Тирән яшеренгән сер (хикәя)
- Усал булса да, акыллы иде әниең. Үз баласы кебек кабул итте ул сине. Галименең чит кызны ныграк яратуын күреп торса да, дәшмәүне кулайрак күрде. Башка балалар янында кинәттән пәйда булган баланы күреп аптыраган, бу турыда кызыксынган туган-тумача, дус-ишләр дә табылмый калмады, тик ата-анаңның җавабы бер иде: "Ерак туганыбыз үлеп китте, сабыен үзебезгә алдык..."
Мәшәкатьләре күп булса да, җәйне ныграк яратабыз. Холкыбыз шундый тынгысыз шул, милләтебез белән ялкаулардан түгелбез. Караңгылы-яктыдан чаба халык: кемдер өй салу белән мәшгуль, башкасы бакчасында казына. Җәйге эшләр тәнне арытса да, күңелгә ял, сихәт бирә.
Олы бер хуҗалыкта ялгыз гомер кичергән Суфия ханым да шундыйлардан. Аяк-куллары бик сызланса да, табибларның ”Физик эш белән шөгыльләнергә ярамый,” - диюенә карамастан, кыштыр-кыштыр дөнья көтүен белә. Әти-әнисенең нигезен ташлап китә, бакчаларын буш тота алмый ич инде ул. Япа-ялгызлыгына гына эче бик поша, туганнарының көн әйләнәсенә телефоннан хәл белешүе дә күңел бушлыгын һич тутырмый. Чынлап та, кайчандыр гөрләп торган өйнең, бакчаларның тып-тын калуы күршеләргә дә сәер тоела. Галим абый белән Вәсимә апа нигезе бу. Бер уллары, дүрт кызлары үсеп чыгып киткәч тә, беркайчан буш тормады йортлары. Атна саен кайтты балалары, аннан оныклары юлны онытмады. Әтиләре күптән гүр иясе инде. Ә үткән ел әниләренең күзе йомылып, бакыйлыкка күчкәч, бар да төп йортка кайтуны кискен сирәгәйтте. Ике улы ерак шәһәрдә гаиләләре белән яши, еш кайтырга вакытлары юк. Тормыш иптәше дә ике ел элек бакыйлыкка күчте. Апалары да картайды, ерак юлга чыкмыйлар инде. Көн дә тынычлык сөрә йортта, элек шау-гөр килеп торган бүлмәләрне кабат-кабат урасаң да, беркемне тапмыйсың. Ишек алдына чыкса, моңсу күзләрен туры төбәп карт Акбай ята. Бу гаиләнең тере шаһиты ул: теле генә юк барын да бергәләп хәтергә төшерергә. Суфиянең уйларын телефон шалтыравы бүлде.
- Исәнмесез. Суфия Галим кызы буласызмы?
- Әйе, мин. Тавышыгыздан танымыйм. Телефон номеры да безнең төбәкнеке түгел.
- Ялгышмыйсыз. Мәскәүдән мин, департамент хезмәткәре Камил Сафин булам. Сезне Белоруссия кешесе эзли. Башкортстаннан үзем дә, якташ булгач, бу эшкә мин алындым.
- Тыңлыйм. Ләкин, гафу итегез, Белоруссиягә минем һич катнашым юк. Кемгә кирәк булдым икән? Сез, бәлки, ялгышасыздыр?
- Суфия Галимовна, бик җитди оешма без, ялгышырга хакыбыз юк. Миңа сезнең белән очрашырга кирәк булыр. Сез дә каршы килмәссез дип уйлыйм. Әтиегез, үзегез турында серле мәгълүматлар бар бездә.
- Уйлармын әле бу хакта, әлегә чакыра алмыйм.
Бу сүзләрне бер икеләнми әйтте ханым. Алдакчылар, аферистлар ишәеп киткән заманда мондый сөйләшүнең җитдилеген ачык аңлый ул. Юридик белеме, бу өлкәдә саллы гына тәҗрибәсе булса да, сагайды бит әнә. Адәм баласы табигате белән шундый: охшаш хәлләр килеп чыкканда куркуга кала, ләкин серне чишми җанына тынычлык тапмый.
...Сәер шалтыратудан соң ике атна вакыт узып китте. Бу ара эчендә Суфия ханымны мең икеләнүләр газаплады. Үзенә, әтисенә кагылышлы барлык истәлекләр барланды. Изге күңелле кеше иде әткәсе. Үлүенә ун ел үтеп китсә дә, һәр әйткән сүзе колакта чыңлый, ата назы күңелне кытыклап хәтергә төшә. Сугыш ветераны иде әтисе, сугыштан соңгы елларда да тирә-якта абруйлы кеше булды. Ихтирам итмәгән берәү дә юк иде үзен. Шундый авыр елларда бер дошманы да булмадымы икәнни? Бәлки, аларны якыннарын шөбһәгә салмас өчен яшерә белгәндер ул.
Телефоннан сөйләшүдән тыш әле Суфия ханыма Мәскәүдән хат та килеп төште. Чынга охшый бу хәл. Төгәл мәгълүматлар китерелмәгән, әмма ләкин теге Сафин иптәш сүзләре белән хатта язылганнар тәңгәл килә. Тәвәкәлләде Суфия Галимовна. Болай җанны телгәләгәп яшәгәнче, дөреслекне белү күпкә җиңелрәк булыр дип уйлады. Камил әфәнде шалтыраткан телефон номеры буенча очрашуга әзер булуын хәбәр итте.
- Я хода, ни ишетермен? – дип уйлады ул, бераз курка төшеп. Гаилә фотолары сакланган альбомнарны кабат-кабат актарып чыкты, кичләр буе һаман хәтерендәге истәлекләрне барлады. Ерак шәһәрдә яшәүче бертуган апасы - Әминә белән әңгәмәләшеп алды.
- Апа, мин туганда сиңа инде сигез яшь булган, сөйлә әле әнинең мине алып кайтуы хакында, - диде.
- Сеңлем, бер дә сораганың булмады бу турыда, кайдан исеңә төште? – дип бәйләнде башта апасы. – Гәүдәгә бигрәк кечкенә, елак идең инде. Укудан кайтабыз да, Зәйтүнә (ул апасы Суфиядән 6 яшькә олы) белән сине карыйбыз. Әнинең эше күп, аңа булышабыз. Сине көч-хәл йоклатып, дәресләргә тотынабыз. Бигрәк матур кызчык идең инде, чукынчык!
Апалары чынлап та, курчак урынына күрде сеңлеләрен. Чәчләренә матур тасмалар тагып үрә иделәр алмашлап. Боларын Суфия яхшы хәтерли. Аларга ияреп, мәктәпкә йөри башлавы да исендә. Үзеннән 3 кенә яшькә олырак Илүсә апасы белән аеруча дус иделәр. Күрше авылда яшәгән дәү әни, дәү әтигә дә башта апалары кунакка йөрде, аннан - Суфия белән Илүсә. Дәү әниләре җиләккә йөртә иде үзләрен, туйганчы уйныйлар иде авылда. Дәү әтиләре бакчада күп итеп помидор үстерә иде, ә кызлар түтәлләргә су сибештеләр, утадылар. Үсә төшкәч, беренче мәхәббәт утлары да нәкъ шул авылда кабынды. Соңгы вакытта онытылып торган истәлекләр кичәгедәй хәтердә яңарды. Якыннары теп-тере чактагы кебек ап-ачык күз алдына килде. Моңсу да, сагышлы да иде. Ара-тирә яшь бөртекләре яңагы буйлап тәгәрәде. Битен алар берчә пешерде, берчә өшетте.
... Ярый әле Камил әфәнде киләсе көнен озак сузмады. Сөйләшенгәнчә, туп-туры өйгә килде. Хуҗабикә бик тырышып, күпъеллык осталыгын җыеп, табын әзерләде. Мәскәү кунагы каршында сынатасы килмәде аның. Кичкә табан тәрәз каршына кап-кара машина килеп туктады да, аннан 45-50 яшьләр чамасындагы ир чыкты.
- Әйдүк, түргә узыгыз, Камил энекәш, - диде Суфия ханым, кунакны каршылап.
Башкортстан турындагы берничә гомум җөмләдән соң ачыктан-ачык сөйләшү башланды.
Юкка шундый җитди оешма хезмәткәре түгелдер: фикерен ачык, мәгънәле итеп җиткерә белә бу кеше.
- Әтиегез, Галим Шиһап улы Харисов, Белоруссия фронтында өлкән лейтенант вазыйфасында сугышкан, шулай бит? 43нче елда каты яраланган. Пуля, ярты телен өзеп, тешләрен җимереп чыккан. Бәхетенә, баш мие зарарланмаган. Аның кебекләр эшелонда бик күп булгандыр, ныклап тикшерергә вакыт та җитмәгәндер, аны үлеләр белән бер авыл тирәсендә калдырып киткәннәр. Галим абый гәүдәсе җирдә күпме яткандыр, станциягә таба китеп барган бер хатын каты ыңгырашу ишетеп, йөгереп килә. Ярым үле, ярым тере сугышчы Зинаидадан (хатынның исеме) пышылдап ярдәм сорый һәм шунда ук аңын югалта. Караңгы төшкәч яралыны бәләкәй арба белән өенә алып кайта, сөйрәп дигәндәй өенә алып керә.
...Шулай берничә көн вакыт узып китә. Галим Харисов көчкә хушына килә. Зинаида бу турыда беркемгә сөйләми. Яшерен генә солдатны дәвалый башлый. Якыннарыннан берәү дә исән булмый Зинаиданың. Хәер, фронтка киткән абыйсының үле хәбәре дә килмәгән, тере булуы да икеле. Сугыш чорының мең төрле язмышлары шулай инде...
Игътибар белән тыңлаган Суфия ханым, түземсезлек белән:
- Дәвам итегез, зинһар. Бу кеше..., әтием була бит инде ул, кайчан аякка баса һәм ничек юлга чыга? - дип кенә әйтә алды.
Сүз сөекле әтисе, Галим абый турында барганына аның күңеле ышанып та бетмәде, ләкин кызыксынуы шундый көчле иде. Артык дулкынланудан баш өянәге кузгалып, әңгәмәне туктатырга туры килмәсен дип тә бик курыкты. Кайтыр да китәр бу кеше, сине көйләп тормас! Ләкин Камил әфәнде сабыр гына сүзен дәвам итте, ул әңгәмәдәшенең хис-тойгыларын әллә сизмәде, әллә мондый сөйләшүләргә инде күптән күнеккән иде...
- Озакламый авылга Совет солдатлары килеп керә. Бу турыда ишеткән Зинаида командирга дөресен сөйләп бирә. Галимне госпитальгә озаталар. Ләкин ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт очкыны кабынып өлгерә. Очкын гына булмый шул ул, дөрләп янган ут була – ярты гасырдан соң сезне эзләп йөрүнең дә сәбәбе нәкъ шул.
Бу мәгънәле сүзләрне Камил әфәнде шундый итеп әйтте, Суфия ханымның йөрәге чак өзелеп төшмәде. Бу мәхәббәт тарихының үзенә тоташканын ачык чамаласа да, әлегә күп нәрсә - томан эчендә. 43-нче елны булган хәл белән ул туган 52нче ел арасында нинди уртаклык булсын?
Суфия ханымның уйларын ачык чамалагандай, Камил әфәнде сөйләвен ашыгып дәвам итте:
- Сугыш беткәч, 8 елдан соң алар... шифаханәдә очраша. Зинаида авылыннан чыгып киткән, шәфкать туташлары әзерли торган курслар тәмамлап, шунда эшкә урнаша. Инде 30га якынлашып килсә дә, матурлыгы һич җуелмаган кызны ял итүчеләр дә, ир-ат табиблар да игътибардан һич ычкындырмый. Тик ни гаҗәп: үз насыйбы килеп чыкмагач, ул берәүне дә күрми, ишетми.
Менә бүген дә ул көндәгечә эшенә ашыкты. Шифаханә биләмәсе скәмьяләренең берсендә утырган берәүгә игътибары юнәлде. Тукта, бигрәк таныш сыман түгелме? Таныш кына да түгел, дөньяда иң кадерле, мәңгегә хәтеренә уелган кешесе - татар егете Галим ич! Озак вакыт икесе дә, кабат очраштырган язмышка ышанмый, бер-берләренә текәлеп тордылар. Шул мизгелдә ике йөрәк бергә типте диярсең! Кайчандыр кабынган мәхәббәт очкыны тагын дөрләп кабынды. Ләкин саналган көннәр сизелми дә үтеп китте. Киләсе елда очрашырга сүз куештылар! Күпме тапкыр кабатланды икән мондый очрашулар? Нәни генә кызчыклары тугач, тагы да ныгыды аралары. Тик бергә булу гына мөмкин түгел иде шул... Башкортстанда Галимне гаиләсе, тагы 3 кызы ялдан кайтканын өзелеп көтә. Очрашулар дәвам итте... Соңгы баруында көтмәде аны Зинаидасы. Кичтән каты авырып киткән дә, иртән тора алмаган. Ярый әле кызчыгы елаган тавышны ишетеп, күршеләре милиция чакырта. Ә хатын инде җан биргән була. Киләсе елны Галим барганда кызчыкны балалар йортына урнаштырган булалар инде. Көчкә генә, хәрби комиссариат аша баланы үзенә алып, туган ягына юнәлә ир...
Шушы урында Камил әфәнде кисәк кенә туктап калды. “Башкасын инде үзегез тикшереп белә аласыз”, - ди иде аның күз карашы. Суфия ханым аны сүзсез дә аңлады. Ләкин кемнән белешергә соң? Бу турыда башка туганнардан сорап булмый. Иң олы апасы да бит берни хәтерләми. “Үзем хәл итәселәр дә күп икән”, - дип уйлады ул. Ә Камил әфәнде белән элемтәдә торырга, яңа мәгълүматлар эзләргә сүз куештылар. Аны озаткач, Суфия ханым тынычлыгын тәмам җуйды. “Бераз хәл алганнан соң, яңадан эшкә тотынырмын,” – дип уйласа да, булдыра алмады. Кая ул! Алты дистәлек гомерең узып киткәч, үзең турында шундый гыйбрәтле тарих ишет әле...
Икенче көнне үк дәү әниләре яшәгән авылга - әткәсенең исән калган бердәнбер бертуган сеңлесе янына юл алды. Ләкин бу турыда кинәт сорап, сиксән яшен тутырган түткәсенең котын алудан курыкты. Кич кенә сүз башлады.
- Зәбирә апа, син безгә еш бара идеңме ул? Мин туган чакларны яхшы хәтерлисеңме?
- И сеңлем, авыр сорау бирдең. Вәсимә җиңгәм белән минем әткәй сүзгә килгән чорда тудың син. Күп кенә еллар сезне дә безгә җибәрмәделәр, без дә сезгә бара алмадык. Еллар үткәч кенә үпкәләр онытылды бугай. Авыл җирендә эш күп, ялгызым булгач, Галим абый авыр чакларда гел килеп ярдәм итә иде, рәхмәт төшкере. Бергәләп кунакка йөрергә вакыт та булмады ахры. Бер-бер артлы туганымның балалары дөньяга килде, һәрберегез тугач, эшне, балаларны, әткәй-әнкәйне ташлап, барып та булмады, - дип сүзен төгәлләде түтәсе.
Ярый әле берни сизмәде ул. Югыйсә, җаны кебек күреп яраткан бердәнбер абыйсы турында мондый хатирәләр аны бик рәнҗетер иде. Безнең татарда читтә балаң булу – гадәттән тыш хәл санала түгелме? Сугыш дигән зәхмәт язмышларны пыран-заран китереп, үзгәртеп, яңадан язып бетсә дә!
Суфиянең күңеле төште. Үзен әллә кайсы чит җирдә туган бала итеп күз алдына китерәсе килмәсә дә, серне тизрәк чишәсе килә иде аның. Әнисе яклап туганнары ерак шәһәрләрдә яшәгәнлектән, алар белән телефон аша сөйләште. Сак кына сүз башлады, сабыр гына тыңлады. Сер берничек чишелергә теләмәде! Берәү дә шикләнерлек сүз катмады, киресенчә, сүз куешкандай, аның балачагында аптырарлык бер вакыйга да тапмады. Шулай исәңгерәп йөргәндә авылдан Зәбирә апасы шалтыратты.
- Сеңлем, гел уйлап йөрим. Бик борчулы күрендең. Абый турында берәр сәер нәрсә белдеңме әллә? – дип сорыйсы итте ул.
- Зәбирә апакаем, шулайрак шул, берәр шигең булса, әйтми калма, мин берни белә алмыйм әле. Безнең гаилә тарихын яхшы белгән берәр кешене белмисеңме? – дип сорады борчылудан гаҗиз була башлаган Суфия.
- Бар бит, сеңлем, андый кеше. Авылыгызда Кәшифә Моратова дигән карчык исән булырга тиеш, ул ара-тирә сезгә килеп йөри иде. Вак-төяк эшләрегезне эшләшеп, тамак ялына йөрде ул. Әнкәңнең ерак кардәше дип беләм аны. Эзләп кара.
Икенче көнне авыл Советы аша тапты ул әбине. Кызында яши, нык кына күренә. Үзен күргәч, “Хәтере генә чуалып бетмәгән булса ярар иде!” – дип теләде. Бәхетенә каршы, Кәшифә карчык үз аңында, ушында булып чыкты. Суфиянең ачыктан-ачык сорауларына ул курыкмый-яшерми җавап бирде. Серне Кәшифә карчык бөтенләе белән ачып салды.
- Галим абыйның ерактан бер яшьләр чамасындагы кызчык ияртеп кайтуын мин үз күзем белән күрдем. Шундый нәни бала белән ничек поездда кайткандыр? Вәсимә шуңа да мине ул көннәрдә өйләренә якын китермәде. Мин моны бөтен күңелем белән аңласам да, беркемгә сөйләмәдем. Бераздан ул үзе мине эзләп килде. “Кәшифә, чордаш, берни төпченмә, күп күрмә, ишетмә. Балаларны үстерешергә ярдәм ит, буш итмәм үзеңне”, - диде. Беркем үзләре турында гайбәт сөйләмәгәнне аңлагач, минем белән серен бүлеште. Иң курыкканы шул булган атаңның: кайткач, Вәсимәсенә ни дияр соң. “Таптым”, дияргә - кеше баласы көчек түгел лә! Дөресен сөйләп бирергә туры килгән аңа. Усал булса да, акыллы иде әниең. Үз баласы кебек кабул итте ул сине. Галименең чит кызны ныграк яратуын күреп торса да, дәшмәүне кулайрак күрде. Башка балалар янында кинәттән пәйда булган баланы күреп аптыраган, бу турыда кызыксынган туган-тумача, дус-ишләр дә табылмый калмады, тик ата-анаңның җавабы бер иде: “Ерак туганыбыз үлеп китте, сабыен үзебезгә алдык”. Башка төпченүче булмады. Хәер, сугыштан соңгы чорларда кинәт кенә вафат булган кардәшләренең сабыйларын үстерү – гадәти хәл иде. Моңа берәү дә аптырамагандыр.
...Суфия боларны шаккатып тыңлады. Ышанып та бетмәде, бала чагындагы кайбер сәер тоелган нәрсәләрне уйлап, җавап тапкан сыман тойды.
Ә Камил Сафин әфәнде аша соңгы сүзне көткән Белоруссия кешесе (ул Зинаиданың бертуган абыйсының улы) белән Суфия ханым телефоннан сөйләште. Рус телендә җиңел аралаша булып чыкты. Свирид исемле икән. Әтисе Наум исемле, ул исән, аңа 94 яшь. Свирид әфәнде үзенең Россиягә килергә теләген белдерде. Ләкин Суфия ханым катгый тавыш белән: “Әгәр минем якыннарымның серне чишәселәре килмәгән икән, минем тикшеренүләрем аларның рухын кимсетәчәк. Бар да ничек булган, шулай калсын”, - дип җавап бирде.
Чынлап та, соңгы сулышларына кадәр серне Суфияга булса да чишмәгән икән әти-әнисе, димәк, шулай тиеш, дип тапканнар. Ярый, тыныч йокласын сөеклеләре...
Әлфия Шәйхлисламова,
Башкортстан, Туймазы районы, Кандра авылы
Фото: pixabay
Теги: хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев