Логотип Казан Утлары
Роман

«БЕР КӨН – БЕР ГОМЕР»

Романга повесть тәкъдим итәм. Бу ни соң – яңа жанрмы? Билгеле, мондый жанр була алмый. Шулай да тормышта төрле хәлләр очраштырып торуын искә алсаң, язганымның «Бер көн – бер гомер» дигән романга өстәлгән повесть икәнлеге аңлашылыр. Хәер, ул өстәлгән дә түгел, ә баштагы варианттан төшеп калган өзек кенә; идеологик басым чорында, барысын күреп-белеп торган цензорлар һәм «өстәгеләр» фикере әсәр язмышын административ тәртиптә хәл иткән заманнарда бу текстның ничек, ни өчен «кыскартылуы» турында сөйләп тормыйм. Китабың чыксын дисәң, көчле давыл вакытында, укучы ярларына таба кузгалган корабка артык йөк төямәс өчен, ни барына шөкер итәргә туры килә иде.

«Җырланып бетмәгән җыр»ны очлап бетерү бик сирәк очракта насыйп була. Әмма бу юлы нәкъ шундый мөмкинлек туды. Мин менә иске «яңа» романымның әлеге өлешен укучыма тәкъдим итәм. Әйтергә кирәк, әлеге бәянда Чыңгызхан турында күчмә халыкларның телдән-телгә йөргән бер риваяте, – чынбарлыкка дәгъва итмәсә дә, тарихи хәтерне яңарта торган миф файдаланылды.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 Автордан

Бу якларда поездлар кояш чыгышыннан кояш батышына һәм кояш батышыннан кояш чыгышына таба йөри иде...

Салкын Сарүзәк киңлекләреннән җилләр бертуктаусыз күтәреп торган ак томанны аралап баручы поездларның машинистларына кар-буранлы ул февраль төннәрендә, даладагы кар көртләре арасыннан кечкенә Буранлы станциясен күрмичә узып китмәс өчен, шактый нык тир түгәргә туры килә. Күбекләнеп торган җил-давыл белән уралган поездлар, тынычсыз йокы вакытында сискәнә-сискәнә күргән төш сыман, караңгылык эченнән килеп чыгалар да алдагы төн карасына таба тәгәрәүләрен беләләр...

Мондый төннәрдә дөнья яңадан яратылган сыман; сулышлары капкан Сарүзәк далалары исә, дөм караңгылык белән көрәшкән яктылыкка башларын күтәреп карау белән, янә ак давылга әйләнеп калучы дәрьяны хәтерләтә...

Менә шул бөек бушлык уртасында һәр төнне, таңга кадәр сүнмичә, кечкенә станциянең бер кечкенә тәрәзәсе яктырып тора – әйтерсең лә анда, шул тәрәзәчек артында, ниндидер җан иясе ачыргаланып бәргәләнә, әйтерсең лә анда, үз-үзенә урын таба алмыйча, кемдер рәхимсез чир белән көрәшә яки аяусыз йокысызлыктан интегә. Ул станция янында гына Әбүталип Котлыбаев гаиләсе яшәгән барак тәрәзәсе иде. Әйе, алар – хатыны белән балалары – төнгелеккә дә ут сүндерми аны көтәләр, ә Зарифа төн уртасында лампа филтәсенең янган өлешен берничә мәртәбә кискәләп ала. Яңадан дөрләп киткән ут яктысында, теләсә-теләмәсә дә, пар эт балалары кебек йоклап яткан улларына – кара чәчле ике ташбашка – моңаеп карап тора. Салкыннан аның эчке күлмәк кенә кигән тәне калтырый, күшеккән кулларын күкрәк турысына кушырып, бер төенгә йомгакланып, ул аларга янә бер күз ташлый да коты алына: төшләренә аталары керер дә, алар, кулларын җәеп, елый-елый, көлә-көлә, узыша-узыша, бөтен көчләренә аңа таба йөгерерләр, әмма барыбер ул күздән югалганчы барып җитә алмаслар да күз яшьләренә манчылып уянырлар дип куркуга төшә... Кара-каршы килүче составларны үткәреп җибәрә торган бу кечкенә станциядә ярты гына минутка булса да туктап ала торган теләсә кайсы узгынчы поезддан аталарын өндә дә көтә бит алар. Тормозларын шыгырдатып поезд туктау белән, малайлар, аңа ташланырга әзер торган кебек, тәрәзә буеннан нечкә муеннарын сузалар. Әмма көннәр дә, поездлар да уза тора, аталары һаман күренми, аның турында ник бер хәбәр ишетелсен, әйтерсең лә ул таулардан кинәт ишелеп төшкән галәмәт зур кар көрте астында калган, аның белән кайчан, кайда ни булганын һичкем белми иде.

Ул төннәрдә тагын бер тәрәзәдә – тик ул кара тимердән коелган нык рәшәткә белән капланган һәм Җирнең икенче читендә урнашкан Алматы тикшерү изоляторының ярымподвалыннан мәхбүс күзләре белән карап тора – шулай ук таңга кадәр ут сүнми. Менә инде бер ай булгандыр, Әбүталип Котлыбаев түшәмдәге тәүлекләр буена сукырайтып янган көчле «Ильич лампасы»ннан интегә. Ул аңа күктән төшкән ләгънәт иде булса кирәк. Кая барырга белмичә, бораулап, ит пычагы кебек тураклап торучы электр яктысыннан сызлый башлаган күзләрен ничек сакларга икән дип, бер мизгелгә булса да онытылып, ни сәбәпле монда китереп ябулары турында уйлаудан туктап һәм аңардан ни-нәрсә таләп итүләрен белергә теләвен басып торыр өчен, хәсрәтле башын коткару әмәлен таба алмый ул. Төн җиткәч, күлмәге белән шул кайгылы башын каплап, мәче косыгы төсенә буялган стенага таба борылуы гына була, ишек күзеннән карап торучы назир-надзиратель шунда ук камерага ыргылып керә, аны тар сәкедән бәреп төшерә дә типкәләргә керешә: «Стенага борылып ятма, адәм актыгы, кабахәт! Башыңны каплама, хәшәрәт! Власов ялчысы, бәдбәхет!» Үзенең власовчы түгеллеген әйтеп, ул күпме генә тәкрарласа да, моңа һичберсенең исе китми.

Шуннан соң Әбүталип, рәхимсез электр утына йөзен яңадан куеп, ялкынсынган, сызлаган күзләрен учлары белән каплап, гомумән, күзләре генә түгел, баш миенең дә тереклек итүдән тукталуына, һичбер яктылык төшми торган, кабердәге сыман караңгылыкта калуына сусап-изаланып ята. Менә шул көн җитсә, инде ичмасам, бер назирның, бер тикшерүченең дә аны түзә алмаслык җәза – ут яктысы белән, йокыдан мәхрүм итү һәм кыйнаулар белән газапларга хәленнән килмәс иде.

Назирлар чиратлашып алышына тора, әмма барысы да, бериш булып, каты бәгырьле иделәр – аларның берсе дә мәрхәмәт күрсәтмәде, тоткынның стенага борылып басуын яки ятуын күрмәмешкә салышмады, киресенчә, шуны көтеп кенә торалар һәм һәркайсы, ярсып, сүгенә-сүгенә кыйнарга керешә иде. Әбүталип Котлыбаев төрмә назирының вазифасы һәм бурычлары нидән гыйбарәт икәнлеген чамаласа да, кайчак, өметсезлектән ачыргаланып, үзеннән үзе сорый: «Нишләп мондый соң алар? Карап торуга, адәм балалары кебек бит. Шулкадәр явызлыкны үзеңдә ничек асрап йөртергә мөмкин?! Минем аларның берсенә дә һичнинди зыяным тигәне юк лабаса. Моңарчы алар мине белмиләр иде, мин – аларны, әмма кан үче алган сыман кыйныйлар, мыскыл итәләр. Нигә шулай? Кайдан килә икән мондый бәндәләр? Ничек шундый булып җитешәләр алар? Ни өчен мине газаплыйлар? Ничекләр түзәргә, ничек акылдан язмаска да ничек башыңны стенага бәреп ярмаска?! Бүтән котылу юлы юк ич».

Бер тапкыр ул барыбер түзмәде. Әйтерсең лә эчендә ак яшен камчысы шартлап алды. Үзен типкәләргә керешкән назирга ничек барып ябышканын аңламый да калды. Алар, ярсып йолкыша-сугыша, идән буйлап тәгәрәделәр. «Мин сине фронтта күптән инде тилергән эт кебек атып үтергән булыр идем!» – дип, назир гимнастёркасының якасын шытырдатып умыра-умыра, катып калган бармаклары белән аның бугазын кысып ыжылдады Әбүталип. Әгәр коридордан тагын ике сакчы кереп өлгермәсә, моның ни белән бетәсе билгесез иде.

Әбүталип икенче көнне генә үз аңына кайтты. Иң элек бөтен тәне авыртуын тойды, аннары томан арасыннан түшәмдәге мәңге сүнми торган лампа уты бәреп чыкты. Ниһаять, өстендә нидер сихерләп маташучы фельдшерга күзе төште.

– Ят, миленький, син инде хәзер теге дөньяга китә алмыйсың, – дип, аның яраланган маңгаена бинт кисәкләре куя-куя, әкрен генә эндәште фельдшер. – Әйдә, бүтән болай җүләрләнмә. Сине әле дә, сакчыларга һөҗүм иткәнең өчен, сытып, эт урынына чыгарып ташлый алган булырлар иде, һәм синең өчен һичкем җавап бирмәс иде. Тансыкбаевка рәхмәт укы, – аңа синең үләксәң түгел, ә үзең кирәк, тере килеш. Аңладыңмы?

Әбүталип эндәшмәде. Алга таба ни булачак, язмышы кайсы якка борылыр – бу мизгелләрдә аңа барыбер иде. Күңеленең – газаплануны, хәтта тәненең авыртуны тою сәләте дә тиз генә кайтмады.

Ул көннәрдә вакыт-вакыт аның аңы томаланып алгалады, хәер, чынбарлыкны аермыйча, ярымөндә, ярымтөштә яшәү аны саклаучы, коткаручы бер халәт булгандыр әле. Шундый мәлләрдә Әбүталип үзенә юнәлтелгән уттан да качарга, котылырга теләмәде, киресенчә, аны акылдан шаштыручы, котылгысыз җәзага дучар иткән яктылыкка таба омтылды, аңа, берөзлексез сукырайтып торучы утның көчен җиңәр өчен, үзен ирексезләп, әлеге авырту, ярсыту чыганагына якыная-якыная да җисемен тоймыйча эреп югаладыр һәм төпсез бушлыкта очып йөридер кебек тоела иде.

Ләкин шул чакта да изаланып беткән аңындагы үткәндә калганнар белән бәйләп торучы бер ефәк җеп өзелми, аны йөрәгеннән суырып тарта, аз гына вакытка да ычкындырып тормый... Ул – иксез-чиксез сагыш, гаиләсе, балалары өчен туктаусыз курку иде.

Сарүзәктә калганнар турында уйлап, түзә алмаслык газап эчендә янган Әбүталип үз-үзен хөкем итәргә, гаебен аңларга, ни өчен чынлап та җәзаларга тиешләр дигән сорауга җавап табарга тырышты. Ләкин җавап таба алмады. Чолганышта калырга туры килгән башка меңнәр кебек үк, әсирлеккә төшкәне, немец тоткынлыгында булуы өчен дисәң генә инде. Тик, шул иске җәрәхәтне кузгатып, күпме интектерергә була? Сугыш инде артта калды. Барысы өчен дә артыгы белән түләнгән – кан белән дә, лагерьлар белән дә. Сугышта булганнарның күбесенә кабергә кереп ятар вакыт җитеп килә, ә чиксез хакимияткә ия зат әле һаман аларны эзәрлекли, һаман тынычлыкта калдырмый. Бу хәлләрне ничек аңлыйсы? Җавап таба алмагач, Әбүталип, үзе белән аянычлы аңлашылмаучылык кына килеп чыккандыр, бүген булмаса иртәгә шул ачыкланыр, дигән өмет белән яши, әгәр шулай булып чыкса, Әбүталип Котлыбаев шунда ук бөтен-бөтен үпкәләрен онытыр иде; тизрәк азат итсеннәр дә тизрәк өйгә җибәрсеннәр генә, ул анда, Сарүзәктә, Буранлы станциясендә, әтиләрен көтеп арыган балакайлары Эрмек белән Даул, карлы далада сабыйларын яралы канаты астында, ярсып типкән йөрәгенә кысып саклаучы, күз яшьләре һәм иксез-чиксез ялварулары белән язмышны үзләренең гөнаһсыз икәнлегенә ышандырырга тырышучы, иренә котылу насыйп булсын өчен, Алладан мәрхәмәт сораучы хатыны Зарифа янына йөгереп, юк, очыплар кайтыр иде.

Хәсрәтеннән үкереп еламас өчен, акылыннан тәмам язмас өчен, тынычлык эзләп, Әбүталип үзен үзе алдамакчы була: менә ул хыялга бирелә – бер гаебен дә раслый алмаулары аркасында, акланып, кинәт өенә кайтып керүен күз алдына китерә. Имештер, ул, юл уңае туры килеп, өенә кадәр утыртып кайткан товар вагонының баскычыннан сикереп төшә дә өенә йөгерә. Имеш, хатыны белән балалары аңа каршы чабалар... Әмма мондый минутлар тиз уза, һәм ул, махмырдан соң айнып киткән кебек, кабат күңел төшенкелегенә бирелә, шул чакта аңа, үзе язып алган «Сарүзәктә җәзалап үтерү» риваятендәгедәй, бер гөнаһсызга асып җаны кыелган ата-ананың газапланулары, аларның яңа туган сабый белән бәхилләшүләре мәңге дәвам итә торган, хәзер инде аның үзенә дә кагылучы хәл булып тоела. Ул да аерылу җәзасына дучар ителде ләбаса. Ә бит балаларны ата-анадан бары тик үлем генә аерып алырга мөмкин, бүтән һичкемнең моңа хакы юк...

Әбүталип шундый сагышлы минутларда, үз-үзеннән оялып, әкрен генә елый, нык яңакларын ташка сибәләп яуган яңгыр сыман чылатып аккан күз яшьләрен ничек тыярга белми. Хәтта сугышта да ул болай ук газап чикмәгән иде бит, ул чакта, «кайгым юк буранда, атым юк урамда» дигәндәй, үзалдына гамьсез генә яши төсле иде, ә хәзер, бер карасаң, гап-гади күренештә – балаларда – тормышның иң бөек мәгънәсе тупланган, һәм һәрбер очракта, һәркем өчен нәсел дәвамы булудан да зуррак бәхет юклыгына, шуңардан мәхрүм калу исә фаҗига икәнлегенә инана бара... Инде ул югалтыр алдыннан фани дөньяның никадәр мәгънәгә ия булып алдыңа килеп басуына, иң соңгы сәгатьтә, йөрәкне талаган ут балкышыннан котылып, мәңгелек караңгылыкка кереп чумар алдыннан, бөтен тормышына йомгак ясар вакыт килеп җиткәненә ышанды. Әйе, яшәүнең төп йомгагы балалар икән. Ихтимал, табигатьтә ул шулай корылгандыр да – ата-ананың тормышы үзләренең дәвамын үстерүгә сарыф ителә. Ата-анадан балаларын аерып алу – җинаять, кешене бу дөньядагы төп бурычын үтәү мөмкинлегеннән мәхрүм итү, аның тормышын буш башакка әйләндереп калдыру дигән сүз. Менә шулай аңы ачылган чакларда, кайчан да бер мөмкин булыр кебек тоелган күрешү мәлләрен ап-ачык диярлек күз алдына китергәч, күңелең нечкәреп, төшенкелеккә бирелми калуың бик кыен шул; өметенең тормышка ашмасын Әбүталип, әлбәттә, аңлый һәм шуңа күрә чарасызлык корбанына әверелә иде. Көн узган саен, сагыш аның күңелен тирәнрәк били, аяусызрак кимерә барды һәм, ихтыяр көчен суырып, тәмам хәлсезләндерде. Өметсезлек текә тау битендәге юеш кар сыман, аның менә һич тә көтмәгәндә ишелеп төшүе якынлаша сыман иде...

МГБ (Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы) тикшерүчесе Тансыкбаевка шул гына кирәк тә: ул, нәкъ менә эзлекле һәм максатчан рәвештә, мәкерле ниятенең барып чыгуына омтылды – элеккеге хәрби әсир Әбүталип Котлыбаевның, Югославия һәм Англия разведкалары белән бәйләнештә булып, Казакъстанның ераграк төбәкләрендәге җирле халык арасында корткычлык фикерләрен таратуы турында, иблис кебек, үзе уйлап чыгарганнан соң, өстәге башлыкларының хуплавына таянып, «үрә башлаган» бик хәтәр «эш» иде бу. Аның гомуми кысасы бик гади, Тансыкбаевның чиктән тыш сәяси уяулыгын һәм хакимияткә хезмәт итәргә ашкынып торуын расларга тиешле үрмәкүч тозагы корып куелды инде. Әбүталип – менә дигән корбан. Билгеле, алда әле кайбер нечкәлекләрне ачыклау, бәяләү – үзенә күрә тикшерү эше тора, тик моңарчы Котлыбаевның җинаятен үзе тулысынча тануы кирәк. Әлеге «эш» Тансыкбаев өчен аның тормышындагы зур уңыш булса, Әбүталип Котлыбаевны ул өметсезлек чоңгылына батырырга көтеп тора иде, чөнки мондый капкыннан котылу юлы юк. Бу – тулысынча алдан хәл итеп куелган очрак, мондый гаепләүне тагу ул заманда үзе үк инде җинаятьне берсүзсез исбатлау дип санала иде.

Шуңа күрә Тансыкбаевка әлеге мәкерле эше ничек барып чыгар дип борчылмаска да була. Ул кышны, ниһаять, кем әйтмешли, аның кар ера-ера карьерага бару сукмагы алдан ук көрәп куелган иде. Хезмәтендә вак кына хата китү аркасында, ул берничә елга майор дәрәҗәсендә тоткарланып калды. Ә хәзер, күрәсезме, көтелмәгәндә яңа мөмкинлек ачылырга тора. Үзәктән читтә Әбүталип Котлыбаев эшенә охшаган нәрсәдер табуы бер дә еш була торган хәл түгел. Менә бит, уңса да уңар икән майор!

Әйе, 1953 елның карлы-буранлы февраль көннәрендә дөнья барышы Тансыкбаевка мәрхәмәт күрсәтте: әйтергә мөмкин, ил тарихы аның мәнфәгатьләренә хезмәт итәр өчен генә яшәгән кебек иде. Аңлаудан бигрәк, сиземләү аша, ул бу тарихта үз хезмәтенең әһәмиятен беренче дәрәҗәле итеп куеп, гел генә көчәйтеп торучы, шуның белән аның үзен дә торган саен ныграк күтәрә баручы изге көчне тойды, шуңа күрә яңа «эш»кә тагын да дәртләнебрәк алынды һәм чиксез рух күтәренкелеге кичерде. Хәзер көзгегә караса да, ул гаҗәпкә кала – аның керфек какмый торган лачын күзләре күптән болай яшь булып балкымыйлар иде бит. Менә ул иңнәрен турайтып, канәгать төс белән, борын астыннан гына саф русча җырлап җибәрә: «Мы рождены, чтоб сказку сделать былью...» Аның ни-нәрсәгә өметләнеп яши башлаганын белеп-хуплап торучы хатыны шулай ук кәефле генә күренә һәм, җае чыккан саен: «Ярар, тиздән без дә үзебезгә тиешлене алырбыз әле», – дип куйгалый иде. Өлкән класста укучы уллары, комсомол активисты, ул да, кайвакыт атасын тыңламаган чаклары булса да, мондый форсатны күргәч, чын күңелдән сораша, әледән-әле: «Әти, подполковник йолдызлары белән котлыйсы көн еракмы әле?» – дип, атасының күңелен күреп тора. Тансыкбаевка турыдан-туры кагылмаса да, мондый ашкынуның үз сәбәпләре бар иде...

Эш шунда ки, чагыштырмача күптән түгел, ярты еллап кына элегрәк булыр, Алматыда ябык процесс уздырдылар: хәрби трибунал казакъ буржуаз милләтчеләренең бер төркемен хөкемгә тартты. Хезмәт халкының бу явыз дошманнары аяусыз рәвештә һәм мәңгелеккә юк ителде.

Икесе, казакъ телендә язган, яңа чынбарлыкны инкяр итеп, каһәр суккан патриархаль-феодаль үткәннәрне идеаллаштырган фәнни хезмәтләре өчен иң югары җәзага – атып үтерелүгә лаек дип табылды, Фәннәр академиясенә караган Тел һәм әдәбият институтының ике хезмәткәре егерме бишәр ел каторга алды... Калганнары, дөрес, унар ел белән генә котылды... Шулай да иң мөһиме: әлеге процесс белән бәйләп, буржуаз милләтчеләрне фаш итүдә һәм аларның тамырларын рәхимсез рәвештә куптарып ташлауда турыдан-туры катнашкан махсус хезмәткәрләргә үзәктән зур дәүләт бүләкләре кайтты. Ул бүләкләрне яшереп кенә бирделәр-бирүен, әмма, аңа карап, бәяләре кимемәде. Кушылганны үрнәк төстә үтәгән өчен, погоннарга вакытыннан алда йолдызлар тагу, орденнар һәм медальләр өләшү, зур акчалар белән бүләкләү, боерык белән рәхмәт белдерү һәм башкача игътибар күрсәтү органнарда хезмәт итүчеләрнең тормышын бик бизәде, минсиңайтим! Аеруча тырышлык күрсәткәннәргә яңа фатир ачкычларын бирү дә бик ярап куйды. Боларның һәммәсе аларның тавышын көрәйтте, аяк асларындагы туфракны ныгытты, итек үкчәләре дә ышанычлырак шакылдый башлады.

Тансыкбаев, үзе әлеге дәрәҗәләргә ирешкән һәм бүләк алганнар төркеменә кермәсә дә, хезмәттәшләренең тантана итүендә актив катнашты. Һәр кичне диярлек хатыны Айкумис белән алар чираттагы яңа дәрәҗә, орден, фатир алуларны «юу» мәҗлесенә юл тоттылар. Бәйрәм табыннары Яңа ел алдыннан ук бер-бер артлы башланып китеп, бик матур, онытылмаслык булып уза иде. Салкын, начар яктыртылган Алматы урамнарыннан, өшеп, җиңелчә калтыранып кергән кунаклар, әнә бусагадан узуга ук, яңа фатирларында көтеп торган хуҗаларның якты чыраен күреп, күңел җылысын тоеп кинәнәләр. Ишек төбендә каршылаучы йөзләрнең, күзләрнең шулкадәр җанлануын, бер горурлык хисе белән ничек балкуын күрсәгез иде! Чыннан да, болар сайлап алынган, бәхет тәмен яңабаштан татучы бу кемсәләрнең күңел һәм корсак бәйрәме булып чыкты. Ул чакта, әле сугыш елларының күптән түгелге хәерчелеге һәм ачлыгы онытылып җитмәгәндә, илнең моның кебек читтәге төбәкләрендә яңа, нәзакәтле уңайлыклардан, канәгатьлек хисеннән башлар әйләнерлек иде. Биредә, провинциядә, кыйммәтле конь­яклар, бәллүр кандилләр һәм затлы савыт-саба әле яңа гына модага кереп бара. Түшәмнәрдән трофей люстраларның күзне һәм җанны иркәләүче көмеш яктысы сирпелә, яңа явып киткән кар кебек ап-ак эскәтер ябылган өстәлләрдә немецтан алып кайтылган сервизлар җем-җем итә, боларның барысы да кәефне күтәрергә, хуҗаларга тирән хөрмәт күрсәтергә этәрә, һәм бу халәт килгән кунакларның да күңелен биләп ала: әйтерсең лә тормышның иң югары мәгънәсе шул люстраларда, сервизларда гына, әйтерсең лә дөньяда игътибарга лаеклы бүтән берни дә була алмый.

Ишекне ачу белән, аш пешерү бүлмәсеннән таныш исләр килеп бәрелә, анда, башка ризыклар белән бергә, иң кирәкле, иң затлы тәгам – бабайларның күчмә тормышыннан килүче, яңа диварларда да еракта калган дала хуш исләрен хикмәтле рәвештә аңкытып торучы, йомшак, яшь ат ите пешә. Җыелганнарның барысы да, уртак аш табынының тәмен алдан сизеп, селәгәйләрен агыза һәм урындыкларга әдәп­ле генә утырыша башлый. Шул ук вакытта табынның мәгънәсе ашауда гына түгел икәнлеге аңлашыла, чөнки, туйгач та, кеше, эченнән генә, өстәл янындагы сүзләрдән – котлаулар һәм изге теләкләр әйтешүдән бигрәк, алдындагы ризыкның күплегеннән, муллыгыннан газаплана башлый, ә бит бу йолада бетмәс-төкәнмәс татлы хыялларның тормышка ашуына сөенеч йомарланып ята, һәм шушы хикмәтле хис тирә-­юнеңдәге бар нәрсәне сыйдыра, үзенә сеңдерә бара. Хәтта көнчелек тә, вакытлыча гына, көнчелек үк түгел, ә кече күңеллелеккә, үзара дустанә мөнәсәбәткә охшап ала, икейөзлелек исә кыска вакытка гына булса да риясызлык­ка әверелә кебек. Катнашучылардан һәркайсы, гаҗәеп рәвештә яхшы якка үзгәреп, башкалар белән, үз ихтыярларыннан тыш, игълан ителмәгән ярышка кушыла да мөмкин кадәр акыллырак, ә иң мөһиме – матуррак итеп сөйләргә тырыша. Аһ, бу һич кабатланмас, үзенчә мавыктыргыч бер тамаша иде! Табын хуҗасы, драма театрында тәхеткә менүче корольне уйнаган артист сыман, шулкадәр кукыраеп утыра, аннары, бәлки, үз гомерендә беренче тапкырдыр, шулкадәр тәэсирле итеп нотык сөйләргә алына.

– Асыл достар! (Кадерле дуслар!) – дип башлый подполковник, шул ук вакытта, үзенә тулы, җитди игътибар таләп иткән кебек, өстәл тирәли утырганнарны мәһабәт карашы белән капшап чыга. – Үзегез түсенесиздер (төшенәсездер), бүген минем йөрәгем мөлдерәмә – бәхетем диңгез кебек тулышкан. Түсенесиздер. Минем дә бер сүз әйтәсем килә. Бүген минем сәгатем сукты, һәм минем сүз әйтәсем килә... – Подполковник тиешенчә каралмаган көзге юлдан баручы иске машина кебек батып калырга чамалый, әмма сер бирми, барыбер сүзен дәвам итә. – Түсенесиздер. Мин һәрвакыт имансыз булдым. Комсомолда үстем. Мин – какшамас большевик. Түсенесиздер. Һәм шуның белән бик горурланам. Алла – минем өчен буш урын. Алланың юклыгы һәркемгә, һәр совет мәктәп баласына билгеле. Ләкин минем бөтенләй башка нәрсә турында әйтәсем килә, түсенесиздер, дөньяда Алла бар бит ул! Бер генә минутка сабыр итегез, мыек астыннан көлемсерәргә ашыкмагыз, кадерлеләрем... Кара син аларны! Мине сүземдә тоттык, дип уйлыйсыз бугай. Юк, бер тамчы да ялгышмадым! Түсенесиздер. Мин инкыйлабка кадәр эшче халыкны изеп яшәүчеләр уйлап чыгарган Алланы күздә тотмыйм. Безнең Алла, – гәзитләрдә язылганча, үз ихтыяры белән Җир шарында тулы бер дәверне башлап, адым-адым тормышка ашыра торган һәм безне җиңүләрдән җиңүләргә, коммунизмның дөньякүләм тантанасына алып баручы хакимият иясе; ул даһи жолбасшыбыз, – түсенесиздер, – кәрван башлыгы иң алдагы дөянең нуктасын тоткан кебек, дәвер өзәңгесен нык кулларына алган, – ул безнең Иосиф Виссарионович! Һәм без аның артыннан ияргәнбез, кәрванны ул ияртеп бара, ә без аның артыннан – бер үк сукмактан. Һәм бездән аермалы уйлаучы яки безнеке булмаган идеяләрне күңелендә йөрткән берәү дә безгә тимер Дзержинский васыять итеп калдырган, аяусыз җәзага тартучы чекист кылычыннан качып котыла алмаячак. Түсенесиздер. Дошманнарга без соң чиккәчә көрәш игълан иттек. Аларның нәселе, гаиләсе һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләр, пролетариат эше хакына, түсенесиздер, көз көне бер күчкә җыеп утта яндырылган сары яфраклар төсле юк ителәләр. Чөнки идеология бер генә була. Түсенесиздер, бүтән бернинди идеология була алмый. Менә без сезнең белән җирне идеологик дошманнардан – буржуаз милләтчеләрдән һәм шуның ише башка чүп-чардан арындырабыз, түсенесиздер, дошман кайда гына яшеренсә дә, кем булып кына кыланса да, аңа бернинди шәфкать күрсәтү юк. Һәркайда сыйнфый дошманны фаш итәргә, дошман агентурасын ачыкларга, түсенесиздер, иптәш Сталин өйрәткәнчә, дошманны кыйнарга, халыкларның рухын ныгытырга – менә безнең девиз. Бүген, минем хезмәтемне югары бәяләгәндә, вакыты җиткәнче үк яңа дәрәҗә бирү турында боерык укылган чакта, мин алга таба да, һичкая тайпылмыйча, Сталин сызыгыннан барырга, түсенесиздер, дошманны эзләргә, табарга һәм аның җинаятьчел ниятләрен ачарга ант итәм. Түсенесиздер, төп милләтчеләрне без инде коралсызландырдык, әмма институтларда һәм редакцияләрдә аларга теләктәшлек итүчеләр посып калды әле. Ләкин бер дошман да бездән беркая китә алмас, һәм аларга һичнинди рәхим-шәфкать булмаячак. Ничектер, сорау алу вакытында миңа бер милләтче әйтә, түсенесиздер, барыбер, ди, сезнең тарих тар тыкрыкка – тупикка керәчәк, һәм сезгә, мөртәтләргә, иблис ялчыларына, ләгънәт төшәчәк, ди. Түсенесиздер?!

– Андыйларны шул урында ук атып үтерәсе иде! – дип, түзмичә, сүз кыстырды Тансыкбаев һәм хәтта, ярсып, урыныннан ук тора башлады.

– Дөрес, майор, мин дә шулай эшләгән булыр идем, – дип, аны хуп­лаган булды подполковник, – тик әле ул тикшерү эшләре өчен кирәк иде, һәм мин аңа әйттем, түсенесиздер: без тар тыкрыкка кергәнче, син, бәдбәхет, күптән инде бу дөньяда булмассың! Эт өрә, ә Сталин кәрваны алга бара...

Барысы берьюлы шаркылдап көлеп җибәрделәр, теге, тузан бөртегедәй вак милләтчене урынына утырткан зирәк җавапны хуплап, кул чәбәкләделәр, әзер бокалларын сузып, барысы бергә урыннарыннан купты. Бер тын алдылар да: «Сталин өчен!» – дип, һәммәсе дә, әйтелгән сүзләрнең хаклыгын һәм аларга тугрылыклы булуларын раслагандай, бушаган бокалларын бер-берсенә күрсәтеп, дәррәү эчеп куйдылар. Аннары да бу фикерне дәвам итүче тагын күп тостлар әйтелде. Һәм бу сүзләр, яңадан туып, ишәя-ишәя көч алган, агулы һәм күп булуларын тойганлыктан усаллана барган, үзләренә яшертен ачу һәм ярсу туплап, тузгыган кыргый шөпшә күчедәй, монда җыелган кешеләрнең баш очында әле озак әйләнделәр

Тансыкбаевның күңелендә исә, үзенең фикерләрен кузгатып, аның тәвәккәллеген ныгытып, кайнар дулкыннар бәргәләнә иде, һәм бу – әлегедәй сөйләнүләр аның өчен яңа булганлыктан түгел, һич юк, киресенчә, аның бөтен гомере, шулай ук күпсанлы хезмәттәшләренең яшәү рәвеше, аларның күзаллавын чолгап алган җәмгыять тормышы көнмә-көн нәкъ шул берөзлексез камчылап тору, «сыйнфый» дип аталган һәм шунлыктан бөтен яктан тулысынча аклана торган ярсулы көрәш мохитендә кайный бит... Ләкин монда яшерен бер мәсьәлә бар. Көрәшне даими кыздырып торыр өчен, корбаннарның яңадан-яңасы, фаш итүләрнең моңарчы булмаган юнәлешләре кирәк; чөнки күбесе инде чәйнәп төкерелгән: тулы бер халыкларны Себер һәм Урта Азиядәге һәлакәтле сөргенгә озату ише кайбер алымнары балы суыртылган кәрәз кебек бушап калган; шуңа күрә әлеге «оя»лардан яңа уңыш җыеп алу, әйтик, ил читендәге милли төбәкләрне буржуаз-феодаль милләтчелектә җиңел генә гаепләү дә торган саен кыенрак була бара. Ачы тәҗрибә тупланган саен, теге яки бу затка идеологик яктан шик ташлап кечкенә генә яла ягудан да аның үзен харап итүләрен һәм шунда ук якыннарыннан үч алыну ихтималын истә тоткан кешеләр инде хәтәр хаталардан башларын саклыйлар, милләтчелек чагылышы дип талкырга мөмкин булган берни дә сөйләмиләр һәм язмыйлар. Киресенчә, күпләр кирәгеннән артык дәрәҗәдә сак һәм алдын-артын карап эш итә башладылар ки, инде теләсә нинди милли байлыклардан, бөтен кеше ишетерлек-күрерлек итеп, ачыктан-ачык баш тартып, туган телләреннән йөз чөерүгә кадәр барып җиттеләр. Бар, син аны тотып кара, ул бит бары тик Ленин телендә генә сөйләшкәнен һәм уйлаганын адым саен тукып-тәкрарлап тора...

Һәм нәкъ менә шул, вакыйгаларга ярлыланып киткән, яңа яшерен дошманнарны ачыклау буенча көрәшне алга таба үстерү кыенлашкан бу дәвердә майор Тансыкбаевка, очраклы гына булса ни, барыбер бәхет елмайды бит әле. Беркемгә билгесез диярлек кечкенә Буранлы станциясеннән Әбүталип Котлыбаев өстеннән килгән әләк – аның кулына әһәмияте белән әллә ни искитәрлек булмаган, җитди тикшерүдән битәр танышып чыгар өчен генә бирелгән бер мәгълүмат кыйпылчыгы иде югыйсә. Әмма Тансыкбаев үзенә тиешлене казып чыгара алмыймы, ә чыгарганнан соң, кулыннан ычкындырамыни соң! Сиземләве алдамады. Иренмәде Тансыкбаев, урында ачыклыйм әле дигән булып, шул якларга барып кайтты һәм инде менә беренче карашка гади генә күренгән эшнең дә, тиешенчә борып җибәрә белсәң, шактый саллы булып китүе мөмкин икәнлегенә көннән-көн ныграк ышана бара. Һәм, димәк ки, бөтенесе дә кирәгенчә, ягъни ул теләгәнчә барып чыкса, өстәгеләрнең бүләкләре тәгаен аны да әйләнеп узмас. Бу мәлдә әлеге табын янында, шундый зур тантана шаһиты булып, Алла-Хакимияткә бөтен күңеле белән бирелгән һәм шунлыктан өстәлдәге, түшәмдәге бәллүр ялтыравык-юанычлар эчендә ләззәтләнә торган, үзенә яхшы таныш бу кешеләр арасында тиккә генә утырамыни, мондый эшләрнең ничек әвәләнгәнен белмимени ул?! Әмма дә ләкин Алла-Хакимияткә илтүче юл бер генә, ул – йөзләрен битлек астына каплаган дошманнарны ачыклау һәм фаш итүдә, кара тиргә батып, армый-талмый, аңа хезмәт күрсәтү.

Ә дошманнар арасыннан кем әсирлектә булып кайткан, шуларга бигрәк тә уяу шымчылык итәргә кирәк. Алар – маңгайларына пуля җибәрмәүләре белән үк җинаятьчеләр, чолганышта калсалар да, кулларын күтәрмәскә, үләргә һәм шуның белән уңга-сулга тайпылмауны – үлсәң, үл, әмма әсирлеккә төшмә, дип таләп иткән Алла-Хакимияткә чиксез бирелгәнлекне исбатларга тиешләр иде. Кем дә кем әсирлеккә төште, ул – шул ук мизгелдән җинаятьче, һәм моның өчен котылгысыз җәза бирү һәркемгә, бөтен заманнарга, барча буыннарга кисәтү булып хезмәт итәргә тиеш. Юлбашчының – Алла-Хакимиятнең күрсәтмәсе шундый. Тикшерү өчен кулга алынган Котлыбаев исә – нәкъ менә элеккеге хәрби әсирләр сафыннан, шуның өстенә аның эшендә гадәттән тыш мөһим, әле зур хаҗәте чыгасы бер ябышыр нәрсә, бик кирәкле «сөял» беленеп тора; әгәр Котлыбаевтан шул «сөял»не куптарып ала алсаң, әллә ни әһәмиятле факт та булмасын, ди, тик аның, тиешле урынга кагып куелган кечкенә кадак сыман, зур эшне беркетүдә – Сталин хуплавыннан башка гына Югославиянең аерым үсеш юлына дәгъва кылучы Тито – Ранкович ревизионистлар өеренең баштан ук сатлык уй-ниятләрен фаш итүдә кирәге чыгуы бар... Кара син аларны, нәрсә кырмакчы булалар! Әле сугыш кайчан гына бетте, ә алар инде аерылырга маташалар. Барып чыкмас! Сталин бу идеяне, көлгә әйләндереп, җилгә очырыр. Һәм менә шул чакта, бәләкәй генә фактка таянып та, Югославиядәге сатлык ревизионист идеяләренең инде күптән – сугыш елларында ук партизан командирларында туганлыгын һәм Англия махсус коткы тарату хезмәтләренең турыдан-туры йогынтысыннан килеп чыкканлыгын тагын бер мәртәбә исбатлау һич артык булмас иде. Ә Әбүталип Котлыбаев язмаларындагы югослав партизаннарының ничек итеп англичаннар белән очрашуы турындагы истәлекләр... – һәрхәлдә, хәзерге мәлдә аңардан ни сорала – шуны теленнән тартып әйттерү өчен, менә дигән нигез бар. Шәт, шулай икән, моңа ничек кенә булса да ирешергә кирәк. Ярылсаң сигезгә ярыл, әмма бу Сарүзәк кәгазь кортыннан бөтен кирәкле сүзне сытып чыгар. Сәясәттә җил искән уңайга оча торган бөтен нәрсә дә ярап куя. Һәр вак-төякнең хаҗәте чыгуы бар, идеяләр бугазга-бугаз килгәндә, дошманның башын тишәрлек ташка да әйләнергә мөмкин алар. Шуңа күрә, хәтта чуерташ хәтле генә булса да, аны табып алырга кирәк, тапкач та, аны символик рәвештә, әмма чын йөрәктән Алла-Хакимиятнең үз учына саласың, ул исә әлеге ташны, үзе атмаса, тиешле кешесенә тоттырыр да, гәзитләрдә язылганча, мәче косыгы кебек җирәнгеч ревизионист Тито һәм аңа тагылган Ранковичның куштан койрыкларына тондырырга әмер бирер. Ә инде бөтенләй эшкә ярамаса, ташың ваграк, дип әйтсәләр, барыбер тырышлык исәпкә алынмый калмас... Күрерсең дә торырсың, бу өстәл тирәсендә утыручыларның һәммәсе әле аңа да килер, менә шулай, бик шәп вакыйганы билгеләп үтәр өчен, аның өендә утырышырлар. Яшәүнең мәгънәсе – бәхеттә, ә бәхетнең башы – уңыштыр!

Әлеге чакырулы кичәдә шоңкар күзле Тансыкбаевның башына менә шундый уйлар килде, һәм, табын янындагы гәпләшү вакытында башкалар белән сүз атышкан булып утырганда да, ул, дәрьяның ургылына чумудан ләззәт алган оста йөзүче-гаувас сыман, артканнан-арта баручы дәртле омтылышлары һәм көчле теләкләре дулкынында тирбәлә иде. Ирен яхшы белгән хатыны Айкумис кына аның, төнлә ауга чыккан һәм инде табышының исен сизеп котырынган кыргый җанвардай, ниндидер көчле кичерешләр белән көрәшүен сизде. Ул моны иренең күзләрендә, вакыт-вакыт әле боз кебек каткан, әле кайнар дулкынлану белән эреп алган, керфек тә какмый торган лачын карашында күрде. Шуңа күрә ул аңа: «Моннан бүтәннәр белән бергә чыгабыз да бары тик өйгә генә кайтабыз», – дип пышылдады. Тансыкбаев теләр-теләмәс кенә ым кагып җавап бирде. Кешеләр алдында каршы әйтәсе килмәде, бәлки, әйтергә дә ярагандыр. Аның башында яңа, тагын да колачлырак хәрәкәт планы өлгереп килә иде. Котлыбаев белән бергә югослав партизаннары янында башка күп әсирләр булган бит, алар бүген илнең төрле почмакларында качып утыралар, димәк, алар да нәрсәдер белергә, искә төшерергә мөмкиннәр, Котлыбаевны үз ишләре арасыннан аеруча активларын атарга мәҗбүр итү әллә ни кыен булмастыр. Ни бар мәгълүматны күтәрергә, иртәгә үк тиешле урыннардан соратып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Йә инде үзенә мөмкин кадәр тизрәк башкалага барырга, ачыкларга, казып чыгарырга һәм аннары Котлыбаевны кирәкле исем-фактларны расларга мәҗбүр итәсе генә калачак. Ә шуннан соң, имештер, аның күрсәтүләренә таянып, Югославиядә сугышкан элеккеге әсирләрне гаепләргә, ул затларны, бер-берсен әләкләмәгәннәре, Советлар Союзына кире кайтару комиссиясен узганда хыянәтчел ниятләрен яшергәннәре өчен, яңадан җавапка тартырга кирәк. Мондый төр кешеләр йөз яки мең генә дә булмаска мөмкин, соңыннан бу халыкны лагерьларга куып ябарга һәм шуның белән барысына да нокта куярга! Әлеге шәп идеяне, мөгаен, югарыга яшерен хат рәвешендә җиткерергә туры килер.

Төрле аш-су һәм коньяк рюмкалары тезеп куелган табын янында кинәт кенә башына суккан бу фикердән күңеле күтәрелгәнен сизде Тансыкбаев, аның тагын эчәсе килде, тагын кабымлык йотасы, гомумән, үз-үзеннән канәгатьлек кичереп, тормышында ниндидер яңа борылыш буласын алдан тоеп җырлыйсы һәм күршеләренең «сакалы белән уйнап», алардан көләсе килде. Янәшәсендә утырганнарны серле ялтырый башлаган күзләренең рәхмәтле карашы белән айкап алды: мондагыларның һәркайсы аңа туганыдай үз, якын, барысы да бер тавык чебиләре кебек бит, һәм шунлыктан бу мәлдә алар белән шундый рәхәт, ә менә ул мәхлуклар аңарда нинди бөек идеяләр туу мизгелендә катнашуларын сизмиләр дә. Боларның һәммәсе Тансыкбаевның болай да кызган башына кайнар кан йөгертә һәм тантана итүче йөрәген шатлыктан шауларга, еш-еш дөпелдәргә мәҗбүр итә иде.

Күңеленә килгән уй-ният аны хезмәт буенча өскә үрмәләүнең шактый чынга ашардай буласына өметләндерә, бу – акылга һәм мантыйк­ка да муафыйк лабаса: посып торган дошманнарны никадәр ныграк таптасаң, үзең шулхәтле биегрәк үсәсең. Ниятләгәненең уңыш белән төгәлләнәчәге бүгеннән үк күңеленә канатлар куя иде, һәм ул, эченнән генә булса да, беркадәр әтәчләнеп уйлады: «Акыллы кешеләр үз эшләрен менә шулай оештыралар! Мин дә, бу күпмегә генә төшсә дә, ярты юлда туктап калмам!» Кичекмәстән хәрәкәт итәсе – хәзер үк гараждан машина чакыртып барасы һәм Әбүталип Котлыбаев утырган, тикшерү изоляторы дип атала торган, тәрәзәләренә рәшәткә кагылган ярымподвалга йөгереп керәсе дә, вакытны әрәмгә уздырмыйча, эшкә тотынасы иде – шунда, камерада ук, сорау алуны башлап җибәрергә һәм шундый итеп куркытырга ки, тегенең җаны, эчәкләреннән савылып, авызына килсен. Шулай итсәң, эшнең барып чыгуы турында һич тә ике төрле сөйләшеп тору юк: Котлыбаев гаебен таный, англичаннар белән югославлар кушканны үтәргә алынуын раслый, аның белән бергә партизанлыкта булганнарның барчасын да исемләп атый, шуннан соң 58 нче статьяның 1 нче б пункты белән 25 ел лагерь мөддәтенә хөкем ителә; әгәр инде гаебен танымаса, ватанга хыянәт иткәне, чит ил махсус службалары белән агентура хезмәттәшлеге урнаштырганы һәм җирле халык арасында идеологик җимерү эшләре алып барганы өчен, аны атачаклар. Әйдә, ныклап уйласын.

Тансыкбаев күп кенә нәрсәләрне: сорау алу вакытында сөйләшүнең ни рәвешле барасын, Котлыбаевның ничек үҗәтләнеп каршы торасын һәм аны сындырыр өчен нинди чаралар күрергә туры киләсен дә алдан чамалап тора иде, әмма ул шунысын да белә: тегесе барыбер беркая китә алмас, яшисе килә икән, аның бүтән сайлар юлы юк. Билгеле, аяк терәп акланырга тырышыр, имештер, бернидә дә гаепле түгел, әсирлек хурлыгын, кулына корал тотып, югослав партизаннары белән бергә иңгә-иң торып сугышканда, каны белән юды, сугыш беткәч, илгә кайтару комиссиясен узды, сугыштан соң намуслы хезмәт итте һәм башкалар, һәм башкалар, ә бит боларның барысы да – буш сүз. Үзенең мондый сыйфатта түгел, ә бөтенләй башка максатта хаҗәт икәнлеген һәм тиздән, әгәр барысы да Тансыкбаев уйлаганча барып чыкса, дәүләтнең әлегә кайдадыр посып ятучы дошманнарын төбе-тамыры белән корыту эшендә коточкыч бер пәри туеның үзәгендә буласын мәхлук Котлыбаев кайдан белсен инде. Ул бу хәтәр чылбырда үз артыннан бөтенесен тартып-ияртеп китәрлек беренче буын буларак кына кирәк. Дәүләт мәнфәгатьләреннән өстенрәк ни була ала? Кайберәүләр уйлый, кеше тормышы дип. Диваналар! Дәүләт – бертөрле генә ягулык-утын – кешеләр тормышы белән дөрли торган мич ул. Дәүләт – һәрдаим янып торучы мич! Утын өстәп тормасаң, бу мич сүнә башлаячак һәм аның кирәге дә калмаячак. Әмма шул ук кешеләр үзләре аның авызына керәләр, чөнки дәүләттән башка яши алмыйлар. Ә яндырып торучылар (кочегарлар, ягъни мәсәлән) мичкә утынны берөзлексез өстәп-биреп торырга тиешләр. Дөньясы шуңа корылган.

Мул табын янында хатыны белән янәшә утырганда уйларын аңардан яшерүе кыен кебек тоелса да, Тансыкбаев әңгәмәдәш күршеләренә баш кагып һәм аларның сүзен җөпләп өлгерә, берара партия мәктәбендә укып йөргәндә, классик тәгълиматлар турында кайбер нәрсәләр колагына чалынып калганга, боларның һәммәсе уңаеннан үз-үзе белән эченнән фәлсәфә куерта һәм шым гына кешенең нинди әкәмәт зат булуы белән хозурлана. Менә, мисал өчен, бу компаниядә, чакырылган кунак булып утыра ул, шушы мизгелләрнең мәгънәсенә баштанаяк һәм тулаем мөкиббән киткән кыяфәт ясый, ә үзе бөтенләй башка нәрсәләр турында уйлый. Йә, кем күз алдына китерә ала: кая төбәлгән бу адәмнең игътибары, башында нинди уй-ниятләр җитлегеп килә?! Тыныч кына өстәл янында утыргач та, әлегә беркемнең дә аның ихтыярына гына бәйле кырып-җимереп бетерерлек, котылгысыз куәте булган нәрсәдер бар икәнлеге хакында, әлеге яшертен уй-ниятләренең көче гамәлгә аша калса, бәндәләрне – аның алдында, ә аның аша Алла-Хакимиятнең үз алдында да мүкәләп йөрергә мәҗбүр итәчәге турында хәбәре юк, һәм бу багланышта Алла-Хакимиятнең котларны алып торган тәхет баскычына таба илтүче күптин-күп, шулай да санаулы адымнар арасында берсе нәкъ менә ул булып торуын аңлау, аңарда, тәмле ризыктан авыз итүне яки шашынуны алдан тоеп-көтеп зарыккандагы шикелле, җисми ләззәт, хозурлык һәм сабырсызлану хисләрен уята. Чираттагы һәр рюмкадан соң бу әсәрләнү артканнан-арта һәм, бөтен тәнен мәмрәтеп, кан тамырлары буйлап тарала, аның барлыгын били, инде бу халәттә тыелып торуы да кыен, уйлаганын тормышка ашырырга иртәгәдән соңга калмый башлаячагын, әле барысына да өлгерәчәген үз-үзенә тукыр өчен, аңа шактый көч куярга туры килә

Алдында торган эшнең аерым кисәкләрен аңында берәмтекләп аралый торгач, Тансыкбаев үз ниятләренең төпле булуыннан, фаразларының мантыйкка тап килүеннән тирән канәгатьлек хисе кичерә. Шулай да нидер җитмәгән кебек бер тойгы калды әле, тагын нәрсәнедер уйлап бетерү таләп ителә, кайсыбер җинаять эзләренең төбенә төшми калынган кебек.

Мисалга, Котлыбаевның маңкорт турындагы язмалары арасында барыбер нидер яшеренеп ята бит. Маңкорт! Зиһене томаланып, анасын үтерүгә барган маңкорт! Әйе, әлбәттә, иске риваять бу, әмма аны язып алган Котлыбаев бер-бер максатны күздә тоткандыр, мөгаен?! Бөтен иген-җиген китереп, тырыша-тырмаша, очраклы рәвештә һәм тиктомалдан гына язып алмаган лабаса ул тарихны. Шулай, маңкорт, маңкорт... Ни яшерелгән монда, әгәр инде читләтеп әйтелгән икән, нәкъ менә нинди фикер соң ул? Һәм иң мөһиме, Котлыбаев маңкорт фәлсәфәсен үзенең коткы тарату максатында файдаланырга җыенган, дисәк, – ничек итеп? Маңкорт турындагы риваятьтә идеологик яктан шикле ни-нәрсәдер барын элем-чалым гына сиземли Тансыкбаев, мәгәр әле аны анык кына аңлый да, катгый итеп раслый да алмый, тәгаен фаш итәсенә тулысынча ышанып та җитми. Менә әгәр әлеге риваятьне, мондый очракларда тиеш булганча, халыкка каршы дип атап булса һәм шуның өчен җаваплылык­ка тарттыра алсаң иде кана, тик ничек итеп? Бу эшкә Тансыкбаевның теше үтми, ул моны үзе дә белә. Берәр галимгә сүз катып карасаң инде. Менә бүген «юып» утырган вакыйга – буржуаз милләтчеләрне фаш итү дә – шул юл белән уңышка иреште ич: башта ниндидер төркемне казып чыгардылар, аннары бер яктагы белгеч-галимнәрне икенчеләренә каршы өсләттеләр, тегеләре инде үз ишләрен милләтчелектә, Сталинның социализм төзү дәверенә зыян салу максатында үткәннәрне мактауда гаеп ташларга әзер тора иде, һәм, тегермән ташы тәүлекләр буе әйләнә башласын өчен, шул җитә калды... Ә шулай да Котлыбаевның маңкорт тарихын ничек җентекләп язып алуында бер-бер хикмәт яшеренеп ята бит, ята! Аны яңабаштан дикъкать белән, һәр сүзенең төбенә төшеп уку кирәк, әгәр кечтеки генә ябышыр урыны табылса, их, риваять язмасын да эшкә җигәргә, гаепкә бөгәргә, «эш»кә теркәргә мөмкин булачак.

Моннан тыш, Котлыбаев кәгазьләре арасында тагын бер риваятьнең кулъязмасы табылды әле, анысы Чыңгызхан заманнарыннан калган, «Сарүзәктә җәзалап үтерү» дип исемләнгән иде. Тансыкбаев бу борынгы тарихка ни өчендер башта ук игътибар итмәгән икән һәм әле генә шул хакта уйга калды. Исәпләп карасаң, анда бит ниндидер сәяси ишарә күрергә була...

 

***

«Бөек Азия киңлекләреннән Кояш баешы илләрен яуларга халкын-чирүен ияртеп яу белән барганда, Чыңгызхан Сарүзәк далаларында бер җәзалап үтерү мәрәкәсе китереп чыгарды – сугышчы-йөзбашын һәм тантаналы ефәк һоруң-байракларның киң иңнәрен, авызларыннан ут-ялкын ургытып торучы аждаһалар белән бизәп, укалап чигүче яшь хатынны астырды.

Ул вакытка Азиянең зур өлеше Чыңгызхан үкчәсе астында калган, аның малайлары, оныклары һәм сәргаскәрләр (чирү башлыклары) арасында олысларга бүлгәләнеп беткән, хәзер инде нәүбәттә Идел аръягындагы төбәкләр язмышы, тулаем Аурупа язмышы тора...

Сарүзәк далаларына көз сулышы кагылган чак. Җәй дәвамында артык кипшенеп киткән күлләр һәм елгалар тоташ яуган яңгырлардан соң кабат үз хәленә кайта – инде атларны ничек сугару турында кайгырасы юк дигән сүз. Шулай да даланы иңләп-буйлап килгән чирү адымын тизләтте. Сарүзәк җирләре аша кичү юлның бигрәк тә авыр өлеше санала иде.

Өч чирү – унар мең сугышчыдан торган өч төмән, – канатларын киң җәеп, алдан ерып, Идел тарафына таба бара. Төмәннәрнең куәте турында аларның адымы – ат тояклары астыннан күтәрелеп, дала янгыныннан соң дөньяны каплаган төтен сыман, офыктан офыкка эленеп торган тузан буенча фикер йөртеп була иде. Янә кирәге чыкса, дип алынган алмаш атлары, олау-йөкләре һәм һәркөнне ашка суяр өчен кысыр мал көтүләре белән ике төмән арттан килә, – моңа ышану өчен, бер каерылып карау да җитә, – анда, шулай ук ярты күкне каплап, тузан өермәсе уйный. Әле ерактарак булганга гына күренеп тормый торган бүтән сугышчан көчләр бар. Аларга һәркайсында өчәр төмән булган сул («суңавыл») һәм уң («баравыл») канатларга барып җитәр өчен генә дә, атка атланып, берничә көн юртырга кирәк... Суыклар башланганчы, Идел ярына басып, хан тирмәсендә барлык унбер төмәннең дә сәргас­кәренә алга таба хәрәкәт итүне килештерү һәм Чыңгызхан үзенә буйсындырырга хыялланган, аның яубашларының гына түгел, һәр җайдагының татлы хыялы булган бай вә шанлы илләргә таба Идел бозы аша кичүгә керешүнең тәртибен билгеләү күздә тотыла иде.

Яу сәфәрендәге чирүләр шулай, як-якка карамыйча, тоткарланмыйча, вакытны югалтмыйча, алга барды да барды. Хатын-кызлары да олаулары белән аларга тагылган иде, һәм бөтен бәла дә шулардан килеп чыкты.

Чыңгызхан үзе, озата баручы ярты меңләп кизүвыллары (кизүдә торган сакчылары) һәм яраннары – ясавыллары (ярдәмчеләре) белән, йөзмә утрау шикелле, әлеге хәрәкәтнең уртасында чайкала иде. Әмма ул алардан аерылыбрак – алданрак бара. Дөньяның Дүрт Тарафы Әмире, бигрәк тә яу сәфәре вакытында, дәшмәвең артык булып, алга карау һәм эш турында гына уйлау тиеш чакта, үз тирәсендә күп кеше буталуын яратмый иде.

Аның ияре астында, – бәлки, ярты дөньяны кичкәндер, чыныккан, чуерташ кебек шомарган, күкрәге һәм җилкәсе таза, ак яллы, кара койрыклы, ефәк кебек тигез-шома атлый торган яраткан юргасы Хуба. Чыдамлык һәм тиз йөреш ягыннан ким булмаган, кирәкләре чыга калса дип, сыбайлылар карамагындагы ике алмаш ат ялтырап торган бизәкле хан дирбиясендә йөксез генә бара. Хан атларны, тирли башлавы белән, юл уңаенда алыштыра.

Әмма игътибарга иң лаегы Чыңгызханның тирә-юнендәгеләр – гомерләренә аларның үзләреннән бигрәк Чыңгызхан ия булган, шуңа да бит инде алар, хәнҗәр йөзе кебек, бик күпләр арасыннан берәмтекләп сайлап алынган – курку белмәс кизүвыллар һәм ясавыллар, шулай ук аларның табигатьтә сирәк табыла торган саф алтын төсле менә дигән менге атлары да түгел. Юк, ул сәфәрдә күз төшәргә мөмкин нәрсә бөтенләй бүтән иде. Юл буе Чыңгызханның баш өстендә, аны кояштан күләгәләп, болыт йөзде. Ул кая – болыт та шунда. Зур тирмә чамасы ак болыт, нәкъ менә тере җан иясе сыман, аның артыннан калмый барды. Һәм аның илаһи ишарә булуы беркемнең дә башына килми иде, югарыда болыт кисәкләре азмыни, ә бит Дөньялар Әмиренә фатихасын Күк-Тәңре шул рәвешле белгертте. Чыңгызхан үзе, нәрсәдер сизенеп, теге болытны астыртын гына күзәтә башлады, аның, чыннан да, Күк-Тәңренең ихтыяр тамгасы булуына торган саен ныграк ышана барды.

Болытның пәйда буласын Чыңгызхан бервакыт үзенә якынлашырга рөхсәт иткән ниндидер сәйяр күрәзәче алдан әйткән иде. Чит туфрактан килгән ул адәмчек, алтын тирмәдәге тәхетендә тәкәббер генә утырган дала илбасарының дәһшәтле чыраена төкергән кебек, горур башын югары тотып, ханның аягын үпмәде, аңа бил бөкмәде, ялагайлык күрсәтмәде, яраклашып күрәзәлек итмәде. Чандыр, йолкыш, җилкәсенә кадәр төшкән гаҗәеп озын чәче белән нәкъ бөдрәләрен тузгыткан хатын-кыз­ны хәтерләтә иде ул. Карашы кырыс, сакалы дәү, кара-кучкыл йөзе арык иде.

– Мин синең янга, хакан, шуны әйтергә килдем, – дип, уйгур-тылмач аша сүзен җиткерде ул, – Күк-Тәңре ихтыяры белән, сиңа югарыдан аерым ишарә-ым булачак.

Чыңгызхан көтелмәгән хәлдән бер мизгелгә һуштан язган кебек булды. Бу килмешәк үз акылындамы соң, әллә мондый тәкәллефсезлек өчен үзенә ни буласын аңламыймы?!

– Нинди ишарә, һәм сиңа ул кайдан билгеле? – дип, ярсуын көчкә тыеп, маңгаен җыерып кызыксынды чиктән тыш кодрәт иясе.

– Кайдан билгеле – анысын белгертергә ярамый. Ә ишарәгә килгәндә, яшерми әйтәм – синең баш очыңда ак болыт пәйда булачак һәм сиңа ияреп барачак.

– Болыт?! – Таң калуын тыя алмыйча кычкырып җибәрде Чыңгызхан, кашларын текә сикертеп.

Тирә-юнендәгеләрнең барысы да, хан ачуының шартлавын көтеп, ирексездән җәя җебе кебек тартылдылар. Куркудан тылмачның да иреннәре агарды. Җәза җиле аңа да кагылырга мөмкин иде бит.

– Әйе, болыт, – дип җаваплады гаиптән хәбәр китерүче. – Ул – синең җирдәге бик югары дәрәҗәдә булуыңа үз фатихасын бирүче Күк-Тәңренең таныгы. Ләкин син бу болытны сакларга тиешсең, әгәренки аны җуйсаң, шул мәлдә үк хакимиятеңне, кодрәтеңне югалтачаксың...

Алтын тирмәдә үле тынлык урнашты. Чыңгызханнан ул мизгелдә теләсә нәрсә көтәргә була иде, тик кинәт аның карашының ярсуы учактагы янып бетүче ут кебек басыла төште. Үч алырга кыргый омтылышын җиңеп, ул мосафир күрәзәченең сүзләрен ачу китергеч дорфа кыланмыш дип кабул итмәскә кирәклеген һәм бигрәк тә аны җәзаларга ярамаганлыгын, әгәр шулай итсә, үзенең ханлык дәрәҗәсен төшерәчәген аңлады. Һәм Чыңгызхан, мәкерле елмаюын җирәнрәк төстәге сыек мыеклары астына яшереп, сүзен дәвам итте:

– Фаразан, синең күңелеңә бу хәбәрне Күк-Тәңре салды, ди. Ярар, мин дә моңа ышандым, ди. Тик син әйт әле, зирәкләрнең зирәге булган килмешәк, күктәге ирекле болытны мин ничек саклый алырмын соң? Ул болытны тотып торсыннар дип, канатлы атка атландырып, куалап торучылар җибәрергә түгелме тагын? Алар, алай-болай югалмасын өчен, аны ияр күрмәгән ат кебек авызлыклап куярга тиешләрдер бәлки, ә?

Җил иркендәге болытны ничек үземә бәйләп куярга соң миңа?

– Ә анысы инде – синең кайгың, – дип, кыска гына җавап бирде мосафир. Һәм кабат барысы да катып калды, тагын үлем тынлыгы урнашты, тылмачның да иреннәре янә агарды, бу мәлдә алтын тирмәдә булганнардан берсе дә әллә ахмаклыгы аркасында, әллә аңлашылмый торган бүтән берәр сәбәбе булып, үзен котылгысыз һәлакәткә дучар иткән бичара күрәзәчегә күзләрен күтәреп карарга кыймады.

Чыңгызхан тонык тавыш белән әйтеп куйды:

– Берәр бүләк бирегез дә китсенсәнә. – Аның бу сүзләре күңелләргә кибеп коргаксыган туфракка тамган саран яңгыр тамчылары кебек коелды.

Ошбу сәер, мәгънәсез очрак тиздән онытылды. Дөньяның нинди генә мәхлуклары юк, анысы да хак. Гаиптән хәбәр китердем, дип масаеп тора менә берәү! Әмма ул килмешәк акылга җиңеләеп кенә үлем белән шаярган, дип әйтү гадел булмас иде. Үзенең нинди тәвәккәл адымга барганын аңлагандыр ул. Ханның кизүвылларына аны шунда ук боргычлап алып кыргый ат койрыгына бәйләп җибәрү – тәкәллефсезлеге һәм чиктән тыш оятсызлыгы өчен мәсхәрәле үлем кочагына ташлау берни тормый иде. Әмма шулай да ул кыю килмешәкне, бернидән дә өркеп тормыйча, чүлдәге арысланга тиң дәһшәтле һәм шәфкатьсез хаким каршысына килеп басарга нәрсәдер этәргән, нәрсәдер рухландырган бит. Акылсыз адәмнең сәер кыланмышы булдымы ул, әллә, чынлап та, бу – Күк-Тәңре шаяруы идеме?

Һәм инде узган көннәр агышында барысы да онытылгач, нәкъ төп-төгәл ике елдан күрәзәче бичаракай кабат Чыңгызханның исенә төште.

Хаканлыкта Кояш баешы сәфәренә әзерләнү өчен, чынлап та, тулы ике ел вакыт китте. Соңрак Чыңгызхан инанды, хаканлык чикләрен тыела алмыйча киңәйтүнең юлларын табып килә торган хакимиятенә бу ике ел бөтен дөньяны яулап алуга, зарыгып көтелгән максатына – җирләрне һәм төбәкләрне басып алуга таба барыр өчен җитәрлек көч-гайрәт һәм юллык ризык туплауның иң эшлекле дәвере булган икән, – аларны кулына төшергәннән соң инде ул үзен хаклы рәвештә Дөньяның бөтен Дүрт Тарафы, җиңелмәс атлы чирүенең дәһшәтле дулкыны каплаган чикләргәчә бөтен ерак җирләр Хакиме дип саный алачак. Дала хакименең гаять рәхимсез асылы, аның тарихи миссиясе соңгы исәптә менә шушы саташулы идеягә, бөтенесе өстеннән хакимлек итү һәм котылгысыз рәвештә чиктән тыш кодрәтле булу сусынына кайтып кала иде. Һәм шуңа күрә мәмләкәтенең бөтен яшәеше – галәмәт зур Азия киңлекләрендә аның хакимлегендәге барча олысларның, бер каты кул астына тупланган төрле кабилә-нәселдән килүче халыкларның, калалардагы һәм күчмә тораклардагы бөтен бай вә гидайларның һәм соңгы исәптә һәр кешенең, ул кем булып, ни белән генә шөгыльләнмәсен, тулысынча бу мәңге туя алмас иблис вәсвәсәсенә – тагын, тагын да басып алуларга, яңадан-яңа җирләрне һәм халыкларны буйсындыруга йөз тота иде. Шуңа күрә һәммәсе дә баштанаяк бары тик аңа – Чыңгызханга хезмәт итү белән мәшгуль, барысы да бердәм нияткә – аның хәрби куәтен туплау, үстерү, камилләштерүгә юнәлтелгән. Җир астыннан табып алынган һәм корал ясауга тотып булган бөтен нәрсә, тормыш өчен кирәкле бөтен төзү эшчәнлеге яу хаҗәтләренә тотылырга тиеш; Чыңгызханның Аурупага, аның әкияттәгедәй искиткеч бай калаларына көч белән ыргылуына, ә анда кымыз елга булып агачак, һәр сугышчыны мул табыш көтә, анда – куе яшел урманнар, ат корсагына тигәнче үскән үләне белән кызыктыручы аланнар һәм болыннар; кыскасы, дөнья күкрәгенә ике ботың белән басып хакимлек итү куанычы Чыңгызханның авызыннан ялкын ургылдыручы аждаһалы һоруңнары астында яуга барган һәркемгә тиячәк, һәм аларның һәркайсы, үзенең куенында иң дәртле хатынны татыган кебек, җиңү ләззәтен кичерәчәк, имеш. Шуның өчен алга барырга, җиңәргә һәм яңа җирләр яуларга боера бөек хакан, һәм ул әйткәнчә булып чыгар да...

Чыңгызхан исәпчел һәм алдан күрүчән, бөтен барлыгы белән эш (яу) турында гына кайгыртучы гамәл кешесе иде. Аурупага басып керү өчен әзерлек башланганда, ул вак-төягенә хәтле барысын да исәпләп карады, алдын-артын уйлады. Тугрылыклы шымчылары һәм аның тарафына качып чыгучылар, хаҗ кылучылар һәм сәйяр дәрвишләр аша, алыпсатарлар, төрле илләрдә эш йөртүче кытай-уйгурлар, гарәп-фарсыларның телен чиштереп, гаять зур хәрби көчләрнең хәрәкәте өчен белергә тиешле һәрнәрсәне – бөтен иң кыска юлларны, уңайлы кичүләрне белеште. Чирүе юнәләсе җирләрдә яшәүчеләрнең холык-фигыльләрен, гореф-гадәтләрен, диннәрен һәм шөгыльләрен исәпкә алды. Ул яза белми, шунлыктан аңа боларның барысын да, ягъни яу сәфәрендә үзен көтәргә мөмкин һәммә нәрсәнең файдасын һәм зыянын бизмәнгә салып чагыштырганнан соң, хәтер сандыгында сакларга туры килә иде. Эш барышында барысын да җайга салу, иң мөһиме, тайпылышсыз тимер тәртипкә ирешү бары тик шулай гына була ала. Чыңгызхан бернинди йомшаклык күрсәтүгә, дилбегәне бер мизгелгә дә бушатуга юл куймады, һичкем һәм һични аның төп максатына – Аурупаны басып алуына комачаулык итәргә тиеш түгел иде.

Нәкъ шул чакта, үзенең алга таба адымнарын уйлаганда, Чыңгызхан гасырларда күренмәгән эшкә – халык-чирүендә бала тудыруны тыюга барды. Хикмәт шунда ки, атлы яугирләрнең хатыннары һәм кечкенә балалары, гадәттә, гаилә олауларында, урыннан урынга күчә-күчә, чирү артыннан баралар иде. Бу гадәт күптәннән бирле яши, аңа кайчандыр тормыш ихтыяҗы мәҗбүр итте, чөнки, очы-кырые күренмәгән үзара ызгыш-талашлар вакытында, бер як еш кына икенче якның тирмәләрдә яклаучысыз калган хатыннарын һәм балаларын үтереп, бер-берсеннән үч ала иде. Өстәвенә, бу нәселнең тамырына ук балта чабар өчен, беренче нәүбәттә көмәнле хатыннарны үтерәләр. Әмма заманалар алышыну белән тормыш агышы да үзгәрде. Элек бертуктаусыз дошманлашып яшәгән ыруглар Чыңгызхан чорында көннән-көн күбрәк үзара килешә һәм бөек дәүләт гөмбәзе астында берләшә башладылар.

Яшь чагында, әле үз исеме белән Темучин дип йөртелгәндә, Чыңгызхан да күрше кавемнәр белән аз сугышмады, үзе ерткычларча кыланганына күрә җәфасын да татыды – меркитләр һөҗүм ясаганда, яраткан хатыны Бортэ, урланып, аларда берара кәнизәк булып алды. Хакимияткә ирешкәч, Чыңгызхан үзара сугышларны бик рәхимсез рәвештә бастырырга кереште. Ызгыш-талаш аңа идарә итәргә комачаулый, дәүләтнең көчен суыра иде.

Еллар узды, һәм гаилә тормышының иске рәвешенә хаҗәт тә әкренләп бетүгә таба барды. Ләкин иң зур бәла – олаудагы гаилә чирүгә йөк булып әверелде, зур орышлар, бигрәк тә һөҗүм вакытында һәм сулар кичкәндә, тиз хәрәкәт итәргә комачаулый башлады. Дала хакименең, чирү артыннан олау-олау булып баручы хатыннарга, Кояш баешына яу җиңү белән төгәлләнгәнче, бала табуны тыярга, дигән боерыгы да шул сәбәпле килеп чыкты. Ул әйтте:

– Башта Кояш баешы илләрен буйсындырыйк, өзәңгеләрдән төшик, атларны тугарыйк әле, менә ул чакта олаудагы хатыннар күпме телиләр, шулхәтле бала тапсыннар. Ә аңарчы төмәннәрдә бала табу хәбәрен минем колакларым ишетмәскә тиеш...

Дошманын җиңү хакына, табигатьнең үзеннән һәм Раббыдан мәсхәрәле көлеп, Чыңгызхан хәтта тормыш кануннарын да себереп түкте. Ул Раббыбызны да үзенә хезмәт иттермәкче булды бугай, чөнки балага узу – үзе үк Ходайдан вәхи-хәбәр бит.

Хәер, халык арасында да, чирүдә дә мондый башбаштаклыкка беркем ризасызлык белгертмәде һәм каршы торырга уйламады, ул вакытка инде Чыңгызхан хакимлеге шултикле күз күрмәгән көчкә ирешкән һәм дөньяның кендегенә әверелгән иде ки, әмер бирүченең бала тудыруны тыю турындагы моңарчы колак ишетмәгән боерыгына барысы да берсүзсез буйсынды, ә инде карышкан кешенең баш өстенә, билгеле ки, котылгысыз үлем балтасы эленеп куелган иде...

Кояш баешына таба сәфәренә чыкканнан бирле, бөек хакан менә инде ничәнче көн юл буенча үзгә, гадәттән тыш рух халәте кичерә. Тыштан ул, мондый дәрәҗәдәге затка тиеш булганча, тынычлыкка калып, йокымсырый төшкән лачын сыман, кырыс төскә кереп, бар дөньядан читләшкән бер кыяфәттә йөргән була. Ә югыйсә үзенең күңеле күктә, ара-тирә ул җырлап җибәрә, хәтта әле шигырьләр дә иҗат итә:

 

...Иң хәтәр мәлләрдә, яңгырлы төннәрдә,

төтенлеге белән киез тирмәм каплап,

төнге сакчыларым тора мине саклап,

тора һәм изрәтеп йокыга талдыра.

Бүген юлда сезгә рәхмәт әйтер идем,

дөнья күргән һәм инде чал кергән

сакчыларым:

мине сез бит,

бары тик сез

хан тәхетенә күтәрдегез!

Кышның кары, ап-ак бураннары,

калтыратып җанга сырганнары,

яңгырларның вагы, коен булып органнары,

һәм дә тагын болай гына яуганнары –

барысы-барысы

яуга баручы тирмәмнең бусагасы аша

үтә алмый торды, –

йөрәгем калканы шул сакчыларым булды!

Бүген юлда рәхмәт әйтер идем,

минем кару белмәс һәм

какшамас төнге сакчыларым:

Чыңгызханны бары тик сез күтәрдегез!..

Дошманның каен тузыннан ясалган ук савытын,

аның ишетелер-ишетелмәс кенә кыштырдавын сизеп алып,

сүндердегез фетнә утын

һәм сүттегез мәкер авын,

минем уяу төнге сакчыларым.

Бөтен гореф-гадәтләрне бозып,

сезгә рәхмәт әйтер идем мин бу көнне...

Өер башлыгына тугры бүреләр көтүе,

ай нурында ялларын торгызып,

күзгә күренмәслек бер түгәрәк сызып,

аны урап ала чыкканда ауга.

Кояш баешына таба ачкач яуны,

аерылмас чал яллы көтүем,

ак казык тешләре тәхетемнең,

беләм:

тоташтырып төнне көнгә,

ару-талусыз барасыз алга,

минем белән бергә һаман...

Шуңа сезгә рәхмәтемне җырга салам...

 

Бу шигырьнең, әгәр ул кеше ишетерлек итеп яңгыраса, Чыңгызхан авызыннан чыгуы һич урынсыз булыр иде, ярыймы соң инде аңа эчендәгесен тышка бушату! Әмма юлда, иртәдән кичкә кадәр ияр өстендә чагында, ул үзенә мондый рәхәт мизгелләрне генә булса да бүләк итә ала иде.

Күңел тантанасының төп сәбәпчесе – менә инде унҗиденче көн, иртән уянып чыгу белән кичен йокыга талганчы, Чыңгызханның баш өстендә ак болыт йөзеп баруы: ул кайсы тарафка гына юнәлсә дә, күктәге болыт аннан калышмый. Күрәзәченең алдан хәбәр бирүе чын булып чыкты. Кем уйлаган диген син аны! Ә бит ул әкәмәт җан иясен, ачу китергеч һәм акылга сыймаслык тәкәллефсезлеге, оятсызлыгы өчен, шул сәгатьтә үк үтереп ташлаган булсаң? Ярый әле, башы җитеп, мосафирның гөнаһсыз җанын кыймады. Күрәсең, язмышның әмере шулай булгандыр.

Яу сәфәренә чыккан беренче көнне үк, барча төмәннәр, олаулар һәм көтүләр, ташу вакытындагы кара-кучкыл елгалар төсле, күз күрер җирне, офыкларны иңләп, Кояш баешына таба юнәлгәндә, төш мәлендә арыган атын алыштырырга тукталгач, Чыңгызхан очраклы гына өскә карап алды, әмма салмак кына йөзүче кечкенә ак болытка, – ә ул, ихтимал, нәкъ аның баш очында катып калган булгандыр, – һичберсе игътибар итмәде, күк йөзендә аның кебек әзме болыт әрле-бирле йөри.

Ул, үз уйларына чумып, иярендә утырган көе, борчылып тирә-юнен күзәтте, тыңлаучан һәм тырыша-тырмаша дөньяны яуларга ашкынучы күпмеңле чирүенең хәрәкәтенә күз салгалап барды, алар аның шәхси ихтыярына шулкадәр буйсынган һәм аның ниятләрен тормышка ашыруга шултикле ихласлык белән бирелгәннәр ки, әйтерсең лә болар арасында берсе дә, күңеленнән генә булса да, аның кебек үк хакимлек итәргә теләүче кешеләр түгел, ә ат тезгенен аралап торган кул бармак­лары иде, аз гына читтәрәк торып үзен озата баручы кизүвыллар һәм ясавыллар алдыннан юлын дәвам итте.

Яңадан күккә күтәрелеп карады, әмма үз өстендә әлеге дә баягы болытны күрсә дә, Чыңгызхан бу юлы шулай ук моны бернигә дә юрамады. Юк, ул, дөньяны яулап алу уе белән шашкан илбасар, өстәге болытның ни өчен астагы җайдак белән бер юнәлештә баруы турында уйлап та карамады. Хәер, алар арасында нинди бәйләнеш булырга мөмкин, ди?

Ул болыт сәфәр чыкканнарның берсенең дә күзенә ташланмады, һичкемнең анда эше юк, көпә-көндез таң калырлык могҗиза булыр, дип, һичберәүнең дә башына килмәде. Аяк астына карап барырга кирәк чакта, күзең белән иксез-чиксез күк йөзен айкау кемгә хаҗәт. Чирү, үзәннәр һәм калкулыклар аша, юллар һәм юлсыз җирләр буйлап, җир өстендәге галәмәт зур кара болыт сыман, тояклар һәм тәгәрмәчләр астыннан тузан күтәреп, узылган араларны бәлки мәңгегә кире кайтарып ала алмаслык итеп артында калдыра-калдыра, үз ибе белән алга атлый бирә. Һәм боларның барысы да ханның мавыгуларына, дуамал ихтыярына яраклашып, шуларга риза булып башкарыла, унар меңнәрчә кеше аның – данга, канга, хакимлеккә, яңа җирләр яулауга сусаган иблиснең куалавына, үзенчә илһамландыруына әзер торып, ягъни камчысына буйсынып, прәннегенә ымсынып, көтү шикелле каядыр бара да бара.

Алар шулай юлда булдылар, менә инде көн дә кичкә таба авышты. Караңгы төшкән җирдә төнгелеккә туктыйсы бар, ә иртә таңнан тагын кузгаласы.

Хан һәм аның яраннары, аларга хезмәт күрсәтүче чербиләр (интендантлар) бу төнне кичәр өчен алдан ук сарай тирмәләрен корып куйдылар. Алар инде алда, ак гөмбәзләре белән ерактан күренеп-чакырып торалар иде. Төп тирмә янында хан һоруңы – ачык кызыл каймалы, уттай ефәк һәм алтын җепләр белән чигелгән, киң иңендәге авызыннан ялкын ургылдыручы аждаһалы кара әләм – җилдә җилферди. Юлдан күзләрен алмыйча, кизүвыллар – сайлап алынган төксе чырайлы пәһлеваннар – әмер бирүчене көтеп әзер торалар. Монда кичке мәҗ­лес – бергәләшеп ашап-эчеп алу булачак, тәгам кылгач, шунда ук, Чыңгызхан сәргаскәр-нойоннар белән, сәфәрнең беренче көне нәтиҗәләрен тикшерү һәм алдагы көнгә ниләр эшлисен киңәшер өчен, тәүге очрашуны үткәрергә җыена. Бөек ташкынның кузгалуы Чыңгызханны аралашу җаена таба тарта – бу кичтә ул нойоннар өчен күңел ачу мәҗлесе оештырырга да каршы түгел, исәбе – алар сөйләгәнне тыңларга һәм аларга үз боерыкларын җиткерергә; аның авызыннан чыккан акыллы сүзләр, аларның барысы да һәм һәркайсы аерым-аерым, өсте алынмаган сөт кебек, игътибар куерыгына әверелеп тыңланганда, Дөньяның Дүрт Тарафына әйтелгән шикелле булачак, тиздән җиһанның һәр тарафы һичбер карусыз аның авызына карап торачак, шуның өчен чирү белән бара да бит инде ул, үз сүзен сүз итәргә дип. Ә сүз – ул мәңгелек көч.

Әмма соңра Чыңгызхан мәҗлес үткәрү уеннан кире кайтты. Күңелендәге тынычсызлык аның япа-ялгызы гына калуын таләп итте. Һәм менә ни өчен...

Ялга тукталу урынына җитәрәк, Чыңгызхан кабат – инде өченче мәртәбә – баш очындагы таныш болытка игътибар итте. Һәм шул мәлдә аның йөрәге жу итеп китте. Акылга сыймаслык сизенүеннән хәйран калып, аның тәненә салкын йөгерде һәм күз күремендәге җир йөзеп киткәндәй булды, ул атының ялына көч-хәл белән ябышып өлгерде. Мондый хәлгә аның әле беркайчан тарыганы юк, чөнки кара күкрәкле Этуген Җирендә, җиһанның яшәү һәм хакимлек өчен Күк-Тәңре тарафыннан бүләк итеп бирелгән шул какшамас нигезендә, чынлыкта булган берни дә моңарчы аны шулкадәр, көтелмәгәнлектән аһ итәрлек хәлгә төшереп, аптырашта калдыра алмады, инде барысы да баштан кичерелгән, дөньядагы бер нәрсәнең дә аның үтә аек акылын хәйран итәргә, канлы эшләрдә күпне күргән күңелен сокландырырга яки кайгыга салырга көченнән килмәс кебек иде, һичкайчан, үзенең ханлык дәрәҗәсен төшереп, ниндидер хатын-кыз шикелле, ат ялына куркып ябышканы булмады. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, һәм ул булырга тиеш тә түгел, чөнки күптән инде, яшь-яшел чагында, елгадан тоткан вак балык аркасында сүзгә килеп, ә чынлыкта иртә уянган бүре тоемы белән, аларга язмышның бер иярендә утырырга язмаганлыгын аңлап алганлыктан, карындаш үсмер энекәше Бектерне җәядән атып үтергәннән бирле, әйтергә мөмкин, шул вакытлардан ук тормышны коруның иң ышанычлы, хатасыз юлы – көч белән басу икәнлегенә төшенеп, көчкә буйсынмый калган, аның каршында тезләнми торган берни дә юклыгына, ташмы яки утмы, су, агач, ерткыч җанвар яки кошмы булсын, ә мескен адәм баласын искә төшереп торасы да юк, – барчасының да, тупас көч астында сүнеп-тоныкланып калуына, көлгә әйләнүенә инанган иде ул. Көч көчне сындырганда, гаҗәп тоелган нәрсәләр дә бик кечкенә, ә гүзәллек исә кызганыч булып кала. Шуннан килеп чыккан нәтиҗә: таптап уза алган бөтен нәрсә дә тузан бөртегедәй вак, ә каршысында йөзтүбән сузылып ятканнарның һәммәсе, мәрхәмәтлек күрсәтергә теләгән кемсәнең талымына карап, беркадәр йомшаклыкка өмет итә ала. Дөньясы шуңа корылган...

Ләкин кайчагында, Һималайдан килүче сәйяр китапчылар аңлатуындагы Мәңгелек һәм Чиксезлек гәүдәләнеше булган Күк-Тәңре турында сүз барганда, анысы – бөтенләй башка нәрсә. Әйе, акыл белән иңләп-аңлап бетереп булмаслык Бөек Күк, бары тик ул гына аңа буйсынмый, аны үрелеп алу да, кулда тоту да мөмкин түгел. Күк-Тәңре хозурында хакан үзе дә – бер тузан бөртеге генә, аны куркытып та, аңа каршы баш күтәреп тә, яу белән барып та җиңә алмый. Җирдәге язмышлар һәм, Һималай китапчылары раслаганча, дөньялар хәрәкәте белән идарә итүче Күк-Тәңрегә табынырга һәм белгән догаларыңны укырга гына кала. Шуңа күрә, гомеренең соңгы көненнән котыла алмаган һәркем кебек, ихлас ышанулары һәм корбан чалулары белән, Күктән аны үз канаты астына алуын, аңа яхшы мөнәсәбәтен белдереп, кешеләр дөньясына ныклап хакимлек урнаштыруда ярдәм күрсәтүен һәм, сәйяр акыл ияләре раслаганча, Галәмдә мондый дөньялар исәпсез-хисапсыз икән, җир дөньясын аңа, Чыңгызханга, тулысынча һәм беркем белән дә бүлешмичә идарә итәр өчен бирсә ни була инде, дип, аны үз нәселенә, буыннан-буынга күчә барасы биләмә итеп билгеләвен ялынып-ялварып сорый, чөнки җир йөзендәге адәмнәр арасында аңардан да кодрәтлерәк һәм лаеклырак зат бар микән әле; гөманлавынча, Дөньяның бөтен Дүрт Тарафын тезләндерергә хәленнән килердәй, көче-куәте ягыннан аңардан өстенрәк торучы юк. Тирән, яшерен күңел төпкелен айкап, Чыңгызхан әлегә бүтән берәү дә Күк-Тәңредән сорарга җөрьәт итмәгән нәрсәне – илләр, халыклар өстеннән чиксез хакимияткә рөхсәт бирүен үтенергә үзгә хакы барлыгына торган саен ныграк ышана бара, чыннан да бит кемдер берәү әлеге тәхетне биләргә лаеклыдыр, бәс шулай икән, ул башкаларны көч белән буйсындыра алучы булырга тиеш! Чиксез рәхим-шәфкатьле Күк аның яулап алуларына, хакимлеген көчәйтүенә моңарчы комачаулык итмәде, һәм Күкнең аны аерым исәптә тотуына, аның кешеләргә күренмәс-беленмәс югары көчләре Чыңгызхан ягында булуына ышанычы торган саен ныгый барды. Аңа моңарчы ни кыланса да килеште, ә бит ул ут һәм кылыч белән узган бөтен төбәкләрдәге иңрәүчеләр авызыннан аның башына нинди генә ярсулы бәддогалар яумады, әмма бичара каргышларның берсе дә аның артканнан-арта баручы куәтенә, бөеклегенә һәм дөньяны тетрәткән шанына ат кылы калынлыгы да күләгә төшерә алмады. Киресенчә, үзен күбрәк каргаганнары саен, ул Күккә юнәлгән сыктау һәм аһ-зарларны тагын да үҗәтләнебрәк санга сукмый башлады. Дөрес, юк-юк та, Күкнең ачуын китерүдән сагаеп, күкләр җәзасын татырга туры килмәгәе, дигән авыр шик күңеленә боз булып төшкән мизгелләр дә булмады түгел. Шундый чакларда бөек хан күпмедер вакытка өнсез калып, үзен йөгәнләп тора, кул астындагыларга җиңелчә сулыш алырга мөмкинлек биреп ала һәм Күкнең гадел шелтәсен кабул итәргә, хәтта тәүбә итәргә әзер була. Мәгәр Күк ачуланмый, үзенең канәгатьсезлеген берни белән дә белгертми, чиксез мәрхәмәтеннән мәхрүм итми иде. Һәм ул, Күк гаделлеге саналган нәрсәләрне таптап, комарлы уендагы сыман, тагын да тирәнрәк гөнаһка бата, Күкнең түземлеген сыный. Ә Күк түзә! Шуннан чыгып, ул үзенә ни кыланса да ярый, дигән нәтиҗә ясый. Еллар узган саен, аңарда Күкнең сайлап алган кешесе нәкъ менә ул икәнлегенә, үзенең Күк Улы булуына ышанычы ныгыганнан-ныгый бара.

Әкиятләрдә генә ышанып була торган нәрсәләргә – зур бәйрәмнәр вакытында атка атланган җырчыларның, халык төркемнәре алдында йөренгәләп, аны Күк Тудырган дип җырлар чыгаруына һәм шул чакта меңләгән кулның шатланып Күккә күтәрелүенә ышанганга түгел, чөнки болар мескен-ялагай кешеләрнең тәлинкә тотуы гына икәнен аңлый дала хакиме, – бары тик тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, барча эш-гамәлләре Күк-Тәңренең уй-ниятләренә туры килгәненә күрә, Илаһи Күк аны яклый, дип, башкача әйткәндә, ул үзен Җир йөзендә Күк-Тәңренең ихтыярын тормышка ашыручы бердәнбер зат, дип фараз итә, Күк исә, аның кебек үк, бары тик тупас көчне, әлеге көчнең иясен һәм теләсә нинди максатка көч күрсәтеп кенә ирешеп булганын таный, дип уйлый, нәкъ менә ул гына, һичшиксез, шул таләпләргә тап килә дип саный иде...

Югыйсә вакыт-вакыт аның үзен дә гаҗәпкә калдырган хәлне – борын-борыннан аучылык һәм малчылык белән көн күргән, хәерчелеккә төшкән вак арат-киятлар ыругыннан булган ятим малайның, текә генә күккә күтәрелеп киткән лачындай, дәһшәтле дә, баш әйләндергеч тә дан биеклекләренә, дөнья белән идарә итү дәрәҗәсенә шундый тиз, ашкынулы менүен башкача ни белән аңлатырга мөмкин?! Тарихта күрелмәгән чиксез зур хакимияткә ирешү ничек була алды соң, ә бит аңа, иртәгәсе көнгә өмете өзелгән, шулай да әрсез-чая ятимгә, тормыш, иң яхшы дигәндә, курку белмәс йорт басучы яки ат карагы язмышын гына әзерләп куярга мөмкин иде, һәм башта ул шул юлга баскан да иде. Күрәзәлек итеп торасы юк: нибары сыңар арык аты гына булган Темучинны, Күк-Тәңре катнашыннан башка, авызыннан ут ургып торучы алтын аждаһалы һоруң-әләм көтмәгәндә генә урап алмас, беркайчан да аның Чыңгыз­хан дигән олы исеме булмас һәм Алтын тирмә гөмбәзе астында шулай вәкарь белән генә утырулар аның төшенә дә кермәс иде!..

Һәм менә барысы да шул сәбәпле икәнлеген, Азия хаканына Күкнең теләктәш мөнәсәбәтен раслап, һич кире каккысыз шаһәдәтлек, ачык дәлил булып күзгә күренеп тора! Карагыз: әнә ул – үзенең диваналыгы аркасында башын югалтудан чак кына котылып калган илгизәр күрәзәче алдан белеп әйткән гаҗәеп болыт. Ә бит аның сүзләре чынга ашты! Ак болыт – Күк-Тәңренең үз Улына хәбәр салуы, аның эш-гамәлләрен хуплавы һәм аңа фатиха бирүе, ул – алдагы бөек җиңүләр турында киләчәктән хәбәр билгесе.

Яу белән баручы күп меңләгән кешедән берсе дә үзләренә ияргән ак болытка игътибар итмәде, кайдан килеп чыккан ул, нинди максат белән – һичберәүнең боларда гаме юк иде, гомумән, мондый могҗиза булу ихтималы беркемнең дә башына килмәде. Ирекле болытлар агышын кемнең булса да күзәтеп торганы бармыни?.. Бары тик ул – дала чирүенең башында торган һәм аны дөньяны яулап алырга кузгаткан бөек хакан гына әлеге ак болытның илаһи мәгънәсен аңлый, берочтан үзенең гадәттән тыш сизгерлегенә хәйран кала һәм башка сыймастай мондый хәлнең булуына бер ышана, бер ышанмый да иде. Аны шулчак газаплы шик-шөбһәләр биләп ала: бу күзәтүләрен һәм фикерләрен кем белән булса да бүлешергәме, әллә бүлешеп торасы түгелме? Әгәр ул кемгәдер серен ачса, бәлки, болыт, тотар да, күз ачып йомган арада күздән югалыр? Кешеләр аны акылдан язган дип уйламасмы? Бераздан аның рухы яңадан ныгыган кебек була, ул кабат, ак болытның, мәгънәсез бер шаяру гына булмыйча, Күк тарафыннан җитди билге итеп җибәрелгәнен, кинәт юкка чыкмасын аңлый, һәм шулчак аны шатлык, куәтле күңел күтәренкелеге биләп ала: үзенең зирәклегенә, Кояш баешын яулап алыр­га дип сәфәр чыгуының хата түгеллегенә инану, зарыгып көткән максатына ирешү – кылыч һәм ут белән бөтен дөньяны тез чүктерү, мәңге какшамас зур мәмләкәт төзү нияте тагын да ныгый төшә. Ул шуның белән яши башлый. Аны күптәннән уянган дәрте – комсыз хакимияткә ашкыну теләге әйдәп бара. Күбрәк алган саен, нәфесе котыра гына...

Күзләре канлы орышларга сусаган яу, үткен хәнҗәр кебек, даланы тураклап, Кояш баешына таба котылгысыз сәфәрен дәвам итте.

Ә югарыдагы ак болыт... Ул, атаклы юргасы Хуба иярендә тәхеттәге сыман мәгърур гына оеп баручы Чыңгызханга ияреп, бер якка да тайпылмыйча, талгын гына йөзүен белде. Юрганың ялы ак, ә койрыгы кара, – ул бит тумыштан ук шундый иде, – белгәннәр әйтә, андый ат үзенә аерым йолдыз астында мең елга бер туа, дип. Ул чынлап та дөньяда тиңдәше юк коры җир көймәсе булып, чабышкы түгел, ә озын юлны йөзеп кенә, армый-талмый үтә торган мал иде. Менә Хуба, туктаусыз яуган коен кебек, дымлы-кайнар сулышы белән җирне сугарып, бер алынган киеренке тизлектә туктаусыз юргалап бара. Авызлыгы булмаса, мондый ат артыгын тырышып хәлдән таярга, явып арыган яңгырның соңгы тамчысыдай кибеп бетәргә әзер. Борын заманда бер акын әйткән, андый атка атланган кеше үзенең үлемсезлегенә ышана башлый, дигән...

Шул мәлдә Чыңгызхан үзен бик канәгать, бик бәхетле итеп тойды. Аңа күктән һәм җирдән илаһи көч иңде, әйтерсең лә ул да ару-талуны белмәс юргага әверелгән иде, максатына йөгерә-йөгерә бару сусынын басар өчен, чабып барган атның ярсулы кан әйләнешенә җаны-тәне белән тоташып, кичекмәстән хәрәкәт итәргә ашкынды.

Әйе, җайдак белән ат бер-берсенә тиң иде, берсен берсе дәртләндереп, бер көч икенчесенә куәт өстәде. Шунлыктан мал иясенең утыру рәвеше дә лачын торышын хәтерләтә иде. Бөтен булмышы белән ияргә сыланган киң җилкәле, базык гәүдәле, бакыр йөзле бу җайдак аяк табаннарын да, масаебрак һәм үз-үзенә нык ышанган кыяфәттә, ачу китергеч итеп өзәңгеләргә терәгән. Ат өстендә ул тәхеттәгедән дә болайрак булып, сынын катырып, башын югары тоткан хәлдә, кысык күзле калку яңагына, бөтен чыраена таш кебек кырыс, рухсыз төс чыгарып утыра. Аңардан дала йөзен кара болыт каплаган кебек иге-чиге күренмәгән галәмәт зур чирүне данга, җиңүләргә әйдәп баручы бөек хаким куәте һәм ихтыяр көче бөркелеп тора...

Билгеле, Чыңгызханның мондый күтәренке рухи халәтен аңлатырлык үзгә бер сәбәп бар, ул – йөрәгенә мөһер итеп басылган Күк-Тәңре тамгасы булып, аңа үзе юраган бөек вазифасының көмеш таҗы сыман баш өстендә эленеп торган ак болыт. Һәм, шул яктан карасаң, барысының да үзара бәйләнештә икәнен күрергә мөмкин. Болыт... Күк... Алда, хәрәкәт юнәлешен билгеләп, байрак йөртүченең кулларындагы яу әләме – алтын аждаһалы кара һоруң җилферди, ул бер үк вакытта Чыңгызханның кай тирәдә икәнлеген дә күрсәтә. Һоруң янында алар өчәү иде – тәэсир көче белән теләсә кемне аяктан егарлык, үзләренә ышанып тапшырылган гадәттән тыш мактаулы вазифадан башлары әйләнеп, горурлыклары ташып ашкан өч байракчы. Өчесе дә сайлап алган кебек бертөсле чем-кара атка атланган. Уртада – байракның сабын тоткан пәһлеван, аның ике ягында – ялангач сөңгеләрен алга каратып аскан, аны озата баручылар. Хаканның юлын бизәп, ефәк һәм алтын белән чигелгән киң кара тукымадан гыйбарәт әләм җилдә җилферди, аңа төшерелгән, авызыннан якты ялкын ургытучы аждаһа да шуңа күрә җан кергәндәй булып бәргәләнә иде. Әнә ул аждаһа очып барган шәпкә дошманның өстенә сикерә, ә аның бөтенесен күреп торган, ачудан дөянеке сыман бүлтәеп чыккан коточкыч күзләре, җилдә йолыккаланган әләм белән бергә, чыннан да тере кебек, як-якка тәгәри...

Ару-талуны белмәс хакан, таң тишегеннән ияргә менеп, чирүне алга әйдәкли. Үз хәбәрләрен җиткерү өчен, аңа төрле тарафтан атларын куалап, нойоннар килә дә, барган шәпкә генә күрсәтмәләр алгач, аның яныннан, чаптырып, кире үз урыннарына кайтып китәләр. Яуга төп киртә булачак бөек Идел ярларына кыш капкасындагы салкын яңгырлар, юл өзеклекләре башланганчы барып җитәр өчен ашыгырга кирәк иде, аннары инде боз катканны гына көтеп торасы һәм алга, хыялда йөрткән максатка – Кояш баешы җирләрен буйсындыруга таба юлны дәвам итәсе була.

Ул көнне төн караңгысына чумганчы диярлек иярдән төшмәделәр. Инде офыкка яткан кояш нурларында эңгер-меңгер алдындагы дала шундый иркен булып җәелде ки, бу җирләрнең шултиклем күз иңләмәслек икәнлеген, мөгаен, башка бер вакытта да болай ук күреп-аңлап булмас иде. Үзе яртылаш офык артына чумган хәлдә дә, алсу-кызгылт буяуларын кызганмыйча, киңлекләрне коендырган кояшның соңгы шәфәкъ нурларына, рәт-рәт булып, томан каплаган кара болакларны хәтерләтеп, ничәмә-ничә төмән, алардагы меңнәрчә җайдаклар кереп чума-кушыла бара.

Атларның талчыккан аркалары бары тик төн җиткәч, гаскәр йокы аланына туктагач кына, ияр һәм җайдаклардан бушап ял итә ала.

Әмма кичтән ялга тукталган урында, таң ату белән, гаскәрне яңадан яуга өндәп, добулбаслар – үгез тиресеннән ясалган искиткеч зур барабаннар дөпелди башлый. Дистә меңләгән кешене йокыдан аеру бик җиңел түгел. Шуңа уятучыларга шактый тир түгәргә туры килә – добулбасларның бертуктаусыз гөрселдәве тирә-юньдәге бөтен тирмә-чатырларга каты шау булып тарала.

Ул сәгатькә хакан инде аягына баскан. Беренчеләрдән булып диярлек уяна да, әле аяз, кояш сарысы гына саркылган көзге иртәләрдә сарай тирмәсе тирәсендә йөренгәләп, зиһенен бер ноктага туплап, төн кичкәнче башына килгән уй-фикерләрне кабат уеннан кичереп, ниндидер күрсәтмәләр бирә һәм шул арада чирүне ияр вә тәгәрмәчләр өстенә менәргә мәҗбүр итүче добулбаслар гүләвенә дикъкать белән колак сала. Чираттагы һәр көн шулай башлана, бераздан тавышлар ишәя, хәрәкәтләр ешая, төнгелеккә өзелеп торган сәфәр янә үз эзенә төшә.

Ә добулбаслар һаман гөрселди. Аларның иртәнге шавы, гөрелтесе, йокыдан торырга чакыру авазы гына түгел, ниндидер зуррак, бөегрәк максатны күздә тотучы чаң, таләпчән һәм беркемгә дә буйсынмас нык ихтыярлы әмирнең әлеге максатны исләренә төшерүе булып яңгырый. Шул рәвешле, Чыңгызхан, үзенә ияреп, бөек сәфәргә чыккан һәркемне куалый: барабаннар шавы белән тирмәләрнең төн кичәр өчен генә вакытлыча ябылып торган киез ишекләренә һәм уянып килүчеләрнең аңына үтеп керә, нинди генә акыллы фикер булмасын, әгәр аңардан чыкмаган икән, ул аны аяк астына салып таптый да үзенекен тага, чөнки адәм баласы йокы куенында чакта үзенең кемгәдер буйсынганлыгын онытып тора, имештер, ул – хөр, ирекле зат, шуңа күрә дә йокы – алама, заяга узган гомер, хыялый, әмма хәтәр азатлык мәле, андый башбаштаклыкны йокыдан айнуының беренче мизгелләрендә үк кешенең аңыннан, калебеннән бәреп чыгарырга, уянган һәркемне янә өнгә – бары тик хаканга гына берсүзсез буйсынуга, хезмәт итүгә, хәрәкәт эченә кайтарыр өчен, ике дә уйламыйча, «ирек» дигән ул чүп үләнен кырыс-усал кул белән һич кызганмый йолкып атарга кирәк.

Добулбасларның үгез үкерүенә охшаган шыксыз гөрселдәве һәр юлы хәтта Чыңгызханның да тәненә салкын йөгертә, ул аның яшүсмер чагындагы күңел истәлегенә бәйле: берзаман якында гына ике үгез, кыргый тавышлар белән акырышып, тоякларыннан вакташ һәм тузан күтәреп котыра-котыра сугыша башлаган иде, аларның үкерүеннән әсәрләнеп микән, ул, үзе дә аңлап бетермәстән, кайдандыр сугыш җәясен тартып чыгарганын һәм шул мәлдә йокымсырап яткан бертуган энекәше Бектернең күкрәген ук белән атып тишкәнен, – алар шуның алдыннан гына елгада икәү тоткан вак балык аркасында сүзгә килгәннәр иде, – төшендә күргән кебек кенә хәтерли. Бектер кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде, сикереп торды һәм канга батып янә җиргә ауды, ә Темучин, – әйе, иртә үлгән Есугай-баһадирдан ятим калган Темучин гына иде әле ул, – куркуыннан, җилкәсенә тирмә янында яткан добулбасны асып, якындагы тауга йөгереп менде. Анда, тауга менгәч, ул эчпошыргыч бер тавыш белән туктаусыз барабан кагарга кереште, ә анасы Аголен аста үкереп елый, туганын үтергән мөртәтне каргап-каһәрләп, чәчләрен йолкый иде. Аннары тау янына башка кешеләр йөгереп килде, барысы да кулларын болгап аңа нәрсәдер кычкыралар, әмма ул берни дә ишетми, үҗәтләнеп, барабан кагуын белә. Ни өчендер һичкем аңа якын килмәде, добулбасын дөмбәсләп, ул таң атканчы шунда утырды...

Йөзләгән добулбасның колак ярып гөрселдәве, ярсып үкерүе хәзер исә хаканның сугышка өндәү ораны, батыр йөрәкле һәм кансыз булуы билгесе, үзе белән яуга чыкканнарга бөтен игътибарны туплап күтәрелергә, хәрәкәт итәргә, төп максатка – дөньяны яулауга таба юнәлергә чакыру авазы иде. Алар аның артыннан соң чиккәчә барачак, – офыкның да кайдадыр чиге бар ич, – һәм җирдә яшәгән һәммәсе – ишетү сәләте булган барча адәмчекләр һәм башка җан ияләре, эчтән тетрәнеп, аның сугыш барабаннарына буйсыначак. Инде аның яшерен уйларының аерылмас шаһитына әверелеп килүче ак болыт та, хәтта ул да, читкә тайпылмыйча, иртәнге добулбас тавышларына колак салган кебек, баш өстендә салмак кына әйләнә. Кисәк исеп куйгалый торган җил исә җанлы булып тоелган ут ургытучы аждаһа чигелгән һоруңны кыштырдата. Менә-менә ул аждаһа әләмнән сикереп чыгар да, авызыннан якты ялкын бөрки-бөрки, җил уңаена йөгереп китәр төсле...

Бу араларда иртәләр әйбәт тора иде.

Кичләрен, йокы алдыннан, тирә-юньгә тагын бер күз салыр өчен, Чыңгызхан тирмә алдына чыгып баса. Һәркайда, буш киңлекләрдә учак­лар яна, якын булса – аларның дөрләгәне, ерактарак икән – утларының җемелдәве күренә. Хәрби аланнардан һәм олау табырларыннан, ат көтүләрен куып баручыларның торак-тирмәләре тирәсеннән аксыл төтен җәелә; бу сәгатьтә кешеләр тирләп-пешеп шулпа эчә һәм туйганчы ит ашый. Галәмәт зур кисәкләре белән казаннардан алгач, пешкән ит исе ач дала җанварларын шул тирәгә чакырып китерә. Йә тегендә, йә монда мескен җан ияләренең шашынулы күзләре ялтыраганы күренә һәм колакка моңсу гына шыңшып-улап куйганнары ишетелә.

Ул арада халык, чалып ташланган кебек, бик тиз үле йокыга тала. Бары тик ялга туктаган гаскәрнең тынычлыгын саклаучы төнге күзәтчеләрнең генә бер-берсенә аваз салуы тәүлек буена тормышның ныклы тәртипкә салынган бер агымда дәвам итүен күрсәтеп тора. Ул шулай булырга да тиеш инде. Һәркемнең үз вазифасы бар, соңгы исәптә барысы да бердәм һәм иң югары максатка – Чыңгызханның дөньяны яулап алу идеясенә тайпылышсыз хезмәт итүгә дүндерелгән. Мондый минутларда, күңеле шатлыктан исереп, ул үзенең гайре табигый асылын – туймас нәфесен, бетмәс-төкәнмәс сусавын, җирләре никадәр киңәйгән саен, шашынып, тагын да чиксезрәк хакимлеккә омтылган зат икәнлеген аңлый, һәм аңа әлеге хакимиятне арттыру максатына туры килгән нәрсәләр генә кирәк, ә шуңа җавап бирмәгәннәренең яшәүгә хакы юк, дигән котылгысыз бер нәтиҗә ясый иде.

Сарүзәктә җәзалап үтерү дә – күп заманнар үткәннән соң Әбүталип Котлыбаев үз башына язып алган риваятьтә тасвирланган фаҗига – менә шунлыктан килеп чыккан каза иде...

«Төннәрнең чираттагысында баравылның (уң кулдагы төмәннең) атлы күзәтчеләре, һәрвакыттагыча уяулык күрсәтеп, хәрби аланнардан тыш, олаулар, көтү куып баручылар һәм төрле хезмәт күрсәтүчеләрнең тирмәләренә дә күз салгалап баралар иде. Бар җирдә дә тәртип. Кичүләр үтеп арган-талган кешеләр бөтен төштә – тирмәләрдә, чатырларда, ә күп­ләре ачык күк астында, янып бетүче учаклар янында тезелешеп йоклап ята. Тирә-юньдә тирән тынлык хөкем сөрә, барча тирмәләрдән дә караңгылык саркылып чыга. Күзәтчеләр инде бөтен җәйләүне әйләнеп бетерде дияргә була. Алар өчәү иде. Атларын тыя төшеп, үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар. Боларга өлкән итеп куелганы – йөзбашы бүреген кигән озын буйлы җайдак – ике иптәшенә әкрен генә боерды:

– Йә, булды. Барыгыз, егетләр, черем итеп алыгыз. Ә мин монда тагын бер караштырып килим әле.

Тегеләрнең икесе дә китеп барды. Монда калган йөзбашы исә иң элек күзләре белән бөтен тирә-юньне айкап алды, тынып калган дөньяга янә бер колак салган булды, аннары атыннан төште дә, аны тезгененнән тотып, олаулар, дирбия-каеш ясаучылар, тегүчеләр, корал осталары рәтеннән табырның иң аргы читендәге ялгыз тирмә ягына юл тотты. Ул, уйланып башын игән көе, төрле авазларга колагын торгызып барганда, күктән явып торган ай нурлары аның эре йөз сызыкларын һәм артыннан күндәм генә атлаган Акйолдызының ялтыраган зур күзләрен элем-чалым гына яктырта иде.

Йөзбашы Эрдене әлеге тирмәгә якынлашты, күрәсең, анда аны көтеп торырга тиешләр иде. Тирмәдән башына яулык бөркәнгән хатын чыкты һәм ишек төбендә аны каршы алды.

– Самбайну (исәнме – монголча), – дип, тавышын басып кына, хатынны сәламләде ул. Борчылып сорады: – Йә, хәлләр ничек?

– Барысы да тәртиптә, Күк-Тәңрегә шөкер, бөтенесе әйбәт килеп чыкты. Хәзер инде борчылма, – дип пышылдады хатын. – Ул сине бик көтә. Ишетәсеңме, бик көтә.

– Мин үзем дә күңелем белән аңа таба ашкындым! – дип җаваплады йөзбашы. – Тик, үч иткәндәй, безнең нойон атларны кабат санарга булды. Өч көн буе шуннан котыла алмадым, ат көтүләре арасында югалып тордым.

– Йә, борчылмасана, Эрдене. Шундый хәл килеп чыккач, син ни кырган булыр идең? Монда кеше күзенә чалынып йөрүдән ни мәгънә? – Хатын аны тынычландырып башын чайкап алды һәм өстәп әйтте: – Иң мөһиме, шулай тыныч кына, җиңел генә тапты. Бер мәртәбә кычкырмады да түзде. Ә иртән мин аны ябык олауга урнаштырдым. Берни дә булмаган кебек. Ул – синең менә дигәнең. Әй, нәрсә сөйләнеп торам соң әле! – дип, кинәт сүзен бүлде ул. Котлап: – Кулыңа кунган лачын һәрвакыт синең белән булсын! – диде. – Инде улыңа исем тап!

– Сүзләреңне Күк ишетсен иде, Алтун! Догулаң белән үлгәнче сиңа рәхмәтле булырбыз. – Йөзбашының тавышы калтырады. – Ә исемне уйларбыз, анысыннан гына тормас.

Хатынга атның тезгенен тоттырды.

– Борчылма, һәрвакыттагыча, күпме кирәк, шултикле саклармын, – дип ышандырды Алтун. – Бар инде, бар, Догулаң сине зарыгып көтә.

Йөзбашы, кыюлыгын аяк табанына туплаган кебек, бераз таптанып торды, аннары тирмә авызына килеп, авыр тыгыз киез чаршауны аз гына ачты һәм, иелә төшеп, эчкә узды. Тирмә уртасында кечкенә генә учак янып тора, ә шул учакның көчсез, тонык яктысында ул аны – иңнәренә сусар тунын салып, эчтә үк утырган Догулаңын күрде. Аның каршысында – сырган юрган капланган бишек, хатын уң кулы белән бишекне җиңелчә генә тирбәтә иде.

– Эрдене! Мин монда, – дип, йөзбашының керүен сәламләгәндәй, әкрен генә эндәште Догулаң. Аннары: – Без монда, – дип, уңайсызланган кебек, елмая төшеп, үз-үзен төзәтте.

Йөзбашы тиз генә ук садагын, җәясен, кыныдагы кылычын ычкындырды, коралларын ишек төбендә калдырып, кулларын сузып, хатын янына килде. Тезләнде, һәм алар йөзгә-йөз орындылар, иңнәренә башларын куеп кочаклаштылар һәм шул көе тынсыз тордылар. Дөньялары бер мәлгә шушы тирмә гөмбәзе астында йомылып калды. Бу тирмәнең тышындагы бар нәрсә әһәмиятен, кыйммәтен югалтты кебек. Бары тик алар икәве, аларны берләштергән бер-берсенә ашкыну хисе һәм өч көн элек дөньяга килеп, инде бишектә изрәп йоклаган йодрык хәтле җан иясе генә торып калды.

Эрдене беренче булып телен тибрәтте:

– Йә, хәлең ничек? – дип сорады ул, ешлаган сулышын көчкә тыеп. – Мин шулхәтле борчылдым.

– Инде барысы да артта калды, – дип җаваплады хатын, ярым караңгыда елмаеп. – Аларны уйлама. Аның турында – безнең улыбыз турында гына сораш. Ә ул шундый тере, нык булып чыкты. Имиемне шундый каты итеп суыра. Ул сиңа бик охшаган. Алтун да шулай ди.

– Миңа күрсәт аны, Догулаң. Бер күз салыймчы!

Догулаң читкәрәк тайпылды һәм, бишек өстендәге юрганны ачар алдыннан, ирексездән сагаеп, тыштагы авазларга колак салды. Тирә-юньдә тирән тынлык иде.

Йөзбашы йоклап ятучы нарасыйга, аның әлегә берни дә аңлатмый торган йөзендә үз чалымнарын табарга тырышып, озак карап торды. Тынын кысып яңа туган сабыена текәлгәндә, ул, бәлки беренче тапкырдыр, мәңгелектән бер хәбәр-билге булып, дөньяга нәсел дәвамчысы килүенең илаһи асылына төшенгәндер. Мөгаен, шуңа да һәр сүзен бизмәнгә салып үлчәгән кебек әйтеп куйды:

– Менә мин хәзер һәрвакыт синең яныңда, Догулаң, хәтта минем белән ни генә булса да, һәрвакыт синең яныңда. Чөнки синдә – минем улым.

– Син минем белән? Шулай булсачы! – Хатын сагышлы көлемсерәде. – Будда тәгълиматындагы кебек, сабый – синең икенче чагылышың, дип әйтмәкче буласыңмы? Мин, аны имезгәндә, бу турыда уйладым. Әле өч көн элек булмаган җан иясен кулыма алып, күңелем белән сиңа эндәштем: әй Эрдене, бу бит – синең яңадан тууың! Үзең дә хәзер шулай дип уйладыңмы?

– Уйладым. Тик бөтенләй үк алай түгел. Мин үземне Будда белән чагыштыра алмыйм.

–Чагыштырмасаң да була. Син – Будда түгел, минем байрагымдагы аждаһа. Мин сине аждаһага охшатам. – Догулаң ягымлы итеп пышылдады: – Мин һоруңнарга аждаһалар чигәм. Аларның барысы да син икәнен берәү дә белми. Минем бөтен әләмнәремдә – син. Кайчак төшемдә дә күрәм, мин аждаһа сурәтен чигәм, имеш, ә аңа җан керә, тик син көлмә генә, мин төшемдә аны кочаклыйм икән, без бергә кушылабыз да, аждаһа мине үзе белән алып китә, без очабыз, мин дә аның белән очам, һәм иң татлы мизгелдә ул аждаһа син булып чыгасың. Төшемдә син минем янымда – әле аждаһа, әле адәми зат. Уянгач, мин нигә дә юрарга белмим. Сиңа бит, Эрдене, элек тә әйтә идем, син – минем утлы аждаһам, дип. Юк, шаярып түгел. Ул шулай иде дә. Мин сине, синең аждаһадагы чагылышыңны байракларга чигәм. Инде менә мин аждаһадан бала таптым булып чыга.

– Үзеңә ничек ошый, шулай булсын. Тик, тыңла әле, Догулаң, минем нәрсә әйтәсем килә. – Йөзбашы тынып торды да аннары телгә килде: – Менә хәзер, балабыз тугач, безгә ни кылырга икәнен уйларга кирәк. Һәм хәзер шул турыда сөйләшик. Әмма минем баштан ук, син белеп торсын өчен әйтәсем килә, хәер, болай да беләсең, шулай да барыбер әйтәм: мин һәрвакыт сине сагынып яшәдем һәм һәрвакыт сине сагынып яшим. Ә иң курыкканым – сугышта башымны җую түгел, шул сагынуымны югалту, аннан аерылу. Мин һәрвакыт уйлый идем, гаскәрләр белән йә бер, йә икенче якка киткәндә, сагынуымны, ул минем белән бергә һәлак булмасын, ә синең белән яшәсен өчен, үземнән ничек аерып калдырырга, дип. Һәм берни дә уйлап таба алмый идем, шулай да ул йә кошка, йә, бәлки, җанварга, шундыйрак берәр җан иясенә әверелсен, мин аны синең кулларыңа бирер идем дә, мә, ал, бу – минем сагынуым, ул һәрвакыт синең белән бергә калсын, дияр идем. Ул чакта мин һәлак булсам да курыкмыйм. Менә хәзер аңлыйм инде: минем сине сагынуымнан улым туды. Ул хәзер һәрвакыт синең белән булыр.

– Тик без әле аңа исем кушмадык. Син улыбызга исем уйлап таптыңмы? – дип сорады хатын.

– Әйе, – диде йөзбашы. – Син риза булсаң, аны яхшы исем белән атыйк – Кунан булсын!

– Кунан?!

– Әйе.

– Ә нишләп, бик яхшы. Кунан! Яшь чабыш аты.

– Шулай. Өч яшьлек ат. Көченең иң куерып килгән чагы. Ялы да давыл кебек, тояклары да кургаштай.

Догулаң сабый өстенә иелде:

– Тыңла, атаң сиңа исемеңне әйтер!

Һәм йөзбашы Эрдене әйтте:

– Исемең синең – Кунан. Ишетәсеңме, улым? Исемең синең Кунан булыр. Дөрестән дә шулай.

Бу мизгелнең кабатланмас әһәмиятен тоеп, алар тынып калдылар. Төн тыныч иде, бары тик күрше табырда бер эт болай гына өргән булып алды да ерактан озак итеп кешнәгән тавыш килде – мескен ат төн уртасында тауларын, йөгерек елгаларын, куе үләннәрен, башка атларның аркасында уйнаган кояш яктысын исенә төшергәндер, бәлки... Исемле булып алган нарасый тыныч кына йоклый, һәм аның сабыйлык язмышы әлегә аның белән янәшә йоклап ята иде. Әмма озаккамы?

Йөзбашы Эрдене зур учы белән мыегын сыпырды, тынлыкны бозып, авыр сулап куйды.

– Мин балабызның исеме турында гына уйланмадым. Башкасын да уйладым, Догулаң. Үзең аңлыйсың, яңа туган сабый белән монда ка­лыр­га ярамый сиңа. Тизрәк китәргә кирәк.

– Китәргә?

– Әйе, Догулаң, китәргә, һәм никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак.

– Мин дә уйладым, тик кая китәргә, ничек китәргә? Ә син нишләрсең?

– Хәзер әйтәм. Без бергә китәбез.

– Бергә? Бу бит мөмкин түгел, Эрдене!

– Бары тик бергә. Ә башкача була аламы?

– Тик син, баравыл йөзбашы, ни сөйләгәнеңне уйла!

– Мин инде уйладым, ныклап уйладым.

– Әмма син хакан кулыннан кая китәрсең икән, дөньяда андый урын юк! Эрдене, акылыңа кил!

– Мин инде барысын да уемнан кичердем. Мине тыныч кына тыңлап бетер. Хәтерлисеңдер, без башта, күп кешеле, базарлы һәм сукбайлы калаларда туктап торганда, качып-посып йөрмәдек. Мин сиңа ул көннәрдә болай гына әйтмәдем ич, Догулаң: килмешәкләр чүпрәк-чапрагына төреник тә, шулар арасында югалып, илдән илгә йөрербез, дип.

– Нинди илләрдә, Эрдене? – Чигү остасы ачынудан кычкырып җибәрде. – Кайда ул безгә үзең теләгәнчә яши торган җир? Хаканнан китүгә караганда, Ходайдан качу җиңелрәктер. Шуңа күрә без кыймадык та, үзең аңлыйсың. Гаскәрдән кем шундый адымга бара алыр икән?! Менә без курку һәм мәхәббәт арасында үзебезнең яшерен тормышыбыз белән калдык та, сиңа гаскәрдән китәргә ярамый, китсәң, башыңны җуясы идең, ә мин синнән китә алмадым, югыйсә бәхетемне югалткан булыр идем. Инде хәзер без ялгыз түгел. Улыбыз белән бергә...

Өсләренә ябырылып килгән, тау-ташлар ишелгәнгә тиң шомны күз алдына китерүдән, аңлаудан тирмәдә авыр тынлык урнашты. Шулчак йөзбашы әйтеп куйды:

– Кешеләр хурлыкка калудан, мәсхәрәләнүдән, хыянәт өчен җавап тотудан качалар; аларга бары тик газиз башларын гына саклап калырга кирәк, шулай еш булгалап тора. Безгә исә язмыш бала бәхете бүләк иткәнгә күрә качарга туры киләчәк, тик шундый ук корбаннар бәрабәренә. Рәхим-шәфкать көтәсе юк. Хакан үзенең боерыгыннан беркайчан кире чигенмәячәк. Әле соңга калганчы китәргә кирәк, Догулаң, бүтәнчә котылу юлы күренми. Башыңны чайкама. Бүтән чара юк. Бәхет белән бәхетсезлек бер тамырдан үсә. Бәхетле чакларыбыз булды, инде бәладән дә куркып калмабыз. Китәргә кирәк.

– Сине аңлыйм, Эрдене, – дип, хатын әкрен генә әйтеп куйды. – Хаклысың, әлбәттә. Тик мин менә уйлыйм, кайсысы яхшырак: үлүме, әллә зур корбаннар хисабына исән калумы? Сүзем ул турыда түгел. Синең белән шулхәтле бәхетле мин, үземә-үзем әйткәнем бар: кирәксә, үләм, тик синнән миңа килгәнне үтерә алмыйм. Диванамы мин, әллә акыллымы, әмма мондый җинаятькә кулым бармады...

– Үзеңне азаплама, кирәкми, яшәргәме яки яшәмәскәме, син болай өзгәләнергә тиеш түгел! Без әле тумаган җанны корбан итәргә теләмәдек. Хәзер ул туды. Инде без аның өчен яшәргә тиешбез. Качарга һәм яшәргә! Без икебез дә улыбыз тууын теләгән идек ләбаса.

– Үзем димим. Мин – һаман башка нәрсә турында. Син әйтә аласыңмы, әгәр мине җәзаласалар, синең белән улыңны исән калдырырлармы?

– Алай ук кирәк түгел. Мине түбәнсетмә, Догулаң. Сүз ул хактамыни?! Иң яхшысы, син үз хәлеңне әйт: үзеңне ничек хис итәсең? Юлга чыга аласыңмы? Син арбада Алтун белән барырсың, ул безгә ярдәм кулын сузарга әзер. Мин, атка атланып, янәшәгездә булырмын, берәр хәл килеп чыкса саклап калыр өчен...

– Ничек әйтәсең. – Чигү остасы бу юлы сүзне кыска тотты. – Тик синең белән! Бергә, янәшә булырга...

Бишек өстенә башларын иеп, алар янә тынып калдылар.

– Әйт әле, – дип, кабат сүз башлады Догулаң, – тиздән гаскәр Җаек ярларына чыга, диләр. Алтун кешеләрдән ишеткән.

– Ихтимал, ике көннән булыр, алай ерак калмады инде. Ә су баса торган урыннарга иртәгә үк барып җитәрбез. Анда әрәмәлекләр башланачак, куаклар да чытырманлыклар, алар артында – Җаек.

– Зур, тирән елгамы ул?

– Иделгә таба бару юлында иң зурысы...

– Тирән дәме?

– Теләсә нинди ат йөзеп чыга ала торган түгел, бигрәк тә каты агымлы төшләрендә. Култыкларында – саерак.

– Димәк, тирән инде, ә агымы салмакмы?

– Көзге кебек ялтырап ята, кызурак аккан урыннары да бар. Син беләсең бит, минем бала чагым Җаек далаларында узды, безнең нәсел шул яктан. Җыруларыбызның да бөтенесе Җаектан. Безнең җырулар айлы төннәрдә җырлана торган...

– Исемдә, – дип уйчан гына әйтеп куйды Догулаң. – Син, ничектер, миңа бер җыруыгызны җырлап күрсәткән идең, хәзергә хәтле оныта алмыйм, сөйгәненнән аерып алгач, Җаекта батып үлгән кыз турында иде ул.

– Бик борынгы җыру...

– Бер хыялым бар, Эрдене, ак ефәк тукымага шундый чигеш чигәсем килә: су тынган, җиңел дулкыннар гына аның өстен бераз шадраландырып тора, тирә-юньдә үсемлекләр, кошлар, күбәләкләр, әмма кыз инде юк, ул кайгысын күтәрә алмаган. Бу чигешне кем күрсә, шуңа сагышлы елга өстендәге хәсрәтле җыру ишетелсен иде.

– Бер көннән сиңа ул елганы күрү насыйп булыр. Мине дикъкать белән тыңла, Догулаң. Син иртәгәсе кичкә әзер торырга тиешсең. Алмаш атны иярләп, мин килеп җитүгә, теләсә кайсы сәгатьтә бишекне алып чыгуың кирәк булачак. Мыштырдарга ярамый. Озак кыймылдау хәтәр хәзер. Мин бүген, әле үк сезне теләсә кай якка алып китәр идем. Тик әйләнә-тирәбез – ачык дала, беркайда күмелеп, яшеренеп тора алмыйсың, бөтенесе уч төбендәге кебек, өстәвенә төннәре дә айлы бит әлегә. Ә арттан куа чыксалар, арба белән дала буйлап ерак китеп өлгерермен, димә. Менә алда, Җаекка табарак, куе әрәмәлекләр башлана, анда инде бөтенесе икенче төрле булачак...

Алар, бер кисәк кенә тынып калып, аннары яңадан үзләрен нинди билгесезлек, нинди язмыш көтәргә мөмкин икәнлеген тәфтишләп, – хәзер инде бу, яңа туган бала белән бергә, өчесенә уртак язмыш иде, – бик озак сөйләштеләр. Сабый да озак көттермәде, бу әңгәмәдә катнашасы килгән сыман, ыңгырашып, бишегендә кыштырдый башлады һәм, шыңшыган эт баласыдай чыелдап, бераздан елап җибәрде. Догулаң аны җәһәт кенә кулына алды һәм, әле ияләшмәгәнлектән уңайсызлана төшеп, ярым борылган хәлдә ими каптырды. Кайнар дәрт белән хисапсыз күп тапкыр үбелгән, ап-ак шома күкрәктән калкып чыккан имиләр йөзбашына шулхәтле таныш, якын, ул аларны, үзалдына гына, камыш арасына качып торучы үрдәкнең йомры аркасына охшата иде. Хәзер инде барысы да яшь ананың мәхәббәтеннән нур алып торачак. Йөзбашының күзләре гаҗәпләнүдән һәм сокланудан яктырып китте, нәрсәдер исенә төшеп, дәшми-тынмый гына башын боргалады, соңгы көннәрдә шулхәтле күп кичерешләр эчендә яшәде, һәм менә табигать билгеләгән мөддәт эчендә буласы эш барып чыкты: ул – ата, Догулаң – ана, аларның уллары бар, анасы әнә сабыена күкрәк сөтен имезә... Ул баштан ук шулай булырга тиеш иде. Табигать кушуы белән, үләннән үлән ярала, җанвардан җанвар туа, кеше генә, үз талымына карап, шул табигый кануннарның юлына аркылы төшәргә мөмкин...

Сабый, иреннәрен чупылдатып, ими суыра, үзенең күңелен күргән «ак үрдәк»нең тәмен-татын тоеп кинәнә.

– Әй, кытыкланам, – дип, сөенеченнән көлеп җибәрде Догулаң. – Менә бит нинди җитез малай булып чыкты. Күрдеңме, ничек килеп ябышты, инде аерып алып булмый, – дип сөйләнде, үзенең бәхетле көлүеннән аклангандай. – Ә чынлап та ул, безнең Кунан, сиңа бик охшаган. Бәләкәй аждаһабыз, дәү аждаһаның улы! Менә күзләрен ачты! Кара инде, кара, Эрдене, күзләре дә синеке, борыны да шундый ук, иреннәре дә тач коеп куйган кебек...

– Охшаган, билгеле, бик охшаган, – дип рәхәтләнеп килеште йөзбашы. – Кемнедер таныйм мин анда, бик таныйм.

– Ничек кемнедер? – Догулаң, аптырап, аңа карады.

– Билгеле, үземне инде, үземне!

– Ә син менә аны кулыңа ал да бераз тотып тор. Нәкъ инде тере кечкенә йомгак. Шундый җиңел. Куян баласын тоткандай.

Йөзбашы баланы кыюсыз гына кабул итеп алды, ул мәлдә үз кулларының көче һәм саллылыгы артык, урынсыз булып чыкты, һәм, ни кылырга, көрәктәй зур учларына нарасыйның мамык кебек гәүдәсен ничек җайлап куярга белмичә, аны сак кына күкрәгенә кысты, дөрес­рәге, йөрәк тибешенә якынайтты һәм, моңарчы таныш булмаган наз тойгысын ни белән чагыштырып була икән, дип, шул мизгелдә биләп алган кичереш-тойгыларыннан бәхетле елмаеп, дулкынланган тавыш белән әйтте::

– Беләсеңме, Догулаң, бу – куян баласы түгел, кулларымда – минем йөрәгем.

Бәләкәч тиздән йоклап китте. Йөзбашына да инде гаскәрдәге үз урынына кайтырга кирәк иде.

Төн уртасында сөеклесенең тирмәсеннән чыгып, йөзбашы Эрдене көзге Сарүзәк өстендә сары май кебек балкыган айга карап алды һәм үзенең тома ялгызлыгын тойды. Аяклары китмәскә карышты, яңадан Догулаңга, улы янына әйләнеп керәсе килде. Төпсез дала төненең колакларны чыңлаткан серле авазлары йөзбашын сихерләгән кебек иде. Бүген бу тирмәдә акылга сыймаслык, шомлы хакыйкать ачылды: язмыш тарафыннан бөек хаканның гамәлләренә тартып кертелгәнгә, аның белән бергә Кояш баешына таба яуга чыкканга, аңа хезмәт иткәнгә күрә, үзләре үк куркыныч астында калдылар, теләсә кайсы мәлдә хаканның бала туган өчен котылгысыз җәзасы аларны бик зур кайгыга салырга мөмкин иде. Бәс шулай булгач, аларны Дөньяның Дүрт Тарафына Әмер бирүче белән бәйләгән көч табигатькә каршы, моннан соң үз тормышлары белән сыешмый, берсен берсе юкка чыгара торган нәрсә икән, шул нәтиҗә генә сорала: китәргә, ирек алырга, баланың тормышын саклап калырга...

Тиздән ул хезмәтче хатынны эзләп тапты, бу вакыт дәвамында Алтун, сәфәр капчыгыннан бөртек белән сыйлап, аның атын саклап торган иде.

– Йә ничек, нәни улыңны күрдеңме? – дип каршы алды хатын.

– Әйе, рәхмәт, Алтун.

– Исем куштыңмы?

– Аның исеме – Кунан!

– Әйбәт исем. Кунан.

– Әйе. Күк ишетсен. Ә хәзер, Алтун, мин сиңа бер сүз әйтәм, аны башка вакытка калдырырга ярамый. Син миңа кыз туганым кебек, Алтун. Ә Догулаң белән аның баласы өчен язмыш тарафыннан җибәрелгән тугрылыклы ана. Син булмасаң, без аның белән бергә сәфәр чыга алмас идек, аерылу газабы кичереп яшәр идек. Һәм кем белә, бәлки, бүтән беркайчан да очраша алмас идек. Чөнки яу белән баручы сугышны икеләтә каршы ала... Мин сиңа рәхмәтле...

– Мин аңлыйм анысы, – дип сүз кыстырды Алтун. – Нәрсәнең нәрсәгә икәнен бик аңлыйм. Син дә бит, Эрдене, шундый колак ишетмәгән эшкә бардың! – Алтун башын боргалап алды һәм өстәп әйтте: – Ходай биреп, барысы да яхшылык белән узып китсен... Мин аңлыйм анысы, – дип дәвам итте ул, – бу зур гаскәрдә син бүген йөзбашы, ә иртәгә меңбашы-нойон булуың да бар, бөтен гомереңә җитәрлек дәрәҗәле кеше. Ул чакта инде без хәзер серләшә торган нәрсәләр турында сөйләшмәс тә идек. Син – йөзбашы, ә мин кол. Шуның белән барысы да әйтелеп бетә. Ләкин син башка юлны сайладың – күңелең кушканны. Сиңа ярдәмем бит – атыңны тотып тору гына. Үзең беләсең, мин Догулаңыңа хезмәт итәргә, аңа эшендә булышырга билгеләнгән кеше. Шулай да мин аңа бөтен күңелем белән бәйле, чөнки ул, – миңа шулай тоела, – матурлык Алласының кызы. Әйе, әйе! Ул үзе дә чибәр, әлбәттә! Тик мин бу турыда гына түгел әле. Башка нәрсә турында. Догулаң кулында тылсымлы көч: җеп йомгаклары һәм тукыма кисәге теләсә кемдә булырга мөмкин, тик Догулаң чиккәнне берәү дә кабатлый алмас. Үземнән беләм. Аның аждаһалары, һоруңнар буйлап, тере кебек йөгереп йөриләр. Тукымасындагы йолдызлар да күктәге шикелле чекерәеп яна. Әйтәм бит, аның осталыгы Ходайдан килә. Мин дә аңардан аерылмас идем. Әгәр инде китәргә уйласагыз, мине дә үзегез белән алыгыз. Качып баргандагы сәфәрдә аңа үзенә генә кыен булачак, әле бит бала тапты гына.

– Сүзем дә шул турыда, Алтун. Иртәгә, төн уртасына таба, әзер булып торырга кирәк. Китәбез. Догулаң һәм бала белән син арбада булсаң, ә мин бер кырыйдан, атка атланып, алмаш атны иярләп барырмын. Җаек болынына китәрбез. Иң мөһиме, таң атканчы ераграк китеп яшеренергә, иртән иртүк куа чыксалар, эзгә басмасыннар, берүк. Ә аннары үз юлыбызда булырбыз.

Тынып калдылар. Ияргә утырыр алдыннан йөзбашы Эрдене, башын иеп, Догулаң белән икесенә аның язмыш тарафыннан җибәрелгәнен аңлап, Алтунның – күп еллар элек Кытай якларында әсирлеккә төшкән, шул көннән алып картаеп беткәнче Чыңгызхан олауларында хезмәтче булып калган бу кечкенә буйлы хатынкайның – арык кына учын үпте. Әгәр уйлап карасаң, кем иде соң ул аңа – үзенең чоңгылына суырып алган Кояш баешына яу сәфәрендә очраган юлдаш кына бит. Әмма, асылда, гашыйкларның, алар өчен иң хәтәр вакытта, бердәнбер һәм тугрылыклы таянычы булды. Йөзбашы аңлый иде: дөньяда ул беркемгә дә, беркемгә дә түгел, бары тик аңа – хезмәтче Алтунга гына ышана алды! Бөек сәфәргә чыккан, дәһшәтле авазлар белән, корал чыңлатып сугышка ыргылган ун меңнәрчә коралдашлары арасында, бары тик ул, бердәнбер ул гына, картаеп баручы олау хезмәтчесе, аның ягына баса ала иде. Бары тик ул гына, бүтән берәү дә түгел. Соңыннан шулай булып чыкты да...

Мөдәррис ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе

(Дәвамы бар)