Логотип Казан Утлары
Роман

«БЕР КӨН – БЕР ГОМЕР» (дәвамлы)

Башыннан УКЫГЫЗ

Төн пәрдәсе сыеклана башлаган ул сәгатьтә кашка аты Акйолдызга атланып, аланнарда һәм олау табырларында йоклап яткан гаскәриләрне урап узганда, йөзбашы алда ни торганын уйлады һәм Ходайдан яңа туган сабый – гөнаһсызлардан гөнаһсыз җан иясе хакына булышлык итүен сорады, чөнки һәр яңа туган бала – ул Ходай хозурыннан вәхи-хәбәр; аның нияте буенча кемдер кайчан да булса кешеләр алдына, Ходайның үзе кебек, адәм кыяфәтендә килеп басачак, һәм шул чакта барысы да Алла бәндәсе нинди булырга тиешлеген күрәчәк. Ә Ходай ул – акыл ирешмәслек иксез-чиксез Күк. Кемгә нинди язмыш тиячәк – кемгә туарга да кемгә яшәргә – моны бер Күк кенә белә.

Йөзбашы Эрдене иярдә килеш кенә күзләре белән йолдызлы киңлеккә төбәлеп, күңеленнән Күкнең рәхим-шәфкатен сорарга тырышып карады, аннан язмыш җавабын көтте. Әмма Күк дәшмәде. Йокыга талган һәм төн сихрилегенә уралган Сарүзәк даласы өстендә ай гына миләүшә төсендәге яктылык агымы булып түгелә, бер ялгызы иң югары ноктада, бөтен күккә хуҗа булып тора иде...

Ә иртәнге якта яңадан добулбаслар, кешеләргә, торыгыз, коралларыгызны алыгыз, ияргә менегез, артык йөкләрегезне олауга ташлагыз, дип әмер биргәндәй, гөрселди, күкри башлады, һәм хаканның беркем дә тыя алмаслык чиксез хакимлеге илһам биргән, куалап йөрткән дала чирүе янә Кояш баешына таба юл алды.

Бу инде сәфәрнең унҗиденче көне иде. Сарүзәк даласының аеруча авыр үтелә торган, ифрат та киң өлеше инде артта калды, алдагы Җаек болыннарына бер-ике көннән барып җитәрләр, ә аннан соңгы юл изге сулары белән дөньяны ике өлешкә – Кояш чыгышы белән Кояш баешына бүлгән бөек Иделгә таба алып китәчәк.

Барысы да бер салынган сукмактан, күнегелгәнчә иде. Иң алда – биеп барган чем-кара атларда – байрак йөртүчеләр. Алар артыннан кизүвыллар һәм яраннар Чыңгызханны озатып килә. Хаканның ияре астында, һәрвакыттагыча тигез адымнар белән, яраткан юргасы, ак яллы, кара койрыклы Хуба атлый, ә баш очында, күз карашын иркәләп, хаканның йөрәгендә болай да көчкә тыеп торган яшертен масаю хисен кыздырып, әлеге дә баягы аерылмас юлдашы – ак болыт йөзә. Кая гына юнәлмәсен – ул да шул якка таба. Җирдән исә, офыкларны тутырып, Кояш баешына таба кешеләр ташкыны – Чыңгызхан чирүе, аның олаулары ургыла. Аларның ерактагы диңгез шавыдай гөрелтесе күккә хәтле күтәрелә. Исәбе-саны булмаган, иксез-чиксез, кешеләр, атлар, олаулар, корал, мөлкәт, хайваннардан хасил бу агым бөтенләе белән аның, Чыңгызханның, куәте һәм көченең гәүдәләнеше иде. Боларның һәммәсе дә аңардан килә, барысының да чыганагы – аның алдан ук билгеләп куйган ниятләре. Иярдә оеп барган шул мәлдә ул әле һаман, теләсә кем хыялланырга җөрьәт итмәгән, ә менә үзе зарыгып көткән нәрсә – бөтен дөньяны яулап алып, үлгәннән соң да хакимлек итә алачак, күк астындагы бер һәм бердәм, мәңгелек мәһабәт дәүләт кору уе белән яна. Ничек моңа ирешеп була? Кыя ташларына хәзердән үк төшерелергә тиешле Аның боерыклары аша. Ул фәрман-боерыкларны саклап торган кыялар исән булганда, дөнья белән аның ихтыяры идарә итүдән тукталмаячак. Шул сәгатьтә менә ниләр турында уйланды хакан, һәм, үлемсезлеккә ирешү ысулы буларак, ташлардагы язулар хакындагы кызыктыргыч фикер инде аның тынычлыгын алган иде. Ул моның белән кышын Идел ярында шөгыльләнергә карар кылды. Кичүне көткән арада галим-голамәне, акыл ияләрен һәм күрәзәчеләрне җыячак та мәңгелек дәүләт турында үзенең алтын фикерләрен җиткерәчәк, кыяларга уеп язылырга тиешле боерыкларын әйтәчәк. Бу сүзләр дөньяның астын өскә әйләндерер, һәм бөтен җиһан аның аяк астына егылыр. Ул шуның өчен яу сәфәренә чыкты да бит, җирдәге бөтен җан иясен әлеге максатка хезмәт иттерергә кирәк, ә моңа каршы килгән һәммәсен дә, уңышка ирешү юлында каршылык күрсәтүчеләрнең барысын-барысын – юлдан алып ташларга һәм юкка чыгарырга. Бугазына янә шигырь тыгыла башлады:

 

Дәүләтемнең алмаз түбәсенә

кадап куярмын күктән айны алып... Әйе!..

Чирүемнең чуен дагасыннан

сукмактагы кырмыска да исән калып

булмаслыгын белер... Әйе!..

Көч-куәтнең чын бәһасен аңлый барып,

атымның тирләгән савырыннан

чал тарихның аумакай хурҗинын

алыр әле

яхшылыкның кадерен белгән яшь буыннар... Әйе!..

 

Шулай булып чыкты ки, нәкъ шул көнне, төш авышкач, Чыңгыз­ханга, олаудагы бер хатын, мондый эшне ханның катгый тыюын бозып, бала тапкан, дип җиткерделәр. Кемнән тапкан – анысы әлегә билгесез. Бу турыда хептевыл (шымчы) Арасан әйтте – йөгерек кечкенә күзле, һәрвакыт бөтенесен белеп торучы кызыл яңаклы тынгысыз хептевыл бу юлы да беренче булып хәбәр китерде. «Минем бурычым барысын да ничек бар, шулай сиңа белгертү, бөекләрдән бөек хан, чөнки син бит бу уңайдан инде бер кисәттең». – Сүзләрен җил алып китмәсен өчен, хакан белән янәшә, өзәңгегә өзәңге тиеп барган хептевыл Арасан хырылдый төшеп кычкырды, муенын май баскан, шул аның тынын кыса иде.

Чыңгызхан әллә аңышып җитмәде инде, хептевылга шунда ук җавап кайтарырга ашыкмады. Ул мәлдә, күңел төпкелендәге ташъязмалар турында хыялга чумып барганлыктанмы, кинәт ыргылып кергән күңелсез хәбәргә тиз генә бирешәсе килмәдеме, әллә ул аңа шулай тәэсир итәр дип көтмәгәнен сиздермәскә тырышыпмы, Чыңгызхан шактый озак дәшмәде, бары тик атын куалап, аның адымын ешайта төште, инде кеш тиресеннән тегелгән җиңел тун итәкләре, куркынган кош канатлары сыман, як-якка очып бара башлады. Ә хептевыл Арасан, аңардан калышмаска тырышты, нишләргә дә белмичә, уңайсыз бер халәт кичерде, үзенең янәшәдә булуы белән хаканның артык ачуын китермим, дип, атының тезгенен тартып туктатты, аннары, дәшә калса, аның сүзен ишетми калмас өчен, янә өзәңгегә өзәңге тиеп барды, тик хакимнең ни өчен шулай озак телсез калуының сәбәбен, мәгънәсен барыбер аңламады, югыйсә, аңа бит бары бер сүз генә әйтәсе иде, тик бер сүз: «җәзалагыз!» Һәм бөек хаканның яу сәфәрендә бала табуны тыюын санга сукмаска батырчылык иткән әнчекне дә, ул дөньяга китергән эт баласын да шул ук сәгатьтә анда, олауларда, буып үтерерләр иде. Башкаларга сабак булсын өчен, әдәпсез чәчбине киезгә урап тончыктыр, шуның белән бөтен эшкә чик куела лабаса.

Хакан кинәт җилкәсе аша гына шундый кистереп бәрде, хептевыл хәтта иярендә үрә катты:

– Соң нишләп, әле шул олау өстерәлчеге баласын тапканчы, берегез дә сизмәде-күрмәде аның көмәнле икәнлеген? Йә күреп тә эндәшмәдегезме?

Хептевыл Арасан моның ничек килеп чыгуын аңлатмакчы булып азапланды, тик әйтер сүзендә буталды, шуңа хакан аны тупас кына бүлдерде:

– Дәшмә ичмаса!

Бераз баргач, ул тагын зәһәр итеп сорады:

– Иясез икән, кем соң ул хатын: учак кабызучымы, пешекче яки мал караучымы?

Ә инде олауда бала тапкан хатынның байрак чигүче оста булып чыкканына чиктән тыш гаҗәпләнде, чөнки әлегә хәтле мондый эшләр белән кем шөгыльләнә, ничек кояш чыга һәм кайдан килеп яңгыр ява, – болар турында белмәгән кебек, кем тукымасын кисә дә аның алтын һоруңнарын чигә, кем аңа итек тегә яки гөмбәзләре астында бөтен тормышы аккан тирмәләрне кем кора, – бусын да беркайчан башына китергәне юк иде. Элек мондый вак-төяк турында ничектер уйланылмаган. Сәбәбе булмады: һәркайда – үз янында һәм чирүендә алан булып туктаган төшләрдә яки күңел ачу мәҗлесләрендә – ул килеп җиткәнче, ул күргәнче үк янып торган учаклар кебек, һоруңнар үзаллы җилфердәп каршы ала. Менә әле дә алда, юлын яктыртып, байрак йөртүчеләр ат биетеп атлый. Ул, Кояш баешына ятларныкын таптарга, аларны аяк астына салырга дип, үз байраклары белән бара. Һәм шулай булачак та әле... Берни дә һәм беркем дә аны юлыннан бүләргә, аны туктатырга җөрьәт итмәс. Шул ук вакытта аның белән бергә дөньяны яуларга баручылардан кайсыныңдыр теләсә нинди, хәтта кечтеки генә буйсынмавы да үлем җәзасы белән киселәчәк. Буйсынмаган өчен җәза – берәүнең күпләр өстеннән хакимлеген алыштырмас корал. Ләкин бу очракта әлеге чигүче генә гаепле түгел, һичшиксез, баланы олауда яки гаскәрдә баручы кемдер ясаган бит... Тик кем соң ул?..

Шул сәгатьтән Чыңгызхан кара коелды, бу аның таш кебек каткан чыраеннан, керфек тә какмый торган селәүсен күзләренең авыр карашыннан һәм, җилгә каршы барган кебек, иярдә утыруының киеренке рәвешеннән үк күренде. Әмма әлеге очракның, ниндидер чигүче һәм аның әлегә билгесез сөяркәсенең хакан сүзен ачу китергеч итеп тыңламавыннан бигрәк, күңелендә ачы, җуелмас, хурлыклы эз калдырган бөтенләй бүтән тарихны исенә төшерүе белән кәефен кырганын ашыгыч эшләр белән аңа якын килергә батырчылык иткәннәр арасыннан берәү дә белми иде.

Атасыз үскән бу ятимне һичкем дә, килер бер көн, ошбу үксез, тәрбиясез малай актыгы Дөньяның Дүрт Тарафы Әмире булыр, дип күз алдына китермәгән, ул үзе дә мондый хәлнең булырын уйлый алмаган вакытта, әле үзенең чын Темучин исемен йөрткәндә кичергәннәре, йөрәкне яндырып, яңадан кабатлангандай булды. Ул чакта аңа гомерлек җәрәхәт салган бер вакыйга – авыр фаҗига һәм мәсхәрәләнү аша үтәргә туры килгән иде бит. Үсмер чагыннан ук «колагы киртеп куелган» яшь хатыны Бортэ ширбәт ае көннәрендә күрше меркитләр кабиләсенең һөҗүме вакытында урланып, әле аны каршы һөҗүм ясап кире кайтарганчы, әллә нихәтле, исәбе-хисабы булмаган, – ул чакта төгәл генә санарлык хәле дә юк иде, – көннәр һәм төннәр узды... Инде менә хәзер, күңел ярасы йомылган, берәүнең дә кулы мәңге ирешә алмаслык итеп үз исемен раслаган, бөтен дөньяны тетрәткән хаканның күпмеңле чирү башында Кояш баешын яуларга барган чагында шул аяныч хәлләр исенә төшәр дип кем уйлаган?!

Еракта калган ул төндә кара күкрәкле Этуген Җирендә яшь Темучинның үч алу анты яңгырады. Кабахәт меркитләр, өч көнлек канлы бәрелештән соң, коточкыч аяусыз кысрыклаудан, гадел җәзадан котылып, мескен гомерләрен саклап калыр өчен, торлакларын һәм ат көтүләрен ташлап, абына-сөртенә качтылар, ә үч алу антында шулай әйтелгән иде:

 

...Борынгы, ерактан күренгән байрагымны

яуга чыгар алдыннан мин корбанымның

канына манчыдым. Кан акты...

Үзем калын тавышы белән гөрселдәгән,

үгез тиресе тартылган добулбасны кактым.

Сырган кара көбәмне кидем дә

кара яллы йөгерек атыма утырдым.

Дәһшәтле кылычымны тотты кулым.

Ул әшәке меркитләргә бара юлым.

Алар белән сугышырмын мин үлгәнче...

Кырам бала-чагасына хәтле

меркитләрнең барысын.

Аларның җирләре, әйдә, бушап калсын...

 

Бу ант арат-киятлар ыругын үч алу орышына күтәргән Темучиннан куркып качучыларның акырышу һәм үкереп елаулары белән тулган төндә тормышка ашты. Качып баручылар уртасыннан өсте ябылган бер арба тәгәри иде. Як-якка бәргәләнеп тә аны таба алмыйча: «Бортэ! Бортэ! Син кайда? Бортэ!» – дип өзгәләнеп кычкырды һәм әлеге мәхшәрдә хатынын эзләп табарга тырышты Темучин, тик әлеге ябулы арбаны куып тоткач, аны куалап баручыларның һәммәсен кыргач кына: «Мин монда! Мин Бортэ!» – дип, хатын аңа каршы тавыш бирде һәм арбадан сикереп төште, ә ул атыннан җиргә тәгәрәде дә, алар бер-берсенә каршы ташландылар. Кочагына яшь хатыны исән-имин килеп сыенган мизгелдә ул йөрәге кысып алганын тойды: таныш түгел ят ис, тәмәкедән сасыган мыек исе иде, ахрысы, кемнеңдер аның җылы, шома муенына капланып, тупас иреннәре белән кан чыкканчы суырып ләззәт алганын белгертеп тора иде. Ә бу вакытны тирә-юньдә канлы бәрелеш, орыш, үч алу дәвам итте...

Менә шул минуттан ул инде беркем белән дә якалашырга, сугышырга ташланмады. Әсирлектән коткарылган хатынын арбага утыртып, үзен көйдереп узган утны шунда ук тышка чыгармас өчен, берни дә әйтмичә, кайту юлына борылды һәм аннары бөтен гомере буе газапланды. Темучин аңлый: хатыны дошман кулына үзе теләп барып кермәде. Шулай булса да, ул ни исәбенә бу хәлдән котылып чыкты? Аның башыннан бер бөртек чәче дә төшмәгән ич. Төптән уйласаң, Бортэ әсирлектә җәфа чикмәгән, аның тышкы кыяфәте дә интеккән кешегә охшамаган иде. Юк, аннан соң да алар арасында бу хакта ачыктан-ачык сөйләшү-аңлашу булмады шул.

Шушы тар-мар итүдән соң исән калган меркитләрнең барысын да кырып бетерде диярлек, бүтән илләргә яки кеше аягы басмаган җирләргә күчеп китә алмаган аз санлы меркитләр инде, көтүче һәм хезмәтче булып, колга әверелделәр, алар хәзер һичнинди куркыныч тудыра алмыйлар иде. Берәүнең дә башына бу нәтиҗә – ул вакытта инде Чыңгызхан булып җитешкән Темучинның котылгысыз үчен гамәлгә ашыру икәнлеген аңламады. Меркитләрнең берсе дә, моның берзаман аларда әсирлектә булган Бортэгә ниндидер мөнәсәбәте бар, дип әйтә алмый иде инде.

Соңрак Чыңгызханның тагын өч хатыны булды, тик язмышның теге вакыттагы беренче рәхимсез оруыннан калган авыртуны баса алмады. Хакан шул авырту хисе белән һаман яши иде. Беркемгә беленмәсә дә, каны саркылып торган йөрәк ярасы белән. Бортэ беренче баласын – уллары Җучины тапкач, Чыңгызхан көннәр исәбен берәмтекләп санаган булды, әмма тегеләй дә, болай да килеп чыга, бала аныкы булырга да, булмаска да мөмкин иде. Билгесез булып калган кемдер, аның намусына тупас басып, бөтен гомеренә тынычлыгын алды, каһәр.

Инде бүтән билгесез зат, байрак тегүчегә бала ясап биргән ир, хаканга һичнинди мөнәсәбәте булмаса да, барыбер аның канын кайнатты.

Әле генә аңлаешлы, бөтенлекле дөньясы күз ачып йомган арада кыйшаеп, җимерелеп төшсен өчен, кайчак кешегә аз гына нәрсә дә җитә... Бөек хаканның күңелен үзе кичергән хәлне искә төшерү актарып ташлады. Югыйсә тирә-юнендә барысы да шул хәбәрне ишеткәнчегә кадәр калды. Әйе, алдыннан, чем-кара атларын биетеп, аждаһалы һоруңнарын җилфердәтеп, әләм йөртүчеләр бара, ияре астында, – һәрвакыттагыча, яраткан юргасы Хуба; янәшәсендә һәм артыннан менә дигән чапкы атларында аңа йөгенгән яраннары калышмаска тырыша; як-ягында тугрылыклы сакчылары – ярты меңләп кизүвыллар көтүе; күз күреме араны иңләп, дала буйлап дошманны кырып барырлык көч-куәт – ничәмә-ничә төмәннән торган чирү һәм аларның таянычы – меңләгән олау­лар ишелеп килә. Ә баш очында, бу кешеләр агымы өстендә, яуга чыккан беренче көннән бирле Күк-Тәңренең фатихасы булып, тугрылыклы ак болыт йөзеп бара.

Барысы да элеккечә кебек иде, шулай да, хаканның әкренләп көчәя барган яшенен чакырып, кара болытлар куерды, дөньясында нәрсәдер урыныннан кузгалды, үзгәрде. Күрәмсең, кайсыдыр аның ихтыярын санга сукмаган, күрәмсең, кемдер үзенең тотнаксыз җенси дәртен аның бөек максатыннан өскәрәк куярга җөрьәт иткән, күрәмсең, ул адәмчек белгән көе аның боерыкларына каршы барган. Аның атлы гаскәреннән кемдер, хаканга тел-теш тидермәслек, тайпылышсыз хезмәт итәргә сусау урынына, бер җилбәзәк хатынның түшәген артыграк күргән! Һәм ниндидер өч тиенлек ул хатын да – аңардан соң бүтән беркем байрак чигә алмас дип уйлады микән? – хаканның тыюын санга сукмыйча, олаудагы башка бөтен хатыннар, аерым рөхсәт булганчы, үз карыннарын саклаган вакытта, бала табарга тәвәккәллек иткән!..

Әлеге уйлар, явызлык болытлары белән күз яктысын каплап, чүп үлән, кыргый урман кебек акрынлап үсә барды, гәрчә бу очракның кисеп ташлаган тырнакка да тормаслыгын, аңа артык әһәмият бирмәскә кирәклеген аңлый да кебек ул, әмма эчендәге икенче тавыш, боеручан көч белән башына тукый-тукый, торган саен шәфкатьсезрәк була бара, сүзен аяк астына салып таптаганнарны бөтен чирү алдында кырыс җәзага тартуны таләп итә, бүтән фикерләрне баса һәм кысрыклап чыгара иде.

Хәтта тынгысыз Хуба, һәрвакыт ук кебек атылып тип-тигез оча торган юрга, ул көнне хакан ияр өстендә генә үткәргәнлектән, юл дәвамында арта барган ниндидер өстәмә авырлыкны тойган кебек, күбекләнеп торган тиргә батты, элек мондый хәлнең булганы юк иде.

Чыңгызхан, чыраена дәһшәтле төс чыгарып, үзалдына йомылды, әмма алга баруыннан туктамады. Бөтен дөньяда хакимлеген урнаштырырга дигән бөек ниятен тормышка ашыру өчен, дала ташкынының Кояш баешына таба хәрәкәтенә бернинди көч тә комачаулык итә алмас кебек тоелса да, барыбер нидер булды: күзгә күренми торган, энә очы кадәрле генә бер чуерташ аның боерыкларыннан өелгән мәңге какшамас кебек тау башыннан аска таба тәгәрәп китте һәм бөтен күңел тынычлыгын юкка чыгарды. Ул юл буе шул хакта уйланды, тырнак астына кергән шырпы төсле, гел бер нәрсә аны борчыды, һәм, чуалган җепнең очын сүтеп-сүтеп тә таба алмаганга, үз тирәсендәге якыннарына торган саен ныграк ачуы килде. Ничек ул менә әле генә, теге ыштырбит инде баласын тапкач, аңа килеп әйтергә батырчылык итәләр, ә моңарчы алар кайда булган, кая караганнар, корсаклы хатынны күрмичә торып буламыни? Ул чакта сөйләшү дә икенче төрле булыр иде, азгын эт кебек артына тибә-тибә куып кына җибәрерләр иде аны. Ә хәзер ничек хәл итәргә? Килеп чыккан хәл турында аңа хәбәр килеп ирешкәннән соң, олаулар өчен җаваплы нойонны аңлатып бирү өчен чакырып, ул аңардан зәһәр итеп сорап куйган иде: чигүче хатын баласын тапканчы, тугрылыклы шымчылар ишеткәнче, ничек шулай килеп чыга алды, бөтенесе дә беленмәс килеш торды? Ничек болай була ала ул? Нойон борын астыннан гына буталчык җавабын мыгырдады: имештер, Догулаң исемле байрак чигүче ул хатын аерым тирмәдә, һәрвакыт читтәрәк яшәгән, үз олавы булган, аңа бер хезмәтче беркетелгән, эшкә чумуына сылтап, һичкем белән аралашмаган, ә йомыш белән килүчеләр булса, төрле тукымалар, гадәттә байрак чигә торган ефәк өеменә төренеп-чумып каршы алган, һәм кешеләр аны, матур булып күренергә, бизәнеп-­ясанып утырырга ярата, дип кенә уйлаганнар. Шуңа күрә, янәсе, йөкле икәнен дә белмәгәннәр. Яңа туган баланың атасы кем – билгеле түгел. Әле чигүчедән сорау алырга өлгермәгәннәр. Хезмәтче хатын, берни дә белмим, дип бара. Тот куянның койрыгын...

Чыңгызхан, ачуыннан гарьләнеп, бу тарих шул дәрәҗәдәге игътибарга лаек түгел, дип уйланды, әмма бала табуны тыю – ул үзе урнаш­тырган тәртип, ә һәр чирүнең җаваплы заты, әмернең бозылуы турындагы хәбәрне өстеннән төшерү өчен, югарыдарак утыручы хуҗасына җиткерә дә котыла, шул рәвешле, күзгә күренмәс чылбыр хаканның муенына килеп урала. Хәзер ул үз боерыгының тотыгы булып чыкты. Инде чигенү мөмкин түгел, җәза бирү котылгысыз иде...

Төн урталарына таба, йөзбашы Эрдене, ашыгыч йомышлар үтәп йөрүенә сылтап, меңбашына киттем, дип, аланнан чыкты, әмма бу аңа төнлә үзенең мәгъшукасы белән качу өчен бер хәйлә генә иде, әлбәттә. Бу вакытта инде хаканга барысы да билгеле булуын ул әле белми, Догулаң һәм бала белән качу юлы киселгәне дә аңа мәгълүм түгел иде.

Алмаш атын, бәйдәге ау эте сыман, йөгәненнән тотып барганда, йөзбашы Эрдене аланнарны хәвеф-хәтәрсез генә әйләнеп узды һәм, гадәттә Догулаң тирмәсе янында торган олауга якынлашканда, Ходайдан бары бер генә нәрсә – һәр төндә тирә-юньне әйләнеп чыга торган нойон күзәтчеләренә тап булмауны сорады. Болар – иң бәйләнчек һәм аяусыз адәм актыклары, әгәр берәр атлының ничектер сөт аракысы эчеп сәрхушланган икәнлеген сизеп алсалар да, аңа рәхим-шәфкать күрсәтмәсләр, шунда ук ат урынына тәртә арасына керергә һәм җигелергә мәҗбүр итәрләр, ә олауга менеп утырганы, камчы белән бәргәли-суккалый, дала буйлап куар...

Үз кул астындагы йөз сугышчыны калдырып-ташлап киткәндә, Эрдене белә иде: әгәр тота калсалар, аңа иң югары җәза – киез белән томалап яки асып үтерү яный. Хакан каһәреннән котылу юлы бер – ерак якларга, чит җирләргә башыңны алып кача алсаң гына исән калу мөмкин булачак.

Даланы бу юлы да айлы төн яктырта иде. Һәркайда аланнар, ат көтүләре сибелеп урнашкан, һәркайда пыскып торучы учаклар янында сугышчылар тезелешеп йоклап ята. Бу кадәр күп кеше һәм олаулар мәхшәрендә кемнең кая баруына һичберәүнең исе китми иде. Йөзбашы Эрдене менә шуңа исәп тотты да: аңа Догулаң һәм улы белән качып китәргә моннан да уңайлырак җай чыкмаячак, әгәр бу төндә тәкъдир аларга арты белән борылмаса...

Бәлагә тарыганнарын ул осталар табырына якынлашу белән аңлап алды. Өзәңгегә сикереп менеп, ике атның да иярләренә ныклап ябышты да, тынын да чыгармыйча, аларның күләгәсенә сыенды. Әйе, башларына бәла килгән! Иң кырыйдагы тирмә янында, тирә-юньне дөрләп янган уты белән яктыртып, бик зур учак яна. Дистәләп ясавыл, үзара кычкырып сөйләшә-сөйләшә, атлары белән учак тирәсендә таптанып торалар. Иярдән төшкәннәре – өчләп кеше булыр – бүген төндә Догулаңны утыртып качарга җыенган олауга ат җигеп маташа. Аннары Эрдене ясавылларның ничек итеп тирмәдән кулына баласын тоткан Догулаңны алып чыкканнарын күрде. Әнә ул, өстенә сусар тунын ябынган хәлдә, агарынып, хәлсезләнеп, куркынып, сабыен күкрәгенә кысып, учак яктысында басып тора. Ясавыллар нидер сорашалар бугай. Аларның: «Җавап бир! Җавап бир, диләр сиңа! Сөйрәлчек, уйнашчы!» – дип җикеренгәннәре монда хәтле килеп җитте. Аннары хезмәтче Алтунның үкереп елаганы ишетелде. Әйе, бу аның тавышы, һичшиксез, аныкы иде. Алтун өзгәләнеп кычкыра: «Мин кайдан белим?! Ни өчен мине кыйныйсыз? Кемнән тапканын кайдан белим, ди, мин! Далага чыккач, кичә генә узмаган бит! Әйе, баласын ул күптән түгел тапкан, үзегез күреп торасыз. Тик бу хәлнең, димәк, моннан тугыз ай элек булганлыгын аңламыйсызмыни соң?! Кайчан кем белән – мин аны ул чакта белә идеммени?! Нигә мине кыйныйсыз?! Ә аның ник котын аласыз, үлем хәленә җиткереп куркыткансыз, ул бит яңа туган сабый белән! Ул сезгә хезмәт итмәдемени, сезне яуга алып бара торган һоруңнарыгызны чикмәдемени? Хәзер аны ни өчен үтерәсез, ни өчен?»

Тояк астында калган зәгыйфь үлән кебек мескен Алтун – ул нишли ала инде, йөзбашы Эрдене үзе дә башын күтәрергә кыймыйча торганда, унлаган кораллы ясавылга каршы ул да бер ялгызы чарасыз иде бит?! Берсен яисә икесен дөмектереп үлсәң генә, әмма бу корбан нинди дә булса җиңеллек бирәме? Өер булып йөрүләре белән һәрвакыт оталар да шул ясавыллар. Бөтен көтүләре белән бугазга ябышып кан эчү өчен ябырылырга көтеп кенә торалар!

Йөзбашы Эрдене ясавылларның Догулаңны бала белән олауга утыр­туларын, аның янына ук хезмәтче Алтунны да ташлауларын һәм аларны каядыр төн эченә алып кереп китүләрен күрде.

Шуның белән барысы да тынычланып калды, тирә-якта шомлы бушлык хакимлеге урнашты. Шул чакта гына бер читтәрәк этләр өрүе, атлар кешнәве, ял урыннарындагы кешеләрнең мыдыр-мыдыр нидер сөйләшкәне ишетелә башлады.

Чигүче Догулаң тирмәсе янындагы учакның уты инде шактый сүрелде. Җир өстендәге әле генә булып узган җил-давылны үзләренә сеңдереп, адәм балаларының тәкъдирендә язылган көрәш газапларын ерактан күзәтеп торучы тавышсыз-өнсез йолдызлар, учак тирәсендәге бушап калган киңлеккә армас-талмас җете күзләрен текәп, тыныч, гамьсез балкуларын дәвам иттеләр...

Өнендә төш күргән кебек барган йөзбашы Эрдене бертын эчендә оеган, суынып киткән бармаклары белән алмаш атның башындагы йөгәнен капшап тартып төшерде һәм аның аяклары астына ташлады. Йөгән тонык тавыш белән җиргә ятты. Эрдене, тыны кысылып, үзенең йөрәк тибешен ишетте, сулыш алуы авырайганнан-авырая бара иде. Шулай да ул әле алмаш атның җилкә калкымына учы белән җиңелчә генә сугып алырлык хәл тапты. Бу ат инде хәзер аңа кирәк түгел, ул үз иркенә китә ала иде, һәм малкай, шуны гына көткәндәй, якындагы үз ишләре янына – төнге көтүгә таба юртты. Ә йөзбашы Эрдене, бер максатсыз, кая барганын, ник барганын үзе дә аңламыйча, мамык кебек йомшарган аякларын көч-хәл белән сөйрәп, дала буйлап китте. Аның артыннан, бушап калган йөгәнен әледән-әле чайкап, йомшак кына адымнар белән, тугры һәм аерылмас сугышчан юлдашы – йөзбашы Эрденене ничә орыш эченнән исән-имин алып чыккан кашка аты Акйолдыз атлады. Бу төндә аңа да яраткан хатыны һәм яңа туган баласы белән иясен явызлар тырнагыннан коткарырга язмаган икән шул.

Эрдене, ни дә булса булыр дип уйлап-нитеп тормыйча, сукыр кебек, аяк астын капшап кына бара; ике күзе дә юеш сакалы буйлап тамып төшә баручы яшь белән тулы, ә ай нурының тигез агынтысы, аны юатырга тырышкандай, бөкрәйгән, әледән-әле көзән җыерган кебек тартыша-тартыша дертләп ала торган иңнәрендә чайкалып, сыйпап озата иде... Ул, көтүдән куып җибәрелгән, бөтен дөньяда берүзенә генә тереклек итәргә калган ялгыз кыргый җанвар сыман, атлавын белде: булдыра алсаң – яшә, юк икән – үл. Бүтән һичнинди чара да юк... Ни эшләргә инде аңа хәзер, кая барып башын төртергә? Бу газаптан бары тик үлеп кенә – күкрәгенә, бертуктаусыз сызлаган йөрәгенә хәнҗәр кадап кына котылып буладыр, бары тик шул чакта әрнеп-яндырып торган яраны, авыртуны басарга мөмкиндер, яки инде үз-үзеңнән качып, кайдадыр эзсез югалырга, мәңгелек кочагында эреп бетәргә кала...

Йөзбашы җиргә егылды, тонык тавыш белән үкси-үкси, ташларга учларын, тырнакларын суйдырып, алга таба шуышты, ләкин җир аны кочагына алмады, шуннан соң торды, билендәге пычакны капшап
тапты...

Дала тын, буш һәм айлы-йолдызлы, уч төбендәге кебек җәйрәп ята. Янәшәдә, ай яктысына коенып, бары тик бер җан иясе – тугрылыклы кашкасы Акйолдыз басып тора, сабыр гына үзенә әмер көтеп пошкыра иде...

Ул иртәдә дә, юлны дәвам итәр алдыннан, алдан ук калкулыкка җыелган барабанчылар, гаскәрнең җыелырга тиешлеген белгертеп, добулбасларын дәррәү дөмбәсли башладылар. Ярсыган добулбаслар, инде тиз генә тына алмыйча, арта баручы шомлы гөрселдәүләре белән тирә-юньне тетрәттеләр. Үгез тиресе тартылган барабаннар, яу вакытында бала тапкан азгын хатынны, байрак чигүчене, – аның исеме Догулаң икәнлеген кем генә белгәндер, – җәзалап үтерергә чакырып, капкын базына төшкән кыргый җанварлар кебек үкерештеләр, ярсыдылар.

Добулбасларның шашынган тавышы астында, бәйрәм тантанасына чыккан төсле, бөтен коралларын тагып, йөзәр-йөзәр булып тезелешкән атлы гаскәрләр калкулыкны ярым түгәрәк рәвешендә уратып алган, ә аларның як-ягында – йөкләрен тутырган олаулар, олау өсләренә исә яуга хезмәт итүче барчасы: тирмә коручы, корал ясаучы, каешчы, тегүче осталар – барысы да яшь, әле җимеш китерәчәк ирләр һәм хатыннар менеп төялгән. Бу нәкъ менә аларны куркыту, аларга сабак, гыйбрәт бирү өчен оештырылган мәхшәр-тамаша – бөтен халык алдында җәзалап үтерү иде. Хакан әмереннән чыгарга батырчылык иткән һәркем белеп торсын: ул да шулай, Ходай биргән гомереннән бер мизгелдә мәхрүм калачак!

Калкулыктагы добулбаслар, тамырлардан аккан канны суытып, күңелләрдә катып калган курку тойгысын ныгытып, ягъни Чыңгызхан хөкеме белән ризалашу, хәтта аны хуплауны көчәйтеп, гөрселдәвен дәвам итте.

Менә добулбасларның бертуктаусыз гүләве астында, өстенә чатыр корылган күчмә алтын тәхете-паланкины белән калкулыкка аның үзен – әмеренә буйсынмаган өчен, куркыныч җинаятьчене – яшь ананы җәзалап үтерү карарын кабул иткән хаканны утыртып алып менделәр. Ул тәхетне җирән төстәге калкулык өстенә – кояшның иртәнге беренче нурларында коенып җилдә җилфердәгән һоруңнар уртасына куйдылар. Алардагы ут бөркүче аждаһалар, җанлы булып, менә-менә сикерергә әзер тора иде кебек. Аждаһада хакан үзенең дәһшәтле көче гәүдәләнеш таба дип хыяллана, әмма чигүченең, аны уена да кертмичә, ә бөтенләй башка берәүгә – куенында иркәләгән дәртле һәм кыю ир-егеткә – үзенең аждаһасына җан өргән икәнлеген күз алдына китерә алмый. Тирә-юньдәге берәү дә тиздән башланасы кырыс җәза яшь хатынның тәвәккәллеге өчен булганын белми иде әле.

Менә ул мизгелләр килеп тә җитте. Барабаннар әкренләп тавышын баса башлады, җәзалап үтерү алдыннан алар тынып калырга һәм, шул рәвешле, авыр тынлыкны тагын да киеренкерәк итәргә, коточкыч хәл алдыннан вакыт агышын да туктатып торырга тиешләр, ә аннары, җан кыю вакыйгасын кыргый үкерү тавышлары белән озатып, яңадан ярсып дөберди башлаячаклар; бу вәхши туйның максаты да әлеге тамашаны күрергә җыелган бәндәләрнең кан исен тоеп исергән аңын томалап, кыргый тойгыларын – әле генә аралашып яшәгән, һичберәүгә зыян салмаган үз ишләреннән рәхимсез үч алуны, кеше кайгысына сөенеп тантана итүне, асып үтерүгә ул түгел, ә кемдер бүтән берәү дучар булачак, дигән яшерен шатлык белән юануларын ныгыту иде.

Барабаннар тынычлана башлады. Инде урнашып килүче бу тынлыкны җыелган халык кына түгел, хәтта җайдаклар астындагы атлар да бозарга кыймас кебек. Чыңгызханның үз йөзе дә таш сыман катып калган. Нык итеп кысылган кырыс иреннәре һәм керфек тә какмый торган тар уентылы күзләренең салкын карашы даладагы агулы елан торышын хәтерләтте.

Җәза үтәләсе урынга иң якын тирмәдән байрак чигүче Догулаңны алып чыккач, барабаннар тәмам тынды. Алып гәүдәле ясавыллар аны кулларыннан эләктереп алдылар да пар ат җигелгән арбага йолкып менгезделәр. Догулаң арбада аркасыннан терәп торучы караңгы чырайлы яшь ясавыл белән янәшә басып калды.

Рәт-рәт булып торган кешеләр, бигрәк тә хатын-кызлар чыр-чу килде: «Менә ул, теге чигүче шул үзе инде! Уйнашчы! Иясез әнчек! Яшьлеге һәм шундый матурлыгы белән кайсыдыр нойонга икенче яисә өченче хатынлыкка бара алмас идеме! Ә ул ир дигәне өстәвенә карт­рак та булса, тагын да шәбрәк. Бер кайгы белмичә типтереп яшәр иде. Юк, үзенә сөяркә ияләштергән дә бала тапкан, җирбит! Карасана, хаканның илаһи йөзенә төкерү белән бер ләбаса бу! Ә хәзер әнә башы белән түләсен. Аның тәхете – дар агачында! Уеннан уймак чыктымы, ә, чибәркәй!» – Үз ишләрен чәйнәүгә, гайбәтләргә сусаган бу төркемнең рәхимсез хөкеме добулбасларның усалланып дөпелдәвенең дәвамы иде. Үгез тиресен тартып эшләнгән барабаннар хакан үзе күралмый башлаган кемсәгә нәфрәт уяту өчен шулай катгый һәм колакларны тондырып дыңгырдый да ич инде.

– Ә-ә, менә зина җимеше белән хезмәтче дә монда икән! Күрегезче! – дип, олау хатыннары зәһәр сөенеч белән кычкырып җибәрделәр. Бу чынлап та хезмәтче Алтун иде. Ул чүпрәк-чапракка төрелгән күкрәк баласын күтәреп килгән. Алыптай ясавыл озатуы астында, куркынып як-ягына карана-карана, тәмам куырылып, Алтун, кулындагы җанлы нәни төргәге белән, үлемгә хөкем ителгән чигүченең җинаятен раслаган дәлил кебек, арба яныннан атлый. Җәзалап үтерү мәрәкәсен үтәр алдыннан, моны күзәтеп торучыларны куркытыр өчен, аларны юри шулай алып баралар. Догулаң аңлый иде, хәзер бүтән котылу юлы юк: бернинди кичерүне дә, һичнинди ярлыкауны да көтеп булмый.

Аларны мыскыл итәргә сөйрәп чыгарыр алдыннан, баласын тирмәдә соңгы тапкыр имезеп өлгерде ул. Берни дә аңламаган бәхетсез сабый, астыртын гына тына барган барабан тавышлары астында җиңел йокыда изрәп, тырышып-тырмашып, иреннәрен чәпелдәтте. Хезмәтче Алтун янәшәдә тора иде. Күз яшьләренә буылып, үкереп елаудан тыелырга тырышып, әледән-әле учы белән авызын каплый. Шул мәлдә алар үзара бер-ике сүз алышып өлгерделәр.

– Кайда ул? – дип пышылдады Догулаң, баланы бер имиеннән икенче ягына күчереп, гәрчә үзе белмәгәнне Алтун да белә алмаганын ул аңлый иде.

– Белмим, – дип җавап бирде тегесе, яшьләренә күмелеп. – Ерактадыр дип уйлыйм.

– Шулай гына була күрсен! Шулай булсынчы! – инәлеп әйтте Догулаң. Хезмәтче, җавап йөзеннән, ачынып, башын какты. Алар икесе дә бу мәлдә бер нәрсә турында уйлый: йөзбашы Эрдене качып котыла алсын да атына атланып ераккарак чапсын, күздән китеп югалсын иде, Ходаем.

Тирмә артында адымнар, тавышлар ишетелде:

– Йә, кайда алар? Өстерәп чыгар!

Чигүче, баласының төчкелтемрәк исен сулышы белән суырып алгандай, хәсрәткә чумып, аны соң тапкыр күкрәгенә кысты һәм калтыранган кулларыннан хезмәтчегә тапшырды:

– Күпмедер яши калса, ташлама инде, зинһар, күз-колак бул...

– Ул турыда уйлама! – Алтунның бүтән тыелыр хәле калмады, бугазындагы яшь төерен йоталмыйча, чарасызлыктан, ул үксеп елап җибәрде.

Һәм шунда ук ясавыллар аларны тышка таба сөйрәп алып китте.

Кояш инде офык өстенә күтәрелеп, даланы якты, җылы нурларына чумырган иде. Чигүчене җәзалаганнан соң юлын дәвам итәр мизгелне түземсезләнеп көткән кара болыттай гаскәрләр һәм олаулар төркемен төрле яктан урап, иксез-чиксез Сарүзәк далалары җәйрәп ята. Калкулыкларның берсендә хаканның алтынсу тәхете-паланкины балкый. Тирмәсеннән чыккан арада, Догулаң, күз кыры белән, җеназа кабыгын хәтерләткән ул паланкинны – җирдәге Алла шикелле, беркем якын килә алмаслык хакан үзе биләгән тәхетне, ә шул мескен корылма тирәли дала җилендә җилфердәгән, авызларыннан ут-ялкын ургытып торучы аждаһалар белән бизәп, нәкъ менә аның оста куллары укалап чиккән һораң-байракларны күреп өлгерде.

Зиннәтле чатыр астында җәелеп утырган Чыңгызханга әлеге калкулыктан барысы да яхшы күренеп тора: дала да, гаскәр дә, олаулардагы кешеләр дә, ә өстә, һәрвакыттагыча, аның баш очында ак болыт йөзеп йөри иде. Чигүчене җәзалап үтерү ул иртәдә юлга чыгуны тоткарлады. Әмма, алга таба барыр өчен, монысын да эшләү фарыз бит. Җәзалау вакыйгасы аның катнашуында булган җан кыюларның беренчесе түгел, билгеле, һәм соңгысы да булмас, төрле-төрле очракларда аны тыңламаган бәндәләр нәкъ шул ысул белән юк ителделәр; хакан һичкайчан бөтен гавам алдында җәзалауның халыкны иң югары зат билгеләп куйган бердәм тәртипкә буйсындыру өчен хезмәт итүенә икеләнмәде, чөнки болай үтергәнне куркып һәм, бер үк вакытта, әле үзләренә кагылмаганга күрә, мескеннәрчә куанышып тамаша кылулары кешеләрне хак юлга – бу рәхимсезлекне тиешле чара дип кабул итү һәм шуңа күрә хакимиятнең мондый адымга баруын аклау гына түгел, яклау һәм хуплау юлына да бастыра.

Менә әле дә, чигүчене тирмәдән сөйрәп чыкканда һәм аны мәсхәрәле, нәфрәт тулы карашлар астында уздыру өчен арбага менәргә мәҗбүр иткән вакытта, кешеләр төркеме, шөпшә күчедәй гүләп, хәрәкәткә талпынып алды. Чыңгызханның чыраенда исә бер генә тамыры да тартышып куймады. Ул чатыр астында, җилфердәгән һоруңнар һәм байрак саплары янында таш бүкәннәр кебек катып калган кизүвыллар уртасында, тыныч кына күзәтеп утыруын белде. Игълан ителгән җәзалап үтерү шуңа исәп тота да инде – һәркайсы белеп торачак: Кояш баешына таба бөек яу сәфәре барышында кечкенә генә комачаулык ясау да гафу ителми. Күңеленнән хакан аңлый: яшь хатыннан, анадан бу кадәр үк рәхимсез үч алуга бармаска, аны ярлыкарга да мөмкин иде, мәгәр анда мәгънә күрми, һәртөрле киң күңеллелек күрсәтү һичкайчан яхшылык белән бетми, хакимият көчсезләнә, кешеләр оятсызлана бара. Юк, ул бернигә дә үкенми, аңарда бердәнбер канәгатьсезлек тойгысы уяткан нәрсә: бу чигүченең сөяркәсе кем булганын шулай да ачыклап булмады бит.

Ә ул, асып үтерелергә хөкем ителгән хатын, күкрәк турысында күлмәге ертылган, чәчләре тузгыган хәлдә, инде арбада, саф-саф булып тезелгән гаскәр һәм олаулар каршыннан узып бара – иртәнге кояшта күмер кебек янып-ялтырап торган куе кара чәч учмалары аның каны качкан, нуры киткән йөзен яшерә. Шулай да Догулаң башын имәде, бушап калган күзләреннән тирә-ягына хәсрәтле карашын чәчеп бара, хәзер аның бернидә дә гаме юк сыман. Әйе, аның сере ачылды: менә ул – гомереннән артык күреп яраткан ирне сөйгән хатын, әнә аның тыелган бәгырь җимеше – шул мәхәббәттән туган бала!

Әмма кешеләрнең кызыксынуы көчле, алар аны кычкыра-кычкыра озаталар:

– Бия, ә синең айгырың кайда соң? Кем ул?

Үз-үзләрен ярсытып һәм явызлана барып, бу адәми затлар өере, әлеге гаеп-гөнаһ аларга да ягыла күрмәсен дигәндәй, төрле яктан ерткычларча кычкыра:

– Асарга кирәк зиначыны! Хәзер үк асарга! Сәфәр чыгасы бар. Нәрсә монда көтеп торырга?

Җәзаны оештырулар шуңа исәп тотканнар да иде: чигүченең рухын нәкъ менә шашынган халык төркеме ныграк изә, сындыра ала. Гас­кәриләр арасыннан күзләре баканыкы кебек кабарып торган сыбайлы бер нойон, – акырып-бакырып йөрергә оста булса кирәк, хакан каршында бу юлы да үзен күрсәтеп каласы килде бугай, – аерылып чыкты да, бер чарасыз калган чигүче арбасы һәм аның белән янәшә кулында бала тоткан килеш атлап баручы хезмәтче хатын янына юртып килеп җитте.

– Яле, җәмәгать! – Ул, барысын да туктатып, бигрәк тә рәт-рәт булып баскан атлыларга карап, каты итеп кычкырды: – Минем сүземә колак салыгыз! Бу ояты качкан фахишә кемнән бала тапканын күрсәтергә тиеш! Кем белән зина кылганын! Ә хәзер әйт, бу ир-атлар арасында синең балаңның атасы бармы?

Догулаң, юк, дип җавап бирде. Рәтләр буйлап ышанмыйча-сагаеп гүелдәү тавышы узып китте.

Арба сафтан сафка таба тәгәрәде, ә йөзбашлары, бер-берсен үртәп, үзара кычкырыша башлады:

– Миндә юк булып чыкты! Бәлки, ул айгыр синең йөз арасындадыр?

Ул арада күк күкрәгәндәй тавышка ия нойон чигүчедән, кабат-кабат, яңа туган баланың атасын төртеп күрсәтүен таләп итте. Менә арбаны чираттагы атлылар төркеме алдында туктаттылар, һәм яңадан шул ук сорау:

– Күрсәт, уйнашчы, кайсыннан таптың?

Нәкъ шул сафта, бу йөзнең башында, Эрдене үзенең кашкасы Ак­йолдызга атланып тора иде. Аның гаепле сыман карашы Догулаңныкы белән очрашты. Аларның күз карашларын нинди авырлык белән аеруына, шуны сиздермәс өчен, маңгаена төшеп чуалган чәчләрен артка ташлаганда, Догулаңның ничек тетрәнеп китүенә, бер мизгелгә йөзе кабынып һәм шунда ук сүнүенә гомуми ыгы-зыгыда берәү дә игътибар итмәде. Яшен тизлегендә күзләр белән бу күрешеп алу Догулаңга нинди куаныч һәм нинди әрнү алып килгәнен бары тик Эрдене генә белә иде. Күк күкрәгәндәй тавышлы нойонның соравына айнып киткән Догулаң, үз-үзен кулга алып, яңадан нык итеп җавап кайтарды:

– Юк монда минем баламның атасы, юк!

Йөзбашы Эрдененең шул чакта башын июенә дә янә беркем игътибар итмәде, тик ул үзен бик тиз кулга алды, йөзеннән генә ниндидер күләгә узды.

Ә җәлладлар инде әзер тора. Җиңе сызганулы киң озын кара халат кигән өчәве уртага ике өркәчле дөяне чыгарып маташа, ул шундый зур ки, иярдәге җайдакның аяк очы дөянең корсак уртасына гына җитә. Ачык далада урман-агач булмаганлыктан, күчмә кавемнәр борын-борыннан җәзаның шундый юлын сайлаганнар: үлемгә хөкем ителгәннәрне ике яктан пар итеп бер бауга бәйләгәннәр яки, ялгызын гына асарга туры килгәндә, буш ягын ком тутырылган капчык белән «тигезләгәннәр». Чигүче Догулаңга шундый капчык әзерләп куелган инде.

Акыра башлаган дөянең ярсуын өстенә кычкырып та, таяклар белән орып та көч-хәл белән басып, җәлладлар аны тезләнергә һәм, эре сөяк­ле озын аякларын астына җыеп, җиргә ятарга мәҗбүр иттеләр. Дар агачы әзер иде.

Барабаннар да җиңелчәрәк гөрселдәшеп уяна башладылар, алар, кирәкле мизгелдә дөпелдәп, колакларны тондырырга һәм күңелләрне урыныннан кузгатырга тиеш иде. Шул чакта күк күкрәгән тавышка ия нойон яңадан чигүчегә мөрәҗәгать итте, инде бу юлы кызык табар өчен генә булса кирәк.

– Соңгы тапкыр сорыйм. Сиңа, тавык миле сөйрәлчеккә, барыбер дөмегәсе, һәм синең токымсыз эт баласына да яшәү юк! Шулай да сине ничек аңларга соң, чынлап та кемнән йөккә узганыңны белмисеңме? Бәлки, бераз көчәнеп карарсың да исеңә төшерерсең, ә?

– Кемнән икәнлеген хәтерләмим. Ул күптән һәм моннан бик еракта булган иде, – дип җавап кайтарды чигүче.

Дала өстен тупас ир-ат хахылдавы һәм зәһәр хатын-кыз чинашуы тетрәтте.

Нойон һаман бәйләнүен белде:

– Ничек аңларга, кайдадыр базарда ясатып кайттың булып чыгамы әллә?

– Әйе, базарда! – дип, үчекләп җаваплады Догулаң.

– Сәүдәгәр яки илгизәр идеме? Бәлки, базар карагыдыр?

– Хәтерләмим, сәүдәгәрме яки илгизәр булдымы, әллә базар карагымы, – дип кабатлады Догулаң.

Тамашага җыелган халык бу юлы да рәхәтләнеп хахылдашты һәм чинашты.

– Ә аңа нинди аермасы бар, сәүдәгәр булды ни дә, илгизәр яисә бур булды ни, иң мөһиме – бу эш белән базарда шөгыльләнү!

Һәм шулчак, көтмәгәндә, сугышчылар арасында кемнеңдер тавышы яңгырады. Бер ир-ат көчле һәм каты итеп кычкырды:

– Бу мин – баланың атасы! Әйе, беләсегез килсә, бу мин!

Һәм барысы да берьюлы тынып, катып калдылар. Кем булды соң бу? Ахыр минутта, чигүче чишмәгән серен үзе белән мәңгелеккә алып китә, дип торганда, үлем авызына кем кереп бара?

Һәм барысын да шаккаттырып, үзенең кашка атын биетеп, рәтләр арасыннан йөзбашы Эрдене алга чыкты. Һәм Акйолдызны туктаган урынында тотып, өзәңгесенә баскан көе, халык төркеменә борылды да яңадан кычкырып кабатлады:

– Әйе, бу мин – баланың атасы! Бу – минем улым! Улымның исеме – Кунан! Улымның анасы – Догулаң! Ә мин – йөзбашы Эрдене!

Шул сүзләр белән ул бөтен халыкның күз алдында атыннан сикереп төште дә Акйолдызның муенына кизәнеп шапылдатты, тегесе куркудан сикереп китте, ә йөзбашы үзе барган шәпкә коралларын салып, аларны төрле якка ыргытты, үзе исә инде кулыннан җәлладлар эләктереп алган чигүчегә таба атлады. Әле генә хахылдашкан, чинашкан кавем дәшми-тынмый карап торды: барысы да үз иреге белән үлемгә каршы барган кешене күрде. Җәзага әзер торган сөйгәне янына килеп җиткәч, йөзбашы Эрдене аның алдында тезләнде һәм аякларыннан кочып алды, ә хатын, иркәләп, аның башыннан сыйпады, алар үлем каршында, шулай янә бергә кушылып, тын калдылар.

Шул минутта ук добулбаслар телгә килде, кинәт нәрсәгәдер тынычлыгын җуйган үгез көтүе кебек буыла-буыла үкереп, дәррәү дөбердәргә кереште. Бу – халык-чирүнең, үз-үзләрен белештермичә, хакан ихтыярын үтәп, шашынып канга сусауларын белдерү авазы иде. Һәм барысы берьюлы исләренә килде, һәрнәрсә кабат үз урынына кайтты, һәркайсына хәрәкәткә, юлга чыгарга әзер булып торырга, дигән бое­рык яңгырады. Барабан-хакимнең әмере бер: барчасына да башкалар кебек булырга, һәммәсе дә берсүзсез буйсынырга һәм үз бурычын үтәргә тиеш! Ә җәлладлар, тәҗрибәле мал чалучылар кебек, кичекмәстән эшкә кереште. Җәлладларга ярдәмгә тагын өч ясавыл ташланды. Алар йөзбашын җиргә егып, тиз генә аның кулларын аркасына каерып бәйләделәр, чигүчене дә шулай богаулап салгач, икесен бергә җирдә яткан дөягә тартып китерделәр, икесенә уртак бау ташладылар, аның бер элмәген йөзбашына, икенчесен, дөянең өркәчләре арасыннан уздырып, чигүченең нәфис муенына кигезделәр һәм, бик ашыгып, барабаннарның тынып тормаган шавы астында дөяне аягына бастырырга керештеләр. Малкай, инде бу юлы ипләп кенә яткан җиреннән торасы килмичә, өстенә нинди гөнаһ аласын аңлагандай, үҗәтләнеп каршылык күрсәтте, ул ямьсез итеп акыра, ачулы шакылдаткан тешләре белән берәрсен эләктереп алырга маташа иде. Әмма сыртына таяклар төшә башлагач, бөтен зур гәүдәсе белән торып басарга туры килде. Бер-берсен кабергәчә яраткан ике затның – үлем алдыннан да бер бауга бәйләп куелган пар корбанның – җансыз гәүдәләре өркәчләрнең ике тарафыннан асылынып калды.

Барабан ыгы-зыгысында хаканның чатырлы алтын тәхетен калкулыктан алып киткәннәрен күбесе сизмәде, ахрысы. Хәер, хакан үзе дә җәза мәрәкәсе үтәлгән җирдә юк иде инде, аңа күргән кадәресе бик җиткән; куелган бөек максатка ирешелде, хәтта көткәннән дә артык булды – чигүче белән йоклауны Дөньяның Дүрт Тарафы Әмиренә йөгенүдән өстен күргән теге билгесез ир-ат барыбер табылды, ул аның йөзбашларыннан берсе икән ләбаса, канун бозучының канга сусаган кешеләр көтүе күз алдында фаш булуы һәм шунда ук тиешле җәзасын алуы да шәп бит, бәлки, әнә күптәнге, заманында аның дошман коллыгына төшкән Бортэсен куенында иркәләп, аннары гомере буена хакан күңеле белән үзенеке итә алмаган беренче баласының атасы булуы ихтимал, ул чакта да, соңыннан да кем икәнлеге беленми калган теге адәм актыгы өчен үч алу түгелме икән әле бу бәхетсез корбан...

Ә барабаннар, икесенә бер, өркәчләр генә аерып торган уртак бауны бүлешкән гашыйкларның дала белән бәхилләшеп узуын тантаналы гүләүләре белән озата барып, ярсып һәм буыла-буыла үкерделәр. Йөзбашы белән чигүче хатынның тынсыз-җансыз гәүдәләре шундый күтәргесез йөк күтәргән малкайның як-ягында чайкалып барды, бөтен дөньяны үкчәсе астына салырга дип ашкынучы хаканның, Кояш баешына барып җитеп, канлы тәхет баскычына басар өчен корбан чалуы иде бу.

Добулбаслар, күңелләргә боз коеп, шом салып, әле һаман да тына белмәделәр, һәм ул көнне һәркем, бернигә карамый үз максатына омтылган ханның ихтыярына каршы бара калса, ни буласын үз күзләре белән күрә алды...

Ясавыл-җәлладлар, мескен дөя – күчмә дар агачы белән, гаскәр һәм олаулар яныннан башларын югары тотып уздылар, алдан казып куелган чокырга мәетләрне төшергәнче, добулбаслар тынмады, барабанчылар, кара тиргә батып, үгез тиресен кагуларын белде.

Ул арада гаскәр яңадан юлга кузгалды, һәм Чыңгызхан чирүен сыендырган дала да Кояш баешына таба шуышты. Атлылар, олаулар, тамак туйдыру өчен куып барылган көтүләр, тәгәрмәч өстендәге корал ясаучы һәм башка шундый остаханәләр, – кыскасы, сәфәрдә катнашучыларның һәркайсы, ашык-пошык җыенып, Сарүзәк даласының бу каһәрле урыныннан тиз генә китәргә тиеш иде, алардан калган тирмә-учаклар эзендә үз-үзен кая куярга белмәгән һәм башкаларның да исенә төшерергә кыймаган бердәнбер җан – кулындагы бала белән хезмәтче Алтун гына калды. Аның турында дәррәү генә һәммәсе онытты, аның әле дөньяда икәнлегеннән оялган кебек, барысы да аны күрмәмешкә салышты, берәүдә дә бу ике хәсрәтле җан иясенең кайгысы юк иде.

Тиздән тирә-юньдә үле тынлык урнашты, бернинди добулбаслар, бернинди өндәү авазлары, байраклар калмады... Бары ат туплары тезелеп киткән юл, тояк чокырлары – Сарүзәк даласында тиздән эреп югаласы шушы эзләр генә сәфәрнең кайсы якка таба юнәлгәнен күрсәтеп тора иде...

Алтун, колакларны чыңлатырлык ялгызлыкка ияләшә алмый каңгырып йөргәндә, кичәге учаклар яныннан ташландык азык калдыкларын җыйгалап, ите яртылаш кимерелгән, күмерләнгән сөякләрне, алдагы көнгә, дип, букчасына салгалады, бүтән чүп-чар арасында кемдер онытып калдырган сарык тиресенә юлыкты, шул тирене, ирексездән үзенеке иткән бала белән икесенең төнгелеккә асларына җәяргә дип, култык астына кыстырды...

Чынлап та, Алтун алга таба нишләргә, кай тарафка юл тотарга, кайда сыену урыны табарга, яңа туган баланы ничек тукландырырга икәнен күз алдына китерә алмый иде. Әле кояш яктыртып торганда, ул ниндидер могҗизага өметләнде, ә бәлки, көтмәгәндә бәхет елмаер да, ниндидер торак – далада югалып калган көтүче тирмәсенә тап булырлар. Уйламаганда-көтмәгәндә берьюлы ирек тә, язмышның авыр йөген дә алган кол хатын, куркуын җиңеп, киләчәген хәерлегә юрарга тырышты. Тик нарасый тиздән ачыгачак, сөт таләп итә башлаячак һәм аның күз алдында ачлыктан үләчәк бит. Менә шул куркыта аны. Нәрсәдер эшләргә хәленнән дә килми иде.

Алтун исәп тота алган бердәнбер хыял – далада очраклы узгынчыларны булса да очрату, әгәр аларның арасында бала имезүче хатын да туры килсә, Кунанны аңа уллыкка бирү, ә үзен ирекле коллыкка тәкъдим итү. Хатын бушлыкны иңләп-буйлап үзенә урын таба алмый йөри, кулында бала тоткан килеш, ару-талуны белми, бер юнәлешне дә аермыйча бара да бара: әле көнчыгышка, әле көнбатышка, аннары кабат көнчыгышка... Инде төш җитеп килгәндә, сабый торган саен күбрәк кыбырсый, шыңшый, үкси, ими сорый башлады. Хатын аның биләүсәсен кабат төрде, юл җаенда тирбәткәләп, тагын алга атлады. Тиздән бала чынлап торып елауга күчте һәм инде, тынычлана алмыйча, зәңгәрләнеп чыкты, Алтунга туктамый чара калмады, ул тирә-ягындагы өметсез бушлыкка карап ачыргаланып кычкырды:

– Ярдәм итегез! Ярдәм итегезче! Нишләргә инде миңа?

Күз иңләп бетерә алмаслык дала киңлегендә ни төтен, ни ут әсәре күренми. Бер кеше заты калмаган дөнья үзе дә өнсез-тынсыз ята... Иксез-чиксез дала шундый ук иге дә, чиге дә күренмәгән чалт аяз күккә тоташкан кебек, тик баш очында кечкенә ак болыт кына, кайда тукталырга белмәгәндәй, тып-тын әйләнеп йөри...

Бала елап өзгәләнде. Алтун аның өстенә иелә төшеп такмаклады:

– Йә гөнаһсызым, син миннән ни көтәсең соң?! Туганыңа әле җиденче көн генә бит! Үзеңнең бәхетсезлегеңә бу дөньяга килгәнсең... Ни белән тукландырыйм икән, ятимкәем? Күрмисеңмени, тирә-юньдә җан иясе дә юк! Бөтен дөньяда син дә мин, без икебез генә, хәсрәтле ике җан көеге, һәм тагын күктәге ялгыз ак болыт, хәтта кош та очып үтми, нибары шул ак болыт әйләнә дә тулгана... Кая барыйк инде без синең белән? Мин сиңа кайдан ризык табыйм, бәбкәчем? Безне ташлап калдырдылар, ә атаң белән анаңны астылар да кайдадыр күмделәр. Сугыш җәясе тартып, бу адәмнәр кайсы кыйблага табына, ни өчен байраклар тотып, барабаннар кагып, көч өстенә көч ташлана, һәм ул кешеләр сине, яңа туган балакайны ятим итеп, ач үлем авызына ташлап, кая бармакчылар?!

Алтун елаудан шешенгән сабыйны үзенә нык итеп кысып, яңадан дала буйлап йөгереп китте, йөгерүе – тик бер урында басып тормастан гына, хәсрәттән аягүрә үлмәс өчен... Ә нарасый аңламый, сыктаудан туктый алмый, елаудан буыла-буыла, үзенә тиешлене таптыра, анасының җылы сөтен таләп итә иде. Аптырагач, Алтун бер таш өстенә чүкте, күз яшьләре һәм ачу белән күлмәгенең якасын йолкып ертты һәм, тәмам өметсезлеккә бирелеп, аңа үзенең инде яшь булмаган, беркайчан да бала ирене тоймаган кечкенә имиен каптырды:

– Йә, мә инде, мә! Ышанмасаң – ышан! Мин сиңа сөт суырырга бирмәс идеммени, бәхетсез ятимкәй! Мә, ышан! Бәлки, ышанырсың да мине йолыккалаудан туктарсың! Әй, нәрсә сөйләп торган булам соң! Кемгә сөйлим! Минем буш имием ни дә, сүзләрем ни! И Күк-Тәңрем, шул көнемдә нинди җәза әзерләдең миңа?!

Бала, имигә ябышып, шунда ук тынып калды һәм, бөтен барлыгы белән, көтеп торган рәхәткә тиенәм дип өметләнеп, иреннәрен чупылдатты, шул вакытта шатлыктан яктырган күзкәйләрен бер ачып, бер йомып, теш казналарын эшләтә башлады...

– Йә, күрдеңме инде? – дип, бер ачусыз шелтәләп алган булды талчыккан хатын ими таптыручы бәләкәчне. – Ышандыңмы? Буш куыкны тарткалавыңнан ни файда? Син бит бу юлы тагын да ачырак итеп күз яше түгәчәксең, ул чакта шул каһәр суккыры далада нихәл итәргә? Алдыйсың, дип әйтер идең, мин сине алдыйммы соң инде? Бөтен гомеремне коллыкта үткәрдем, еллар буе кол булып йөрим, шулай да һичкайчан һичберәүне алдамадым, миңа әнием бала чакта ук әйтә иде, безнең нәселдә, минем Кытайда калган кардәшләрем арасында берсе дә беркемне дә алдамаган. Йә, йә, бераз юанып ал инде, хәзер син ачы хакыйкатьне төшенерсең...

Хезмәтче Алтун, үзен котылгысыз фаҗигагә әзерләп, шулай сөйләнде, әмма бәләкәй колынның буш имидән аерылырга һич исәбе юк иде кебек, киресенчә, аның уч төбе хәтле генә йөзендә ләззәт яктысы балкуы бик сәер тоелды.

Алтун имиен сабыйның иреннәреннән сак кына тартып алды һәм кинәт, аның йөзенә шул кечкенә имидән ап-ак сөт агынтысы сирпелгәч, әкрен генә аһ итеп куйды. Бу хәлгә исе-акылы китеп, ул яңадан балага имиен каптырды, аны кабат алды һәм, чынлап та, тагын сөт тамчыларын күрде. Аңа сөт төште! Хәзер ул үзенең бөтен тәненә ниндидер яңа көч иңүен ачык итеп тойды.

– Йа Хода! – Хезмәтче Алтунның аптыравы ирексездән йөзенә чыкты. – Минем сөтем бар! Чын сөт! Ишетәсеңме, бәләкәчем, мин синең әниең була алачакмын! Син хәзер үлмәссең! Күк безне ишетте, син – минем михнәтләр чигеп алган балам! Синең исемең – Кунан, сине әтиең белән әниең шулай дип атады, сине дөньяга китерү өчен алар бер-берсен яраткан иделәр һәм шуның аркасында һәлак булдылар! Балакаем, безгә бу могҗизаны тудыручыга – синең хакыңа сөтемне бүләк итүчегә рәхмәт укыйк...

Шушы хәлдән тетрәнеп, Алтун тынып калды, аңа эссе булып китте, маңгаена тир тамчылары бәреп чыкты. Чиксез киңлектә тирә-ягына каранып, ул, элеккечә үк, сыңар җан иясе дә – ни адәми зат, ни җанвар күрмәде, бары тик чалт аяз күктән кояш кына яктырта, һәм баш очында ялгыз ак болыт әйләнә иде.

Ап-ак сөт белән тукланып һәм шуннан оҗмах рәхәтлекләре алып, сабый йоклап китте, аның каз каурые кебек җиңел гәүдәсе йомшарды, ярым бөгелгән беләктә ышанып-тынычланып калды, сулыш алуы тигезләнде; ә хатын, бөтен кичергәннәрен, колагында кабат шаулый башлаган добулбасларның рәхимсез дөпелдәвен онытырга тырышып, моңарчы таныш булмаган бәхетне – баласын имезүче ананың җан-тән ләззәтен тойды, – чиксез күк, дала, сөт – аның бәләкәй имиенә кереп йомарланган кабатланмас бер бәхет йомгагы иде...

Ә ул арада бөек дала чирүе – атлы гаскәрләр, олаулар, көтүләр – сәфәрен дәвам итте... Дөньяны яулап алырга чыккан кансыз хаканның сугыш арбасы Кояш баешына таба тәгәрәде дә тәгәрәде. Кизүвыллар һәм яраннары озатуында, байрак йөртүчеләр артыннан җилдә җилфердәгән ачык кызыл каймалы, уттай ефәк һәм алтын-ефәк җепләр белән чигелгән, авызыннан ялкын ургылдыручы ярсу аждаһалы кара һоруңнар уртасыннан ару-талуны белмәс, язмышның үзе кебек гаҗәпсендереп торган төстәге – ак яллы һәм кара койрыклы алыштыргысыз юргасында Чыңгызхан «утравы» йөзеп бара иде... Юрганың кургаштан койган кебек авыр тояклары астында гүләп, Җир шары артка таба тәгәрәде, хаканның чиксез мәмләкәте офыкка кадәр җәелеп, яңадан-яңа киңлекләр исәбенә һаман артты, үскәннән-үсә барды. Шушы чиксезлек һәм бөеклек белән чагыштырганда ком бөртеге генә булган хакан, һаман комарланып, күз күргән һәм күреп бетерә алмаган җирләрнең һәммәсенә ия булырга, Дөньяның Дүрт Тарафы аны үз хуҗасы итеп тануына ирешергә ашкына иде. Шуңа ул яу белән чыкты һәм чирүен һәлакәткә алып барды...

Ул көнне хакан үзен кырыс һәм сүзсез-өнсез тотты, аңа шулай булу килешеп тә тора шикелле. Әмма күңелендә нинди ташкын-давыллар уйнаганын берәү дә күз алдына китерә алмый иде. Кинәт һичкем көтмәгән хәл килеп чыкты: хакан кисәк кенә атын кайтыр юлга борды, артыннан ашыга-ашыга килүчеләр, аның белән чак кына йөзгә-йөз бәрелешмичә, як-якка читләшеп өлгерде. Хакан, борчылулы йөз белән, калтыранган учын каш өстенә куеп, юкка гына аяз күк йөзен айкады, юк, ак болыт кайдадыр тоткарланмаган, артта да калмаган, алда да күренми иде. Шулай көтмәгәндә югалды ул, аны бер дә ташламый озатып барган ак болыт. Ул көнне дә, икенчесендә, бер атнадан соң да бүтән күзгә чалынмады. Болыт хаканны ташлап китте.

Идел якасына барып җиткәч, Чыңгызхан Күкнең аннан йөз чөерүен аңлады. Ул алга таба барудан туктады. Аурупаны яуларга улларын һәм оныкларын җибәрде, үзе, калган гомерен уздырып бетерергә һәм кайдадыр билгесез урында җир куенына иңәр өчен, урдасына кире борылып кайтты.

 

***

Бу якларда поездлар кояш чыгышыннан кояш батышына һәм кояш батышыннан кояш чыгышына таба йөри иде...

1953 елның февраль урталарында Сарүзәк далалары аша кояш чыгышыннан кояш батышына таба баручы пассажир поездлары арасында махсус вагон өстәлгәне дә кузгалып китте. Тәртип саны куелмаган, иң алдагы багаж вагоны артына ук тагылган, чуен тәгәрмәч өстендәге бу «арба» башкаларыннан берни белән дә аерылмый, тик тышкы яктан бер өлеше почта бүлеге булып, аңардан тома аерылган икенче яртысы дәүләт куркынычсызлыгы органнарына аеруча кирәкле мәхбүсләргә вакытлыча яшәү урыны иде. Бу очракта шундый «бәхет»кә Казагыстан МГБсының бер оператив бүлегендә армый-талмый хезмәт куючы өлкән тикшерүче Тансыкбаев уйлап тапкан эшнең корбаны Әбүталип Котлыбаев ирешкән булып чыкты. Нәкъ менә аны, Тансыкбаевның уяу күзәтүендә һәм көчәйтелгән сак астында, башка калаларга «гастроль»гә алып баралар иде.

Тансыкбаев, чыннан да, үз максатына ирешүдә ару-талуны белмәс бик тынгысыз бәндә икән, сорау алулар юлда да дәвам итте. Майорның бурычы, аның уенча, немец әсирлегеннән серле шартларда качып, Югославиягә барып чыккан һәм анда, булачак югослав ревизионистлары белән генә түгел, Англия разведкасы белән дә турыдан-туры элемтәгә кергән затлардан корылган ятьмәне соңгы төененәчә сүтүдән гыйбарәт иде. Совет хакимиятенең шул заманда ук әзерләп куелган һәм сәгате сукканчы посып торучы дошманнарын, берәм-берәм, армый-талмый сорау алу, аларның күрсәткәннәрен башка чыганаклардан алынган мәгълүмат белән чагыштыру юлы белән ачыкларга, аннары тикшерү эшенең иң төп нәтиҗәсе-йомгагына – бусын «гаделлек ханбикәсенең тантанасы» дип йөртәләр бугай – гаепләнүченең үз гөнаһын тулысынча тануына һәм кылган эшләре өчен үкенүенә ирешергә һәм, шуңа таянып, ул адәм актыкларын ахыргача фаш итәргә, гадел хөкем кулына тапшырырга кирәк.

Моңа инде тиешле оеткы салынган – Әбүталип Котлыбаевтан фашистларга каршы Югославия җирендә сугышкан элеккеге хәрби әсирләрнең дистәгә якынын исемләп хәтеренә төшертү мөмкин булды; тикшереп карагач, аларның күпчелеге, әле дә исән-имин көе, илнең төрле почмакларында яшәп ятуы ачыкланды. Тегеләре шулай ук инде кулга алындылар һәм үз чиратларында көрәштәшләреннән тагын байтак кына исемнәрне атадылар. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге эш күзгә күренеп үсә, ныгый, аңа инде ит куна башлады. Тансыкбаевны, өстә утыручы башлыклары фатихасы белән, чын-чынлап җитди фасылга күчереп бара иде. Уңышлы булып чыккан очракта, Югославия компартиясе белән кызганнан-кыза барган халыкара ызгыш-талаш җирлегендә, Сталин үзе Титоны идеологик каһәренә дучар иткән чакта, ул шактый отышлы булып чыгарга мөмкин. Өстәвенә әлеге гадәттән тыш «эш», аны кузгатып-кыздырып җибәргән Тансыкбаевка гына түгел, башка калалардагы күпсанлы коллегаларына да «мул уңыш җыеп алу» вәгъдә итә, форсаттан файдаланып, барысының да өскәрәк үрмәлисе, үсәсе килә иде. Шуңа алар бергәләшеп хәрәкәт итү юлына бастылар да инде. Һәрхәлдә, Чкалов (элеккеге Ырынбур), Куйбыш, Сарытау кебек өлкә башкалаларында, күзгә-күз очраштыру һәм төрле яклап сорау алу өчен, Әбүталип Котлыбаев дигән «күчтәнәче» белән, Тансыкбаевны түземсезләнеп көтәләр.

Тансыкбаев та вакытны бушка уздырмады, ул һәр эштә тизлек белән алдырырга һәм үз дигәнендә нык торырга ярата иде. Тикшерү астындагы тоткынның, ярымподвалдан чыгып, юлга кузгалуны ничек кичерүен, тәрәзә артыннан йөгереп узган станция яны авылларына нинди сыкрану һәм сагыш белән текәлүен дә күрде ул, әлбәттә, күрмичә калмады. Котлыбаев күңелендә нинди давыллар уйнаганын аңлый иде Тансыкбаев һәм, шуңа күрә, мөмкин булганча, аның ышанычына керергә тырыша, янәсе, ул, намуслы тикшерүче, аңа бер тамчы да яманлык теләми, чөнки Котлыбаевны әллә ни гаепле дип санамый, имештер, аның резидент, чит ил махсус хезмәтләренең агентура челтәре җитәкчесе түгеллеге билгеле, әгәр Әбүталип Котлыбаев өер башында торган резидентны ачык­ларга һәм, иң мөһиме, аны фаш итәргә, күзгә-күз очрашу вакытында һич шикләнмәслек итеп исбатларга булышса, шуның белән үз хәлен җиңеләйтә алачак. Бик тә, бик тә. Биш-алты ел дигәндә, күрерсең дә торырсың, гаиләсенә, балаларына әйләнеп кайтыр. Теләсә нинди очракта, тикшерүнең гадел төгәлләнүенә ярдәм итсә, иң югары җәзадан – атып үтерелүдән котылып калачак, ә киресенә катып, «эш»не никадәр бутаса, органнардан дөреслекне яшерсә, аның үзенә шулкадәр начаррак булачак, гаиләсенә шулхәтле күбрәк бәхетсезлек китерәчәк... Тансыкбаев тоткынны шуңа ышандырырга тырышты.

Аның тагын бер уен тузы – корбанының Сарүзәк риваятьләрен язып алган кәгазьләре, бигрәк тә маңкорт турындагысы һәм «Сарүзәктә җәзалап үтерү» дигәне: әгәр хезмәттәшлек итүгә барса, алар «эш»кә теркәлмәячәк, ә инде Әбүталип моңа колак салмый икән, Тансыкбаев хөкем итүчеләргә боларның барысын да ачып салырга мәҗбүр булачак, борынгылык тузаны астына яшерелгән милләтчелек коткысы дип карарга тәкъдим итәчәк. «Маңкорт турындагы риваять» – надан бабайларның онытылган һәм хәзер чүплеккә ташланырга тиешле телен торгызуга юнәлгән, милләтләрнең кушылуына каршы булган зарарлы өндәү. Ә «Сарүзәктә җәзалап үтерү» – бөек юлбашчыбызны гаепләү (әстәгъфирулла! ) һәм дәүләт интересларының аерым шәхес мәнфәгатьләреннән өстен куелуы идеясен тәнкыйтьләү, череп таркалган буржуаз «шәхес иреге»нә теләктәшлек күрсәтү – күмәкләштерүнең, ягъни хезмәт коллек­тивын бер максатка буйсындыруның гомумалгарышына кизәнү, ә бит моннан инде социализмны инкяр итүгә дә ерак калмый. Билгеле булганча, социалистик тормыш кануннарын бозуның теләсә нинди очрагы кырыс җәзага тартыла... Рөхсәтсез җәмәгать малына кул сузган, – әйтик, күмхуҗ басуыннан бер башак алып кайткан кешене юкка гына ун елгача лагерьга хөкем итәләрмени?! Ә инде идеологик «башак»ларны җыючы турында әйтеп тә торасы түгел! Әгәр шулай төреп бирсәң, хөкем мондый гаепләүләрне өстәмә статья буенча карарга мөмкин. Ныграк ышандыру-куркыту өчен, Тансыкбаев Сарүзәк әкиятләренең ачык кинаяләрен кычкырып укып күрсәтте, болар, ул һәрвакыт басым ясап әйткәнчә, Котлыбаевны кулга алу һәм аның белән хәтәр «уен»ны башлап җибәрү өчен, Буранлы станциясеннән килгән беренче әләк-нигез булган иде...

Поезд инде икенче тәүлек юлда. Билгесезлеккә бару булса ни, рә­шәткәле тәрәзә аша булса ни, Сарүзәккә якынлашкан саен, күз алдыннан йөзеп үтүче киңлекләр Әбүталипның рухи халәтен барыбер ныгыта иде. Сорау алулардан бушаган сәгатьләрендә, йөрәкне тырнап торган янаулардан һәм «яхшылык теләү»ләрдән арыса да, ул табаклы калай белән тышланган купе-камерасына кереп бикләнә дә үз-үзе белән ялгызы гына кала ала. Дөрес, Алматы ярымподвалындагы кебек үк, монда да бөтен төштән төрмә исе килә, назирның ишек тишегеннән зәһәр карап торган бәбәге астында яшәү биредә дә андагыдан рәхәтрәк түгел, шулай да бу – барыбер хәрәкәт әле, юл халәте, урын алыштыру һәм, ни генә димә, монда ул теге, тилерү хәленә җиткергән, тәүлек буе түшәмнән күзне сукырайтып ишелүче яктылыктан котылды, иң мөһиме: күңелендә, бер кабынып китеп, янә сүнеп янган, һич тә тынмый торган өмет яктысы – Буранлы станциясе аша узганда, балаларын, хатынын бер мизгел эчендә генә булса да күреп калу мөмкинлеге кабынды. Шултик­ле вакыт эчендә аларга ни бер хәбәр сала алмады, алардан да сыңар юллык хат ала алмады бит ул.

Ябык төрмә машинасында аны Алматы янындагы станциягә алып барганда һәм каравыл астында махсус вагонга – мәхбүсләр купесына этеп-төртеп керткәндә, менә шушы өмет һәм борчулар белән мөлдерәмә тулы иде Әбүталипның күңеле. Юлга кузгалгач та, поездның Сарүзәк ягына таба барганын сизүгә, күңеле яңа көч белән сыкрана башлады: күзенең бер кыры белән генә, бер керфек каккан арада гына балаларын, Зарифасын күрергә иде, аннары ни булса, шул булыр...

Бик сагынган иде ул, хәзер бүтән нәрсә турында уйлый да алмый, Алладан бары, Буранлы аша үтү көндезге вакытка туры килсен, тик төнгә, караңгыга калмасын да, поезд шушы станция аша, нәкъ менә Зарифа белән балалар урамда, күз алдында булган вакытта узсын, ягъни алар барак эчендә чакта уза күрмәсен, дип ялвара.

Язмыштан сораган нәрсәсе менә шул гына иде. Аз да түгел, күп тә түгел. Ә бит, уйлап карасаң, чынлап та, язмыш дигәненә ул көткән мәлдә балалар белән Зарифаны ишегалдына алып чыгу ни тора, малайлар үзалларына уйнап йөргән булсын, ә Зарифасы, бауга керләрен элә-элә, узып баручы поездга борылып карасын, балалар да кинәт, баскан урыннарында уеннарыннан бүленеп, вагоннарның кояш нуры сикереп уйнаган тәрәзәләрен санап калыр иде. Ә бәлки әле поезд, тотар да, станциядә берничә минутка туктарга уйлар, сирәк булса да, андый хәлне дә күргән бар иде бит! Әбүталипның күңеле айкала башлый: бер яктан, кинәт шундый бәхет ишелеп төшмәс микән, дип өметләнә, икенче яктан, юк, кирәкмәс, мондый авыр сынауны, кичерешләрне йөрәге күтәрә алмас, шартлар, өстәвенә балалар да кызганыч, аталарын рәшәткәле тәрәзә артында күрсәләр, аларга ни булыр, үкереп еларлар тагын... Юк, юк, күрешмәвең хәерлерәк...

Язмышның күңелен йомшарту һәм теләкләре тормышка ашсын өчен, ул, әледән-әле тимер юл тамгаларына карап, тукталышлар буенча поездның хәрәкәт итү вакытын исәпләргә һәм чамаларга тырышты, аңа Сарүзәктәге Буранлы станциясен тәүлекнең кайсы вакытында узачакларын билгеләү мөһим иде. Шулай да шикләнү һәм борчылулардан бу исәпләүләрнең туры килгән чагында да котылып булмый, бигрәк тә кышын бу еш очрый. Күп итеп кар яуганда, поезд тоткарланырга, графиктан чыгарга, соңгарырга мөмкин бит. Иң үкенечлесе, аталары поезд белән төнлә, өйдән берничә дистә адым ераклыкта гына узып киткәнен сизмичә, балалар белән Зарифа йоклап калырга мөмкин. Ә болай килеп чыгуы – бик ихтимал, Әбүталип, үзенең тулысынча көчсезлеген, язмышның кая таба борылуыннан һәм мәгънәсез бер очракка туры килүеннән тулысынча бәйлелеген танып, тагын да ныграк газап чигә иде.

Әбүталипның тагын курыкканы һәм Ходайдан аны бу бәладән йолуны бик сораганы: лачын күзле тикшерүчедән шул мәлдә генә булса да коткарып торуы, Тансыкбаевның чираттагы сорау алуны алар Буранлы станциясен узып барган сәгатьтә оештырмавы иде.

Кешенең бары тик мизгел эчендә генә якыннарын күрергә дигән самими теләгенә күпме каршылык һәм хәтәр киртәләр явызларча каршы тора, иректән мәхрүм ителүнең бәясе шулкадәр иде; тик бернәрсә сөендерә һәм өметләндерә, аның камерасындагы тәрәзә барган шәпкә уң тарафта – нәкъ шул Буранлы станциясендәге барак урнашкан якта булып чыкты.

Барча бу фикерләр, шик-шөбһәләр, куркулар Әбүталипны кичереш­ләр чоңгылына тартып кертеп, аның хәзерге булмышын оныттырган кебек иде, ул инде, киеренке көтү халәтенә тулысынча күчеп, үзе турында кайгыртмый, бу дөнья гамьнәре белән яшәргә теләми, тикшерүче Тансыкбаевның авыру хыялында уйлап чыгарылган, имештер, әле сугыш вакытыннан ук әзерләп куелган дошман агентурасы челтәрен ачыкларга, шулай итеп, янәсе, дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатына ирешергә маташкан оятсыз бәндәнең аңа таккан һәм тануын берөзлексез таләп итеп торган коточкыч гаепләүләрен дә башыннан чыгарып ташлаган кебек иде.

Кулыннан ни Ходай, ни иблис тота алмаган Тансыкбаев үзе, Ходай белән иблис шикелле, бөтенесен алдан исәпләп һәм билгеләп куйган, бары тик ул кушканча хәрәкәт итәсе генә калган. Шул ният белән ул юлга чыкты, шунлыктан менә мәхбүсләр купесында Әбүталип Котлыбаевны да, «i» өстенә соңгы ноктаны куярга дип, үзе уйлап чыгарган «дошманнар» белән күзгә-күз очрашуга алып бара.

Әбүталипның исә Ходайдан үтенеп сораганы шул гына: вагон тәрәзәсеннән, бер мизгел эчендә булса да, мәңгегә саубуллашып, уллары Эрмек белән Даулны күзләре белән иркәләп узарга, Зарифасын күрергә һичкем комачаулый алмасын иде. Ул инде бүтәнгә өметләнми, язмыштан узмыш юк икәнлеген күңеле сизеп һәм аңы белән ачынып кабул итә, тәкъдире шулай, күрәсең! Бу – аңа бәхетнең соңгы елмаюы булачак, бүтән беркайчан да гаиләсенә әйләнеп кайту турында хыяллана алмаячак, чөнки Тансыкбаев каршында ул, чиксез хакимияткә ия хан алдындагы кебек үк, тулысынча яклаучысыз һәм хокуксыз, димәк ки, иртәрәк булырмы, соңракмы, барыбер, атып үтерелү яисә лагерьларда черүдән кала, һичнинди өмет юк, башка бер юл да күренми. Әбүталип күптән шундый нәтиҗәгә килде: ул – Тансыкбаев кулындагы котылгысыз һәлакәткә дучар ителгән корбан. Үз нәүбәтендә, Тансыкбаев мескенкәй – мәгънәсез тормышында икмәк черетүче, бер көнлек данга мохтаҗ, әмма даими рәвештә үзен-үзе чарлап торган, имештер, социализмның дөньяны яулап алуын туктатмакчы һәм җирдә коммунизм тантанасына комачаулык итмәкче дошманнарны армый-талмый эзләүгә һәм аларның тамырын корытуга юнәлтелгән җәза машинасының бер вак кыргыч кисәге.

Кайчандыр кемгә булса да гаепләү итеп ябыштырылган «халык дошманы» мөһере, әсир аркасына уелган йолдыз кебек, куптарып ала торган түгел. Аңардан бары тик теге яки бу төрле җәзаны алып – атып үтерелү, егерме биш, унбиш яисә ун елга иректән мәхрүм ителү белән генә котылып булачак. Мондый очраклардан башкача чыгуны көтәргә мөмкин түгел. Җәза бирүче генә түгел, халык та «дошман» дип ябыштырыла торган бу мөһерне бертөсле укыйлар: әлеге тылсымлы төшенчә, ничектер этәрелеп, көч алып китсә, дошманнарны «ахыргача фаш итү» өчен җәлладның кулына теләсә нинди корал биреп, даими рәвештә аны җинаятькә этәрәчәк, ә канлы иблиснең корбаннары һәм аңа кул чабучы гавам илнең бу фаҗигасен изге максатка туры килүче ихтыяҗ дип кабул итәргә тиеш була. Чынлап та шулай түгелмени! Зиндан стенасына, сугыштагы кебек, «Сталин өчен!» дип каннары белән язып китүчеләр, кайсы окоптан чыгып, нинди пулемёт авызына капланалар?

Поезд тәгәрмәчләре Сарүзәк далалары буйлап алга тәгәрәде. Тансыкбаев белән аның тоткыны бер вагонда баралар иде. Майор фикеренчә, аларның һәркайсы, үзенчә булса да, хезмәт ияләренең бәхете хакына әлегәчә посып яткан идеологик дошманнарны фаш итү турында кайгырта, чөнки социализм моннан башка асыл мәгънәсен югалтыр, үзеннән-үзе таркалып-таралып төшәр, кояш астындагы күлдәвек кебек кибеп парга әйләнергә мөмкин иде. Шуңа күрә һәрдаим кем беләндер көрәшү, кемнедер фаш итү, нәрсәнеңдер тамырын корыту таләп ителә. Моның өчен бер яктагыларны – вакытыннан алда яңа дәрәҗә, икенче яктагыларны, бераз көттеребрәк булса да, үзләре «сигнал» җибәреп фаш иткән танышларыннан бушагач, рәшәткәле тәрәзә көтә...

Ә поезд тәгәри. Әбүталип, поездны туктатудан гаҗиз булган кебек, берничек тә ачы язмышын үзгәртә алмый, котылгысыз золым белән килешергә мәҗбүр иде. Хәзер ул боларның барысына да шулхәтле буйсынып һәм өметен өзеп карый, баштагы авырту тойгысы тупасланган һәм тәвәккәл каршы килү дәрте булмаган да кебек сүнгән. Инде, яңадан дөньяга туарга туры килсә дә, Тансыкбаев артында торган төссез, кешелексез көчкә буйсынудан котылып булмасын аңлый ул. Бу көч сугышта һәлак ителүдән куркынычрак һәм әсирлектә түбәнсетелүдән мыс­кыллырак, чөнки аның ахыры-азагы күренми, ул дөнья яратылганнан бирле килә иде, ахрысы. Ихтимал, Әбүталип Котлыбаев, тыйнак кына мәктәп мөгаллиме, кешеләр арасында, дәҗҗал белән йөзгә-йөз килеп, аның Галәм киңлекләрендә шактый озак эшсезлектән интегүе өчен җавап тотучы затларның берседер. Әйе, бары тик адәмнән азган ерткыч кына гасырлардан гасырларга үз ишләренең тамырын корытып баручы золым иясе була ала... Икенче яктан караганда, Әбүталип, «Сарүзәктә җәзалап үтерү» риваятен искә төшереп, Тансыкбаевны дөя аркасындагы дар агачының икенче башына «тигезләү» өчен асылган ком капчыгы итеп күз алдына китерә. Ул да, мескен, үзләре корган үрмәкүч тозагының корбаны түгелме икән? Иртәгә бүләк алып, берсекөнгә адәм рисвае булып йөрер көннәре килер бит әле аның да, дип, вакыт-вакыт рәхимсез җәлладын чын күңелдән кызгана иде Әбүталип. Бер поездда, бер махсус вагонда, гадәттән тыш мөһим бер эш буенча бергә барулары да аны шундый уйларга этәрә иде.

Тансыкбаевны төрле станцияләрдә җирле дәрәҗәдәге хезмәттәшләре каршылап, мөһим эшеннән бүлеп тордылар, кем – дуслык хакына, кем ялагайланып кына аңа төрле юл ризыклары һәм затлы эчемлек китергәндә, Әбүталипны бу хәтта шатландырды, тегенең сорау алу белән интектерергә вакыты азрак кала иде. Юл рәхәтен күреп барсын, әйдә. Кызыл Урда вокзалында бигрәк тә җылы очрашу булды, дуслары Тансыкбаев вагонына ак сөлге белән капланган, буы күтәрелеп торган табак күтәреп килгәннәр. Ишек төбендә сый-хөрмәтне кабул итүче сакчыларның берсе: «Казы, кабырга! – дип ярым пышылдап, авызына килгән суларны көчкә йотып куйды. – Исе генә дә ни тора! Шәһәрдә мондыйны таба алмыйсың. Дала ите шул!»

Тансыкбаевның, шинелен җилкәсенә генә салып, перронга рәхмәт әйтергә, саубуллашырга чыкканын күрде рәшәткәле тәрәзә читеннән Әбүталип. Түгәрәкләнеп басканнар, минсиңайтим, барысы да сайлап алган кебек нык, таза гәүдәлеләр, бүрткән кызыл яңак-йөзлеләр, елмаюлы тук чырайлылар, бик дәртләнеп кулларын болгыйлар, дәррәү көлеп җибәрәләр, – күрәсең, яңа анекдоттандыр, – салкын һавада авызларыннан кайнар пар бөркелә, башларында каракүл бүрек, юка гына кар өстендә, мөгаен, үкчәләре шыгырдыйдыр. Ә һәрвакыт уяу милиция бу тирәгә берәүне дә якын җибәрми, махсус вагон янында майорны саклаучылар баскан, үз-үзләренә ышанган, бәхетле халык, мәхбүсләр купесында алар богаулап керткән – карак түгел, кемнедер көчләгән яки үтергән кеше түгел, ә, киресенчә, намуслы, әдәпле, сугыш һәм әсирлек газапларын кичергән, балаларына һәм хатынына мәхәббәттән кала бүтән табынуы булмаган, шул мәхәббәттә тормышының төп мәгънәсен күргән зат интегеп утыруында берсенең дә эше юк. Нәкъ менә шундый, дөньядагы бер фиркадә дә тормаган һәм шуңа күрә кайсыдыр почмакка башын орып ант та эчмәгән, тәүбә дә итмәгән кеше аларга, хезмәт халкы бәхетле яшәсен өчен, төрмә сәкесендә ятарга кирәк булып чыкты...

Кызыл Урдадан соң таныш, күңелгә якын җирләр башланды. Кич җитеп килә иде. Кар баскан түбәнлекләрдә, бөгелеп-сырылып, Сырдәрья ялтырап китте, һәм, инде кояш чыгып барганда, дала уртасында Арал диңгезе күренде. Баштарак әле камышлы текә борылмасы ачылды, аннары, ерактагырак чиста суы йә утраучыгы белән, диңгез үзенең барлыгын сиздерергә тотынды, ә тиздән Әбүталип тимер юлның янында ук диярлек юеш комда диңгез ярына бәрүче дулкыннарны күрде. Боларның һәммәсен: карын, комын да, яр буендагы ташларны да, җил иркендәге диңгезне, шулай ук ташлы ярымутраудагы коба дөя көтүен дә – әле бит боларның барысы да анда-санда таралган болытларның ак таплары белән чуарланган биек күк астында, аларны берьюлы бер мизгел эчендә күздән кичерү гаҗәп иде.

Әбүталипның исенә төште: Буранлы Идегәй – Арал диңгезе тумасы, ә Казангап таныш балыкчыларыннан товар поездын озатып йөрүчеләр аша үзе яраткан киптерелгән арал балыгын әрҗәләп ала иде, аның йөрәге кабат борчылып кысылды – Буранлы станциясенә инде ерак та калмады – төн кичәсе генә, ә иртән, сәгать уннарда яки чак кына соңрак, махсус вагон таккан пассажир поезды гүләп килеп чыгар да Буранлының җилләрдә таушалган кечкенә йортлары, чәнечкеле кибәннәре, киртәләнгән кура һәм дөя каралтылары яныннан ыжгырып үтәр, бер-берсенә ялганып күзне камаштыра торган тимер юлларны артта калдырып, шунда ук, булмаган да кебек, күздән югалыр. Кояш чыгышыннан кояш батышына һәм кояш батышыннан кояш чыгышына таба үткән хисапсыз поездларны кем санаган, әмма Зарифага ул таңда кояш батышына таба махсус вагонның мәхбүсләр купесында Әбүталип узып китәчәген йөрәге әйтерме, ә бәлки, нәкъ шул сәгатьтә улларының күңеле ниндидер аңлатып булмый торган киеренке бер тойгы кичерер дә, алар поезд каршыларга йөгереп чыгарлар? Йа Раббым, кешеләргә шулкадәр авыр һәм ачы язмышны ник бирдең икән?

Февраль кояшы инде офык артына тәгәри, еракта, җир белән күк арасындагы, салкын булса да, мич авызыннан чыккан кебек алсу балкышка уралып сүнеп килә, озак та үтми, дала киңлегенә кышкы төн пәрдәсе төшәр. Эңгер-меңгер эченә әле генә күзгә чалыныр-чалынмас торган күренешләр кереп югала, станция утлары кабына. Ә поезд, суга баручы кыз кебек борыла-сырыла, дала төненә сукмак сала...

Йокы алмый интектерде Әбүталипны. Калай белән тышланган купе-камерада бикле килеш, ул үзенә урын таба алмый, почмактан почмакка бәргәләнә, уфыра, әледән-әле, назирның ачуын китереп, бер йомышсыз әбрәкәйгә чыгарга сорый. Тегесе инде, купе ишеген бераз ачып, берничә тапкыр кисәтү дә ясап алды:

– Тоткын, син нәрсә, һаман кыжмырдыйсың? Болай ярамый! Тыныч кына утыруыңны бел!

Әмма Әбүталип үз-үзен тынычландыра алмый иде, шуңа күрә кизү торучыга ялынмый булдыра алмады:

– Тыңла әле, ялварып сорыйм, туган, йоклап китәргә ни дә булса бирче, югыйсә үләм бит. Ипидер әгәр! Ә мин үле килеш сезгә кирәкме? Башлыгыңа әйт, үлсәм, минем белән нишлисез? Чынлап әйтәм, бер тамчы йокы алмый!

Ничек кенә сәер булмасын (бу кадәр тиз хәленә керүнең сәбәбен Әбүталип икенче көнне иртән аңлады), назир Тансыкбаев купесыннан ике төймә йокы даруы алып килде, һәм шуннан соң гына, дару эчкәч, инде төн уртасында Әбүталип йокымсырап китте, әмма барыбер чынлап торып йоклый алмады. Йокымсыраган хәлдә, тәгәрмәчләр тукылдавы һәм тыштагы җил улавына колак салып, төшләнеп ятты: имеш, ул, тәгәрмәч астына эләгүдән куркып, тыны кабып, хырылдап, паровоз алдыннан йөгерә, ә поезд аның артыннан бөтен көченә чаба икән. Паровоз алдыннан шпаллар буйлап ул җенле төндә йөгерде дә йөгерде, бу бастырылу, чынлап та, өндә булган кебек, шулхәтле ачык һәм куркыныч иде. Тамагы кипте, сусады. Ә паровоз аның артыннан, ут бөркүче фаралары белән өтеп, һаман куа килде. Ул, буран уйнаган юл читенә карый-карый, рельслар арасыннан җан-фәрманга йөгерде, гаҗизләнеп ярдәмгә чакырды: «Зарифа, Даул, Эрмек, кайда сез? Минем янга йөгерегез! Бу мин, сезнең атагыз! Кайда соң сез? Аваз бирегез!» Беркем дә дәшми, алда кара бушлык, ә артта – менә таптыйм, менә изәм, дип, дөбердәп килүче паровоз. Бу өскә баса-баса куган албастыдан качарлык хәл калмады... Шунлыктан тагын да авыррак була барды – курку, өметсезлек аякларны богаулый, гәүдә тыңламый, сулыш өзелә иде...

Иртә таңнан, җилкәсенә сырмасын салып, агарынган, битләре җилсенгән Әбүталип инде рәшәткәле тәрәзә буенда утыра һәм далага карап бара иде. Тышта әле караңгы, салкын да булырга тиеш, әмма, таң атуын белгертеп, әкренләп көн ачыла барды. Һава болытлы, күктә аяз уйдыклар күренсә дә, кар явуы бик ихтимал...

Әйе, инде Сарүзәкнең төп җирләре башланды, аларны кыш дәвамында кар баскан, кайбер төшләренә көрт өелгән, шулай да, игътибар беләнрәк карасаң, кашлык урыннарны, чокыр-чакырларны чалымлап була, ара-тирә тораклар кала, аларның морҗаларыннан иртәнге мич-учак төтеннәре күтәрелә. Бу чит-ят түбәләр дә өсләрендә эңгер булып тирбәлгән кышкы төтеннәре белән күңелгә якын иде. Тиздән Кумбель станциясе, ә аннан, өч сәгать тирәсе баргач – Буранлы. Күршедә генә дип әйтергә була, монда Идегәй белән Казангап йомыш төшкәндә дөяләрдә дә килгәлиләр иде: мәет ашларына, туйларга... Менә әле дә бу иртәнге сәгатьләрдә, башына төлке тиресеннән тегелгән зур колакчын бүрек кигән кемдер, коба дөягә атланып, дала буйлап бара. Әбүталип рәшәткәгә үк сыланды, ә, бәлки, безнекеләрдән берәрсе булып куяр... Әйтик, Идегәй, үзенең Каранарын иярләп, ниндидер эш белән бу якларга килеп чыкмас, дип, кем әйтә ала? Куәтле ата дөясендә эһ дигәнче йөз чакрымны узу аңа ни тора? Чапса, кайдадыр Африкадагы жирафтан кимен куймый иде бит Каранар.

Һәм ничектер, үзе дә аңышмастан, Әбүталип поезддан төшәргә тиешле кеше кебек җыена башлады. Ике мәртәбә аягына киеп салды, чолгауларын яңадан әйбәтләп урады. Юл капчыгын тутырды. Һәм көтә башлады. Шулай да утырып тора алмады, сакчылардан иртәрәк юынырга рөхсәт сорады, тик купега әйләнеп кайткач, тагын үзенә шөгыль таба алмый кыбырсыды.

Ә поезд Сарүзәк далаларыннан бара иде... Үзенең чын хәленнән аерылмас өчен, Әбүталип кушырылган кулларын ике тезе арасына кыс­тырып утырды, инде тәрәзәгә дә сирәк кенә күз сала башлады.

Кумбель станциясендә поезд берничә минут торды. Монда инде барысы да үз иде. Хәтта каршыга очраган поездлар да, – товарныкы яки пассажир ташучылар булсын, – Әбүталипка якын һәм таныш булып тоелды, чөнки алар күптән түгел генә Буранлы аша үткәннәр, ә анда аны балалары һәм хатыны көтә. Бу инде җансыз җисемнәрне дә яратырга җитә иде.

Менә поезд яңадан юлга кузгалды, әле ул перрон буйлап барган арада, станциядән чыгып җиткәнче, Әбүталип аңа таныш булып тоелган йөзләрне күздән кичереп өлгерде. Әйе, әйе, һичшиксез ул аларны, үзе күргәләгән Кумбельнекеләрне, белә иде, алар да, мөгаен, Буранлыда элек-электән яшәгән Казангап, Идегәй, аларның гаилә кешеләре белән аралашканнардыр. Казангапның улы Сабитҗан мондагы мәктәпне тәмамлады, шуннан институтка укырга китте...

Станция юлларын артта калдырып, поезд тизлек җыйды, торган саен кызурак бара башлады. Кумбельгә балалар белән карбыз алырга, аннары үзе генә яңа ел чыршысы артыннан, башка йомышлар белән килгәне исенә төште Әбүталипның...

Иртән бирелгән ризыкка Әбүталип хәтта кагылмады да. Буранлы станциясенә бик аз ара – ике сәгать ярымлык юл калган иде, шул турыда уйлап, инде хәзер ул, кар ява күрмәсен дә буран чыкмасын, дип курыкты, ул чакта Зарифа белән балалар өйдә утырачаклар, һәм аларны бит ерактан да күрмәячәк...

«Йа Хода, – дип эченнән ялварды Әбүталип, – бу юлы гына карыңны туктатып торсана. Бераз түз инде, аннары туйганчы яудырырсың. Язга кадәр вакыт күп бит әле. Ишетәсеңме? Бик үтенеп сорыйм!» Үзалдына йомылып, кушырган кулларын янә тезләре арасына кыстырып, Әбүталип фикерләрен бер төенгә җыярга, сабырлыгын тупларга тырышты, аның сораганын Күкләр ишетсен, вагон тәрәзәсе аша гына булса да хатынымны һәм балаларымны күрергә язсын иде дип ихластан тели, шул мизгелне түземлек белән көтәргә разый иде ул. Ә менә алар да аны күрсәләр... Иртән, ишек артында кизү торган назир күзәтчелегендә битен-кулын юганда, ул күгәргән юынгыч өстендәге яшел төс иңгән иске көзгегә күз салды һәм үзен танымады: күзләрендәге очкын сүнгән, чәчләре чаларган, чырае идән астында үргән бәрәңге сабагы кебек аксыл, үлекнеке шикелле сары, маңгаендагы, йөзендәге җыерчык буразналары шулкадәр тирән уелып кергән, хәтта немец әсирлегендә дә мондый бетәшкән түгел иде ул... Ә бит картлык турында уйларга әле иртәрәк... Уллары Даул белән Эрмек, хатыны Зарифа күрсәләр, мөгаен, танымаслар, куркып калырлар. Шулай да өенә әйләнеп кайта алса шатланырлар иде, үзе дә, балалары һәм хатыны янында тынычлык табып, яңадан элеккеге хәлен торгыза алыр иде кебек...

Шулар хакында уйланып, Әбүталип тәрәзәгә күз салгалап барды. Менә яңадан таныш ике кашлык, арасында дөя өркәчедәй батынкы урын бар. Буранлы бала-чагасы белән шунда барырга, алар, дулкыннан дулкынга сикергән кебек, чыр-чу килеп, сөенә-сөенә, кашлыктан кашлыкка йөгереп уйнасыннар, дип хыялланган чаклары искә төште.

Шулвакыт тоткын купесындагы ишек йозагына кискен генә шылтыратып ачкыч тыктылар, бусагада ике назир пәйда булды.

– Сорау алуга чык! – диде аларның берсе, өлкәнрәк дәрәҗәдәгесе булса кирәк.

– Нинди сорау алу? Ничек? Нишләп?

Әбүталипның мондый кыланышын болар көтмәгән иде, әлбәттә.

Өлкән назир хәтта аңа якынрак килде, күзләрен акайтып, беренче күргәндәге кебек текәлеп карады, ычкынмаганмы бу, янәсе:

– «Нишләп» – нәрсә дигән сүз? Аңламыйсыңмы әллә, сорау алырга дәшәләр сине!

Әбүталип, өметсезләнеп, башын түбән иде. Бер булмагач булмый икән. Тәрәзәгә сыланып, шулхәтле көткәнне күрермен дип өметләнде бит. Инде, һични уйлап тормыйча, тәрәзәгә ташланыр иде, әмма анда – тимер рәшәткә... Буйсынмый чара юк. Әбүталип, җилкәсенә авыр йөк салган кешедәй, әкрен генә урыныннан кузгалды һәм, назирлар озатуында, дар агачына барган кебек, Тансыкбаев купесына китте. Шулай да соңгы өмет чаткысы сүнмәгән иде: алда әле сәгать ярымлык чамасы юл бар, бәлки, аңа хәтле сорау алу да төгәлләнер. Бөтен ышаныч шунда гына... Тансыкбаев купесына кадәр нибары дүрт адым. Шул дүрт адымны Әбүталип бик озак барды. Ә тегесе аны көтеп тора иде.

– Кер, Котлыбаев, гәпләшеп, эшләп алыйк әле. – Йөзе һәм тавышы кырку булып күренсә дә, яңа гына кырынып, әче исле хушбуйга манчыган яңагын канәгать төстә сыйпаштыргалап, үткер күзләре белән Әбүталипны чишендергән төсле, сөйләнеп каршылады Тансыкбаев. – Утыр. Утырырга рөхсәт итәм. Сиңа да, миңа да шулай уңайрак булыр.

Сакчылар, бер сүз дәшү белән керергә әзер булып, ишекнең теге ягында калды. Ә лачын күзлене барыбер болай гына үтерергә мөмкин түгел. Кул астында берни дә юк. Ни шешә, ни стакан күренми, гәрчә, җае чыкканда, майор, ялгызы гына булса да, кәгеп алырга ярата. Купедагы аракы һәм кабымлык исе шул турыда сөйли иде.

Поезд, элеккечә үк, Сарүзәк даласын ярып, алга баруын белде, Буранлы станциясенә кадәр юл-ара кыскарганнан-кыскара. Тансыкбаев исә ашыкмый, ниндидер язуларын укый, кәгазь арасында казына. Әбүталип, түземсезләнеп, урындыгында борсаланды, бу тынлык берничә минут эчендә дә аны җәфалап, зарыктырып өлгерде. Әлеге «эшләп алырга» чакыру шулкадәр авыр иде аңа, шуңа, сабырсызланып, Тансыкбаевка сүз катмый булдыра алмады:

– Мин көтәм, гражданин начальник.

Тансыкбаев, гаҗәпсенеп, күзләрен күтәрде:

– Көтәсең? – дип, аптырап, Әбүталипны тагын бер кат күздән кичерде. – Нәрсә көтәсең?

– Сорау алганны. Җавап тотарга...

– Ах вон оно что! – дип русчалап сузып куйды Тансыкбаев, бу минутта тоткыннан өстенлеген тою рәхәте кичерә һәм ачыктан-ачык тантана итә иде ул. – Что ж, бу начар түгел, Котлыбаев, әйтер идем, гаепләнүче, кылган гамәлләренә үкенеп, үз ихтыяры белән сорау алганны көтсә һәм, билгеле, тиешле җавабын тотса, бу – бер дә начар түгел... Димәк, аның әйтер сүзе бар, тикшерү органнарына ачар сере бар. Без икебез дә бер фикердә бит? – Тансыкбаев сорау алуны бүген нәкъ шулайрак, янаудан, сүгенүдән тыелып, баллы-майлы тел белән, янәсе, дустанә алып бару кулай булыр, дип уйлады. – Димәк, син гаебең нәрсәдә икәнен аңлагансың, – дип дәвам итте ул, – һәм, хәтта үзең дошман булсаң да, тикшерү органнарына ярдәм итәсең килә, совет властеның дошманнары белән көрәшкә үз өлешеңне кертергә ашкынасың, шуның белән кырыс җәзаны йомшартырга телисең. Синең белән миңа совет властеның әти-әнидән дә кадерлерәк булуын аңлау кирәк. – Органнарда армый-талмый хезмәт итүче Тансыкбаев, үз-үзенә сокланыпмы, әллә, бик акыллы сүзләр сөйлим бит, дипме, канәгать бер төстә тынып торды. Аннары өстәп әйтте: – Мин һәрвакыт сине төпле кеше дип уйладым, Котлыбаев, һәм синең белән уртак тел табасыбызга һәрвакыт өметләндем. Ник дәшмисең?

– Белмим, – дип, икеле-микеле җавап бирде Әбүталип, – аңламыйм, минем гаебем нәрсәдә, – дигән булды, үзе яшертен генә вагон тәрәзәсенең тышына карап алды. Поезд күктән җиргә кадәр салынган авыр болытлар юрганы астында бик көчәнеп бара, шулай да Сарүзәк даласы, баш әйләндергеч тизлек белән, тавышсыз кинодагы кебек, артка йөгерә иде.

– Минем менә нәрсә әйтәсем килә, Котлыбаев. Ачыктан-ачык сөйләшик әле, – дип дәвам итте майор. – Сине бит, король шикелле, махсус вагонда болай гына алып бармыйлар инде. Аерым купеда теләсә кемне бушка йөртмәгәнне дә беләсең. Димәк ки, син – тикшерү эшендә бик кәттә шаһит. Синнән күп нәрсә тора. Шуңа күрә сиңа аерым таләп куела. Уйла. Ныклап уйла. Ә хәзер мин әйткәннәрне тыңла. Бүген кич, соң гына без Ырынбурга, ягъни мәсәлән, Чкаловка барып төшәбез. Анда безне көтеп торалар. Бу – безнең беренче тукталыш. Беләсең, анда ике братаның яши. Попов Александр Иванович һәм татар Сәйфуллин Хәмит. Икесе дә инде ышанычлы сак астында. Сүз уңаенда исеңә төшерим, алар синең күрсәтүең буенча утыралар. Икесе дә синең белән Бавариядә әсирлектә булуларын таный. Аннары бергәләп качкансыз, бик сәер шартларда, чөнки таш чыгара торган җирдән, ни өчендер, сезнең бригада гына кача алган, бусын әле без ачыкларбыз. Аннары Югославиядә сыену урыны тапкансыз. Аларның икесе дә шунда Англия миссиясе белән очрашуда булганнарын күрсәтә. Ни-нәрсә турында сүз барганын син яхшы беләсең. Болар хакында истәлекләреңдә үк тәфсилләп теркәгән идең. Кызыклы гына язмалар, минсиңайтим. Безгә Попов – резидент, ә Сәйфуллин – аның уң кулы һәм, кирәк була калса, аны алыштырырга әзер торучы кеше икәнлеге мәгълүм. Син, Котлыбаев, билгеле, агентурада йомышчы малай гына, шуңа күрә, тикшерү эшендә ярдәм күрсәтсәң, шактый җиңел котыла алырсың дип уйлыйм.

– Ниткән агентура? Әйттем бит инде, минем кырык бишенче елдан, сугыш беткәннән бирле аларны күргәнем юк, – дип бүлдерде Әбүталип.

– Анысы әһәмиятсез нәрсәкәй. Бөтенләй мөһим түгел. Шәхси очрашу, икәүдән-икәү калып сөйләшү турында сүз бармый. Арада кемдер элемтәче булган. Әйтик, шул ук гаделлек яратучы Идегәй Җангилдин, ди. Ул Ырынбурга яки башка җиргә бармадымы? Сезнең кем ашадыр элемтә тоткан булуыгыз да бар бит. Син башта уйлап бетер.

– Әгәр Идегәй Ырынбурга үзенең дөясе Каранар белән барды, дисәм, шул җитәме? – Әбүталипның түземлеге төкәнгән иде.

– Син һаман үз киреңә ябышасың, Котлыбаев. Юкка гына. Мин бит яхшылык белән сөйләшмәкче булам, тик син артың белән борыласың. Каршы торуың үзеңә зыянга гына. Ә Идегәй мәсьәләсендә борчылма, бездә урын җитәрлек, кирәк булса, аны да алырбыз, хәтта дөясе белән дә сыяр. Аңа тимәсеннәр, дисәң, күзгә-күз очрашу вакытында җүләр сатма.

Алдагы паровоз каршыга килүчесенә озын, көчле итеп сызгыртты. Аның гайрәтле гудогы Әбүталипның йөрәген кузгатты. Буранлы станциясенә кадәр барып җитү өчен вакыт беткәннән-бетә бара иде. Лачын күзленең фараз йөртү, гөманлау рәвеше Әбүталипны шөбһәгә салды. Мондый мәкерле көчкә бу илдә каршы торырлык берни дә юктыр. Ләкин шушы мәлдә Әбүталипны хәлдән тайдырган нәрсә – Тансыкбаевның гомер булмаганча теленә салынуы, күп сөйләшергә теләве һәм сорау алуны тиз генә төгәлләргә җыенмавы иде.

– Менә шул. – Тансыкбаев, үз алдындагы кәгазьләрне читкәрәк этеп, Әбүталипка күзләрен күтәрде. – Ышанам, без бер-беребезне аңларбыз, синең бу бәладән котылу юлың шунда гына. Ышанам, Ырынбурдагы күзгә-күз очрашу икенең берсен хәл итәчәк: йә син миңа эшне төгәлләргә булышасың, яисә мин, үкенечкә калмасын өчен, барысын да эшләячәкмен; ә аннан соңгысы – хөкемнән тора: дүртенче тапкыр утырырсыңмы, әллә «вышка» ук алырсыңмы. Бала-чага түгелсең, бөтен ягын да аңлыйсың. Күр дә тор, сез хезмәт иткән Титога кадәр үк барып җитәчәкбез. Бу хәлләрне Иосиф Виссарионович үзе күзәтеп тора. Беркем дә җәзасыз калмаячак, тамырларыгызны рәхимсез куптарып атачакбыз. Шуңа күрә, дустым, язмышыңа рәхмәт укы, мин сиңа зыян салырга теләмим. Тик син дә, әйткәнемчә, бурычлы булып калмаска тиеш. Ни турында сүз барганына төшендеңме?

Әбүталип җавап кайтармады, бары тик, эсселе-суыклы булып, Буранлы станциясенә барып җитәсе минутларны санады. Үзенекеләрне тәрәзәдән генә булса да күрергә язмаган, ахрысы. Аның миен шул фикер бораулады.

– Ник дәшмисең? Синнән сорыйм, нәрсә турында сүз барганын аңладыңмы? – дип төпченде Тансыкбаев.

Әбүталип башын какты. Әлбәттә, аннан ни таләп ителгәнен белә ул.

– Йә, күптән шулай дип әйтергә кирәк иде! – Тансыкбаев баш кагуны ризалык бирү билгесе дип кабул итте, урыныннан торды, Әбүталип янына килде, хәтта аның җилкәсенә кулын салды. – Мин акыллы гына егет икәнлегеңне, дөрес юлга чыгасыңны белә идем. Димәк, шулай килештек. Бернидән дә шикләнмә. Мин ничек әйтсәм, барысын да шулай эшлә. Иң мөһиме – күзгә-күз очраштырганда каушап калма, барысын да ничек булганынча сөйлә. Попов – резидент, кырык дүртенче елдан башлап, Англия разведкасына ялланган, илгә кайтарылыр алдыннан Титоның үзендәге киңәшмәдә катнашкан, баш күтәрү, фетнә кебек хәлләр була калса, дип, озак вакытка исәпләнгән йөкләмәләр алган. Менә шул җитә. Инде теге татар Сәйфуллин турында. Болай булып чыга. Сәйфуллин – Поповның уң кулы. Артык сүз кирәк түгел. Калганын үзебез карарбыз. Кистереп әйт һәм икеләнмә. Сиңа берни дә янамый. Берни дә! Мин сине ташламам, уңайсыз хәлдә калдырмам. Димәк, шулай килештек. Исеңдә тот. Дошман белән озак сөйләшеп тормыйбыз, аны юк итәбез. Ә дусларга безнең күңелләр хуш. Аннары, онытма, минем белән шаяру яхшыга илтми... Тукта, син нишләп агарындың әле, тирләп тә киттең кебек, хәлең начарландымы әллә? Һава җитмиме?

– Әйе, үземне начар хис итәм, – диде Әбүталип, баш әйләнүен һәм күңеле болгануын җиңәргә тырышып, чыннан да, ул бозылган ризык ашап агуланган кеше сыман иде.

– Ярар, алай икән, тоткарламыйм. Бар, Ырынбурга җиткәнче ял итеп ал. Әмма Ырынбурда койрыгың алтатар кебек торсын. Аңладыңмы? Күзгә-күз очраштырган чакта һичнинди уңга-сулга тайпылу юк. Бернинди «хәтерләмим, белмим, оныттым»нар булырга тиеш түгел! Барысын да ничек сөйләштек шулай эшлисең. Ә калганына борчылма. Анысын үзебез ерып чыгарбыз... Менә шулай. Хәзер язып-сызып маташмыйбыз, бар, ял ит, ә Ырынбурда очрашу нәтиҗәләре буенча кәгазь тутырып, куллар куярбыз, тәртибе шундый. Бар. Синең белән аңлаштык дип саныйм. – Шул сүзләр белән Тансыкбаев Әбүталипны тоткын купесына озатып җибәрде.

Бу мизгелдән, әйтерсең лә яңабаштан, Әбүталип өчен ниндидер аерым тормыш башланды. Поезд да тизлеген арттырган кебек тоелды. Тәрәзә артында яхшы таныш урыннар йөгереп уза. Буранлыга кадәр санаулы минутлар гына калган булырга тиеш. Тынычланырга, үз-үзеңне кулга алырга, теләсә нинди хәлгә әзер булырга, әмма барысыннан да бигрәк ярсып чапкан ат шикелле поездны тыярга кирәк иде. «Поезд әкренрәк барсын», – дип уйлады Әбүталип, ниндидер сихри көчләрне үзенә теләктәшлеккә чакырып, һәм тиздән поезд чыннан да тизлеген киметкән кебек булды, әллә аңа гына шулай тоелдымы, барыбер тәрәзәдәге күзне суырып китә торган күренешләр сабырлана төште. Шунда ул үз-үзенә әйтеп куйды: «Барысы да мин сораганча булыр!» Һәм бераз тынычланды, сулышы иркенәйде; рәшәткәле тәрәзәгә сыланып, көтә башлады.

Поезд, чынлап та, Буранлы станциясенә – кайчандыр Әбүталипны дөнья нужасы читкә кагып, куалап китергән, шунда, балалар үскәнче, тарих түнтәрелешләре авышканчы дип кенә корган оясына җитеп килә иде. Тик боларын ук күрергә насыйп булмады шул. Гаиләсен язмыш кочагына ташларга туры килде, ә үзе менә хәзер бу җирләрне тоткыннар вагонында узып бара.

Әбүталип тәрәзәгә шулкадәр киеренкелек белән ябышты, әйтерсең лә күргәннәрен бөтен гомеренә, ахыргы сулышына кадәр, күзендә соңгы чаткы сүнгәнче хәтерләп калырга тиеш иде. Февраль кышының төш уртасында күргән бар нәрсәсе: кар көртләре, тимер юл буендагы кары эреп, бераз сары балчык беленә башлаган төшләр, байтак өлеше әле ак юрганы астында яткан, урыны-урыны белән генә ачылган дала. Ул аларны изге манзара буларак, табынып дип әйтерлек, дулкынланып, яратып күзәтте. Менә таныш кашлык, менә уйсулык, ә бу – Зарифа белән икәү, җилкәләренә эш кораллары салып, юл төзәтергә йөргән сукмак, менә – җәй көне Буранлы балалары, алар янында аның малайлары Эрмек белән Даул да йөгереп уйный торган кечкенә алан... Ә менә дөяләр төркеме, тегендәрәк тагын бер пар, аларның берсе – Идегәйнең Каранары, аны ерактан ук аерып була, шундый егәрле мал, каядыр үзалдына ашыкмый гына йөрер; тукта, бу ни булды – тәрәзә артында кар бөртекләре талпынды, кинәт кар яварга кереште, шулай шул, иртәдән үк күктә болытлар куера башлаган иде, һава бозылырга булган икән, тик кар дигәнең аз гына көтеп торса да ярый иде ләбаса, бик аз гына, инде бит киртәләп алынган дөя абзарлары һәм морҗасыннан төтен күтәрелгән беренче түбәләр күренде, ә менә, гадәттә, вокзалда гына була торган юл чатын – стрелканы да узып барабыз, поезд бер юлдан икенчесенә күчә, рельслар ялганган төш белән тәгәрмәчләр шакып хәбәрләшә, һәм паровоз йөртүчеләргә иң элек «юл-чатчы» – стрелкачы оясы-будкасы янында кечкенә флагы белән, һаман да шул, беләгендә, корыган агач шикелле, сеңерләре кабарып торган Казангап күренә; ай Алла, Казангапның «оя»сы да чакматашын чаккан арада гына күзгә чалынып калды, поезд инде алга таба, торак-посёлок яныннан узып бара; уңда – кечкенә өйләр, аларның түбәләре, тәрәзәләре, менә кемдер өенә кереп китте, Әбүталип аның аркасын гына күреп калды, ә менә кемдер киртә-такталар тирәсендә кайнаша, бала-чагалар өчен нәрсәдер кора. Идегәй, әйе, бу ул, Идегәй, аның өстендә – җиңнәре сызганулы сырма, янында кызлары, алар белән Эрмек тә шунда, әйе, газиз, кадерле улы Эрмек, ул Идегәйгә җирдән нәрсәдер алып-биреп тора, йа Хода, аның йөзе күзгә чалынып кына китте, ә Даул кайда соң, Зарифа кайда? Әнә зур корсагын күтәреп бер хатын атлый, станция башлыгы Сауленың җәмәгате ул, ә менә Зарифа да килә икән, яулыгы иңнәренә шуып төшкән, Зарифа белән Даул икәү бергә, Зарифа кече малаен кулыннан җитәкләгән, башы аңа таба иелгән, улына нидер сөйли-аңлата иде булса кирәк, алар Идегәй белән бала-чагалар нәрсәдер ясап яткан төшкә баралар, Әбүталипның: «Зарифа! Бәгырем! Даул! Даул, улым! Бу – мин! Сезне соң мәртәбә күрәм! Бәхил булыгыз! Даул! Эрмек! Бәхил булыгыз! Онытмагыз! Мин сездән башка тора алмыйм! Сездән башка, газиз балаларымнан, яраткан хатынымнан башка миңа тормыш юк! Бәхил булыгыз!» – дип ачыргаланып кычкырганын, өметсез тавышы белән станцияне яңгыратканы ишетелмәсен өчен, кулы белән авызын каплап өлгерүен алар белми.

Ватылган күңел көзгесенең ялтыравык кыйпылчыклары кебек ул мизгелләр, озак көтелгән Буранлы станциясен поезд күптән узып киткәч тә, бербөтен булып җыелды һәм, кабат-кабат, Әбүталипның күз алдына килеп басты. Инде тәрәзә артында ишеп-ишеп кар ява иде, инде күптән барысы да артта, еракта, әмма Әбүталип өчен вакыт әле генә кичергән күренешләр эчендә туктап калды: юлның үзенә бөтен авырту тойгысын һәм бу дөньяда яшәү мәгънәсен сыйдырган кисәгендә...

Гәрчә, тоташ кар яву аркасында, тышка карап баруның инде мәгънәсе булмаса да, ул үзен барыбер тәрәзәдән аерып ала алмады. Менә әле дә тәрәзәгә кадаклап-богаулап куелган кебек хәлдә бара. Аны шунысы тетрәтте: ул, бу дөньяның гаделсезлеге белән килешмәсә дә, барыбер кемнеңдер ихтыярына буйсынырга, шым гына, телсез җан иясе кебек, хатыны һәм балалары яныннан качып-посып узарга мәҗбүр булды, чөнки башына моңарчы ирегеннән мәхрүм иткән әлеге кара көч басты һәм, поезддан сикереп каласы, хатынының, балаларының күзенә күренәсе, сагынып-саргайган гаиләсенә таба башын югалтып чабасы урында, кимсетелгән вә мескен кыяфәттә, кечкенә тәрәзәгә карап катты, бер почмакта утырырга һәм селкенмәскә боерылган эт хәлендә калдырган Тансыкбаевка үзе белән теләсә ничек кыланырга мөмкинлек бирде. Ниһаять, бераз тынычланыр өчен, бу минутларда Әбүталип, ачыргаланып, үз-үзенә сүз беркетте, аны телдән кычкырып әйтмәсә дә, барыбер аң төбенә салып, күңеленә бикләп куйды...

Күз ачып йомганчы булган күрү-күрешүнең ачы ширбәтен ул хәзер төбенә кадәр эчә иде. Инде тик шул гына аның хәленнән килә, тик шул гына аның ихтыярында калды – кабат-кабат барысын да җентекләп, бөтен ваклыклары белән күз алдында яңарту: иң элек һаман да шундый, сеңерләре кабарып торган кулындагы кечкенә флагын тотып, каккан казык кебек, урынын ташламаучы Казангапның таныш чалымнары, станциянең әле бер, әле икенче башында баскан килеш, ул үз гомерендә ничәмә-ничә поездны уздырып җибәрде икән; аннары Буранлының кечкенә өйләре, терлек-туар өчен каралты-куралары китте, морҗалардан сыек күксел төтен күтәрелгәне күзне иркәләп узды, һәм аннан соң, бала-чага арасында мәш килгән, шул вакытта аларга нидер корып маташкан Буранлы Идегәйне күрде, – өстенә җиңнәре сызганулы сырма, аягына кирза итекләр кигән зур, нык-таза гәүдәле, кара-туткыл йөзле Идегәй... Мондый туры, дөрес кеше, кыя кебек, үз-үзе булып кала алган адәм дөньяда бүтән бар микән, менә ул балалар белән бик яратып, җанын ярып бирердәй булып, нәрсәдер турында сөйләшә, аңа такта кисәгеме, әллә бүтән нәрсәме сузып торган улы Эрмек, анысы иске кечкенә кышкы бүректән һәм киез итекләрдән; шунда ук, Ходайның рәхмәте, алар янына килеп баручы Даул белән Зарифа... мескен Зарифасы – иңнәренә шуып төшкән яулыгы ачкан кара бөдрә чәчләре, агарынган, шундый үз, кадерле йөзе; төймәләре чишелгән бишмәте, аяк­ларындагы кайчандыр ул сатып алган тупас итекләре... – шулхәтле ачык булып күренде... Һәммәсе дә чиксез якын, онытылмас бу күренеш­ләр Әбүталипны әле бик озак озата барды, ул үзенә газиз затлар белән күңеленнән генә кат-кат бәхилләште... Мондый югалтуны һичкайчан һәм һични белән дә алыштырып булмый иде...

Юл буе тышта кар яуды, җәяүле буран себерде. Ырынбурга барып җитәрәк булырга тиеш, ниндидер станциядә поезд бер сәгать чамасы туктап торды, юлларны көрттән арындырдылар... Монысын ул тыштан килгән тавышлардан аңлады, кешеләр, һава торышын һәм дөньядагы бөтен нәрсәне каһәрләп, сукрана-сукрана эшлиләр иде. Аннары поезд яңадан кузгалып китте дә, кар-буран өермәсенә уралып, алга таба тәгәрәде. Ырынбурга озак керделәр, юл буендагы куаклар, кара кәкре ботаклары белән, ташландык зираттагы корыган агачлар сыман, томан эчендә генә күзгә чалынып бардылар. Кала үзе яхшылап күренми дә иде. Вагоннарны аеру станциясендә төн ката басып тордылар – махсус вагонны озак кына төп составтан аердылар. Әбүталип моны вагоннарның этешү-төртешүеннән, берсен икенчесенә китереп ялгаучыларның тавышыннан, манёвр локомотивларының кычкыртуларыннан чамалады. Аннары вагонны тагын каядыр тартып киттеләр, күрәсең, запас юлгадыр.

Инде төн урталары иде булса кирәк, махсус вагонны үзенә билгеләнгән урынга кертеп куйдылар. Соңгы этелеп алу, астан ишетелгән соңгы команда: «Шәп! Тугар атыңны!» Вагон, җиргә ябышып калган кебек, шып туктады.

– Йә, булды! Җыен! Чык, тоткын! – дип, купе ишеген ачып әмер бирде өлкән назир Әбүталипка. – Тоткарлама! Чык! Йокы бастымы? Әнә саф һава сула!

Әбүталип аңа каршы әкрен генә урыныннан кузгалды һәм, назирга якын ук килеп, салкын тавыш белән:

– Мин әзер. Кая барырга? – диде.

– Әзер икәнсең, ул чакта атлавыңны бел! Ә кая барырга икәнен конвой күрсәтер. – Назир Әбүталипны коридорга уздырды, әмма шунда ук аны туктатты, гаҗәпләнеп һәм җене чыгып җикерде:

– Кая киттең? Ә синең юл капчыгың каламыни? Нишләп алмадың? Әллә аны мин күтәрешер дип көтәсеңме? Бар, хәзер үк сәләмәләреңне җыеп чыккан бул!

Әбүталип купега борылып керде, зиһене таралганлыктан онытып калдырган юл капчыгын теләмичә генә кулына алды һәм, янә коридорга чыккач та, вагон буйлап ашыгып, борчулы кыяфәттә килүче җирле ике погонлы белән бәрелешә язды.

– Тукта! – Әбүталипны назир стенага кысрыклады. – Уздырып җибәр! Күзең чыкканмы әллә, иптәшләр каршы алырга килгән.

Вагоннан тышка атлаганда, Әбүталип теге ике адәмнең Тансыкбаев купесына шакыганнарын ишетте.

– Иптәш Тансыкбаев! – Дулкынлану аларның тавышларына да чыккан иде. – Килеп җитүегез белән! Без инде сезне көтеп арыдык! Зар-интизар булдык! Ә бездә бүген кар ява! Гафу итегез! Танышырга мөмкинме, иптәш майор!

Кораллы конвой, – өчесе дә колакчын бүрек кигән, өсләрендә солдат формасы, – тоткынны, юллар аша алып чыгып, ябык машинага хәтле озатырга дип, аста көтеп торалар иде.

– Йә, төш! Нәрсә терәлеп каттың? – дип, конвойчыларның берсе ашыктыра башлады. Назир озатуында, Әбүталип дәшмичә генә баскыч буйлап аска атлады. Җил белән котырып буран уйный иде, йөзгә кисәк кенә салкын һава килеп бәрелде. Баскычның тимер тоткалары кулны куырып алды. Таныш түгел станциядәге юл утлары белән генә яктыртылган караңгылыктан һәм кар белән капланып килүче рельсларның чәбәләнүеннән башлар әйләнеп китте. Моңа манёвр локомотивларының төрле яктан хәтәр-куркытып сызгыртуы да килеп кушылды.

– Туксан җиденче санлы тоткынны тапшырам! – дип, өлкән назир конвойга хәбәр салды.

– Туксан җиденче санлы тоткынны кабул итеп алам! – Өлкән конвойчының җавабы кайтаваз булып яңгырады.

Әбүталип белән саубуллашканда, өлкән назир:

– Булды! Кая кушалар, шунда атла! – диде. Аннары ни өчендер өстәп куйды: – Ә анда машинага утыртырлар да алып китәрләр...

Бәреп яуган кар-бураннан йөзләрен каплап баралар иде. Әбүталип, җилкәсендәге юл капчыгына ышыкланды да, чамалап кына рельслар һәм шпаллар аша атлап чыга-чыга, конвой астында алдагы паровозларга таба юл тотты... Әле тегендә, әле монда төнге сменадагы локомотивлар сигнал биреп кычкыртуын дәвам итте.

Тансыкбаевны миһманханәгә алып китәргә килгән Ырынбур коллегалары, көтелгән кунакны каршылауны билгеләргә дип, аның җылы купесында бераз тоткарланырга карар кылдылар. Танышу хөрмәтенә, шайтан суын шунда, купеда ук, кабымлык белән йотып куярга, дигән тәкъдим дә керде: кич җитте бит инде, эш сәгате бетте. Кем риза булмасын. Сүз барышында Тансыкбаев йомгакның уңайга таба тәгәрәвен әйтергә булды: күзгә-күз очраштыруның уңышлы барып чыгасына ышаныч зур, диде, шуның өчен алар Алматыдан хәтле килделәр дә бит инде.

Коллегалар бик тиз аңлаштылар, тик, җанлы сөйләшү кызып киткәндә генә, кинәт тыштан ярсып кычкырган авазлар һәм вагон коридоры буйлап чабышкан итекләр тавышы ишетелде. Купега конвойчы белән өлкән назир ыргылып керде. Конвойчы канга баткан. Авызы-бите кыргый төскә кереп чалшайган. Тансыкбаевка честь биреп кычкырды:

– Туксан җиденче санлы тоткын һәлак булды!

– Ничек инде һәлак булды? – Тансыкбаев, үз-үзен белештермичә, сикереп торды. – Һәлак булды – бу нәрсә дигән сүз?

– Паровоз астына ташланды! – дип ачыклык кертте өлкән назир.

– Ташланды – ул ни дигән сүз? Ничек инде ташланды?! – Тансык­баев, шашынып, якасыннан эләктереп, назирны селкеде.

– Без юлларга килеп җиткәч, уңнан да, сулдан да манёвр поездлары кузгалды, – дип бутала-бутала аңлатырга кереште конвойчы. – Шунда ук составны кузгатып йөртә башладылар. Тегендә-монда... Ну, без көтеп торырга тукталдык... Шул чакта тоткын кинәт, юл капчыгы белән кизәнеп, башыма китереп орды, ә үзе туп-туры узып баручы паровоз юлына, тәгәрмәчләр астына ташланды...

Барысы да хәлнең көтелмәгәнлегеннән югалып, тынып калган иде. Тансыкбаев, бәрелә-сугыла, чыгарга җыена башлады.

– Нәгъләт, кулдан ычкынды бит, кабахәт! – дип, калтыранган тавыш белән сүгенде ул. – Бөтен эшне бозды! Барып чыкмады, ә! Котылды бит, китте! – Барысыннан өметен өзеп, кулын селтәде дә үзенә, тутырып, бер стакан аракы салды.

Аның Ырынбурдагы коллегалары шулай да конвойчыны, килеп ­чыккан хәл өчен бөтен җаваплылык синең өстә, дип кисәтергә онытмадылар...

1991

 

Мөдәррис ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе