Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Карт инәй (хикәя)

Күңел һаман риза түгел. Күзләр юлда. Картинәйгә менә бүген уллары кайтыр кебек, Шәйхулласы кайтыр. Нәрсә белән кайтыр икән? Олау беләнме? Бүген дә көн үтте. Олы юл бит, бәлки иртәгә машина-мазар узар…

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, картинәемә,

сугышта һәлак булган туганнарыма багышлыйм.

Гаҗәп җирәнгеч төш күреп, чирканып, үксеп елап уяндым. Тәүбә, гомердә өнемдә юкны... Имеш, бетләгәнмен, бөтен җиремне серкә, бет баскан… Шул хатирәләрдән котылырга  теләп юрган астына качыйм дисәм… юрган асты  тулы нәҗес. Бер кая барыр урын юк.  Гарьлегемнән ачынып еларга тотындым. Үксегән тавышыма уянып киттем. Ярый әле, ходаем, төш кенә икән. Хәерлегә булсын, байлыкка инде бу, сөенечкә.

Мәрхүм картинәем “бет”, “бук” ‒ “килем”гә дип юрый торган иде. Байлыкны төштә күрүе дә бик рәхәт инде ул, малай, күңелләр күтәрелеп китте. Нигәдер мин төшләргә ышанам, еш кына юраулар  юш килә. Аны юрый белеп юрарга, сөйли белеп сөйләргә кирәк. Тагы картинәйнең сүзләре искә төште инде. Имеш ике кеше берүк төрле төш күрә: икесенең дә танулары каный. Юраучыга баралар. Беренчесе сөйли:

‒ Бүген төшемдә борынымнан кан килде. Нәрсәгә булыр икән? 

Юраучы аңа:

‒ Бик матур төш күргәнсең. Кешегә сөйләп йөрмәсәң, көтмәгән туганнарыңнан байлык килер, ‒ ди.

Җавапны ишеккә колагын куеп, тыңлап торган икенче кеше, шатлана-шатлана, юраучыга керә:

‒ Бүген төшемдә танавымнан кан китте, ни булыр микән? ‒ дип сорый.

Юраучы:

‒ Күңелеңә авыр алма, туганыңны югалтасың, байлыгың китеп бетә, ‒ дип юрагач, моның ачуы килгән.

‒ Нигә миннән алда керүчегә башка төрле юрадың? ‒ дип сораган һәм мондый җавап ишеткән:

‒ ...ул кан килгәнен күргән, ә синең төшеңә кан китү кергән.

Юрауларымның нәтиҗәсен әллә ни озак көтәргә туры килмәде. Май аеның кояшы үзенең якты җылы нурларын кая куярга белми интеккән бер көнне, согы чыгарылган лимондай,  арып эштән кайтуыма кулыма минем исемгә АКШтан  ярыйсы гына акча күчерелү турында перевод кәгазе китереп тоттырдылар. Аруым  көчле булгангамы, почтальон китергән бу  кәгазь әллә ни исемне китерә алмады. Ни гаҗәп, акчаны кая кую, ничек тоту планнары корып хыялланып азапланмадым,  хәтта төш күргән кадәр үк сөенмәдем дә бугай. Дөресрәге, ышанмадым, уен сымагырак бернәрсәдәй кабул иттем, чөнки моның булуы мөмкин түгел. Муеннан эшкә чумып, бу турыдагы хәбәр  болай да тишек хәтеремнән бөтенләй үк чыгып ук очкан. Берничә көннән почта кассасына чакырып шалтыраттылар. Акчаның бик кирәк чагы булганга, аягымни җиргә тидерми генә бардым, белештем, чынлыкка чын икән, ләкин долларларны район үзәгеннән барып алырга кирәк. Шунда күңелемнән чит илдә яшәүче танышларны барладым. Алар арасында Яруллина фамилиялесен һич таба алмадым, бәлки, берәрсе кияүгә чыгып, фамилиясен үзгәрткәндер? Адрес та таныш түгел. Монысы белән килешеп була. Әнә, Наташаның улы әнисенә туктаган бер порттан пейзажлы открытка җибәрүне гадәткә керткән, хәбәр килгән саен - яңа адрес. Открытка -  бер нәрсә, ә доллар - бөтенләй икенче. Мөгаен, бу долларарны алмаска кирәктер, болай да атлаган саен төрле маҗараларга юлыгып, әллә кай җирләремә мөгез чыгарып торам. Я тагы үз башыма булыр, юньлегә түгелдер. Әле үзем эшләгән кабинетка компьютер сорап президентка хат язган өчен, чак эшемнән очмыйча калдым. Баксаң,  компьютер әллә кайчан бирелгән булган икән, катлаулы юллар үтеп, тиешле урынга килеп кенә җитә алмыйча югалган. Әй сүктеләр, әй сүктеләр, эт иттеләр. Директор башбаштаклыгым  өчен тетмәне тетте. Түзәр әмәл калмагач, беткә үч итеп тунын утка яккан кеше сыман, эштән китәргә җыендым. Шуннан үзләре берәм-берәм көйләп-чөйләп калдырдылар инде...

Уйланып йөри торгач, атна-ун көн узды һәм мәсьәлә үзеннән үзе чишелде. Акча күчерүчедән озын итеп язылган хат алдым. Ул минем ике туган апам (зурәтиемнең кызы) булып чыкты.

Зурәтиемне мин күреп белмим. Ул сугышка киткәндә, әтиемә җиде-сигез яшьләр чамасы булган. Яхшылап хәтерләмиме, исенә төшерәсе килмиме, әтинең абыйлары  турында сөйләгәне булмады. Ул болай да аз сүзле кеше, үзеңә кирәкне келәшә белән дә тартып алып булмый. Ә буасы ерылып китсә, берничек тә туктата алмыйсың. Андый чаклар сирәк була. Гомумән, аны аңлавы авыр... Аның каравы, кылгандай  каты ап-ак чәчле,  үтүкләнмәгән яулыктай җыерчыклы йөзле, бер күзе бөтенләй сукыр, икенчесе, үзе әйтмешли, элди-җелди генә күргән картинәй сугышта һәлак булган ул улын еш искә ала. Юан  тамырлары зәңгәрле-яшелле булып бүртеп торган сырлы куллары белән кыңгырау чәчәге төшкән өстәл клеенкасына һич тынгылык бирми, бер кирәмәгәнгә сыпыра-сыпыра,  ак каплаганга, тоныкланып калган күзләрен каядыр ноктага төбәп, үз-үзенә сөйләнгәндәй, бер үк вакыйгаларны, бер үк сүзләрне сөйләп утыра.

 ‒ Инде йөзенчегә кабатлыйсың, карт инәй, ‒ дип туктатырга теләсәм, үз туксаны  туксан:

‒ Ә-ә, шулаймыни?.. Я бик әрнешкәнгә кабатлаемдыр инде. Өрлек кеүекләр ие, сугышка киттеләр дә суга төшкәндәй, югалдылар да куйдылар бит, ‒ дияр, үзе һаман кешелеккә бәйли торган француз яулыгының бер почмагы белән күптән инде яше кипкән күзеләрен сөрткәндәй итүне гадәткә керткән.

Беренче ире, ике баласын итәктә, берсен корсакта калдырып, патша сугышына китә, әйләнеп кайтмый. Патшаны бәреп төшергәч, картинәйнең ихлас  күңелдән шатланып:

 ‒ Иремне сугышка алган иде, үзе дә дөмеккән икән, чукынгыры-мөртәт, ‒ диюенә Сабай авыл халкы шак ката.

‒ Ипләп сүлә, Фатыйма, кеше ишетмәсен. Патшага тел  тидермә, патшасыз ничек яшәрбез, шуңа көялән, ‒ диләр.

Бәхетенәме, бәхетсезлегенә каршымы, үзе дә әйтә алмый, итәктә калган уллары, ул чорда киң таралган кызамык чире  белән авырып, дөнья куя. Өченчесе, картинәем әйтмешли, әтәй юк диеп тормай, туа, тиресе тегелмәгән, үсә. Картинәй аны картәтәйгә ияртеп алып килә. Беренче иренең үле хәбәре булмагач, муллалар никах укымый изалыйлар. Илдә ачлык, ир-атсыз торып, дөнья көтеп булырлык түгел. Иртән торсаң, бөтен тишек ир сорый, ‒ дигән мәзәк, бәлки шул чорда чыккандыр.  Күчтәнәчкә ярты ипи биргәч, патша сугышында катнашкан авылдашларының  берсе, Фатыйманың ире үлгәнен үз күзләләрем белән күрдем дип дәлилләгәч, картәтәем белән, ничек итсә итеп, кешегә сиздермичә, төнлә күрше авыл мулласыннан никах укытып, Каран авылына килеп, бергә яшәп китәләр. Ятим бала атлаган саен кагыла да сугыла: һәр кыек эше өчен чыбык ашый, каеш белән түшәлә. Кем тычты ‒ гарип тычты, кара җирне ярып тычты. (Карт инәемнең яраткан әйтеме).

Шуңадыр картинәй Шәйхулла абзыйны бигрәк еш искә ала. Җитмәсә, ул (зурәтием була инде) сугышның башыннан азагына кадәр ут эчендә йөргән. Ә картәтәйдән туган абыемнар, сугышка китеп, озак тормый: берсе хәбәрсез югала, икенчесе һәлак була.

Сугыш беткәч тә әле Берлиннан, Шәйхулла абыйдан, хатлар  килә. Соңгысында тиздән кайтырбыз диелгән була. Шул  хаттан соң күп тә үтми, батырларча һәлак булуы  турында хәбәр килә. Картинәем дә картәтәем дә укый-яза белмәгән, язу  танымаганнар. Әти әле укырга кермәгән. Үзләре язу танымагач, аны күршедәге буш йортта яшәгән Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән марҗаның үсмер кызыннан укыталар. Ул юньләп татарча белми, әмма абыйның батырларча үтерелүе турындагы хәбәрне җиткерә. Картәтәй ышанмыйча:

‒ Сугыш эчендә үлмәгәнне, сугыш беткәч, кеше үләмени, хәзер сугыш беткәнгә ярты ел, ‒ дип, хатны тартып ала, теленә килгән яман сүзләрне тезә-тезә хат укырга кергән кызны өйдән куып чыгара. Кинжал белән казалып үтерелгәннән соң, ике ай ярым чамасы вакыт узгач, Германиядән зурәтиемнең орден-медальләре, көмеш кесә сәгате (алар белән уйнаганыбыз истә), Җиңүдә катнашканы өчен Сталин төшкән ике грамотасы (энемдә саклана), тагын нәрсәләрдер посылка белән килә.

 Картинәй:

‒ Сантый булганмын да инде: башым да эшләмәгән, картәтәң күрмәгәндә, яңадан иркенләп, укыта да белмәдем, ‒ дип еш кына үкенеп искә ала торган иде.

Көз. Әбиләр чуагы. Халык әллә ничә ел күрмәгән уңышны җыеп алды. Күңел һаман риза түгел. Күзләр юлда. Картинәйгә менә бүген уллары кайтыр кебек, Шәйхулласы кайтыр. Нәрсә белән кайтыр икән? Олау беләнме? Бүген дә көн үтте. Олы юл бит, бәлки иртәгә машина-мазар узар…  Кайсыбер чагында, мине дә ияртеп, күрми калмаем  тагы дип, тау  башына менеп, район үзәге ягына күзләре талганчы карап тора. Кайчакта картинәй танырмынмы икән дип, икеләнеп тә куя. Өйдән чыгып киткәненә күпме? Башта солдат хезмәтенә алынды, аннан менә кайтабыз дигәндә, каһәрле сугыш. Сугыш та бетте. Анысы беткәнгә дә ничә ел. Хатны укып хатирәләрне барлагач, гаилә альбомыннан зурәтиемнең ут эченнән салган карточкаларын карадым. Саргайган, ләкин төсен җуймаган фронттан килгән фотолар.  Аларның артына каз теше кебек тип-тигез хәрефле көрән каралы рус телендәге язу бик тә пөхтә һәм яхшы сакланган. Дуслары белән төшкәненә хәрби дәрәҗәләре (званиеләре) һәм фамилияләре язылган. Зурәтием әллә каян танылып тора. Миңа да охшаган, әтидән аерып алгысыз киң күкерәкле, офицер гимнастеркасындагы погонында өч йолдыз өлкән лейтенант икәнен күрсәтә. Икенче фотода да бөркетнекедәй горурлыгы һәм җитдилеге кыяфәтенә чыккан картинәемнең иярә килгән зур улы карап тора. Аның янәшәсендә аксыл кискән чәчле, зурәтиемнең кулбашыннан гына булган, чәчләре төслерәк,  үзенә бик килешеп торган күлмәк кигән, аңа  погоннар таккан, мөлаем гына елмаеп, бер кызыкай сыенып баскан. Икесе дә хәрби киемнән, портупейлы һәм  тездән торган кара итектән. Кызыкайның көмәнле икәне күлмәктән ярыйсы ук беленә. Фоторәсемнең артына: “На память дорогому отцу и матери от сына Александра и его жены Анны”, ‒ дип, һәрбер хәреф матур язу дәфтәрендәге сыман җиренә җиткереп, перо белән акка көрән кара белән язылган. Картинәйгә мондагы язуларның мәгънәсен, күпме генә аңлатсам да , “аның хатыны югые” дип,үзенекен сөйләп, минем сүзләрне кабул итмичә, авызымнан бәреп төшереп тик тора.

‒ Юк, нишләп ул марҗа алсын, солдатка киткәнче, инәй (әнисенә шулай дип эндәшкән), үзебезнең урам Рәшидәне алам, бигрәк чибәр, эшкә дә уңга, киленең булсын, ‒ дип, ничә рәт сөенче алгандай, йөгереп кайтты. Ризалашмадым. Үзеңне дә ятим үстердем, үгәй әтәй белән үстердем.  Тагын ятим карар хәлем юк, хезмәттән кайткач та өлгерерсең, дидем. Балакаем солдаттан кайтыр алдыннан гел Рәшидә белән бер очтан (бертөсле)  күлмәклекләр, яулыклар  алган. Менә кайтам дигән генә, сугыш чыгып китеп, дөньяларны бозды. Тактадан ясап, өйдән алып киткән чумаданын, алган әйберләрен салып, кеше аша җибәргән. Юк, өйләнмәгән, нишләп марҗа алсын..,  ‒  дип алъяпкыч итәгенә йомырка җыйганда да, үз алдына сөйләнеп йөри-йөри, бала югалтуның газаплы ачысын эченә йотар иде. Мин һаман үземнекен тукыйм. Үземчә сугыш әллә нинди язмышларны җимерегә сәләтле икәнен төшендерәм (әйтерсең, картинәем белми), оныгы булырга тиешлекне исбат итмәкче булам. Мәктәптә укыганда, туганым булырга тиеш дип, ГДРның кайсы почмакларына гына хат язмадым, фронттан килгән фотоларны кемгә генә күрсәтмәдем. Юк белән булышу гына булды, картинәйгә оныгын табып бирә алмадым. Азактан, зур булгач, акыл утырткач, картинәй дә кунакка гына килгән бу дөньядан китеп баргач, барсы да онытылды. Картинәй, бакыйлыкка  күчкәнче, улы өчен тәгаенләнгән пенсияне алып яшәде.

‒ Балам минем өчен җанын биргән, канын агызган. Шуның өчен түләйләр бу акчаны. Кәнфит белән печинҗә (ул заманда кибетләрдә башка нәрсә юк та иде) генә ашап торсам да җитәрлек, - дип горурланды, кеше алдында сер бирмәскә тырышты.

Шәйхулла абый офицер булганга, ул акча шул чорда әти-әнием алган хезмәт хакыннан байтакка зур. Пенсия килгәч, энем  белән мине ияртеп, базарга  алып бара. Энекәшкә  хромка гармон, миңа фотоаппарат алып биргәне истә. Лафкага китсә, капка төбе саен һәр өйнең ишле бала-чагасы скамейка тутырып,  әниләре ашарга китергәнен көткән карлыгач балалары кебек, тезелешеп утырып, матур әбиләренең (йөзгә җитеп килсә дә, авызында бер генә теше булса да ‒ матур) кайтуын шатлыкларыннан ни кыйланырга белмичә көтеп торалар. Ә ул һәммәсенең кулына печеньемы, кәнфитме  биреп китә.

Каринәй күптән мәрхүм (быел кырык ел) инде. Безнең өчен аңардан да газиз, аңардан да кадерле кеше булмады. Туксан тугызның өстенә чыгып, бу дөньядан мәңгелеккә  китте. Әмма ул беркайчан да яшәү ямен югалтмады, яшәүдән туймады.

‒ Улларым яшәсе гомерне яшәп бетерәм әле мин, ‒ ди торган иде сабыр гына, шул ук вакытта чәмләнеп. Кыш җитсә – бу салкын кышларда үлмәсәм ярар ые, кабер казучылар рәнҗер; җәй булса – бу ямьле җәйләрне калдырып китмәсәм  ярар ые, ‒ дияр иде. Ул үзенең оҗмаһка эләгәсенә дә ышанды, чөнки моның сәбәбе бар: бала кайгысын күп күргән кешенең картайган саен гөнаһлары бетә икән. Мин аның оҗмаһта булуын бик телим.

Күпме гомерләр үткән, күпме сулар аккан, язмыш мин эзләгән кешедән мине эзләткән. Ләкин совет офицерына сугыштан туган йортына, туган җиренә, туган телендә хат язарга ярамаганынлыгын картинәйгә  ничек аңлатыйм? Шәйхуллаларның – Александр, Әнисәләрнең – Анна булуын картинәйгә ничек төшендерим?

 

Сания Шәрипова, Башкортстан, Бүздәк

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ы аныс. ур рәхмәт.