Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
20 август 2026 - 13:00
Сабакташлар (хикәя)
– Ба! Кемне күрәм мин! Чанга, синме бу?! Хәзер күңелем тыныч – машина чиста булачак! «Бишле»гә генә укыган кеше үз куллары белән югач, минем чибәркәй чынлап та тәртиптә булачак! – диде ул мыскыллы көлемсерәп һәм машина юучыга якынрак килеп басты. -
19 август 2026 - 13:00
ЧЫН ЯРАТУ ХАКЫНА (хикәя)
Наташа караватта тәсбих тартып утырган Рәфинәнең алдына килеп тезләнде. – Исәнме, әнкәй! Менә без кайттык. Хәлләрең ничек? Исән-имин генә гомер итәсезме? Зинһар, ачулана, рәнҗи күрмә безгә... Гафу ит... Үзенә шулай ягымлы, җылы итеп саф татарча дәшкән хатын-кызның йөз чалымнарын кайдадыр, кайчандыр күргәне бар кебек тоелып китте Рәфинәгә. -
18 август 2026 - 13:00
БӘХЕТ (хикәя)
Әнсар урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Урамда яңгыр сибәли иде. Ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады, аның һәрбер адымыннан идән такталары сыкранып, сызланып куя иде сыман. Баскыч төбенә чыгып, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде. Ашыкмыйча, сирәк кенә суырып тартты – уйлана иде. Йокы белән тынычлыгы да качты. -
17 август 2026 - 13:00
Җиңү язы килгәндә (хикәя)
Сугыш вакытында алган тирән яралары Зәйтүнәнең гомерен өзде. Госпитальдә ятканда, бу якты дөньядан китәсен, ахрысы, сизенгән: улының ятим каласына бик борчылды. Шул вакытта мин ант иттем Зәйтүнәгә – сабыеңа әти булырмын, дидем. Ә бит Зәйтүнәнең йөрәк тибүе туктарга санаулы минутлар гына калып барган икән... Рәхмәт, дип пышылдады да Зәйтүнә күзен йомды... мәңгегә... -
16 август 2026 - 13:00
Сак булыгыз! (хикәя)
Әгәр дә мин сезгә: – Кырык яшемә җиттем инде, әмма хатын–кызның кулын да тотып караганым юк әле, – дисәм, ышанырсыз микән... -
15 август 2026 - 13:00
Әни бүләге (хикәя)
«Әни, без сине дәү әни белән бик көтәбез. Сәпит алырга акчаң булмаса апкайтма. Тик эчмә, яме. Кайт инде тизрәк, әни»... -
13 август 2026 - 13:00
Яратып китү (хикәя)
Абый белән әтинең хыялы чынга ашты: без авылдан киттек. Яратып, елый-елый киттек. Инде ничек кенә теләсәк тә, авылга кайтып җитә алмабыз бугай... -
7 август 2026 - 13:00
Кисмәгез каеннарны! (хикәя)
Бергәләп уйлаштык та Халитка сатарга булдык йорт-нигезне. Тик бер шарт бар иде – каеннарга тимәскә! Кайтып, каеннарымны күреп килим дисәм, һушсыз калдым – Халит өч каенны да кисеп, аның урынына гараж салып куйган. Каеннарны кисә күрмә, зинһар, дип ялыныплар әйттем үзенә. Колак салмады. Күрәсең, минем ялваруымны да, аның «ант итәм, кисмим» дип ант бирүен дә Ходай ишетеп торгандыр. Халитка бәла өстенә бәла өелеп кенә тора. Өченче ел олы малае печән чапканда, йөрәк өянәге белән дөнья куйды... -
4 август 2026 - 13:00
ТУБАГАЧ (хикәя)
Менә атмосфераның өске катламнары. Биредә һава алай ук тыгыз түгел, хәзер очарга җиңелрәк булачак, дип уйлады Булгак һәм әкренәюен сизеп алды. Стратосферамы икән әле бу, юкмы? -
3 август 2026 - 13:00
Нәфес җиңүе (хикәя)
Көтмәгәндә... Бер сүздән башланды һәммәсе дә... – Безгә аерылышырга кирәк, әтисе, – диде хатын күгәрчен гөрләведәй тавыш белән… Ир гәзит караштырып диванда ята иде. Гәзите идәнгә үк шуып төште. – Бу ни диюең? Ничек инде, тиктомалдан?.. -
2 август 2026 - 13:00
Татар әреме (хикәя)
Бөтен фаҗигабез бала шатлыгын татый алмауда булды шул. Кая гына барып төртелмәдек, нинди генә шифаханәләрдә дәваланмадык. Файдасы тимәде. «Ирлегең юктыр, күршеңне чакыр, булышсын», дип, үземнән ачыктан-ачык көлә башладылар... -
31 июль 2026 - 13:00
Гайшә әби бәхете (хикәя)
– Менә, – диде ул һәм, ничектер кирәксез бер әйберне ыргыткандай итеп, әнисенең урын-җиренә кечкенә генә бер бала китереп салды. – Һаман ялгызың гына яшәгәнче, үзеңә иптәш булыр дип алып кайттым. Кирәк булса, үстерерсең, кирәкмәсә, балалар йортына илтеп бирәм... -
29 июль 2026 - 13:00
Тальян гармун кыйссасы (хикәя)
Сугыштан соңгы еллар... Ил күпме генә михнәтләрне кичсә дә, тормыш барыбер дәвам итә, яраларын ялый ялый алгы көннәргә таба юл тота. «Җиңү килде...» дип җиңел сулыш алган Тубалгы авылы бер яктан сөенсә, икенче яктан һаман да хәсрәт кичерә: типсә тимер өзәрдәй күпме уллары яу кырында ятып калды ич аның... -
27 июль 2026 - 13:00
Ни һоу! Яки нихәл? (хикәя)
Аны күрүгә, урамда аунаган дип уйлыйсың, чөнки чалбарлары тузанга баткан. Урамда аунаган, димәк, алкаш инде. Ә бәлки, аның киемнәрен юа торган якын кешесе юктыр. Кер юу машинасы ватылгандыр әле. Алтмыш яшьләр тирәсендәге, тәбәнәк буйлы, ябык кына гәүдәле, сукбай кыяфәтле абзый үзен тыныч тотарга тырышты... -
26 июль 2026 - 16:00
Кабахәт (хикәя)
«Әтием! Әтием! – дип сулкылдады бичара йөрәк, – зинһар, ризалашма, бирмә шул сасы авызга газиз кызыңны, бәхетсез итмә»