Проза тег белән яңалыклар
-
19 гыйнвар 2026 - 13:00
ГЫЙБРӘТЛЕ ХАТА (хикәя)
Бусагада бер ир, ике яшь кенә хатын басып тора. Берсенең кулында юрганга төрелгән яңа туган сабый. Икенчесендә – таушалып, пычранып беткән чүпрәк сумка. Үзләре бик өшегән. Ялварулы карашлары Сәлимәгә төбәлгән. -
19 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Беренче бүлек / 5, 6)
Аерып алынганнарны читкә куалый башладылар. Муса, беренче сафта басып торган Гариф яныннан узганда, сакчылар күрмәгән арада, аның кулына бөкләп тоткан куен дәфтәрен тоттырды. -
18 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Беренче бүлек / 2-4)
Язмыш Андрей Власовны икенче тапкыр зур сынау алдына куйды. -
17 гыйнвар 2026 - 13:00
КАРАЧКЫЛАР (хикәя)
Ике карачкының бер-берсенә, ниһаять, якынаюын, кочаклашуын тулган ай гына карап торды. Җир уянып килә иде инде. -
16 гыйнвар 2026 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Әнә шундый фикерләргә килде Рамил, озак кына утырганнан соң. Ул арада коридорда эшкә килгән хезмәттәшләре күренә башлады. Ныклы карарга килеп, компьютерда язылган сүзләрне сөртте ул. Чиста бит кенә торып калды. Киләчәктә ул чиста биткә ниләр языласын бары югары көчләр генә белсә беләдер. -
15 гыйнвар 2026 - 13:00
Мәүлиха бураны (хикәя)
«Болай да ятимлек ачысыннан айнымаган сабыйларымны тагы да үксез ятим итәргә уйлыйсыңмы, Ходаем? Таһирәм бит әле берни дә аңламый торган бала. Кайда барыр, кемнәр күзенә карап тилмерер, сабыем? Раббым, балаларым хакына исән чыгар мине бу бураннан!” Ә буран хатынның елавын, сөйләнүен ишетмәде дә, күрмәде дә... -
15 гыйнвар 2026 - 09:00
ИЛДӘ ЧЫПЧЫК ҮЛМИ (повестьнең дәвамы)
Мәрьям абыстайның ире сугыштан кайтмады. Днепрны кичкәндә вафат булды дип, өчпочмаклы хаты гына килде. Алты бала белән тол калган авыл хатынының һәр әйткән сүзен дикъкать белән тыңлады Рафига. Бер атна Мәрьямнәрдә урын өстендә ятты... -
14 гыйнвар 2026 - 13:00
Яраланган язмыш (хикәя)
Ире ташлап киткәч үзен дөньяда иң бәхетсез санаган хатын чын бәхетсезлекнең ни икәнен белми иде әле. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан уллары Илгиз, бик кыйбатлы машина бәрдереп, куркуыннанмы, башын элмәккә тыкты... -
14 гыйнвар 2026 - 09:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
Зур булмаган җирдә өч авыл юкка чыккан. Татар, мескен, теше-тырнагы белән ябыша уч төбе хәтле җиренә, ябык сыерына, мүкләк кәҗәсенә. Аңа шул җиреннән башка яшәү юк. Күзалламый да ул башкача яшәүне. Һаман да шундыйрак караш саклана кайбер авылларда. Кызын-улын, акчалар түләп, югары уку йортында укыта да әти-әни, диплом алгач, баланы авылга кайтарта. Кыз булса, күрше авылдан да ерак яшәмәгән егеткә кияүгә бирә, егеткә дә читтән алырга рөхсәт юк, үзебезнекеләр арасыннан сайласын. Кайныйлар барысы бер казанда. -
13 гыйнвар 2026 - 13:00
Бобон (повестьнең дәвамы)
– Больницада бер әйберне дә калдырмаска кушалар. Тагын кирегә киләсең икән, Аллаһ сакласын, – дип аңлатты үз гамәлен Рамилгә. Бу хатын-кызның хорафатларга ышануларына исең китәр. Кара песи дә шомга сала аларны, буш чиләкләр дә. Әгәр дә инде зиратка мәет озатканнарын күрсәләр, стенага менәр хәлгә җитәләр. -
12 гыйнвар 2026 - 13:00
Бизәкле чиләк (хикәя)
Ярдәм сорап кычкырырга да җай юк. Авыздан бер аваз чыктымы, чытырман башлы теге гыйфрит, «Кычкыр, якты дөньядан туйган булсаң» дигәндәй, күзләрен акайтып карый... Туңып, бөтенләй эштән чыкмас өчен бердәнбер чара – анадан тума, шәрә килеш дачага йөгерү... -
12 гыйнвар 2026 - 11:00
Псалом
Син – дога. Син – төсләр догасы. -
12 гыйнвар 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Билал көлемсерәп куйды. Рәхәт иде аңа авылдашлары янында шулай тын гына гәпләшеп утыру. Аның башындагы фикерләр диңгез дулкыннары кебек чайкала. Менә хәзер ул авылдашларына тагын бер гыйбрәтле хәл сөйләр дә, шуннан соң әлеге тарих авыл холкын бөтенләй үзгәртеп ташлар! Заманында атасы Барый авылның исемен үзгәрткән кебек... -
11 гыйнвар 2026 - 13:00
Гомерлек үкенеч (хикәя)
Яратса да, Алия Алмазны кабул итә алмады. Юл һәлакәтенә очрап аякларын җуйган Алмазның бердәнбер гомерлек яры, балаларының әтисе булуын теләмәде... -
10 гыйнвар 2026 - 13:00
Мәңгелек сер (хикәя)
Беркайчан да ташламам дип антлар иткән, үзен фәрештәләргә тиң күреп яраткан бердәнберемә аерылышу турында ничек аңлатыйм соң хәзер? Синең әниең кайчандыр безгә кайгы алып килгән, кеше гаиләсен җимерүче азгын хатынның малае белән очрашмавымны үтенде газиз әнием, дисенме?