"Шифалы куллар" бәйгесе рубрикасы буенча яңалыклар
-
28 апрель 2025 - 13:00
Икәү (хикәя)
Шыңшыган авазлар чыгаручы җан иясе «мин монда, монда» дигән кебек кычкырып елап ук җибәрде. Бала! Кемдер чүплеккә сабыен ташлап киткән! -
27 апрель 2025 - 13:00
Доктор Байчурин (хикәя)
Минем кулда пычак. Иртәгә мин тагын йөрәк тамырына операция ясарга тиеш. Бүтән андый катлаулы операциягә алынмам, дигән идем инде. Әнигә ясаганнан соң... Мин газиз әниемнең күкрәк турысыннан шул пычак белән ярып, кан тамырын кисеп ямадым... -
14 апрель 2025 - 10:00
Шәфкатьле әбигә
Авылда, безнең күршедә, Шәфкать туташы яши... -
8 апрель 2025 - 13:00
Язмыш (хикәя)
- Син аны танымассың. Синең белән бергә авариягә эләккән кыз ул. Зур клиникада гомерен саклап калдылар. Тик... инвалид булып калды шул... -
1 апрель 2025 - 13:00
Зыян салма (хикәя)
Бәбәйлисе хатынның исемен ишетүгә, өстенә кайнар су сипкәндәй тоелды. Бите яна, чигәсе сулкылдый. Иренең «уҗымга» шушы хатын янына йөрүен күп тапкырлар җиткерсәләр дә, аларның уртак гөнаһ җимешен бу якты дөньяга үзенә кабул итәргә туры килер дип уйламаган иде ул... -
22 март 2025 - 13:00
Иренең, иреннәрең… (хикәя)
Баланың әнисе бөтен дәвахананы аякка бастырды. Аның «Ул тын алмый! Ул тын алмый!» дип бар көченә кычкыруына, монда ятучылар гына түгел, бөтен шәһәр халкы уянгандыр, валлаһи! -
27 февраль 2025 - 13:00
Кендек апа (хикәя)
Уйлап торырга вакыт юк иде. Фельдшер, Руфиянең күзләренә карап: “Бергә табабыз, мине тыңласаң барысы да яхшы булыр”, - диде... -
13 февраль 2025 - 16:00
Шифалы куллар
Әгәр миннән сорасалар: “Син кем булыр идең?”- дип, Бер сүз белән әйтер идем... -
25 гыйнвар 2025 - 13:00
Йолдыз гомере – нурларында (хикәя)
Аңа йолдыз гомере бирелмәгән. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1946 нчы елның 1 нче сентябренда туып, 59 яшен дә тутырырга өлгермичә, 2005 нче елның 6 нчы январенда, телевизор карап утырган җиреннән бакыйлыкка күчкән ул. Кулыннан телевизор пульты төшеп киткән тавышка апамның килендәше – Нәкыя бүлмәгә килеп кергән. Илгизәр абыйның үлем хәбәре бөтенебезне дә кыш көне яшен суккан халәткә китергәндәй булды... -
7 гыйнвар 2025 - 13:00
Батыр Зәйнәп (хикәя)
- Марсель Гүзәлнең йөрәгенә пычак белән кадаган, кулымда җан бирде, мескенкәем, - дигәндә аның күз алдына Гүзәлләрнең канга баткан йокы бүлмәләре, бәхилләшү сүзләрен дә әйтә алмыйча, мәңгелеккә күзен йомган дустының ак йөзе, Марсельнең үзе башкарган эштән исәрләнгән исерек кыяфәте, чарасызлыктан, куркудан елап, шешенеп беткән ике яшүсмер кызлары килеп басты... -
6 ноябрь 2024 - 17:00
Миңҗамал (булган хәл)
Ике аягын да өздергән кырым татарының өзгәләнгәнен күреп йөрәк әрни. Солдат янында басып торган Миңҗамалның кулыннан тотып ала да: - Үтер мине! Үтер! Ник син мине сугыш кырыннан алып чыктың? Мин кемгә кирәк хәзер? - дип ачыргаланып елый... -
18 октябрь 2024 - 14:00
Син ярдәмгә һаман ашыгасың...
Яшәүгә көч, өмет бирәсең... -
23 июль 2024 - 13:00
Мин дөньяны күрәм (хикәя)
Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады. Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрми иде. – Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрмиләр... -
18 июль 2024 - 10:00
Ак чәчәк
Ак халатлы, ак күңелле туташ – Үзе нәфис, матур – ак чәчәк. -
29 апрель 2024 - 09:00
Тәвәккәл таш яра (повесть)
Гəрчə операция уңышлы гына килеп чыкса да, кат-кат дренаж алыштырулар да, шешкəн органны дəвалаулар да көткəн нəтиҗəне бирмəде. Үкенеч ки, чире азган хатынның гомерен саклап калып булмады...