Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Билал көлемсерәп куйды. Рәхәт иде аңа авылдашлары янында шулай тын гына гәпләшеп утыру. Аның башындагы фикерләр диңгез дулкыннары кебек чайкала. Менә хәзер ул авылдашларына тагын бер гыйбрәтле хәл сөйләр дә, шуннан соң әлеге тарих авыл холкын бөтенләй үзгәртеп ташлар! Заманында атасы Барый авылның исемен үзгәрткән кебек...
* * *
Телеграмм Патый моннан өч ел элек юри, акылга утырту өчен
генә ирен куып чыгарды. Тегесе, аның бу кыланмышын чынга
алып, чүмәләдәге энә кебек югалгач, тол калды, һәм хәзер, алучы
булса, яңадан кияүгә чыгарга кыҗрап тора һәм бу теләген берәүдән
дә яшерми. Оялмыйча сөйли Каладан кайткан һәр авылдашына:
«Юкмы шул Калада тилмереп йөргән берәр ир-ат?! Билләһи газыйм
дип әйтәм, исемен дә сорап тормыйча, йортка кертер идем. Өч көн
рәттән мунча ягып, кер юа торган сырлы бәләк белән ышкый-ышкый
кырыр идем дә аннары түшәгемә салыр идем. Адресымны бир әле!
Кала кадәр Калада бардыр берәрсе!» – ди.
Билал каз каурыйлары турындагы ырымны менә шул Патыйга атап
әйтте! Әмма Телеграмм Патыйдан бигрәк, аны беренче булып Камәр
үзе эләктереп алды. Тик ул Патый кебек эчендәгесен бар урамга
чыгарып селки алмый, арка җылытырлык ир Патыйга да кирәк ул.
Камәр әле яшь, аның әле серле гыйшык утларында дөрләп янар чагы.
Унҗидедә үк кияүгә чыгып, бик яшьли ялгыз калган кайнар бичәгә
чын мәхәббәт кирәк! Мәхәббәтнең аның төсе дә, исе дә, яше дә юк,
әнә, Билал кебек кырыктагы ир-ат та уята ала аның күңелен.
Соңгы елларда Ташаяк авылы хатыннары ирсезлектән тәмам
гаҗизләнде. Әле күптән түгел генә барысы да диярлек башлы-күзле
иде. Дөньялар үзгәреп, авыл эшсез калгач, ир-ат шәһәргә йөреп
эшли башлады. Баштарак алар көн дә кайтып йөрделәр, тора-бара,
бу кайтулар юл чыгымнарын киметү дигән сәбәп белән атна саенга
калды, хәтта кайбер кысмырлары ике атнага бер генә кайтып куна
торган булды. Көн артыннан көн узды, Ташаяк ирләре, шәһәрдәге
ялгыз тәтәйләргә ияләшеп, бөтенләй күренми башлады.
Ай кызарган төннән соң Ташаякта ир-ат күпләп казык кага
башлаячак дигән фараз әйтте Билал. Шул рәвешле үзенең авылга
кире кайтуын аклыйсы килгәндер инде.
Билалның капка бастырыгына кыстырылган хатларны Камәр инде
китәм дигәндә генә күреп алды. Беркайчан да бу йортка шулхәтле
күп хат килгәне юк иде әле! Күрәсең, аларны Телеграмм Патый
рәшәткә аша сузылып кына кыстырып баргандыр. Бер атна эчендә
никадәрле хат җыелган! Камәр аларны берәм-берәм карый башлады.
Хатларның күбесенә хөкүмәт мөһерләре, башка рәсми мөһерләр,
эмблемалы тамгалар сугылган иде. Хатын-кыздан килгән шәхси
хат күренми. Билал, фатирын сатып, паспортын авылда теркәткән иде. Хатлар, күрәсең, яңа адрес белән килә башлаган. Нинди хатлар
булыр бу шулхәтле дип аптырады хатын, һәм шундук башына кылт
итеп бер фикер килде. Билалның атасы Барый такмак-табышмаклар
җыюга хирыс янгын сүндерүче булган, ди, бит. Аның вафат икәнлеген
белмиләр. Рәсәйнең татарлар яшәгән барлык төбәкләреннән «халык
аваз иҗаты»н һаман җибәреп торалар. Камәр беркавымга тынычланды.
Ләкин конверт тышына Билалның үз исеме язылган бит! Монысын
ничек аңларга соң?.. Узган кайтканда, хатлар килсә, җыеп куй дип тә
кисәтмәде, ичмаса, әнә, берсе җиргә төшеп юешләнергә дә өлгергән.
Билал әлегә фермер да булып җитмәгән бит, әтисеннән калган
дүрт гектар пай җирен теркәтте теркәтүен. Шайтан күленнән чак
кына арырак бер чеметем җир кемгә хаҗәт! Кишер дә үсми бит анда
хәтта. Шул кыяры гына инде... Помидор аннан соң... Эш үстерүдә
генәме, аны урнаштырасы да бар бит әле! Әйбәт бәһа белән, әлбәттә!
Монысы фермер өчен бүген бер авыр мәсьәлә булса, хөкүмәт хәзер
һәр юнәлештә авыл хуҗалыгына миллионлап бюджет акчасы түгә.
Тик алар һәркемгә дә эләкми. Каядыр эреп юкка чыга. Кайсыдыр
елгырлары, алдан аякларын киенепме, туганлык, танышлык-дуслык
аша күбрәк бугай – үзләренә умырып алып кала. Болай иткәндә, авыл
хуҗалыгында нидер үстерү, әлбәттә, файдалы иде. Диңгезче буларак,
Билал шул грант-субсидияләрне ала дигән имеш-мимеш тә таралды.
Элек үзе яшәгән Мурманск шәһәреннән кайтарткан кара уылдык
ярдәм итәме, әллә инде тылсымлы лампадагы Гыйфрит аның бизнес
тегермәнен үз куллары белән көн-төн әйләндереп утырамы икән?
Алай булса, Гыйфритнең көче иксез-чиксез ләбаса! Бәлки ул бар
авыл фермерларына да ярдәм кыла алыр?
Узган кайтканда, Билал, гадәтенчә, капка төбенә чыгып утырды.
Авыл тарала башлагач, элеккечә капка төбендә кич утыру гадәте
күптән беткән иде. Ләкин дистә еллар элек авылдан чыгып киткән
Билал моны кайдан белсен, ул киткәндә авыл «капка төбендә утырып»
калган иде ич! Беренче эш итеп, ул капкасы каршысына озын эскәмия
ясатты һәм кичләрен шунда чыгып утыра торган булды. «Җирне дә,
авылны да сагынган бу», – диделәр авылдашлары. Аның Галәветдин
бабасының Ташаякта борын заманда янгын сүндерүче булганын
исләренә төшерделәр, әтисе Барыйның тапкыр сүзле кеше икәнлеген
дә онытмаучылар юк түгел иде. Беренче көннәрдә кеше берән-сәрән
генә күренсә дә, тора-бара кичләрен ярты авыл шунда ияләште.
Ай кызарырга нәкъ бер атналап вакыт калып бара. Билал «сүнми
торган» лампасын тәрәзә төбенә утыртты да капка төбенә чыкты.
Тавыклар күптән кунаклаган, көтү кайтканга да байтак, сыерлар
савылган, кичке ашлар ашалган, тик әлегә урамда кеше-кара күренми.
Билал калдырып киткән авыл түгел иде инде Ташаяк. Ул да картайган,
чаларган, тез чүгә башлаган... Ләкин Кала шәһәреннән ерак түгел генә гүзәл җирләр, күкрәк тутырып суларлык саф һава, саф сулы
чишмәләре бу заманда алтыннан да кыйммәтрәк байлык бит! Шулай
да Билалга кинәт кенә бик моңсу булып китте. Диңгездә чакта аның
төшләренә шаулап, гөрләп торган авылы кереп сагындыра иде ләбаса!
Әнә урам башында кәҗәсен эзләп чыккан Камәр күренде. Билал
мәктәпне тәмамлап укырга киткәндә, бәләкәй булгандыр әле ул. Әтисе
Фазыл абый шушы авылныкы. Кала янындагы Китмән бистәсендә
яшиләр бугай. Хәзер нинди чибәр, йомры гәүдәле чая хатын. Ялгыз
башы икән, кияүгә чыккан да шундук аерылышканнар дип ишетте.
Камәр монда авыру әбисен тәрбияләргә килгән булган һәм шушында
торып та калган икән. Билалның «ш»ны «ч» дип сөйләшүче атасы
Барый заманында аларның кушаматын «шикәр»дән «чибәр»гә
үзгәрткән иде. Күрше Зирекле авылы кызы, Камәрнең әнисе Әнисәгә
ябышкан кушамат ул. Билал елмаеп куйды. Ничек елмаймыйсың, ди,
«шикәрләре эреп», нәселләренә шуннан бирле «чибәр» аты кушылып
калды бит Билалның әтисе аркасында.
Барый үз заманында Саниягә дә шәп кушамат ябыштырган иде:
Самали Сания! Бу «Сомали» дип аталган мөселман иле белән бәйле.
Сания кибетенә килгән һәр кешегә сүз саен: «Самалида урлаган өчен
каракның кулын кисәләр икән! Һәй, кертәсе иде шул ил законнарын
монда! Бүген төнлә кайсыдыр тагын бер ящикны урлап киткән!» –
дип зарлана. Товардан бушаган тартмаларны кибет артына чыгарып
өяләр, яңасына барганчы шунда сакланырга тиеш алар. Бу тартмалар
тавыкка чеби чыгару өчен һәм каз утыртырга әйбәт, шуңа күрә авыл
халкы аларны, кеше күрмәгәндә, үз өенә таба шудыра иде.
Барыйның исә берүзенә ике кушаматы булган. Берсе «ялкау
Барый» булса, күп кеше авылда аңа «Бисмилласыз Барый» дип кенә
җиффәрә торган иде. Әлеге кушамат – аларның нәсел тамгасы, ул
Бәхтияр бабаларыннан ук килә. Имеш, Бәхтияр бабасы авылның
ата ялкау бер хәерчесе булган. Өстәвенә, кулы да кыек икән, ди, әле.
Кайда нәрсә күрә, шуны өенә ташыган. Бригадирның: «Ходайдан да
курыкмыйсың, Бәхтияр абый!» – дигән сүзенә җавап итеп: «Урлаган
чакта бисмилла әйтәм мин!» – дия торган булган.
Бисмилласыз Бәхтияр, Бисмилласыз Барый һәм Бисмилласыз
Билал.
Бисмилласыз Дөнья…
***
...Камәрнең кәҗә эзләп йөрүе түгел икән. Кулында өсте ашъяулык
белән капланган нәни эмаль кәстрүл, анда яңа пешкән ярмалы
бәрәңге. Хатынның икенче кулында савытка салынган атланмай иде.
– Ялгыз кешенең ашарына әзерләп торучысы юктыр әле. Быел
бәрәңге бик тәмле, ярмаланып тора, – диде ул кыюсыз гына.
Билал авызын ачып ни әйтергә дә белмичә аптырап торганда,
Камәр, аның тәрәзәсенә таба ымлап:
– Лампаңның керосины бер дә бетеп тормый, ахры, синең, гел янып
утыра. Син югында да... – дип өстәде дә капылт борылып китеп барды.
– Рәхмәт, Камәр! Чибәр Камәр! – дип әйтергә чак өлгерде Билал
хатын артыннан. Бәрәңгенең тәмле исе Билалның ушын ала язды,
ул кабалана-кабалана ашарга кереште. Тыгылды. Ашаган чакта
гел тыгыла торган гадәте аның яшь чактан ук килә. Бервакыт
шулай, пионерлагерьда чакта, ризыгы бугазына тыгылган малайга
«Ашыгыч ярдәм» чакырттылар. Аптырагач, авыл фельдшеры
аңа: «Бисмиллаңны әйтеп ашарга кирәк, энем! Онытсаң, нәсел
кушаматыгызны исеңә төшер!» – дигән, ди, имеш.
Ул бәрәңге белән сыйланып чыкканда, капка төбендә берән-сәрән
кеше күренә башлаган иде. Суган Касыйм зарланып алды:
– Һава хәлен дә дөрес әйтә белмиләр хәзер! Интернетны сәгать
саен карап торам, сәгать саен яңара. Тик берсе дә туры килми!
Кигәвен Әриф, чебен кугандай кулын селтәп:
– Әй, чуртым беләме соң алар! – дип, аның сүзен куәтләде.
Мулла Галинур белдекле кыяфәттә:
– Аның каравы, кичә нинди погода булганын ялгышмыйча әйтеп
бирә радиу! – дип сүзгә кушылды...
Билал авылдашлары янына чүмәште. Борынына ниндидер сәер
ис килеп сыланды. Борын очы кытыкланып алды, ул әлеге иснең
кайдан килүенә төшенде: җил Шайтан күле ягыннан үзе белән ләм
исен ияртеп килә иде.
Мулла Галинурга азан әйтергә иртәрәк иде әле, шуңа күрә ул
эскәмиянең иң түренә үк кереп утырган да һаман акыллы кыяфәт
белән сүзгә кысыла:
– Губернатор да белмәде хәтта быел җәйнең ничек киләсен.
Яз башында радиодан сөйләгәндә: «Быел әйбәт җәй вәгъдә итә
синоптиклар!» – дигән иде.
– Әй, аларның халыкны алдаудан башка эшләре юк! – дип кырт
кисте аның сүзен Кигәвен Әриф. – Шуны белмәгәнгә күрә эшеннән
алдылар бит инде аны!
– Эш Хакимдә түгел, – дип башлады сүзен Билал һәм, тамак
кырып. – Аның өчен алмадылар аны! Пенсия яше җиткән! Җитәр,
күп утырды инде!
Мулла Галинур аны куәтләде:
– Күп урлады диген! Крайның бөтен газын үз итәге астына җыеп
бетергәч, китсә дә була иде инде!
Әмма Билал сүзне бөтенләй икенче якка алып кереп китте:
– Советлар Союзы вакытында диңгез-океаннарда илнең йөз корабында
йөз метеостанция йөзеп йөри иде, ә хәзер алар ун штукка гына калды!
Билалның сүзеннән соң гадәттә аңа каршы әйтүче булмый торган
иде, бу юлы мулла Галинур түзеп тора алмады:
– Ходайдан тора ул! Ул ни куша бит! – диде.
– Галинур абый, мәчет манарасы бик биек бит безнең! Манарага
менеп кунаклагач, Аллага иң якын кеше син! Сиңа алдан
әйтмиләрмени? – дип, чын күңелдән сорап куйды Кигәвен Әриф.
– Малаеңнан, Ясиреңнән сора! Ул бит мәзин!
Мулла Галинур шулай диде дә, үзенең бик тә ялгыш сүз
ычкындырганын аңлап, капылт телен тешләде. Беркавымга капка
төбендә авыр тынлык урнашты.
– Үзенең менеп тә караганы юк бит аның анда! – диде бераздан
Суган Касыйм. Аның бүген кәефе юк. Күз тидеме – көздән чәчкән
сарымсагы быел уңмаска тора. Гәрчә кыш буе интернеттан аның
серләрен өйрәнеп чыккан булса да.
– Мантыйгы юк фикереңнең! – дип куйды мулла Галинур. –
Мәсәлән, Билал туган, синең лампаң шикелле?..
– Гап-гадәти маякчы лампасы лабаса ул! – диде Билал моңа исе
китмәгәндәй. – Нинди мантыйк, ди, анда?
– Ә нишләп бер дә красины бетми? – Монысы Кигәвен Әриф
соравы иде.
Билал җавап бирмәде. Бары кул артына кунган озынборынга чәпәп
алды да:
– Алдагы атна коры һәм эссе булыр! – дип кенә куйды.
– Яшереп торган булма инде, Билал! Бар бит сере ул
лампаңның! – дип, аңа каршы төште суган Касыйм. – Үзегез беләсез...
– Шуның аркасында Касыймның сарымсагы ишелеп уңды! – дип
җөпләде аны, ни арада ир-атлар янына килеп баскан Телеграмм
Патый. – Хәзер, әнә, Касыймга тәҗрибә уртаклашыйк дип, дөньяның
төрле почмакларыннан хатлар ява.
– Утыр, Фатыйма, – дип, Билал аңа урын тәкъдим итте. Патый
утырды да:
– Хатын-кызлар җыелганчы гына, – дигән булды, ялгыз башы
ирләр янында торуын аклагандай. Аның сүзе бетмәгән иде әле:
– Сиңа да әллә кайлардан хатлар килә, – диде, Билалга карап. – Бу
атнада лампаңның уты зәңгәрләнеп янды...
– Бернинди сере юк аның, авылдашлар! Беләсез ич, Бәхтияр бабамның
әтисе – Галәви бабай маякчы булган минем. Шул апкайткан аны!
– Менә карап торырсыз, киләсе атнада, чынлап та, көн матур
булачак. Билал әйткәч! Ә син каян беләсең әле аны, Билал? – дип
кызыксынды Кигәвен Әриф.
– Әнә бит, черкиләр ничек түгәрәкләнеп оча! – дип җаваплады
Билал һәм Чибәр Камәрләр ягына күз ташлады: – Камәр сырхаулап
киткәнме әллә?
– Бер дә сырхауламаган әле! Әле генә районнан чәч ясатып кайтты!
– Яңа причёска ясаткан! – диде Патый. – Тиздән ай тотыласы ич.
Ай тотылган көнне хатын-кыз нинди кыяфәттә булса, гомер буе шул
сурәттә калачак бит, име, Билал?
– Калачак, – диде Билал, иренеп кенә.
Баядан бирле Шайтан күле ягыннан килгән теге ис һаман
тынгылык бирми. Сазлык исе. «Дәвага ярарлык ләм!» – дип уйланды
ул үзалдына.
Билал тынып торган арада Телеграмм Патый Кигәвен Әриф белән
әрләшергә керешкән иде:
– Ул үгезеңне тый бераз! Сыерымның сыртын сындыра язган!
Кигәвен Әриф җавапсыз кала торганнардан түгел иде. Хәер, аннан
да бигрәк, үгезгә сүз әйттерәсе килмәде бугай:
– Үгезнең синең кәҗә бәтиең янына барганына рәхмәт әйт әле
башта, яме! Всё! Бүгеннән чыгармыйм үгезләрне! Акча да түләгәнегез
юк! – дип җикеренеп алды.
Билал көлемсерәп куйды. Рәхәт иде аңа авылдашлары янында
шулай тын гына гәпләшеп утыру. Аның башындагы фикерләр диңгез
дулкыннары кебек чайкала. Менә хәзер ул авылдашларына тагын
бер гыйбрәтле хәл сөйләр дә, шуннан соң әлеге тарих авыл холкын
бөтенләй үзгәртеп ташлар! Заманында атасы Барый авылның исемен
үзгәрткән кебек...
Ташаяк авылы биек тау сыртына урнашкан. Халык хәтерендә
аның дүрт төрле исеме саклана. «Көмеш Ташаяк» булып алар урта
Идел буенда көн күргән, аннары «Дала Ташаяк», «Тау Ташаяк» һәм,
ниһаять, «Таш Ташаяк» – анысы тау сыртында урнашкан чаклары.
Инкыйлаб вакытында тау селкенеп алу сәбәпле, сырт өстендә зур
чоңгыллар хасил булган, авыл үзәнгә – тау итәгенә төшеп утырган.
Дөресрәге, монда күченеп килгәндә үк алар шул тау итәгенә урнашкан
була, өскә соңрак менәләр, тик үзәнлектәге каралты-кура сакланып
кала, алар монда җәй айларында яшәгәннәр дигән фараз да бар. Ләкин
кыш көннәрендә монда тормаганнар, чөнки бик еш патша солдатлары
килеп талый торган булган, ачыктан-ачык таларга батырчылык
итмәгәндә, көтүләрне урлап киткәннәр. Кыскача тарих шундый иде.
Бу хактагы хәлләрнең документларын табып, халыкка күрсәткәч,
Барый Гаделовның дәрәҗәсе бермә-бер артты, аны клуб мөдирлегеннән
алып, янгын каланчасына куйдылар. Ул хәзер үзе авылның
саклаучысына әйләнде. Эше булмаганлыктан, Барый төрле мәзәк
хәлләр уйлап чыгара иде. Аны тыңларга ирләр җыелышып килә, ул
көннәрдә каравыл өе төтен һәм ир-ат белән тула. Барыйлардан кала
бу авылда кеше борын-борыннан кушаматсыз иде. Дөресен генә
әйткәндә, бабаларының исемнәре генә кушамат ролен үти торган
иде. Мостафиннар – «Мостафа», Фәйзуллиннар – «Фәйзи-Пәйзи»,Фатхрахмановлар – «Пәттери» һәм башкалар... Эше юктан изаланган
Барый авылның һәр капкасына кушамат беркетеп чыкты. Без генә
кушамат тагып йөрмик әле дигәндер инде. Кигәвеннәр, Телеграмм,
Суган, Мулла һәм башка шуның ише атамалар – каравылчының иҗат
җимеше. Авылның тарихы шул рәвешчә төбеннән яңартылды.
Мәгълүм ки, Билал үзе дә Барый малае иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедевруим ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев