Проза
-
9 декабрь 2025 - 13:00
Кайтаваз (хикәя)
«Үтерәсең баламны, тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы чакырт!» – дип, Галимә тарафыннан этеп җибәрелгән фельдшерны егылып китүдән медпунктның бүлмә ишеге генә саклап калды... -
8 декабрь 2025 - 16:00
Ак күңелле апа
Куллары алтын шәфкать туташының... -
8 декабрь 2025 - 11:00
Пар гына күкеләр чакырганда...
Күрәм: татарча биргән сорауларымны аңлый бала, әмма ни татарча, ни русча җавап бирергә фикере юк.. -
6 декабрь 2025 - 13:00
Дустым, сердәшем... (хикәя)
Зилә кызларына истәлеккә видеоязмалар әзерләп калдырган. Хатлар язган. Ул барысын да аңлаган, белгән. Шулай да өметен өзмәде, көрәште. Соңгы минутына кадәр көрәште... -
5 декабрь 2025 - 16:00
Шәфкать апа!
Ачык йөзле шәфкать апа Яши безнең шәһәрдә... -
5 декабрь 2025 - 13:00
Мин исән! (хикәя)
– Миңа бик авыр, абый. Бу дөнья нигә шулай кырыс? Минем соң ни гаебем бар. Әнием вафат, әтине белмим дә. Детдомнан качтым, анда да бит гаделсезлек. Адәм баласына гел шулай интегеп яшәргә дигәнме, ә? -
4 декабрь 2025 - 13:00
СОҢЛАГАН ПИКНИК (хикәя)
Кинәт беркем дә көтмәгән телефон шалтыравы өйне яңгыратты. Барысы да ниндидер бер борчылу белән бер-берсенә караштылар. Барысы да ялларга корылган планнарының җимереләсен уйлап куйдылар. Кирәк бит, шундый вакытта шалтырап торуын күр әле син ул телефонның! -
2 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Район Сабан туе башкачарак. Халык көрәшкә чыгучыларны исемләп белә, һәрберсенең үз җанатары бар, алдан ук фаразлаучылары та табыла. Керәшен егетләре, бертуган Степан һәм Николай Кузнецовларның да, Алабуга милиция мәктәбе тренеры Володя Солгуновның да батыр дигән даннары тирә-якка таралган. Менә, быел да көрәш мәйданында шулар бил тота. -
1 декабрь 2025 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
Кайберләренең иренендә ана сөте дә кибеп бетмәгән иде, җир йөзендәге мондый мәрхәмәтсезлеккә – тарихтан сабак ала белми әледән-әле кабатланып торучы сугыш афәтенә, адәм баласы булып туганнар йөзендәге вәхшилеккә шаккатып туймагандай, кайсы шомырттай кара, кайсы күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләрен шыр ачып катып калган иде. Алар арасында күпме якташларын, күпме татарларны күрде Гарифҗан! -
30 ноябрь 2025 - 13:00
Йолдызкай (хикәя)
Иренең, кар төшкәч суярбыз, дигән сүзенә каршы берни әйтмәде Рәүфә. Аның җавапсыз калуын үзенчә ризалык бирү дип аңлаган ире чынлап та суярга җыена кебек Йолдызкайны... Күңелендә туган икеләнүен ничек әйтергә иренә? Бәйләндем, ияләштем мин Йолдызкайга, кызганыч ул миңа, дисә аңлармы ире?.. -
27 ноябрь 2025 - 14:00
Табибларга
Бары Сездә генәдер ул киң күңел, олы йөрәк.... -
27 ноябрь 2025 - 13:00
Күләгәсезләр (дәвамы)
Сиксән еллап вакыт узгач, илгә тагын блокада килде. Чикләүләре шактый, әмма монысы – мәрхәмәтлерәк блокада – карантин гына. Коронавирус карантины. Саклансаң, читләтеп үтә, ди. Шуңа күрә өйдә утыралар менә. Бөек Җиңү бәйрәмен дә тарихта беренче тапкыр тантанасыз гына уздырдылар. Нишлисең, һәр чорның үз афәте. Ул да корбаннар көтә, дистә-дистә еллардан соң сагынып сөйләрлек яңа батырлар таләп итә, үз каһарманнарын барлый. -
26 ноябрь 2025 - 13:00
Күләгәсезләр (хикәя)
Татариягә, диген, ә?! Хатың килгәч, картадан карадым: аның да әле иң ерак почмагындагы татар авылына эләккәнсез икән. Беткәнме үзебезнең урыс салалары?! Ике ятып, бер төшемә дә кермәгән иде. Авырга туры килгәндер татарлар арасында. Ничек түздегез? -
26 ноябрь 2025 - 09:00
ЧӘЧКӘ ИДЕК ИЛЛӘРДӘ... (ахыры)
Таһир тәгаен бер карарга килгәнче, Гөлфия белән киңәшеп алырга уйлады. Ике йөрәк арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр тамыр җибәрә башлаган. Егетнең күңел түрендә мәхәббәт бөреләре шыта башлаган иде. Ә бәлки бер аның күңелендә генә дә түгелдер... -
25 ноябрь 2025 - 13:00
Кендек бабай (хикәя)
Эче авырта башлаганга күпме вакыт үтте икән? Ул вакыт төшенчәсен югалтты. Һәр авырту өянәгеннән соң хатын «бусы соңгысы булыр» дип өметләнә. Әмма авырту яңадан кабатлана... Хатын ояла, кыенсына, бу халәтен бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышып иреннәрен тешли... Бу дөньяда бөтенесе көтмәгәндә килә икән...