Ватан (дәвамы (4))
Ул шулай диде дә, Раузаны кулыннан алып, үзенә таба тартып китерде һәм кочагына алды. Көтмәгәндә ясалган бу тәкъдимнән югалып калган Рауза ни әйтергә дә белмичә, бераз каушап, бернинди дә каршылык күрсәтмичә Мусаның кочагына сеңде.
– Ә никах?! Никахсыз өйләнешү гөнаһ була! – дип чәчрәп чыкты шунда Сара.
– Комсомолларга нинди никах ди инде ул?! Без никахсыз өйләнештек әле, бер дигән итеп торбыз, – дип каршы төште Кави Нәҗми.
– Әйе, шулай булган, ди. Ышанмагыз, Рауза, ышанмагыз. Алдаша Кави абыегыз. Никахыбыз да булды. Мулла бабай бөтен шартын туры китереп үзе укыды. Сара дөрес әйтә, кирәк никах, – дип Сараның сүзен куәтләде Сәрвәр.
– Шулай булдымыни? Онытылган да инде. Без өйләнешкәнгә бишбылтыр бит инде, – дип, теләр-теләмәс хатыны белән килеште Кави.
– Алай булгач, шәригатьчә булсын инде, – дип куйды Муса. – Кем укыр икән соң? Арада берәр суфи бармы соң?
Мәҗлес буе мыек астыннан гына көлеп, сүзсез утырган Кутуйга да тел керде мулла дигәч.
– Театр Шәриф абыйның “Хаҗи әфәнде”сен куйганда әллә ничә тапкыр карап утырган бар. Хөснетдинме әле анда никах укучы?
– Мөгаллим укый, – дип төзәтте Муса.
– Ие, мөгаллим бугай шул. Мин аның сүзләрен яттан беләм. Әйдә алай булгач, шарт дисез икән, шартына туры китереп, үзем укып бирим никахыгызны, – дип, Кутуй түр башына менеп утырды. – Тәк, ике шаһит кирәк булыр, җәмәгать, – дип рольгә дә кереп китте. – Кемнәр була инде шаһитлар? Ярар, берсе син булырсың инде, Туфан дус. Икенче шаһит – Кави.
– Һибәтулла улы Нәҗметдинов, ягъни мәсәлән, – дип тулы исемен атады Кави.
– Тәк, ничек әле, – дип дәвам итте Кутуй. – Ә-ә, сез шаһитлар, кызның ризалыгын барып сорагыз хәзер.
– Кыз риза, риза, Кутуй әфәнде, – дип пырхылдады Туфан.
– Шаярып утырмагыз, егетләр! – дип кисәтү ясады Сара. – Никах уен-муен эш түгел. Гомердә бер була торган бик мөһим вакыйга.
– Сара ханым, комачауламагыз әле. Тәк, эшне дәвам итик. – Кутуй битен сыпырып куйды да төп эшкә күчте. – Кыз риза булса, мәһәре ничек була инде? Баштан бирелә торганы, соңыннан биреләчәге?
– Бер генә тапкыр ярамыймыни соң? Муса үзе нәрсә дип әйтә инде, безнең кесәләр такыр, Кутуй хәзрәт, – диде Туфан.
– Әйе, Муса үзе нәрсә дип әйтә... – Минем дә кесәгә Сәрвәр җиңгәгез хуҗа.
– Менә, мәһәрен үзем бирмичә булмас, тот, мулла абзый, – дип, Муса кесәсеннән тиенле акчалар чыгарып Кутуйның учына салды.
– Мәскәү егете өчен бик әз түгелме соң бу? – диде Кутуй биргән тиеннәрне санап.
– Әйдә, кыланып утырмагыз сана. Җитмәгән тагын сиңа, белер-белмәс укыган никахыңа! – дип, Сәрвәр Кутуйның бөеренә төртеп алды.
– Ярар алайса. Дәлше дәвам итик. Ничек дигән әле Шәриф абыйда? Ә-ә! Кызны кияүгә бирүче кем була соң инде монда? Ата-анасы биредә түгел бит.
– Менә, без, театр артистлары – Луиза, Зифа, Рокыя, мин! – дип чәчрәп чыкты Сара. – Әйдә, озакка суздың. Чын никахтан бер дә ким түгел.
– Бәй, уйнап утырмыйбыз лабаса. Чын никах булмыйча, нәрсә булсын инде?! Алайса, Рауза Шәйхетдин кызы Хасиятуллинаны Муса Мостафа улы Җәлиловка хәләл җефетлеккә бирәсезме?
– Бирәбез бит инде, күреп торасың.
– Алай итеп түгел, дөрес итеп әйтегез. Үзегез әйтмешли, шартына туры китереп.
– Бирәбез.
– Син, Муса Мостафа улы, Рауза Шәйхетдин кызын хәләл җефетлеккә алдыңмы?
– Сезнең рөхсәт белән алдым, хәзрәт.
– Дөрес итеп әйт, алдыңмы?
– Алдым.
– Менә булды. Сезгә бәхетле матур тормыш телим. Совет җәмгыятенең беренчел ячейкасын матур итеп корыгыз. Илгә матур кызлар, батыр уллар үстерегез! – Кутуй, Муса белән Раузаның кулларыннан кысып, шундый сүзләр белән үзенең эшен төгәлләде.
- Рәхмәт, дусларым! Чын үзебезчә булды бу! Алдыгызда йөзегезне кызартмабыз! – диде Муса һәм Раузасын кочып, оялудан алсуланган битеннән үбеп алды.
Ләкин аларга бергә матур гаилә тормышы белән яшәү язмаган булып чыкты. Муса ике төнне Рауза куенында үткәрде дә, Мәскәвенә китеп барды. Мәскәүдә көтелмәгән эшләр, мәшәкатьләр килеп чыгып, ул ике айдан артык Казанга кайта алмады. Ләкин ни өчендер, Раузаны сагынып язган хатларына баштарак җавап алса да, соңга таба Казаннан хатлар килү тукталды. Яңа елга ашкынып сөекле хатынын күрергә дип Казанга кайтса, ниндидер кара эчле бәндәләр: “Син Мусаның бердәнбере түгел. Мәскәүдә аның синең шикелле сөяркәләре әллә нихәтле”, – дип котыртып, Раузаның күңелен биздереп куйганнар иде.
Ә 1935 елның 3 июлендә Рауза ир бала тапты.
***
Гайнан белән Абдулла листовкаларын язып бетерделәр дә, әле һаман да койкасында яткан Мусага борылдылар.
– Шигыреңне тиз яздың ахыры, Муса абый? Баядан бирле тик ятасың, – диде Гайнан, тирән уйларга чумган Мусаны сискәндереп.
– Ә-ә... Юк, егетләр, бүген язылмый. Бетереп булмас, ахры, – диде Муса торып утырып. – Ә сезнең ничек? Берәр нәрсә чыктымы?
– Менә, укып кара әле. Булды шикелле, – дип, Гайнан кәгазен аңа тоттырды.
Муса кәгазьне алды да, тынсыз гына, язуны укып чыкты.
– Булган бу, егетләр, – диде ул. – Моны хәзер кеше танырлык итеп, басма хәрефләр белән күчереп язарга кирәк. Бер-ике җирен рәтләп җибәрәсе бар бугай. Менә карагыз әле, “Кызыл Армия фашистларны Идел аръягына чыгармас өчен Сталинград астында каты сугыш алып бара”, дигәнсез. Немецлар өчен бу сугышта җиңүнең әһәмияте нидән гыйбарәт булуын күрсәтергә кирәк түгел микән? Аларны бит Иделгә чыгармау гына Кызыл Армия алдында торган бурыч түгел. Бу сугышның масштабы киңрәк. Фашистлар бу сугышта Иделне генә түгел, Дон үзәнен дә кулларына төшерергә, Мәскәүнең СССРның үзәк районнары белән элемтәсен өзәргә, аннары бай нефть ятмалары булган Кавказны басып алырга ният тоталар. Менә шуларны да өстәп язганда, бик әйбәт листовка килеп чыгачак. Егетләр, нишләптер кәеф китеп тора. Мин нәүм базарына китим булмаса. Сез үзегез рәтләп бетерегез инде.
– Яхшы, үзебез карап бетерербез, сез ял итегез, Муса абый, – дип, Гайнан кәгазьне кире алды. Муса: “Тыныч йокы, егетләр”, – дип, ятагына ауды.
13.
“Аерылу” шигырен икенче көнне дә язып бетерә алмады Муса. Ул әле һаман да кичәге уйларыннан арына алмый иде.
Рауза улына Альберт исемен үзе кушты. Альбертка җиде яшь тулды быел. Мәктәптә укыйдыр инде. Улы белән бер тапкыр да очрашып, аның белән сөйләшкәне дә, уйнатканы да булмады бит аның. Рауза Мусага бик нык үпкәләде. Үпкәләргә сәбәбе дә бар иде шул. Муса башта аның балага узганлыгын белмәде. Яңа елга кайткач, “ирең башка кызлар белән чуала” дигән сүзләргә хәтере калган хатын аның белән очрашырга да теләмәде ул чакта. Ә үзе көмәнле булган икән. Муса әллә ничә мәртәбә очрашырга теләп артыннан барса да, якын җибәрмәде. Ләкин Мусаны ялгызлык тәмам туйдырган иде инде. Ул, өйләндем, инде гаилә тормышым башлана, дип канатланып йөрсә дә, Рауза никахлашкан көннәрдә үк аңа ияреп Мәскәүгә китми калды. “Үзеңнең дә яшәргә урының юк, кеше почмагында йөрисең, башта фатир ал, аннары күчеп килермен, җәйгә чыккач”, – дип, Казанда калды да, шушы хәлләрдән соң Мусага борылып та карамады. Муса баштарак бик борчылган иде, соңга табарак кул селтәде. “Загска барып язылышмаган ич алар, башка егете булгандыр. Кем белән нинди хәл булмый, дип, җиңелрәк карады. Ә бер көнне шулай Раузаны килештереп булмасмы дип Казанга кайткач, ул телеграфта күптән күзе төшеп йөргән Зәкия исемле кызны очратты.
Зәкия белән алар ул әле “Октябрь баласы”нда эшләгән чакта очрашканнар иде. Донбасста яшәүче Зәкия исемле бер кыз журналда бастырыгыз әле, дип шигырьләр җибәргән иде. Муса аларны укып чыкты да: “Акыллым, шигырьләрең ошады. Без аларны журналда бастырып чыгарырга булдык. Фотосурәтеңне җибәр”, – дип җавап хаты язды. Җавап озак көттермәде. Конверт эчендәге кыз сурәтен күргәч, Муса шундук аңа читтән торып гашыйк булды. Гашыйк булмаслык түгел – кыз чибәр, сөйкемле һәм алма кебек тулып пешкән иде.
Зәкия Казанда туып үскән кыз икән. Аңа унөч яшьләр тирәсендә, әти-әнисе Донбасс якларына күчеп киткәннәр. Зәкия шунда Кузнецк дигән шәһәрдә укытучылар техникумында укыган. Ә бераздан аларның гаиләсе киредән Казанга әйләнеп кайткач, Зәкия телеграфта өйрәнчек булып эшкә урнашты. Бу 1932 ел ахырлары иде. Муса эшләгән “Октябрь баласы” журналы Казанга күчерелеп, аның редакция оештырырга дип Казанга кайткан чагы иде. Журналга редактор һәм башка җаваплы хезмәткәрләр табарга кирәк. Муса шунда ук Зәкияне искә төшерде, редактор ук булмаса да, җаваплы сәркәтип урынына бер дигән кадр”, дип уйлады. Ул аны эзләп телеграф урнашкан бинага килде. Вахтёрдан: “Зәкия Садыйкова исемле кыз биредә эшлиме?” – дип сорады.
– Көтеп торыгыз, хәзер чакырам, – дип, вахтёр хатын өске катка менеп китте. Озак та үтмәде баскычтан бәләкәй генә, бөтерчек шикелле түгәрәк бер кызның тәгәрәп төшкәне күренде.
– Кем мине сорый? – диде ул баскытан төшеп җитмәс борын. Үзе аста торган егетне шундук танып алды. “Бәрәч, Муса Җәлил ич бу!” – дип уйлап куйды һәм телеграф аппаратын көйләп ятканда машина маена буялган кулларын сөртергә дә онытканын аңлап, читенсенеп, кулларын артка яшерде. Аннары аптыраулы, сөенечле тавыш белән: – Муса абый, исәнмесез?! – дип, исәнләште.
– Менә нинди икән син! – диде Муса, соклануын яшермичә.
– Нинди?
– Кечкенә генә.
– Кечкенә дә төш кенә!
– Анысын күрербез, – диде Муса.
– Күрсәтсәләр күрерсез.
– Бүген мин сине бер очрашуга чакырсам килерсеңме?
– Нинди очрашудыр бит.
– Казанда “Октябрь баласы” журналы ачыла. Казан яшьләрен җыеп шул турыда сөйләшәбез.
Матур кызлар күрсә шундук йөрәген йөгәнли алмаган Муса бу юлы да Зәкиягә гашыйк булды да куйды. Аннан соң шактый вакытлар Мәскәү белән Казан арасында Муса белән Зәкиянең йөрәк серләрен саклаган хатлар йөрде. Муса бер кайтканда Зәкиягә, әйдә өйләнешик, дип, тәкъдим дә ясап карады. Ләкин Зәкия, кайда торырбыз, мин – Казанда, син – Мәскәүдә, фатир ал башта, аннан карарбыз, дип, төпле генә торыр урыны булмаган, әле тулай торакта, әле кеше почмагында яшәп көн иткән Мусага мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Шуннан соң аралар беркадәр суынган кебек булган иде. Тиз гашыйк булучан Мусаның Зәкия белән булган соңгы сөйләшүеннән соң әле тагын әллә ничә кызга күзе төште. Ул өйләнергә кирәк дигән ныклы карарга килгән иде. Утыз дүртенче елда татар театры Мәскәүгә гастрольгә килгәч Рауза исемле артисткага гашыйк булуы соңгысы иде. Ләкин Рауза белән аерылышып, Зәкияне кабат очратканда ул Раузаның көмәнле булып калуын да, Мусадан бәби табуын да, ул бәбинең инде ике айлык булуын да белми иде шул.
Муса, сентябрь аенда, Зәкияне әти-әнисеннән сорарга дип, соңгы тапкыр Казанга кайтты. Ләкин Зәкиянең үз туксаны туксан. Шулай да кызның әнисе, Муса бик гозерләнеп ялынгач, күршедән бер бабайны чакырып никах укытты. Ә Зәкия белән Муса, такта белән генә бүленгән икенче бүлмәдә шырык-шырык көлешеп, аларны тыңлап утырдылар. Муса ул кичне кыз өендә кунарга калды. Берничә көннән кабат Мәскәвенә китеп барды.
Ә билгеле бер вакыт үткәч, Зәкия үзенең күптәнге танышы Раузаның Мусадан бала табуы турында ишетте. Муса Зәкияне алырга дип Мәскәүдән Казанга кайтса, анда аны һушын алырлык яңалык көтә: ул Альберт исемле малайның атасы, имеш! Зәкия исә, Рауза шикелле үк, үпкәләп, чемоданнарын тутырып, үзенең балачак дусты янына Ташкентка ук китеп барган. Муса бу юлы да Ташкентта икенче баласы – кызы Люциянең тууын белмичә кала.
Зәкия белән алар шулай кушылмыйча да диярлек аерылдылар.
Инде нишләргә? Мусага утыз яшь тулды. Ул – әле чынлап торып гаилә дә кормаган килеш, ике баланың атасы. Альбертын белсә дә, Люциясе турында берни дә белми, чөнки Зәкия китте дә югалды, бернинди хат-хәбәре юк. Әнисе берни сөйләми, хәер, үзе дә берни белми иде бугай.
Мәскәүдә Муса күптәннән инде Әминә исемле кыз белән очраша иде. Баштарак аларның танышлыгы тирән мәхәббәт белән бәйләнмәгән иде. Әминә Казанда туып үскән кыз. Алар өч туган – апасы, энесе һәм үзе – өчесе дә, Казаннан Мәскәүгә килеп югары белем алганнар. Соңыннан балалары янына әти-әниләре дә күчеп килгән. Мәскәү астындагы Загорянка бистәсендә яшиләр. Әминә төзелеш оешмасында техник-конструктор булып эшли. Сөйкемле генә кыз. Мусага мәхәббәте сизелеп тора. Мусаның гына күңеле һаман сайлана, принцесса килеп чыкканын көтә. Ә ул принцессалар дигәне гел горурлар, борыннарын югары тоталар. Аларга егете дә булсын, фатиры да булсын, дан-дәрәҗәсе дә. “С милой рай и в шалаше” дигән урыс әйтемен ишеткәннәре дә юктыр, күрәсең. Ике тапкыр уңышсыз никахтан соң, Муса, бүтән эзләнмәскә, дигән карарга килде. Тотты да тәкъдим ясады Әминәгә. Ә Әминә шуны гына көтеп йөргән – бернинди никах та кирәк булмады, загска барып, кушылуларын рәсмиләштереп куйдылар да, Мусаның шул сигез метрлы кысан, тар бүлмәсендә яши дә башладылар. Альбертка ике, Люциягә бер яшь тулган тирәләрдә Мусаның үзенә охшаган һәм туп шикелле түгәрәк, алма кебек алсу йөзле, орчык кебек кенә бәләкәч кызчык – Чулпан дөньяга килде. Әминә Мусаның барлык маҗараларын яхшы белсә дә, бернинди үпкә-көнләшү күрсәтмәде, ир кеше өчен бер дигән иптәш булып чыкты.
***
Менә хәзер, Муса Демблин крепость-лагереның кысан, тар камерасында утырганда үзенең сөеклеләрен – хатыннарын һәм балаларын уйлады. Аларның “хәбәрсез югалган”, бәлки әле тагын да хәтәррәк “сатлыкҗан” дигән яманаты чыккан гөнаһ иясе ирләре – Муса Җәлилнең, хатыннары булулары аркасында нинди җәфалар, михнәтләр күреп яшәүләрен уйлап борчылды. Мусаның авыр уйларга чумып утыруын бүлмәдәшләре дә күрде, ләкин берни сорашмадылар, борчымадылар да... Ул аларга “Аерылу” дигән шигырь язуы турында әйткән иде, бары тик шул сөйгән хатыныннан, сөекле кызыннан аерылу хәсрәтеннән тирән уйларга чумгандыр, дип кенә уйладылар бугай.
Муса, ниһаять, карандашын алып, башлаган шигырен язарга кереште. Аерылган, еракта калган кадерле кешеләрен сагыну хисләре аның күңелендә мөлдерәмә булып тулган иде, ул сүз арты сүз, юл арты юл язып, тиз арада шигыренең соңгы җөмләсенә нокта да куйды.
...Күп татыдым җирдә мин ачысын
Үзәк өзгеч авыр сагышның.
Елатып һәм кайнар үбештереп,
Дустым белән, язмыш, кавыштыр!
Айлар түгел, еллар... авыр хәсрәт
Тавы булып торды йөрәктә.
Бер минутлык күрешү бәхете белән
Инде, язмыш, мине бүләклә!
– Булды бу, – дип тирән сулап куйды Муса, дусларына карап. – Ә сезнең эшләр кайсы тирәдә?
– Утырабыз менә, көтеп, кайчан ашарга кертерләр икән, дип?
– Бәй, әле ашарга да кертмәдемени теге шымчы егетебез?
– Юк шул, онытты.
Шуны гына ишеткәндәй, әллә уйлары барып җиттеме, камераның авыр тимер ишегенең эшермәсен кузгаттылар. Шыгырдап ишек ачылды һәм өчесенә бер мискигә салган баланда белән чәйнек күтәргән Баязит күренде.
– Әллә безне оныттыңмы дип торабыз? – диде Баттал.
Баязит дәшми-тынмый гына җамаякларына аш салып чыкты.
– Минем йомышны үти алдыңмы, Баязит дус? – дип, Муса кәгазь турында искә төшерде.
– Юк шул, мөмкинлек чыкмады, – диде Баязит.
– Алайса, менә бу кәгазьне минем сәндерә күршесендә, аста ятучы Гарәф атлы егеткә бирә алсаң, әйбәт булыр иде.
– Нинди кәгазь соң ул? Немецларга каршы язылган нәрсә түгелме? – дип төпченде Баязит.
– Курыкма, шигырь бу. Сөекле хатыннарыбызны, балаларыбызны сагынып язган шигырь генә.
– Шигырь генә булса ярый, тапшырырмын. Листовка яза күрмәгез тагын, сез шагыйрьләрдән барысын да көтәргә була. Башны бетертәсез аннары.
– Кемгә кирәкле баш соң ул? Монда безне барыбер ачтан үтерәчәкләр, – диде Гайнан. Күрмисеңмени, көн саен күпме кеше кырыла, мур урынына?!
– Мин үлмәм, минем эшләр көйләнде хәзер, – диде шымчы.
– Кеше өстеннән әләк-мазар ясап йөрсәң, тамагың тук килеш тә үлеп китүең бар, туганкай, – диде Баттал, егетне куркытырга теләп.
– Мин кеше сатмыйм, Аллага шөкер.
– Сатма шул, бездән дә сиңа шул киңәш.
– Ярар, бир шигыреңне, Муса абый. Шулай да сезнең хакта бик сорашалар комендатура кешеләре.
– Ә син нәрсә дисең инде?
– Нәрсә дим... Берни дә белмим, берни дә күрмәдем, дим.
– Молодец, һаман шулай дип җавап бир. Без дә берни язмыйбыз, эшләмибез дә ул фрицларга каршы. Белеп тор, яме, туганкай, – дип, Муса аңа шигырен сузды.
Баязит камераны җыештыргалаган арада егетләр баландаларын чөмереп, кибәкле ипи кыерчыгы белән яшькелт төстәге сыек чәйләрен эчеп тә куйдылар. Баязит, озак маташмыйча, чәйнек белән мискине алып чыгып та китте.
– Шигыреңне безгә укымадың, Муса абый, – диде Баттал. – Берсенә дә бирмичә, юкка чыгарса?
– Чыгармас, белербез нишләткәнен.
– Ничек? Әйтер дисеңме?
– Мин анда шигырьнең урта бер җиренә бер куплет итеп Гарәфкә записка да яздым. Ул Баязит аркылы җавабын бирергә тиеш.
– Башың эшләгән. Шулай да, рисковать иткәнсең.
– Курыкма, Баттал дускай, минем, үзең әйтмешли, әлегә Ходайга шөкер, баш эшли. Шигырьне икенче кәгазьгә күчереп алдым мин.
Уналтынчы елда туган Баттал сугыш башланганда инде егерме биш яшендә булса да, әле өйләнергә өлгермәгән. Армиядә хезмәт иткән чагында ул аягын авырттырып, гарипләнеп кайткан. Аннан соң сугыш башланды. Гарип булса да үз теләге белән фронтка китеп барды. Чолганышта калып, аңын югалкан килеш, кышкы салкында ятып аяк бармакларын өшетте. Әсирлеккә төште. Лагерь лазаретенда аның уң аягының бармакларын кисеп алдылар. Аксап-туксап кына йөрсә дә, егет беркайчан төшенкелеккә бирелми иде. Лагерьда ул, урыс әйтмешли, “Первый парень в деревне!” булды. Һәрчак күңеле – көр, теле – жор, хисчән егет иде. Абыйсы Салих Баттал кебек үк шагыйрь булмаса да, яттан күп шигырьләр белә. Кич җиттеме, шигырь сөйләп, әсирләрнең күңелен күтәрде.
– Шигырь китте сәяхәткә. Ә листовканы нишләтәбез, егетләр? – диде Муса. – Бу малайга биреп булмый. Укып караса, сатачак. Күренеп тора.
– Шулайрак шул. Көтик әле, берәр җае чыкмасмы, – диде, үзен-үзе юаткандай, Гайнан.
– Нишлисең, көтәргә инде.
Камерада утырганда Муса тагын озын-озын өч шигырь язды. Иркенләп, ашыкмыйча язарга вакыт та күп, комачаулаучы да юк иде. Күңелдән бикләп калган элегрәк язган шигырьләрен дә искә төшереп, кәгазь битенә күчерде. Баязит икенче көнне Мусага берничә бит кәгазь алып кергән иде. Аның Баязит аркылы Гарәфкә язган заданиесе шул иде. Шымчы, мескен, үзе дә аңламыйча, Мусаның йомышын үтәгән булып чыкты.
Аларны камерада озак тотмадылар. Нәкъ ике атна дигәндә, башка әсирләр арасына чыгардылар. Һәм икенче көнне үк, әсирләрне легионерлар итеп теркәп, төрле лагерьларга бүлгәләү башланды.
14.
Әхмәт Тимер һәм Шәфи Алмас белән очрашудан соң, Муса гел Алиш турында уйлап йөри башлаган иде. Хәзер кайда икән соң Алиш? Легионга язылды микән, юк микән? Нишләп аны искә төшерделәр икән? Бер әйткәч, нишләп очраштырмыйлар? Мусага әнә шундый сораулар тынгы бирмәде.
Шәфи Алмас чынлап та Алишны күргән иде. Ләкин аның легионга язылуы турында сүз Шәфинең шыттыруы гына. Алиш белән ул Седльце лагеренда очрашты. Демблинга килер алдыннан гына Шәфи Алмас, Гайнц Унгляубега ияреп, легионга язылырга өндәп, төрле лагерьлар буйлап йөреп чыктылар һәм Седльцеда да булганнар иде. Биредә комендатурада аларга Абдулла Алиш исемле татар язучысының әсирлеккә төшүе турында әйттеләр. Шәфи Мусаны агитлаганда аның якын танышы булган Алиш исеме белән хисләрендә уйнап алырга ниятләгән иде. Алар ул чакта Алишны да легионга язылырга кыстадылар. Алиш Шәфине язучы буларак кызыксындырды. Аңа “Идел-Урал” гәзитәсен чыгарыр өчен хезмәткәрләр кирәк иде. Алишны ул бу эш өчен бер дигән табыш дип күрде. Комендатурада әсирләр белән очрашуда Фуат Булатов, Кави Ишмурзин исемле әсирләр дә бар иде. Шәфи гәзит чыгару өчен язучылар гына түгел, хәреф шомартучылар, типография эшчеләре дә кирәк булачак дип, аларны да бу эшкә тартырга маташты.
***
Сугышның беренче айларында ук үз теләге белән фронтка киткән Алиш, өч ай үтүгә, Брянск тирәсендә барган каты сугышларда Десна яры буенда дошман тылында чолганышта калып, каты яраланган хәлдә әсирлеккә төшкән. Литвадагы Алитус шәһәрендә, Чехословакиядә, Германиядә, Польшаның Краков лагерьларында булганнан соң, 1942 елны ул Седльцегә күчерелгән. Бирегә китерелгәндә инде ул тәнендә чыкмаган җаны гына калган, чирле, зәгыйфь бер күләгәгә әйләнгән иде. Бәлки, озак та тормыйча, җан тәслим дә кылган булыр иде, язучы икәнлеген белеп, “Идел-Урал” легионында хезмәт итәр өчен бер дигән кандидат булуын истә тотып, аңа мөнәсәбәт беркадәр яхшы якка үзгәреп китте. Ләкин бу көннәр килгәнче, Алишка Селдльцеда бик күп михнәт чигәргә, лагерь тормышының бөтен авырлыкларын татырга туры килде әле.
Лагерьда хәллерәк әсирләрне Польша паннарына хезмәткә йөртәләр иде. Алар анда ашап-эчеп, тамакларын туйдырып кайталар. Мөмкинлеге булганнары лагерьда калганнар өчен дә калдык-постык ризыклар кыстырып кайтырга тырыша. Ләкин Алиш лагерьдан лагерьга йөреп тәмам сәламәтлеген какшаткан, кемгәдер хезмәтче булып эшләрлек рәте дә юк иде.
Көннәрнең берендә Алиш үзе белән бер баракта тотылучы Газыйм исемле егет белән танышты. Газыйм аның юл биштәреннән кәгазь, карандаш чыгарып, нәрсәдер язып утырганын күрде дә: “Хат язасызмы әллә?” – дип кызыксынды.
– Хат түгел, әкият язам, – диде Алиш.
– Әкият? – дип гаҗәпләнде егет.
– Әйе, әкият.
– Нәрсә турында, сер булмаса?
– Сер түгел. – Алиш, кәгазь белән карандашын бер читкә куеп, күңелдән генә яза торган әкиятенең эчтәлеген сөйли башлады. – Бер урманда, агач төбендә, үзенә оя ясап бер елан яшәгән, ди. Көннәрнең берендә бу еланны оясы янында керпе күргән дә, мине дә үз яныңа яшәргә керт әле, дигән. Елан риза булган. Шуннан соң болар икесе бер өндә яши башлаганнар. Ләкин бу керпе бигүк яхшы күңелле булмаган, ди. Ул энәләре белән еланны чәнчи икән. Елан ризасызлык күрсәтсә дә, керпе аны чәнчүдән туктамаган, җае туры килгән саен, энәләре белән аңа кадалуын дәвам иткән. Шуннан соң, елан, керпенең үзен генә калдырып, оясыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган. Менә шундый әкият.
– Кызык. Ә кем өчен язасыз инде бу әкиятне?
– Ничек кем өчен? Балалар өчен.
– Немец балалары өченме?
– Нишләп немец балалары өчен булсын, татар балалары өчен. Минем Казанда ике улым калды. Шулар өчен.
– Сез язучымыни?
– “Сертотмас үрдәк” әкиятен ишеткәнең бармы?
– Бар, булмыйни. Әллә ул әкиятне дә сез яздыгызмы?
– Мин яздым. “Нечкәбил”не дә, “Алтын әтәч”не дә.
– Сез әллә язучы Абдулла Алишмы?
– Шул үзе.
– Менә бит, нинди кеше белән очрашканмын икән! Сезне бит сугышка җибәрмичә, кадерләп саклап кына тотмалы булган! Балалар өчен иң кадерле кеше бит сез, Абдулла Алиш абый! Сезне танырлык та түгел, йөзегезне сакал-мыек баскан. Күптән кырынганыгыз да юк ахры.
– Язучылар сугышка бармыйча, өйдә качып ятсалар, кем сугышыр соң ул фашистлар белән?! Без, татар язучылары, барыбыз да үз теләкләребез белән фронтка киттек.
– Ә бу хәшәрәтләр, язучы икәнегезне белмичә, нинди михнәт күрсәтеп яткыралар шушы тәмуг оясында. Бертуган әкиятче Гриммнарның әкиятләрен укып үскәннәрдер бит инде ул мәнсезләр дә.
– Бәлки укыганнардыр.
– Сезнең әкиятләр бит Гриммнарныкыннан бер җире белән дә калышмый, Абдулла абый. Сезнең “Ана әкиятләре” китабыгызда нинди кызык әкиятләр!
– Укыдыңмыни?
– Укыдым. Улларыма укыдым. Минем дә бит авылда ике улым калды. Шуларга дип алып кайткан идем. Әниләре укыйдыр инде хәзер. Каһәр суккан сугыш башланды бит. Әйләнеп кайтып та булмас инде.
– Кайтабыз әле без... Карале, исемең кем булды инде, танышмадык та.
– Газыйм минем исемем. Абдулла Алиш абый. Якташлар без сезнең белән. Иделнең сул ягында – сезнең Болгар, уң ягында – безнең Апас. Апас районының Куллар авылыннан мин. Монда әле тагын бер якташыбыз бар – Кайбыч егете, Янсурино авылыннан керәшен Володя Мершинов.
– Менә бит, Җир түгәрәк түгел димә син. Җәһәннәм чигенә китереп тә күрештерә.