Ватан (дәвамы)
Власов белән Мариянең күптән болай тәмләп сыйланганнары юк иде. Күңелләре булды. Ашап туйгач, Власов хуҗадан:
– Бу тирәдә партизаннар юкмы? – дип сорады.
– Каядыр бар бугай, авылга килеп чыккалыйлар.
– Безне шулар янына илтсәң әйбәт булыр иде, – диде Власов.
– Авылда немецлар. Күренеп йөрергә ярамый, тотсалар, мине дә алып китүләре бар.
– Кая?
– Кая булсын, Германиягә. Авылның эшкә яраклы бөтен ирләрен, хатыннарын төяп алып киттеләр.
– Сиңа тимәгәннәр бит.
– Мин – авыру, гарип. Эшкә яраксыз, дип таптылар.
– Алайса партизаннарны бирегә алып килә алмассыңмы?
– Анысын карап карарга була. Тик сезне каядыр яшереп торырга кирәк. – Бераз уйланган итенеп, сакаллы сүзен дәвам итте: – Киттек. Мунчада торып торырсыз. Кичкә кайтып җитәрбез.
Хуҗа Власов белән Марияне мунчага кертеп, тыштан йозак белән бикләп куйды да хатынына:
– Урамга чыгып йөрмә, өйдә генә утыр, – диде дә капкага юнәлде.
* * *
Мосткида калган адютант белән Виноградов авыл читендәге бер йортка кереп шулай ук ашарга сорадылар. Йорт хуҗасы кунакларны табын артына утыртуга, хатынына аларны сыйларга кушты да, үзе каядыр барып кайтасым бар, дип чыгып китте. Ул арада, хатын өстәлгә ризыклар куярга да өлгермәде, урамда машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Капкадан автоматлы ике немец иярткән хуҗаның кайтып кергәне күренде.
Ишекне киң ачып кергән озын буйлы немец солдаты боларга автоматын төбәп:
– Аufstehen! Hände hoch! (Тоып бас! Кулыңны күтәр!) – дип кычкырды.
Немецларның берсе, генерал шинеле кигән рус офицерын күргәч:
– О-о, генераль Влясовь! – дип шатлыктан кычкырып җибәрде.
Виноградов чынлап та беркадәр Власовка охшап тора иде. Аларны шунда ук кулларын күтәртеп, урамга алып чыгып киттеләр. Немецларның шатлыктан башлары күккә тиярлек булган иде. Нинди кешене кулга төшерделәр бит! Моның өчен аларга зур бүләкләр эләгәчәк!
Тоткыннарны машина әрҗәсенә утыртуга, кабинадагы телефон шалтырады.
– Юк, генераль Влясовны без әсир иттек! Тизрәк штабка илтеп тапшырасы бар, сезнең янга барып тормыйбыз, – диде телефоннан сөйләшә башлаган немец. Шалтыратучылар да боларга генерал Власовны кулга төшерүләре, кайтышлый үзләрен кереп алырга кирәклеге турында хәбәр итәләр иде.
Шалтыратучыларның үзләре янына килергә катгый таләп итүләренә немецлар аптырашып калдылар. Ничек инде генералны әсир иткәннәр?! Генерал алар кулында ләбаса!
Генерал Власов белән сөяркәсе Мария Воронованы мунчага бикләп урманга партизаннар алып кайтырга чыгып киткән сакаллы бәндә шул авылның старостасы булып чыкты. Ул да урманга түгел, туп-туры авылда урнашкан немец солдатлары янына чапкан икән. Күптәннән бер-берсен сагынган икәү яратыша башлауга, ишекне ачып яннарына автоматлы немец солдатлары килеп керде. Куркып калган генерал шундук үзен кулга алып:
– Атмагыз, мин командарм Власов! – дип кычкырды.
– О-о! Генераль Влясовь! Гут, гут!
Власов боларны ышандырыр өчен кесәләрен актарып, таныклыгын чыгарып күрсәтте.
– Менә, карагыз. Сталин үзе кул куйган!
Бу немецларның да шатлыклары эчләренә сыймый иде. Алар старостага рәхмәтләр яудыра башладылар:
– Danke! Danke! (Спасибо.)
Староста шатлыктан нишләргә белмәде.
5.
Муса лагерь тормышына ияләшергә дә өлгермәде, аларны атна-ун көн үтүгә ишегалдына чыгарып бер сафка тезделәр. Лагерь коменданты һәр тоткын алдында аерым туктап, аларны баштан-аяк күздән үткәрде. Таза, нык солдатларны тагын бер адым алга чыгарып бастыра барды. Хәлсез, яралы әсирләргә, артка чигенеп, үз урыннарына басарга боерды. Мусаның ярасы әле төзәлмәгән иде, һаман сызлавын дәвам итте. Бәлки сафта калдырырлар, эшләргә, таш ташырга алып китсәләр нишлисе булыр, дип уйлап куйды ул. Начальник Мусага озак кына карап торгач, янындагы фельдшердан нәрсәдер сорады. Тегесе кыска гына җавап тотканнан соң, начальник Мусага да бер адым алга чыгарга әмер бирде. “Таш карьерына җибәрәләр икән”, дип уйлап куйды Муса. Сафта яңа танышы Салих Ганиевнең дә булуы аның күңелендә үз-үзенә ышаныч тойгылары уяткандай булды. “Ничек тә ташламас, авыр моментта таяныч булыр”, – дигән уй аның күңелен җылытты. Мусаның “Отвага” гәзите журналисты булуын лагерьда берничә кеше белә иде инде. Алар барысы да диярлек аерып алынучылар сафында иде. Бары тик берничә көн элек танышкан Гариф Хафизов атлы егет кенә лагерьда калачак икән. Муса шулчак куен дәфтәре хакында исенә төшерде һәм дәфтәрне, сакчыларга сиздермичә, ничек тә Гарифка бирергә кирәк, дигән уй күңеленә килде. Бәлки, котыла алыр. Дәфтәрне Казанга алып кайтып җиткерер.
Аерылып алынганнарны читкә куалый башладылар. Муса беренче сафта басып торган Гариф яныннан узганда, сакчылар күрмәгән арада, аның кулына бөкләп тоткан куен дәфтәрен тоттырды. “Гариф дус, сакла, котыла алсаң, Казанга алып кайтып редакциягә тапшыр”,– дип әйтергә өлгерде.
Аларны икенче барак артындагы келәт янына китереп бастырдылар да анадан тума чишенергә боердылар. “Мунча кертәләр микән әллә?” – дип уйларга да өлгермәделәр, аларга солдат киемнәре – гимнастерка, чалбар һәм ботинкалар өләшеп чыктылар. Алар ниндидер солдатлардан салдырылган киемнәр булып чыкты. Мусага кайсыдыр ил солдатының – венгр булды ахыры – киемнәре туры килде.
– Менә хәшәрәтләр, бөтен дөньяны талаганнар, – дип мыскыллы көлеп куйды Муса. Ботинкалары иске, кибеп кыйшайган, аякның тубык сөяген кырасы күренеп тора иде. – Болар белән ничек йөрисе? Элекке ботинкаларым чүпрәк кенә булса да уңайлы иде, – диде ул иске киемнәр арасында югалып калган элекке ботинкаларын эзләп.
Киемнәрен алмаштыргач, яңадан сафка тезеп, һәрберсе овчарка җитәкләгән конвоирлар озатуында, каядыр көнбатышка таба алып киттеләр.
Мусага барган саен авыррак була барды. Бердән, ботинкасы, чынлап та тубыгын кырды. Озак та үтмәде, тиресен сыдырып та чыгарды. Болай ерак китеп булмасын аңлаган әсир аларны салып кулына тотты. Башта атып бәрергәме дип тә уйлаган иде, ләкин башка аяк киеме бирүен бирмәсләр, ял итәргә туктагач тубыкны кыра торган турысын кисеп атасы булыр дип, ташламаска уйлады. Икенчедән – сул кулбашы сызлый иде. Ярасы ачылып, гимнастеркасына кан саркып чыкты.
– Түз, бераздан ялга туктатырлар, – дип аны тынычландырды Салих дусты. Чынлап та, беркадәр баргач аларны ялга туктаттылар. Барысы да төенчекләрен чишеп, юлда ашарга дип бирелгән коры-сары ризыкларын чыгарырга ашыкты.
– Эх, тәмәке дә булса, – диде кемдер.
– Тәмәкесез дә хәлне алалар әле монда.
Муса төенчегеннән алюмин кашыгын табып, бер ягын таш белән кырып кайрарга тотынды.
– Нишлисең? – диде Салих.
– Пычак ясыйм. Ботинканың тубык турысын кисеп ташларга кирәк.
Ул, шулай итеп, чынлап та кашыгының бер ягын шактый юкартты. Азаплана торгач, ботинка каешын кисеп ташлый алды. Итеген алыштырганда Муса ыштырын чалбар балагы астыннан бәйләп, яшереп калдырган иде. Моңа кадәр ялан аякка кигән ботинкасын аягына ыштыр чолгап, суелган тубыкларын каплап киде. Менә хәзер атларга җиңелрәк булачак инде, дип уйлады. Эшен бетергәч, тиз-тиз генә төенчегеннән чыгарган ризыкларны ашарга кереште. Ләкин озак юанырга туры килмәде, колоннаны аякка бастырдылар һәм алга таба куарга тотындылар. Муса төенчеген тиз-тиз генә төйнәде дә, ипиен ашый-ашый атларга булды.
Шактый баргач, алар, ниндидер бер латыш авылына килеп керделәр. Капка төпләренә хатыннар, карт-коры һәм бала-чага чыгып баскан иде.
Авыл сугыштан әллә ни зур зыян күрмәгән. Өйләр таза-сау килеш. Берничә өй генә янып, урыннарында күмергә калган бүрәнәләр арасыннан кап-кара булып мич морҗалары тырпаеп тора иде.
Шулвакыт Мусаның күңелен нечкәрткән һәм күзеннән яшьләр килергә мәҗбүр иткән гаҗәп хәл булып алды.
Ул бер аякка аксап, көч-хәл белән генә өстерәлеп, колоннада башкалардан шактый артка калып кына атлый иде. Авылны инде чыгып бетәбез дигәндә, ахыргы йортларның берсенең капка төбендә ялгызы гына моңаеп басып торган урта яшьләрдәге – Муса яшьләрендә булыр – бер хатын аңа нәрсәдер кычкырды да, ашыгып капкадан ишегалдына кереп китте. Ул-бу була калса, ярдәм итәргә дип колоннадан артка кала башлаган Муса янында барырга тырышкан Салих моны күрде дә, аңа: “Сиңа нидер бирәм, көтеп тор, диде бугай”, – дип, туктап калды. Ул арада аларның болай да артта сөйрәлүләренә ачуы кабарып, тик нигәдер моңа кадәр берни дә дәшмичә түзеп барган конвоир:
– Weiter so (Не отставать)! – дип акырып җибәрде һәм кулындагы резин дубинка белән Салихның сыртына тондырды.
Шунда, капкадан, кулына пар күн итек күтәргән теге хатын килеп чыкты да Мусалар артыннан йөгерә башлады. Конвоир аны этеп екты, ләкин хатын мүкәләп торып басты да яңадан йөгерде. Сыртына дубинка төшүдән сынын күтәрә алмыйча яткан Салих янына килеп җиткәч, ул итекләрен аңа тоттырды да артка чапты. Хатын Мусаның аксап баруына игътибар итеп, аягындагы ботинкаларының ертык икәнен күрергә өлгергән һәм икенче аяк киеме бирергә уйлаган икән. Күрәсең, сугышка киткән иреннән калган итекләрдер. Әле шактый таза, яңа ук булмаса да матур күренәләр. Муса хатынга: “Спасибо!” – дип кычкырды. Аның күзләреннән яшь атылып чыкты.
– Халык безнең яклы, – диде Муса Салихка. – Ярдәм итәргә тырышалар. Без барыбер җиңәчәкбез!
Конвоир итекләрне тартып алмаса да, кияргә бирмәде, резин дубинкасын айкап аларны башкалар артыннан куды.
– Бераз түз инде, озак бармабыз, привал ясарлар, – диде Салих Мусаны тынычландырып.
– Минем аркада сиңа эләгә. Ачуланма инде, дус, – диде Муса җиңе белән күз яшьләрен сөртеп.
– Юкны сөйләмә. Сиңа авыррак, күрәм бит мин. Түзик.
Берничә сәгать баргач алар Рига шәһәре читендәге сыра заводы ишегалдына килеп керделәр. Әсирләрне ярымҗимерек бинага кертеп тутырдылар. Шушында төн чыгасылар, димәк.
Муса белән Салих бер аулаграк урын табып, үзләренә ятак әзерләделәр. Муса ботинкаларын салып ташлады да теге итекләрне киеп куйды. Алар аның аягына бераз бушрак та иде әле. Шуңа күрә бераз лыштырдабрак торалар, ләкин аякны кыра торган туфли киеп йөрүгә караганда, олы итек киеп атлавы барыбер җиңелрәк булыр, дип уйлады ул.
Салих, ашарга яраклы берәр нәрсә табып булмасмы, дип, бина буйлап эзләнергә китте. Беркадәр вакыттан соң ул чынлап та каяндыр табып, бераз мундирлы бәрәңге күтәреп кайтты. Әсирлеккә төшкән көннән бирле мондый тәмле ризык ашаганнары юк иде инде. Шуның белән тамак ялгап, алдан әзерләнгән урыннарына бөгәрләнеп ятып йоклап киттеләр.
Мусага итеген киеп йөрергә туры килмәде. Дөресен әйткәндә, язмаган булып чыкты. Иртәгесен аларны тагын сафка тезделәр. Итекле әсирне күреп бер сакчы автомат түтәсе белән Мусаның сыртына тондырып этеп екты да, аларны йолкып аягыннан салдырып та алды. Акай күзле җирән чәчле офицер исә, шаркылдап көлде дә, саф алдына басып нәрсәдер сөйләргә тотынды. Тәрҗемәче аның сүзләрен урысчалаштырып барды.
– Бүген лагерьда бәйрәм! – дип кычкырды акай күз.
“Нинди бәйрәм тагын?” – дип пышын-пышын сөйләшү башланды. “Фашистлар әллә Ленинградны алганнармы?” – дигән сорау ишетелеп китте.
– Бүген бездә бәйрәм! – дип, дәвам итте фриц сүзен. – Бүген безгә зур кунак килә. Шуңа күрә сезне әйбәт итеп сыйлаячаклар. Иртәнге аштан соң кабат шушында тезеләбез!
Иртәнге аш дигәннәре, чынлап та, моңа кадәр әсирләрнең төшенә дә күрмәгән аш булып чыкты: һәр әсиргә яшькелт сары төстәге берәр кружка кайнар чәй, көрпә кушып пешерелгән берәр телем арыш ипие һәм бер шакмак дуңгыз мае белән ике кисәк бәрәңге йөзеп йөргән бер җамыяк баланда...
Шулай да нинди кунак икән соң ул шулкадәр нигъмәтләр белән сыйларлык булгач? Барысы да шул хакта сөйләшә иде.
Иртәнге аштан соң барысын да яңадан сыра заводының ишегалдындагы мәйданга чыгарып тезделәр. Бераздан завод идарәсе урнашкан бинадан бер төркем немец офицерлары килеп чыкты да әсирләр сафына якынлаша башлады.
– Киләләр, – дип пышылдады кемдер.
Акай күзле җирән офицер сүзен “Ахтунг!” дип акырудан башлады. Аннары ул әсирләрне үзенә ияреп килгән кунак белән таныштырды. Кунак дигәннәре кичәге Власов армиясе офицеры икән. Волхов сазлыкларында әсирлеккә төшкәч, Мусага барып эләккән листовкада язылган сүзләр дөрескә чыкты болай булгач. Ләкин Мусаның Икенче удар армия командирлары арасында бу офицерны күргәне юк иде. Өр-яңа хәрби киемнәрдән, каян гына тапкандыр, түшенә заманында патша армиясендә бирелә торган тәре рәвешендәге медальләр тагып куйган.
– Тапканнар бит кешесен дә, – дип куйды Муса янында басып торган Салихка.
– Тыңлыйк әле, нәрсә дип сайрар икән.
Дөрестән дә, акай күз, беренче булып сүзне шушы кабихкә бирде.
– Кадерле ватандашлар! – дип башлады ул. – Бүген безнең алда зур мөмкинлекләр ачыла! Бүген данлыклы рус генералы Власов оештырган Рус Азатлык Армиясенең беренче солдатларын теркәү башлана. Ул солдатлар – сез, кадерле ватандашлар! Коммунистлар коткысына бирелеп ялгышканыгызны аңлагансыздыр, дип уйлыйм. Германиянең җиңәчәге ап-ачык! Тагын берничә көннән ул Сталинградны тез чүктерәчәк! Аннан соң инде Идел буйлап Казанга, Мәскәүгә юл ачыла! Ул җиңүне якынайту өчен сезгә дә үз өлешегезне кертү мөмкинлеге тудырыла! Ялгышмагыз, гомергә бер бирелә торган шансны ычкындырмагыз! Кызыл армия җиңәчәк дип уйлаучылар булса, бик нык ялгышасыз. Ул җиңгән очракта да сезгә совет илендә көн булмаячак. Сезне анда Себер көтә! Сталин әсирлеккә төшүчеләрне халык дошманы дип игълан иткәнен беләсездер. Ләкин сез үз халкыгызның дошманнары түгел! Шулай дип уйлыйсыз икән, димәк сез дөрес юлда! Ә хәзер Рус Азатлык Армиясенә язылырга теләүчеләрне теркәлер өчен берәм-берәм өстәл янына килүегезне сорыйм. Алга, ватандашлар! Туган илгә, әти-әниләр, хатыннар, балалар янына кайту өчен дөрес юлны сайлагыз. Рус Азатлык Армиясенә язылыгыз!
Кунак чыгышын тәмамлап, урынына барып басты. Сүзне яңадан акай күз алды. Аның әйткәннәрен тылмач урысчага аударып барды. Алдан килешеп куйганнар күрәсең, ул да шул ук сүзләрне кабатлады.
– Дөрес сөйләде, каһәр, – дип куйды кайсыдыр, пышылдап.
– Үз шкурасы турында кайгырта. Илдә яшереп калдырган байлыкларын кайтарырга өметләнә, эмигрант кисәге!
– Ул байлыкларны коммунистлар күптән ашап кәк иткән инде, хыялланмасын. Ну дөресен сөйли үзе.
– Бар алайса, языл! Беренче солдат дип, медаль бирмәсләрме.
Әсирләр арасында киткән пышылдаулар дулкыны чыгыш ясаучылар колагына да барып иреште. Акай күз нидер кычкырды. Тәрҗемәче аны урысчага әйләндереп:
– Разговорчики! – дип акырды.
Пышылдаулар аңа карап кына тукталмады.
– Татарлар да үзләренең легионнарын төзи икән, – дип куйды арадан кемдер. – Алар инде әнә язылганнар, Мамай токымнары!..
Бу сүзләрне Салих белән Муса артында басып торган әсир әйтте. Ул аны астыртын гына, үзара татарча сөйләшүче Муса белән Салихка карап, барысы да ишетелерлек итеп кычкырды. Бу сүзләрдән соң пышылдашучылар дулкыны көчәеп киткән кебек булды.
– Ялган сөйләмә! Татарлардан да батыррак сугышчы күрмәдем әле мин, – дип, кайсыдыр аларны яклап җавап кайтарды. – Бик герой булсаң, әсирлеккә төшәсең юк иде. Бар әнә, тот та языл Азатлык армиясенә!
Шуннан соң әсирләрне берәм-берәм өстәл янына чакыртып, исемлеккә яздыру башланды. Ни сәбәптәндер, исемлеккә татарларны язмадылар. Кайсының башына килгән фикер булгандыр, өстәл янына килгән бер әсирдән милләтен сорауны кирәк дип таптылар. Муса белән Салихны да татар икәнен әйткәч, кире үз урыннарына басарга куштылар. Ләкин Азатлык армиясенә язылырга урыслар арасыннан да ашкынып торучылар бик юк иде. Күбесе төрле сәбәпләр табып лагерьда калуны кулай күрде. Кайсы үзен каты яралы, кайсы – чирле, аксак, чукрак начар күрәм дип хәйләләп котылды. Кайсы, татар булмаса да, милләтен татар дип күрсәтергә тырышты. Иң кызыгы теге “татарлар үз легионнарын төзи икән” дигән бәндә иң беренче булып үзен татар дип күрәсәтмәкче иде. Каян белгәннәрдер, өстәл янындагылар аның чалбарын салдырып карадылар.
– Охо, русиш! – дип кычкырды акай күз, аның сөннәтсез икәнен күреп.
Әсирләр дә гөрләшеп көлешеп алдылар.
Мескенне көчләп диярлек “Рус Азатлык Армиясе” дип аталган сатлыкҗаннар исемлегенә теркәп куйдылар. Армиягә язылучылар әллә ни күп булмады. Аларны автомашина әрҗәләренә төяп каядыр алып киттеләр.
Икенче көнне калган әсирләрне дә яңадан колоннага бастырып сыра заводы капкасыннан алып чыгып киттеләр. Бу юлы юллары ераккарак – Польшага илтәчәкләр икән, дигән сүз таралды.
6.
Генерал Власовның әсирлеккә төшүе билгеле булуга, Мәскәүдә аның хатыны Анна Воронинаны – сигез, сөяркәсе Агнесса Подмазенконы биш елга ирекләреннән мәхрүм итеп лагерьга җибәрделәр. Ә үзен иң югары хөкем чарасы көтүе генерал өчен көн кебек ачык нәрсәгә әверелде. Аның акылы белән ничек тә исән калырга иде, дигән хайвани теләк идарә итә башлаган иде. Ә моның өчен бары тик бер генә юл бар: рус әсирләреннән Советлар Союзына каршы сугышучы армия төзү. Һәм ул Гитлерга Рус Азатлык Армиясе оештырырга теләвен белдерергә кирәк дигән катгый карарга килде. Русларның бу сугышта җиңүе аның өчен катастрофа дигән сүз. Большевикларны ярату-яратмавы да, Сталинны күралмау дигән нәрсәнең дә аның өчен бернинди әһәмияте юк иде. Ничек тә исән калырга һәм моның өчен бары тик Һитлерның җиңүенә ирешү – бөтен максат шул. Аның алга таба эшчәнлеге шушы максатны тормышка ашыруга юнәлдергән булырга тиеш. “Бу юлда сатлыкҗан дип атарга беркемнең дә хакы юк! – дип уйлады ул. – Кемне сата соң ул? Хатынын, сөекле кешеләрен бер гаепсезгә лагерьга җибәргән Сталин режимынмы? Большевиклар властька килмәгән булса, патша төшерелгәннән соң хакимлекне буржуаз-демократик хөкүмәт үз кулында тотып калган булса, Россия аның Ватаны булудан туктаган булыр иде мәллә?! Юк, ул Ватанына хыянәт итми, ул үзе өчен көрәшә. Бу җирдә яшәү бер генә тапкыр бирелгән һәм ул аны үзе теләгәнчә яшәп чикләргә хаклы!”
Ләкин Гитлер һич кенә дә алай җиңелчә фикер йөртми иде. Гомумән үзенең көрәшендә Власов кебек илен саткан бәндәләргә ихтыяҗ күрми. Ул бары тик сугышны тиз арада аз югалтуларсыз тәмамлап, Россияне җир йөзеннән себереп түгү һәм бөтен дөньяга кара афәт булып таралучы большевистик чуманы юк итү турында гына уйлады.