Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан

Беренче бүлек

     Муса күзләрен ачты. Озак ятканмы шушы хәлдә – һич аңлый алмады. Аның гимнастёркасы юеш, саз былчырагы белән капланган иде. Ул торырга дип талпынды, ләкин сул кулбашының нык авыртуына түзә алмыйча, ыңгырашып куйды. Таң атып килә идеме, әллә кичме әле – тирә-як караңгы, баш өстендә, ара-тирә үскән усак ботаклары арасыннан, кургаш болытларга салынган зәңгәр ямаулык сыман күк йөзе ачылып-ачылып китә. Ул тагын да талпынып, уң кулына таянып торып утырды. Күзләрен ачканчы кулбашы авыртуын тоймаган иде, хәзер аның сулкылдап-сулкылдап сызлавына чыдарлык түгел. Ул яңадан җиргә сузылып ятты. Шул хәлдә авыртуы бераз басылган кебек булды. Муса үз алдында гөрселдәп бомба шартлаганын, көчле дулкын аны шушы сазлык эченә атып бәргәнен исенә төшерде. Ул аңын жуйгандыр, бу баткаклыкта күпме ятуын хәтерли алмады. Тирә-юнь тып-тыныч. Бары тик колакны тондырып йөзләгән, йөзләгән генә дә түгел, меңләгән озынборын безләве тудырган нәзек гүләү тавышы гына ишетелә. Озынборыннар аның битен сырып алган икән. Ул исән кулының учы белән битен сыпырды. Хәшәрәтләр күпме канын эчкәннәрдер – аның уч төбе озынборыннар сытылудан кып-кызыл канга батты. Муса битенең шешенеп чыгуын сизде. Шунда үзенең куен дәфтәрен исенә төшерде, кабаланып гимнасёркасының эчке кесәсен капшады. Дәфтәр урынында иде. Дәфтәрдә аның “Отвага”да эшли башлагач язган унлап шигыре бар. Ул аларның берничәсен генә Казанга, Гази дустына җибәрергә өлгереп калды. Кызганыч, соңгы шигырьләрем үзем белән бергә үләрләр микәнни, дигән уй күңелен телеп узды.

     Әллә нинди сәер тынлык урнашты. Кошлар да сайрамый. Бакалар бакылдаганы да ишетелми. Ул ашыйсы килгәнне тойды. Ашыйсы килүе үзен сиздерүгә, Муса бала чагын хәтергә төшерде. Менә ул әле дүрт-биш яшьләрендәге малай. Иртән әнисенең нәрсәдер эшләгән тавышына уянып киткән, имеш. Ә әнисе мич алдында куәс чиләгеннән камыр алып ипи әвәли. Ул аны киң агач көрәккә салып, инде уты сүнгән, күмерләре чит-читкә җыеп куелган мич эченә этәрә дә, көл өстендә калдырып, икенче ипине әвәләргә тотына. Кайнар мичтән өй эченә рәхәт җылылык бөркелә. Ул арада әнисе тәмле кабартмалар да пешереп куйган икән. Улының уянуын күреп, каз каурыеннан ясаган пумала белән эреткән туң май сылап, аңа дип шул тәмле кабартмаларны табынга куя. Туган авылыннан чыгып киткәннән соң беркайчан да ашаганы юк Мусаның мондый тәмле кабартмаларны! Аларны искә төшерү аның ашыйсы килү теләген тагын да көчәйтеп җибәрде. Ул янында гына үскән үлән сабакларын өзеп авызына капты. Ләкин чәйнәргә дә өлгермәде, кайдадыр, якында гына автомат теркелдәгән тавыш ишетелде. Тынлык дигәне дә алдавыч тынлык кына булган икән. Автомат артыннан ук кеше тавышлары да ишетелде. Тавышлар аңа таба якыная иде. Муса ашыйсы килүен дә, яралы икәнен дә онытып, янә сикереп торырга омтылды, ләкин ярасы шунда ук үзен сиздерде. Ул авыртуга түзә алмыйча, ыңгырашып алды. Тавышын килүчеләр дә ишетте. Берсе чит телдә: “Verwundeter Russe!” (яралы урыс) дип кычкырды. Бу кичәге һөҗүмнән соң сазлыктагы рус яралылырын эзләп йөрүче немец солдатлары төркеме иде. Алар яралының хәле бик начар булса, аягына торып баса алмаса, урынында атып китәләр, баса алганнарны, торгызып, машинага төйиләр иде. Муса, һичьюгы бер-ике фашистны атып үләргә иде, дип, пистолетын эзли башлады. Яраланып егылганчы ул аның кулында иде. Аннан соң кая киткәндер, кулында да, кобурасында да, тирә-ягында да күренми. Ул арада аның янына өч немец солдаты килеп басты. Иңбашы канга баткан яралы рус солдатының ыңгырашканын ишетеп, алар аның тере аңлаганнар иде. Солдатларның берсе, нәрсәдер әйтеп, итек үкчәсе белән аның канга баткан яралы иңбашына төртеп алды. Каты төртмәсә дә, ярасы ачылып, кан саркый башлады; авыртудан, ул тагын  авыр итеп ыңгырашты, ләкин күзләрен ачмады. “Атып кына китсәләр ярар иде”, – дигән уй зиһенен яндырып узды. Ләкин немецның аны атып үтерерү уенда юк иде бугай, ул  үз телендә:  “Steh auf (Встать)!” – дип кычкырды да, бу юлы бар көче белән исән кулбашына китереп типте. Муса авыртуга түзә алмыйча: “Хайван!” – дип, куйды. Немец торырга кушып тагын нидер акырды, автомат түтәсе белән төрткәли үк башлады. Муса сыкрана-сыкрана торып басты. Икенче солдат, автомат көпшәсен аркасына терәп, аңа алга барырга ымлады. Муса бер-ике адым атлауга, агач ботагына сөрлекте, йөзтүбән җиргә капланды. Немец бу юлы да атарга уйламады. Тагын торырга кушып акырды.

    Ике немец солдаты Мусаны ике җиңеннән тотып җилтерәтеп торгыздылар да, өстерәп диярлек, каядыр алып киттеләр. Бераз баргач, аны кулларыннан ычкындырып, үзенә атларга боердылар. Муса, кулбашының авыртуын җиңеп, саз ера-ера немец артыннан атлады. Озак та үтмәде, аны үзе шикелле үк саз былчырагына баткан бер төркем совет солдатлары янына китереп куштылар. Муса, алар арасыннан берәр таныш йөз күренмәсме, дип күпме генә каранса да, беркемне дә танымады. Аның белән машинада, чолганыштан чыгучы редакция хезмәткәрләренең берсе дә бу төркемдә юк иде. “Үлеп беттеләр микәнни?” – дип уйлады ул. Сазга кереп баткан машиналарын чыгару өчен, әрҗәдән төшеп, арттан этә генә башлаган мәлләрендә әллә каян гына снаряд килеп төште дә, шартлау дулкыны аларның барысын да төрле-яры чәчеп таратты. Башкалар кая китте икән соң? Ул яткан җирдә дә юк иделәр. Монда да күренмиләр.

    Берничә көн элек кенә немецлар фронт өчен кирәк-яраклар ташый торган самолётлар өчен аэродром итеп файдаланылган кырны басып алдылар. Армиядә тәртипсезлек башланган иде. Муса шул көнне, командирларга буйсынмыйча, ничек тә безнең якка чыгып калырга тырышып, үлгән солдатларның кесәләрен актарып, мародёрлык итеп йөрүче берничә солдатны штаб алдына тезеп атканнарын карап торды. Гомерләре болай да кыл өстендә торганда, фашистларга каршы көрәшәсе урында шундый вәхшилек юлына баскан ул мәхлук җаннар бер караганда кызганыч та иде. Җаннарын саклап калу өчен шул эшкә барганнардыр инде, мескеннәр. Ә икенче караганда бәхетлеләр – коллык богавын кимиләр, әсирлек газабыннан котылдылар. Аларны да менә хәзер кулларын күтәртеп, лагерьга алып китәрләр иде. Туган илгә “сатлыкҗан” дигән исемнәре кайтыр иде, өсләренә “халык дошманы” дигән кара тамга салыныр иде. Ә болай... Штабта әле аларның атып үтерелүләре хакында хәбәр итәргә дә өлгермәгәннәрдер, мөгаен.

      Бераздан, әсирләрне бер рәткә тезеп бастырдылар да, төптән юан чыккан бер немец офицеры саф буенча йөреп, тазаракларын, яраланмаганнарын аерып, алга чыгарып бастыра башлады. Ул һәр солдат каршына туктап, утлы күз карашы белән сөзеп, үзенә ошаганнарын, “Ти!” дип, алга  чыгарга кушты. Унлап әсирне аерып алгач, автоматчылар аларны каядыр барырга эткәли башладылар. Ул арада, шул тирәдә торган автомашина янына җиткәч, әрҗәдән алып, кулларына көрәкләр тоттырдылар. Муса, “Нишләргә җыеналар икән?” дип уйларга да өлгергәнче, көрәкле егетләрдән җир казыта башладылар.

    – Кабер казыталар, – дип куйды Муса белән янәшә басып торган яралы солдат. – Безне тереләй күмәргәме әллә исәпләре?

    – Юктыр, – диде Муса. – Монда килгәндә күрмәдеңмени, бер өем мәет ята иде. Бер якта – үзләренекеләр. Икенче якта – безнекеләр.

    – Бер кабергә күммәкче булалар микәнни?

    – Үзләренекеләрне туган җирләренә озаталардыр. Әнә бит, табутлар да китереп тутырганнар.

     Чынлап та, янәшәдә генә табутлар белән тулы ике машина тора иде. Озынлыгы – биш, тирәнлеге ярты метр чамасы чокыр казылгач, туктарга дигән әмер булды. Чокыр төбенә саркып су җыела башлаган иде. Әсирләрнең барысын да, Муса кебек яралыларны да үлекләр өеме янына китереп, аларны берәм-берәм чокыр янына ташыта башладылар. Тазарак егетләр бер мәетне, яралылар, аягыннан-кулыннан күтәреп, икесенә бер мәетне алып килүгә, аларны шунда ук чокырга ташларга боердылар. Шул вакыт ике яралы солдат күтәргән егет ыңгырашып куйды. Егетләр, ни эшләргә белмичә аптырап, яралы егетне ипләп кенә җиргә салдылар. Моны күреп торган автоматлы сакчыларның берсе алар янына йөгереп килеп җитте.

    – Ул тере! – диде мәет ташучыларның берсе. – Аны лазаретка илтергә кирәк.

    – Русиш капут! – дип кычкырды фриц һәм автоматын иңеннән алып, яралы егеткә атып җибәрде.

    – Фашист, – дип куйды Муса, тешләрен кысып.

    Аның шул сүзен ишеткән сакчы, арттан килеп, автомат түтәсе белән Мусаның яралы кулбашына китереп бәрде. Муса йөзе белән былчырак өстенә капланды. Сакчы, автоматын саклагычыннан ычкындырып, йөзтүбән яткан Мусага төбәде. Моны күреп торган юан командир “Хальт!” дип кычкырды һәм сакчының автомат көпшәсенә ябышып, аны өскә таба борды. Әсирләр барысы да авыр сулап куйды. Сакчының автоматка ябышуын күргәч, “Хәзер ата, хәзер барысы да бетә, котылам бу мәхшәрдән”, – дип уйлап, күзләрен йомып, башын кулы белән каплаган Муса, кайчан ата инде, дигәндәй өнсез торды. Ләкин ату тавышы яңгырамады. Бары тик юан немец:

   – Аufstehen (Тор)! – дип кенә кычкырды.

    Муса бу юлы да исән калды. Нишлисең, тәкъдире шундыйдыр. Аңа әсирлек михнәтләрен татырга, “Муса илен саткан!” дигән нахак яла сүзләрен ишетергә язгандыр, күрәсең. Иң хәтәре – аның “сатлыкҗан” дигән яманаты туган илгә әйләнеп кайтачак. “Сатлыкҗан хатыны”, “сатлыкҗан баласы” дигән нахак сүзләрне хатыны Әминәгә, сөекле кызы Чулпанга да күтәрергә туры киләчәк. Алар гына булса әле?! Беренче мәхәббәте Рауза белән улы Альберт, икенчесе Зәкия белән кызы Люция дә, бер гөнаһсыз килеш, гомерләре буе шул нахак яла сүзләрен ишетеп яшәргә мәҗбүр булачак. Яшьлегендә күп булды шул ялгыш адымнары. Хәзер менә бер гаепсез кешеләрне - сөекле кешеләрен авыр тәкъдир чүкече астында калдыра. Ичмасам пистолеты да каядыр юкка чыккан. Үз-үзен атып үтерер иде дә, “хәбәрсез югалган” дигән аты гына кайтыр иде туган илгә.

    Үлгән көрәштәшләрен юеш саз куенына салгач, Мусаның кәефе тагын да ныграк бозылды, маңгаендагы кан тамырлары шартлардай булып киерелде һәм сулкылдап-сулкылдап сызларга тотынды. Аның миен әнә шундый авыр уйлар игәүләде.

    Мәетләрне җирләгәч, аларны бер колоннага тезеп, каядыр алып киттеләр. Аяк асты сазлык, һәр адымны ясар өчен итекләрен былчырактан көч-хәл белән сөйрәп алырга туры килә. Ә бу болай да ничә көн инде юньле ризык күрмәгән әсирләрнең хәлен тәмам бетерде. Кайберәүләр аяктан егыла башлады. Немецлар андыйлар белән артык мәшәкатьләнеп азапланмадылар, автомат түтәсе белән артларына китереп тондырдылар да, аягына торып баса алмаганнарны ауган җирләрендә мәңгелеккә калдырып, колоннаны алга таба куаладылар.

     Икенче көнне инде Волхов сазлыклары артта иде. Сугыш башланганнан бирле сөрелмәгән, сарут, әрем, шайтан таягы баскан, элек иген кыры булган басулар, сирәк агачлы урман, елга тугайлары буйлап бара торгач, ниндидер тимер юл станцасына килеп җиттеләр. Бу Ленинград өлкәсенә караган Чусская дигән урын булып чыкты. Аларны шушы станцадан ерак та түгел элекке бер колхозның терлек абзары булган, хәзер бараклар итеп үзгәртелгән, берничә бинадан торган лагерьга китергәннәр икән. Лагерьга килеп җиткәндә әсирләрнең сафы шактый сирәкләнгән иде. Мусаның хәле тагын да начарланды. Аяклары шешеп чыкты. Итекләрен беренче көнне үк чучка шикелле симез бер фриц аякларыннан салдырып алып калган иде. Лагерьга килгәч аңа һәм аның шикелле үк итексез берничә тоткынга агач шакмакларга киндер ыштыр кадаклап әтмәлләнгән сандалилар бирделәр. Мусаның кулбашындагы яра тагын да тирәнәйде. Снаряд кыйпылчыгы умырып алган җәрәхәт шактый ялкынсынып, кып-кызыл иткә әверелгән, әледән-әле сакчы-конвоирларның автомат түтәсе белән суккалаулары нәтиҗәсендә, бер дә төзәлергә уйламый иде. Лагерьда медпункт бар диделәр. Станцага китерелгәч, бер немец Мусаны шунда алып китте. Медпункт дигәнең ат абзарының бәләкәйрәк бер араны булып чыкты. Яралылырны әсирләр арасыннан табылган ике ветеринар дәвалый икән. Аларның мөмкин кадәр шәфкатьле булырга тырышулары күренеп тора иде. Мусаның ярасын ачып карауга, тиз генә җылымса су белән юып алдылар. Ниндидер сыекча белән сөртеп, эренли башлаган җәрәхәтен тузаннан чистарттылар. Аннары ат духтырлары җәрәхәтләнгән колхоз сыерларына сөртә торган сары төстәге, сасы һәм ачысы күздән яшьләр китерә торган мазь белән сылап, әйбәтләп тарттырып бәйләделәр. Табиблар Мусаның хәлен башкалар белән бергә яшәргә яраклы дип таптылар һәм көн саен килеп ярасын бәйләтергә кушып, лагерьның әсирләр урнашкан бүлегенә озаттылар.

    Мусага урынны беренче баракның иң аргы башыннан билгеләделәр. Ике катлы сәндерәнең икенче каты эләкте. Озатып килгән конвоир аңа өскә үрмәләргә ымлап һәм урысчалап:

    – Урының шунда булыр! – диде. Озынча, ябык чырайлы бу бәндәне ул фрицтыр дип уйлаган иде. Баксаң, фашистларга хезмәткә ялланган урыс солдаты булып чыкты.

     Үз ишләре янына барып урнашуга, аның ятагы алдына кулына амбар кенәгәсе тоткан бер немец офицеры килеп басты һәм фамилиясен сорады. Муса чак кына Җәлилов дип ычкындырмады. Әсирлеккә төшкәннән соң ул менә ничә көн инде, юл буе фашистларга үзенең чын исемен белгертергәме, юкмы дип уйлап килде. “Муса илен саткан!” дигән нахак яла туган иленә кайтачак, аның саф намусына, данлы исеменә, гаиләсенә, хатыннарына, балаларына кара корым булып ягылачак дигән уй туктаусыз бимазалады. Ул кесәсендәге бөтен документларын сазлык баткагына ташлап калдырды. Гимнастёркасындагы политрук икәнен белгертә торган петлицасын өзеп урынын саз пычрагы белән сылап куйды. Ә фамилиясен үзе өчен бөтенләй чит-ят исем Гомәров дип яздырырга булды. Бу лагерьда аны танып белгән бер генә кеше дә юк иде. Димәк, берсе дә аңа чын исем-фамилиясе белән эндәшмәячәк дигән сүз. Ә Гумеров аның атасы да түгел, бабасы да түгел. Мәктәптә аларны Гомәров фамилияле бер укытучы укыткан иде. Карт большевик, авылның абруйлы кешесе, олысы-кечесе хөрмәт итә торган укытучы иде ул. Фашистларга үзенең чын исемен күрсәтмәү бер караганда  куркаклык та, мескенлек тә. Ләкин икенче караганда, Муса яраткан укытучысының фамилиясен алып, үзен бу карт большевикның ил алдында, Ватан алдында күрсәткән данлы хезмәтен дәвам иттерүче булырмын, дип уйлады. Аның исеме белән фашистларның үз өнендә дә аларга каршы яшерен көрәш алып барырга мөмкин булыр дигән фикергә килде. Фронт газетасы корреспонденты булып йөргәндә, фашист самолёты ташлап киткән листовкаларны укыган вакытта ук, Мусаның башына андый уйның  килгәне бар иде инде. Чөнки соңгы айларда Волхов фронтында хәлләрнең катлаулана баруын, немецларның аларны әсир итеп алу ихтималының зурлыгын ул яхшы аңлады, шул хакта күп уйланды. Бары бер нәрсә аны тынычландыра иде: әгәр әсирлеккә төшү куркынычы туса, пистолетын үз чигәсенә төбәү. Ләкин тәкъдир аның өчен башка язмыш язып куйган булып чыкты.

                                                    2.   

      Соңгы айларда Волхов фронтында хәлләр чынлап та аяныч иде. Иң хәтәре – фашистларның Ленинградка бару юлын кисү максатында оештырылган бу фронтны тотып торган Икенче удар армиягә бернинди дә хәрби ярдәм күрсәтелми диярлек. Җәй айларында сугыш хәрәкәтләре алып баруы гаять кыенлашкан бу сазлыклы җирләрдә техника ярдәменә бернинди дә ышаныч булуы мөмкин түгел. Авыр танклар, автомашиналар, суга төшкән таш шикелле, саз төбенә китә, пушкаларны күчереп йөртүе шулай ук җайсыз. Артиллерия тупларын тартырга тиешле атларның, сугышчыларның  күз алдында саз төбенә суырылуы тетрәндергеч күренеш иде. Ярдәм бары тик һавадан, самолётлар белән генә күрсәтелә. Алар ташлап киткән коралларның да күбесе сазлык төбенә юл ала, азык-төлек тә сугышчыларга барып җитә алмый. Самолётларның да күбесе яхшы ныгытмаларга ия булып алган фашист зенитчылары тарафыннан атып төшерелә. Менә шундый шартларда сугыш алып бару бернинди уңай нәтиҗә дә бирмәде. Киресенчә, армиянең һәлакәтен көннән-көн тизләтеп, ахыргы сәгатьләрен якынайта иде.

    Көннәрнең берендә, Мусалар лагере тоткыннарына, Волхов фронтында сугышучы Икенче удар армиянең башлыгы генерал Власовның бөтен гаскәре белән фашистлар ягына чыгуы турында листовка тараттылар. Листовкада Власовның Рус Азатлык Армиясен төзүе, шул армиядә хезмәт итәргә чакыру сүзләре язылган иде.

    Советлар Союзының данлыклы генералы Андрей Власовның дошман ягына чыгуы хак булса, бу Муса өчен акылга сыймаслык көтелмәгән бер нәрсә иде. Муса өчен генә түгел, гади солдатлар, бигрәк тә әсирлеккә эләгүчеләр моны үзләрен төрле уйларга этәрә торган вакыйга буларак кабул иттеләр. Листовкадагы “Әсирлеккә төшкән рус солдатларын Россиядә халык дошманы дип атыйлар. Аларны, азат ителсәләр дә, илләрендә зиндан көтә!” дигән сүзләр куркуга да төшерә иде.

    Андрей Власов сугыш башланганда иң шөһрәтле хәрби начальникларның берсе булып саналды. Сугыш алдыннан Львов астындагы дүртенче механикалаштырылган корпусны җитәкләгән генерал Киевны саклаучы 37 нче армия командующие итеп билгеләнә. Ләкин немецларның көтелмәгән һәм көчле һөҗүме нәтиҗәсендә Киевны калдырырга туры килә. Сталинның Киевтан китәргә, дигән карары чыкканда, Власов армиясе инде камалышта калган була. Нәтиҗәдә, ярты миллионлап солдат һәлак була. Әмма Власов, армиясен калдырып, үзенең сөяркәсе белән качып котыла. Үзенә үзе атып ул сугышта яралануы турында әкият уйлап чыгара. Нәтиҗәдә, госпитальгә эләгә. Бу көннәрдә Мәскәү астында көчле сугышлар бара. Сталин госпитальдә дәваланучы генералны Мәскәүне саклаучы частьләрнең башлыгы итеп билгели. Власов  госпитальдән торып кына төрле боерыклар бирә. Ул арада дошман Мәскәү астыннан йөзләрчә чакрымга алып ташлана һәм бу уңышларны Власовның зирәк командалык итүе белән бәйлиләр. Хәтта ул чакта Власов турында “Сталин полководецы” дигән китап та язып чыгаралар. Ул Георгий Жуков белән бер дәрәҗәдәге полководец итеп күрсәтелә.

     Волхов фронты сазлыкларында котылгысыз һәлакәткә якынаючы Икенче удар армиянең башкомандующие итеп егерменче апрельдә генерал Власовның билгеләнүен Муса һәм ул эшләгән “Отвага” газетасы редакциясе хезмәткәрләре батып баручы кырмысканы үлемнән коткару өчен сузылган салам шикелле кабул иткәннәр иде. Ләкин гаять авыр шартларда сугышучы армияне Власов ничек кенә коткара алыр да, ничек кенә алар камалыштан чыгарлар – бу могҗизага беркем дә ышанмый да, өметләнми дә иде. Дөрес, листовкадагы хәбәргә дә Мусаның бигүк ышанасы килмәде. Ничек инде армия хәтле армия белән җитәкчелек итүче генерал хыянәтче булсын?! Ләкин утсыз төтен чыкмаган шикелле, күңелдә кайбер шикләр дә уянды.

     Кич җитеп, йокларга команда бирелгәч, күрше сәндерәдә ятучы егет Мусадан татарчалап:

     – Ышанасыңмы бу әкияткә? – дип сорады.

    Муса аның татарча дәшүеннән бераз сискәнеп куйды. Үзебезнең татар егете булса да, әле танышырга да өлгермәгән бу әсир алдында ачылып китмәүне хуп күрде:

      – Кем белгән инде аны... Минем татар икәнемне каян белдең? – дип сорауга сорау белән җавап кайтарды.

   – Фельдфебельгә фамилияңне Гомәров дидең бит. Муса Гомәров...

    – Ә-ә-ә... Ишетеп калдыңмыни?.. Үзең кай яклардан?

    – Казаннан.

    – Исемең?

    Ләкин күршесе тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Ул Мусага беркавым сынап карап торды. Аннан соң:

    – Бернинди дә Гомәров түгел бит син, – дип, Мусаны гаҗәпкә калдырды.

    Муса, ишетмәделәрме икән дигәндәй, шик белән як-ягына каранып алды да:

    – Каян беләсең? – дип сорады. – Бик шаулама... – дип, шунда ук үзен сатты.

    – Мин дә бит Мясной Бордан эләктем монда. Синнән өч көн генә элек. Муса Җәлил бит син. “Отвага” хәбәрчесе. Күптән түгел генә безнең частькә килеп, бер егетебез турында очерк язам дип, аның белән очрашып киткән идең. Язгансыңдырмы, “Отвага”ның соңгы санын укырга өлгермәдем. Габидуллин фамилияле очучы...

    – Яздым. Тик гәзиттә чыгарырга өлгермәдем. Чолганыштан чыкканда редакция машинасы әрҗәсендә калды язмам. Снаряд төшеп, безне яралады. Мин аңыма килгәндә янымда беркем дә юк иде.

    – Синең кем икәнеңне белсәләр, шундук атып үтерәчәкләр бит.

    – Шуңа күрә исемемне яшердем бит инде.

    – Төрле кеше бар. Дөнья түгәрәк бит ул. Мин дәшмәсәм, башкалар танып сатарга мөмкин. Сине монда китергән конвоирның урыс икәнен күрдең бит.

    – Сатсалар саталар инде. Атып үтерсәләр, илгә сатлыкҗан дигән яманат кайтмас.

    – Анысы хак. Тик син минем сорауга җавап бирмәдең.

    – Утсыз төтен булмый, диләр бит. Үзе сатылмаса да, чолганыштан чыкканда эләктергән булулары мөмкин. Хәзер менә аның исеме белән сату итәләр. Кырыгынчы елда СССРга көчләп кушылган Көнбатыш Украина, Латвия, Литва, Эстония халыклары арасында күп булырга мөмкин андый армиягә язылырга теләүчеләр.

     – Монда татарлардан Кызыл армиягә каршы сугышырга легион төзиләр икән дигән сүзләр дә йөри, дөрес булса.

    – Аны бит инде Мясной Борда чакта ук листовка итеп өскә самолёттан ташлаганнар иде.

    – Шулай бугай шул. Мин ул хакта күп уйладым.

    Муса тагын як-ягына каранып алды:

    – Тс-с. Шаулама. Нәрсә, язылыргамы әллә исәбең?

    – Язылырга да, сугышка кергәч безнекеләр ягына чыгарга.

    – Асат кына уйлыйсың түгелме? Безнекеләр ышаныр дисеңме? Шундук атып үтерәчәкләр.

    – Үтерсәләр, барыбер үлем бит инде безгә.

    – Алай димә әле син. Мин дә күп уйлыйм ул турыда. Карале, син дә бит үз исемеңне әйтмәдең.

     – Салих исемле мин. Ганиев Салих. Казаннан. Курыкма, ышанычлы кешемен. Укытучы идем.

    – Бик әйбәт. Менә нәрсә уйлыйм мин бу хакта: легионга язылырга һәм шул легион эчендә яшерен эш алып барырга. Легионерларны сугышка керер алдыннан бөтен командирларны юк итеп, батальон белән Кызыл Армия ягына чыгарга үгетләргә.

   – Шәп идея бу! Ләкин куркыныч.

   – Шәп. Бүредән курыккан урманга йөрмәс, дигәннәр. Тик ятарга инде алай булгач үлем көтеп. Йә, безнең гаскәрләр кайчан килеп коткарырлар икән, дип. Коткарсалар да, яшәргә бирерләрме? Сатлыкҗаннар, дип атып үтермәсләрме?

    – Карале, Муса дус, син агитацияңне башладың да бит инде. Әйбәт агитатор чыгар иде синнән. Яшерен оешмаңның ышанычлы бер сугышчысы бар, дип исәпли аласың. Мин риза!

    – Бик шәп! Ярар, бүгенгә җитәр. Алда тагын күз күрер. Иртәгесе көн бүгенгедән хәерлерәк, дигәннәр борынгылар. Йоклыйк. Бу сөйләшү ике арада гына калсын.

   – Юк, Муса, калмасын. Башкаларны да агитларга кирәк. Лагерьда ышанычлы егетләр җитәрлек. Йә, ярар алайса, йоклыйк...

 

                                                        3.

     Волхов фронты 1941 елның декабрендә оештырылды. Киев чолганышыннан чыкканда үз кулына үзе атып яраланган генерал Власов ул чакта госпитальдә яткан килеш кенә дошманны Мәскәүгә җибәрмәс өчен канкойгыч сугышлар алып барган егерменче армия башкомандующие итеп билгеләнгән иде. Волоколам юнәлешендә сугышучы 316-нчы укчы дивизия егетләре инде Мәскәүне алдык дип бәйрәм итүче немец башкисәрләрен башкаладан йөзләгән чакрымга алып ташлаганнан соң Андрей Власовның абруе тагын да үсеп китте. 28 гыйнварда Мәскәүне саклауда күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнүчеләр арасында аның да фамилиясе бар иде. Мактаулы командармга генерал-лейтенент дәрәҗәсе бирелде. Үзе Волхов фронтында авыр шартларда сугыш алып баручы Икенче удар армиянең башкомандующие итеп, бер үк вакытта фронт башлыгы генерал Кирилл Афанасьевич Мерецковның урынбасары итеп билгеләнде.

      Яз җитте. Карлар-бозлар эрегәч, сазлык җирдә сугыш алып бару тагын да кыенлашты. Сталин Мерецковны Мәскәүгә чакыртып алды. Сугышның икенче көнендә НКВД тарафыннан кулга алынып, Берия палачларының  һәртөрле мыскыллауларына дучар ителгән, 1940 елдан ук Советлар Союзы Герое исемен йөрткән армия генералы яңадан Ставка башлыгы каршында җавап тотарга тиеш иде. Кирилл Афанасьевич декабрь ахырында гына Сталиннан хат алган иде. Ул анда Волхов фронты алдында торган бурычның әһәмияте һәм мөһимлеге турында язган, дошманга каршы сугышны вак бәрелешләр белән генә түгел, бөтен фронт буенча алып барырга кирәк, дигән күрсәтмә биргән иде. Берия тырнагыннан да Мерецковны Сталин коткарып калды дигән сүзләр йөргәнлектән, Кирилл Афанасьевич Ставка башлыгына хөрмәт һәм беркадәр курку белән дә карый иде.

    Ставка утырышына алар Георгий Константинович Жуков белән бергә, турыдан-туры юлдан, итекләре дә саз былчырагыннан арынмаган килеш, соңга калып килеп керделәр. Верховный кабинеты ишеге төбендә утыручы секретарь соңлаган өчен шелтәләп алды да, алар үзләрен тәртипкә китергәнне дә көтмичә, кабинетка керергә кушты. Кабинетта Үзәк Комитет Политбюросы утырышы бара иде. Политбюро әгъзалары тулы составта. Кирилл Афанасьевич соңга калулары өчен гафу үтенде дә:

    – Гафу итегез, Иосиф Виссарионович, бер минутка гына киредән чыгып үземне тәртипкә китереп керергә рөхсәт бирсәгез иде?

   – Үзегез гафу итегез, Кирилл Афанасьевич, шулай ашыгыч чакыртырга туры килде. Сугышын сугыш та белән, ләкин генерал ялтырап торырга тиеш! – диде Сталин.

    Рәислек итүче Алексей Антонов Мерецковка биш минут вакыт бирде. Кирилл Афанасьевич киемнәрен каккалап, итеген чистартып кергәндә стена буена барып баскан һәм уң кулына төрепкәсен тоткан Сталин сөйли иде.

     – Без Волхов һәм Ленингарад фронтларын берләштереп зур хата ясадык. Генерал Хозин Волхов юнәлешендә утырса да, эшләре начар барды. Ул Икенче удар армияне күчерү буенча Ставка директиваларын үтәмәде. Нәтиҗәдә, немецлар армия коммуникацияләрен үз кулларына төшерде һәм аны камалышта калдырды. Сез, иптәш Мерецков,  Волхов фронтын яхшы беләсез. Сезнең алга иптәш Василевский белән бергә Икенче удар армияне бернигә дә карамыйча, авыр коралларны һәм техниканы калдырып булса да камалыштан чыгару бурычы куела. Волхов фронтын торгызу буенча директиваны иптәш Шапошниковтан алырсыз. Урынга барып җитү белән, кичектермичә, фронтта командалыкны үз кулыгызга алырга кирәк булачак.

    Сталин, сөйләп бетерүгә, урынына барып утырды. Аннары Кирилл Афанасьевич сүз сорады.

    – Мөмкинме, Иосиф Виссарионович?

    – Тыңлыйбыз, иптәш Мерецков.

    – Иосиф Виссарионович, Икенче армия солдатлары озакка сузылган тәртипсез вак бәрелешләрдән соң нык йончыган. Аларны кыска гына вакытка булса да ял иттереп алырга иде. Шуннан соң группировкаларны бер йодрыкка туплап, югалтуларны яңа көчләр белән тулыландырып, контрһөҗүмгә күчәргә кирәк. Шунда гына немецларның божрасын өзәргә мөмкин булачак.

    Ләкин Мерецковны тыңларга теләүче булмады.

    – Иптәш Кирилл Афанасьевич, Политбюро директивасы әзер, кабул ителгән. Сездән үтәү сорала, – диде Сталин. Хәтта Жуков белән Василевскийга да сүз бирергә теләмәде. – Алексей Михайлович, сезнең алга бурыч куелды. Аны кичектерергә ярамый, – дип, Василевскийга авыз ачарга да мөмкинлек калдырмады.

    Мерецков белән Василевский кабинеттан чыккач, Шапошников бүлмәсенә кереп, секретареннан политбюро директивасы язылган кәгазьләрне алдылар һәм Георгий Константинович Жуковны көтеп, аның белән киңәшләшеп карарга булдылар.

     Жуков киңәшмәдән соң да генералларның үзен көтеп торуларын аңлады һәм озын колаклардан читтәрәк сөйләшү өчен аларны урамга дәште:

     – Киттек, егетләр, юл уңаенда сөйләшербез, – диде, беренче үзе сүз башлап. – Егетләр, Волхов фронты – баш бетәрлек урын. Ачуланмагыз, мин ул сугышның өметле чишелешен күрмим. Сезгә Ходай ярдәм бирсен инде, – дип куйды. – Сез анда өчәү – Андрей Андреевич Власовның башы шәп эшли. Ничек тә ерып чыгарсыз.

    – Бәла дә шунда шул, Георгий Константинович, Власовның куллары бөтенләй салынган. Бөтен өмете бүгенге киңәшмәдә иде. Ә монда киңәш түгел, боерык кына бирелде.

    – Өстәмә көчләр бирелмәсә, ул җәһәннәм боҗрасын өзү мөмкин булмаячак, – дип, Мерецковның сүзләрен куәтләде Василевский.

    – Киңәш дисәгез, мин шуны гына әйтергә телим: сезгә ничек тә чолганыштан чыгарга кирәк. Моның өчен иң зәгыйфь урынын табып дошман боҗрасын өзәргә, һәм шунда тар гына булса да коридор ясап, солдатларны безнең якка чыгарырга. Сталин әйтте бит, ике фронтны бергә кушу хата булды, дип. Яңа көчләргә өмет юк. Бөтен көчләр Сталинград өчен сугышка туплана. Сез боҗрадан чыга алсагыз, калганын алга таба күз күрер. Ә хәзер бөтен максат – Сталинград. Иделне бирмәскә! Дошман бөтен көчен туплап шунда ыргыла. Кышкы салкыннарга хәтле шәһәрне алырга ашкына. Мәскәү астындагы кышкы суык арт сабакларын укытты ул мәлгуньнәрнең.

 

                                                4.

     Волховка кайткач, Жуков биргән киңәш буенча эш иттеләр Мерецков белән Василевский. Армиянең исән калган төркемнәре бергә тупланып, 21 июнь көнне, Мясной Бор авылы тирәсендә дошман божрасын өзеп, чолганыштан чыгу өчен коридор ачуга ирештеләр. Частьләр төркем-төркем булып та, солдатлар аерым-аерым да киңлеге 300-400 метрлар чамасы булган шул коридор буенча безнең якка чыгарылды. Икенче армия солдатларының кинәттән ясаган һөҗүменнән югалып калган немецлар ис-акылларына килгәләгәнче, үзе безнең җиргә аяк басарга ашыктылар. Ләкин өченче көнне фрицларның контрһөҗүмнәре башланды. Чолганычтан чыгарга өлгермәгәннәр һәлак булды. Бу өч көндә Икенче удар армия 150 меңләп сугышчысын югалтты. Немецлар армиянең зур җир белән элемтәсен юк итүгә ирештеләр. Калган гаскәрләр белән идарә итү мөмкинлеге бетте. Чолганыштан иң соңыннан чыгарга тиеш булган армия штабы һәм башкомандующий Власов яңадан фашистлар боҗрасында калды.

                                               * * *

    Язмыш Андрей Власовны икенче тапкыр зур сынау алдына куйды. Узган елның сентябрендә ул шундый ук сынауны җиңеп чыга алган иде. Ул чакта, Киевны саклаучы 37-нче армиянең башкомандующие, штаб медпунктында хезмәт итүче хәрби табибә Агнесса Подмазенко белән икәүдән-икәү генә торып калдылар. Власов яшьли үзенең авылдашы Анна Воронина исемле кызга өйләнгән иде. Сугыш башлангач Анна үзенең Горький өлкәсендәге туган авылында яшәүче әти-әнисе йортына китте. Кырык яшьлек ир уртасы өчен хатынсыз яшәү ул әлбәттә җиңел хәл түгел иде. Шуңа күрә дә ул теләсә нинди очраклы хатыннар белән чуалганчы дипме, армия штабының табибәсе Агнессаны үзенең сөяркәсе итте. Бу чибәр ханымда ул үзенең хатыны чагылышын күргәндәй булды. Аңа хәтта үзенең хатыны дигән документлар ясатты, документларга  фамилиясен дә Власова дип яздырды. Генералны өзелеп яраткан Агнесса аның белән теләсә нинди кыенлыкларны кичәргә дә риза иде. Киевны немецлар басып алгач та ул аны ташлап качмады. Хәер, Агнесса Власовның өйләнгәнлеген, туган авылында хатыны калуын белми иде. 

    Инде менә Волховта да шул ук хәл кабатланды. Андрей Андреевич армия штабының шеф-пешекчесе Мария Воронова белән икәүдән-икәү дошман боҗрасында үлем элмәген киделәр. Бары тик элмәкне тарттырасы да, бугазларыннан кысасы гына калды. Ләкин Власовның үләсе килми иде. Ул өметләнде, үзен ташламаслар, дип көтте.

       Алар башта армия штабының исән калган утыз-кырык сугышчысы белән чолганыштан чыгу юлын эзләделәр. Аннары һәрберсе аерым-аерым үзенә юл саба башлады. Соңга таба алар дүртәү калдылар: Власов, Мария, Власовның адъютанты һәм штаб начальнигы Виноградов. Адашып йөри торгач Чудово шәһәре янындагы Мостки дигән бер авылга килеп чыктылар. Виноградов авыру һәм нык хәлсезләнгән иде. Власов аңа шинелен салып бирде һәм адъютанты белән икесенә шушы авылда калырга кушып, үзләре Мария белән икенче авылны эзләп киттеләр.

     – Сталин мине ярата. Ул мине онытырга тиеш түгел. Самолёт  җибәрерләр, – диде Власов юлда Мариягә.

    – Юк, Андрей, без исән калырга тиеш түгел! Кая пистолетың, ат син мине. Аннары үзеңә ат. Безне барыбер үтерәчәкләр!

    – Ашыкмыйк, Мария. Немецлар армияне кырып бетердек, дип уйлый хәзер. Командирлар инде күптән качкан, дип уйлый. Ә безгә ничек тә үзебезнең якка чыгарга кирәк. Партизаннар бардыр, аларны эзләргә кирәк.

    – Немецларга очрасак?! Әсир төшәргә ярамый. Сталинның әсир төшүчеләрне халык дошманы, дип игълан иткәнен яхшы беләсең.

    – Сталин... Нәрсә Сталин?! Ул үзе гаепле минем бу хәлгә төшүемә! Армиягә чигенергә рөхсәт бирмәде. Күрәләтә ут эченә китереп тыкты. Ленинградны коткара имеш. Сазлыктан торып ничек коткарып булсын Ленинградны?! Томана!

    – Чү, Андрей! Тынычлан. Хәзер инде соң. Эш узган.

    – Узган, узган! Үзе ята анда халыктан качып. Сугыш булмый, немец безнең дус, дип лыгырдады-лыгырдады да, әнә хәзер нишли! Бөтен хәрби начальникларны, полководецларны кырдырып бетерде! Сволочь! Сугыш алдыннан бит! Әле сугыш башлангач та тынгылык бирми, кабахәт! Мерецков әнә дәшми генә, мескен. Сугышның икенче көнендә ябып куйдылар ласа. Ничек кенә мыскылламадылар үзен. Хәзер шуларга хезмәт итә, борыны белән җир сөрә. Бернинди дә горурлык хисе юк икән. Мине бу мәшһәргә китереп тыгучы да ул! Дәрәҗәмнән, исемнәремнән, бүләкләремнән көнләшеп, Сталинны котыртты, шушы тишеккә китереп тыктырды, кабих! Үзе йөри инде Берия җәлладлары күрсәткән мыскыллауларны күңелендә күтәреп.

   – Нишләсен инде ул? Каршы дәшсә, бетерәчәкләрен белә бит. Үзең әйтәсең ласа, кемнәрне генә бетермәделәр!

    Власов белән Мария сазлык ера-ера озак йөрделәр Чудово тирәләрендә адашып. Йөри торгач алар ниндидер авылга килеп чыктылар. Урамда беренче очраган кешедән авылның исемен сорадылар.

     – Сенная Кересть, – диде урта яшьләрдәге, чыраен сакал баскан бу зат.

     – Бик ачыктык, ашарга булмас микән? – диде Власов. Үзе шундук кулыннан көмеш беләзекле сәгатен салып аңа тоттырды.

     – Көмешмени? – дип сорады сакаллы. Сәгатьне әйләндереп-әйләндереп карады да түш кесәсенә салып куйды. Аннары аларны өйгә алып кереп, өстәлгә мичтән чүлмәге белән мундирлы бәрәңге чыгарып утыртты. Хатынына чоланнан сөт алып керергә кушты.

(Дәвамы бар)