"Илең турында уйла" рубрикасы буенча яңалыклар
-
30 октябрь 2025 - 13:00
Гаҗизлек (хикәя)
Әнисе, кулыма алсаммы? Уянырмы? Уяныр шул, тимим. Йокласын сабый. Күрешергә насыйп итсә иде... Елама, кайтырмын. Куян күчтәнәче алып кайтырмын... Сез минем кайтканны көтегез, яме. – Минем балам... Бишектә йоклап калды, – дип кабатлады Агай... -
26 сентябрь 2025 - 13:00
Шундый мизгел була... (хикәя)
«Әни, син мине югалткансыңдыр инде... Кыш иде әле. Алты кеше төнге разведкага киттек. Өчәр кешедән ике группага бүленеп, немецларның туплары, танклары кайда икәнен карап йөрдек. Көндез карга күмелеп яттык та, икенче төнне кайтырга чыктык. Нейтраль полосага җиткәндә таң атып килә иде инде. Берзаман ике ут эчендә калдык: немецлар да ата, үзебезнекеләр дә...» -
22 сентябрь 2025 - 13:00
Көтеп алган бүләк (хикәя)
“Кызым, мин бүген үләм. Син кайтып китәргә ашыкма инде, янымда була күр”, – диде ул миңа. “Син нәрсә, әни, күзең ачылуга үлем турында сөйлисең. Тәрәзәгә кара, нинди матур, аяз, кояшлы иртә”, – дип әнигә шелтә белдердем... -
2 сентябрь 2025 - 13:00
Үпкә (хикәя)
Батыр солдат яраланып госпитальгә эләгә. 1942 нче елны, аягыннан кан белән тулып, чәлтеренә ябышкан итеген ярганнан соң, ике ядрә ярчыгы алып, аны сугышырга яраксыз дип табалар... -
29 июль 2025 - 13:00
Васыять (хикәя)
1942 нче елның март аенда гаиләгә кара пичәтле кәгазь килеп төште. «Сезнең ирегез Гобәйдуллин Мөхәммәтгали 1942 елның 16 мартында Юхново шәһәрен дошманнардан азат иткән вакытта батырларча һәлак булды», – диелгән иде анда. Әйе, тырышты ялгыз ана. Балаларын аякка бастырды, хуҗалыкны таркалтмады, тормышын да кешеләрдән ким алып бармады. Тик Мөхәммәтгалинең генә аерылганда әйткән соңгы сүзләре тормышка ашмыйча кала бирде... -
23 июль 2025 - 16:00
Кыр казлары хушлашмый китте
Алар кайтты, син генә юк, әти, Сабый йөрәк өзелеп көтте. -
20 июль 2025 - 09:00
Алман мордары (бәян)
Аның кулына бер журнал тоттырдылар. Анда Берген – Бельзен концлагереннан нацистлар үзләре төшергән фотосурәтләр басылган иде. Коточкыч күренеш. Күренеш кенәме, иң куркыныч әкиятләргә дә керә алмастай афәтле үлем утравы, зобанилар туе. Газ миченнән чыгарылган биниһая күп мәет скелетларын утын әрдәнәсе шикелле эскертләп өйгәннәр... -
22 июнь 2025 - 15:00
Батырларга башым иям
Батырларга башым иям, йөрәгемә куеп кулны... -
20 июнь 2025 - 10:00
Тынычлык булсын җирдә!
Киләчәктә җиргә кешеләр бәхет белән генә туса иде... -
18 июнь 2025 - 10:00
Сугыш төсе - кара төс
Аналарның күз яшьләре ап-ак, кайгылары - кабер төсендә... -
16 июнь 2025 - 13:00
Нихәл, яшьти! (хикәя)
Көчле шартлау немецларны да пыр туздырды, мине дә агач башыннан бәреп төшерде... Канга баткан килеш шактый үрмәләгәнмен, ахры... -
12 июнь 2025 - 13:00
Самавыр (хикәя)
– Кулларым исән булса, атар идем мин ул врачны! Нигә шулай яшәргә калдырган ул мине?! Пычагың кулыңда бит, җан тамырына сыз да җибәр! Йә укол яса! Һәм юк син, юк! Болай кеше күзенә карап яшәгәнче!.. -
2 июнь 2025 - 12:00
Кайтырбыз диеп киткән идек лә...
Тиздән җитә, улым, икенде. Кул-аяксыз күрше ире кайтты, Син кайтып керерсең шикелле... -
5 май 2025 - 12:00
Кабатланмасын иде сугыш афәтләре
Сабыр канатларын сындырмыйча, түзгән аның ничек йөрәге? -
30 апрель 2025 - 13:00
Җиңүгә керткән өлеш (хикәя)
«Улым белән кызымны бик сагынырмын инде. Син елама, Хәдичә. Сугыш озак бармас ул, 3-4 айдан бетәр, мөгаен. Балаларны һәм үзеңне сакла». Бу Кәримнең соңгы сүзләре булды. Нәрсә булды бу дөньяга? Матур гына барган тормыш үзгәрде дә куйды...