! Сез монда эшлисезмени??

Тавыш иясенең бот чабып гаҗәпләнүенә генә күтәрелеп карады һәм давыл булып бәреп кергән бу хатынны таныгач, Илфат Бариевичның ни өчен сабырлыгы җитмәгәненә бик тиз төшенде. Дөньяны киң дип йөргән бул син... шулкадәр тар! Һәм... беркем дә синең юлыңда очраклы гына пәйда булмый. Һәркем үзе бер сабак я гыйбрәт булып, тормышыңа үтеп керә, аннан, кайчанбик сирәк, кайчак, киресенчә,әледән-әле үзенең барлыгын искәртә дә тора. Ханымның исеме хәтердә калмаган, ә менә бәрәннекедәй вак сары бөдрәләре, кешеләргә ачу белән карарга күнеккән сыек зәңгәр күзләре хәтернең якынпочмагында гына посып яткан икән.

– Ә сезгә кем кирәк иде? –Тимур Айдарович аны таныганын яшермәде, кул белән ишарәләп, үзе каршындагы урындыкка күрсәтте –Ни йомыш? Гафу үтенәм, исемегезне хәтерләмим...

– Мария Петровна. –Хатынның тавышы тигезләнде. Тик көтелмәгән очрашу аны бераз гына үз тәртәсеннән чыгарган иде, ахры, ни әйтергә белмичә, тукталып калды. Белдерү буенча танышырга дип килгәнмени –бармаклары белән тиз-тиз кагылып, чәчләрен сыпырып куйды, хәзер олысының-кечесенең өстендә күренгән, әсирләрнеке шикелле буй-буй сызыклы күлмәгенең кыска итәген тарткалагандай итте. –Ә сезнеке... Тимур бит, шулаймы?

– Әйе. Ничек сезнең аяк, үзен сиздергәне юкмы? – Сүзне юри шуннан башлады Тимур Айдарович, судка бирәм дип давыллап килеп кергән бу хатын белән әрепләшеп, үзенең болай да көзге көнгә охшаган кәефен тагында ныграк кырасы килми иде.

– Аяк? Ә-ә, юк, шул килеш үтеп китте ул. Мин...

– Сөйләгез. Тик кыскарак тотыгыз. – Тимур стенадагы сәгатькә карады. –Мин бераздан операционный блокта булырга тиеш.

– Алайса, минем иремә операцияне сез ясадыгыз? – Мария Петровна, ышанасы килмәгәндәй, башын кыйгайтты, күзләрен ни өчендер тар гына сызык калдырып, Тимурга төбәлде. – Неужели ул хәзер гомер буе шулай постельга берегеп ятачак?

– Кем сезгә шулай диде? – Тимурның йөзенә сагаю йөгерде.

– Бөтен кеше шулай ди. Умырткалыкка операция ясатырга ярамый, диләр. Әнә, безнең эштә Наташа гомер буе умырткасында грыжа белән яшәгән иде, операциядән соң аягына да баса алмый хәзер, икенче аен ята инде. Ясатмаган булса, элеккечә йөрер иде әле шунда. Канишны аягына бастырырга ашыкмыйлар, врачлар җүләр штоли алар... Болай бу даруга акча бир, тегесенә бир... Терелсә, нинди файда аннан... – Мария Петровна үз ире турында тәмам оныткан, кемнедер сүгәргә җай чыкканга сөенеп, тәмләп авыз чайкарга җыена иде.

– Карагыз әле, ханым. Мин сезнең Наташаны да, аның ни сәбәпле аякка басмавын да әлегә белмим. Сез ирегез турында белешергә дип килгәнсездер бит? Аның эш урынында егылып төшүен, ашыгыч операция ясарга туры килүен дә беләсездер. Ул мәлдә гомеренең кыл өстендә булганын да әйткәннәрдер... Әгәр вакытында ярдәм күрсәтмәсәк, үзегез дә чамалыйсыздыр...

– Эш урынына барып ояларын туздырып кайттым әле. Аңа инвалидность бирергә тиешләр! Акча да түләргә тиешләр! За моральный и за материальный ущерб! Суд юлында озак йөртәм мин аларны!

– Инвалидлыкны эш урыны бирми.

– Сезнең врачлар да кулга тоттырам дип тормый әле! – Мария Петровнаның тавышы элеккечә бөердән чыга башлады. – Әнә ул хирургыгыз... исемен язып алдым... – грубиян! Мине гаепләп маташа еще...

– Артык сораулар биреп теңкәсенә тигәнсездер. Иремнең хәле ничек, аңа ярдәм кирәкмиме, аны кем карый дип, сораулар белән күмеп ташлагансыздыр...

Хатын аның ирониясен тиз генә аңламады. Кыска керфекле күзен янә кысып бетерде, тураебрак утырды:

– Балалар кеше тапты инде. Заразылар, сиделкалары да, симерүләре җиткән, сәгатенә фәлән сум дип шунда ук такса куялар! Әллә бездә хәзинә сандыгы бар...

– Ә нишләп ирегез янында үзегез утырмыйсыз? Беркемгә дә акча түлисе булмас иде. Яки улыгыз-кызыгыз килми? – Тимур Айдаровичны бу сөйләшүдә, каршысында утырган бу хатын да тәмам ялкыткан иде, тик әдәп саклап, әлегә чыгырыннан чыкмый түзде. – Сәламәт чакта әтиләре кирәк булгандыр бит? Ә хәзер, ризыкны кашык белән ашатырга, «утка»ны алып керергә-алып чыгарга калгач, яки катетерның ни икәнен күргәч, нәрсә, ата кеше икәнен бик тиз оныттылармы? Ә шундый ук хәл иртәгә, гафу итегез, сезнең белән булса? Сездән дә йөз чөерәчәкләрме? Үзләренең дә балалары бардыр, шәп үрнәк күрсәтәләр...

 

[1]Мөрәвәт – диал., рәхәтлек.

 

(Дәвамы бар)

Реклама