"Шифалы куллар" бәйгесе рубрикасы буенча яңалыклар
-
24 апреля 2024 - 16:00
Аксакал
Әй, оланнар, иң зур байлык – сәламәтлек... -
17 апреля 2024 - 13:00
Аида (хикәя)
Йөрәге таш булып катты Аиданың, күзеннән сыңар бөртек яшь тә чыкмады. Һәм менә ничә көн буена күз алдында бары шушы сөйләшү һәм хөкем карары: «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... «Сез беркайчан да бала таба алмаячаксыз»... -
15 апреля 2024 - 13:00
Дүсә килен (хикәя)
Бер кат ясалган шприцны икенче кабат та куллангач, аның аягы шешеп китте. Алай итте, болай итте, үтәр диде. Тик соңыннан аягын саклап кала алмадылар шул... -
6 апреля 2024 - 13:00
Сукмак (хикәя)
Рафилнең дуамаллыгы куптымы, сүзен сүз итәсе килү булдымы: – Алайса, сайла, соңгы тапкыр әйтәм: йә гаилә, йә сиксән яшьлек шул карчык. Барасың икән, мин Чаллыга чыгып китәм. Бөтенләйгә. Туйдырды мондый тормыш! – дип давыл куптарды... -
2 апреля 2024 - 14:00
Игелек иясе
Бу дөньяга мин тугач та Син алгансың кулыңа. Саулык, бәхет теләгәнсең Минем тормыш юлыма. -
1 апреля 2024 - 13:00
Кендек бабай (хикәя)
Эче авырта башлаганга күпме вакыт үтте икән? Ул вакыт төшенчәсен югалтты. Һәр авырту өянәгеннән соң хатын «бусы соңгысы булыр» дип өметләнә. Әмма авырту яңадан кабатлана... Хатын ояла, кыенсына, бу халәтен бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышып иреннәрен тешли... Бу дөньяда бөтенесе көтмәгәндә килә икән... -
23 марта 2024 - 13:00
Икәү (хикәя)
Шыңшыган авазлар чыгаручы җан иясе «мин монда, монда» дигән кебек кычкырып елап ук җибәрде. Бала! Кемдер чүплеккә сабыен ташлап киткән! -
18 марта 2024 - 13:00
Зәңгәр чәчәк (хикәя)
- Әнием күзенә нихәл күренермен. Мин бит аның бердәнбере. Ояты ни тора! Егетем миннән баш тартты. Мөнирә Саматовна яшь әнине күпме генә үгетләсә дә, тегесе ризалашмады, баланы калдырып, берни булмагандай палатадан чыгып китте... -
11 марта 2024 - 13:00
Чишмәленең шәфкатьле таңнары (хикәя)
Кычкырган тавыш колакны ярды. «Айрат батты, Айрат батты». Ләйсән йөгереп барган уңайга сумкасын бер якка, аяк киемнәрен икенче якка тондырып, киемнәре белән суга сикерде... -
7 марта 2024 - 13:00
Локман карт хикмәтләре (хикәя)
Кинәт хәле китте Локман картның, күз алды караңгыланды. Ниндидер ап-ак бүлмәдә, пепелдәгән чыбыклар арасында аңына килде ул. Өстендәге ап-ак япманы күргәч, үлгәнмен, кәфенлек ахрысы дигән уй узды. Янында шундый ук япмадан селкенмичә ятучы кешеләрне күргәч тә аңышмады... -
23 февраля 2024 - 09:00
Диагноз (повесть)
Баласын күргәч, ул имәнеп китте. Аның баласымы бу? Болай түгел кебек иде бит! Сабыйның өске ирене ачылып, авызы ябылмыйча бөтен урты күренеп, бүре баласыныкыдай ыржаеп тора иде. Ул баланы алам дип сузган кулын тартып алды... -
31 января 2024 - 13:00
Ярдәм көткәндә (хикәя)
Әнисен мәңгелек юлга озатып кала алмады Нәҗибә, аның соңгы сүзләрен ишетмәде, үзе дә әйтәсе сүзләрен әйтә алмый калды. Ничәмә еллар инде бу аның иң зур үкенече, исенә төшкән саен чәнчеп куючы ярасы булып кала... -
27 января 2024 - 13:00
«Духтыр» Галия (хикәя)
Чү... Машина килеп туктады түгелме? Без инде уяндык, яткан җирләребездән сикерешеп тордык. Дөрестән дә, бер абый тавышы: - Галия апай, без әле бу, әти кулын чапкан... -
26 января 2024 - 13:00
Доктор Байчурин (хикәя)
Минем кулда пычак. Иртәгә мин тагын йөрәк тамырына операция ясарга тиеш. Бүтән андый катлаулы операциягә алынмам, дигән идем инде. Әнигә ясаганнан соң... Мин газиз әниемнең күкрәк турысыннан шул пычак белән ярып, кан тамырын кисеп ямадым... -
19 января 2024 - 13:00
Гомернең бер көне (хикәя)
Дөньяга бала туу, тормышның үтә дә бер газаплы да, үтә бәхетле дә бер мәле. Венерага агач стенадагы чылбырлы сәгать келт-келт итеп йөреп торса да, вакыт туктагандыр кебек тоела...