Проза
-
28 сентябрь 2025 - 13:00
Хуҗалар тавында (хикәя)
Яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Бик матур булган ул: түгәрәк йөз, томрап торган зур күзләр, дугалы кашлар, озын керфекләр. Әллә инде үзенә күз тигән, кыз авырый башлаган. Көннән-көн сула-сызыла бара икән... -
27 сентябрь 2025 - 13:00
Дөньяның асты өскә киләчәк!.. (хикәя)
Фатирыма атна саен диярлек кереп чыгарга күнеккән якын танышым Мирза юкка чыкты... Әйе, әледән-әле килә иде үзем кебек үк кырыгына таба баручы тәбәнәк гәүдәле шушы сазаган буйдак. Һәр килүендә, моңсу гына тавыш белән бер җөмләсен кабатламый калмый иде: − Өйләнер идем дә, парин, хәзерге хатын-кызның тугрылыгына ышанмыйм мин... Типтерәләр алар... Нык аздылар… -
27 сентябрь 2025 - 09:00
Зиннәтулла хәзрәт (бәян)
Әтиемне хәтерләмим, ул үлгәндә, бик кечкенә булганмын, әнием яшәргә тиеш иде әле. Әүлия иде бит, мин әниемне бик-бик ярата идем. Мин әниемне бик-бик сагынам, бабакай... -
25 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Суга бату белән үгездән соң өченче «фаҗига» көтеп торган. Олылар, үз эшенә мавыгып, моны вакытында абайлап кына җиткермәде. Барысы да безнең бөтен Казак очына данлыклы, урамыбызга күз карасы булган көлтә койрыклы җирән әтәчебез Атаман үлгәннән соң башланды. -
24 сентябрь 2025 - 13:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әби почта өләшмәгән арада абзар тулы малларны карый, ашарга хәстәрли, йон эрли, нидер ямый, тегә, бәйли. Әтисе – Микаш карт бабам Германиядән алып кайткан, аяк белән идарә итә торган «Зингер»22 тегү машинасын зырылдата. «Зингер»га мине, туктатып торып, челногын алыштырганда гына якын китерәләр. Әбием аны олы йомры агач тартмасыннан чыгарып, эшен бетергәч, хәстәрләп, гел шунда кабат яшереп тә куя. -
24 сентябрь 2025 - 09:00
Милициянең йөз кызыллыгы (бәян)
Колхозлашу елларында Дәүләтханны, кулак дип гаепләп, гаиләсе белән бергә чатнама кышкы суыкларда ат чанасына төяп сөрәләр. Хатыны да, ике кызы да, юлда үпкәләре шешеп, гомерлеген алып әрәм булалар... -
23 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Иң гаҗәбе – янгын чыгасы көнне авыл клубында, һичшиксез, һинд киносы күрсәтәләр. Һинд киносы күрсәткән көнне авылда, һичшиксез, янгын. Бу нинди закончалык булгандыр, әмма ул кышта Янсуар халкы өчен «Цветок в пыли» белән «Җанала-а-а-а-ар!» дигән сөрән тәңгәл төшенчәләр булып калды. Бөтен авылның эченә шом кереп урнашты. -
22 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Иван, сәкедән торгач: – Мут икәнеңне белә идем, Начтук түти, ну бу кадәре үк түгел... Исән бул! – дип, матаена атланып, авылның икенче башына төшеп киткән. – Сине дә Ходай сакласын, – дип, капканы ябып калган артыннан әби. -
19 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Капка төбендә йә ишегалдында тотып алып, тузган кара чәч бөдрәләремне сыпырып карап, иягемнән эләктереп: – Какая знатная чернявка, а глазки-то громадные, аж зелёные... – дип сузып әбигә дә әйткәннәре бар чегәннәрнең, аның ак йөзенә ишарәләп. – Точно ли ваша? Андыйга әби тиз генә күз сирпеп ала да бер сүзе белән шунда ук кырт кисә: – Это у нас ногайское. -
18 сентябрь 2025 - 16:00
Ак күңелле шәфкать иясе!
Кая барма – сызланулы җаннар... -
18 сентябрь 2025 - 13:00
Зәңгәр чәчәк (хикәя)
- Әнием күзенә нихәл күренермен. Мин бит аның бердәнбере. Ояты ни тора! Егетем миннән баш тартты. Мөнирә Саматовна яшь әнине күпме генә үгетләсә дә, тегесе ризалашмады, баланы калдырып, берни булмагандай палатадан чыгып китте... -
18 сентябрь 2025 - 09:00
КАМЧЫ (хикәянең дәвамы)
Сабыр ит, үлем фәрештәсе, корбаның, фани дөнья күперен кичеп, аргы якка – мәңгелек тарафларына күчкәнче, исемлектәге авылдашларын бәхилләтергә тиеш. Кузгатма син аны ерак сәфәренә гөнаһларын төягән йөге белән, кузгатма... -
17 сентябрь 2025 - 13:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Ул елны телевизордан, аяз көнне яшен суккандай, Черненко бабайның үлеме турында хәбәр иттеләр. Аның урынына, тиз генә сайлап, Горбачёв дәдәйне куйдылар14. Янсуар әби аны, телевизордан күреп, никтер шунда ук ошатты: «Интеллигентный булырга охшап тора бу, бигрәк сөйкемле кеше», – дип атады. Бабай алай өзелеп төшмәде: «Башта алар барысы да сөйкемле, күп сөйли һәм күпне вәгъдә итә, вакыт күрсәтер», – диде. -
17 сентябрь 2025 - 09:00
КАМЧЫ (хикәя)
«Капкасы ачык. Өйдә!» – Ник кайттың, җан көеге?! Сине кем тансыклаган монда?! Потың бер тиен! Ир туганы белән күрешү шатлыгыннан йөгерә-йөгерә табын көйләп, түренә утыртасы сеңел аны битәрли-битәрли каршы алды. (Әйтерсең алар егерме ел аеры-чайры яшәмәгән!) Таныды үзе тагын. «Мин сине белмим, син кем?» – дип, бусагадан ук кире борса, егыл да үл. Таныды, шөкер... -
16 сентябрь 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Биш яшем тулып килгән җәйдә мин беренче мәртәбә үлеп гашыйк булдым. Күрше Чебен Лиза түти белән Питыр дәдәйләрнең олы малаена – Коля дәдәйгә. Кибәч әби белән бабайга тантаналы рәвештә әйтеп тә куйдым: – Мин Коля дәдәйгә кияүгә чыгам!