Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мәдинә тавы (дәвамы)

Гөлшат сигез ел элек мәрхүм булган әбисен күргәндәй булды һәм, үзе дә сизмәстән, каршысында пәйда булган әбине кочаклап алды. Наилә апа бу ят кыз аны кочаклар дип һич тә көтмәгән иде. Ул да кызны кочаклап, аркасыннан сөйде. Шулай берничә минут басып торганнан соң: – Наилә апа, гафу ит, алдымда яраткан әбиемне күргәндәй булдым, ни эшләгәнемне үзем дә аңламыйча калдым, – дип, Гөлшат оялуыннан кызарып чыкты.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

– «Патша сарае»ның хуҗабикәсе, – дип төзәтеп куйды Гөлшат.

– Юк, монда хуҗабикә Фәимә апа, син үпкәләмә, син «патша сарае» кызы гына, – диде Айдар Юнысович, бер дә шаяртмыйча. Гөлшат бу сүзләргә үзенчә үпкәләп тә куйды. Алар шулай сөйләшә-сөйләшә кире табиблар бүлмәсенә әйләнеп кайттылар. Шулвакыт ишектән Ринат килеп керде:

– Айдар Юнысович, сез әзерме?

– Бер минуттан әзер булам, хәзер чыгып җитәм, көтеп тор, – дип, Айдар Юнысович, үзе белән алып китәсе әйберләрне барлады.

– Ярар, Гөлшат Равилевна, мин сиңа «пост сдал», сораулар калган булса, кабатлап әйтәм, Фәимә ападан сора. Аны элек эшләгән табибның кызы дип тә сөйлиләр, бәлки, дөрестер, минем сораганым булмады. Монда эшләргә була, кешеләре бик яхшы, ләкин бинасы гына бик иске. Көчле яңгырлар яуганда, түшәмнән ага, калганын эшли-эшли үзең белерсең һәм өйрәнерсең, – дип, Айдар Юнысович бүлмәдән әйберләрен алып чыгып китте. Гөлшат өстәл янына барып утырды һәм өстә генә яткан авыру тарихларын карый башлады. Алар арасында аягы яраланган ир-атның тарихы да ята иде. Шуларны кулына алып, Гөлшат палаталарда ятучы авырулар янына китте. Алар белән танышып чыкты, кан басымнарын үлчәде. Әбиләр, бабайлар – барысы да кызыксынып, яшь белгечне күзәттеләр. Палаталар буйлап аның килүе турындагы яңалык таралып өлгергән иде инде. Аягын кискән Идрис тә:

– Бик батыр, минем киселгән аякны күргәч тә курыкмады, күз ачып йомганчы тиз генә тегеп куйды. Куллары да шундый йомшак, бу кыздан яхшы табибә чыгарга тиеш, – дип сөйләде. Бигрәк яшь. Белеме бар микән? Бәлки, Айдар Юнысович кебек Фәимә әйткәнне генә эшләр, дип уйлаучылары да булгандыр. Шулай авыруларны карап чыккан арада вакыт та узып китте. Авыру тарихын язып утырганда, бүлмәгә Фәимә апа килеп керде: – Әйдә кайтабыз. Наилә апа, телефоннан шалтыратып, аптыратып бетерде инде. Кайчан кызны алып кайтасың, юлдан арыгандыр, самавырым суынып бетте инде, ди.

– Хәзер, тагын бер генә тарих калды, шуны язып бетерәм дә кайтырбыз, – диде Гөлшат.

– Иртәгә язарсың әле, колхоз эше бетмәс. Айдар Юнысович авыру кеше кергәндә бер яза иде, чыгарып җибәрер алдындан бер көн кала икенче яза иде. Калдыр эшеңне, монда эшнең беркайчан да бетәсе юк. Карт кешене көттереп тору яхшы түгел, – дип, Фәимә апа Гөлшатны язуын ташларга һәм халатын салырга мәҗбүр итте.

– Әйберләрем кайда икән, Фәимә апа? – кинәт сумкалары исенә төшеп, оялып кына сорап куйды Гөлшат урамга чыккач.

– Әйберләрең күптән Наилә апада сине көтәләр. Мансур илтеп куйды, борчылма, – дип, Фәимә апа Гөлшатны урам буйлап ияртеп алып китте.
Авыл урамнары чиста, аяк астында ямь-яшел чирәм. Уртача зурлыктагы йортлар. Барысы да матур итеп буялган. Күршеләр, берсен-берсе уздырырга теләгәндәй, өйләрен, капкаларын матурлап бизәкләгәннәр. Авылның үзенә күрә ниндидер яме һәм хуш исе бар иде. Гөлшат, як-ягына каранып, сөйләшмичә генә атлады. Фәимә апа да беренче булып сүз башламады. Шулай тыныч кына бара торгач, бер капка төбенә килеп туктадылар. Өй алдында төрле-төрле матур җәйге чәчәкләр үсеп утыра.

– Наилә апа, без кайтып җиттек, – дип, алар өйгә керделәр. Өй эченә тәмле коймак исе таралган. Гөлшат, тамагы ачканлыкны аңлап, тирән итеп сулыш алды. Аларның каршысына яулык бәйләгән, уртача буйлы, матур гына әби чыкты. Гөлшат сигез ел элек мәрхүм булган әбисен күргәндәй булды һәм, үзе дә сизмәстән, каршысында пәйда булган әбине кочаклап алды. Наилә апа бу ят кыз аны кочаклар дип һич тә көтмәгән иде. Ул да кызны кочаклап, аркасыннан сөйде. Шулай берничә минут басып торганнан соң:

– Наилә апа, гафу ит, алдымда яраткан әбиемне күргәндәй булдым, ни эшләгәнемне үзем дә аңламыйча калдым, – дип, Гөлшат оялуыннан кызарып чыкты.

– Ярар, кызым, гафу үтенмә, мин карт кешене күптән болай кочаклаганнары юк иде. Синең кочагында мин дә әз генә яшәреп киттем. Әйдә, түргә уз, коймакларым суынып бетте инде. Юлдан арыгансыңдыр, ашыйсың да киләдер? Фәимә, син дә уз. Ник чит кеше кебек ишек төбендә басып торасың?

– Рәхмәт, Наилә апа, минем өйгә кайтасым бар. Өйдә эшләрем, берсе артыннан берсе тезелеп, мине көтеп торалар. Авыл кешесен үзең беләсең, кыстама, – дип, Фәимә апа чыгып китте. Гөлшат белән Наилә апа кич буе чәй эчеп, озак кына сөйләшеп утырдылар. Гөлшат күптән узган бала чакларына кайткандай булды. Наилә апа да моны сизенде. Үзенең балалары булмаганга, ул Гөлшатны үз кызы кебек кабул итте.

Икенче көнне эшкә килүгә үк Гөлшат авыруларны әйләнеп чыкты, күбесенә язылган даруларны икенчесе белән алыштырды, кайберләренә кан тамырына ясала торган системалар билгеләде. Шулай эшкә чумып утырганда, аны кабул итү бүлмәсенә чакырдылар. Кабул итү бүлмәсендә бер яшь малай утырып тора иде.

– Марат, нишләп йөрисең монда? – дип сорады Фәимә апа.

– Минем бер җирем дә авыртмый. Мин ярдәм сорап килгән идем. – Ни булды, сөйлә әйдә тизрәк, эшебез бик күп, – дип, Фәимә апа бу малайның бер гаебе юклыгын аңлап, йомшара төште.

– Әти малларны караганда, билен ычкындырды, тора да алмый, бөгелә дә алмый. Өйдә идәнгә барып ятты да, авыртуына түзә алмыйча, үләм, дип ята. Килеп карап китә алмассызмы икән?

– Ник монда алып килмәдегез? – дип сорап куйды Гөлшат.

– Монда килү түгел, тора да алмый. Мин машина белән сезнең артыгыздан килдем. Тиз генә карап китә алмассызмы икән? – дип, Марат Фәимә апага карады. Өлкән шәфкать туташы Гөлшатка сораулы караш ташлады.
– Ярар, барып килермен. Фәимә апа, безнең нинди дарулар бар? Мин биш минуттан әзер булам, – диде Гөлшат, дәрәҗәсен төшермәскә тырышып һәм хастаханәгә кереп китте.

– Бу кем? Нинди кыз тагын? Фәимә апа, син үзең бармыйсыңмыни? – диде Марат, аптырап.

– Бу – безнең яңа табибыбыз, Гөлшат Равилевна. Болай белеме бар төсле, хастаханәдә ятучы күп кенә авыруларга башка төрле дарулар бирде, системалар язды.

– Айдар Юнысович кайда?

– Ул районга китте. Борчылма, әгәр Гөлшат Равилевна ярдәм итә алмаса, кичтән үзем кереп чыгармын, – дип, Фәимә апа Маратны тынычландырырга тырышты.

– Мин әзер, Фәимә апа, миңа нинди дарулар бирә аласыз?

– Сезгә нәрсәләр кирәк булыр икән?

– Новокаин, егерме граммлы шприц, диклофенак...

– Алар барысы да безнең дарулар сумкасында бар, хәзер новокаин гына алып чыгам. Сезгә ике процентлысы кирәктер?

– Әйе, – диде Гөлшат һәм, Маратка ияреп, ишек төбендә торган машинага чыгып утырды.

Берничә минуттан, дарулар салынган сумка күтәреп, Тәнзилә чыкты. Урам буйлап тузан туздыра-туздыра җилдерткән машина авыл кырыендагы таш йорт янына килеп туктады. Артык зур булмаган җыйнак кына матур йорт. Ишегалдында трактор, үзбушаткыч «КамАЗ» машинасы тора. Гөлшат белән Марат тиз генә өйгә керделәр. Аларны каз-үрдәкләр кычкырышып озатып калдылар.

– Исәнмесез, – диде Гөлшат керә-керешкә.

– Әйдәгез, түргә узыгыз, әти анда, – дип, Марат беренче булып түргә узды һәм әтисенә: – мин яңа табиб Гөлшат Равилевнаны алып килдем, – диде.

Гөлшат бүлмәгә кергәндә, диванда йомшак мендәрләр арасында илле яшьләр тирәсендәге ир-ат ята иде. Ул:

– Исәнмесез, абый, минем исемем – Гөлшат Равилевна, сезнең яңа табибыгыз, – дип, урындык алып, диван янына килеп утырды. – Исәнме, сеңлем, мин Рафаэль абыең булырмын, – дип, абзый торып утырмакчы иде, ләкин тешен кысып, кире ятарга мәҗбүр булды.

– Менә бүген маллар караганда, кинәт билем авырта башлады, шундый нык итеп борып алды, күз алларым караңгыланды хәтта. Ярый әле улым янымда иде, ул, вакытында күреп алып, өйгә кереп ятарга ярдәм итте. Хәзер ни утыра, ни борыла алмыйм, ток суккандай авырта. Ни эшлибез инде, сеңелкәш?

– Хәзер, уйлап карарбыз, күлмәгегезне күтәрегез. Марат, булыш әле әтиеңә, – дип, Гөлшат Маратка эндәште.

Марат тиз генә әтисенә ярдәмгә ашыкты. Гөлшат озак итеп башта абзыйның эчен карады, биленә баскалады. Рафаэль абзый авыртудан берничә тапкыр кычкырып та җибәрде.

– Даруларга аллергиягез юкмы?

– Моңа хәтле зарланганым булмады, – дип, Рафаэль абзый Гөлшатка карады.

– Мин хәзер билегезгә блокада һәм уколлар ясыйм. Бүген торырга тырышмагыз. Аннары катыга ятарга кирәк. Иркәләнеп мендәрләр өстендә йомшакта ятарга ярамый, начар гына була. Бер-ике көн катыда ятып торырга туры килер, – диде Гөлшат, тәҗрибәлерәк күренергә тырышып.

– Болай ятып булмый бит, урак өсте дә җитә, маллар да карыйсы бар.

– Сез мине аңламадыгыз, ахрысы? Мин сезгә яңадан кабатлап әйтәм: берничә көн бернәрсә дә эшләмичә каты урында ятарга кирәк. Аннары хастаханәгә килерсез, уколлар ясарбыз, әгәр файдасы тимәсә, район хастаханәсендә ятып чыгарга туры килер, – дип, салкын гына әйтеп куйды Гөлшат, аз гына тавышын күтәрә төшеп.

– Юк, нинди районга, теләсә ни эшлә, монда гына дәвала, син әйткәннең бөтенесен дә эшлим. Кирәк икән, ятып торырмын. Янымда улым бар, Аллага шөкер, барысын да эшли. Тизрәк уколларыңны яса, – дип, көчкә йөзтүбән борылып ятты. Гөлшат ашыкмыйча гына даруларны, шприцларны чыгарды. Әкрен генә, ампулаларның башын сындырып, шприцка дару җыйды.

– Болар барысы да миңамы? – дип, куркып башын күтәрде Рафаэль абзый.

– Сезгә, сезгә, хастаханәгә барырга теләмәсәгез, түзегез, – диде Гөлшат, шаяртып.

– Алла, энәсе дә бигрәк озын, кыскарагы юкмы соң?

– Бар, ләкин сезгә тирән ясарга кирәк.

– Бу энәң мине аркылыга тишеп чыга бит, Марат, син миңа кемне алып килдең? Бу «патша сарае» кызы мине җәзалап үтермәкче була, ахрысы, – диде Рафаэль абзый, һаман тынычлана алмыйча.

Марат нәрсә эшләргә дә белмичә, бер әтисенә, бер Гөлшатка карады. Малайның уңайсыз хәлдә калганын сизеп, Гөлшат:

– Марат, синең эшең юкмы әллә? Әлдермештән Әлмәндәр мондый вакытта ни әйткәнен беләсеңме?

– Беләм.

– Алайса бар, чыгып тор, эш беткәч үзем чакырырмын. Ә сез, Рафаэль абый, тыныч кына ятмасагыз, уколны тагын да озынрак энә белән, юри авырттырып ясыйм, аңладыгызмы?

– Бетте, аңладым, – дип, Рафаэль абзый, күзен йомып, башын мендәргә батырды.

Гөлшат уколларын ясап бетергәч тә, ул һаман башын мендәрдән күтәрергә куркып ятты.

– Бетте, Рафаэль абый, ничек, аркылы тишмәдемме? Аркагызга борылып ятыгыз да, бүген тормаска тырышыгыз. Иртәгә, сәгать берләр тирәсендә, улыгыз мине килеп алыр, тагын күрешербез. Ә бүгенгә сау булып торыгыз, – дип, Гөлшат әйберләрен җыеп, бүлмәдән чыгып китте.

– Рәхмәт, сеңелкәем, кулларың, аякларың сызлаусыз булсын, – дип, Рафаэль абзый мендәрдән башын күтәреп, карашы белән Гөлшатны озатып калды.

Шулвакыт:

– Кызым, әйдә, утырып, бер чынаяк чәй эчеп ал, – дип, Гөлшатның каршысына урта яшьләрдәге бер апа килеп чыкты.

– Исәнмесез, апа, рәхмәт, чәйләр эчеп торырга вакыт юк, мине башка авырулар көтә. Сез Рафаэль абыйның хатыны буласыздыр?

– Әйе, мин – Хәлимә апаң.

– Рафаэль абый бүген ятып торсын инде, биленә мамык шәл бәйләп куйсагыз, тагын да яхшырак булыр иде. Аннары аңа катыда ятарга кирәк, йомшак мендәрләрегезне алып куегыз.

– Ярар, кызым, сиңа бик зур рәхмәт. Менә моны әз генә күчтәнәч итеп ал әле, – дип, Гөлшатның кулына төргәк сузды.

– Юк, бернәрсә дә кирәкми, – дип, Гөлшат чыгып китмәкче иде, Хәлимә апа пакетны барыбер аның кулына мәҗбүриләп тоттырды.

Марат Гөлшатны машинада, урам буйлап тузан туздырып, тиз генә кире хастаханәгә илтеп тә куйды. Гөлшат Хәлимә апа биргән күчтәнәчне машинада калдырса да, Марат, аның артыннан кереп, аны табиблар бүлмәсендә калдырып чыкты. Анда авыл каймагы, эремчек һәм бал салынган иде. Беренче «взятка» белән сине, Гөлшат, – дип, ул эченнән генә көлеп тә куйды. Өйдә аны, гадәттәгечә, тәмле ризык, кайнап торган самавыр көтеп тора иде. Наилә апа:

– Кызым, синнән һаман бер әйбер турында сорамакчы булам да, оялам, бәлки, үзең сөйләрсең. Әгәр теләмәсәң, сер булса, сөйләмә. Ачуланма, карт кешеләр шулай кызыксынучан булалар инде, – дип сүз башлады.

– Сорап кара, Наилә апа, мин КГБда хезмәт итмим, ил серләрен дә бик белмим, син шпионга охшамагансың, – дип, Гөлшат һаман шаяртырга тырышты.

– Кызым, син бит ятим үскән бала түгел, мин күреп торам. Ник соң син әти-әниләрең белән бер дә хәбәрләшмисең? Телефоннан да сөйләшкәнең юк. Сөйләшәсең булса, бер дә оялып торма, шалтырат.

– Рәхмәт, Наилә апа. Әниемне мин былтыр җирләдем. Әтием башка хатын белән яши, хәзер мин аңа кирәкмим. Аның хәзер башка гаиләсе бар, мин алар янында үземне артык хис иттем. Бертуган абыйларым, апаларым юк. Башкаларның үз тормышлары, үз мәшәкатьләре. Шулай итеп, мин – япа-ялгыз... Гөлшат, утырган урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Аның карашы каядыр бик еракка төбәлгән иде.

– Син, кызым, әтиең белән алай араңны өзеп, дөрес эшләмисең. Ул синең бердәнбер якын кешең. Сиңа карасаң, син бик бәхетле гаиләдә үскән балага охшагансың. Әтиең дә сине бик яратадыр. Алай араны өзү дөрес түгел. Әниең чирләп үлдеме, берәр фаҗигагә очрапмы?

– Яман шеш белән чирләп үлде.

– Әтиең карамадымы?

– Әни чирләгәч, көн саен хастаханәгә килеп йөрде. Әнигә операция ясагач, мин төнгә калсам, ул көндезен янында утыра иде, ял алды. Шунда әнине караганда, бер хатын белән танышкан. Әни үлгәч, бер ел да көтмәде, шул хатынны алып кайтты. Мин әни урынында икенче кешене күрә алмадым. Талашып, араны бозып йөрисем килмәде, әйберләремне җыйдым да менә сезгә килдем, – дип, Гөлшат күз яшьләрен яшерергә тырышып, һаман урамга карап торды.

– Алай икән, гафу ит инде мине, карт, тиле әбиеңне. Төзәлеп бетмәгән яраңны яңарткан өчен. Ләкин син әтиеңне дә аңларга тырыш. Ул әле бик карт түгелдер? Шуңа күрә ялгыз тора алмый. Ирләр бит алар бала-чага төсле, аларны ашатырга, эчертергә, тәрбияләргә кирәк. Алар хатын-кыз тәрбиясеннән башка тора алмыйлар. Син бит табиб кеше, аңларга тиеш. Минемчә, телефоннан сөйләшәсең килмәсә, хат булса да язып сал. Кайбер әйберләрне кәгазьгә язуы җиңелрәк, вакыт та күбрәк, сүзеңне уйлап, үлчәбрәк әйтергә мөмкинлек бар. Әтиең синең өчен бик борчыла торгандыр. Син бит аның бердәнбер җимеше. Мин, кызым, озак яшәгән, күпне күргән кеше, тыңла сүземне.

– Киңәшең өчен рәхмәт, Наилә апа, нишләптер минем хат турында бер дә уйлаганым булмады. Телефоннан шалтыратып, нәрсә әйтермен дип уйлап торганчы, әйе шул. Ләкин без бит хатлар язып үскән балалар түгел. Минем гомеремдә бер хат та язганым юк.

– Син язып кара. Эчең дә бушар, күңелең дә тынычланыр.

Гөлшат кинәт, борылып, кечкенә чагында бик яраткан әбисен кочаклаган кебек, бүлмә уртасында басып торган Наилә апаны кочаклап алды. Ул ничек кенә күз яшьләрен тыярга тырышса да, алар агудан туктамады. Наилә апа сабый баланы юаткан төсле Гөлшатның аркасыннан сөйде.

...Наилә апа, гадәттәгечә, иртән торып, өй эшләренә тотынды. Якшәмбе көн булгач, Гөлшат иртә торырга ашыкмады. Бүген ял көне. Эшкә бармасаң да була. Бу авылда эшли башлавына бер айдан артык вакыт узган. Куркып кына эшкә керешкән көннәр артта калды. Халык печән чаба. Бәлки, тирә-як урманнардан әйләнеп кайтсаң, яхшы булыр иде, дигән уй белән Гөлшат торып, сәгатькә карады – сәгать җиде тула иде.

– Хәерле иртә, Наилә апа! – дип, Гөлшат юынырга чыкты.

– Хәерле иртә, кызым. Ник йокламадың? Бүген ял көне бит. Кичә, эшкә бармыйм, дигән идең бит. Туйганчы йоклыйсың бар иде, – дип, Наилә апа чәй әзерли башлады.

– Наилә апа, бүген синең беркая да барасың юкмы?

– Юк, бугай. Нигә сорыйсың?

– Әгәр хәлең булса, әйдә тирә-яктагы урманнардан йөреп кайтыйк әле. Монда табигать бик матур дигәннәр иде. Мин монда бер айдан артык яшим инде, беркая да чыкканым юк. Син бит биредә туып үскән кеше. Тирә-якларны яхшы беләсең. Миңа да күрсәтеп, экскурсия ясап кайта алмассыңмы?

– Күрсәтәм. Мин бу якның һәр урманын, болынын, чишмәсен, сукмагын беләм. Теләсәң, Мәдинә тавына менәрбез. Ул таудан шундый матур күренеш ачыла, үзең күрерсең. Мин киптереп эчәргә үләннәр дә җыеп кайтырмын. Әйдә, чәй эчәргә утыр. Кабартмалар да пешердем, – дип, Наилә апа чынаякларга чәй ясый башлады.

– Наилә апа, ни арада шундый тәмле кабартмалар пешерергә өлгердең? Тагын берәр ай шулай ашатсаң, мин үземнең бер күлмәгемә дә сыймаячакмын.

– Сыярсың. Әйдә, каймак белән яхшылап аша. Мәдинә тавы якын түгел. Ашамасаң, кайтып җитәргә хәлең калмас.

– Кала, кала, Наилә апа, университетта укыганда, без бер бинадан икенчегә чабып йөрергә ияләшкән.

– Күп сөйләшәсең. Кашык белән күбрәк эшлә.

– Булды. Наилә апа, бик зур рәхмәт, бик тәмле булды. Мин алайса киенәм, – дип, Гөлшат бүлмәсенә кереп китте. Наилә апа да җыена башлады. Чыгып китәр алдыннан Гөлшат, хастаханәгә шалтыратып, андагы хәлләрне белеште.

Авыл кырыеннан ук урман башлана иде. Өйдә көчкә йөргән әби яшәреп китте – авырткан аяклар, сызлаган куллар кинәт төзәлделәр. Гөлшат Наилә апа артыннан көчкә өлгерә. Олы яшьтәге бу апа урман буйлап барганда, агачлар, куаклар, үләннәр яфракларын селкеп, аның белән исәнләшәләр төсле иде. Һавада башны әйләндерерлек төрле хуш исләр таралган. Юл әкрен генә тауга таба илтә. Кинәт урман бетеп, каршыда матур алан ачылып китте. Аланда күзне сөендерә торган төрле-төрле чәчәкләр. Тирә-юньдә урман симфониясе яңгырый. Бу оркестрда кошлар сайравы, умарта кортлары безелдәве, чикерткәләр уйнавы да бар.

– Кызым, әнә тегендә каен җиләкләреннән авыз итә аласың. Мондый тәмле җиләк ашаганың юктыр әле? – дип, Наилә апа каеннарга таба күрсәтте.

– Син каян беләсең, моннан күренми бит? – диде Гөлшат, көлемсерәп.

– Монда килгәндә, зур имән агачы әйтте. Син, күрәм, арыгансың, шул каеннар астында ял итеп ал. Мин үләннәр җыя торам, – дип, Наилә апа алан уртасына китте.

Каеннар арасында, чынлап та, кып-кызыл җиләкләр үсеп утыра иде. Аларны авыз иткәндә, Гөлшат баш табиб бүлмәсендәге сәркатип кыз Гөлнара турында уйлап куйды. Бераз вакыт узгач Наилә апа:

– Хәл җыйдыңмы? Әйдә киттек, – дип, Гөлшатны үзе белән чакырды.

– Барыр юлыбыз еракмы әле?

– Арыдыңмы?

– Юк. Әз генә баш әйләнә, саф һавадан исердем, ахрысы. Мондый матурлык, гүзәллек йөрәкне дулкынландыра, күңелнең җырлыйсы килә, – диде Гөлшат.

– Чыннан да, исергәнсең, ахрысы. Мәдинә тавына тагын өч-дүрт чакрым бар әле. Барырга хәлең калдымы?

– Калды. Каен җиләкләре көч бирде. Гафу ит инде мине, Наилә апа. Мин, зур бала кебек, җиләкне авызыма гына җыйдым. Сиңа дип җыярга башыма килмәде, – дип, Гөлшат, сабый бала төсле кызарып, уңайсызланып куйды.

– Юкка борчылма. Минем үз кулларым бар. Җиләк белән бөтен алан тулган, ял итәр өчен монда иң уңай урын, шуңа күрә дә мин сине монда алып килдем. Арымасаң, әйдә, киттек, – дип, Наилә апа аркасына аскан капчыкны төзәтеп куйды. –

Наилә апа, экскурсия вакытында экскурсовод сөйләргә тиеш. Син бит бу урман, таулар турында күп нәрсәләр беләсең. Үләннәр турында да сөйләсәң, миңа бик кызык булыр иде. Мин бит ул яктан надан.

Наилә апа юл буе төрле үләннәр турында, кайсын кайчан җыярга, нинди чирләргә каршы кулланырга икәнен сөйләп барды. Көн уртасына кояш тагын да ныграк кыздыра башлады. Урман эчендә әз генә салкынчарак булса да, тамак кипте, эчәсе килде.

– Сусадыңмы? Сабыр ит. Хәзер, әз генә түзсәң, мин сиңа чишмә суы эчертермен, – диде Наилә апа.

Юл түбән таба чокырга төште. Өч-дүрт метр тирәнлектәге чокырда су челтерәп ага иде.

– Аяк киемеңне сал, елга буйлап барырга кирәк булачак, – дип, Наилә апа аягындагы галошларын салып, суга керде. Гөлшат та, тиз генә кроссовкаларын салып, чалбар балакларын тездән өстәрәк сызганды да аның артыннан атлады. Су салкынча. Елганың тирәнлеге тездән түбән, төбе ләм белән капланган. Ләм астында вак ташлар сизелеп тора, шунлыктан аяклар батмый. Ләмдә калган эзләр су агымы белән юкка чыгып бара. Бераз барганнан соң, кәкре карт тал астыннан агып яткан чишмә күренде. Наилә апа тиз генә аккан суны яфраклардан, чүпләрдән чистартты. Чишмә, ачылып китте, тагын да ныграк челтери башлады.

– Менә хәзер суын эчсәң дә була, – дип, Наилә апа талга элеп куелган тимер тустаганны алды. Су тешне сындырырлык салкын булса да, искиткеч тәмле иде. Гөлшат тамакка салкын тимәсен дип, куркып кына, кечкенә йотымнар белән эчте.

– Курыкма, бу бик шифалы су, күпме эчсәң дә тамагыңа тимәс, – диде Наилә апа.

– Син дә сусагансыңдыр, үзең дә эч, – дип, Гөлшат чишмә суы тулы тустаганны Наилә апага сузды. Наилә апа, аркасына аскан янчыктан ике литрлы өч пластик шешә чыгарып, чишмәдән су тутырып алды.

– Наилә апа, Мәдинә тавына ерак калдымы?

– Без шул тау итәгендә. Тиздән безнең экскурсиябез ахырына җитәчәк.

– Ә бу елганың башы кайда?

– Кем белгән? Урал таулары арасыннан килеп, шундый чишмәләр белән тулылана, күрәсең. Бу елга вакыты-вакыты белән котырынып та аккалый.

– Ничек инде?

– Ә менә шулай, кинәт каяндыр бик күп су агып, елга күтәрелә, бу чокыр тула. Шул чагында берничек тә аны аркылып чыгарга мөмкин түгел, ташуы бик көчле була. Кешеләр бу тауда кунарга мәҗбүр булалар. Тагын су эчәсең килмәсә, әйдә, киттек, – дип, Наилә апа тустаганны кире урынына элеп куйды.

Бераз елга буйлап баргач, алар зур юлга чыктылар.

– Бу юл белән Мәдинә тавына машиналарда яңа өйләнешүче яшь парлар килә, – диде дә, Наилә апа, судан чыгып, аягына галошларын киде. Гөлшат та, үләнгә чыгып, кроссовкаларын киде. Аякларының арыганы бетеп, җиңеләеп китте.

– Наилә апа, нигә бу тауны Мәдинә тавы диләр? Моның бер тарихы бармы әллә? – дип сорады Гөлшат.

– Безнең авыл тарихы бик борынгыдан килә. Бездә җитмешенче елларда археологик эзләнүләр дә уздыра башлаганнар иде. Ләкин берничә елдан соң нишләптер туктатылды. Хәзер тарих белән шөгыльләнүчеләр бетте, ахрысы, безнең хакта оныттылар. Безнең авыл кешеләре турында борынгыдан килгән бер хикәят бар. Дөрестерме, юкмы, борын-борын заманда шушы урыннарда зур бер шәһәр булган, ди. Яшәгән, ди, монда бик тырыш халык. Икмәк үстергәннәр, араларында төрле һөнәр осталары да булган. Монда төрле яклардан сатып алучылар килгән. Халык бик бай, мул тормышта яшәгән. Шәһәр башлыгы Сөләйман бай үз халкын хөрмәт иткән, кыерсытмаган. Шуңа күрә халык үзен бик иркен хис иткән. Шушы урман эчендә яшәгән, ди, бер карт кына хатын. Булган, ди, аның Мәдинә исемле бик чибәр кызы. Ләкин бу кызның чибәрлеге күпләрне куркыткан, чөнки әнисен «сихерче карчык» дип йөрткәннәр. Шуңа күрә алар авылда бик сирәк күренгәннәр. 
Төрле сүзләргә караганда, бу карчык күп кешеләрне авырулардан терелткән, авыр яраланган кешеләрне аякка бастырган. Ләкин халык барыбер аларны үзләренә якын китермәгән. Чир, үлем куркынычы аркасында гына халык бу сихерче карчыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

Кызу җәйге көннәрнең берсендә шәһәргә дошман гаскәре һөҗүм иткән. Халык коралланып, каршы чыккан. Көн буе сугыш барган. Ләкин дошман көчлерәк булган. Исән калганнар шәһәр кырыендагы Сөләйман бай сараена кереп качкан. Алар арасында күпчелеге хатын-кызлар, балалар икән. Берсенең дә дошман кулына эләгәсе килмәгән. Бу сугышта Сөләйман бай һәлак булган. Аның улы Тимерхан да бик каты яраланган. Исән калучылар соңгы һөҗүмгә әзерләнгән. Дошманнар үзләренә каршы корал тотып чыгарлык кеше калмаганлыгын белгәнгә, соңгы һөҗүмне икенче көнгә калдырганнар. Шуңа күрә сакчыларны да сирәк кенә куйганнар. Төн уртасында Сөләйман бай сараена кызы белән сихерче карчык килгән. Алар исән калган кешеләрне үзләре генә белгән сукмак белән бай сараеннан алып чыгып, урманга качырганнар. Тимерханның хәле бик авыр булган. Дошманнар артларыннан куа чыкса, ерак китеп булмас дип, Мәдинә Тимерханны шушы тауга качырган. Дошманнар икенче көн иртән Сөләйман бай сараена бәреп кергән, ләкин бер генә исән затны да таба алмаганнар. Алар качып китүчеләрне эзләп чыкканнар. Шулвакыт бөтен дөньяны кара болыт каплап алган, яшенле яңгыр ява башлаган. Эзләүчеләр шушы елгага кадәр килгәннәр. Елга, аларның күз алдында ярларыннан чыгып, юлларын каплаган. Дошманнар кире кайтып китәргә мәҗбүр булган. Халык сүзе буенча, имеш, көчле яңгырны да сихерче карчык чакырган. Тауда качып калган Мәдинә Тимерханны үләннәр, чишмә сулары белән озак кына дәвалаган, аякка бастырган. Тимерхан белән Мәдинә шуннан бергә калганнар. Дошманнар киткәч, алар җимерелгән, яндырылган шәһәрне яңадан торгызырга тотынганнар. Аларның бик күп балалары туган. Безнең авыл халкының тамырлары шул Тимерхан белән Мәдинәгә барып тоташа, диләр.

– Качып киткән халык кире бу урынга кайткан микән? – дип кызыксынды Гөлшат.

– Кемдер кайткан, кемдер башка якларга китеп урнашкан – һөнәрле кеше теләсә кайда яши ала. Сихерче карчык, кире кайтып, шушы урманда яшәгән, диләр. Халык чакырса да, авылга төшеп яшәргә ризалашмаган.

– Бигрәк кызык, чын тормышка охшаган. Бәлки, чынлап та, шулай булгандыр? Син ничек уйлыйсың, Наилә апа?

– Кем белә? Һәрбер хикәяттә тормыштан алынган вакыйгалар булырга мөмкин, кайбер вакыйгаларны халык үзе дә уйлап чыгара. Мин шуны гына төгәл беләм – бу тауның үз үзенчәлеге, үз холкы бар. Кинәт каршыда киң алан ачылды. Алан кырыендагы ярдан искиткеч күренеш пәйда булды. Юкка гына яшьләр никах туе вакытында бирегә килмиләр икән! Ярдан ачыла торган күренеш, туйның иң матур мизгелләреннән берсе булып, гомер буе истә каладыр.

– Наилә апа, яшьләр монда табигатьнең матурлыгы белән хозурланырга килә торганнардыр инде? – дип сорады Гөлшат.

– Табигатьнең матурлыгын һәрбер адәм баласы күрә алмый шул. Күбесе бирегә элеккеге гадәт буенча килә. Ләкин бу хикәятнең халык уйлап чыгарган нәтиҗәсе дә бар.

– Нинди?

– Әгәр кыз белән егет бу тауда төн кунып, кояш чыкканын каршы алса, мәңге бергә булачаклар. Гомерләре бәхетле, бәхетләре гомерле булачак, диләр. Андый гаиләләрне тау кавыштырды, дип сөйлиләр. Кинәт Гөлшатның күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Аның алдында Наилә апа түгел, ә кара күзле, кара чәчле чибәр Мәдинә утырып тора сыман тоелды. Аңына килеп, күзен ачканда, Наилә апа җиргә тезләнеп, аның битенә чишмә суы бөркеп тора иде.

– Башыңа кояш суккан, ахрысы, хәзерге яшьләр бигрәк хәлсез инде. Мә, чишмә суы эчеп җибәр, хәл керер, – дип, Гөлшатка салкын су тулы шешә тоттырды.

– Хәзер, Наилә апа, минем белән болай булганы юк иде, нинди кызу кояш астында йөрсәм дә. Күрәсең, теге сихерче карчыкның җаны башыма бәргән, – дип, уңайсызланып куйды Гөлшат. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев