Хикәя рубрикасы буенча яңалыклар
-
26 июль 2026 - 11:00
Капка
Ул капылт уянып китте. Өй эченә шыплап ай яктысы тулган. Түрдә ниндидер кыштырдаган тавышка колагын торгызды. Әтисе йоклый алмыйча борсаланып ятамы соң? Бастырылган мәллә? «Аһ» та «уһ» килә түгелме... Малай, башын күтәреп, әтисе караватына таба карады... -
25 июль 2026 - 11:00
Лаләләр (хикәянең дәвамы)
– Тюльпан түгел, лалә, – диде күршем. Ул бүген даруын эчеп тормады. Алай да күкләр куенында ойый бара иде инде. Үз кешеләре – нишләтәсең! – Барыбер ләбаса. Хәзрәт ризалашмыйча кашын чытты: – Юк. Лалә – Аллаһ гөле ул. Алар икесе дә бер үк хәрефләрдән җыела: әлиф, ләм... -
24 июль 2026 - 16:00
Туй алдыннан (хикәя)
Син тыңла инде мине, күрше. Истәлегем, төсем итеп тегеп бир кызларыма күз явын алырлык матур күлмәк. Сөендер сабыйларны, соңгы әманәтемне үтә... -
24 июль 2026 - 11:00
Лаләләр (хикәя)
Бохара – таштан язылган шигырь. Аның иң кечкенә хәрәкәсе дә миннән зуррак, миннән бөегрәк. Исәпсез-сансыз биналардагы бизәкләр – чигү итеп чигелгән, диярсең! Илаһи хозурлык! -
23 июль 2026 - 16:00
Хамматов куган чебен (хикәя)
Президиум тирәсендә бер чебен пәйда булды. Өстәлдә лампалар янып тора, шуларның җылысына килгәндер инде. Хамматов ул чебенне газета белән куа башлады. Чебен Пушкарёвның маңгаена кунды... -
22 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
Бәхти әле һаман дөрләп янган янгын телләренә шаклар катып, аптырап карап торды да, капылт уянып киткәндәй шунда таба ыргылды... «Зәмирә!» – дип, ачыргаланып кычкырып, янгын эченә ташланды, әмма аны шул вакытта кемдер тотып калды, читкә өстерәде. -
21 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
Бригадир монда әйләнеп кайтуга Айгизәгә өйләнде. Бәхтинең яшьтән ярәшкән кызы икәнлеген белә торып өйләнде. Бәхти хәзер Айгизәгә сүз кушарга да кыймый, хәзер инде ишегалдында теге таган да юк, булса да, җиләк кебек пешеп, өлгереп җиткән бу гүзәл аңа утырмас иде. -
21 июль 2026 - 09:00
Сандык биге (дәвамы)
Кәшифә гомере буе шул сандыкның бигенә кызыгып, йөрәкне дә сандык кебек бикләп -
20 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
Шул арада сакчы бурзайларның берсе Фагыйләне шәле-ние белән күтәреп алып, машинага таба алып китте. Бабай да дәшмәде. Кыз үзе дә чәбәләнмәде, әйтерсең, шулай тиеш иде. Икенче ярдәмче «бульдог» агайга ниндидер кәгазь сузды булса кирәк. Ул: «Вәт сиңа мә! Аргы басудан! Бер гектар җир! Рәхмәт төшкере бу бригадирга! Болай булгач, умарталарны йөз баш итәм!» -
20 июль 2026 - 09:00
Сандык биге (дәвамы)
Рафил бу сүздән тагын да ярсыды. Кай арада Кәшифәнең иңнәреннән сөлгесен тартып алды да Сәлимнең муенына салды соң?!. -
19 июль 2026 - 16:00
Серле күгәрчен (дәвамы)
Дөнья бит ул мең төрле, киңкырлы, кайчак башваткыч төсле. Бәлки, чыннан да очраклы хәл түгелдер юлдашымның сөйләгәннәре. Дөньяда аңлап бетерә алмаган, акылга бирелми торган әллә нинди гаҗәп хәлләр булгалый. -
19 июль 2026 - 13:00
Геном (хикәя)
— Әтиең армиягә алынгач кына үземнең авырлы икәнемне белдем. Элек егетләр икешәр ел хезмәт итте. Нишләргә? Бала тапсам, миңа ничек карарлар? Әтиең хезмәт итеп кайткач миңа өйләнәме әле, юкмы? Менә шул. Ташкентта балам туды. Нишлисең бит, абыеңны калдырып кайттым... -
19 июль 2026 - 11:00
Башка авыл кешесе…
«Сабантуй күрке – көрәш» дип әйтсәләр дә, бала-чага көрәшкән вакытта тамаша кылучылар бик күп булмый. Мәйдан тоткан малайларның дусишләре, туган-тумачалары, көрәшнең чын җанатарлары гына җыела. -
19 июль 2026 - 09:00
Сандык биге
Хәер, кыз аңа кечкенәдән күз атты. Егет кенә, бер чәчәктән икенчесенә кунган күбәләк шикелле, әле бер кыз белән сөйләшә, әле икенчесе белән көлешә, әле чишмәдән кайтып килүчесе янына йөгереп барып, аның чиләкләрен күтәрешеп кайта. Ачуы килә иде лә соң Кәшифәнең... -
18 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр
Бригадирны инде киткәндер дип уйлаган иде, тегесе бераздан тагын әйләнеп керде. «Нәрсә эзләп кергән идем әле мин монда?» Хатын инде тынычланган, шулай да кычкырып сөйләшергә базмый, курка. Әмма бригадирның зыян салмаячагын аңлагач, беркадәр кыюлык иңгән инде. Ул тавышын көчәйтеп: «Матурлык эзләп йөри идең», – диде. «Ә, ие шул», – дип җаваплады бригадир моңарчы ул гомер ишетмәгән йомшак, назлы тавыш белән.