Публицистика тег белән яңалыклар
-
12 августа 2024 - 11:00
ДӨНЬЯ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫНДА
САБИР ӨМЕТБАЕВНЫҢ ТУУЫНА – 115 ЕЛ -
3 августа 2024 - 17:00
АНЫҢ ЯКТЫСЫНДА...
Ничек кенә димик, кай яктан гына килмик, без – татар язучылары – гел шул үзебезнең ияләшенгән «Казан утлары» яктылыгына килеп чыгабыз. -
2 августа 2024 - 15:00
«Ил капкасын кагам...»
Аларның икесен дә Ходай Тәгалә иң мөһим елларда татарның күзен ачар өчен дөньяга китергән кебек. -
31 июля 2024 - 15:00
Гафур Коләхмәтовка ике төрле караш
Галимҗан Ибраһимовның инкыйлабтан соңгы чынбарлыкта суллар тарафын һич каршылыксыз кабул итүе – билгеле факт. Бу аның каләм әһелләрен сыйнфый чыгышлары ягыннан төрле катламнарга аеруы һәм аларның арасын үзара якынайту мөмкин түгеллегенә ышануында да күренә. -
30 июля 2024 - 11:00
Уртак хаклык
Р.Вәлиев әсәрләренең үзенчәлекле ягы – аларны укыган саен яңадан-яңа фикерләр туа, вакыйгалар кат-кат уйландыра. Сизмәстән, үзең дә аларның кичерешләренә кереп чумасың, һәм бу – язучы прозасының сихри көче дип кенә бәяләнә ала. -
29 июля 2024 - 17:00
Бер бите – Шәрык, бер бите – Гареп...
Документаль проза кысаларында автор «халыкка Нәгыймә Айтматова һәм аның нәселе турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат җиткерергә тырыштым» дигән тыйнак максат куйса да, әсәр югары эстетик дәрәҗәдә һәм трагизм элементлары белән язылган, дулкынландыра... -
29 июля 2024 - 11:00
Мөбарәк тәсбихның бер төймәсе
Газета-журналда эшләгәндә – көндәлек матбугат укудан, нәшриятта – китаптан биздем бугай, дип, уенын-чынын кушып сөйләгәнем бар. Укырга дип алган әсәрне, китапны еш кына читкә куярга әдәбиятның күңелне кузгатырлык хәле калмаган чоры гына түгел, сыныкка сылтау булып тоелса да, эшемнең юнәлеше, эчтәлеге үзгәрү дә сәбәпче булгандыр. -
26 июля 2024 - 11:00
Миргазиян Юныс хатлары
Тукай бүләге белән соңга калып булса да, котлыйм! Ихлас куануымны белдерәсем килә. «ТЯ»ндә басылган зур, тирән эчтәлекле, җылы язмаңны мин фәкыйрьгә багышлавыңа рәхмәт яусын. -
25 июля 2024 - 15:00
Маэстро
Максат куеп, Ауропага алып чыгарга кирәк Татар операсын. Безнең дөньякүләм танылган җырчыларыбыз бар: Альбина Шаһиморатовалар, Аида Гарифуллиналар, Эльмира Кәлимуллиналар, егетләр арасыннан санап бетерерлек түгел талантлар, тагын-тагын әллә кемнәребез!.. -
25 июля 2024 - 11:00
Разил Вәлиевның Рәдиф Гаташка язган хаты
Рәдиф агай! Хатың алдым. Деловой киңәшләрең һәм Рәфкатькә ярдәм кулы сузуың өчен рәхмәт! -
23 июля 2024 - 11:00
Вәзих Исхаковның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Кичә үзең белән сөйләшкәч тә, хат язмакчы идем дә, булдырып булмады. Хәзер менә сәгать төнге өч. Бераз тынычракмын һәм сиңа хат язарга тотындым. -
22 июля 2024 - 11:00
Шундый төрле һәм шундый бөтен... язмыш
ФӘЙРҮЗӘ МӨСЛИМОВА ТУРЫНДА КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР Фәйрүзә апа – минем өчен балачактан алып соңгы көннәренә кадәр әллә никадәр төсле кыйпылчыклардан җыелган, әмма һәрвакыт бөтенлеге белән гаҗәпләндергән, сокландырган шәхес ул. Без аны «Ялкын» гаиләсе белән һаман да сагынабыз, искә алып сөйләшәбез, аннан калган канатлы сүзләрне, афоризмнарны кабатлап йөрибез. Ә үзем... шигырьләре белән сөйләшүемне дәвам итәм. Шигырьдә без – үлемсез. -
19 июля 2024 - 15:00
Дастаннар ватаны син, Себер!
Күпкырлы милли фольклор – татар халкын белемле, тәрбияле, рухи чыдам итүдә үзе бер университет ул. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын үстерүдә, омтылышлар тәэминатында тел-авыз иҗатының өлеше юк түгел. Хәлбуки, татар яшәгән җирлектә барлыкка килеп, әле бүген дә югалып бетмәгән фольклор әсәрләре җитәрлек. Сибелеп яткан күп кенә фольклор хәзинәләрен туплап, замандашларга һәм киләчәк буынга җиткерүнең максаты – татарлыгыбызны саклау. Халык иҗатын җыйнау, өйрәнү, халыкныкын халыкка кире кайтару миллилегебезне саклауның бер чарасы буларак кыйммәт. Себер татарларының рухи культурасы, аерым алганда, фольклоры гаять кызыклы, бай... -
17 июля 2024 - 17:00
Легендар Миңлекамал
М.Әмирнең «Миңлекамал» пьесасындагы төп герой Миңлекамалның прототибының кызы Гәүһәр ханым белән әңгәмә. -
16 июля 2024 - 11:00
Онытмадык сине, Зөһрә апа
Кандидатлык диссертациям 1920–1926 елларда Идел буе өлкәләрендәге хатын-кызлар хәрәкәтенә багышланган иде. Шөкер, тигез, матур тормыш төзү өчен үз-үзләрен аямыйча, намус белән эшләгән хатын-кызларыбыз хакында архивлардада мәгълүматлар бар иде әле, ул шәхесләрнең кайберләре белән үзләре исән чагында танышырга да насыйп булды. Шуларның берсе – үзем күреп белгән, аралашкан һәм гомерем буена сокландырган Зөһрә Мөслимова-Баимбетова иде.