Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (дәвамы (5))

Башыннан УКЫГЫЗ 

   – Мин сезне, Абдулла Алиш абый, күптән күзәтеп йөрим инде. Беркөнне базарда пәке сатып утырганыгызны да күрдем. Кулыгыз эш белә икән. Алдылармы соң?

    – Юк шул. Менә ул, үзем белән йөри. – Алиш юл капчыгыннан бер җәбе пычак, бер җәбе кашык итеп ясалган сөяк саплы пәке чыгарды. – Алмасалар, үземнән дә артмый әле. Ашарга гына юк менә.

    – Абдулла Алиш абый...

    Газыйм сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, Алиш аны бүлдереп:

    – Абдулла Алиш абый да, Абдулла Алиш абый дисең. Берсен генә әйт әле. Алиш абый дисәң дә җитә бит.

    – Шулай инде анысы. Әллә ничек бит, сез олы язучы. Ярар алайса... Алиш абый, сез поляк паннарына эшләргә дә йөрмисез, лагерь баландасы белән генә тамак туймыйдыр шул. Моннан соң мин сезнең өчен хуҗалардан калган ризыкларны кыстыргалап кайтырмын әле.

    – Начар булмас иде. Рәхмәт инде, хәлгә керергә тырышасың.

    – Алиш абый, әйдәле, бер җиргә барып килик.

    – Кая?

    – Барак артында ашханәнең чүплек базы бар. Шунда ашарга яраклы нәрсәләр дә ыргыткалыйлар, хәшәрәтләр.

    Алар барактан чыгып, саклык белән генә як-якка карангалап ашханә артына юнәлделәр. Чүп өемнәре өстендә чынлап та бер күч бәрәңге кабыгы аунап ята иде. Ләкин баз чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган койма артында. Чыбык аша кулны сузып, җыеп алырга буладыр да, ләкин чыбыкка кул тисә, эш харап, сигнализация эшли башлый. Койманың теге башындагы каланчага менеп баскан сакчы, качучылар дип уйлап, атып үтерергә дә бик мөмкин. Шулай булып чыкты да. Дөрес, атмадылар атуын, ләкин ике әзмәвер килеп типкәли-типкәли аңнарын югалтканчы кыйнадылар. Аннары нәрсәдер сүгенделәр-сүгенделәр дә, ашханә подвалына сөйрәп илтеп ташладылар. Аңнарына килгәндә подвал эче кап-караңгы булган, төн җиткән. Җитмәсә идәне сулы икән, киемнәре лач су, җебегән тавыкка әверелгәннәр иде. Шуның өстенә авыртмаган җирләре юк.

     – Алиш абый, син исәнме? – дип тавыш бирде Газыйм.

     – Исән бугай. Нык кыйнаганнар, каһәрләр. Баш чатный. Бөтен җир авырта.

     Алар башларын күтәреп бер-берсенә караштылар. Киемнәре пычрак инде, анысы аңлашыла, битләре дә шакшыга каткан иде.

     – Монда су җыелып тора, шуның белән битләрне юыйк булмаса, – диде Алиш.

     Битләрен юарга да өлгермәделәр, подвал ишеге ачылды. Ахрысы сөйләшкәннәрен ишеткәннәр, бер немец сакчысы кереп: “Russische Schweine!” – дип акырды.

    – Урыс дуңгызлары, ди, – дип тәрҗемә итте Алиш. – Тагын кыйнарлар микән инде?

    Немец подвал утын кабызды. Сүрән генә яна торган лампа икән. Ул арада фриц кесәсеннән зуррак лампочка чыгарды да, сүрән яна торганын борып алып, шунысы белән алыштырып куйды. Ул прожектор шикелле яп-якты нур сибә башлады.

    –  Schau dir das Licht an! (Утка карагыз!) – дип кычкырды фриц.

    Күзне сукырайта торган яктылык иде бу. Утка карамасаң да күз каралары зураеп, берни күрми торган булып калды. Немец кычкырып көлде дә, подвалдан чыгып китте һәм ишекне бикләп куйды.

     – Фашист тек фашист! – диде Алиш. – Кайчанга кадәр тотар икән инде бу безне шулай?

    – Иртәнгә хәтле инде. Күзләрне йомып, уч төбе белән капларга кирәк. Югыйсә сукыр калабыз.

     Алар, шушы хәлдә, аякларына чүгәләп төнне үткәрергә мәҗбүр булдылар. Ләкин фашистның җәзалавы моның белән генә бетмәгән икән әле. Иртән подвал ишеген киереп ачты да: “Willst du essen? (Ашыйсыгыз киләме?) – дип сорады.

    – Әллә иртәнге ашка чакыра инде? – дип куйды Алиш.

    – Мәрхәмәте килгәндер бәлки, – диде Газыйм. – Ай-һай, килде микән?!

     Фриц аларны урамга алып чыкты, кулларына котелоклар тоттырды.

     – Mit kleinen Steinen füllen! (Вак таш белән тутырыгыз!) – дип боерды һәм вак таш сибелгән ком өстенә тезләндерде. – Һier ist ein Durcheinander! (Менә сезгә ботка!) – дип шаркылдап көлде.

     Ул көнне алар бөтенләй ач калдылар. Газыйм да көндәгечә поляк байларына хезмәткә бара алмый калды. Көне буе мүкәләп җыйсалар да котелокларын вак таш белән тутыра алмадылар. Аның каравы Алиш Газыймга үзенең шигырьләрен сөйләде. Кайта-кайта сөйләде. Газыймның хәтере яхшы булып чыкты, тиз ота торган сәләте бар икән. Алишның әллә нихәтле шигырен ятлап алырга өлгерде.

     – Мин боларны бер дәфтәргә күчереп куям әле, – диде ул.

     – Бик әйбәт булыр. Исән-сау илгә әйләнеп кайтсаң, Оркыяма илтеп тапшырырсың. Оркыя – хатыным ул.

     – Үзегез дә кайтырсыз, Алла боерса, Алиш абый, – диде Газыйм.

     – Бирсен Ходай. Ләкин ни булмас бу хәшәрәтләр илендә. Ә болай ышаныч арта. Беребез булмаса, беребез алып кайтыр шигырьләрне.

 

                                                      15.

     Әгәр дә дөньяда тәмугы булса, ул мөгаен шушы Седльце лагередыр, дип уйлый башлады Алиш. Моңа кадәр күпме лагерьда булып та, мондагы кебек вәхшилекне, мондагы кебек явызлыкны ул беркемнән дә күрмәде. Фашистлар аеруча мәрхәмәтсез, аеруча кешелексез булып тоела башлады аңа.

      Каян килә кешегә шул кадәрле явызлык? Ә бит Германия дөньяда СССРдан соң икенче булып социализм юлыннан китәр дип көткәннәр иде алар моннан егерме еллар элек кенә. Эшчеләр азатлыгы өчен көрәшү идеясе беренче булып шушы илдә туган бит. Социал-демократик хәрәкәт теоретиклары Карл Маркс белән Фридрих Энгельс шушы илдә яшәгәннәр. Карл Каутский, Роза Люксембург... Революцион хәрәкәт теоретиклары булган бу күренекле немецлар. Барлы-юклы ике дистә ел эчендә ничек итеп җәмгыять тормышы асты-өскә килеп үзгәрергә мөмкин? Революцион хәрәкәтләрдә кайнаган бер генә кеше дә калмады микәнни бу Германиядә?

     Алишның башында шундый сораулар кайнады. Немецларның бу кадәр мәрхәмәтсез булулары һич кенә дә аның аңына барып җитә алмый иде.

     Әле ярый, арада Газыйм кебек мәрхәмәтле кешеләр очрый. Ләкин алар да бу тәмуг оясында бер көн дә тормыйча, мөмкинлек чыгуга качып китәрләр иде. Тик бу мөмкин түгел – әсирләрне бик нык каравыллыйлар. Аз гына шикле күренгәннәрне, бигрәк тә качу турында уе булганнарны сизенсәләр, шундук атып үтерәләр иде. Алиш та шундый мәгънәсез үлемнән берничә мәртәбә чак котылып калды.

      Беркөнне шулай баракта ялгызы гына калырга туры килде. Хәллерәкләр поляк паннарына хезмәткә китте. Калганнарны да лагерь тирәсендәге вак-төяк эшләргә кушып, барактан алып чыгып киттеләр. Алиш ялгызлыктан файдаланып юл биштәреннән кәгазь һәм карандаш чыгарып, шигырь язарга ниятләде. Ул күптәннән инде күңеленнән хатыны Рокыяга багышлап чыгара башлаган шигырь юлларын кабатлап йөри иде. Утырып язарга гына ничек тә җай таба алмый изаланды. Бүген менә шул җай чыгып тора. Беркөнне генә кулына килеп кергән листовканың буш җиренә: “Тормыш иптәшем Рокыяга багышлыйм”, дип язып куйды.   

                               Син идең ул минем мәхәббәтем,

                                    Күктә янар якты йолдызым.

                                    Мин табындым сиңа, бары сиңа,

                                    Оныттым мин хәтта җир йөзен...    

    Алиш, шушы урынга хәтле, кәгазьдән карандашын алмыйча да диярлек, тукталмыйча язды. Инде ничә көн шушы турыда уйлап йөргәнгәме, шигырь юллары чишмә кебек, үзләреннән үзләре агылдылар.

    Уйлар Алишны еракка, хатыны Рокыя белән уллары Айваз һәм Алмаз янына алып киттеләр... Әтиегезнең фашист әсирлегендә җәфа чигүен белмисездер. Инде бер ел араларда хатлар да йөрми. Бәлки үлгән дип уйлыйсыздыр. Бер елда олы егетләр булып үскәнсездер...

     Алиш шулай дөньясын онытып, татлы уйларга чумып утыра иде, янына кулына автомат тоткан ике сакчының килеп басуын да сизмичә калды. Аларның берсе: “Schreibt eine Broschüre!” (листовка яза!) дип кычкырып җибәрде һәм Алиш кулындагы кәгазьне йолкып тартып алды. Икенчесе әшәке итеп сүгенеп автомат түтәсе белән карандаш тоткан кулына тондырды. Алиш авыртудан кычкырып ук җибәрде.

    Фрицларның кәгазьне алганы аны икенчесенә сузып:

    – Lesen (читай)! – дип боерды.

    Тегесе фриц киемнәрен киеп алган урыс булып чыкты. Кәгазьне әйләндергәләп карады да, листовка икәнен аңлап:

    – Это листовка... Dies ist ein Flyer, – диде.

    – Сатлыкҗан икәнсең, каһәр! Шулхәтле каты итеп сукмасаң! – дип куйды Алиш, авырткан кулын кочаклап тоткан килеш.

    Фриц кәгазьне тартып алып, тагын бер кат әйләндергәләп карады да, басма хәрефләр белән язылган текстның чыннан да листовка булуын аңлап, икенче яктагы карандаш белән язылган сүзләрне укытырга дип сатлыкҗанга кире бирде.

     – Und hier das (Ә монда нәрсә)? 

    Тегесе кулдан язылган, җитмәсә татарча текстны көч-хәл белән генә танып, хәрефләп диярлек укый башлады.

                             –  Син иден ул минем махаббатем,

                             Куктэ янар якты йолдызым...

      Дерселве верс, майн һерр (Бу бит шигырь, әфәндем)!

      Фриц листовкада нәрсә турында язылганлыгы белән кызыксынды.

      – Рус Азатлык Армиясенә агитация, – диде сатлыкҗан.

      – Окей (яхшы)! Was der Dichter schreibt (Нәрсә турында яза шагыйрь)?

     – über den Stern mein Lord (Йолдыз турында, әфәндем).

     – Окей! Окей!

     Урыс сакчының тәрҗемәсе фрицка ошады булса кирәк, ул кәгазьне Алишка кире биреп, иптәшенә үз телендә нәрсәдер әйтеп шаркылдап көлде дә, барактан чыгып киттеләр. Сатлыкҗан гына ишектән чыкканда:

    – Листовка язма дип әйтә! – дип кычкырды.

    – Бөтен уйларны чуалттылар, хәшәрәтләр, – дип үз алдына сөйләнде Алиш. – Идея әйттеләр бит әле болар! Яңадан кереп тикшермәсләр, шәт иншалла, иркенләп листовка язарга да мөмкин хәзер, кеше-кара югында.

     Алиш биштәреннән яңа кәгазь бите чыгарып, листовка язарга кереште. “Власов армиясенә язылыгыз!”, “7 ноябрьдә Сталинградта парад булачак!” дигән дошман листовкаларына җавап итеп, мондый ялганнарга ышанмаска чакырып листовка язарга күптән уйлап йөри иде инде. Менә бит нинди җай чыгып тора. Алиш озак уйлап тормыйча, биштәр төбенә тегелгән кесәсеннән, кадерләп саклап кына йөрткән химик карандашын алып, төкереге белән очын юешләп, өч-дүрт җөмләдән генә торган листовка язып атты.

     “Ватандашлар! Дошман Сталинградны алуы турында әкият тарата. Бу сүзләргә ышанмагыз! Мәскәү астында сыртын сындырган кебек, Сталинградтан да аягын алып качачак фриц. Тиздән союзниклар икенче фронтны ачачаклар. Җиңү безнең якта булачак!”

    Листовканы язып бетерде дә, Алиш барак ишеге янында ятучы яралы әсиргә сиздермичә генә барып, кәгазьне ишек ярыгына кыстырып куйды һәм ишегалдына юнәлде. Анда чыккач, кая барып сугылырга белмичә аптырап йөри торгач, Седльце базарына барып килергә булды. Седльце лагеренда шунысы рәхәт – ул ачык лагерь иде. Тоткыннарга шәһәргә чыгарга, җирле байларга, фермерларга барып тамак ялына эшләп кайтырга мөмкинлек бирелә иде.

     Алиш баракка халык кичке ашка барырга җыенганда гына кайтып керде. Үз сәндерәсе янында ул Газыйм дусты көтеп торганын күрде.

    – Исәнме, Алиш абый, – диде Газыйм. – Кайда йөрдегез? Сез югында монда ыгы-зыгы булып алды бит әле. Фрицлар бөтен баракны аякка бастырдылар.

    – Нәрсә булды? – дип сорады Алиш.

    – Кайсыдыр ишеккә листовка ябыштырып куйган.

    – Нәрсә дип язганнар соң?

    – “Дошман Сталинградны ала алмаячак. Тиздән икенче фронт ачылачак” дип язганнар.

    – Дөресен язганнар бит. Молодцы, курыкмый егетләр! – дип куйды Алиш. – Син ашадыңмы әле?

    – Чакырмыйлар әле. Ашыйсы килә инде. Бүген тамак туярлык ашатмадылар поляк паннары.

    – Алайса, алар чакыргалаганчы бер эшем бар иде. Шуны башкарып чыгыйм булмаса, – дип, Алиш юл биштәреннән яза башлаган шигырен һәм карандашын чыгарып, иҗатка кереште. – Яза башлаган шигырем бар иде. Шуны бетерергә кирәк.

     Ләкин аларны ашханәгә дәшмәделәр. Алиш бөтенләй ач калды. Көне буе ачлы-туклы йөреп, эштән арып кайткан Газыймның Алиш абыйсы белән сөйләшәсе килсә дә, комачауларга теләмәде. Илһам килгәндә язсын шигырен, дип, сәндерәсенә менеп ятты.

    Алишның язасы шигыре күңелендә күптән туган иде инде, ул аны шушы утыруда язып та бетерде. Көндез язган өч строфасын уртада калдырып, шигырен башлап яңадан өч куплет өстәде. Баштагы исемне багышлау итеп кенә калдырып,  “Мин ул төшне кабат күрерменме?” дигән яңа баш куйды.

    Язып бетергәннән соң, аның шигырен кемгәдер укып күрсәтәсе килде. Әлбәттә инде бер генә кешегә укырга мөмкин: Газыйм дустына. Ләкин Газыйм йоклаган иде инде. Алиш түзмәде, аны кабыргасына төртеп барыбер уятты.

     – Кемгәдер укымыйча түзеп булмый. Сиңа укымыйча, кемгә укыйм тагын, тыңлале, Газыйм дус, – дип, шактый озын гына килеп чыккан шигырен бер тында диярлек укып та чыкты.

     Ә Газыйм аны тын да алмыйча тыңлады.

     – Озын булмаганмы? Арымадыңмы тыңлап? – диде Алиш.

     – Мондый шигырьне тыңлап туймаслык? Мин дә күчереп алырмын әле, Алиш абый, – диде Газыйм.

    – Күчерү генә түгел, ятлап та алырсың әле. Килешүне онытмагансыңдыр бит.

    – Ятлармын, ятлармын, Алиш абый. Их, Рокыя апаның үзенә укытасы иде моны!

    – Укытырбыз, исән-сау котылыйк кына бу тәмугтан. Туган илгә кайткач бәйрәм ясарбыз әле без! Шигырьләр дә укырбыз, җырлар да җырларбыз!

 

     Берничә көннән лагерьга Гайнц Унгляубе белән Шәфи Алмас килеп, әсирләрне “Идел-Урал” легионына язылырга өндәделәр. Абдулла Алиш белән тагын берничә әсирне комендатурага алып кереп, аларны Германиягә, Берлинның үзенә барып, редакциядә эшләргә үгетләделәр. Лагерьда күргән мәсхәрәләүләргә түзмәгән Алиш күңеленнән редакциягә эшкә барырга, дигән ныклы карарга килде. Юк, бу аның фашистларга хезмәт итәргә дигән карарга килүе түгел иде. Ул “Идел-Урал” гәзитәсе аша легионны таркату эше алып барырга мөмкин булачак, дип уйлады. Комендатурага Газыймны чакырмадылар. Алиш үз фикерен аның белән дә уртаклашты:

    – Сине дә Берлинга баручылар исемлегенә керттерергә тырышырмын, Газыйм. Кирәкләрен бирербез ул фашист мәлгуньнәрнең! Безне мәсхәрәләүләре өчен үчне алырбыз әле!

 

     Ләкин Газыймга Алиш белән бергә Германиягә китү язмаган  икән. Төркемнәргә бүлеп, төрле лагерьларга озатканда Газыймнар төркеменең Франциягә җибәрелүе билгеле булды.

    – Бәлки киләчәктә тагын очрашырбыз, Алиш абый. Мин сезнең шигырьләрне көн саен яттан кабатлыйм. Дәфтәрләремне тартып алсалар да күңелемдә кала. Исән-сау илгә кайтырга насыйп булса, Рокыя апага илтеп тапшырырмын, Алла боерса!

    – Рәхмәт, Газыйм! Мин үлсәм дә, ышанам, син исән калырсың! Шигырьләрем илгә кайтыр!

 

                                                   16.

      1941 ел ахырында Көнчыгыш легионнары төзү турында карар кабул ителеп, 1942 елның апрель азагы – май башларында Берлинның Адлон отелендә СССРдан көнбатыш илләренә эмиграциягә киткән күренекле шәрык сәясәтчеләрен киңәшмәгә җыйдылар. Ләкин анда башлыча Кавказ республикалары вәкилләре булып, Идел буе татарлары арасыннан чыккан Гаяз Исхакый, Әхмәтзәки Вәлиди кебек эмигрантлар катнашудан баш тартты. Аларның икесенең дә бу мәсьәләгә карата үз фикерләре бар иде. Киңәшмә Германиянең тышкы эшләр министрлыгы белән басып алынган Шәрык территорияләре министрлыгы арасында барган совет әсирләрен сугышта катнаштыру мәсьәләсе буенча килеп чыккан конфликтны кискенәштерде. Бу тарткалашта Шәрык министрлыгы өстен чыгып, ниһаять, Идел буе татарлары легионын төзү мәсьәләсе уңай хәл ителде һәм көз айларында легион оештыру эшләре киң колач белән алып барыла башлады. Инде алда сөйләнеп киткәнчә, министр Альфред Розенберг командасында эш күрсәтүче Әхмәт Тимер, Шәфи Алмас, Галимҗан Идриси, Искәндәр Яушев кебек татар эмигрантлары Берлинда “Идел-Урал” легионын оештыру комитетын төзеп, аның башлыгы итеп Әхмәт Тимер билгеләнеп, шул исемдәге гәзитә дә чыгара башладылар. Гәзитнең баш редакторы итеп комитетның башлыгы Шәфи Алмас тәгаенләнде.

 

                                              * * *

   “ Татар барда хәтәр бар”, “Татар башын татар ашар” дигән әйтемнәрне бездә бигүк яратып бетермиләр. Ләкин болар татарны мыскыл итү, кимсетеп күрсәтү өчен генә уйлап чыгарылган сүзләр түгел бугай, бәлки татар тормышын чагылдырган, татар дөньясыннан алып әйтелгән мәкальләргә охшый. Кайда гына яшәсә дә татар интрига кормыйча, берсен-берсе юкка чыгармыйча яши алмый. Бәлки бу башка милләтләрдә дә да очрыйдыр, бәлки әле бөтен кешелек дөньясына хас күренештер.

    “Идел-Урал” комитеты тирәсендә дә көтмәгәндә-уйламаганда шундый ук тарткалаш булып алды 1942 ел ахырларында. Гитлерның фатихасын алып, “Идел-Урал” комитетын төзеп, комитет каршында арадашчы дип аталган бер оешма да булдырып, колачны киң җәеп эшне алып бара башлаган бер заманда, адвокат Унгляубеның уң кулы булып, комитет президенты дәрәҗәсенә ирешкән Әхмәт Тимергә бу масштаблар гына тар тоелды. Ул эшне тагын да киңрәк, колачлырак алып бару турындагы хыяллар белән саташа башлады. Мескен Гитлерның Туран дәүләте турындагы мыскыллы шаяртуын чынга алып, бу дәүләтнең дә башына менеп утырырга ниятләде, ахрысы, шул хакта үзенең ярдәмчесе Шәфи Алмас белән киңәшләшергә булды.

      – Карале, Шәфи абый, бер хәбәр ишеттем: имеш Гитлер җиңүдән соң бөтен төркиләрне берләштереп, Туран дәүләте төзергә җыена икән.

     – Бик әйбәт булыр. Татар, башкорт, үзбәк, казах, кыргыз, балкар... тагын кемнәр бар соң әле?.. Барыбыз бер халык бит инде без – төркиләр. Безнең “Идел-Урал” да шул татар белән башкортны берләштерүне күздә тоткан нәрсә иде бит. Димәк, нимес колачлырак карый мәсьәләгә.

    – Шулаен шулай да ул, кардәш туганнар үз дәүләтләрен төзү турында хыяллана бит, безнең шикелле үк. Тик Гитлер менә бернинди дә милли дәүләт булмаячак, дип әйткән, ди. “Идел-Урал”га тәрҗемә итәргә Унгляубедан килгән мәкаләдә шул турыда сүз бара.

    – Алай булгач, безне нишләтәләр соң инде? Таратырлар микәнни?

    – Сүз ул турыда түгел, Шәфи абый, сезнең белән киңәшмәкче идем.

    – Нәрсә турында?

    – Безнең “Идел-Урал” шикелле үк Төркестан комитетын төзеделәр бит. Менә шуның башлыгы – үзбәк Вәли Каюм-хан.

   – Соң, ул Вәли энекәш җир читендә тормый бит, үзебезнең күршедә генә. Барып сөйләшергә, киңәшләшергә кирәк, – диде Шәфи, хуҗасына зур киңәш биргәндәй, эреләнеп. – Тагын бер кеше белән киңәшләшеп алу зыян итмәс, Әхмәт энем. Эшне колачлырак алып барырга телибез икән инде, дин әһелләре белән бергәләп алып бару мәслихәт. Менә шул: Варшауга барып, мөфти-хәзрәт белән киңәшләшеп алырга кирәк. Ул төрки легионнарны ислам нигезләрендә оештыруны хуп күрә. Аның да хуплавын алсак, Вәли Каюм-хан һичшиксез ризалашыр бу тәкъдим белән.

    

     Әхмәт Тимер әнә шулай ярдәмчесе Шәфи Алмасның хуплавын алып, тимерне кызуында сукмакчы булып, икенче көнне үк мөфти хәзрәт янына Рәис Саматны юллады. Варшау мөселман диния нәзарәте мөфтиятендә Шәфи Алмасның тәкъдимен ике куллап каршы алдылар. Мөфти үзе дә Әхмәт Тимер шикелле үк шөһрәт, дан яратучы кеше буларак, дәрәҗәсенең тагын да күтәрелүен күз алдына китерде. Рәис Саматка, комитет башлыгының фикерен ике куллап хуплавын җиткерергә кушып, озатып калды.

     Ләкин Шәфи Алмас та гаять астыртын эш йөртте. Бердән, аның үзенең дә кәнәфисез каласы килми иде. Туран дәүләте төзелсә, “Идел-Урал” булмаячак дигән сүз бит. Әхмәт Тимер Вәли Каюм-хан белән сөйләшкәләгәнче, ул Төркестан комитетындагы казах дусларын күрергә ашыкты. 1941 елның декабрендә, серле рәвештә, лидерлары Мостафа Шокай үлеп киткәннән соң, Төркестан комитетында икенче рольгә калган казах эмигрантлары арасында Вәли Каюм-ханны күралмаучы танышлары шактый иде аның. Шәфи Алмас алар арасында Вәли Каюм-ханның татарлар белән берләшергә ният итүләре турында коткы таратып, казахлар белән үзбәкләр арасына чөй какты. Ике арада төрле сүзләр китте. Ул арада Шәфи Әхмәт Тимернең Варшау мөфтие белән сөйләшергә җибәргән илчесе Рәис Самат өстеннән гестапога яшерен донос язып, аны кулга алдырды. Мескенне чак кына концлагерьга җибәрми калдылар. Мәсьәлә Унгляубе штабында каралды. Нәтиҗәдә Әхмәт Тимерне “Идел-Урал” комитеты президенты вазифаларыннан азат итеп, аның урынына Шәфи Алмас билгеләнде.

   

                                                    17.

     Камерадан чыгарылган көнне үк, Мусаны Демблин крепосте коменданты янына алып керделәр.

    – Hallo, Herr Gumerov? (Исәнмесез, Гомәров әфәнде)!

    Муса тылмач тәрҗемә иткәнне дә көтмичә җавап кайтарды:

    – Исәнмесез.

    – О-о, сиз немецча анлисыз! – дип гаҗәпләнгәндәй итенде комендант, үзе дә татарча сөйләшеп.

    – Вузда укыганда өйрәндем. Безнең илләр дус иде бит.

    Комендант, Мусаны аңламыйча, тылмачка карады.

    – Lernte als ich in der High School war, weil unsere Länder Freunde waren, – дип тәрҗемә итте анысы.

    – Natürlich, natürlich (конечно)! – дип, комендант Муса белән килешүен белдергәннән соң, аның легионга язылу буенча нинди карарга килүе белән кызыксынды.

    Муса үзенең риза икәнлеген һәм инде легионга башка әсирләрне дә язылырга агитлап йөрүе турында әйтте.

    – Очень корошо! – диде комендант урысчага күчеп. Аннары ул иртәгәдән легионга язылучыларның Вустрау лагерена күчерелүләре турында белдерде.

    Муса легионга язылырга агитлау буенча тагын берничә әсир дусты булуы турында әйтте. Комендант моның өчен дә рәхмәт белдерде һәм алар белән аерым очрашып сөйләшергә теләвен, аларның исемлеген язып бирүне сорады. Шундук аның алдына кәгазь һәм каләм куйды.

    Муса беркадәр уйлаган итенде дә, исемлеккә Гайнан Кормашов, Абдулла Батталов, Гарәф Фәхретдинов, Рушат Хисаметдинов,  Фоат Сәйфелмөлеков исемнәрен язды. Ул әле тагын берничә исем язмакчы иде дә, аларга тулысынча ышанып бетмәгәнлектән, тукталып калырга мәҗбүр булды. “Вустрауга баргач күз күрер тагын”, дип уйлады эченнән.

     Комендант, “Гут, гут!”, дип Мусаның җилкәсеннән какты да, юлга әзерләнә башларга кушып, ишектән озатып калды. Бераздан ул язып биргән исемлек буенча башкаларны да чиратлап комендант хозурына чакырдылар. Муса аларны озатканда, һәрберсенә коммунистларны артык сүкмәскә, немецлар яклы булып та артык кыланмаска, киресенчә, икеле-микеле генә сөйләшергә дип өйрәтеп калды. Арттырып җибәргәндә фрицның шикләнеп калуы, берәр төрле астыртын зарарлы эш өчен шулай тырышулары дип уйлавы бик мөмкин иде.

 

     Вустрау ике зонадан торган лагерь булып чыкты. Беренче зона – ябык. Ул Муса моңа кадәр күргән башка лагерьлардан берние белән дә аерылып тормый иде. Шундый ук ашату, авыр эш, режим белән генә яшәү. Бер үзгә ягы бар – биредә советка каршы көчле агитация алып барыла. Моның өчен махсус укыту оештырылган. Көн саен занятиеләр үткәрелә, әсирләр белән сөйләшүләрдә һәрьяклап кылларын тарткалап карыйлар. Ышанычлымы, әллә алдашып, күз буяп кына йөриме? Аз гына шикләнсәләр дә, лагерьда калдырмыйлар, элекке лагерьларга озаталар.

     Мусаны һәм ул язып биргән исемлектәге барлык иптәшләрен, күрәсең, ышанычларын аклаганнар, фрицлар беренче көнне үк  икенче зонага, ачык лагерьга чыгардылар. Биредә аларны лагерь начальнигы оберштурманфюрер Френцель үзе каршы алды.

(Дәвамы бар)