Логотип Казан Утлары
Повесть

Кичке таң (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Мария Петровна ирен читен тешләде, иренен очлайтып, нидер әйтергә җыенды да, кире уйладымы, каршы дәшмәде.

Аның йөзе, яшь чагында, матур булгандыр. Кем белә, бәлки күңеле дә чиста, якты булгандыр. Еллар дәвамында ни сәбәпле кеше күңеле бу кадәр карала, корымлана икән? Шул каралык тора-бара кешенең йөзенә дә саркып чыга, күрәсең. Көлү-елмаюны оныткан, тирә-якка нәфрәт белән генә карарга ияләшкән күзләрне дә, ачуташ йоткандай усалланып кысылган иреннәрне дә, никадәр акшарласаң да, күзгә күренмәгән караңгылык белән өртелгән йөз-чырайны да матур дип булмый. Ана карап торасы килми. Киресенчә, тизрәк күз алдыңнан китеп югалуын, шушы ямьсезлекне тизрәк үзе белән алып китүен телисең.

Тимур Айдарович тагын сәгатькә борылды. Урыныннан торды.

– Мине операционныйда көтәләр. Соңга калырга хакым юк, – диде ул, сүзне артык сузарга җыенмыйча. – Ирегез аякка басачак, тик вакыт һәм яхшы тәрбия генә кирәк аңа. Андый тәрбияне чит-ят бер сиделка бирә ала дип уйлыйсыз икән, үзегез карагыз...

Ямьсезлек белән гамьсезлек шулкадәр аваздаш икән... Шуңа әле генә төшенде Тимур Айдарович. Ә бит тышта җәй башы. Җиһанның, аллы-гөлле күлмәк кигән яшь кызыкай кебек, гүзәллеккә төренгән чагы. Шундый саф, сусыл яшеллек, табигатьнең чәчәк атып кына килгән мәле. Әле яфракларга, үләннәргә тузан сарылырга өлгермәгән, бары тик матурлык кына күңелне иркәли. Шул матурлык янәшәсендә күңелнең дә һәрчак матур буласы килми микәнни соң ул – җавап табалмый әле менә...

 

* * *

Бар нәрсә үзгәргән һәм берни дә үзгәрмәгән кебек...

Больницадан чыккач, авылга кайтып килделәр.

Тәүге тапкыр аяк баскандай, чишмә буеннан әллә ничә урады Илһам.

Беркайчан да, бер тапкыр да күрергә өлгермәгән әнкәсенең чардуганын буяп кайтты. Кабере караулы иде, өстендә тәбәнәк сары ромашкалар үсеп утыра.

Дога белми иде, читкә басып, күңеленнән генә аның белән сөйләште. «Минем кызым туачак, әни! Ишетәсеңме, минем кызым! Синең оныгың... Әтигә шулай дигән идем, малай булса лутчырак, кәнишне, ди. Имеш, нәсел дәвамчысы! Кызым да минем дәвамым бит инде. Синең дәвамың. Безнең нәсел! Аның үскәнен күрәм әле мин. Яшим әле мин, әни...»

Шул төнне әнкәсе төшенә керде. Чулпан белән икесе, өйдә кызу дип, верандага йокларга ятканнар иде. Төн уртасында Илһам бөтен тәнен көзән җыерганга, бөгәрләнеп килүенә уянып китте. Аякларын умакчы була –кул бармакларын тыңлата алмый, авызын ачып Чулпанына дәшмәкче –теле тибрәнми, аңкавына ябышкан кебек. Көчле авырту инде бугазына менеп җитте, җитмәсә, үтереп косасы килә, башы әйләнә. Шулвакыт янына баштанаяк өрфия ак җәймәгә төренгән әнкәсе килде дә үзенең мамык кебек кулын Илһамның маңгаена куйды. Ул кул шулкадәр йомшак –гүя чыннан да мамык! Үзе кайнар да түгел, салкын да түгел –гаҗәеп бер рәхәтлек бөркелә. Илһам, әнкәсенеңйөзен күрергә теләп, башын күтәрмәкче булды, тик ничек кенә тырышмасын, юк инде, аермачык итеп һич кенә дә күрерлек түгел. Аклы-каралы фотокарточкасын бик яхшы хәтерли югыйсә: маңгай турысыннан кыл урталай ярылган чәче колак артына җыелган; ул чәчне дә, түп-түгәрәк йөзендә карлыгач канаты шикелле кайтарылып торган кашларын да, елмаерга җыенгандай, чит-читенә бер сер яшеренгән иреннәрен дә балачакта, апа-абыйсы күрмәгәндә, яшеренеп әллә ничә тапкыр сыйпаганы булды Илһамның. Менә хәзер, әнисе үз гомерендә беренче тапкыр шулкадәр якын булып янына килеп баскач, ул чәчкә, кашларга, иреннәргә бармак белән чын-чынлап кагылырга була бит! Тик нигә соң әнисенең йөзен һаман күрә алмый? Нигә әнисе бер сүз дә дәшми? Нигә Илһамның куллары агач шикелле катып калган да нигә әнисенең бармакларына орынып: «Әни, зинһар, китмә! Мин бит сине, шушы яшемә җитеп, тәүге тапкыр күрәм. Китмә!» –дип эндәшә алмый?.. Дәшә алмаса да, уң кулын язып, әнкәсенең өстенә капланган ак җәймәне бар көченә йомарларга җитеште Илһам: китмә дип ялваруын шулай аңлатырга теләве иде.

Төш белән өн бергә буталды. Ул, коточкыч авыртудан арынып, күзләрен ачты. Сул кулын селкетеп карады –бармаклары йөри. Сак кына аяк бармакларын селкетергә итте –алар да хәрәкәттә. Ә уң кулы... карават читенә шуышып төшкән ак җәймәне җан-фәрманга кысып тоткан иде.

Шәһәргә кайткач, мондый төннәр берничә тапкыр кабатланды. Йөкле хатынын борчымас өчен, тешен кысып түзәргә тырышты Илһам, даруларны төймәләп-төймәләп ашады. Ул яшәргә тиеш иде. Сабыр булырга тиеш иде. Көчле булырга тиеш иде.

Чулпан да, ирен борчымас, үзенең ничек көйгәнен аңа сиздермәс өчен, бар көчен йөрәгенә төйнәде. Ире эштән туктаган мәлдә үк үзе дә кибеттән киткән иде –айның һәр көнен, көннең һәр сәгатен икәү бергә үткәрергә теләде ул. Ике кулына өйдә эш тә тапты: заказга тортлар пешерергә тотынды. Булачак кызы белән сөйләшә-сөйләшә, авыз эченнән җыр көйли-көйли плитә тирәсендә кайнашканда, иренең ишек яңагына сөялеп, елмаеп күзәткәнен күрә дә, онлы бармагы белән аның бит очына кагылып үтә: «Син безгә берәр җыр куй, әтисе, кызыңның биисе килә әле монда...»

«Әтисе» дигән тәмле сүздән исереп, Илһам зал ягына чыгып китә, ноутбукны ачып, җыр эзләргә тотына.

Әллә каян гына бер үк җырга килә дә төртелә бармаклары:

 

Бәхетле бул, җаным,

Бәхетле бул...

 

Теге көнгә тиклем, җыр кинәт өзелгәнче шулай булды.

Аннары...

«Ашыгыч ярдәм» машинасы аңсыз калган Чулпанны больницага алып китте.

 

 

2 бүлек

 

Йокысыз төннәр белән күп тапкырлар очрашканы бар иде Тимур Айдаровичның, операция белән үткән, юлда, самолетта узган, артык борчылган көннәрнең кайтавазы булган андый төннәр байтак иде. Әмма хәзерге кебек, керфегенә ни теләсә дә йокы эленмәгән, бөтен җанын талкыган сәгатьләрне хәтерләми ул. Чулпан янында тәүлекнең һәр сәгате-минутында кизү табиб та, шәфкать туташы да бар, хәле яхшырып килә, бертуктамый болай кайгырудан мәгънә дә, файда да юклыгын акылы белән аңлый Тимур. Шулай да инде өченче тәүлек үзенең фатирына кайтып кунганы юк.

Көндез, намаз бүлмәсенә төшеп, сәҗдәгә иелгәннән соң Аллаһы Тәгаләдән ялынып-ялварып бер нәрсәне генә сорады ир: «Бу сынауны җиңеллек белән күтәрергә Үзең көч бир! Яшь әнинең дә, дөньяга яралырга җыенган сабыйның да тәненә саулык бир, гомер бир аларга! Җирйөзенә табиб итеп яралткансың икән, зиһен бир,кулларыма кодрәт бир!»Башын иеп шул теләкләрне күңеленнән әллә ничә кат кабатлаган чакта, Тимур Айдаровичның керфек төпләре дымланып чыкты. Бу минутта читтән берәрсе аның һәр ымын, һәр хәрәкәтен күзәтеп торса, намазлык өстендә аякларын бөкләп, күзләрен ярымйомып утырган хәлдә иреннәрен ачар-ачмас кына тибрәткән, чәчләренә берән-сәрән көлсу җепләр сарыла башлаган, киңҗилкәле, уртача буйлы, йөзеннән җылы бер нур бөркелеп торган ир-егеттә кирәк чагында корычтан каты, мамыктан йомшак йөрәкле була белгән хирургны таныр иде микән?

Менә шул йөрәгенә әмер бирә алмый әле Тимур Айдарович: әгәр Чулпан белән яки аны нарасые белән бер-бер хәл булса, аның табиб һөнәрен сайлавының хакы сукыр бер тиен дигән сүз. Юк, болай ут сулавы Чулпанныяшерен бер мәхәббәт белән өзгәләнеп яратуга гына бәйле түгел. Илһамның: «Мин сиңа ышанам, Тимур абый, шуңа җаным тыныч», –дигән сүзләре колактөбендә кайтаваз кебек чыңлый. Бу ышанычны –үзе дә хәлсез бармаклары белән тормыш көймәсенә чак-чак кына ябышып торган, нарасыеның туар сәгатьләрен күрү өчен җан асраган, шуны үзе белгән, әмма сөекле кешесенә белдерергә теләмәгән, шаккаткыч бер чыдамлык белән барысына түзә алган яшь егетнең ышанычын, өметен сындырырга Тимурның хакы юк.

Эш сәгате беткәч, бүген инде фатирына кайтып кунарга ниятләгән иде ул. Ваннага диңгез тозы салып, бераз булса да ял итеп, тәненә, җанына ял бирергә уйлады. Беркөн Ленара Ирековна хак әйтте, соңгы арада тәмам ялкауланды шул: бәрәңге булса да кыздырып ашаса, авызына өй ризыгы эләгер иде. Алайса, кайда ашханә ашы, кайда юл өстендә кафега-мазар сугылып чыгу ашказанын алдау гына.

Шул уй белән халатын салып элде дә, телефонын алып, шалтыратуларны барларга кереште.Энесе Зиннурдан килгәналты шалтыратуны күргәч, хәрефләр өстендәбармакларын биетепалды. Әйтәсе сүзләренең бу юлы да ошамаячагын алдан белә иде, шулай да үзе җыярга булды.

– Тимур Айдарович, Насыйрованың хәле начар! Аңын җуйды! Илфат Бариевич аның янында, сезгә эндәшергә кушты. –Ишектә шәфкать туташының биек ак башлыгы гына күренеп калды –шулай дип әйтүгә, юкка да чыкты.

Тимур Айдаровичның кулындагы телефоны өстәлгә очты, халатын элгечтән йолкып кына алды. Хәрәкәтләренә хисап бирмәгән хәлдә кабинетыннан атылып чыкты.

Димәк, барысы да давыл алдыннан күзәтелә торган тынлык кына булган... МРТ нәтиҗәсе шуны раслый иде. Тимур ак кәгазьдә кап-карабулып ярылып яткан диагнозны –«выраженная деформация четвертого желудочка, компрессия ствола головного мозга, увеличение гематомы со смещением структур « дигән сүзләрне, ышанырга теләмәгәндәй, берничә тапкыр укыды. Монда инде икеләнеп торырга урын калмаган иде.

– Зинһар, тизрәк! Юрий Владимировичны чакырыгыз! Ирина Павловнага дәшегез. Неонатологиягә шалтыратыгыз.

Шулай диде дә, үзе, кулларына урын тапмагандай, әле халат кесәсенә тыгып, әле күкрәгенә кушырып, гасабилы адымнар белән ишекле-түрле йөрергә тотынды.

Тиз арада гинекология бүлегеннән дә, нейрохирургиядән дә кереп җиткән табибларның фикере уртак иде: хәл моңа килеп терәлгән икән, операция, бердәнбер юл –операция. Һәм бер генә дә түгел –берьюлы ике экстерн операция көтелә иде. Пациентның баш капкачын ачып, гематоманы алып ату өчен эшкә тотынганчы, әнисе карынындагы сабыйның кыл өстендә торган гомере дә табиблар җаваплылыгында иде. Яки, яки... Бизмәннең ике тәлинкәсендә дә җавапсыз сораулар тирбәлә. Яки, яки... Икесе кендек бавы белән бәйләнгән ана белән баланың гомерләре бер өстәлгә салыначак иде. Яки, яки...

– Юрий Владимирович! Ничек тә... баланы саклап каласы иде. –ТимурАйдаровичның ялварулы тавышы үзенекенә охшамаган иде. Гүя барысы да Николаевның –обсервация бүлегендә ничәмә-ничә ел эшләгән, медицина университетында студентларга белем биргән тәҗрибәле табибның тылсымлы кулларыннан гына тора, әйтерсең, бу очракта һәртөрле юрауларның, прогнозларның мәгънәсез икәнлеген Тимур үзе белми...

– Тимур Айдарович, кулдан килгәнне эшләрбез. Сез баш миенә операциягә тотынганчы, кесарево юлы белән ярып,баланы алырбыз. Тик бернинди гарантия юк: пациентның хәле бик авыр, карындагы бала кислород кытлыгы кичерә, массасы бик кечкенә... Иренең яки туганнарының ризалыгы кирәк. Алар барысын да белеп торырга тиеш. Бу –бик зур риск. Могҗизага өметләнмәсеннәр.

– Беләм. Яхшы... – Тимур Айдарович, соңгы карарга килгәнче, билгесез бер ноктага текәлде. – Операция бүлмәсен әзерләсеннәр. Мөмкин кадәр тизрәк!

«Чулпан, Чулпан... Син барысын да җиңәргә тиеш, ишетәсеңме, син бик көчле бит! Синең көчең сабыеңа да, Илһамга да бик кирәк... Ишетәсеңме, Чулпан?!»

Ирнең ялварулы эчке иңрәү тавышын яшь хатын ишетмәде. Ул гомумән дөньядан аерылган кебек иде. Авызына, борынына, беләкләренә тоташтырылган нәзек көпшәләр, мониторда аның йөрәк тибешен күрсәткән дулкын сызыклар, җәймәләрдән күчкән зәңгәрсу яктылык –болар һәммәсе башка бер яссылыктагы яшәеш кебек иде...

Чулпан үзе янында аның һәм сабыеның гомере өчен көрәшкә чыгып баскан табибларны да, шәфкать туташларында күрмәде. Берничә көн элеккенә, сабыеның үкчә белән тибеп-тибеп куюына үзе дә балаларча сөенгән, карынындагы кызчыгы белән сөйләшеп туймаган әни бу минутларда ни дә булса уйлау сәләтеннән бөтенләй мәхрүм иде. Гүя зәңгәр япма җәелгән операция өстәлендә аныңкыяфәтендәге курчак ята: ул курчак керфекләрен дә тибрәтми, иреннәрен дә селкетми. Ул хәтта үзе генә суламый да... Зәңгәрсу алъяпма бәйләгән фәрештәләр генә, ике бербөтеннең ике гомерен саклап калу өчен, яшь ананың янәшәсенә җыелганнар.

Беренче операциягә Юрий Владимирович җитәкчелегендәге бригада –ул үзе, акушер-гинеколог, анестезиолог, неонатолог-реаниматолог тотынды.Һәр минутның, һәр секундның бәясе алтыннан күпкә кыйммәтлерәк иде. Тик Чулпанга гомумнаркоз биргәндә үк көтелмәгән авырлык юлны кисте: анестезиолог-реаниматолог, үпкәләрне ясалма сулауга тоташтырып, трахеяга эндотрахеаль торбакерткәндә, хатын кисәк укшый, бертуктамый коса башлады. Әгәр тын юлларының үткәрүчәнлеген тиз арада чистартырга өлгермәсәң, баш миендә гипоксия –кислород кытлыгы башланып, коточкыч нәтиҗә көткәнлеге көн кебек ачык иде. Бәхеткә, анестезиологның тылсымлы куллары бөтен профилактик чараны да вакытында кулланып, ясалма вентиляцияне кушарга җитеште.

Операция башланганда сәгать кичке сигез тулып егерме сигез минут киткәнне күрсәтә иде. Ике минут үтүгә, әни кешенең эчен ярып, аннанбияләй хәтле генә кызчыкны дөньяга чыгардылар.

Шушы кыска гына вакыт аралыгында Юрий Владимировичның маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәргән иде, шәфкать туташы аны кечкенә сөлге белән җәһәт кенә сөртеп алды.

Баланың җеп калынлыгы гына күренгән кул-аяклары, кислород җитмәүдән күгәргән төскә кергән ябык тәне аның бик хәлсез икәнен күз ташлауга ук раслап тора иде. Әмма ул исән, ул, көн күзенә чыгуга, елап аваз бирергә ашыкмаса да, исән, ул яши!

Тимур Айдарович, йөрәгенең чыгымчы тай шикелле уйнакларга иткәнен сизеп, шунда ук үзен кулга алды. Хискә бирелергә, дулкынланырга хакы юк, чөнки берничә минуттан Чулпанның баш очына басып, үзе тагын да катлаулырак операциягә керешәчәк.

Озын толымнарның бер өлеше төптән киселгән, баш капкачын бритва белән кырып куйганнар иде.

Бая, телефоннан Илһамга шалтыратып, Чулпанның хәле кискенләшүне, ашыгыч операциягә тотыначакларын, егеткә язма рөхсәт кәгазенә кул куярга кирәклеген Тимур Айдарович мөмкин кадәр тыныч кына аңлата башлаган иде, больница юлларында йөреп, инде күпне күрергә өлгергән Илһам аны ярты сүздән бүлдерде: «Мин сиңа ышанам, Тимур абый, – диде ул, дулкынлануын сиздермичә, – хәзер килеп җитәм».

Килгәндер инде, йөрәгенең һәр тибешендә Чулпаны һәм сабые өчен җан атып, ут йотып утыруыдыр.

Аһ, ул билгесезлектә көтү мизгелләре! Якында гына, ишекнең икенче ягында синең өчен кадерледән-кадерле булган берәү синең үзеңнән дә, тән һәм җан бергәлегеннән дә әлегә вакытлыча аерылып калсын да...

Баланы, ак җәймәгә төреп, инкубаторга махсус матрас өстенә салып өлгергәннәр иде.

– Авырлыгы 1290 грамм. Апгар шкаласы буенча – 1 балл. Кувёзга урнаштырылды. Тиз арада интенсив терапия таләп ителә. – Реаниматолог, һәр хәрәкәтен кулларына күз иярмәс тизлек белән башкарып, кызчыкны пыяла капкачлы кувёзга салды да аны яңа туган балаларның реанимация бүлегенә алып та китте.

Үз бәгыреннән өзелгән нарасыймыни – Тимур Айдаровичның җанын кыл урталай ярып, моңарчы бөтенләй таныш булмаган үзе татлы, үзе газаплы бер хис сызылып үтте.

Ләкин, ләкин... Уелып уйларга бирелер чакмы?

Юрий Владимирович үз эшен зәркәннәрне көнләштерерлек осталык белән төгәлләп, операция урынын тегеп куйды да:

– Тимур Айдарович, мең шөкер: кан бик әз югалды – 500 миллиграм. Операция барышында бернинди катлаулы хәлләр килеп чыкмады! – диде, коллегасының эчке халәтен, сүзсез сорауларын күзеннән укып. –Эстафетаны тапшырам. Барысы да яхшы булсын!.

– Рәхмәт. Рәхмәт сезгә, Юрий Владимирович!

Бу минутта Чулпан урынында бөтенләй башка берәү – күрмәгән-белмәгән җиде ят булса да, нәкъ шушындый ихлас рәхмәтле булыр иде Тимур. Коллегаларының тәҗрибәле кулы, җаваплылык хисе алдында баш иярлек шул.

Чулпанны икенче операциягә әзерлиләр иде.

Сәгать уклары кичке унынчы яртыны күрсәткәндә, инде башка бригада – Тимур Айдарович һәм аның янындагы нейрохирург-ассистентлар, анестезиолог, ике шәфкать туташы барысы бер булып, көрәшкә – алгы сызыкка бастылар. Бу юлы да, гадәттәгечә – яшәү өчен көрәшкә.

Иртәнге өченче яртыга кадәр барган операциянең һәр мизгеле – көрәш иде.

Аллаһы Тәгалә бүләк иткән гомернең хакы өчен көрәш.

Табиб һөнәренең абруе өчен көрәш.

Гомер өчен көрәш.

 

* * *

Бу сәгатьләрне этеп-төртеп уздырасымыни?..

Алда – билгесезлек. Соры билгесезлек.

Таң атарга да күп калмагандыр. Тимур сәгатькә карамады. Киеренкелектән арына алмыйча, ишекле-түрле йөренеп килде. Чулпанның йөрәк тибешен күрсәткән монитордан күзен алмады.

Пациентның пульсын, кан басымын әледән-әле үлчәп торган олы гына яшьтәге шәфкать туташы, аның халәтен сизепме, сизмичәме:

– Тимур Айдарович, һәр операциядән соң шулай борчыласыз, болай булса, йөрәгегезне туздырып бетерәсез инде! –дип башын селкеде. – Минем ирем, мәрхүм, шулай итеп 52 яшендә китеп барды, ул да бөтенесен үз йөрәге аша үткәрә иде. Беләсез бит.

– Беләм. Намуслы кеше иде, шәп хирург иде! –Т имур тагын Чулпанга күз ташлады. Аның авыз-борынына тоташкан көпшәләр, беләгенә куелган «капельница», баш артындагы нечкә муенлы пыяла шешәләр –болар һәммәсе яшь әнинең тәненә яшәү суты өстәү өчен хезмәт итә. Тизрәк аякка басарга, элеккечә камил акылга ия булырга язсын үзенә! Нарасыен үз кулларында тибрәтергә насыйп булсын...

Йөрәк, диме шәфкать туташы? Кайгырмаса, борчылмаса, янмаса, ул йөрәкнең нигә кирәге бар? Боз кисәге түгел бит ул, йөрәк...

– Сезнең кебекләр дә, минем ирем кебекләр дә сирәк шул... Кешене терелтим дип ут йотканнар диюем. Әле сеңлемнең улы үзләрендә врачтан-врачка йөреп, әздән генә исән калды. Әллә кайчан әйттем югыйсә, кил, дидем, үзем йөртермен, менә дигән врачларыбыз бар, дидем. Юк, тыңламады. Билирубин югары дип баргач, бер клиникада тикшергән булып, кыйбатлы дару алдырганнар. Шуны эчә торгач, «скорый» белән алып киткәннәр әнә. Ул даруга акка кара белән язып куелган, противоказания дигән җирендә иң беренче итеп «повышенный билирубин» диелгән. Шуны да ачып укырга башына килмәгән бит...

Шәфкать туташының бераз көйләбрәк сөйләгән тавышы колакка кергән дә шикелле. Шул ук вакытта Чулпанның керфек тибрәткәнен, аның белән барысы да яхшы икәненә инануны зарыгып көткән йөрәк бу минутта башкалар өчен бикле дә кебек...

Яшь организм үзенекен итте. Чулпанның хәле әкрен генә яхшыруга таба иде. Әтисе белән әнисенең: «Врачың тиздән аякка басачак дип сөендерде», – диюе дә, җилкәсенә ак халат салып, Илһамының елмаеп килеп керүе дә, Тимур Айдаровичның: «Кызың белән бар да тәртиптә, ел үсәсен ай үсеп ята», – дип куандыруы да – барысы, барысы тәненә генә түгел, җанына дәва иде.

Күрше караватта ятучы, берничә көннән өенә кайтып китәргә җыенучы хатын, беркөнне, Тимур Айдарович обходтан чыгып киткәч:

– Чулпан, а ты замечаешь: Тимур Айдарович на тебя такими влюбленными глазами смотрит! – дип аның ушын ала язды.

– Син нәрсә сөйлисең, тетя Варя! – диде Чулпан, беләгенә кадалган система уколына хәлсез караш ташлап. – Ул һәр авыру өчен җан ата, үзең дә беләсең бит!

– Я знаю, что он врач от Бога, но я говорю сейчас о любви, милая. Он по уши влюблен в тебя, учти...

Бу сүзләр Чулпанның бер колагыннан керде –икенчесеннән чыкты, башына операция ясалган хатынның уена, теленә ни килмәс... Аның тизрәк кызчыгын күрәсе, кул-аякларын тотып карыйсы, күзләренә текәләсе килә, тик рөхсәт юк шул әле. Тимур Айдарович, тәртип бозып булса да, Илһамны перинаталь үзәккә алып кергән! «Кызымның күзләре зәп-зәңгәр!» – дип кош тоткандай килде Илһам, мизгеллек бәхетне хатыны белән уртаклашып. Чулпан андый бәхеткә кайчан тиенер? Берьюлы ике операция кичергән тәне кайчан ныгып җитәр дә кайчан кызчыгын – Газизәсен кулына алыр? Әйе, әйе, зәңгәр күзле бәхетләренең исеме нәкъ шулай булачак! Бердәнберләре, мәхәббәт җимешләре, газизләре бит ул...

 

 

* * *

Сөенечтән түгелгән күз яшьләрендә дә шул ук тоз тәме икән. Алар да бит очын әрнетә икән.

Чулпаннан түгел, үз-үзеннән кыенсынганга, ванна бүлмәсенә бикләнеп елады Илһам. Кызчыгын –үзе кечкенә генә булса да, ярыйсы гына көр тавышын ишеттереп алган нарасыен, бербөртеген, алтын бөртеген, җан җимешен, Газизәсен зал түрендәге бала караватына сак кына, ипләп кенә илтеп салгач, җәһәт кенә кереп китте дә, стенага беләген терәп, башын шул беләккә салып, сулыгып-сулыгып елады. Сөенечтән. Күңел тулудан. Үзенең әти булуыннан. Шул бәхетне татырга өлгерүеннән. Чулпанының исән-сау кайтып керүеннән. Өчәү бербөтен булудан. Бәбидән аңкыган бәхет исеннән.

Чулпаны больницада ятканда, Илһам үзе дә янәшәдә генә, күрше бүлектә иде. Бер төнне ир, хәле кисәк начарайгач, «Ашыгыч ярдәм» чакырырга мәҗбүр булды. Анализлары начар иде, тиз генә кайтарып җибәрмәделәр. Хатыны бу хакта белмәсен, кайгырмасын өчен Илһам кулыннан килгәннең барысын да эшләде: аның янына көләч елмаеп килеп керде, укол кадар вакыт җиткәндә, көләч елмаеп «кайтып китте». Бу хакта ирексездән шушы уенга кушылырга мәҗбүр булган Тимур да белә иде. Белә һәм егеткә ярдәм итә алмау чарасызлыгыннан үрсәләнә...

– Илһам! –Хатынының бикле ванна ишегенә сак кына орынуына ир тиз генә җавап бирмәде. Кранны ачып, су агызды, салкын су белән битен юды, шуннан соң гына ишекне ачты.

– Чыгам, матурым. – Елмайса да, сатлык күзләр үзенекен итте.

Чулпан әкрен генә аның күкрәгенә сыенды. Тәмам ябыккан, тартылып калган, күзләре эчкә баткан ирен жәлләүдән йөрәгенә ут капты. Әмма тыныч булырга тырышты: борчылуның берсенә дә файда китермәсен аңларга өлгергән иде.

Кешенеке булса да, бу фатирда, әле айныкын айга акчасын түләп торганда, үзеңне өйдә дип хис итәргә мөмкин. Чулпан, билбау белән генә буып куймалы алсу төстәге җылы халатын, аягына Кукмараның чигүле кыска ак итеген киеп, зал белән кухня бүлмәсен әкрен адымнар белән кырык урады. Һәр урауда, тын алуын барларга теләгәндәй, бала караватына иелеп, бәбинең мес-мес сулавын тикшерде. Иренең ванна бүлмәсендә берничә минутка кереп югалуы сәгатьләр булып тоелды. Ашыгып ишек янына килде, шакымады, учы белән генә кагылды.

Күнегергә кирәк иде. Беркадәр гамьсезлеккә.

Үзен дә, ирен дә, нәниен дә сакларга кирәк иде.

«Борчылмаска. Кайгырмаска. Үртәлмәскә». Врачларның кат-кат кисәткәне бер үк сүзләр иде.

Борчылмаска...

Авыр күтәрмәскә. Кискен хәрәкәтләр ясамаска. Билгеләнгән даруларны вакытында эчәргә. Табибка даими күренеп торырга. Борчылмаска. Борчылмаска...

Ясалма сөт салынган шешә имезлеген Газизәсенең уймактан да нәнирәк иреннәренә китергәндә, Чулпан йөрәгенең сулык-сулык килеп куюын ишетмәмешкә салыша. Күкрәгенә сөт төшмәвенә, кызыкаен үзенә сыендырып, ана сөте авыз иттерә алмавына җаны көйрәсә дә, артык борчылмаска тырыша.

Иренең күз алдында кибә баруын, төнге сызлануларын, көзән җыеруларын күреп тә, һичничек булыша алмавына үзе дә эчтән сыза, сызарга теләмәсә дә сыза. Көяргә теләмәсә дә көя.

Дарудан даруга көн итәргә гадәтләнгән Илһам:

– Мин күнеккән. Үтә ул, матурым, – дип чыннан да күнеккән сүзләрен кабатлый.

Сәгатьләрнең санаулы икәнен искәртеп, тек тә тек уклар күчә.

– Болай булмый, Илһам! Ленара Ирековна белән сөйләшик, больницага салсын. Андагы даруларның файдасы тими калмас, – диде бер төнне Чулпан, иренең газаптан җыерылып килгән йөзен чарасызлыктан учы белән сыйпый-сыйпый.

– Кирәкми. Үтә ул. – Дару капканнан соң бераз рәткә кергән Илһам, кулын баш астына куеп, чалкан ятты.

Уалырга торган җан уч төбенә йомарланган күбәләк кебек икән. Бу тоткынлыктан чыгарга теләп, лепер-лепер кагына, чиксезлеккә омтыла.

Илһамның да тән сызлауларыннан тәмам арыган җаны шушы күбәләккә тиңме соң әллә? Аның талпынышын сүз белән аңлата торган түгел.

Дулкын-дулкын булып уйлар агыла.

Стена буенда агачтан бизәкләп эшләнгән бала караваты тора.

 

Төн уртасында Илһамның борыныннан шаулап кан китте. Берничек тә туктата алмагач, Чулпан, калтыранган бармакларын көчкә тыңлатып, «Ашыгыч ярдәм» номерын түгел, Тимур Айдаровичның телефонын җыйды. Гүя бөтен бер шәһәрдә аларга булыша алырдай бердәнбер кеше –ул. Башкаларның, ярдәм чакырыр өчен борын канау гына җитди сәбәп түгел, дип, кире кагуларыннан курыктымы?..

– Уятканга ачуланмагыз... – дип сүз башлаган Чулпанны Тимур Айдарович кырт бүлдерде:

– Ни булды, Чулпан? – диде ул, вакытны сузарга теләмичә.

Хәлне аңлауга, әлегә суыткычтан боз кисәге алып, шуны чүпрәк белән борынга куя торырга кушты, адресны сорады да, озак та үтми, килеп тә җитте.

Диванда борынына калын сөлге куеп, башын аска иебрәк утырган Илһамның йөзеннән кан качкан иде.

– Йокыгызны урладык инде, Тимур абый... – Егет, үз хәлен онытып, елмаерга маташты.

– Йокы кайгысы түгел әле, Илһам. Авариядән соң бер ирне китерделәр, шуңа ашыгыч операция булды. Чыгып, кулны юып ятканда, Чулпан шалтыратты. – Тимур, егетнең кулындагы кып-кызыл сөлгегә күз салуга: –Сине үзем белән алып китү дөресрәк булыр... Үтеп китәрдәй дисәләр, кайтарып та куярмын.

Тимур Айдарович бала йоклап яткан караватка күз салды.

– Бәби ничек? –д иде ул пышылдап, Чулпанның әкрен генә караватны тирбәткәнен күреп. – Үсәме? Бик елак түгелме?

– Газизәбезгә күз генә тимәсен... – Чулпан, иелеп, сабыйның җәймәсен рәтләде. Коридорга чыгып, тиз генә иренең җылы курткасын барлады. –Алып кына калмасалар ярар иде... – Илһамга борчу тулы күзләрен тутырып карады.

– Калмаслар, кемгә кирәк мин анда, – дигән булды Илһам, Тимур белән күзгә-күз карашып алгач. – Курыкма, матурым, дару тамызырлар да кайтарырлар. Син Газизәкәйне кара, үзеңне сакла, кайгырып утыра күрмә.

– Тимур абый белән булгач, кайгырмыйм инде. Син дә үзеңне сакла берүк!

Ишек ябылгач, яшь әни бик озак шундагы «күз»гә текәлеп торды. Нидер онытылдымы? Әйтелмичә калдымы?..

 

Төнге шәһәр урамында да тормыш кайный. Көндезге кебек булмаса да, әрле-бирле машиналар чабыша. Боз тауларында кемнәрдер чана шуа. Тиздән яңа ел җитәсен искәртеп, бизәлгән чыршылар күренеп кала.

– Тимур абый, син Чулпанны да, Газизәмне дә ташлама, зинһар... –Тимурның янәшәсендә утырып барган Илһам, борынына куйган чүпрәкне кыймылдатмыйча гына, шулай диде. Үзенә тавышы баз авызыннан яңгырагандай тоелды.

Тимур Айдарович карашын юлдан аермады:

– Мин кулымнан килгәнне генә эшли алам, Илһам. Ярдәмем тиярдәй булса, бик рәхәтләнеп...

– Аларның монда таянырдай беркеме дә калмый. Синнән башка. –Илһамның тавышы өзелеп алды. – Мин... үлемнән курыкмыйм. Ә менә... алар өчен куркам. Авыр булыр инде үзләренә. Әнисез үсүнең ни икәнен үземнән беләм, әтисез дә җиңел булмас...

– Илһам, бу ни дигән сүз? Туктап хәзер үк. Иртәгә кем белән ни буласын беребез дә белми. Аллаһы Тәгалә кемгә ни язган...

– Аллаһы Тәгалә дисез... Әллә үлгәннән соң яшәү барлыгына да ышанасызмы?

– Ә нишләп ышанмаска? Әллә син монда бер кирәкле кишер яфрагы булып яшәдең, аннан туфракка әйләндең һәм шуның белән вәссәлам дип уйлыйсыңмы? Юк, дустым, безнең беребез дә ашап, эчеп, беркөнне юк булыр өчен генә яралтылмаган җир өстенә... Барыбызның да, көне килеп җиткәч, Аллаһ алдына килеп басасы бар...

Илһамга сөйләшү авыр иде. Водород перекисена манылган мамык сулыш алырга комачаулый, тик аны кыймылдатса, тагын ургылып кан китүдән курка иде. Тимурның сүзен дәвам итмичә, бераз тын гына барды да:

– Менә мине ни өчен яралтты икән соң алайса? Беркемгә бәхет китерә алмагач... – диде, караңгы тәрәзәгә борылып.

Нигә? Ни өчен? Нигә мин?.. Мондый сорауларга кем генә өзеп җавап бирә алсын... Әгәр синең фанилыкка килүең сыналу өчен генә булып, кылган һәр гамәлең, әйткән һәр сүзең бөртекләп хисап тотуны таләп итәчәк икән, кайчан куркынычрак соң: мәңгелеккә килгәндәй, менә монда, җир өстендә яшәгән мәлеңдәме? Әллә соң, Тимур Айдарович әйткәнчә, Аллаһ каршына килеп баскачмы?

Үз-үзенә әлегәчә мондый сорауларны биреп караганы юк Илһамның. Китү дигәнне ул бер генә тапкыр да күрмәгән әнкәсе янына кайту диебрәк күзаллый иде. Гомер буе җанын кимергән, талкыган кимсенү хисеннән шул мизгелдә арыныр кебек, балачакта, башка малайларның «әни, әнкәй» дип дәшкәнен ишеткәндә куырылып-бөрешеп калган тәне дә, ниһаять, җиңеллек тояр сыман. Ул тән инде болай да үзенеке кебек түгел... Тукта, киресенчә, әллә җанын, канын чит итүеме? Бу еллар эчендә күпме кан салдылар үзенә, кан плазмасы бирделәр. Күпме дару, күпме агу бирделәр... Авырту һәм бетмәс сызлануның үзе булып бөгәрләнгән чакларында «бетте, барысы да бетте» дип уйлаган мәлләре аз булмады. Бигрәк тә соңгы айда...

Нәфеснең чиге юк икән... Яшисе килә! Чулпанына туйганчы карап та өлгермәде бит әле ул! Газизәсен кулында күтәреп, җаны кинәнгәнче тирбәтә дә алмады. Сабыеның шундый да кечкенә, шундый да нәни бармакларын берәм-берәм үбеп иркәләргә дә җитешмәде. «Әти кызы мин!» – дип кычкырып торган зәп-зәңгәр күзләренә йотлыгып-йотлыгып төбәлергә дә җитешмәде.

Ир алар өчен курка иде. Бу курку башка бергенә курку хисенә дә охшамаган иде. Бу курку яратудан тора иде.

КИТҮ турында ул бары Тимур абыйсы белән генә ачыктан-ачык сөйләшә ала иде. Табиб буларак түгел, җанына якын бер кешесе итеп ачыла ул аңа. Ичмаса, икесе дә чынбарлыкның күзенә туры карап серләшәләр. Башка кемгә ачылсын? Авылда тормыш йөген берьялгызы җигелеп тарткан –балаларына үги әни алып кайтмыйм дип, гомер буе сыңар канат талпынган әтисенәме? Кайчандыр, сәндерәгә печән ыргытканда, сәнәгенә таянып торган әтисенең: «Тик очалмыйм, карап калам кыр казлары артыннан», – дип җыр көйләгәнен ишетеп алган иде Илһам. Аңлау соңрак килде: күпләрнең язмышы талпынудан гына тора икән. Күпләрнең канат очы бик иртә киселә икән...

«Ашыгыч ярдәм» машинасының яшь гаилә яшәгән фатир подъезды янына килүләре ешайды. Төннәрен тәрәзәдә ут бөтенләй сүнмәскә әйләнде.

Авыртуны баса торган көчле уколдан соң йоклап киткән иренең аяк очына утыргач, Чулпанның башында гел бер сорау бөтерелә: барысы да төш кенәдер бәлки? Тәбәнәк өстәлне тутырган дару сәдәфләре дә, кабы белән торган шприцлар да... Якында гына үрсәләнеп елаган бала тавышы да колагына гына ишетелә торгандыр... Болай тиз булырга тиеш түгел иде! Түгел иде! Түгел иде... Бәхетнең гомере күбәләкнекеннән дә кыскарак булырга тиеш түгел иде...

Больницага соңгы шалтыратуында, Чулпанга: «Без Насыйровны үзебезнең бүлеккә ала алмыйбыз! Дәвалануның аңа инде файдасы юк...» –дип турысын әйттеләр. Һичкайчан беркемгә күтәрелеп бәрелмәгән Чулпан ярсып китүен сизми дә калды: «Ничек инде алалмыйсыз? Файда юк дип, аңа кул селтәү дөресмени? Ленара Ирековна, аның да бит кызыбызның үскәнен күрәсе килә. Кызыбызны кулларында күтәреп йөрисе килә! Аның да бит яшисе килә!!!» – дип, әле усалланып, әле әрнеп дәште ул врачка. «Мин сезне бик яхшы аңлыйм. Тик... – Ленара Ирековна Илһамга чыннан да булыша алмауларын исбатларга җыенган җиреннән кире уйлады, ахры. –Яхшы, килегез. Алып калырбыз», –диде.

– Ничек килсен? Илһам өй эчендә дә көчкә атлый! – Чулпан еламаска, сабыр булырга тырышты.

– «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз. Үзем каршы алырмын. – Врач ханым сүзне кыска тотты.

– ...Матурым, минем авылга кайтасым килә. Анда кардыр. Бала-чага чана шуадыр.

Кыска куртка өстеннән ак халатын җилкәсенә элгән фельдшер ишек төбендә сабырсызланып торса да, Илһам киенергә ашыкмады. Чулпаннан бала караватын диван буенарак күчерүен үтенде. Үзе, диван аркасына терәлеп утырган килеш, керфек кагарга да онытып, кызының йөзенә карап катты. Почык борынлы, бөдрә керфекле сабый, чия төше хәтле генә иреннәрен турсайткан да, тигез сулыш белән йоклап ята. Төшендә ни күрәдер: вакыт-вакыт елмаеп куя. Әллә әткәсенең шулкадәр гаҗизләнеп үзенә карап торуын сизәме?.. «Кичер мине, кызым. Кичер, Газизәм! Син үскәндә яныңда таяныч була алмавым өчен гафу ит, сабыем... Башка балаларны бер кулыннан әнисе, икенчесеннән әтисе җитәкләп, яныңнан узганда, күзләреңне мөлдерәтеп, аларга караган чакта, нәни йөрәгең чыра булып теленер. Әтисезлек үзәгеңә үткән мәлләр күп булыр. Икебезгә бердәй язмыш язылган икән, кызым, кечкенәм, Газизәм... Мин – әнисез ятим булсам, син әти назыннан мәхрүм каласың... Шулкадәр көтеп алдым үзеңне, кызым! Шуны белепме, иртәрәк туарга ашыктың... Димәк, шулай кирәк булган... Бер калышмый үсеп барасың, сабыем минем... Ташлап китә дип рәнҗемә миңа...»

– Авылга Яңа елга кайтырбыз. Больницадан качып чыгасы түгел! – диде Чулпан, иренең как сөяккә калган гәүдәсен кочкан мәлдә, елап җибәрмәс өчен иреннәрен тешләп. –Иртәгә әни килмәсме... Газизәне алып калса, синең яныңда булыр идем.

– Йөрмә! Кирәкми! Кызыбызны кара, матурым! Мин анда ялгызым түгел. Үзеңне сакла! – Илһам күзләрен яшереп ишеккә борылды, хәлсез адымнар белән фельдшер артыннан атлады. Тегесе, егылып китүеннән курыктымы, ирне култыклап алды.

Тавышка кабынган коридор утлары бик тиз сүнде. Дөнья караңгыланып калды.

 

Караңгылыкның үз төсе бар икән.

Тимур өстәлен тутырган китапларга хәтсездән карап торды. Утны кабызмаган килеш. Караңгылык аша. Алсу караңгылык аша.

Сәер иде. Караңгылыкны алсу төстә күзаллап утыру сәер иде. Берәрсенә әйтсәң, саташкан дип читкә тайпылуы да бар...

Биредә күпме галимнең хезмәте ята. Күпме фәнни хезмәт! Күпме эзләнү... Бәлки аларның һичьюгы берәрсендә төгәл җавап яшеренгәндер... Караңгылык алсу төстә идеме, әллә өмет төсе идеме ул...

Ленара Ирековна шалтыратып, Илһам Насыйровның хәле турында хәбәр итте. «Это конец, Тимур Айдарович», – диде ул, егетнең соңгы анализларын карап.

Меңнәрчә кешенең меңнәрчә эзләнүендә бер сорауга җавап табылмасын инде... Шул яман авыру алдында көчсезме кешелек, әллә үз-үзе алдындамы?

Тимур Айдарович, чарасызлыктан, калын-калын китаплар өстенә ике кулын куеп, башын беләгенә салды. Телефоны шалтыраганга сискәнеп, тиз генә утны яндырды. Чулпан икәнен белүгә, йөрәге жу итеп китте. Әле көндез генә Илһам янында булган иде Тимур, система астында яткан егетнең бер як бите шешеп киткәнне күргәч, канатырдай булып, иреннәрен тешләде. «Зинһар минекеләрне ташлама, Тимур абый!» – Егет үз хәленнән зарланып тел тибрәтмәде, өзгәләнеп-өзгәләнеп беркөнге сүзләрен кабатлады. Аны юату артык иде. Кыя күкрәгенә бәрелеп челпәрәмә килгән кош язмышын өр-яңадан язып булыр дисеңмени...

– Тыңлыйм, Чулпан! – Хәбәрнең иң яманын ишетергә әзер булса да, Тимур Айдарович үзен тыныч тотарга тырышты.

– Тимур абый, мин Илһам янында идем, ялгызын калдырып китәсем килми. Сез алай-болай больницада түгелме? – Ни гаҗәп, Чулпанның да тавышы сабыр-тигез иде.

Эштән соңлап кына фатирына кайтып кергән, өнсез бушлыктан, караңгылыктан җавап эзләп тилмергән Тимур аның нидер аңлатуын көтеп тормыйча, коридорга чыгып, пальтосына үрелгән иде инде. Телефонын колагына терәгән килеш, иелеп, ботинкасын киде, ишекне бикләде, лифт чакырып тормыйча, йөгерә-йөгерә баскычтан төшеп китте. Үзенең нигә болай кабалануын да аңламый иде. Чулпанның: «Илһамны реанимациягә күчерәләр. Ул Газизәне алып килергә куша», – дип ни өчен нәкъ менә үзенә шалтыратуын гына аңлады. Илһам дөрес әйтә: үзе дә үлем тырнагыннан могҗиза белән генә котылып калган, хәзер менә яңа тернәкләнеп килгән нарасые һәм соңгы сызыкка якынлашкан ире арасыңда бәргәләнгәндә, яшь ана өчен таяныр тал юк иде шул.

 

Бер йөрәккә мең сабырлык сыя икән.

Ул сабырлык күз төбенә күләгә булып сарыла икән.

Ул күләгә җандагы ялкынның чагылышы икән.

Ул ялкын сулык-сулык килгән яраның очкыныннан кабына икән...

Чулпан күз яшен күрсәтмәде.

Яннарында булыйм дип авылдан килеп җиткән әнкәсенә мең рәхмәт укып, Газизәне аңа калдырды да ире янына йөгерде.

Аналар барысы бертөсле... Чакрымнар белән исәпләшмичә, кара таңнан юлга чыгып киткән әнисе аның йөзенә бер карауда барысын да аңлады: тешне кысып түзгән сабырлык күз төбенә күләгә булып ягылган иде...

Ленара Ирековна башта Чулпанны Илһам яткан палатага кертергә теләмәде.

– Сезгә борчылырга ярамый, аңлыйсыз бит! Нишләп үзегезне сакларга теләмисез? Балагыз бар бит! – диде ул, яшь әнигә катлаулы операциядән соң аз гына борчылуның да зыянлы икәнен белгәнгә. – Ирегезнең хәле авыр. У него адские боли. Всю ночь буянил! Даруларның иң көчлесен бирәбез...

Чулпан, ире янына кергәч, врач әйткән сүзләрнең хаклыгына шикләнеп куйды: менә ич, Илһамы аны елмаеп каршы ала! Тик йөзе шешенгән, күзләренә кан сауганмы – кып-кызыл булып тора.

Илһам, хәлсез бармакларын аның кул аркасына куйган килеш, яткан җиреннән түшәмгә текәлде:

– Мине реанимациягә күчерәләр. Соңгы нокта! Бетте!

– Әйтмә ул сүзеңне! Нишләп «бетте» булсын?! – Чулпанның кырыс күренергә тырышуы үзе өчен кирәк иде.

– Матурым, безнең кебекләрнең диагнозы белән реанимациягә салалар икән – без инде аннан чыкмыйбыз дидем бит сиңа...

Ир тагын, тагын түшәмгә карады. Карашын янында утырган Чулпанына күчерде:

– Син миңа сүз бирәсеңме?..

– Нишләргә кушасың бит! – Хатынның керфекләре үзенә сизелерлек кенә дерелдәп алды.

– Бәхетле булырга. Бары шул гына. Минем янымда тапмаган бәхетне эзләп табарга.

– Ни сөйлисең син, Илһам? Оят түгелме? Бер-беребезне яратуыбыз, кызыбыз ничек инде бәхет булмасын? – Бу юлы Чулпанның күзләрендә яшь тамчысы ялтырады. Гарьлек, иренең шулай диюе, үзенең көчсезлеген тану –һәммәсе, һәммәсе ачы бер төер булып, тамак төбенә килеп тыгылды.

– Кызыбызны пар канат белән үстерсәң иде. Аңа бик әйбәт әти тапсаң иде... Бәхетле булсаң иде, матурым...

– Сөйләнеп ят менә хәзер! Газизәбезнең әтисе бар, ул синең кызың, гомер буе шулай булачак та. Бетте, бу хакта сөйләшмибез!

– Ярар. Сөйләшмибез. Тик син миңа сүз бир: бәхетле булырмын, диген.

– Кирекәй! Сүз бирәм, җанашым...

– Иртәгә кызымны алып килсәң иде... Минем аны... тагын бер күрәсем килә...Иртәгә... –Илһамның хәле китә башладымы, сүзләрен бүлеп-бүлеп әйтте, тәне куырылып алды. Ир күзләрен йомды. –Ярдәм кирәксә, Тимур абыйга... эндәшерсең... Ул сезне... ташламас... Ә хәзер кайт... Үтенәм... Кызым янына... кайт...

Чулпан беләге белән йөзен каплады. Күз яшьләрен иренә күрсәтергә ярамый иде. Сүзсез ым белән аның сөяккә генә калган бармакларын учына алып торды да ашыгып палатадан чыгып китте. Илһамга авыртуны баса торган укол кирәк иде.

Стенага аркасы белән сөялүгә, җилкәсенә салган ак халаты идәнгә шуышты.Чулпан аны үрелеп алмады, гамьсез һәм буш караш белән билгесезлеккә төбәлде. Бераздан соң гына, кинәт исенә килгәндәй, кесәсеннән телефонын чыгарып, Тимур Айдаровичка шалтыратты. «Тимур абый, Илһамны ялгыз калдырасым килми», – диде ул, үзенең Газизәсе янына кайтырга, аны алып килергә тиешлеген аек акыл белән аңлап.

Телефонны сүндергәч кенә башына барып җитте: көнен үз бүлегендәге авырулар янында үткәргән Тимур Айдаровичның хәзер юлда булуы бар, өенә кайтып, йокларга яткан булуы бар. Фәнни эш белән утыруы бар. Ни өчен әле ул торган саен я Чулпанны, я Илһамны кайгыртып йөгерергә тиеш?

Тик Илһам янында Тимур абыйсы булганда, Чулпанның җаны тынычрак: алар арасындагы ирләрчә дуслык яшь хатынның үзенә сәер бер ышаныч өсти. Инде могҗизага өмет итмәсә дә, янәшәсендә бу доктор булганда, Илһамына күпкә җиңелрәк, күпкә тынычрак, күпкә яхшырактыр сыман тоела...

 

Шәһәрнең кышы кырыс. Аклыгыннан битәр, сорылыгы күбрәк. Әле генә явып үткән мамык кар өстенә бик тиз шәһәр сөреме ягыла. Кинәнеп, бата-чума уйнарлык кар көртләре дә юк: ява тора, зур-зур машиналарга төяп, түгә торалар. Түкмәсләр иде, күк йөзеннән иркәләнеп кенә җиргә килеп сыенган кар һәммәсенә комачаулый: мәңге бетмәс ашыгуда булган җәяүлеләргә. Җәяүледән күбрәк агылган машиналарга. Түбәсендәге зур мыегын селкеткәләп узып барган троллейбусларга...

Моңның үзе булып кар бөртекләре сибелә. Кайдандыр үзәкне өзәрлек салмак көй ишетелә диярсең: эре-эре кар бөртекләре шул көй астында тирбәлә, тирбәлә, тирбәлә... Алар юл читендә шәрәләнеп калган тирәкләргә, җылытырга теләгәндәй, уйнаклый-уйнаклый килеп куна; миләш тәлгәшләре өстенә чигүле кулъяулык булып сарыла. Җир өстендәге бар каралыкны, бар афәтне вакытлыча гына булса да кеше күзеннән яшереп торырга җыенгандай, төн күзеннән кар ява да ява, ява да ява...

Больница тәрәзәсенең шомлы күзеннән мөлдерәмә сагыш карап тора. Ул сагыш бала хәсрәтеннән гәүдәсе дә, иңбашлары да чүгә төшкән ата күзләрендә. Аның болай да ярадан гына торган йөрәгендә. Төпчегенең –туган мизгеленнән үк язмышның иң ачысына –әнкәйсезлеккә, ятимлеккә дучар булган улыкаеның теткәләнеп беткән җаны бу мизгелдә ата кешенең җаны белән бербөтенгә әверелгән кебек. Ул җаннарның кайсы кайсыннан гафу, кичерү сорыйдыр –аңламассың...

Ул сагыш –кызының иртә, бик иртә каерылырга торган канатына карап эчтән генә сыктаган ана йөрәгендә.

Ул сагыш – ишекнең теге ягыннан әле генә чыккан, кулындагы нәни кызчыгын күкрәгенә сыендырган яшь әнинең мөлдерәмә карлыган күзләрендә.

– Чулпан, сиңа бала белән өйгә кайтырга кирәк, монда калырга ярамый! – Тимур Айдарович Чулпанның үзе өчен дә борчыла иде. Организмы мондый тетрәнүләрне күтәрә алырмы?

Илһам өчен инде соңгы сәгатьләр икәне берәүгә дә сер түгел. Көтәләр генә. Аның җиңеллек белән дөньядан күчүен көтәләр. Япь-яшь ир үз аңында, үз акылында. Ул да көтте. Кызын тагын бер, нибары бер генә тапкыр күреп калуны көтте. Ирнең ике күзеннән дә кан ага башлады – бер генә куллана торган пеленкаларны көчкә алыштырып җитешәләр. Ирнең тәмам томаланып килгән күзләре ишек ягына борылды. Өлгерәсе иде. Чулпанының һәм Газизәсенең карашларын күз алмасына мәңгелеккә сеңдереп каласы иде... Чулпан килеп җитәр алдыннан гына Тимур Айдарович Илһамны шул халәттә күреп, сөйләшеп чыкты. Бәгыре тетелеп чыкты...

– Тимур Айдарович дөрес әйтә. Сабыегыз да ныгып җитмәгән, теләсә нинди инфекция эләгү куркынычы бар. – Ленара Ирековна да, юрганга төрелгән балага күз салуга, шулай дип баш чайкады.

– Әйдә, икегезне дә кайтарып куям, шулай тынычрак булыр, –диде Тимур, рөхсәт сорагандай, Чулпанның әнисенә борылып. Ананың: «Кызым, бер-бер әйбер кирәксә, без кода белән монда бит. Кайт син, үзең өзлегә күрмә тагын», – диюенә рәхмәтле караш ташлады.

 

Машина эчендәге сүзсезлекне сабыйның вакыт-вакыт еламсырап тавыш биреп куюы гына бүлде. Чулпан үз уена кереп чумган иде. Иртәгә нәрсә булыр? Яңа көн нәрсә күрсәтер? Яңа таң ничек атар?..

Тимур Айдарович рульне артык кысып тотуын абайлады. Кулын бушатты. Көзгедән арткы утыргычка күз ташлады.

Кайтып җитәргә күп калмаган иде. Шулай, кешенең барыр чакрымнары яшен тизлеге белән кыскара торган заман...

– Тимур абый, аның газапларын берничек тә киметеп булмый микәнни соң? – Чулпанның кинәт кенә шулай дип соравына җавап тиз генә ишетелмәде.

Шактый көттергәч кенә:

– Врачлар могҗиза иясе түгел, Чулпан. Алар кулыннан килгәнне генә эшли, – диде Тимур, Аллаһы Тәгаләнең сынаулары алдында адәм баласының көчсездән дә көчсез зат икәне хакында үзалдына гына уйланып.

– Ул миңа бәхетле бул, диде. «Бәхетле бул, җаным», диде... –Чулпанның тавышы калтырап китте.

Тимур Айдарович көзге аша арткы утыргычка күз ташлады.

– Елама, димим, Чулпан. Юатмыйм да. Шулай да тынычрак булсаң иде. Без бит барыбыз да шунда барасы. Бу җирдә кунак кына булып яшибез. Кем өч көнгә килә кунакка, кем бер атнага... Кемдер алданрак китә тора, кемдер –соңрак...

Подъезд төбендә машинаны туктаткач, Тимур арткы ишекне ачты, Чулпанның кулыннан үрелеп, баланы үзенә алды. Юрганга төрелгән сабыйны күтәреп баскычтан менгәндә, моңарчы беркайчан да татымаган сәер хис бөтен гәүдәсен чолгады. Шушы яшенә җитеп, гомер тоймаган, барлыгын белмәгән ят тойгы иде ул. Кулындагы яклаучысыз, саклаучысыз, көчсез нарасыйны ипләп кенә күкрәгенә кысты. Абынып китүдән, төшереп җибәрүдән курыккандай, җил-давылдан, кар-бураннан сакларга теләгәндәй, үзенә сыендырды.

Ишек төбенә җиткәч, нәни төргәкне Чулпанга сузды.

– Үләнле чәй эч тә йокларга тырыш. Үзеңне сакла. Мин Илһам янында булам, –диде тагын бер кат балага күз салып.

Саубуллашып төшеп киткән ир-егет атлаган уңайга әле генә кичергән хисләренә исем эзләп тинтерәде. Теге вакыттагыча... Диңгезгә юл алган мәлдәгечә... Борчылумы? Куркумы? Шоммы... Үртәлүме? Әрнүме?

Юк, бу хис бөтенләй башка иде. Аның исеме дә, төсе дә, тәме дә башка иде. Әти назы. Әти кочагы. Әти җылысы. Шулар белән бүлешәсе, кемгәдер яклаучы булырга теләүдән туган хис иде бу.

 

Җыр кинәт өзелде.

Чулпанның колагында бертуктамый чыңлаган җырның сүзләре «бәхетле бул, җаным» дигән мәлдә зыңлап өзелде. Үз янына алып яткан Газизәсе кисәк, корт чаккандай, чырылдап елап җибәрде.Саташулы төш тә бүленде, ишек кыңгыравы аваз салды.

Шатлыкның гына канаты җиңел. Кайгыныкы башны аска сөйри, гәүдәне бөкрәйтә, аякларны камыр итә.

Кызын бала караватына күчереп, ишекне ачып җибәрүгә, әнисе белән каенатасының нур качкан йөзләрен күрсә дә, Чулпан әле ни дә булса аңларлык хәлдә түгел иде.Аларны фатирга уздырды, ишекне бикләде. Әнисе пәлтәсен салмый гына кухняга чыкты, утны кабызды, урындыкка килеп утырды.

– Кияү китте, кызым, –диде ул, Чулпанның күзенә туры карамаска тырышкандай, башын иеп.

– Ярар, хәзер мин дә барам, –диде Чулпан, кая, ни өчен, ничек барырга кирәклеге әле башына барып җитмәсә дә. Ул һаман да төш белән өн арасында адашып калган иде.

– Чулпан! Илһамыбыз китте, кызым, –диде каенатасы да, бүреген кулында әйләндереп. –Бөтенләйгә.

Түшәм идәнгә шуыштымы, идән чайкалдымы – бар тирәлек бер булып әйләнергә тотынды. Ярамый! Егылырга ярамый! Ярамый... кызы хакына... Егылырга хакы юк Чулпанның. Еларга да хакы юк.

Ул әнкәсе каршына килеп утырды. Уң кулы белән өстәл читенә тотынды. Карашы уртада торган, башына җилем имезлек кигертелгән шешәгә берегеп калды. Ике күкрәк арасына кирпеч калынлыгы бернәрсә килеп тыгылды да торган саен югары күтәрелә башлады.Ул тын алырга, сүз катарга комачаулый, сулышны кыса иде. Чулпан, буыла башлавын тоеп, тирән-тирән сулыш алырга теләде, юк, теге кирпеч селкенергә дә мөмкинлек бирми. Әнисенең: «Ела! Еласаң, җиңелрәк булыр!» –диюе дә әллә каян, дивар артыннан ишетелгәндәй.

– Ела! Ела, кызым!

Күз яшьләренең дә кирелектән киерелеп катар мәле була икән. Күзләр түгел, мизгел эчендә җан коргаксып калды, ахры...

Дәү әнисенең сүзләрен үзенә алгандай, зал ягында Газизәнең баягыча чырылдап елап җибәргәне ишетелде. Аны үз караватына күчергәнен бөтенләй онытырга өлгергән иде Чулпан, диваннан егылып төште дигән коточкыч курку белән, үз-үзен белештерми,шул якка атылды. Каенатасы, башын түбән игән халәттә, оныгының караватын тирбәтә иде.

Чулпан сабыен кулына алды, баланы күкрәгенә сыендырып, диванга килеп утырды.

– Ятимем минем, кызым, Газизәм! – диде ул, көл төсенә кергән иреннәрен ачар-ачмас кына. Шул мизгелдә теге кирпеч бугазына кадәр менеп җитте дә ирексез үксү авазы булып түгелде. Тыелырга тырышса да, иңбашларын дерелдәтә-дерелтәтә иңрәүдән туктый алмады Чулпан, күзләреннән дә чишмә булып яшь агарга тотынды.

Куркуга калган әнкәсе чынаяк белән тиз генә салкын су алып чыкты:

– Сабыр бул, балам, үзеңне сакла берүк, – дип өтәләнде ана, әле генә «ела, ела» дип тәкърарлавын бөтенләй истән чыгарып. – Нишлисең, тәкъдирләргә шулай язгандыр...

 

Тәкъдирнең хөкем карары кырыс иде. Күпләрнең «ни өчен?» дигән соравын җавапсыз калдырды да, тормыш матурлыгын күрергә дә өлгермәгән, үз каныннан, үз җаныннан яралган кызчыгына туйганчы карап калырга да җитешмәгән яшь әтине мәңгелеккә озатты да куйды.

Кояшы урланган күк йөзеннән көн буе кар яуды. Әнкәсе янәшәсенә барып урнашкан яшь егетнең соңгы тукталышын – кап-кара өем булып калкып чыккан кабер туфрагын булса да аклык белән түшим әле, дигәндәй, яуды да яуды кар. Бар сызлануны, бар хәсрәтне, ятимлек һәм толлык ачысын күмәргә теләгәндәй, ашыга-ашыга яуды.

Авыл урамнары, йорт, лапас, абзар түбәләре ап-ак булды. Бакча түрендә, кайчандыр, әле Илһам бәләкәй чакта, аның әрнүле күз яшьләренә шактый еш шаһит булган ялангач алмагач та карлы күлмәк киеп куйды. Туйга җыенган кәләшләр сыман, капка янындагы шомырт белән миләш куагы да ап-ак күлмәккә төренделәр.

Ә кайгының төсе кара иде. Шушы ак дөньяда, якында, бик якында гына йөргән кайгы шәүләсе, үз каралыгыннан үзе кимсенгәндәй, кая кереп посарга урын тапмагандай, әрле-бирле сугылды. Үзе дә ир уртасы гына булган ата кешенең йөрәгенә шакып карады: берәүләрне хәсрәт арты хәсрәт белән сыный, түз, сынма, сыгылма! Үзеңнән алда балаңны гүргә салу авырлыгын сабырлык белән күтәрерлек көч тап, бирешмә!..

Егылмас өчен капка баганасына сарылып калган яшь хатынның башындагы мамык шәлен җил булып йолкып тинтерәтте: берәүнең дә гомере чиксез түгел, шуны аңла, кемдер –иртәрәк китә, кемдер –соңрак...

Күпләп-күпләп җыелган кешеләрнең бәгырь кылына кагылып-кагылып үтте: һәммәгезнең дә барып җитәр урыны бер нокта, ашыкма, кабаланма, чәбәләнмә, адәм баласы, бу дөньяга нигә килгәнең, ни белән китәсең хакында тукталып уйлан, барып җиткәч нәрсә дип хисап бирәчәгең хакында фикерлә...

– «Авылга кайтасым килә», ди идең. Менә кайттың, җанашым. Бөтенләйгә! –диде Чулпан, иренең фани дөнья газабыннан арынып, тынычланып калган йөзенә соңгы тапкыр караган мәлендә.

Ул үзенең тынычлыгына үзе дә аптырады. Әллә Тимур Айдарович биргән дарулар тәэсире булды, әллә, Газизәсенә күз төшергән саен, җебеп төшәргә, бирешергә хакы юклыгын аңлап үз-үзенә әмер бирүе ярдәм итте –шаулап еламады, илермәде, күтәралмас тоелган бу хәсрәтне йөрәгенә йомарлап торырлык көч тапты.

Иң авыры –иренең гәүдәсе салынган кабыкны ишегалдыннан алып чыккач, аның артыннан капка баганасына сөялеп карап калган мәл иде. Бу китүнең – кайтмаска, мәңгелеккә китү икәнен аңлаудан, кадерледән кадерле кешесенең, мәхәббәтенең зәп-зәңгәр күзләрен башка беркайчан да күрмәячәген белүдән туган авырлыкны ничекләр күтәрергә? Иңнәрне баскан шушы авырлыктан сыгылып төшмәс өчен Чулпан капка баганасына сарылды.

 

* * *

– Ни өчен без шундый көчсез, Илфат Бариевич, ә? – Тимур Айдаровичның бу сорауны, коллегасыннан битәр, үзенә бирүе иде.

Илфат Бариевич, күзлеген салып, борын очына төшерде дә, күзен кысыбрак, аптырап карап куйды.

– Тимур Айдарович, аңламадым?

– Болай гына. Болай гына... – Ир-егет авыр көрсенде. – Медицина алга китте дип күкрәк сугабыз. Шул каһәр төшкән авыруны, XXI гасыр чумасын җиңә алмыйбыз!

– Бездән генә торса...

– Шуңа әйтәм бит, көчсез без, Илфат Бариевич, көчсез!

– Мин алай уйламыйм. Рактан битәр, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан күбрәк кырыла кеше. Моны сиңа исбатлап торасы юк.

Илфат Бариевич коллегасының соңгы арада кәефсез йөрүенең сәбәбен белә иде. Аның өчен борчыла да иде: операция өстәле янына, авыруның баш очына барып басканда, хирург хисләр колы була алмый. Салкын кан –менә аның иң беренче коралы.

Аларның әңгәмәсен бүлеп, кемдер ишек какты, җавап көтеп тормыйча, үзе дә пәйда булды.

– Ә-ә, Мария... Петровна... – Тимур Айдарович, ирененә кунган рөхсәтсез көлемсерәүне яшерергә тырышып, учын авызына китерде дә йөткереп куйды. Теге вакытта Илфат Бариевичның: «Син Камаловның хатынын нинди тылсымлы сүз белән өшкердең, миңа да өйрәт әле? Хәзер ире янында майланган коймак шикелле утыра, хәтта кеше төсле исәнләшә!» –дип шаяртуы исенә төште. Чыннан да, «сиделка яллыйм» дип чыгып киткән хатынның ул чакта нинди пәриләре уянгандыр – шул көнне үк кичкә, әйбер-карасын күтәреп, кабат килеп җитте. Баштарак шәфкать туташларына да, санитаркаларга да керпе энәсе шикелле кадалып, юк-бар белән үзәкләренә үтәргә иткән иде. Обходка кергән Тимур Айдаровичка тап булса, керделе-чыктылы сораулар белән аның да башын катырган мәлләре күп булды. Әллә докторның сабырлыгы, әллә һәр авыруга җылы мөнәсәбәте, әллә палатадагы ир-атларның еш кына кеше гомере турында гәп куертулары – кем белсен, ни тәэсир иткәндер – күзгә күренеп үзгәрде хатын. Башына бер-бер уй төштеме, сыңар канатын югалту куркынычы белән күзгә-күз очрашкач, тормыш гаме турында күзаллаулары үзгәрдеме – ни булса да булды, басынкыланып калды.

– Тимур Айдарович, карагыз әле, минем сезгә бер сүзем бар иде... –Чәчләрен караңгы зәңгәр яулык астына җыеп яшергән Мария Петровна, сезнең монда булуыгыз комачаулый дигәндәй, Илфат Бариевичка борылды, тегесе, аңа бөтенләй игътибар итмәгәндәй, коллегасы шикелле үк, көлемсерәвен яшерергә маташып, өстәлдәге папканы актарырга тотынды.

– Сөйләгез, Мария Петровна. Бар да яхшыдыр бит? Ирегез без көткәннән дә тизрәк савыгып килә...

– Слава Богу! – Хатынның зәңгәр күзләренә хәтта беркадәр җылылык йөгергәндәй булды. – Но мин... аның хакында түгел... Сезгә бер тәкъдим белән идем әле... – Янә Илфат тарафына канәгатьсез караш ташлады да,аның кабинеттан чыгып китәргә ашыкмавын аңлагач, сүзен дәвам итте. – Сезнең красавица-хатыныгыз белән аерылышканыгызны беләм, ой, монда барысы да...

– Карагыз әле, мин шәхси тормышым белән кызыксынганнарын яратмыйм... – Тимур Айдаровичның иреннәре кысылып куйды, ул, озынга сузарга теләмичә, Мария Петровнаны бүлдерергә ашыкты. Тик хатынның тиресе калын иде, исе китмәгәнен яшермичә, кул гына селтәде.

– Мин сезне үземнең племянницам белән таныштырыр идем. Беләсезме, она была замужем, ноооо... Короче, ул да аерылышкан. Высшее образование! Красота! Ум! Все есть. Кроме счастья...

Көлеп җибәрмәс өчен сабырлыкның тау кадәрлесе кирәк иде. Тимур да, Илфат та, бер-берсенә күтәрелеп караган очракта, үсмер малайлар күк ихахайлап көләргә тотыначакларын чамалап, гаять җитди караш белән стенадагы плакатка төбәлделәр.

– Гафу итегез, ә ни өчен нәкъ минем кандидатурага тукталырга булдыгыз? – Үз гомерендә шушыннан да җитди сорауга тап булмаган кешедәй, Тимур кашларын куша язып, плакаттагы умыртка баганасын «өйрәнүен» дәвам итте.

Мария Петровна, өстендәге киң итәкле соры күлмәгенең кесә буйлап тезелгән ялтыравык төймәләрен сыпыра-сыпыра, фикерен дәлилләргә кереште:

– Беренчедән, сез дә ялгыз. Икенчедән, сез сүз белән кешеләргә тәэсир итә беләсез. Каршы килеп маташмагыз, моны мин бик яхшы аңладым! Безнең Оленькага нәкъ менә шундый кеше кирәк, вакытында урынга утыртырдай... Өченчедән, сезминем мужикны үлемнән коткарган кеше. Ой, картаеп килгәндә ялгыз калу турында уйлагач, бик куркыныч икән ул, ышаныгыз! Сезнең белән сөйләшүдән соң мин бик күп уйландым... Как же я без него? Дети... да, дети – это дети. А муж – все-таки, он опора... Так вот, в знак благодарности... Сезне Оленька белән таныштырасым килә. Она у нас, ух, огонь, пламя!.. – Хатын, сүзләренең хаклыгын расларга теләгәндәй, баш бармагын өскә күтәрде.

Илфат Бариевич күзлеген төзәткәләде, тамак кырып куйды. Тимур Айдаровичның карашы идәнгә кадакланды. Беразга сәер тынлык урнашты.

– Мария Петровна... – Тимур Айдарович, үзен бала-чага сыман тотудан шүрләп, телефоныннан сәгатькә күз салган булды да кырысрак тавыш белән: – Без хәзер Илфат Бариевич белән бик җитди бер сорауны хәл итәргә тиеш, – дия-дия, ишекне ачарга юнәлде. – Кызлар турында уйларга вакыт юк, яшермичә әйтим... Ирегезне ничек тәрбияләвегезне күреп торам, шул сәбәпле аның хәле көнләп түгел, сәгатьләп яхшыра да инде. Рәхмәт үзегезгә, – дип салпы якка салам кыстыра-кыстыра, хатынны коридорга озатты. Ишекне ярыйсы гына каты тавыш белән япкач, өстеннән бик зур йөк төшкәндәй, җиңел сулыш алды, аркасы белән стенага сөялде.

Бая гына җитди темадан башланган сүз җебе чуалган иде, икесенең дә күңеле, Шүрәле кытыклагандай, кымырҗап тора, шаркылдап көлүдән көчкә тыелган халәттә, тыенкы гына елмаештылар.

– Менә, Тимур Айдарович, көтмәгәндә генә кәләш тә табылды үзеңә, –диде Илфат Бариевич, кулларын күкрәгенә кушырып, урындыкка утыргач. –Кызганыч, сорарга оныттык: Оленька дигәннәре дә түтәсенә охшаган микән?

– Охшаса кызганыч диген син...

Түзмәделәр, кабинетны тутырып, шаулап, хәтта ярсып, дулап көләргә тотындылар. Авыр уйлардан болай да мөлдерәмә җанның шул рәвешле түгелүе булды, ахры...

 

* * *

Вакыт үзенә үзе хуҗа. Ул килү-китүләр белән дә, теләк-мөмкинлекләр белән дә хисаплашмый, беркемгә буйсынмаган халәттә, үз көенә агышынбелә. Агымсуны, инеш-елгаларны буып куярга, туктатырга, агышын үзгәртергә, тауларны урыныннан күчерергә, кыя-ташта гөлләр үстерергә була, тик вакыт кына кагылгысыз, аның белән идарә итү –чынга ашмас хыял.

Вакытның тагын бер ягы бар: ул җан ярасына дәва булып ягыла. Еллап... айлап... атналап... Вакыт янәшәсендә –күнегү дигән төшенчә яши. Тора-бара чыннан да барысына да күнегәсең. Башка чара юк икәнен аңлаудан, язмышыңа язылганга күнәсең. Югалтуга. Ялгызлыкка. Җирдән киткәннәрнең башка беркайчан да әйләнеп кайтмасына.

Чулпан боларның барысын да аек акыл белән аңлый иде. Еш кына, Газизәсен куенына сыендырып, тәрәз төбенә килеп баса да, әфлисун телеменә охшап күренгән айга күз текәп, күңеленнән ире белән сөйләшә. «Кайларда син, җанашым? Күкләр катыннан күзәтәсеңме безне, кайларда син?» Кайчакларда салкын ай йөзеннән көмеш бер кайтаваз ярылып төшкәндәй була:«Мин гел яныгызда. Бәхетле бул, җаным!»Бу өн яшь әнинең кочагына, аның куенындагы нарасыйның мамыктай колак яфракларына сарыла.

Җыр өзелде. Әмма тормыш дәвам итә иде.

Ул дәвам – әткәсенә охшап, тирә-юньгә кыңгырау чәчәгедәй зәп-зәңгәр, гөнаһсыз күзләре белән бакканкызчыкта иде. Газизәсенең, елап җибәргәндә тавышы карлыккандай ишетелеп китсә дә, маңгае кызурак тоелса да, кул-аяклары калтыранып куйгандай күренсә дә, Чулпан ярты үлеп ярты терелә: кызчыгы белән бар да тәртиптәме? Бер-бер җире авыртмыймы? Ул...яшәрме? Мондый сораулар көннән-көн ныграк бимазалап, инде уйларының корбанына әйләнеп баруына үзе үк төшенгән Чулпан дулкын уртасында ярдан ярга бәргәләнгән ялгыз көймә хәлендә иде. Кызы төчкереп куйса да «Ашыгыч ярдәм» чакыру гадәткә әверелә башлагач, бу адрес буенча шактый ешлаганнарын, чынлыкта баланың сәламәт булып үсеп килүен аңлаган олы гына яшьтәге фельдшер ханым беркөнне Чулпанга: «Сезгә кичекмәстән психолог белән сөйләшергә кирәк!» – дип шактый кырку гына үз киңәшен бирде. Хәл белергә килгән мәлендә, әнисе дә җайлап кына шулай диде: «Берәр врач белән сөйләш, кызым, болай булса, үзең авыруга әйләнәсең бит», – диде.

Әлегәчә вакыт-вакыт телефоннан Чулпанның да, Газизәнең дә хәл-әхвәлен белешеп торган Тимур яралы ике җан янында шул рәвешле кабат пәйда булды.

Пәйда булды да, аларга караганда үзенең ярдәмгә ныграк мохтаҗ икәнлеген аңлаудан гаҗиз калды. Йөрәк хисен сиздерми бикләп тоту өчен түземлекнең ай-яй олысы кирәк иде... Хәер, бар назын, бар мәхәббәтен бердәнбер кызына биреп, аның һәр сулышы өчен җан атып яшәгән Чулпан ирнең күзләрендәге мондый газапны күрмәде. Тимурның, кош каурые кебек җиңел генә булса да, инде терекөмеш кебек елгырланып килгән кызчыкны кулына алган чакта, үзе татлы, үзе әрнүле бер тойгы белән сулкылдаган йөрәк авазын ишетмәде. Аларның берсе –сабые хакына гына булса да үз саулыгын күз карасыдай сакларга кирәклеген аңлаган әни кеше, икенчесе –тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә ярдәмгә килә алган, ярдәмгә әзер табиб иде...

Барысы да шул рәвешле дәвам итәсе иде. Әгәр Тимур... ул көнне, чакырылмаган кунак булып, кулына ак роза чәчәкләре тотып, фатир ишеген шакымаса. Туган көне булса да, моны бәйрәм итүне уйламаган-кирәксенмәгән, алай гына да түгел, кызын йоклаткач, чалбар балакларын сызганып, пыр тузып идән юарга тотынган Чулпан, ишек төбендә бераз кыюсызрак елмаю белән басып торган Тимурны күргәч, аптырап китте.

– Сез каян болай, әйтми-нитми? –диде ул, кунакны эчкә чакырыргамы-юкмы дип икеләнгәндәй, сынаулы гына карап.

– Туган көнең белән котлыйсым килгән иде... – Тимур, аның карашына юлыкмас өчен, чәчәкләргә төбәлде, яңа гына исенә килгәндәй, аларны Чулпанга сузды. – Алдагы гомереңдә бәхетле бул! Син бәхеткә лаек.

«Бәхетле бул!»Бу сүзләр күкләр ярып ишетелмидер бит? Чулпан дерт итеп китте. Юеш кулын кая яшерергә белмәгәндәй, чалбарына сөрткәндәй итте. Сискәнүен, аптыравын яшереп тормыйча, баягыча янә сынаулы һәм сораулы күзләр белән Тимурга текәлде. Чәчәкләрне алгач, борынына, урамдагы май аеның баш әйләндергеч исе шикелле, куе бер ис килеп бөркелде.

– Рәхмәт инде... Тик... мин кунак көтми идем... Күреп торасыз... – Ул, чарасыздан елмаеп, коридор уртасында каңгырап утырган сулы чиләккә, аннан үзенең өс-башына ымлады. Аннан, тагын да ихлас итеп: –Әй, ярар ла... Гаеп итмәсегезне беләм, Тимур абый. Әйдә, үтегез... Мин хәзер, бу тирәне генә сөртеп алам да... – дип ирне фатирга чакырды.

Ботинкасын салып, зал ягына үткәнче, Тимур кулындагы пакетны кухня бүлмәсенә кертеп куйды. Аннан, кечкенә караватында йоклап яткан кызчык янына узып, аның йөзенә иелеп карады. Бала, авызындагы имезлекне йокы аралаш каты-каты итеп суыра да берара тынып тора, вакыт-вакыт нәзек кашларын җыерып куя, аннан тагын имезлекне чупылдатырга тотына.

– Газизә йоклаганда йә иркенләп чәй эчеп алам, йә өйне җыйгандай итәм. Башкача бик ирек бирми, кулга ияләшеп бетте, – дип пышылдады Чулпан, чәчәкләрне вазага утыртып залга чыккан мәлендә, ирнең онытылып балага карап торуыннан үзалдына сискәнеп.

Тимур башын күтәрде. Чулпанның өстендә гап-гади саргылт футболка, балаклары тезгә тиклем бөкләнгән аксыл чалбар. Озын чәчен ничек эләкте шулай җыеп, баш түбәсенә күтәрткән – юешләнеп бөдрәләнгән чәч бөртекләренең кайберсе тыңлаусызланып, колак буйлап таралып төшкән. Каш-керфегенә бернинди буяу сыланмаган – ул чын матурлыкның үзе булып басып тора иде.

– Гомер тиз үтә, озакламый үзе дә сиңа идән юыша башлар, сизми дә калырсың, – диде Тимур, үз уйларыннан үзе качарга теләп.

– Ай, аңа хәтле! – Чулпанның бит очларына ана кешенең йөзендә генә пәйда була ала торган елмаю кунды.

Ул, чиләк-мунчаланы тотып, ванна бүлмәсенә кереп китте. Үзе хакында сөйләшүне ишеткәндәй, шул мәлдә Газизә ялт кына күзен ачты. Иң беренче эш итеп, әлегәчә алданып яткан имезлекне төкереп ташлады, аннан, Тимурны күреп ятсынуы булдымы, болай да кечкенә иреннәрен тагын да бөрештереп, мимыл-мимыл китереп торды да, ачы тавыш белән кисәк кенә елый да башлады. Тимур, башта караватны селкеткәләп, баланы тынычландырырга маташкан иде дә, аның саен отыры көчәеп үрсәләнергә тотынгач, кулына күтәрүдән гайре чарасы калмады.

– Берәүләргә нәрсә ошамый икән, ә? Тамак ачканмы әллә? Хәзер әниеңнән сорыйбыз аны... Сиңа хәзер боткалар да ашарга ярый, Газизәкәй, шулай бит? – Тимур баланың елаудан туктаган мәлдә аптыраудан киерелеп ачылган күзләренә төбәлде – әйтерсең, аңа Илһам карап тора иде... Юк, ачуланып, битәрләп түгел – киресенчә, беркадәр көлемсерәү һәм... елмаю белән. Әйе, әйе, әле генә ду килеп елаган бала инде дөньяны балкытып елмая иде! Үзенең керфек төбенә тәгәрәгән яшь тамчысы да кибеп бетмәгән!

Тимур аңа гына түгел, үзенә дә шаккатты: гүя гомер буе кулында нәни бала тибрәткән! Гүя гомер буе теленнән менә шушындый татлы сүзләр агылган!.. Ни авыр чакларда да сабыр булып кала алган йөрәге бу юлы аны тыңларга теләмәде: ярсып-ярсып тибәргә тотынды, ул йөрәккә әйтеп-аңлатып бетермәслек тансык наз,җылылык кереп тулды. Күкрәккә генә сыймыйча, ул наз керфек төпләренә бәреп чыкты. Шушы кысан гына фатирда бербөтен булып гомер кичергән ике җанга таяныч булу теләге гап-гади гаилә җылысына сусаган ирнең бөтен бәгырен айкады. Яклыйсы иде, саклыйсы иде үзләрен бар борчу-мәшәкатьтән; тормыш йөген тартуны үз иңнәренә аласы иде. Бернинди купшы сүзләрсез, менә бу түбә астында яшәгән гадилекнең үзе кебек үк, гади генә итеп аңлашасы иде. «Чулпан, бергәләп бәхетле булырга тырышып карыйкмы әллә?» – диясе иде. Юк, алай дисәң дә әллә ничек, төчерәк килеп чыгар шикелле...

Тимурның уйлары чуалды. Шулчак, аны аңга китерергә теләгән шикелле, кызчык янә еламсырап аваз салды.

– Газизәкәй, бәлки, әниеңнән сорап, безгә кухня ягына чыгаргадыр, ә, ничек уйлыйсың? Мин сиңа кишер пюресы алып килдем, ошатырсыңмы, менә анысы икеле... Тик ул бик файдалы әйбер... – Тимур, төшереп җибәрүдән курыккандай, баланы күкрәгенә сыендырып, аның белән сөйләшүен дәвам итте.

Бу вакытта Чулпан ванна ишеге төбендә идәнгә береккәндәй басып тора иде. Ул Тимурның бала белән сөйләшүен ишетте дә, аның «Газизәкәй» диюеннән коты очып, баскан урынында катып калды. Болай дип Илһам әйтә иде, шушылай җылы итеп, йомшак итеп, яратып... Акылына килеп, ашыга-ашыга зал ягына чыккач, бөтенләй өнсез калды: Тимур ишеккә аркасы белән баскан; баланы, дөньяда бер кыйммәтле нәрсә урынына күреп күкрәгенә сыендырган, үзе шулкадәр җитди кыяфәттә сөйләнә, Газизә исә, аның җилкәсенә башын салган да, аңлаган кеше сыман, тып-тын калып, күзләрен ачып тыңлый.

Күз яшьләрен сирәк күрсәткән Чулпанның кинәт сулыгып-сулыгып елыйсы килде. Нигә икәнен үзе дә аңлатып бирә алмас иде... Кызчыгының, киң җилкәгә башын куеп, рәхәт бер изрәүдәге халәтен күрүдәнме... Бүлмә уртасында, кочагына иң кадерле берәүне сарылдыргандай, үзалдына бәхетле сөйләнгән олпат ир затына күз салгач, бәгыренең әллә кай җирендә ят бер тойгы баш калкытуын тоеп алуданмы?... Бу – куркыныч иде. Хәтәр тойгы иде. Хыянәтче тойгы иде.

Илһамны мәңгелеккә озатканнан соң, Тимур Айдарович белән беренче тапкыр гына күрешүе түгел. Тик кайчан гына очрашмасыннар, ул моңарчы бары тик табиб иде. Ә бүген? Ни үзгәргән?..

Чулпан, баягы курку хисенә исем һәм башында мең төсмергә кереп бөтерелергә өлгергән сорауларына җавап таба алмыйча, ишек яңагына сөялде.

Үзенә генә ишетелгән көй астында салмак кына әйләнгәндәй, әкрен генә ишеккә таба борылган Тимур аны шул мәлдә генә абайлап алды. Талларбулып бөгелер кайгылы чагында сыгылуны белмәгән яшь хатын бу мизгелдә канаты каерылган ялгыз аккошка тиң иде: күзләрендә –мөлдерәмә тулы сагыш, моң, тагын әллә ни, әллә ни... Янына омтылып, кочагына сыендырудан үзен чак тыеп калды Тимур. Кыбырсынып куйган Газизәнең аркасын бәпләгәндәй итте.

– Чулпан, син «әйе» дисәң, Газизәне бергә үстерер идек.

Ни булды? Баядан бирле баш миендә бөтерелгән уй ни сәбәпле, ничек, нигә телдән тәгәрәп төшәргә ашыкты соң әле –Тимур үз сүзләреннән үзе өнсез калды. Юк, болай булырга тиеш түгел иде...

– Нәрсә??? – Чулпанның тавышында тимер чыңы яңгырады. Ул, коточкыч бер курку белән аның янына атылып, баласын үз кулына алырга үрелде.

Башлаган сүзен ярты юлда калдыру тагын бер ахмаклык булыр иде –Тимур Газизәне әкрен генә Чулпанга сузды, үзе, гомер булмаганча, аңа туп-туры текәлеп:

– Мин яратам сине, Чулпан. Газизә дә бик якын миңа. Бәлки... –дип дәвам итмәкче булды.

Тик яшь хатынның күзендәге баягы моң урынына ачу һәм рәнҗү кереп тулган иде, ул Тимурга сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Тимур абый, ничек оят түгел сезгә? Илһам алдында?! Ул бит сезгә ышана иде, үзенә караганда да ныграк ышана иде! Ә сез... Аның рухы рәнҗер дип курыкмыйсызмы?

– Мин бары тик синең дә, Газизәнең дә бәхетле булуыгызны гына телим, Чулпан. – Яшь хатынның яралары ямалып бетмәгән күңеленә саксыз кагылуын аңлаган иде Тимур, тик авызыңнан чыгып очкан сүзне кире җыеп ала торган түгел шул, үкенүдән ни мәгънә...

– Китегез! Тимур абый, зинһар, китегез... Авыр сүзләр әйтеп үзем дә сезне рәнҗетермен дип куркам... Зинһар, китегез... Моңа кадәр кылган изгелекләрегезгә рәхмәтлемен, тик моннан соң мин барысын да үзем җиңәргә тырышырмын. Мин ялгыз түгел хәзер! – Чулпан, шуны исбатларга теләгәндәй, кызын күкрәгенә кысты, катырак тоттымы – бала елап җибәрде.

– Чулпан... Гафу ит... Сине ашыктырмыйм да, җавап та таләп итмим. Бу хакта башка сүз кузгалтмам. Онытыйк. Ә ярдәм кирәк чакта шалтырат. Мин Илһамга сүз бирдем...Сезне язмыш иркендә калдырырга минем хакым юк.

Очы-очка ялганып бетмәгән сүзләрен бер-бер артлы тезде дә Тимур ишеккә юнәлде. Нидер аңлатырга, дәлилләргә маташу, хисләр турында акыл сату урынсыз икәнне аңлый иде. Мәхәббәтне теләнеп алып булмый...

Ул чыгып киткәч, фатир тараеп калды. Бая гына, киресенчә, бүлмә уртасында Газизәне кочып Тимур Айдарович басып торганда, дөнья үзе кисәк кенә киңәеп киткәндәй тоелган иде түгелме?..

Чулпан кызының авызына имезлек каптырды, баланы караватка яткырды да, җанында әрнү, гарьлек, ачу, сагыш – тагын әллә нинди, әллә нинди каршылыклы хисләр бөтенесе бер булып кубарылганны тоеп, шул давылны туктатырга җыенган шикелле ярсу бер хәрәкәт белән вазадагы ак чәчәкләргә үрелде. Исәбе – аларны учмасы белән тотып сындырырга, чүп чиләгенә томырырга иде. Ләкин... бу ак гөлләр шулкадәр чиста, шулкадәр саф, шулкадәр самими бер матурлык булып, аның күзенә төбәлгәннәр иде –кулы бармады, үзе дә суына төште. Чәчәкләрне әкрен генә кабат вазага урнаштырды, бармак очы белән кагылыр-кагылмас кына таҗларын сыйпап үтте. «Чәчәкләрнең ни гаебе бар?»

 

***

Тимур Айдарович баш табиб яныннан аптыраулы бер халәттә чыкты. Кем дә булса аның кыяфәтенә күз салса, каты гына шелтә эләккән моңа, дип уйлап куяр иде: ике кулын ак халатының кесәсенә тыгып, башын иебрәк атлаган ирнең кашлары үзалдына сораулы җыерылган, карашы идәнгә төбәлгән, иреннәре дә кысыла төшкән. Юкса, сөенергә тиешле хәбәр җиткергәннәр иде үзенә: көз көне Чулпан Насыйровага операция ясаган ике бригаданы республикакүләм уздырыла торган «Ак чәчәкләр» конкурсына –«Уникаль очрак» номинациясенә тәкъдим иткәннәр. Озакка сузмый гына документларны җыярга, презентация эшләргә кирәк, Чулпанны чакырып, аның фикерләрен дә презентациягә теркәргә, баланы да алып, күмәк фотога төшәргә...

Ничә омтылса да, әлегә кадәр Чулпанга шалтыратырга батырчылык итмәде Тимур. Югыйсә, элеккечә, гап-гади генә итеп, хәлләрен сорашасы, Газизә белән бар да яхшымы, ярдәм кирәкмиме – шул хакта гына белешәсе килгән мәлдә, телефонына ничә үрелде. Юк инде, үзен ялгыш аңлаудан курыктымы, гаепле хис итеп бәргәләндеме, әллә бөтенләй җавапсыз каласын күзалладымы... «Тимур абый, минекеләрне ташлама... Мин сиңа ышанам...» Илһамның шул сүзләре исенә төште исә, аның гөнаһсыз карашы белән очрашкандай, тәне эсселе-суыклы булып китә, шул ук вакытта, үзенең көчсезлеген танудан, чарасыз икәнен дә белә.

Эштә, операция, консультация вакытларында мондый уйлар бөтенләй булмагандай онытылып тора да, аз гына буш вакыт барлыкка килдеме –үчекләп качышлы уйнагандай, әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта...

Кат-кат җыеп караса да, Чулпан телефонын алмады.

Барысы да аңлашыла иде...

Ярар, презентацияне кулдан килгәнчә эшләрләр...

Шимбә иртәсендә дежурлыкны тапшыргач, Тимур, фатирына кайтып, бераз йоклап алырга ниятләгән иде. Төн авыр узды: кичтән «Ашыгыч ярдәм» машинасы тормыш белән алыш-бирешне өзәргә теләп балконнан сикергән яшь кенә егетне алып килде. Тәнендә җаны булса да, аны коткарып калуның мөмкин түгел бернәрсә икәнлеге көн кебек ачык иде, туганнарына да ачыктан-ачык әйттеләр. Шулай да кичектергесез операциягә әзерләнеп беткәннәр иде. Кирәге чыкмады...

Мондый очракларда җан әрнүен аңлата торган түгел. Бүре булып улыйсы, тырнакларны уч төбенә батырып, бөтен көчкә сөрән саласы килә. Нишлисез сез, егетләр? Җирдә чагында бер генә, нибары бер генә тапкыр бирелгән кадерле, кыйммәтле нәрсәне –гомерне ник шулай әрәм итәсез? Күрмисезмени, сыңар кул, сыңар аяк белән калганнар да, шуышып кына гомер кичерергә дучар ителгәннәр дә теш-тырнагы белән яшәргә тырыша? Аларның һәр көне, һәр сәгате –яшәү өчен көрәш! Газаплы, михнәтле көрәш! Әмма... яшәү өчен көрәш! Ә монда... Тары бөртегедәй проблема килеп чыкса да, гомер тикле гомереңә кизәнергә ашык, имеш... Әйтерсең лә шулайитеп бары да бетә, барысыннан да котыласың...Киресенчә, барысы да башлана гына әле. Чын яшәү. Чын тормыш. Мәңгелек каршында. Аллаһы Тәгалә каршында. Җирдә чакта кылганһәр гамәлең өчен җавап бирергә кирәклегенә ни өчен адәм балаларының бик азы гына төшенә соң? Фанилыкка болай гына, тикмәгә генә килмәгәнлегең, яшәү рәвешеңүзеңнең мәңгелектәге урыныңны билгеләве турында башкаларга ничек җиткерергә? Менә ул –табиб. Институтта алган белеменә таянып, тормыш, гомер, сәламәтлек турында сәгатьләр буе сөйли алыр иде. Шул ук вакытта... табиб булып эшләү дәверендә генә дә үзе тап булган могҗизалар турында, Коръән китабын өйрәнә башлагач исә, бу могҗизаларның хикмәтенә беркадәр төшенүе хакында нинди мөнбәрләрдән сөйләсен?..

Тимур Айдарович, шушы төн эчендә тәненең генә түгел, җанының аруын, талчыгуын тоеп, машинасына кереп утырды. Ни гаҗәп, ул кая таба юл тотасын белми иде. Бая гына, кайтып юынырга да йоклап алырга дигән нияте, җил тузгыткан тузан бөртегедәй, юкка чыккан иде. Бушлыкка, ялгызлыкка кайтып тынгы иңәр дисеңме... Ул... үзенә буйсынмаган уйларына иярде. Машинасын кабызды да, сәер бер тарту көченә тагылып, үзе дә көтмәгәндә, кинәт кенә авылга –Илһам янына юл тотты. Гүя бу минутларда аны, үзенә хас җылы бер көлемсерәү белән, сабыр гына кыяфәттә ул гына тыңлый һәм... аңлый алыр... Бер сөйләшсеннәр әле. Кеше гомере турында. Килү һәм китү турында. Мәңгелек турында. Һәм... курку турында...

Ихластан, әмма ашыгып, бик ашыгып әйтелгән сүзләре өчен Чулпан алдында Тимур үзен гаепле тоя иде. Ә менә Илһам алдында –әйтелмәгән, әйтергә кыймаган, әйтергә өлгермәгән сүзләре өчен үзен күптәннән битәрли. Шул йөктән котылырга теләве булдымы, монысын үзе дә белми иде. Машина шәһәр урамнарын калдырып, олы юлга борылып чыккач кына ул беразгаикеләнеп калды. Тик кире борылмады. Күңеле шунда чакыра, йөрәге шунда дәшә иде –Илһам белән сөйләшәсе килә иде. Теге вакытта, Тимурның машинасында икәүләп больницага юл тотканда Курку турында башланып та өзелеп калган сүзләре инде кайчаннан тынгы бирми...

Тимур, урман куенына җитәрәк, артык кызулаганын абайлап, машинаның тизлеген киметә төште. Ашыгам дисә, кем көтеп тора аны?..

Тормыш – үзе дә карурман.

Аның һәр борылмасында ни сагалаганын белеп-чамалап бетерә торганмы? Җиләк мәмрәп пешкән кояшлы аланнары гына түгел, чокыры, упкыны, сазлыгы – барысы да шушында. Адәм баласы моның шулай икәнен белә, бик яхшы белә, тик күзенә ак-кара күренмәгәндәй, томырылып чабуыннан гына туктамый.

Ул һаман каядыр ашыга. Адымнары бутала, сукмаклары чуала –ә ул һаман, һаман ашыга, кабалана, каядыр соңга калудан курыккандай, бәрелә-сугыла вакытны узып китәргә маташа.

Ә вакыт – җилбәзәк. Усал. Рәхимсез. Торып-торып шаярырга ярата. Ул синең алдыңа рәшә булып төшә. Ымсындыргыч алсу алма булып яныңатәгәри. Үрелеп алам дигәндә, әллә нинди хикмәт белән барысы да кинәт кенә юк була да куя, ераккарак, ераккарак йөгерә. Шул мәлдә адәм баласының канында кыргый җанвар уяна: нәфесенә абына да, чүл бүреседәй, айга карап улар дәрәҗәгә җитеп, рәшә артыннан ыргыла ул. Куып тотса, нигә кирәген, ни эшлисен дә белмәгән халәттә, чаба да чаба. Юкса, карурманнар аша узамы, табаннарын пешерә-пешерә, утлы дала буйлап атлап киләме –чуалган сукмакларның барысы да бер ноктага алып киләсен бик яхшы аңлый. Аңлый, әмма үзенә дә хуҗа була алмаган килеш, күз алдында ялтырап күренгән рәшәгә хуҗа булырга теләп, ашыгуын гына белә...

Җилкәсенә аскан биштәрендә үзе белән алган гомерлек йөге: җир йөзендә яшәү дәверендә кылырга өлгергән игелекләре, яманлыклары; шатлыклары, сагышлары, табышлары, югалтулары. Һай ул йөкнең авырлыгы: кайчагында җаныңны сытып керә, табаннарга тиклем төшкән сызлау булып, өтә, көйдерә, яндыра. Кайчагында, кош кавырсыны шикелле җиңеләеп, күкләргә күтәрә. Адәм баласы һаман ашыгуын белә.

Тимурның ашыгыр җире юк иде. Юлдаш итеп алган уйлары гына аны, акылына буйсындырмыйча, каядыр әйди, әйдәкли.

«Мин үлемнән курыкмыйм. Хатыным, кызым өчен куркам», – дигән иде Илһам.

Шулчагында, Курку дигән төшенчә турында үзе аңлаганча сөйлисе килсә дә, Тимур, теленә тышау салгандай, тукталып калды шул. Югыйсә, егетнең көннәре санаулы икәнен, бик тиздән Аллаһы Тәгалә хозурына барырга тиешлеген иң беренче чиратта табиб буларак яхшы белә иде. Ни тотты, ни бәйләде аның телен? Гади генә итеп ярып саласы иде: Аллаһы Тәгаләдән Курку гына чын курку була ала... Шушы бер сүзгә адәм баласының җирдә яшәү фәлсәфәсе сыеп беткәнне аңлау гына кешене Кеше итеп тота да инде. Аннан Куркып, бары тик Ул кушканча яшәү –бернәрсәдән дә –үлемнән дә курыкмау дигән сүз түгелме? Ул язган кануннарда –яшәү асылы. Яшәү мәгънәсе. Мәңгелектә үз урыныңны үзең билгеләргә мөмкинлекләр юлы. Барысы да аермачык күрсәтелгән. Бары тик күңел күзе белән дә, маңгай күзе белән дә күрә белергә генәкирәк.

Бу хакта больницада, үз янына килгән авыруларга тел тибрәтеп сүз әйтергә хакы бармы, юкмы –шушы сорауга җавабы юк әле Тимурның...

Илһамга да авыз ачып барысын да әйтә алмады. Мәңгелектә көтеп торган ике юл хакында да. Ул юлларның кайсы синеке икәнен сайлау фанилыктагы яшәү рәвешеңә бәйле икәне турында да. Иман китереп яшәү, соңгы сулышыңны алганда «ләә иләәәһә илләааллаһ,Мөхәммәд рәсүлуллаһ» кәлимәсен әйтеп китә алуның бәхет икәнлеге хакында да әйтергә өлгермәде. Әллә соң... куркып калдымы? Әйе, әйе, үз акылына каршы килеп, вакытлыча курку хисенә бирелдеме? – Илһам дөрес аңламас, «Тимур абый, син врачмы, әллә мулламы?» – дип көлемсерәп куяр, ышанмас шикелле тоелдымы?..

Ә бит... Ә бит... яшәеш кануннарына өр-яңа күзлектән карарга иң башта аның нәкъ менә табиб булуы ярдәм итте дә инде. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте-могҗизасын үз күзләре белән күреп инану, сискәнү, тетрәнү, шаккату... ярдәм итте...

Ул чакта бәлагә тарган авыру янына вертолет белән ашыгыч рәвештә район үзәгенә очулары иде. Иң тәҗрибәле кардиохирургларның берсе булган Ришат Мәхмүтович та шунда иде. Тимурны беркадәр гаҗәпләндереп: «Казага калдырасым килми», – дип, утырган килеш кенә көндезге намазны укып алды, кесәсеннән дисбе чыгарды да, иреннәрен селкетер-селкетмәс кенә зекер кылырга тотынды.

Мөгаен, коллегасының үзенә сәерсенебрәк карап куюын чамалагандыр – ике кулы белән битен сыпыргач, йөзен балкытып елмайды да:

– Нәрсә, Тимур Айдарович, куркыттымы әллә үзеңне? – диде.

– Нишләп инде... Намаз укыганыңны белми идем, – диде Тимур, үзе дә елмаеп кына.

– Кешегә әйтеп йөргәнем юк, нигә кирәк?

– Сер булмаса, каян шулай, кинәт кенә? – Тимур кызыксынуын җиңә алмады.

– Кинәт түгел. Байтактан инде. Бер елны, ялда чагында Коръән китабын укый башлаган идем. Дөресен әйткәндә, болай, кругозор өчен генә... Шуннан аңладым. Бөтенләй ялгыш яшәп ятканыбызны.

– Кызык.

– Кызык түгел, куркыныч, Тимур. Сукыр булып яшәвебез куркыныч. –Ришат Мәхмүтович авыр көрсенде. –Кайчагында үзебезне дөнья кендеге санаган булабыз бит әле. –Ир-егетнең бармаклары йодрыкка йомарланды. –Надан бит без. Ничә ел институт. Ординатура, магистратура... Барыбер наданнар... Ничек яшәргә тиешлегебезне белмибез...

Шушы кыска гына сөйләшүдән соң, бары тик әлеге дә баягыкызыксынуын җиңә алмаудан гына, Тимур да Коръән китабы белән танышып чыкты. Яшерми: бик күп нәрсә бөтенләй аңлашылмады. Эчке тарту көченә буйсынып, икенче, аннан өченче кат укыды. Беркөнне, очраклы рәвештә генә, Коръәндәге күп кенә аятьләрне бүгенге заманда фәнни фактлар белән чагыштырып күрсәткән мисалларга тап булды. Тап булды да, кызыксынуы тагын да арта төште. Айга беренче булып аяк баскан америка астронавты Нил Амстронгның шунда, күктә азан тавышы ишетүе турында да, медицина ачышы дип күкрәк кагып йөргән бик күп нәрсәләрнең Коръәндә әллә кайчан бәйнә-бәйнә аңлатылганлыгы турында да җентекләп язылган иде. Студент чакта, эмбриология темасын өйрәнгәндә дә, имтиханга әзерләнгәндә дә, адәм баласының барлыкка килүе турында байтак авторларның фәнни хезмәтләре белән танышырга туры килде. Баксаң, аятьләрдә һәрберсенә кыска һәм аңлаешлы җавап бар икән: «...Аннары нәсел орлыгын аналарның аналыгына урнаштырдык. Соңыннан Без нәсел орлыгын оешкан кан иттек. Мәни суы, ана карынында кырык көн торганнан соң, каты һәм оеш кан булып әверелер. Шул хәлдә янә кырык көн торыр. Аннан соң оешкан кан сөяксез ит кисәгенә әйләнеп, тагын шулай кырык көн тора. Соңыннан Без әлеге ит кисәгенә сөякләр кылдык. Мәни суы ана карынында өч мәртәбә кырыгар көн торганнан соң аның сөякләре пәйда була. Аннары без сөякләрне ит белән капладык». –«Мөэминнәр» сүрәсенең 13-14 нче аятьләренә тулы бер энциклопедия сыеп беткән иде! «Аллаһ сезне аналарыгызның карынында ярата. Өч караңгылык –соңгылык, аналык һәм карын эчендә». – «Төркемнәр» сүрәсенең 6 нчы аятен булачак гинекологларның, акушерларның һәрберсенә укытырга мөмкин!

Төрек табибы Халик Нур Баки язмасын – һәр кешенең йөрәгендә гарәп хәрефләре белән Аллаһ дип язылган сүз барлыгын үз күзләре белән күреп инанган хирургның мәкаләсен укыгач, Тимур Айдарович түзмәде, Ришат Мәхмүтовичка шалтыратты. Кардиохирургның сүзе кыска булды:

– Тимур, ник аптырыйсың? Синең кабинетыңда ничә картина эленеп тора, ә? Һәрберсенә авторы үз кулын куйганмы – куйган. Нигә әле Аллаһ үзе иҗат иткәнгә имзасын куймаска тиеш?.. Ярар, башыңны катырмыйм... Операция ясаганда, дәшәрмен. Үзең дә күрерсең...

Анатомия укыганда бу хакта кем искәртсен?.. Могҗизаны күрер өчен күңел күзеңнең бераз булса да ачылуы кирәк икән шул...

Ул мизгелдә Тимур сулышсыз калды: операция өстәлендә яткан авыруның доктор кулына күчкән йөрәгендә, иң оста нәккаш кулы белән язылгандай, АЛЛАҺ дигән сүз ярылып ята иде...

– Игьтибар иттең микән: йөрәк тукымасы – үрелгән мускул җепселләреннән тора бит, ә бу сүз язылган урында андый җепселләр юк! Ялтырап күренеп тора! – Соңыннан, шушы хакта сүз алышканда, Ришат Мәхмүтович күптән хәбәрдар булуын әйтте, һәр йөрәктә чыннан да мондый тамга барлыгына үзенең әле һаман шаккатуын яшермәде.

Бу очрактан соң Тимур да дөньяга башка күзлектән карый башлады. Ул да, Ришат Мәхмүтович шикелле үк, ничек яшәргә кирәклегенмоңа кадәр белмәгәнлеген аңлаган иде...

Тимур үзе өчен ачкан шушы хакыйкатьне Илһам белән бүлешмәгәненә үрсәләнә иде. Табиб буларак коткарып калырга көче җитмәсә дә, ул бит соңгы мизгелләрдә булса да аның күңел күзен ача, җанын коткара ала иде... Дөрес, егетнең сулышы өзелгәндә Тимур аның янәшәсендә булды, аның өчен дога да кылды, әмма, әмма... Китәр мәлдә генә булса да иң бөек хакыйкатьне танып китәргә кирәклеген искәртмәде, тыелып калды, телен тибрәтмәде...

Шулай, син үзеңне табиб дип саныйсың икән, ярдәмгә мохтаҗ авыруның тәнен генә түгел, җанын, рухын савыктыру да –синең бурычың... Кулыңа –шифа, башыңа –зиһен биреп, Аллаһ сине кеше гомере өчен сәбәпче иткән икән, моны онытырга хакың юк...

Юлның озынлыгы сизелмәде. Әллә уйлар чакрымнардан да озынрак булды инде...

Олы юлдан иртәрәк төшкән икән, авыл читендәге зират янына басу яклап барырга туры килде.

Гаҗәеп мәл. Зәңгәр гөмбәз булып балкыган күк йөзендә уч төбе кадәр дә болыт күренми. Бу чиксезлек астында, терек булган һәм терек булмаган һәркемгә, һәрнәрсәгә урын җиткәнлеген күрсәтергә теләгәндәй, машина тәрәзәсе янәшәсеннән исәпсез-хисапсыз бөҗәкләр очып бара; һәрберсенең үз төсе, үз бизәге булган күбәләкләр бөтерелә; юл читендә төрледән-төрле үләннәр кул изәп кала; келәм кебек җәйрәп яткан иген дулкыннары йөгерә; кояшның җылы нуры астында тургайлар иркәләнеп кенә канат кага. Бу мизгел җәй саен кабатланадыр һәм... беркайчан да кабатланмыйдыр...

Зират капкасын ачып кергәндә, Тимурны илаһи тынлык каршы алды. Җил бөтенләй юк идеме, әллә булып та, агач яфраклары әкрен генә лепердәп утырудан кисәк туктадымы... Ирнең борынына бөреләнеп килгән җиләк исе, сусыл үлән, хушбуй исенә тартым баллы чәчкә исе килеп ягылды.

Илһамның яткан урыны караулы иде. Кабере койма буенда гына. Җыйнак кына, тәбәнәк кенә чардуган эченә гөлләр утыртканнар. Күптән түгел генә, кичәме, бүген иртәнме, кемдеркилеп су да сибеп киткәнгә охшаган.

Тимур берара билгесез ноктага төбәлеп торды. Күз карашы Илһамның ташка уелган сурәтенә текәлсә дә, баштарак ул аны күрмәде диярлек. Керфек кагып алгач кына айнып киткәндәй булды. Төзеклеген тикшергәндәй, чардуган рәшәткәсен тотып-тотып карады. Тузанын сөрткәндәй, ипләп кенә сыпырып куйды.

– Ничек хәлләрең дип килүем, Илһам... Сәерсенмә. – Бу сүзләрне Тимур кычкырып әйтте. Илһамның үзенә туп-туры текәлгән күзләренә карап әйтте.

«Үзең ничек, Тимур абый?»

«Илһам, син мине эгоистлыкта гаепләрсең... дөрес тә булыр...»

«Минекеләрнең синнән башка беркеме дә юк...»

«Саксыз сүз белән Чулпанны рәнҗеттем... Ашыгып әйтелгән сүзем белән... Кичер...»

Шактый озак басып торды Тимур. Бу «әңгәмә» дә шактый озак дәвам итте: юлда чабуына тагылган уйларын күңеленнән янә, кабат-кабат Илһам белән уртаклашты. «Сөйләшкән» саен җанында сәер бер тынычлык урын алуын тойды. Баягыча, кат-кат чардуган тимерен сыйпады. Озаклап, көйләп, кычкырып, дога укыды.

– ...Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр...

Кузгалырга кирәк иде. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Тик... әйтми калган сүзләр өчен янә үкенгәнче...

– Илһам, син тагын... шуны белергә тиеш... Мин Чулпанны яратам. Бик яратам. Газизәне дә үз кызым шикелле күреп яратам. Ләкин... болай дип үзләренә тагын кабатлап әйтергә минем көчем җитмәячәк. Кичер, Илһам...

– Әт-тә! Тә! Әт-тә! –Якында, бик якында гына сабый тавышы белән ниндидер кошчык әллә җырлап, әллә сайрап куйгандай булды.

Тимур җилкә аша ялт кына артына борылды. Күзләренә ышанмады, саташуым, ахры, дигәндәй, башын чайкап алды.

Койманың теге ягында, Газизәне күтәреп, ак күлмәкле Чулпан басып тора иде. Аягында – авылда, ишегалдында рәхәт итеп «сөйрәп» йөри торган кәлүшләр. Бит алмасы буйлап буразна-буразна яшь тәгәри, хатын, аларны сөртергә оныткан да, дога аһәңеннән мөлдерәмә тулган күзләре белән Тимурга төбәлгән. Газизә исә, нәни кулларын изи-изи, һавага талпына. Үзе, шул чиксез зәңгәрлектә кемнедер күреп эндәшкәндәй, бертуктамый «Әт-тә! Тә! Әт-тә!» дип кабатлый. Кызчыкның ачылып кына килгән телендә яңгыраган тәүге сүзләр көмеш кыңгырау чыңы булып шул чиксезлеккә сибелә, кояшның алтын нурларына ияреп, әллә кайларга тарала, тургай җыры шикелле, күкрәк читлегенә өмет булып кереп тула...

Кояш батарга иртәрәк булса да, офыкка көянтә-көянтә алсу тасмалар эленгән иде. Гүя нидер капылт кына үзгәргән дә, көн кичкә авышканда таң атарга җыена... Кичке таң... Соңарган шәфәкъ микән ул? Әллә иртәләгән баешмы?..

Таң атарга ерак, бик ерак шул әле...

Ә бит... төн караңгылыгының карасы мәңгелек түгел. Иртәме-соңмы, барыбер яктырып таң ата...

Чиксезлеккә, әле язылмаган, әмма һичшиксез язылачак матур бер җыр булып, баягыча көмеш чың сибелде...

 

Cентябрь, 2019 ел –26 январь, 2020 ел.