Проза
-
18 октябрь 2025 - 09:00
Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)
Рәфикъларның шәһәрдә җиңел машиналарның күплегенә исе китте. Урамнарның ике ягына да тоташ машиналар тезелгән. Шәһәрдә трамвай-троллейбуслар бөтенләй юк. Сирәк-мирәк кенә автобуслар күренгәли үзе. Халык күбесенчә җәяү йөри. -
17 октябрь 2025 - 13:00
Хат кыйссасы (хикәя)
Минем дә бик бәхетле буласым килә. Тормышның чын бәхетенә ирешәсем килә. Ләкин сез, бу хатын бәхеттән бөтенләй мәхрүм калган икән, дип уйламагыз. Һич алай түгел! Мин – беренче мәхәббәт шатлыгын да, бала бәхетен дә тулысынча татыган кеше. Ләкин тормыш бәхете бөтенләй башка икән ул... -
17 октябрь 2025 - 09:00
Җилкәнсез диңгезче (дәвамы)
Туган як басулары исенә килеп төште. Комбайннар бар куәтенә сугалардыр инде. 8-9нчы классларны бетергәч, ул ике ел рәттән комбайнёр ярдәмчесе булып эшләгән иде. Бигрәк тә 1967 елгы урак өсте истә калган. Икмәк бик уңды. -
16 октябрь 2025 - 09:00
Җилкәнсез диңгезче (бәян-хатирә)
Туксанынчы елларның икенче яртысын хәтергә алса, Рәфикъ карт үзен- үзе күрә алмас хәлгә килеп җитә. Тормыштагы иң зур ялгышлары шул чорда булды бугай... -
15 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
- Әле бүген иртән бер солдатны да чыгардым. Ул авылга кайтты. Сез менә китәсез. Бу хәбәрдән Саниянең йөрәге сулкылдап куйды. Сугыш беткәнгә ике ай, бәхетлеләр кайта. -
14 октябрь 2025 - 13:00
Блокада хатирәсе (хикәя)
– Зимагур Нурмый сугыштан кайткан! Бу хәбәр авылның олысын-кечесен дигәндәй «дерт!» итеп аякка бастырды. Әнә, узган ел аның хакында да «Хәбәрсез югалды» дигән кара кәгазь килгән иде... -
14 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Мирхәмәт, үзен белештермичә кычкыра-кычкыра, кулы белән җир актарып, яртылаш гәүдәсе балчыкка күмелгән иптәшен өстерәп чыгарырга маташа иде. Ниһаять, Нургалине балчык астыннан чыгарып, җир өстенә салды, башын-йөзен туң балчыктан аралады. Нургалидә җан әсәре сизелмәде. -
13 октябрь 2025 - 13:00
Буш йорт (хикәя)
Зөлфәтнең, үз өендә асылынып үлгән, дигән хәбәр яшен тизлегендә авыл буенча таралды. Авыл халкының күңеле миһербансыз түгел. Кем генә бакый йортка китсә дә, кызгана, жәлли, хәер-сәдакасын бирә, догасын укый. Зөлфәтнең сәер үлеменә авылда кайгыручы да булмады. Киресенчә, күпләр җиңел сулап куйды... -
13 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Кайда да Саниягә бер киңәш: «Торма аның белән. Кач аңардан!» Аннары, киңәшкә өстәп, Нәбинең әле Сания белеп өлгермәгән хилаф гамәлләрен санап китәләр. Бер өйдә яшәмәгән кешегә киңәш бирү җиңел ул. Алар өчен ул – җинаятьче, Сания – корбан! -
12 октябрь 2025 - 13:00
Сукмак (хикәя)
Рафилнең дуамаллыгы куптымы, сүзен сүз итәсе килү булдымы: – Алайса, сайла, соңгы тапкыр әйтәм: йә гаилә, йә сиксән яшьлек шул карчык. Барасың икән, мин Чаллыга чыгып китәм. Бөтенләйгә. Туйдырды мондый тормыш! – дип давыл куптарды... -
12 октябрь 2025 - 09:00
И, карак... (бәян)
- Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде... -
11 октябрь 2025 - 13:00
Сынау - сыналу ул... (хикәя)
Өч ел элек гүр иясе булган карчыгы белән өч малай үстерделәр алар. Укыттылар. Кеше иттеләр. Кайчандыр өйләре гөрләп тора иде. Хәзер генә ул... Авылда ир кешегә ялгыз яшәү кыен. Карт кешегә бигрәк тә. Малайлар авылга — карт аталары янына кайтырга теләмиләр... -
11 октябрь 2025 - 09:00
Тургай (бәян)
«И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич. -
10 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
«Кем белән хур булсаң, шуның белән зур бул!» – диләр иде ул вакытта. Мин дә кара язмышыма каршы тора алмадым. Теге кешегә минем ризалыгым кирәк тә түгел. Кешене үтерү өчен ризалык сорап торалармы соң? Мин үземне, Йосыфны кызганып еладым да еладым. Яшьлек гөлем шулай сынып төште минем. -
9 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
1812 елның ноябрендә Ибраһим Бикчурин командалыгындагы бишенче полкның ике йөзлеге М.Д.Барклай-де-Толли армиясенең конвой гаскәрләре составына беркетелә. Аларга төп вазифа итеп әсир французларны саклау, тылга озату, рус гаскәрләренең тылын ныгыту бурычы йөкләнә.