Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мәдинә тавы (дәвамы)

Чанада утырып кайткан Гөлшат йокыга киткәнен сизмичә дә калды. Ул битенә салкын кар бәрелгәннән уянып китте. Үзе карда ята, чанасы капланган, тирә-якта берни дә юк, котыра-котыра буран улый. Чананы әйләндереп куярга аның көче җитмәде. Ерак китте микән, юкмы, аңларлык түгел. Якын-тирәдә агачлар да күренми. Нишләргә?

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Авыл урамнары кар астында калган. Бик сирәк өйләрдән генә кеше чыккан эзләр күренгәли. Аяк астында кар шыгырдый. Итекләр урыны-урыны белән тезгә хәтле бата. Арттан ук эзләрне җәяүле буран сылап бара. Хастаханәгә килеп җиткәндә, Гөлшатның аркасы манма су булды. Дамир абый хастаханәнең ишегалдын көрәп ята иде.

– Хәерле иртә, Дамир абый. Хәлләрең ничек? Иртүк эшкә тотынгансың, авыл башыннан ничек болай иртә килеп җитә алдың? Урамда йөреп булмый бит. Мин якын гына торсам да, кар ерып килеп, аркамнан сулар акты,– дип, Гөлшат аяк киеменә ябышкан карны кагарга тотынды.

– Мин, атымны җигеп, чанага утырып килдем. Буран туктарга җыенмый әле, кичкә тагын яварга тиеш, – диде Дамир абый.

Кар көрәүдән туктап, хәл алды.

– Тагын яумас, болай да бик күп яуды, җил дә тынган төсле. Әллә сиңа синоптиклар шалтыраттымы?

– Сез тагын көләсез. Кичкә тагын көчле буран була, ышанасың килсә – ышан, ышанасың килмәсә – ышанма, мин үз сүземә хуҗа, юкка әйтеп тормыйм, – дип, үпкәләгәндәй әйтеп куйды Дамир абый.

– Ярар инде, Дамир абый, үпкәләмә, мин шаяртып кына әйттем бит, – дип, Гөлшат хастаханәгә кереп китте.

Хастаханәдә гадәттәгечә тыныч иде. Кичә барысы ундүрт авыру калган. Машинада барганда, хәле начарланган бер ир-атны малае алып килгән. «Аны бүген тикшереп, районга озатсаң, әйбәт булыр иде дә, юллар булмагач калдырырга туры килер», дигән уйлар белән Гөлшат ашыкмыйча гына, авыруларны урап чыкты, кайберләренең дәвалау тарихларына үзгәрешләр кертте. «Бүген кешеләрне чыгарып булмас, бөтенесе күрше авыллардан, өйләренә кайта алмаслар, юллар ябык. Шуңа күрә ятарга да беркем килмәс», дип уйлады Гөлшат. Ашыкмый гына башкарса да, көндезге ашка кадәр эшләре беткән иде.

Урамда һаман җил улый. «Урамда буран, мин өйдә торам, тәрәзә аша тик авыз ерам», – дип куйды Гөлшат, тәрәзә аша  урамга карап.

Бу авылга килеп эшли башлавына инде менә сигез айдан артык вакыт узып бара. Килгәненә бер дә үкенми. Ул күргән авырлыклар, төрле-төрле авырулар һөнәрен дөрес сайлавы турындагы фикерен тагын да ныгытты гына.

– Гөлшат Равилевна, әйдәгез берәр чиләк чәй эчеп алыйк, – дип, шаярта-шаярта, бүлмәгә хастаханәнең өлкән шәфкать туташы Фәимә апа керде. Табибка карап, хастаханәдә эшләүчеләрнең күбесе шаяртып сөйләшә башладылар.

– Әйдәгез, эш бетте, чәй эчсәк тә була. Фәимә апа, тәмле балыгыз бармы? Алып керегез әле. Кызларның эшләре бетсә, аларны да чакырыгыз. Бергә-бергә күңеллерәк булыр.

Гөлшат торып, самавыр куеп җибәрде, өстәлгә чынаяклар тезә башлады. Фәимә апа чыгып, өеннән алып килгән бәлешләр белән бал чыгарып, кызларны чакырып керде. Ләкин озаклап чәй эчеп утырырга туры килмәде. Бүлмәдә телефон шалтырады. Күрше авылда фельдшер булып эшләүче Рамилә шалтырата иде:

– Гөлшат Равилевнаны телефонга чакырыгыз әле, бик кирәк иде. – Ни булды, Рамилә? Борчуларыңны сөйләп җибәр, Гөлшат Равилевна тыңлый.

– Гөлшат апа, мине бүген бер өйгә чакырдылар, анда бер апаның эче бик нык авырта.

– Авыртса, но-шпа яса.

– Ул авырлы бит, тугызынчы аенда.

– Каян килеп чыккан соң ул?

– Аның әбисе үлде, шуны җирләргә кайткан иде. Иртәгә җидесен уздыргач, Казанга кайтып китәргә тиеш булган. Ләкин менә шундый бәла килеп чыкты.

– Район үзәгенә шалтыратып карадыңмы?

– Шалтыраттым да, ләкин юлларны кар баскан, машиналар чыга алмый, диделәр. Безнең авылга сездән соң да тагын унбиш чакрым бит, нишләргә дә белмим. Әгәр тулгагы башланса, минем бит бер тапкыр да бала таптырганым булмады, булдыра алмам дип куркам.

– Тынычлан, нәрсә булса да уйлап табарбыз, – дип, Гөлшат телефонны куйды.

– Тагын нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыкты инде? – дип, борчуга төште Фәимә апа.

– Рамилә шалтыратты, күрше авылга барып кайтырга кирәк, Мансур абый ерак микән?

– Игезәкләр авылынамы? Урамда яңадан буран чыгарга тора, юлларны кар каплаган, күрше авылга түгел, үзебезнең авыл буйлап та машиналар йөри алмый.

– Рәис трактор бирә алмасмы икән?

– Була торган эш түгел, авыл буйлап юл ачар өчен дә көне буе эшләргә кирәк.

– Илдар Азатовичка шалтыратсам, ул ярдәм итә алмасмы икән?

– Ул ни эшли ала? Сиңа бер сәгать эчендә юлны чистарта алмый бит? Бәлки, сез шалтыратсагыз, тулпар атына утырып, очып килер. Әгәр бала табарга вакыты җитсә, табар. Элек хатын-кызлар үзләре генә тапканнар, табиблар булмаган. Ходай бирсә, табар. Фәимә апа Гөлшатны шулай тынычландырырга тырышты. – Ат белән, дисезме? Дамир абый ат җигеп килгән иде. Атка утырып барсам?

– Акылдан яздыңмы әллә? – дип, Фәимә апа Гөлшатка каршы төште.

Ләкин Гөлшат аны тыңларга да теләмәде:

– Дамир абыйга ничек шалтыратырга, кайсыгыз белә?

– Ул әле китмәгәндер, без чәй эчәргә әзерләнгәндә, ишегалдында йөри иде, – диде шәфкать туташы Гөлгенә.

Гөлшат тиз генә киенеп, урамга чыгып китте. Дамир абый эшен бетереп, өйгә кайтырга җыенып йөри иде. Ул табибны күреп:

– Әйдә, кызым, утыр чанага, өеңә кайтарып куям, барыбер сезнең урамнан кайтам, – диде.

– Дамир абый, әйдә күрше авылга барып кайтыйк әле.

– Нәрсә калган анда, кияү сорарга барабызмы әллә?

– Син һаман шаяртасың. Бер хатынга ярдәм кирәк.

– Синең белән башкача сөйләшеп тә булмый. Мондый шайтан котырган көнне акыллы кеше күрше авылга бару түгел, урамга да чыкмый.

– Мин шаяртмыйм, бик кирәк. Анда бер хатынның тулгагы башланган, бала таба. Рамилә үзе генә башкарып чыга алмам дип курка. Миңа барырга кирәк.

– Кызым, кар йомшак, атка икебезне тартып барырга бик авыр булыр, барып җитә алмас дип куркам. Кызганыч, атым тулпар түгел, оча алмый.

– Мин бит җиңел, атка авыр булмас! – дип үтенде Гөлшат.

– Ә мин алты поттан артык.

– Син кирәкмисең, үзем генә барып кайтам. Атыңны йөрткәнем бар, узган атнада үзең өйрәттең бит.

Фәимә апа Гөлшатның уйларын белгәч: «Бу кыз юләрдер», – дип, табиб кушкан даруларны кызыл хач төшерелгән кечкенә чемоданга тутыра башлады. Унбиш минуттан Гөлшат инде әзер иде.

Аның үзләрендә ике тапкыр бала таптырганы бар, шуңа күрә ул, күрше авылга барып, бала таптырудан курыкмый иде, башка бәла генә чыкмасын. Гөлшат җыенып чыкканда, Дамир абыйның аты әзер иде.

– Менә шушы толыпка төренеп утыр, атны бик нык куалама, ул үз эшен яхшы белә. Бәхетеңә, җил дә басылган төсле. Хәвеф-хәтәрсез барып кайт.

Фельдшер пункты авылның уртасында урнашкан иде. Бала табасы хатынны монда алып килеп, процедуралар ясый торган бүлмәгә салганнар.

Табиб утырып килгән атны чанасы белән күршедәге ишегалдына кертеп бәйләделәр. Берничә кеше ишек төбендә басып тора. Араларыннан: «Аллага шөкер, табиб килде», – дигән сүзләр ишетелде. Гөлшат кергәндә үк, хатынның кычкырган тавышларын ишетте. Эченең ник авыртуы билгеле иде. Табиб өстендәге киемен тиз генә алыштырып, кулларын юа башлады. Алланың рәхмәте белән, хәвеф-хәтәрсез генә исән-сау кыз бала туды. Ләкин Гөлшат, нишләптер, тынычлана алмады. Нәрсәнедер эшләп бетермәгән төсле тоелды аңа. Ул бала тапкан хатын янына яңадан килде. Нишләп соң аның эче кимемәде, йомшармады?

Берничә минуттан Айсылу яңадан кычкырып жибәрде, яңадан тулгагы башланды. Соңгылык чыгадыр, дип көтеп торганда, тагын бер бала дөньяга аваз салды.

– Игезәкләр... Менә нишләп сезнең авылны «Игезәкләр авылы» дип йөртәләр икән, – дип, соңгылык чыгуыннан тынычланган Гөлшат, перчаткаларын салып, урындыкка барып утырды.

– Аңламадым сезне? – диде янында басып торган Рамилә.

– Сезгә килер алдыннан, Фәимә апа сезнең авылны «Игезәкләр авылы» дип атады, мин бу сүзләргә игътибар бирмәгән идем, хәзер аңладым. Сезнең авылда, чынлап та, игезәкләр күпме?

– Җитәрлек. Һәрбер дүртенче гаиләдә игезәкләр туа, дип әйтәләр. Дөрестерме, юкмы – белмим. Мин үзем бу авыл кызы түгел. Гөлшат апа, килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Бу минем беренче бала таптыруым. Җитмәсә, игезәкләр булып чыкты. Рамиләнең күзләре шатлыктан ялтырап тора иде.

– Минем дә бу өченче тапкыр гына бала таптыруым: ике малай, ике кыз. Икегә-ике, – дип елмайды Гөлшат.

– Эшегез буенча гомер буе балалар таптыргансыз дип уйларга була, кулыгыз калтырап та карамады, – дип мактады Рамилә. Кинәт бүлмәгә олы яшьтәге бер апа килеп керде дә:

– Бик зур рәхмәт сиңа, кызым, – дип, Гөлшатның кулын үбәргә тотынды.

– Туктагыз, туктагыз, сез нишлисез? – диде Гөлшат, кулларын артка яшерә-яшерә.

– Мин бу бала тапкан хатын Айсылуның әнисе булам. Без андый-мондый хәл булмасын дип бик курыккан идек. Узган атнада каенанамны җирләдек. Кайгы парлап йөри, диләр бит. Каенанамның яраткан оныгы иде ул, үзе белән алып китмәсә ярый инде дип, бик курыктык.

– Тынычланыгыз, тузга язмаган сүзләр сөйләмәгез. Барысы да яхшы. Кызыгыз исән-сау, өстегезгә халат киеп, янына кереп чыксагыз да була, ләкин озак тормагыз, аңа ял итәргә кирәк. Рамилә, сиңа монда кунарга туры килер инде, Айсылуны балалары белән өйгә чыгарып булмас, игезәкләрне дә караштыргаларсың. Иртәгә нәрсә дә булса уйлап табарбыз, – дип, Гөлшат икенче бүлмәгә өс киемен алыштырырга кереп китте. Гөлшатның кинәт хәле китеп, аяклары калтырый башлады. Ул урындыкка барып утырды. Күңеле шатланса да, арыганлыгы сизелә иде. Калган хәлен җыеп, ул өс киемен алыштырды. Шулвакыт керергә рөхсәт сорап, ишектә Рамилә күренде:

– Гөлшат апа, Айсылуның әти-әнисе өстәл әзерләгәннәр, бик үтенеп, сезне кунакка чакыралар, бармыйча ярамый. Алар күрше йортта гына яшиләр. Бармасагыз, атыгызны барыбер бирмәячәкләр, ризалашмыйча хәлегез юк, – дип куйды Рамилә, табибның барырга теләмәгәнен күреп.

Гөлшат кышкы мамык курткасын кия-кия:

– Минем башка чарам юк. Алай булгач, кереп, тиз генә чәйләр эчеп чыксаң, начар булмас, аннары кире кайтырга кирәк, – диде.

Тиз генә чәйләп чыгып китеп булмады. Гөлшатны әбинең җидесен уздырырга дип әзерләнгән табын көтеп тора иде. Кайгы белән шатлык кайвакыт бергә йөриләр бит. Гөлшат кайтып киткәнче дип, кабат бала тапкан хатын белән аның игезәкләрен карап чыкты. Айсылу тыныч кына йоклый иде. Янында ике кечкенә курчак бу дөньяның беренче төнен уздыралар. Кызык: «Әле генә туган балага төш керә микән?» – дип уйлап куйды Гөлшат, игезәкләргә карап. Аннары үз уе үзенә дә көлке булып тоелды.

Атка җигелгән чанасына утырып, авылдан чыкканда, сәгать кичке уннар тирәсе иде. Айсылуның туганнары бик кыстаса да, Гөлшат кунарга калмады. «Хастаханәгә авыру кешеләрне алып килсәләр, аларга кем ярдәм итәр? Район үзәгенә, үзегез беләсез, барып җитеп булмый, машиналар да йөри алмый», – дип, ул кайтып китте.

Ат, яхшы ашаткангамы, әллә өйгә таба кайтканны сизгәнгәме, тизрәк чапкан сыман. Урамда җил яңадан котыра башлаган, кар ява иде.

Чанада утырып кайткан Гөлшат йокыга киткәнен сизмичә дә калды. Ул битенә салкын кар бәрелгәннән уянып китте. Үзе карда ята, чанасы капланган, тирә-якта берни дә юк, котыра-котыра буран улый. Чананы әйләндереп куярга аның көче җитмәде. Ерак китте микән, юкмы, аңларлык түгел. Якын-тирәдә агачлар да күренми. Нишләргә? Басып торсаң, катып үләсең. Толыпның җиңнәренә кар кереп тулды. «Дамир абыйның әйткәннәре дөрес булып чыкты, кызганыч, ул ялгышмаган. Кар күмеп катып үлсәң, язга хәтле беркем дә таба алмас. Мин бит әле генә ике яңа тормышка дөньяга килергә ярдәм иттем, язмышым шушы микәнни?» – Гөлшатның башыннан шундый уйлар йөгереп үтте. Юк, паникага бирелергә ярамый. Ниндидер чара күрергә кирәк. Дамир абыйның аты катып үлсә, мине гафу итмәс, аны да ташларга ярамый. Беренчедән, атны чанадан азат итәргә кирәк. Салкын кар кулга ябышып комачауласа да, бармакларын өшетә-өшетә, Гөлшат атны тугарды. Ләкин ат китәргә ашыкмады. Авыл кайсы якта? Кереп качып торырга да ышык урын юк. Гөлшат озак уйлап тормастан, толыпны ат өстенә ябып бәйләп куйды да үзе ат белән толып арасына кереп ятты. Әйдә, Йолдыз, өйгә таба кайт, мин – сине, син мине җылытырсың. Ат, аның сүзләрен аңлагандай, әкрен генә атлап, каядыр китте...

Наилә апа кичке намазын укыгач, Гөлшатның кайтмавына борчыла башлады. Хастаханәгә дә шалтыратып карады, аңа: «Дамир абыйның атында күрше авылга киттеләр», – диделәр. Бу сүзләрдән аз гына тынычлангандай булса да, тынычлыгы озакка бармады. Урамда яңадан буран котыра. Әллә нинди начар уйлар аңа тынгылык бирмәде. «Бу кызның кайда киткәнен Фәимә белергә тиеш», дигән уй белән, телефон номерлары язылган дәфтәрне эзли башлады. Болай да авырта торган аяклары, бурангамы, бүген ныграк сызладылар. Алар аңа тиз-тиз йөрергә ирек бирмәделәр. «Эх, картлык, шатлык түгел. Кичә Гөлшат өйне җыештырып чыккан иде, телефон китабын тагын каядыр тыгып куйган», – дип, өй буйлап йөргән вакытта телефон үзе шалтырады:

– Тыңлыйм, кем бу?

– Гафу ит, Наилә апа, Дамир шалтырата, Гөлшат Равилевна кайтса, безгә хәтле килеп йөрмәсен. Атны үзегезнең ишегалдына гына кертеп, ат өстенә мин биргән толыпны ябып куйсын.

– Тукта әле, Дамир! Нинди ат? Син аның белән түгелмени?

– Юк, ул үзе генә Шамилевкага китте. Бер хатын анда бала табарга җыенган да, ашыга-ашыга шунда китте. Кар күп булгач, атка авыр була дип, мин бармадым, – диде Дамир, гафу үтегәндәй.
– Син, карт баш, буранлы көнне яшь кызны берүзен генә ничек җибәрдең? Әгәр адашып катып үлсә? Атың турында уйлагансың, ә япь-яшь кызның гомере турында уйладыңмы?

Наилә апаның ачуы урамдагы буран төсле дулый башлады.

– Куркытма инде, Наилә апа. Шамилевкада кунарга калгандыр. Мондый буранда акыллы кеше кире кайтмас. Гөлшат киткәндә, буран тынып торган иде бит.

– Ул кызның акылы юк икәнен белмисеңме әллә син?! Авыруларым янына кайтырга тиеш дип кайтып киткәндер әле. Фәимәнең телефон номерын беләсеңме? Кая язганымны таба алмыйм.

– Беләм.

– Алайса шалтырат, Шамилевкага шалтыратып белсен, кайтып киткәнме, юкмы? Күңелем тыныч түгел, начар төшләр дә күрдем. Наилә апа, кинәт хәлсезләнеп, телефон янындагы урындыкка утырды.

– Борчылма, Наилә апа, хәзер бөтенесен оештырырмын. Гөлшат югалып кала торган кыз түгел.

– Белешкәч, миңа яңадан шалтыратып алырсың, – дип, Наилә апа телефон трубкасын куйды.

– Исән-сау кайтса, колагын борам бу кызның. Карт кешене шундый борчуларга салырга ярыймыни?

Күп тә узмады, Дамир кире шалтыратты:

– Наилә апа, сезнең сүзегез дөрес булып чыкты. Безнең акылсыз кызыбыз сәгать унда ук кире кайтып киткән, кунарга калмаган. Сәгать унике тула, тиздән кайтып җитәргә тиеш.

– Тиеш кенә шул. Урамда нинди буран икәнен күрәсеңме? Кешеләр җыеп, каршысына чыгарга кирәк. Андый-мондый адашса, туңып үлә күрмәсен. Кар басып китсә, язга хәтле таба да алмабыз, син шуны аңлыйсыңмы?

– Син бигрәк инде, Наилә апа, куркытма. Кемгә әйтим икән, сәгать төнге унике бит? Авыл кешесе йокларга иртә ята, аннары мондый буранда кемнең чыгасы килер икән? Тагын берәр сәгать көтик, әгәр кайтмаса, кешеләрне җыярбыз.

– Ярар, көтик. Син ярдәмгә кемне чакырырга була икәнлеген уйла. Минем ише картлар кар ерып йөри алмыйлар, монда яшьләр кирәк.

– Ярар, уйлармын, – дип, Дамир трубканы куйды.

Бер сәгать көтеп утырырга Наилә апаның сабырлыгы җитмәде: «Агроном Хәйдәргә шалтыратырга кирәк, ул хәзер председатель урынына калган кеше, оештырса, халыкны ул гына оештыра ала. Тизрәк шалтыратырга кирәк». Эзли торгач, Наилә апа телефон китабын тапты. Хәйдәрнең номерын җыйды. Хәйдәр башта озак кына телефонын алмады, аннары, йокы аралаш уянып җитә алмыйча, аңламыйча торды. Аңлап җиткәч:

– Наилә апа, борчылма, хәзер үзем бөтенесен оештырам, әгәр кайтып керсә, хәбәр итәрсең, – диде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укый гына башлыйсын, бетеп китэ...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исэн генэ калса ярар иде бу бала

      • аватар Без имени

        0

        0

        Яхшы эсэр,котеп алып укыйбыз.Рэхмэт.

        • аватар Без имени

          0

          0

          БИК Зур рэхмэт.дэвамын укыйсы килэ, БИК жинел укыла,эчтэлекле дэ эйбэт,тагын Бер кат рэхмэт

          • аватар Без имени

            0

            0

            Алланын рэхмэте яусын.Булдырасыз афэрин??Эсэр бик эйбэт язылган