Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (дәвамы (2))

Башыннан УКЫГЫЗ

    Октябрь ахырларында Мусаны ни өчендер лагерь коменданты чакыртып алды. Аны иртән торуга салкын душта коендырдылар, киемнәрен алмаштырттылар. Иске гимнастёркасын, чүпрәк ботинкасын салдырып, килешле генә кәстүм-чалбар, туфли киерттеләр. Әсирлеккә төшкәч шактый ук ябыгып, сөякләре тырпаеп калган болай да бәләкәй буйлы Мусаның өстендә бу киемнәр чит кешедән салдырып киертелгән булуын әллә каян сиздереп, буш капчык шикелле иңбашларыннан ук асылынып торса да, алар аның граждански киемнән йөрмәгәнгә ел ярымлап вакыт узуын исенә төшереп, ничектер күңелен нечкәртеп җибәрделәр. Урамда көз. Октябрь. Мәскәүдә хәзер яңгырлардыр инде. Ә монда җылы, ләкин дымлы һава. Агачлар да гел Казандагы, Мәскәүдәге кебек, саргаеп, соңгы яфракларын җиргә коеп бетереп яталар.

    Комендант кабинетында аның үзеннән кала тагын өч кеше бар иде.

    – Guten Tag, Муса Жалилёв!

    Фамилиясен ишетүгә Муса сискәнеп китте. Ләкин үзен кулга алырга тырышып:

    – Guten Tag! – дип җавап кайтарды. – Ләкин мин Җәлилов түгел. Мин – Гомәров, һерр коментант!

    – lüge nicht, Herr Jalil (Алдашмагыз, Җәлилов әфәнде)!

    Муса Мәскәүдә укыганда немецча беркадәр өйрәнгән иде. Шуңа күрә ул комендант белән тылмачсыз гына сөйләшә башлады. Тылмач исә аның ярым татарча сүзләрен немецчага авыштыруны кирәк дип тапты. Шул вакыт сүзгә комендат бүлмәсендә утыручылардан берсе, илле-илле биш яшьләр чамасындагы, чама белән Муса буендагы, чәче чалара башлаган, шадра йөзле бер әфәнде кушылды. Мусаны сискәндереп ул аңа татарча эндәште:

    – Алдашасыз бит, Муса әфәнде. Сезнең бернинди дә Гомәров булмавыгызны бик яхшы беләбез, – диде ул.

    Муса үзенең чынлап та алдашуына беркадәр читенсенеп куйды, аның йөзенә алсулык йөгерде.

   – Ә сезне кем дип белик? – дип сорады ул бу әфәндедән.

   – Без сезнең әсәрләрегезне яратып укыйбыз. “Хат ташучы” поэмагызны минем кызларым бик ярата! Сез мине белмисез, әлбәттә. Мин 1923 елдан бирле Германиядә яшим. Үзем Казан арты егете. Олы Солабаш дигән авылдан. Шәфи Алмас атлы кеше булам.

    – Эмигрант, димәк.

    – Шулай булып чыга.

    – Ә минем биредә икәнемне каян белдегез?

    – Әсирлеккә төшкән беренче көнегездән үк хәбәрдар без. Нәрсә, әллә каты яралы килеш атып үтерелмичә, шушы көнгәчә исән йөрүегез тиккә генә дип уйлыйсызмы? Сезнең кебек яралыларны монда иркәләп тотучы юк, күренекле шагыйрь икәнегезне белмәгән булсалар, күптән инде Волхов сазлыгы төбенә олагыр идегез. Менә шулай кадерләп, саклап кына Германия җиренә хәтле китереп җиткерә яздык үзегезне.

    – Рәхмәт инде. Минем исәнлегем сезгә нигә дип кирәк булды икән, сер булмаса?

    – Нинди сер булсын, Муса әфәнде!

    Аларның үзара сөйләшкәннәрен тылмач комендантка тәрҗемә итеп бара иде. Соңгы җөмләдән соң сүзгә комендант та кушылырга булды:

     – In Deutschland organisierte Tatarenlegion (Германиядә татар легионы оештырыла).

    – Was ist meine Sache? (Минем анда ни эшем бар)?

    – Бар, Муса әфәнде! Бар! – дип сүзгә комендант бүлмәсендәге икенче бер әфәнде кушылды. – Сез монда үзегезнең коммунист икәнегезне сайрый күрмәгез тагын. Югыйсә, бу бүлмәдән чыга да алмый калырсыз. – Ул шулай диде дә, тылмачка бу сүзләрне тәрҗемә итмәскә дип ишарә ясады.

     – Ә сезне кем дип белик инде? – диде Муса.

    – Сез мине дә белмисез, Муса әфәнде.  Мин дә эмигрант. Германиядә утыз алтынчы елдан бирле яшим. Ләкин Шәфи әфәнде кебек комерсант түгелмен. Галим кеше мин. Тюрколог. Сугыш башланыр алдыннан гына Гамбург университетында диссертация якладым. Кем белә, бәлки ишеткәнегез дә бардыр. Әхмәт Тимер атлы кеше булам. Мин дә Татарстаннан – Бөгелмә якларыннан.

     Утыз яшьләр тирәсендәге, борын өстендәге зур түгәрәк пыялалы күзлеге йөзенә тирән акыллы гыйлем иясе кыяфәте биреп торган бу егетне Муса чынлап та белми иде.

   – Менә бу егет тә үзебезнең яклардан, Муса әфәнде, Уфадан. Уфа педагогия институтында сезнең әсәрләрне өйрәнгән студент – минем ярдәмчем, кем әйтмешли, уң кулым, Гариф Солтанов – дип, тылмач белән таныштыруны кирәк дип тапты Әхмәт Тимер.

     Гариф чынлыкта “Татар арадашчылыгы” комитеты җитәкчесе Гайнц Унгляубеның тылмачы иде. Унгляубе Гарифны Әхмәт Тимер әсирләр арасында агитация эшләре алып барган вакытларда үзе белән йөретте.

     – Менә шул, Муса әфәнде, ишеткән булырга тиешсез, Германиядә татар-башкорт әсирләреннән легион оештырыла. Сезне шунда кушылырга кодалыйбыз. Үзегез генә дә түгел, легионга башка милләттәшләребезне чакырып пропаганда эше белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез.

    – Акылыгыз алтын икән, үзегез көмеш булсагыз да.

    Сүзгә Шәфи Алмас кушылды:

    – Алай димәгез әле, Муса әфәнде. Уйлап карармын, диегез. Бәлки, чынлап та уйлап карарсыз. Сез совет кешеләре өчен әсир булган көнегездән бирле халык дошманы. Сезне бит илгә исән-сау әйләнеп кайтсагыз да Себер көтә. Гаиләгез, балаларыгыз. Алар рәхәт яшиләр, дип беләсезме әллә? Хәбәрсез югалган көнегездән үк хатыныгызга көн күрсәтми башладылар бит инде коммунистлар. Хатыныгыздан хат килмәгәч тә, аңламыйсызмы әллә?

     Шәфи Алмас ничек тә Мусаны күндерергә, үз ягына авыштырырга тырыша иде. Аның сүзләрендә хаклык та бар иде кебек. Бер Әминә белән сөекле Чулпаны гына түгел, Рауза белән улы Альбертны да, Зәкия белән кызы Люцияне дә тынычлыкта калдырмаганнардыр... Мусаның күңеленнән яшен тизлеге белән әнә шундый уйлар сызылып узды.

    – Озак уйламагыз, Муса әфәнде. Бу эш белән фюрер үзе кызыксына. Бигрәк тә генерал Власов Урыс Азатлык Армиясен төзү турында тәкъдим ясагач, Гитлернең планнары үзгәрде.

    – Аннан соң, сез үзегез генә түгел, легионга язылырга теләк белдерүчеләр күп. Агитация алып барырга вәгъдә бирүчеләр дә бар, – дип Әхмәт Тимер Шәфи Алмас сүзен куатләргә ашыкты.

    – Кемнәр инде ул, сер булмаса? Мин беләмме? Мине беләләрме? Безгә бергә эш алып барырга туры киләчәк бит.

    – Әлбәттә, әлбәттә, Муса әфәнде! – Шәфи Алмасның тавышында ниндидер ныклык, ышаныч чалымнары барлыкка килде. Моны комендант та сизде. Тылмач аңа тәрҗемә итеп барса да, ул ышанып бетмичә, аннан кайта-кайта сорады:

    – Stimmt dem zu? Stimmt dem zu (Ризалашамы әллә)?

    – Ja ja herr komentant (Әйе, әйе, комендант әфәнде)!

     – Мин эшләремне Шәфи әфәндегә тапшырам, Муса әфәнде. Сез исә аның ярдәмчесе – уң кулы булырсыз дип уйлыйм.

    – Каян килгән үз-үзеңә ышану?! Мине легион агитаторы булыр дип каян шулай ышанып сөйлисез? Әле ул легионыгызга язылу турында да уйлап карарга кирәк!

    – Сезне якын дустыгыз Абдулла Алиш үрнәге дә кызыксындырмасмы? – диде Шәфи Алмас, Мусага үтәли сынаулы карашын төбәп.

    – Кем соң ул? Мин андый кешене белмим, – диде Муса күзен дә йоммыйча.

   – Башыгызны юләргә салмагыз, Муса әфәнде. Сез бит Татарстан Язучылар оешмасы рәисе булып эшләгән кеше. Үз коллегаларыгызны да белмәгәч, нинди рәис инде сез?!

    – Ул язучының әсирлеккә төшүен беренче ишетәм.

    – Алайса, сугышның беренче елында гына да миллион ярым совет солдатының әсирлеккә төшүе хакында да белмисез. Менә шул, Муса әфәнде, ул миллион ярым әсирне тәккә ашатып яткызу Германия өчен зур юмартлык булыр иде. “Кем эшләми, шул ашамый” дигән әйтемне большевиклар бик яхшы файдалана түгелме соң?! – дип сүзгә кушылды Әхмәт Тимер. – Менә шул, Муса әфәнде: озак уйламагыз, бер төн сезгә, иртәнгә соңгы сүзегезне көтәбез. Бәлки иртәгә үк Алиш белән дә очраштырырбыз. Ул менә сездән аермалы буларак, үзенең Ватан алдындагы бурычларын дөрес аңлады.

 

                                               * * *

     Муса казармасына суга төшкән чебеш кебек, канатларын салындырып кайтып керде. Беркем белән сөйләшмәде, беркемне күрергә теләмәде.

    “Менә йөр син үзеңне Гомәров дип, мине монда белмиләр дип. Муса Җәлил икәнеңне дә, сугышка кадәр Язучылар союзы рәисе булып эшләгәнеңне дә белеп торалар. Каян, ничек?” Мусага шул сораулар тынгылык бирмәде. Сәндерәсенә менеп яткач та күзенә йокы кермәде. Аның башында мең төрле уй бөтерелде. Миен мең төрле сорау бимазалады. “Нишләргә соң? Салих Ганиев дустына сер итеп кенә ачкан хыялын монда инде аның күптәнге дуслары тормышка ашырып ята түгелме соң?! Юк, юк, алар легионга язылырга гына агитлап йөрмиләрдер. Алар да Муса шикелле үк уйлаганнардыр. Легионга язылып, безнекеләргә каршы сугышка җибәрелгәч, командирларны юк итеп, автоматларны дошманның үзенә төбәргә агитлыйлардыр алар әсирләрне. Иһ, тизрәк таң атсын иде дә, тизрәк үзләрен күрәсе иде.

     Әхмәт Тимер, “Ватан алдындагы бурыч” дип, хисләрдә уйнарга маташты. Ә бит Ватан бер генә! Әхмәт Тимер өчен дә, Шәфи Алмас өчен дә, Исхакый өчен дә, Вәлиди өчен дә! Сталин канга батырган, Гитлер юк итәргә теләгән Ватан да шул ук Ватан бит ул! Шәфиләрнең, Исхакый, Вәлидиләрнең нинди гаебе бар иде соң шулай Ватаннарын ташлап чит илгә качарлык? Бер караганда аларда да хаклык бар кебек. Муса кулына мылтык алып сугышка киткән икән, шул ук Ватанны дошманнарга бирмәс өчен киткән бит!”

    Муса бик озак әйләнеп-туглангалап ятты сәндерәсендә. Күзенә йокы кермәде. Сорауларга да бер төрле генә җавап таба алмады. Ахырдан Шәфи Алмас белән Әхмәт Тимернең тәкъдимен кабул итәргә, дигән фикергә килде. Абдулла Алиш белән очрашып, аның белән үз фикерләрен уртаклашырга кирәк дигән уй белән, көзге таң беленә башлаганда гына йоклап китте.

 

                                                     9.

     Әхмәт Тимер белән Шәфи Алмас Мусаны Абдулла Алиш белән очраштырабыз, дисәләр дә, бу хәл әле икенче көнне генә тормышка ашмады. Дөрес, ул көнне кидергән киемнәрен Мусадан бүтән салдырып алучы булмады. Ә берничә көннән соң, ноябрь башларында, Муса очраклы рәвештә генә күптәнге танышы Гайнан Кормашны очратты. Бер үк лагерьда ничек моңа хәтле күрешмәгәннәр? Бактисәң, Гайнан “Капут-команда”да мәетләр күмеп йөри икән.

    Ул көнне Муса яшәгән блокта, аның күршесендәге сәндерәдә ятучы бер әсир үлде. Лагерьга китерелгәндә үк каты яралы, көч-хәл белән генә тын ала, озак тормас, “котылыр” дигәннәр иде иптәшләре. Шулай булды да. Мәетне алырга носилка күтәргән дүрт әсир килде. “Капут команда” әсирләренең берсе Мусага ничектер таныш кебек күренде. Ул да аңа игътибар итте. Муса, гадәттә, үзен танымасыннар өчен яңа кешеләргә йөзен күрсәтмәскә тырыша, шагыйрь Муса Җәлил икәнлеген белдерәсе килми иде. Ләкин мичкә керсәң, артыңнан таныйм, дигән шикелле, Муса бу егетне шундук танып алды. Гайнан Кормаш бит бу! Казахстаннан, шагыйрь егет! Гайнанны ул соңгы тапкыр 1939 елда Казанда күрде. Ул чакта Муса Язучылар союзы председателе булып эшли иде. Ә Гайнанның Кызыл армиягә китеп барышы икән. Муса Мәскәүдә “Октябрь баласы” журналында эшләгәндә Мари республикасының Бәрәңге районында педтехникумда укып йөргән Гайнан Кормашев журналда бастыру өчен аңа шигырьләрен җибәргәли иде. Ләкин аларның берсе дә ул чакта журналда басылып чыкмады. Аннан соң Гайнан башта Бәрәңге районында укытучы булып эшләгән. Соңыннан туган якларына кайтып, башта укытучы, унтугыз яше дә тулмаган килеш Актүбәдә мәктәп директоры булып торган. Фин сугышы алдыннан гына егерме яше тулган егетне Кызыл Армиягә алып китәләр. Укыган җиреннән ниндидер кәгазь алырга кирәк булган да, Бәрәңгедә булганнан соң Гайнан Казанга да сугылып чыгасы иткән. Муса абыйсын күрер өчен Язучылар союзына килгән иде. Менә шул егет аның белән бер лагерьда!

    Муса Гайнанны күргәч, танышын гына түгел, ничектер якын дустын, кадерле кешесен күргәндәй булды. Аңа күренмәскә тырышуы өчен читенсенеп тә китте хәтта. Ләкин бу уңайсыз хәлдән Гайнан үзе коткарды. Ул да Җәлил абыйсын таныган иде.

     – Муса абый, сез түгелме соң?! – диде ул үзенә арты белән баскан әсиргә.

    Муса борылды да:

    – Гайнан! Синме?! Менә шатлык! Туганымны очраткан кебек булдым! – дип, аны кочаклап ук алды. Ләкин “Капут команда”га ияреп йөрүче сакчы аларга озаклап сөйләшеп торырга бирмәде. Нәрсәдер җикеренеп, барактан чыгып китәргә ашыктырды.

    – Мин эштән бушагач сезнең янга керермен, Муса абый! – диде Гайнан.

    Ике-өч сәгать үтмәгәндер, Гайнан Муса янына килеп тә җитте.

    – Әйдә, казармадан чыгып сөйләшик, – диде Муса, анда яралылардан кала әллә ни кеше күп булмаса да.

    – Мин дә шулай димәкче идем, – диде Гайнан һәм ишеккә таба атлады. – Ят колаклардан читтә сөйләшүең хәерле.

     Алар коридор артына чыгып, “патшалар җәяү йөри торган урын” урнашкан блокка таба атладылар.

     – Сез күптән сез мондамы, Муса абый?

     – Атна-ун көн бар бугай. Әсирлеккә егерме алтынчы июньдә үк төштем. Өч-дүрт лагерьда булырга өлгердем инде. Тагын кая ташлар бу башны язмыш, белгән юк. Үзең соң, үзең ничек?

     – Мине бит утыз тугызынчы елда ук кече командирлар әзерләү курсларына алып киттеләр. Кече лейтенант дәрәҗәсендә фин сугышында катнаштым. Немецлар сугыш башлаганда Гомель өлкәсендә хезмәт итә идем. Радио-элемтә эше буенча укыттылар. Дошман тылына илтеп ташладылар. Шунда чолганышта калып, әсир төштем дә, сугышның беренче көннәреннән үк дияргә була, лагерь баландасын чөмерәм. Инде ел башыннан бирле Демблинда. Үзегез күрдегез нәрсә белән шөгыльләнгәнне.

    – Күңелле эш түгел. Нишлисең инде, башыңа төшсә, башмакчы булырсың дигәннәр. Ә шигырьләр? Өметле генә шигырьләр яза идең.

    – Кайда ул, шигырь кайгысымы соң?! Кәгазь-каләм тотып утырырга мөмкинлек бармыни?! Армиядә чакта язгалый идем. Актүбәгә җибәргән хатлар да сакланадыр, бәлки.

     – Алай икән...

    Муса легион турында сүз кузгатыргамы, юк микән дип, шикләнеп, бер Гайнанга, бер бараклар ягына карап алды.

    – Ә үзегез соң, Муса абый, язасызмы?

    – Минем дә шул инде, Гайнан дус, икебез бер хәлдә. Фронтта язган шигырьләремне бер дәфтәргә теркәп, әсирлеккә төшкән көннәрдә, бер Уфа егетенә биреп калдырган идем, икенче лагерьга күчер алдыннан. Нишләткәндер, аерылыштык. Ул Ленинград өлкәсендәге Чусская дигән станция янындагы лагерьда калды. Аны да анда гына яткырмаганнардыр. Кача калса... дигән идем. Белмим инде. Унбишләп шигырь иде. Кайберләрен хәтерлим дә бераз. Җай чыкса кәгазь битенә төшереп куярмын әле.

     – Сезнең монда шагыйрь икәнегезне беләләрме соң?

     – Белмиләр дисәм... Ялгышканмын икән. Кичә генә аңладым. Мин бит Волхов фронтында идем. Сазлык эчендә. Бөтен документларым яраланган җирдә юкка чыкты. Сазлыкка төшкәнме, кесәдән алганнармы? Белмим.  Немецларга фамилиямне Гомәров дип яздырдым. Син алай-болай сата күрмә тагын.

   – Сез нәрсә, Муса абый?! Сатаммы соң! Булмаганны. Мин генә кече офицер икәнемне яшерә алмадым. Ярады тагын, бу мәет күмүчеләр командасына “өлкән” итеп билгеләп куйдылар. Муса абый, ишеткәнсездер инде, монда татар легионына язылырга өндиләр бик каты.

    – Ишеттем. Ничек уйлыйсың соң, язылыргамы исәбең?

    – Муса абый, – Гайнан як-ягына каранып алды. – Муса абый, бер нәрсә бар. Сер итеп кенә әйтәм...

    – Нәрсә бар?

    – Без монда яшерен оешма төзедек. Легионга язылмаска исәп. Оешмабызны тагын да ныгытып, зурайтып, восстание оештырырга. Лагерь башлыкларын юк итеп, партизаннарга качарга.

    – Оешмагыз зурмы соң? Ничә кешелек?

    – Бер утызлап.

    – Татарлар гынамы?

    – Төрлесе бар. Татарлар күбрәк.

     Шул вакыт ашханә урнашкан блок янындагы дар агачына асып куелган тимер калакка суга башладылар. Сөйләшә торгач, сизми дә калганнар: караңгы төшеп килә икән. Кичке аш вакыты җиткән.

    – Ашарга чакыралар, – диде Гайнан.

    – Шулай шул. Гайнан, сөйләшеп бетереп булмады. Әйтәсе сүзләр калды. Иртәгә тагын күрешергә кирәк.

    – Бүгенге вакытта, эштән бушагач килермен, Муса абый. Хәзер аерылыйк. Аерым-аерым барыйк. Бергә күрмәсеннәр. Болай да күзәтеп кенә торлар.

    – Сөйләштек. Бар, йөгер.

    Гайнан ашыгып ашханә ягына таба атлады.

    “Молодец, егет, тик ятмый. Комсомолларча, яшьләрчә эшли, – дип үзалдына сөйләнде Муса. – Тик ялгыша бераз, яшьлек дуамаллыгы бар бугай. Оешмаларында нинди кешеләрдер тагын?..”

     Муса беркавым крепость диварлары артындагы дәрьяга карап торды.   Ул ничектер серле дә, шомлы да бер тынлыкка чумып, күңелне әллә нинди караңгы уйларга этәрә иде. Кичә генә язган шигырен искә төшерде.

                                 “Төн утырып шагыйрь шигырь язды,

                                 Ак кәгазьгә тамды яшьләре.

                                 Тышта давыл иде; бертуктаусыз

                                 Күк күкрәде, яшен яшьнәде...

    Шигырь язган юк, ди Гайнан. Юктыр да шул. Шигырь язар өчен тетрәнү кирәк бит. Ә ул күнеккәндер инде бу рәхимсез бертөрле тормышка.”

 

                                              * * *

      Икенче көнне алар шул ук урында, ләкин бераз соңрак очраштылар. Муса Гайнанның килүен түземсезлек белән көтеп алды. Мәетләр шактый булды, ахрысы, Гайнан тиз генә бушый алмады. Лагерьда көн саен дистәләгән әсир үлә. Кыш якынлаша. Ачлык һәм суык кешеләрне мур урынына кыра. Узган кышта лагерьда унҗиде мең кешедән ике меңе торып калган, ди. Җәйге якта үлүчеләр шактый кимеде кимүен. Әсирләрне ашату беркадәр яхшырды. Бигрәк тә легион төзелә, дигән сүз чыккач. Ачлыктан шыр сөяккә калганнарның да тәннәренә ит куна башлады. Волховта үткән чакларын кушып исәпләгәндә, сигез ай буе ачлы-туклы яшәгән Мусаның да йөзе алсуланып китте. Ә бит нинди таза, кем әйтмешли, төптән юан чыккан егет иде. Яшьтән көрәш белән мавыкты. Егет чагында авыл Сабан туйларында көрәшми калганы юк иде. Спорт белән үк булмаса да, физзарядка белән шөгыльләнде. Гер күтәрде – ике потлы герләрне ике кулында туп шикелле уйнатты. Кышын чаңгыда йөрергә яратты. Ябыгуы Волхов сазлыкларында башланды. Ашау начар иде. Аннан соң борчу-стресслар, көн саен мәет күрү дә йөрәген нык какшатты. Болар барысы да сәламәтлекне бетерә торган нәрсәләр икән. Кигән киемнәре дә капчык кебек салынып тора башлады. Ә инде лагерь тормышында сиксән биш килолы гәүдәсе чырага әйләнеп калды.

     – Көттердемме? – дип сорады Гайнан кичәге урында үзен көтеп торучы Мусаны күреп.

    – Түзәрлек. Мәетләр күп булды, ахры?

    – Шулайрак. Аннан үзебезнең егетләр белән күрешеп алдык. Сезнең турында сөйләдем үзләренә.

    – Шагыйрь Муса Җәлилне күргәнеңне әйттеңме?

    – Юк, сүз бирдем бит инде. Сүземне боза торган егет түгел мин. Бик якын бер танышымны очраттым, дидем.

   – Әйбәт булган. Минем турында үзләре белән аралаша башлаганчы ләм-мим. Араларында төрле кеше булуы мөмкин. Карале, Гайнан, кичәге сүзгә кайтыйк әле. Яшерен оешма төзедек, дидең. Ниндирәк инде ул? Нәрсә белән шөгыльләнәсез соң?

    – Иң беренче эшебез, әсирләрне татар легионына кермәскә үгетләү. Шул хакта алар арасында сөйләшүләр алып бару.

    – Ни өчен андый фикергә килдегез? Киресен эшләргә кирәкмиме икән ә?

    – Болай да Сталин аларны “Халык дошманнары” дип игълан иткән бит инде. Легионга язылып, тагын безнең гаскәрләргә каршы сугышка да кертсәләр, кем булырлар соң Ватан алдында?!

    – Үзем дә шулай уйлый идем башта. Өченче көн генә шул легионны оештырып йөрүче сатлыкҗаннар белән очраштым, беләсең килсә. Алар мине дә легионга язылырга, ул гына да түгел, легионга язылыгыз, дип башкаларны да үгетләп йөрергә димләделәр. Баракка кайткач, төн буе шул хакта уйлап чыктым, күзгә йокы кермәде, әллә ниләр уйлап бетердем.

    – Йә, нинди фикергә килдегез?

    – Беләсеңме, Гайнан, мин ул сатлыкҗаннар тәкъдимен кабул итәргә кирәк, дигән фикергә килдем.

    – Ничек инде? Үзегез дә сатлыкҗан булып чыгасыз түгелме соң? Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит.

    – Менә сезнең яшерен оешма оештыруыгыз бик әйбәт булган ул. Эшне башлап та җибәргәнсез.

    – Аңлап бетермәдем.

    – Беләсеңме, Гайнан, легионга керергә һәм аның эчендә яшерен оешма оештырып, легионерларны, сугышка кергәч, безнең якка чыгарга өндәргә. Моның өчен алар белән аңлату эшләре алып барырга. Бу бик авыр эш, җаваплы эш, куркыныч эш. Әгәр дә без шуны башкарып чыга алсак, никадәрле легионерга үз өстеннән “халык дошманы” дигән хурлыклы исемне алып ташларга мөмкинлек бирәчәкбез. Ул гына да түгел, аларга мылтыкларын дошманның үзенә каршы борып, җиңүне якынайту өчен үз өлешләрен кертергә юл ачабыз. Уйлап кара әле, аек акыл белән, шулай түгелме?

     Муса абыйсының сөйләгәнен тын да алмыйча дикъкать белән тыңлап торган Гайнанның маңгаена тир бөртекләре бәреп чыкты. Ул: “Кызык” дип куйды.

    – Кызык шул. Бердәнбер дөрес юл – шул, Гайнан, безнең шартларда. Ярар, җаен туры китереп качарсыз да. Партизаннарга да килеп чыгарсыз. Ләкин сезгә кем ышаныр? Диверсантлар дип, шундук кырып бетерәчәкләр.

Исән калсагыз да, илгә кайтып җитә алырсызмы, кайткач, үзегезнең фил түгеллегегезне икәнегезне исбатлый алырсызмы?

    – Бер караганда дөрес әйтәсез кебек.

    – Икенче караганда да, өченче караганда да иң дөрес юл – шул, Гайнан. Мин инде ул хакта күптән уйланып йөрим. Әле Рига, Каунас лагерьларында чакта ук килде ул фикер минем башка. Ләкин кем белән эшне башларга, кем белән сөйләшергә белми йөрдем. Бер якташны очратып, аңа серемне дә ачкан идем, ләкин безне аердылар. Әле ярый менә син очрадың да, үзебезнең сатлыкҗаннар кара эшләренә димләделәр. Беләсеңме, ул сталыкҗаннарның тәкъдимен кабул итү безгә эшне җиңеләйтәчәк. Ничек, дисеңме? Легион агитаторлары булып, безгә әсирләр арасында ирекле йөрергә мөмкинлек чыгачак. Төрле лагерьларда булырга юл ачылачак. Агитация дигән сүз ул газета, радио дигән сүз. Шулар безнең кулда булачак. Концертлар оештырып, тыңлаучылар арасында листовкалар таратып күпме агитация эше алып бара алачакбыз. Син менә шуларны уйла.

     – Чынлап та шулай бит, әй. Ничек минем башка килмәгән бу, Муса абый.

    – Аның каравы, син инде эшне башлагансың. Яшерен оешманы төзегәнсең. Безгә хәзер шул оешма егетләре арасында аңлату эше үткәрергә кирәк, әгәр син минем белән килешсәң.

    – Килешәм, Муса абый. Сезне тыңлап-тыңлап торам да, сүзләрегезнең хаклыгы иманымны ныгыта бара.

    – Алайса безгә эшне озакка сузмаска кирәк, иртәгә үк, юк, бүген үк сөйләшүләрне башларга кирәк.

    – Бүген үк булмас. Без төрле баракларда. Иртәгә мин “Капут команда” егетләре белән сөйләшермен. Безнең оешманың егермеләп кешесе “Капут команда”да.

     – Әйбәт икән! Ышанычлы егетләрме соң?

    – Сезгә ышанган кебек ышанам мин аларга, Муса абый.

    – Ярый алайса, сөйләшүләрне башла. Аннары калганнары белән дә очрашып сөйләшербез. Озакка сузарга ярамый. Югыйсә легион төзүче сатлыкҗаннар агитация төркеменә үз кешеләрен урнаштырып бетерүләре бар. Ә безгә ул эшне үз кулыбызга алырга кирәк!

     – Аңлашылды.

 

                                                   10.

     Гайнан белән очрашканнан соң лагерьда Мусаның танышлары күбәеп китте. Кайберләре хәтта Казанда чакта ук белгән дуслары булып чыкты. Шуларның берсе – Абдулла Баттал белән ул аеруча якынайды. Абдулла белән Казанда, аның абыйсы, шагыйрь Салих Баттал янында танышкан иде. Салих 1934 елда Татарстан Язучылар союзы төзелгән көненнән үк аның әгъзасы иде. Бик үзенчәлекле шагыйрь, Муса аны хөрмәт итте. Абдулла да холкы белән абыйсыннан бер дә калышмый, аның шикелле үк туры сүзле, әйтәсен конфет кәгазенә төреп, матурлап маташмый, бәрә дә әйтә, хет егыл, хет үпкәлә. Сугышка рядовой булып кергән булса да, каян табып алгандыр, әсирлеккә төшкәч, Кызыл армия лейтенанты киемнәрен киеп куйган, бернидән дә курыкмыйча, лагерьда шулай кызыл командир булып йөри иде. Гайнан аларны очраштырган көнне үк Абдулла Муса барагына күченде.

    Яшерен оешма әгъзаларының тагын берсе  Рушат Хисаметдинов атлы егет булып чыкты. Әле шушы көздә генә әсирлеккә төшеп, Демблинга эләккән. Лагерьда, Муса шикелле үк әсирләр, күз алдында ай ярымда  сиксән биш килолы әзмәвердәй егеттән шыр сөяккә калып ябыккан. Сугышка кадәр Рушат Кыргызстанның Ош каласында ат духтыры булып эшләгән.

     Гайнан белән икенче тапкыр очрашкан көннең кичендә Муса тагын бер кызыклы егет белән танышты. Кичке аштан соң үзенең сәндерәсенә үрмәләп, Гайнан белән сөйләшүдән алган тәэсирләре кочагына чумып, уйланып ята иде, якында гына, аскы сәндерәдәге бер егет моңлы итеп татарча җыр сузып җибәрде.

                                Кара да гынай урман, караңгы төн,

                                     Яхшы атлар кирәк үтәргә...

     Муса җырны ишетүгә сәндерәсеннән төште дә, җырчы янына ашыкты.

     – Шәп җырлыйсың! – диде ул аның җырлап бетергәнен көтеп. Аннары: – Болай да сагыш баскан җанны эретерлек берәр күңеллерәк җыр җырла әле? – дип сорады.

    – Ниндине?

    – “Сагыну”ны беләсеңме?

    – “Гөл чәчәкләрен өзәм”неме?

(Дәвамы бар)