Хикәя тег белән яңалыклар
-
2 май 2026 - 17:00
Әти йорты (хикәя)
Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады... -
2 май 2026 - 13:00
Тау итәгендә (хикәя)
Билгесезлектән тә кыенрак нәрсә юктыр, мөгаен. Бүтән чагында кылны кырыкка ярырдай булып йөгергәндә дә җиткереп булмаган вакыт бүген урынында тукталып калган диярсең... -
1 май 2026 - 09:00
Себер хикәяте (хикәя)
Күңелем белән сизеп, тоеп утырам, болар безне тәмам оныттылар, болар яшьлекләренә кайттылар. Әйтерсең лә егерме яшьлек Сәйдулла кичке уенга чыккан да, гармун тартып, күрше кызына йөрәгендәге хисләрне аңлата. Ул чактагы җырларда әллә ничә төрле яшерен мәгънә, кинә-киная, тел белән әйтеп булмаслык тәкъдим вә җавап хисләре дә булган икән шул... -
30 апрель 2026 - 17:00
Кадер (хикәя)
Эчемнән янып, күзгә күренмәс яшьләр белән елап тыңладым – гомер буе аз гына булса да, наз тоеп яшисем, сөю-мәхәббәт эчендә йөзәсем килде, ләкин ирем миңа карата гел коры булды, холкы шундый: ягымлы сүз әйтмәс, хисләнеп кочакламас... -
30 апрель 2026 - 13:00
Яшьлектән сәлам (хикәя)
– Монда кызы, оныгы барын белсә, нишләр иде икән ул? – дип әйтеп куйды Лилия. – Ләйлә – Дамирның кызымы? Ник шушы вакытка кадәр берни әйтмәдең? – Мин икенче кызга гашыйк булдым, без өйләнешәбез, дип торган кешегә шундый хәбәрне әйтә ала идемме? -
30 апрель 2026 - 09:00
Даладан килүче (хикәя)
Шәһәрнең көндәлек, таныш сулышын бозып яңгыраган ят, дәһшәтле тавыш аны сискәнергә, туктарга мәҗбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән, дүрт бәхетле җанны үз кочагына алган чия төсендәге машина дөрләп яна, барысы да тоташ ялкын эчендә калган иде... -
29 апрель 2026 - 13:00
Өзелгән очыш (хикәя)
Исерек ир белән сүз көрәштерәсе килмәсә дә, Дилә дәшми кала алмады шул. Илдарны этеп җибәрде дә, нәфрәт белән: «Кемгә кирәксең син монда?!» дип сорады. Шул гына җиткән исерекнең җене кузгалып, бала башы хәтле йодрыгы белән бер генә сугып, бахыркай Диләне диварга сылады... -
28 апрель 2026 - 09:00
Аерылышу (хикәя)
Аерылыштык. Хатын китте. Йокы бүлмәсендә яши. Мин асылынырга бау әзерләп куйдым. Менә әйберләрне бүлешеп бетерәбез дә тәвәккәллим... -
26 апрель 2026 - 17:00
Байрак турында баллада
— Югалды полк байрагы. — Менә болай. Дежур егерме дә нуль-нульдә алышына. Шул вакытка кадәр байракны табыгыз. Эттән туганнар!!! Хәшәрәтләр!!! Эттән туганнар, хәшәрәтләр эзләвен эзлиләр, тик бернинди нәтиҗә юк... -
26 апрель 2026 - 13:00
Шәп товар, имеш! (хикәя)
Ничәнче көн рәттән кесә телефоныма мөлаем гына тавышлы бер кыз шалтырата да: — Без фәлән компаниядан, бездә фәлән акция, без сезнең келәмне чистартырга булдык, фатирыгызда презентация үткәрергә телибез. Сездән берни кирәк түгел, бары тик игътибар һәм өйдә булуыгыз таләп ителә, — дип теңкәмне корыта... -
25 апрель 2026 - 09:00
Татар әреме (хикәя)
Бөтен фаҗигабез бала шатлыгын татый алмауда булды шул. Кая гына барып төртелмәдек, нинди генә шифаханәләрдә дәваланмадык. Файдасы тимәде. «Ирлегең юктыр, күршеңне чакыр, булышсын», дип, үземнән ачыктан-ачык көлә башладылар... -
23 апрель 2026 - 17:00
Чат (хикәя)
Ишеткәнегез бармы алтмыштан узган өлкән кешенең елаганын? Ә менә рәшәтлеләр ишетте. Шулкадәр авырттырып кыйнаганга елагандыр дип уйлады рәшәтлеләр. Юктыр. Үз улының шулай “үтерәм хәзер”, дип кычкыра-кычкыра кыйнавына гарьләнеп елагандыр ул карт. Гарьлектән елагандыр... -
22 апрель 2026 - 09:00
БӘХЕТ (хикәя)
Әнсар урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Урамда яңгыр сибәли иде. Ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады, аның һәрбер адымыннан идән такталары сыкранып, сызланып куя иде сыман. Баскыч төбенә чыгып, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде. Ашыкмыйча, сирәк кенә суырып тартты – уйлана иде. Йокы белән тынычлыгы да качты. -
21 апрель 2026 - 17:00
Абитуриентлар (хикәя)
Әй, җаныкаем, хәзер институтка керүләре! Аны бер Алла да үзебез генә беләбез инде. Узган ел керәлмәдек без. Галимҗан Сабирович белән дә сөйләшеп куйган идек канә. Имтихан вакытында чирләп китте, гөнаһ шомлыгы... -
18 апрель 2026 - 13:00
Гайшә әби бәхете (хикәя)
– Менә, – диде ул һәм, ничектер кирәксез бер әйберне ыргыткандай итеп, әнисенең урын-җиренә кечкенә генә бер бала китереп салды. – Һаман ялгызың гына яшәгәнче, үзеңә иптәш булыр дип алып кайттым. Кирәк булса, үстерерсең, кирәкмәсә, балалар йортына илтеп бирәм...