Проза
-
8 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Авыл сәхнәсе Саниянеке. Сәхнә һөнәрләрен аңа мәктәп өйрәтте. Шигырьләрне, җырларны Габдулла Тукай китабыннан отып алды... Үзлегеннән укыган китаплардан алган белемнәре дә дәрәҗәсен күтәргәндер инде. Гомуми сокланудан килгән канәгатьлек кызга тәмам җан өргән иде инде. -
7 октябрь 2025 - 13:00
СУСАУ (хикәя)
Рәзилә менә дистә елдан артык инде мәктәптә балалар укыта. Аларны хәреф танырга өйрәтә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Бу болгавыр, ата-ананы санга сукмаган заманда җиңел эш түгел. Әгәр син мәгариф стандартларыннан тыш укучыларыңны кызыксындырырлык төрледән-төрле чаралар уйлап тапмыйсың икән, алар, синең сөйләгәннәреңә колак та салмыйча, телефоннарына «төрткәләп» утырачак. -
7 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Полк территориясендә сугышчыларга исем-фамилия белән эндәшү юк дәрәҗәсендә, хәзерге сугыш хәрәкәтләре шуны таләп итә. Айдарның да разведкадан кайтканнан бирле мулла кушкан исемен ишеткәне булмады. «Ябалак!» Бу позывнойны аңа, Донецк Халык Республикасы армиясенә кушылганда ук, батальон командиры биргән иде. Яшь егет иде ул. Минага эләгеп һәлак булды. -
6 октябрь 2025 - 13:00
Ампула (хикәя)
- Кем булырга иде соң? Беркемгә кирәкмәгән юрист булырга идеме? Икътисадчымы? Дөнья тулды бит инде алар белән! Һәм, гомумән, безнең илдә кешечә яшисең килсә, нефтьче булырга кирәк! - Ә калганнар кешечә яшәмиме? - Калганнар яшәми, җан асрый! -
6 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәяннең дәвамы)
Ай, ничек кирәк булачак иде бит Фазыл абзасының акыллы киңәшләре Саниянең алдагы тормышында! Кинәт кенә югалды шул. Алай да кызның язмышында борылыш ясардай бер ялгыш киңәш биреп ташлады. Их… -
5 октябрь 2025 - 09:00
Себер кунагы (бәян)
Таныш булмаган ир-ат бер чардуган янында бик озак туктап торды, инде чирәм капларга өлгергән кабер өстенә чәчәк бәйләмнәре куйды. Түзә алмады, тимер рәшәткәләргә тотынып елап җибәрде. Куллары, буялган рәшәткә буйлап, шуып төште. Ул тезләнде, чардуган янындагы җирне кочты һәм ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады: — Кичер мине, Гөлсем! -
4 октябрь 2025 - 13:00
Үкенү (хикәя)
Кайбер гаилә башлыклары кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигән гыйбарәне искә алып, алдан ук хәстәрен күрергә булдылар: хатыннарына кем белән зина кылулары турында сөйләп биреп, гафу үтенделәр, башка андый гамәлләрне кылмаска тәүбә иттеләр. Кем әйтмешли, иелгән башны кылыч кисми бит!.. Хәләл җефетләренең кайсылары мондый хыянәтне кабул итмичә, никахны өзүгә хәтле барып җитте... -
4 октябрь 2025 - 09:00
Тормыш хатирәләре (автобиографик бәян-истәлек)
1936 елда мин ике мәртәбә үлгән идем. Бу ачлыктан булган иде. Мине дару белән түгел, азык белән, ашату белән дәваларга кирәк иде. Алар мине ачлык белән, дару белән дәваладылар... -
3 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Немец самолётлары юкка чыкты, алтынчы батарея дошман өстенә ут яудыра тора, инде снарядлар да чамалы калып бара, көн яктысында өстәмә снарядлар китертү мөмкин түгел, җитмәсә, батарея тирәсендә туплар шартлый башлады. Дошман түзмәде, позицияләреннән алар өстенә ут яудырырга кереште. -
2 октябрь 2025 - 09:00
ҖИДЕНЧЕ КАЧУ (бәян)
Тыкрыкта зур саквояж күтәргән апа күренде. Карангалап бара. Безнең авылга беренче мәртәбә килүедер. Мин таныган кеше түгел. Менә койма такталарының аралыкларында апаның күлмәк итәге күренә-югала барды-барды да безнең ишегалдында җилфердәде. Безнең авылда андый юан апалар юк. Менә ул инде ишектән үк кереп килә. Кунакны ничек кабул итәсемне белмим әле. Кереп кенә чыгамы ул, озаккарак киләме, куна каламы? Өйдә өлкәннәр юк. Бу апага әнием кирәктер инде. -
1 октябрь 2025 - 13:00
Юл чаты (хикәя)
Гөлфиянең йөрәгенә хыянәт пычагы казадылар. Башта төн елады, көн елады. Яшисе килмәгән чаклары күп булды. Кешеләргә, дөньяга ышанычын югалтты... -
1 октябрь 2025 - 09:00
ЯУ (романның дәвамы)
Ноябрь аенда Наполеон үз армиясен камалышта калдырмас өчен җан фәрманга тартышты. Французларның хәлләре мөшкел иде – дошманны Кутузов армиясе көньяктан эзәрлекли, Витгенштейн гаскәрләре аларны төньяктан камап бара, адмирал Чичагов армиясе көнбатышка табан чигенү юлларында каршылык тудырып килә. Шунысы бар: Кутузов ашыкмыйча, һәр авыл-калага кергән саен гаскәрләрне ял иттереп кенә алга алып бару тактикасын сайлады. -
30 сентябрь 2025 - 13:00
«Духтыр» Галия (хикәя)
Чү... Машина килеп туктады түгелме? Без инде уяндык, яткан җирләребездән сикерешеп тордык. Дөрестән дә, бер абый тавышы: - Галия апай, без әле бу, әти кулын чапкан... -
30 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– И балакаем ла соң, – дип, мине кочагына умырып алып, үксеп елап та җибәрде Сандра җырак түти. – Бигрәк сабый бит әле син... Сандра җырак түтинең елавына мин әллә ни аптырамадым, ул шундый инде, «җомшак» безнең, әмма җөмләсендәге үземә караган икенче өлеше сискәндерде – «бигрәк сабый бит әле син», – дигәне. «Димәк, әни йә әти белән нәрсәдер булган...» – дип, аркам буйлап, йомарланып яткан җиреннән сүтелеп киткән ак еландай, сузылып суык йөгерде. -
29 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Димәк, син Микаш карт бабай хыялланганча, «Нина Ассеевна» булырга барасың! Шул сүзләрдән соң, кинәт Янсуар әбинең ике күзеннән атылып, яшь кайнап чыга да, ул иңендәге тастымалын сыерып алып, аңа йөзен каплый. Иңнәре калтырап, елый башлый.