Хикәя тег белән яңалыклар
-
3 июнь 2026 - 13:00
Койрыксыз ат (хикәя)
Җәмәгате Галимҗан дөньялыктан күчкәненә быел 15 ел. Разия үзенә бер яңа дөнья ачып, шул үзе ачкан дөньясында ятим җанына бер юаныч тапты. Галимҗаныннан башка бер генә көн дә яшәвен күз алдына китермәгән кеше әкеренләп ялгызлыкка күнекте... -
2 июнь 2026 - 13:00
Табылган бәхет (хикәя)
Начармы яхшымы аның бит кызы бар. Мәликә - үз сөяге. Тик менә кушылып, бер гаилә булып яшәргә мөмкинлекләре юк. Ходайның язганы шулайдыр. Юк-юк, гаепләми ул кызын... -
1 июнь 2026 - 13:00
Кан авазы (хикәя)
Их, җибәрмәсен иде әби мине шушы бабай белән, шулай итсә, әбиемне беркайчан да рәнҗетмәс идем... Беркайчан да... Бабайга биреп кенә җибәрмәсен иде... Җибәрмәсен иде... -
25 май 2026 - 13:00
Акчәчкә (хикәя)
«Яшәсә, бер ел яшәр» дигән сүзләре искә төшеп, чарасызлыктан күзләремне яшь томалый... Гариф та көннәренең санаулы икәнен аңлый иде... -
24 май 2026 - 13:00
Зәңгәр кашлы көмеш алка (хикәя)
— Айдар абый, мин бәби көтәм... Кыз, зәңгәр күзләре белән балкып, томырылып аңа карады. Аспирант егет тетрәнгән иреннәреннән бары тик бер сүзне генә сытып чыгарды: — Кемнән? Кыз, кисәк дертләп, аңа төбәлде: — Аңламадым... -
20 май 2026 - 13:00
Коткаручы (хикәя)
Ул мәет янына килеп басты, иелеп, җәймәне ачты. Йөзен-мазарын аерырлык түгел, тоташ кан гына. Ибраһим могҗизага өметләнми иде, шулай да тормышта кеше ышанмастай хәлләр белән әллә ничә тапкыр йөзгә-йөз очрашкан ир кесәсеннән беркайчан да калдырмый торган, үзе белән бергә картайган түгәрәк көзгесен алды...җансыз гәүдәнең борын тирәсенә китерде. Бераздан, үз күзләренә үзе ышанмыйча, кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде... -
19 май 2026 - 13:00
Гафу ит, Иванова… (хикәя)
— Сез — карак, бур, алдакчы! Әнидән гафу үтенмәсәгез, судка хәтле барып җитәм! Белегез, болай гына калдырмыйм, гәҗиткә язып чыгам! -
16 май 2026 - 13:00
Сәлам, Җирән! (хикәя)
Әни дә үлде, мин яраткан бердәнбер хатын-кыз да үлде. Ә башкалары... Үзең сөймәгәч, алар беркайчан да сиңа тугрылык сакламаячак... -
15 май 2026 - 13:00
Сафура, Бәкер һәм трактор (хикәя)
Фронтка китүчеләр урман борылышында күздән югалдылар. Алар киткән якта тузан болыты гына бөтерелеп калды. Озатучы карчык-корчык, хатын-кыз, яулык читләре белән күзләрен сөртә-сөртә, моңаеп калган урамнарга, тыкрыкларга сибелде. Шул чагында авыл читендәге зәңгәр капкалы өйдән яшь кенә бер ир белән яшь кенә бер хатын гөрләшеп чыкты... -
11 май 2026 - 13:00
Талисман (хикәя)
Бөтен дөнья телевизорлар каршында тынсыз калды. Әрмәнстанда җир тетрәгән! Араикның туган шәһәре Спитак тәмам хәрабәгә әйләнгән. Күп меңләгән корбаннар! Имгәнүләр! Фаҗига коточкыч. Газеталар фаҗига урыннарыннан репортажлар белән чыга. Йа Хода! Араик! Араик югалды. Зөлфия начарын уйламаска тырышты... -
5 май 2026 - 13:00
Туй алдыннан (хикәя)
Син тыңла инде мине, күрше. Истәлегем, төсем итеп тегеп бир кызларыма күз явын алырлык матур күлмәк. Сөендер сабыйларны, соңгы әманәтемне үтә... -
4 май 2026 - 17:00
Урын (хикәя)
- Сезне, сеңлем, берничек тә ала алмыйбыз. Урын юк! Сәлимәнең йөзе үзгәрде. Бар хыяллары чәлпәрәмә килгәнгә, менә-менә күз яше бәреп чыгар төсле. Ә Зәбирнең гарьләнүе чигенә килеп җитте! Кәләше алдында шул тиклем мәсхәрәгә калды бит... -
4 май 2026 - 09:00
Боссоойко (хикәя)
Ул, калкынып, землянка ярыгыннан күз ташлады: алан уртасында канга манчылган, авыр яралы унике яшьлек төпчек улы Гарифулла ыңгыраша иде. Нәрсәдер өзелде. Йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибеп алды да киселгәндәй тын калды... -
3 май 2026 - 17:00
Алаңгыр корбаны (хикәя)
Матур гына утырышуларыбызны хәвефле хәбәр чәлпәрәмә китерде: шәһәр наркоманнары әфьюн ясау өчен мәк җыярга авылларга таралган! Һәр ихатага сугылып, бакча саен үсемлек кишәрлекләрен тентеп баралар, түтәл-буразналарны таптап бетерәләр, ди – күрше-тирә салалардан ишетелгәли башлады. Зыян-зәүрәткә сизгер өлкәннәр сагаеп калдылар. Бакчаларында үскән мәкләрне йолкып, юк итәргә тотындылар... -
3 май 2026 - 13:00
Сәпит (хикәя)
Урам буйлап җилдергән сәпит артыннан елый-елый йөгерде Шәүкәт. Тик... тик ул куып җиткәнче сәпит инде текә таудан аска тәгәрәде...