Ватан (дәвамы (1))

Башыннан УКЫГЫЗ                      

    * * *

    СССРга каршы сугышның егерме бишенче көнендә, 1941 елның 16 июлендә, Һитлер рейхстагта партия лидерларын, империянең барлык министрларын һәм хәрби начальникларны җыеп киңәшмә үткәрде. Анда  Герман Геринг, Альберт Шпеер, Генрих Мюллер, Мартин Борман, Йозеф Гиббельс, Генрих Гиммлер, Йоахим Риббентроп, Альфред Розенберг, Уильгельм Кейтель, Ганс Ламмерс һәм башка хәрби начальниклар, генераллар катнашты. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – сугышучы якларның һәр икесе өчен дә бик мөһим булган әсирләр мәсьәләсе иде.

    Беренче булып Герман Геринг сүз алды. Һеринг Һитлер командасында аңа иң якын, иң йогынтылы кеше, күп кенә дәрәҗәле постлар биләгән абруй иясе. Ул – бер үк вакытта Рейхстаг председателе дә, Пруссиянең президент-министры да, авиация рейхсминистры да, тагын әллә никадәр вазифалар башкаручы, кыска гына әйткәндә, Гитлердан кала Германиядә икенче кеше. Көн тәртибендәге мәсьәлә, әлбәттә, аның эшчәнлегенә турыдан-туры кагылмаса да, ул Германия алдында килеп туган бу четерекле хәлдән читтә торып кала алмый иде. Ни өчен четерекле дигәндә, әсиргә алынучылар саны көннән-көн арта бара, җитмәсә йөзләр, меңнәр белән генә түгел, хәтта йөз меңнәр белән исәпләнә башлады. Шушы егерме-егерме биш көн эчендә ул  җиде йөз меңнән артып китте. Аларны каядыр урнаштыру мәсьәләсе килеп туды.

    – Юлбашчым минем! Данлы Германия гаскәрләренең җиңүле сугышлары нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә җиде йөз меңнән артык урыс солдаты әсирлеккә төште. Алга таба аларның саны бермә-бер артыр дип көтелә. Безнең алда кыска срокларда хәл ителергә тиешле зур мәсьәлә килеп туды. Әсирләрне урнаштыру мәсьәләсе. Шул уңайдан берничә эшлекле фикер бар. Шуларны тыңлап үтәргә тәкъдим итәм. Рәхим итегез, Риббентроп әфәнде.

    – Юлбашчым минем! Дөрес аңлагыз, әсирләрне урнаштырыр өчен концлагерьларга кытлык булмаячак. Германиянең үз территориясендәге лагерьлардан тыш, басып алынган мәйданнарның һәрберсендә абзарлар җитәрлек. Бу сүзләрне Генрих Гиммлер әфәнде дә раслый ала. Монда әсирләрне Россиягә каршы сугышта файдалану турында сүз бара. Украина, Белоруссия, Балтыйк буе республикаларыннан әсир төшкән сугышчыларның күбесе Россиягә каршы сугышырга теләк белдерә. Россия – урыс булмаган халыкларны үзенә буйсындырган күпмилләтле дәүләт. Шуңа күрә ул халыклар арасында да урыс армиясенә каршы сугышырга теләк белдергән әсирләр байтак, – дип башлады сүзен Иоахим фон Риббентроп.[1]

        – Тагын бер кызыклы нәрсә бар, – дип дәвам итте сүзен фон Риббентроп. – Сталин әсирлеккә төшкән урыс солдатларын халык дошманнары дип игълан итте. Чолганышта калган урыс солдаты ике юлның берсен сайларга тиеш: яки чолганыштан чыгу юлын табарга, яки үзен-үзе атып үтерергә. Өченче юл юк, ул әсирлеккә төшәргә тиеш түгел. Әсирләргә карата мондый мөнәсәбәт безнең файдага эшли. Илендә дошман дип игълан ителгән солдат ватанына каршы икеләнмичә сугышка керергә мөмкин.

    – Дөрес мантыйк! – дип сүзгә кушылды Уильгельм Кейтель. – Ләкин без сугышта урыслар ярдәменнән башка да җиңеп чыгачакбыз, юлбашчым минем! Вермахтның данлы армиясе зур адымнар белән ул җиңүгә таба бара инде. Җиңү көнен күрергә күп калмады!

      Уильгельм Кейтель – Германия хәрби көчләре башкомандованиесенең штаб начальнигы, генерал-фельдмаршал, бу киңәшмәдән соң нәкъ ике ай үткәч, 1941 елны 16 сентябрендә, фашистларга каршы батырларча сугышучы совет халкын юк итү максатыннан, “үтерелгән бер немец солдаты өчен илледән йөзгә хәтле коммунистны атып үтерергә” дигән вәхши әмер чыгарды.

    Киңәшмәдә катнашучылар арасында Германиянең җиңүе нәтиҗәсендә дөнья картасында яңа дәүләтләр барлыкка килер, дип өметләнгән һәм шул кушны кулдан ычкындырмау турында уйлаучы сәясәтчеләр дә бар иде. Шундыйларның берсе – Альфред Розенберг. Розенберг 1933 елның 1 апреленнән нацистлар партиясенең тышкы сәяси идарәсе башлыгы булып тора.

     – Мәсьәләгә аек акыл белән карарга кирәк, юлбашчым минем! – дип сүзгә кушылды Альфред Розенберг. Ләкин аңа озак сөйләргә туры килмәде, аны бүлдереп Адольф Гитлер үзе сүз башлады:

    – Бер нәрсәне аңлагыз, дусларым минем! Әйе, ашкынулы адымнар белән безнең бөек җиңү көнебез якынлаша. Без һичберкемнең ярдәменнән башка да бу җиңүне яулаячакбыз. Ләкин бу сугышта Россиягә каршы бары тик немец солдаты гына корал тотып сугышырга тиеш. Бу – безнең милли көрәшебез! Бу бөек немец милләтенең башка милләтләрдән өстен булуын раслаучы көрәш һәм җиңү булачак! Без – аерым милләт! Без – ариецлар! – Һитлер сүзен тәмамлап, бүлдергәне өчен Розенбергтан гафу үтенеп сүзен дәвам итүен сорады.

     – Юлбашчым минем! Җиңү килер, бернинди дә шик юк. Ләкин җиңү эйфориясенә бирелеп, дөньябызны онытмаска кирәк, дип уйлыйм. Мин Россиянең сугыштан соң нинди булырга тиешлеге турында уйларга вакыт җитте, дип саныйм.

     – Безнең алда бу гаять зур бәлешне телемнәргә бүлгәләү бурычы тора, – дип яңадан сүзгә Гитлер кушылды. – Без аңа, беренчедән, хуҗа булырга, икенчедән,  идарә итәргә, өченчедән, эксплуатацияләргә тиешбез. Ләкин безнең өчен бу территориянең Уралга хәтле булган өлеше дә хәттин ашкан. Бары тик шушы территориядә безгә каршы бернинди дә хәрби көч булмаганда, бер генә корал да безгә төбәлмәгән очракта гына тулы иминлегебез тәэмин ителергә мөмкин! Безнең бөек җиңүебездән соң җир йөзендә Россия дигән дәүләт калырга тиеш түгел! Без бу хакта инде күп тапкырлар сөйләштек. Украина, Московия, Кавказ һәм Белоруссия! Бары тик шушы дүрт дәүләт булачак!

    – Юлбашчым минем! Россия ул урыс булмаган йөзләрчә милләт ватаны да. Аның аеруча зур территорияләрендә төрки халыклар яши. Без алар турында да онытмыйк, – дип үз фикерен җиткерде Розенберг.

     Ләкин Һитлерның сүзе бетмәгән иде әле.

     – Альфред дустым, кемнәр дисең әле? Төркиләрме? Бу уенда катнашмаган бердәнбер ил – Төркия. Төркиләрне уенга кертәсегез килә икән, Төркия белән мөнәсәбәтләрне үзгәртергә туры киләчәк. Сезнең ул “Идел-Урал” легионы турындагы утопик хыялыгыз барып чыкмаячак. Уйлап карадыгызмы, урыслар белән ул кыргый татарлар Чыңгыз хан заманнарыннан бирле үзара тугланып, буталышып беткән, бары тик ике телдә сөйләшүче бер үк милләт! Уйлап караганыгыз бармы: казагы да, кыргызы да, үзбәге дә, әзербайҗан белән татары да шул бер үк халык бит – Чынгыз хан токымнары?! Бик дөрес уйлап табылган аларга уртак исем – төркиләр! Алайса, әйдәгез, мине дә хан дип атый башлагыз! Ләкин минем хан булырга бернинди теләгем дә юк!

     Дусларым! Алда әйтелгән дүрт комиссариатның милли үзенчәлек буенча төзелмәве хакында сүз күп булды. Сүз хәзер бары тик сәяси-административ берәмлекләр турында гына барырга мөмкин. Урыслар әнә шул комиссариатларның берсе Московиядә яшәсеннәр. Тик үзләренең большевистик идеяләреннән башка гына. Бөек Германиянең вассаллары булып. Ә татарлар, калган төрки туганнары белән, аерым ил булып, Идел артында Туран дәүләте төзесеннәр! Безнең тышкы эшләр буенча министрлыгыбыз бар. Мин СССР яуланганнан соң барлыкка килгән территорияләр белән эшләр өчен яңа министрлык, басып алынган Көнчыгыш территорияләр министрлыгы оештырырга кирәк дигән фикердә торам. Һәм бүгенге сөйләшүнең нәтиҗәсе итеп, шул министрлыкны төзү турында карар чыгару дөрес булыр, дип уйлыйм. Яңа министр итеп бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнгән һәм шушы территорияләр буенча зур белгеч Альфред Розенберг кандидатурасын тәкъдим итәм. Кемдә нинди фикерләр бар?!

    Һитлерга каршы килеп ни дә булса әйтергә теләүче күренмәде.

    – Алайса, боерыкны әзерләгез, – диде Һитлер, фельдмаршал Кейтельгә мөрәҗәгать итеп. – Иртәгә кул куярмын.

     Барысы да Альфред Розенбергны котлап кулын кысарга ашыктылар.

 

                                                    7.

     Ләкин нацистлар партиясе, җиденче ноябрьдә, урысларның октябрь революциясе көнендә, Мәскәүдә зурлап бәйрәм итәбез, дип көткән җиңү тиз генә килергә ашыкмады. Инде Мәскәү чикләренә килеп җиткән немец солдатларының бер өлеше совет сугышчыларының туктаусыз яудырган уклары астында баш күтәрә алмыйча, ноябрь-декабрь суыкларында өшеп-туңып, башкала янындагы кырларда мәңгегә ятып калсалар, исәннәре  йөзләрчә чакырымга чигенергә мәҗбүр булды.

     Кырык икенче елда сугышны яшен тизлегендә үткәрү планнары барып чыкмавын аңлаган Гитлер партиясендә яңа сугыш тактикасы турында уйлана башладылар. Гитлерның “Немец булмаган теләсә кайсы милләт кешесенең кулына бернинди дә корал бирелергә тиеш түгел!” дигән тәгълиматы шик астына алынды. Бигрәк тә Розенберг алга сөргән идея – әсирләрне милләтләре буенча төрле төркемнәргә бүлеп, Советлар Союзына каршы сугышта файдалану планы тормышка ашырыла башлый. Альфред Розенберг планы буенча Россиянең Европа өлеше немец колониясенә әверелергә, ә Уралның аръягындагы җирләр, Себер – руслар тарафыннан буйсындырылган халыклар яши торган ил булып калырга тиеш була. Розенбергның үгетләүләре нәтиҗәсендә, Гитлер рус булмаган милләтләр әсирләрен Россиягә каршы сугышта файдаланырга, дигән нәтиҗәгә килә. Шуңа күрә Власовның Рус Азатлык Армиясенә караганда, заманында руслар буйсындырган милләтләр Россиягә каршы теләбрәк сугышачаклар, дигән уйдан чыгып, Гитлер “татар легионы төзү” дигән идеяне тормышка ашыра башларга фатихасын бирә дә. Розенберг 1942 елның март аенда Көнчыгыш мәсьләләренә багышланган фәнни конференция үткәрә һәм анда төп чыгыш ясаучы итеп профессор Герхард  фон Менде билгеләнә. Көнчыгышны өйрәнү буенча зур белгечкә әверелгән Мендегә Көнчыгыш территорияләр министрылыгының бүлек мөдире вазифалары тапшырыла. Министрлык каршында шулай ук төрки әсирләр буенча шөгыльләнүче “Татар арадашчылыгы” дип аталган комитет төзелә. Аңа җитәкче итеп адвокат Гайнц Унгляубе билгеләнә.

 

                                             * * *

     Кырык икенче елның җәендә, татар эмигрантлары татар легионы төзү турында әле сүз куерткан гына заманда, генерал-лейтенант Вагнер биргән директива нигезендә, Төньяк, Үзәк һәм Көньяк армияләре төркемнәре партизаннарга каршы сугышта файдалану өчен ирекле казак берләшмәләре оештыру эшен актив алып баралар иде инде. Көнчыгыш территорияләр министрлыгының бүлек башлыгы Герхард фон Менде, Сталинград өчен каты сугышлар барган көннәрнең берендә, үзенә Гайнц Унгляубены чакыртып алды.

     – Үзегезгә ышанып тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп үтәмисез! – дип, үгезне мөгезеннән эләктерде фон Менде.

     – Эш бара, хөрмәтле профессор, – дип ялагайланды Унгляубе.

    – Нинди эш?! Арадашчылыкка җитәкче итеп сезне билгеләү зур хата булды бугай! Бер ай эчендә хәлне уңай якка үзгәртмәсәгез, үзегезгә үпкәләгез, эшне башка кешегә тапшырырга туры килер! Күрмисезмени, Сталинград өчен каты сугыш бара. Урыслар Сталинградның һәр карыш җире өчен җаннарын кызганмыйлар! Ялгышмасам, Сталинград элекке татар ханнары яшәгән җирләрдә төзелгән кала. Бу сугышка нәкъ менә татарларны җибәрү мөһим!

    – Аңлыйм, хөрмәтле профессор! Таянып эшләрлек бер кеше юк бит. Татар әсирләре арасында эш алып барыр өчен аларны әйбәт белгән белгечләр юк.

    – Ничек булмасын?! Инициатива бит татар эмигрантларыннан чыкты. Шулар белән сөйләшегез.   

     Унгляубе дөрестән дә бу эштә очраклы кеше иде. Моңа кадәр ул татар дигән милләт барын да белми иде. Беренче татар кешесен ул Польшадагы Остров лагеренда әсирләрне милләте буенча төрле лагерьларга аеру комиссиясендә эшләгәндә генә күрде. Төрле милләт кешесенең холык-фигыле буенча үзенчәлекләреннән чыгып, ул үзе аларны төрле лагерьларга урнаштырырга кирәк, дигән фикергә килгән иде. Бу эштә активлык күрсәткән адвокатны җитәкчелек тиз күреп алды һәм шәрык халыклары белән эшләү буенча махсус әзерлек үткәннән соң, профессор фон Менденың тәкъдиме белән, ул Татар арадашчылыгына җитәкче итеп билгеләнде.

     Петрикен лагеренда Унгляубе  үзенә ярдәмче булырлык бер әсирне  тапты. Бу немец телен яхшы гына чамалаган, сугышка кадәр Уфа шәһәрендә педагогия институтында укыган Гариф Солтанов атлы татар егете иде. Сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә эләгеп, бер елдан артык ачлы-туклы яшәп, исән калуына тәмам өметен өзгән бу егет Унгляубеның үз тәрҗемәчесе булып йөрергә, дигән тәкъдименә бик теләп риза булды. Аның белән бергәләп, алар, шактый гына татар әсирен легионга язылырга күндерделәр. Ләкин легионга яздыру тагын да уңышлырак барсын өчен аларга ярдәмчеләр кирәк иде. Ә аларын табарга Гайнц Унгляубега 1941 елда гына филология докторы дигән дәрәҗәгә ирешкән Әхмәт Тимер ярдәм итте.

 

    Әхмәт Тимер үзе  – тумышы белән хәзерге Әлмәт шәһәреннән. Ул туган 1912 елда Әлмәт әле Бөгелмә өязенә кергән дүрт йөз хуҗалыклы, өч мәчетле, өч мәктәпле зур гына авыл була. Әхмәтнең чын фамилиясе – Яруллин, атасы Рәшит Әлмәтнең беренче мәхәлләсе мәчетендә имам һәм мәчет каршындагы мәдрәсә-мәктәптә өлкән укытучы булып эшли. Ул елларда Әлмәтнең икенче мәхәллә мәчетендә Һади Атласи имамлык итә. Әхмәтнең әнисе Зәйнәп абыстай да Рәшит мулла мәхәлләсе мәдрәсәсендә кызлар укыта. 1920 елда Рәшит мулла имамсыз калган Бөгелмә мәчетенә күчерелә. Әмма шул елларда муллаларны эзәрлекләү башлана. Күп имамнар, дин эшлеклеләре белән аралашып, башта мәдрәсәдә, аннары Бөгелмә лицеенда укып шактый гына гыйлем туплаган улы Әхмәтне, алга таба да белем алсын дип, әтисе Төркиягә озата. Озак та үтми Рәшит мулла тарихта “Һади Атласый эше” булып кереп калган Төркия файдасына шпионлык итүдә гаепләнеп, Һади Атласый, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар белән, барысы тугыз мулла кулга алыналар һәм атып үтереләләр. 1929 елда Төркиягә киткән Әхмәт Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе вәкиле Йосыф Акчура ярдәмендә Тробзон шәһәренең мөгаллимнәр әзерләү мәктәбенә укырга керә. Аннары ул Әнкара университетында тел, тарих һәм җәгърафия буенча укып югары белем ала һәм фән юлыннан китә. 1934 елда Әхмәт әтисе ягыннан туганы булган Әкъдәс Нигъмәт Курат белән очраша, аның киңәше белән 1936 елда Германиягә китеп, Берлин университетында телләр өйрәнә. Биредә Гаяз Исхакый белән таныша. 1941 елда докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә. Үзенә “Тимер” дигән тәхәллүс алып, Әхмәт Тимер дигән исем белән йөри башлый.

 

     Татар әсирләре белән танышу өчен махсус лагерьлар буйлап эзләнеп йөргән арада Әхмәт Тимер утызлап әсирне легионга язылырга кодалаган иде. Беренче сөйләшүдә үк риза булучылар, аның уенча, иң ышанычлылар һәм алар белән эш йөртергә була, дигән нәтиҗәгә килгән Әхмәт Тимер бу утыз әсирне Вустрау лагерена агитаторлар булып йөрер өчен махсус әзерлек үтәргә җибәртте.

    

     Гитлер өчен сугышның төп максаты Россияне тар-мар итү һәм яһүд-большевиклар хакимлеген себереп түгү иде. Ләкин революциядән соң Англия, Франция, Германия, Төркия кебек Европа илләрендә сыену тапкан ак эмигрантларның күбесе туган илләренә әйләнеп кайтып, үз милли дәүләтләрен торгызу турында хыялланды. Бу хыялларын тормышка ашыру өчен алар Гитлерга, хәлләреннән килгән кадәр, үз ярдәмен күрсәтергә әзер торуларын белдерергә ашыктылар. Шундыйлар арасында төрки халыкларның вәкилләре дә шактый иде. Аларның күбесен, нигездә, Төркия үз канаты астына сыендырды. Шуларның берсе заманында Башкортстан  республикасын оештырып, Сталинның мәкерле сәясәте аркасында ярык тагарак алдында утырып калуына үпкәләп, башта Урта Азиядә басмачлар хәрәкәтенә җитәкчелек иткән һәм соңыннан илне ташлап Төркиягә чыгып качкан, 1935 елда Вена университетын тәмамлаганнан соң, Бонн, Түбән Саксониянең Гёттинген университетларында укыткан, Германиядән, 1939 елның 1 сентябрендә Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач яңадан, Төркиягә әйләнеп кайткан Әхмәтзәки Вәлиди иде. Сугышның беренче көннәрендә үк Вәлиди Германиянең тышкы эшләр министрлыгында Вернер Отто фон Хентиг атлы чиновник белән очрашты. Вәлидинең Азат Башкортстан җөмһүрияте төзү турындагы хыялы шушы очрашуда ук чәлпәрәмә килде. Чөнки әңгәмәдәше аңа Гитлерның Германия җиңүеннән соң СССР территориясендә бернинди дә милли дәүләтләр төзелмәячәк, дигән катгый карарын әйтте.

     Вәлиди шикелле үк эмиграциягә китеп, Төркия, Польша һәм Германиядә эшчәнлеген җәелдергән Гаяз Исхакыйның исә фашистларга карашы, гомумән, тискәре булды.

   

       1942 елда Германиядә татар әсирләреннән “Идел-Урал” легионын оештырырга җыенулары һәм сугыштан соң шул исемдәге дәүләт төзүне күздә тотулары хакында сүзләр чыкты. Ә бу әле СССР дәүләте төзелгәнче үк Казан татарлары хыялланган “Идел-Урал штаты” идеясе  Вәлиди өчен шәхси трагедиягә әверелгән бер нәрсә иде. Әгәр бу идеяне тормышка ашыру буенча хәрәкәт башланса, Әхмәтзәки Вәлиди үзенең кан дошманына әйләнгән Гаяз Исхакый алдында бер мәхлук җанга, бөҗәккә әвереләчәк.

    Ә Гитлерның СССРны бүлгәләү буенча төп максаты ачык. Ул шуларны тормышка ашыру эше йөкләнгән Альфред Розенберг җитәкләгән министрлык даирәләрендә туган “Идел-Урал” легионын оештыру идеясе белән янып йөрүче Әхмәт Тимерләр хыяланган бәләкәй бер штаттан күпкә колачлырак иде. Төрки халыкларны берләштерү максатында туган пантюркизм, пантуранизм идеясен тормышка ашырып, СССРда яшәгән барлык төрки халыкларны бер дәүләткә берләштерүне күз алдында тотты. Һәм бу хәлләрдән Гаяз Исхакый яхшы хәбәрдар булып, аның бу легионны оештыру эшендә бөтенләй дә катнашасы килү теләге юк иде. Шуңа күрә мәйданга башка каһарманнар чыкты.

      Татар, башкорт, чуаш милләтеннән булган әсирләрне бер лагерьга туплау әлеге шул филология докторы Әхмәт Тимергә тапшырылды. Ләкин Әхмәт төрле сәяси уеннар, интригалар нәтиҗәсендә, бу эштән читләшергә мәҗбүр иде. “Идел-Урал” дәүләте төзү идеясе белән рухланып йөрүчеләр арасында сәясәттән бигрәк, сәүдәгәрлек эше белән киң танылган Шәфи Алмас дигән бер зат пәйда булды.

      Шәфи Алмас – 1885 елда Алат юлы өстендәге Олы Солабаш дигән авылда туган. Чын исеме – Габдрахман Гыйбадулла улы Галиуллин. Шәфи тәхәллүсен ул үзенең дәү әтисенең атасы Шәфигулладан алган. Аның ата-бабалары сәүдә эше белән шөгыльләнгән. Габдрахман үзе дә Казанда, Ырынбурда, Мәскәүдә кибетләр тоткан хәлле генә сәүдәгәр. Революциядән соң ул Төркиягә эмиграциягә китә. Анда төрек гражданлыгы ала. Егерменче елларда, беркадәр Мәскәүдә Төркия илчелегендә эшләгәннән соң, 1928 елда Германиягә китә. Күчемсез милек –  биналар сатып ала. Сәясәт белән шөгыльләнми. Ләкин сугыш башлангач, Германиядәге татар эмигрантлары кыставы буенча, татар легионын оештыру эшенә тартыла. Сугыш барышында Шәфи Алмас үзенең ялгыш юлдан китүен аңлый һәм 1944 елда бу эштән читләшә. Яңадан эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый.

   

                                                   8.

    Мусалар төркеме Польшага җиткәнче әле Каунас лагеренда тукталыш булып алды. Ләкин Польшага аларның барысын да җибәрмәделәр. Муса әнә шул сайланылган әсирләр арасында иде. Салих дусты белән аларга Каунаста аерылышырга туры килде. Аны Польшага китүчеләр арасына кертмәгәннәр иде.

    Демблин лагере – әйләнә-тирәсе су эчендә утырган борынгы бер крепость иде. Үзара чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратылып алынган өч зонага бүленгән. Беренчесендә яңа китерелгән әсирләрне кабул итү һәм баштагы чорда шунда яшәтү каралган. Ул тулысынча дистәләгән кеше сыйдырышлы казармалардан тора. Икенче зона – лазарет. Монда яралыларны, чирлеләрне дәвалыйлар. Өченче зона – тулысынса берничә блокка бүленгән казамат-казармалар. Боларында инде әсирләр тора.

 

(Дәвамы бар)

[1] Риббентроп – Германиянең тышкы эшләр министры, Һитлерның тышкы эшләр буенча алып барыла торган сәясәтендә төп киңәшчесе. Ул 1893 елның 30 апрелендә Рейн Пруссиясенең Везель шәһәрендә (хәзерге Таллинн), хәрби офицер гаиләсендә туган. Атасы 1910 елда Канадага күченеп киткән була. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Йоахим Риббентроп Германиягә әйләнеп кайта, гусар полкына языла. Сугышта өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә, Тимер Хач белән бүләкләнә.  1918 елда Генераль штаб офицеры дәрәрҗәсендә Төркиягә, Истанбул шәһәренә җибәрелә. 1932 елда ул үзенең вилласында Германиянең шул вакыттагы хөкүмәт җитәкчесе фон Папен белән Һитлер һәм Һиммлерның яшерен очрашуын оештырып,  нацистлар партиясенең бу ике лидере белән дуслаша. 1938 елда, фон Риббентроп, Вермахтның тышкы эшләр министры итеп билгеләнә.

 

Реклама