Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Аксакал

Әй, оланнар, иң зур байлык – сәламәтлек...

Яшәгән ди бер аксакал,

Ул бик зирәк булган ди.

Нинди генә сорауга да

Төпле җавап биргән ди.

Сораганнар: бу тормышта

Бабай, иң мөһим нәрсә?

Бәхет, байлык, саф мәхәббәт?

Яки барысы берьюлы булса?

Бабай әйткән: “Әй, оланнар,

Иң зур байлык – сәламәтлек,

Сәламәт булсаң, сөеп була,

Табып була матди байлык.

Сәламәт булсаң, өең булса,

Яшәсәң сөеп-сөелеп,

Шушы барча байлыкларның

Асылы була бәхет.

Сәламәтлекнең кадерен белеп,

Яшәгез шөкер итеп.

Табибларга рәхмәт әйтеп,

Аларга хөрмәт итеп.

Әйе, дуслар, һөнәрләр күп,

Кирәкле кайсысы да.

Ә шулай да, авыр чакта, киләбез бит

Табиблар каршысына.

Табибка зарларын сөйли

Эшче дә, министр да,

Ә ул ярдәм кулын сузып

Терелтә, шаккаттыра.

Кешеләрнең зарын тыңлар өчен

Сабырлык телим сезгә!

Гиппократ антына тугры калып,

Хезмәт итегез җирдә!

Ямаева Сөмбел Рәфис кызы,

Ютазы районы Бәйрәкә авылы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев