"Илең турында уйла" рубрикасы буенча яңалыклар
-
9 июль 2026 - 13:00
Вәриснең әтисе кайта (хикәя)
Җиңү сүзе алып килгән рәхәтлек Вәриснең бөтен тәне буйлап йөгергәндәй тоелды. Алайса, әтисе кайта! Болай булгач, әтисе исән калган бит аның! Елмаеп, шатлыгын кая куярга белмәгәндәй, ул әнисенә төбәлде. Әнисе нигәдер тын гына елый иде... -
7 июль 2026 - 13:00
Тирән яшеренгән сер (хикәя)
- Усал булса да, акыллы иде әниең. Үз баласы кебек кабул итте ул сине. Галименең чит кызны ныграк яратуын күреп торса да, дәшмәүне кулайрак күрде. Башка балалар янында кинәттән пәйда булган баланы күреп аптыраган, бу турыда кызыксынган туган-тумача, дус-ишләр дә табылмый калмады, тик ата-анаңның җавабы бер иде: «Ерак туганыбыз үлеп китте, сабыен үзебезгә алдык...» -
26 июнь 2026 - 13:00
Гәрәбә мәрҗәнемне, кызым, үзең тагарсың... (хикәя)
Әни җылысы, әни кайгыртуы, аның кулларының һәм күңеленең юмартлыгы эләкмәде. Беренче нарасыен тудырганда, биләргә чүпрәге дә булмагач, аптыраганнан кадерләп кенә кигән күлмәген сүттерергә туры килгәне онытылмый. Йөрәк яраларыннан әрнеп, бәгыре сулык-сулык килеп яши ул. Ләкин үз гаиләсенә дә, бүтәннәргә дә моны сиздерми... -
11 июнь 2026 - 12:00
Һәйкәл янында уйлану
Ул көннәрдә вакыт туктап калды. Көн яктысын күзләр сизмәде... -
3 июнь 2026 - 13:00
Койрыксыз ат (хикәя)
Җәмәгате Галимҗан дөньялыктан күчкәненә быел 15 ел. Разия үзенә бер яңа дөнья ачып, шул үзе ачкан дөньясында ятим җанына бер юаныч тапты. Галимҗаныннан башка бер генә көн дә яшәвен күз алдына китермәгән кеше әкеренләп ялгызлыкка күнекте... -
25 май 2026 - 13:00
Акчәчкә (хикәя)
«Яшәсә, бер ел яшәр» дигән сүзләре искә төшеп, чарасызлыктан күзләремне яшь томалый... Гариф та көннәренең санаулы икәнен аңлый иде... -
9 май 2026 - 17:00
Сугыш тынган арада
Мәрзияне ничек яратса да, ул турыда беркемгәдә белгертмәде. Нәрсә әйтсәң дә, бәләкәй чакта бергә уйнап үссәләр дә, хәзер бит инде ул укытучы. -
9 май 2026 - 13:00
Җиңүгә керткән өлеш (хикәя)
«Улым белән кызымны бик сагынырмын инде. Син елама, Хәдичә. Сугыш озак бармас ул, 3-4 айдан бетәр, мөгаен. Балаларны һәм үзеңне сакла». Бу Кәримнең соңгы сүзләре булды. Нәрсә булды бу дөньяга? Матур гына барган тормыш үзгәрде дә куйды... -
8 май 2026 - 15:00
Җиңү таңы
Яу кырында ятып калган һәм исән-сау әйләнеп кайткан авылдашлар истәлегенә багышлана... -
7 май 2026 - 13:00
Хәтирәләр сандыгы (хикәя)
Минем бабам Вәлиәхмәт 1941 нче елны сугышка алына һәм Мәскәү астындагы кавалерия полкына билгеләнә. 1944 нче елны бик каты яралана, бер кулы эшкә яраксызга әверелә... -
12 апрель 2026 - 13:00
Бер мәхәббәт тарихы (хикәя)
Язмыш кызык икән. Суга дип киткән, кияү алып кайткан, ‒ дигән мәкальдәге кебек килеп чыга. Икенче көнне егетнең туганнары муллага «әйе» ‒ дигәч, йорттан китәргә ярамаганлыкны, килен икәнлеген аңлаталар. Шулай итеп, кыз бу ишле гаиләгә килен һәм төшкән җиренә таш булып яши башлый... -
5 апрель 2026 - 13:00
Ана догасы (хикәя)
Җылы мич янындагы сәкедә сугыштан яраланып кайткан егет ята. Әни карчык ястү намазын укый. Укып тәмам итә дә сорый: – Габдрахманым, Гомәрем кайсы якта? – Әнә, көнбатышта, – ди егет. Ана улы күрсәткән якка борыла да озын-озак итеп дога кыла. – Әмирем кайда? – Япониядә ул, әни, көнчыгышта. Карчык инде шул якка карап укый. Төннәр буена шулай, таңнар беленгәнче... -
2 апрель 2026 - 13:00
Үкенеч (хикәя)
Балалары янына кайтам дип юлга чыккан Мөхәммәт Шыңар авылы зиратындагы салкын кабергә кайтып ятты. Авылда тагын бер тол хатын артты, ятимнәр исемлегенә сигез бала өстәлде... -
31 март 2026 - 13:00
Туган җирем шифасы (хикәя)
18 яшьлек кыз командирлары Гаязга гашыйк булды. Ачы сугыш та аларның мәхәббәтенә киртә була алмады. Яшьлек үзенекен итте... Бу мәхәббәт аларга сугыш михнәтләрен җиңеләйтергә көч бирде. Ләкин ике елга сузылган саф мәхәббәт шатлыгы кинәт бер минутта юкка чыкты... -
2 март 2026 - 13:00
Сандыктагы хат (хикәя)
Ел артыннан ел үтте, ул Гаязын көтте.. Сугыш бетеп, авылга кайсы сау-сәламәт, кайсы ярым тере булып кайткан фронтовикларның һәрберсен диярлек әнә шул урамъяк тәрәзәсеннән олы юлдан ук күреп каршы алыр иде дә, кичләрен өйләренә барып: - Минем Гаязымны очратмадыңмы, хәбәрсез югалганнарны эзләүче бармы соң? - дип йөз дә бер сорау белән аптыратып бетерер иде...