АЛИШ (романның дәвамы)
– Сезне тыңлый алмый калдык, Салих абый, – диде Оркыя, чәй эчкәндә, күңелсезләнеп, моңаеп кына утырган Сәйдәшев янына килеп. – Мин дусларга иптәш булып кына килгән идем. Фортепиано юк диделәр дә, башта килмәскә дә уйлаган идем. Мин бит җырчы түгел, Рәшит белән Җәвәһирәгә үземнең берничә җырымны аккомпанировать итәрмен дигән идем. Кызганыч, барып чыкмады. Бу малай белән шундый хәл килеп туу да әйбәт булмады әле. Нишлисең, сугыш.
6
Сугыш башланып, ай-ай ярым вакыт та үтмәде, Казанга эшелоны-
эшелоны белән яралыларны кайтара башладылар. Оркыя эшләгән
госпиталь дә шундый халык белән тулды. Алны-ялны белмичә эшләде
Оркыя. Баштарак көндез, балаларны ашатып килергә дип, өйгә йөгерә
торган иде. Бераздан андый мөмкинлек тә бетте. Малайларны госпиталь
ачылгач сөйләшеп кайткан детдомга урнаштырды. Көннәр үтә торды.
Сентябрь башында Алиштан беренче хат килде. Ул аны Карачев шәһәре
янындагы госпитальдән язган иде. Госпитальдән язам дигән сүзләрне
укуга Оркыяның йөрәге жу итеп китте. «Яраланды микәнни?» дип
уйлады. Хат озын түгел, бер бит тә тулып җитмәгән иде. Ул аны тиз
генә укып чыкты. Яраланмаган, салкын тидереп кергән икән. Беренче
генә хаты да түгел икән. Инде берничә хат язып җибәргән булган. Тик
кая китеп югалганнар – Оркыяның берсен дә алганы юк... Бу беренчесе
һәм соңгысы булды. «Хат язма, госпитальдән чыгуга яңа позициягә
күчәбез. Адресым үзгәреп тора» дип язган иде Алиш. Шуннан соң аннан
хат килгәне булмады. Оркыя иренә бер тапкыр да хат яза алмый калды.
Сентябрь яңгырлы килде. Аннары әбиләр чуагы булып алды
да көз кабат үз холкын күрсәтә башлады, явымнар китте. Октябрь
бәйрәмнәре җиткәндә суытып ук җибәрде. Кыш иртә килергә охшаган
иде. Октябрь бәйрәме көнне аның янына госпитальгә Рабига апасы
килеп керде. Кулында ниндидер төргәк иде.
– Бу нәрсә? – дип сорады Оркыя.
– Менә сиңа бәйрәм бүләге китердем.
– Нинди бүләк? Каян алдың?
– Эштә бирделәр, – диде Рабига.
Ул обкомда эшли иде, секретарь-машинистка булып. «Юк кына
вазифа булса да, бүләк өләшкәннәр. Каян килгән важный персона?!»
дип уйлады Оркыя.
– Юк, алмыйм! Балалар авызыннан өзеп, үзегезгә бүләк өләшеп
ятасыз! Әнә детдом балаларына өләшегез. Анда ачыгалар балалар!
Малайлар барган саен: «Әни, ашарга нәрсә алып килдең?» – дип
сорыйлар! Кирәкми миңа кеше өлеше! – дип тузынып китте Оркыя.
– Йә, җүләрләнмә инде, балаларыңа булсын дип алып килдем бит.
– Әйтәм бит, детдом балаларына өләшсеннәр, минем балаларым
гына, башкалардан аерылып, бәйрәм бүләге алып ятсыннармы?! Бар,
кит, эшем күп, яралылар көтә, – диде дә Оркыя палаталарга, яралылар
янына чыгып китте.
– Горур хәерче! – дип калды Рабига аның артыннан һәм: – Алмасаң,
үзебезгә булыр. Мин әле тагын аның балаларын кызганып, бүләк
алып килгән булам. Вәт тиле, – дип, төргәген алып, ишеккә юнәлде.
Ул көнне яралы солдатларга бәйрәм концерты күрсәтер өчен
госпитальгә артистлар килергә тиеш дип әйттеләр. Шулар килгәнче
шәфкать туташларына солдатларның яраларын карап, яңадан
бәйләргә, тиешле даруларны өләшеп чыгарга кирәк иде. Рабиганың
бүләк күтәреп килеп керүе дә кәефен кырды. Үз-үзенә: «Дорфарак
әйтеп, ачуын чыгардым бугай», – дип куйды. Шулай да, үзен хаклы
санап, тынычланырга, кәефсез чырай белән яралыларның да күңелен
төшермәскә кирәк дип уйлады.
Алдагы көнне госпитальгә Украинадан нык яралы бер үсмер
баланы кайтарганнар иде. Солдат булса, бер хәер инде, тугыз-ун
яшьләрдәге генә бер татар малае. Донбасстан дип әйттеләр. Рәфкать
исемле икән. Яраланмаган бер урыны да юк тәнендә, авыз тирәсе һәм
күзләре күренерлек итеп кенә калдырып, башын да бинт белән урап
куйганнар, гәүдәсе, кул-аяклары да бинтланган; яралары куркыныч,
үлеп тә китәргә мөмкин дип кисәттеләр врачлар, күбрәк игътибар
бирергә куштылар. Малайны башка яралылар да бик карый иде. Берсе
дә җиңел генә яраланмаган, кайсының аягы, кайсының кулы, башы
җәрәхәтле. Шулай да малай барысы өчен дә кызганычрак. Ыңгыраша,
вакыт-вакыт аңын да җуеп куя, ахры, тып-тын калып ята. Үз Алмазы
кебек күреп карады аны Оркыя. Рабиганың бүләген алып каласы
булган дип тә уйлап куйды. Нишлисең инде, эш узган. Ашыгыбрак
кисеп ташлады бугай. Шундый вакытта халык турында уйламыйча,
бер-берсенә бүләк өләшеп ятучы обком түрәләренә ачуы чыкты шул.
Яралылар күп, аерым палаталарда гына урын җитәрлек булмагач,
холлга койкалар куеп, аны да тутырып яталар иде. Концерт дигәч,
аягында басып тора алганы – аякта, тора алмаганы табуреткаларга
утырып булса да, үзләренә урын табып җайлаштылар. Озак көттермичә,
ишектән хәрби киемле кешегә ияргән өч-дүрт артист килеп керде.
Оркыя аларның өчесен шунда ук таныды: Салих Сәйдәшев белән
бәләкәй генә буйлы Фәйзи Биккинин һәм Рәшит Ваһапов. Ә япь-яшь,
әле балалыктан да чыгып җитмәгән кызны беренче тапкыр күрүе. «Бу
бала кем икән инде тагын?» дип уйлап куйды ул.
Хәрби киемдәге кеше госпитальнең начальнигы иде. Ул яралылар белән исәнләште, барысын да бәйрәм белән котлады һәм килгән
кунаклар белән таныштырды:
– Дуслар! Бүген безнең госпитальдә кадерле кунаклар бар. Алар
безне Бөек Октябрь революциясенең 24 еллыгы белән котларга
килгәннәр. Таныштырып чыгарга рөхсәт итегез.
Шулай дигәч, ул башта Салих Сәйдәшев янына килде, аңа честь
биреп, тавышына тантаналы төс чыгарып:
– Казан гарнизонының почётлы кызыл армиячесе, композитор
Салих Сәйдәшев! – диде. Аннары Фәйзи Биккинин белән Рәшит
Ваһаповны таныштырды. Солдатлар гөрләтеп кул чаптылар. Чөнки
барысы да – танылган кешеләр, барысы турында да яхшы беләләр
иде. – Ә менә бу чибәр кызны белеп бетермим, арагыздан берәрегез
үзегез таныштырсагыз иде, – диде начальник, Сәйдәшевка карап.
– Мин алып килдем бу чибәркәйне, – диде шунда Рәшит
Ваһапов, оялып кына басып торган кызны кулыннан тотып. – Җыр
сәнгатебезнең киләчәге бу кызыбыз. Әле уналты гына яшь үзенә. Инде
Мәскәү музыка училищесында укып йөри. Без аның белән Мәскәүдә
узачак сәнгать декадасында катнашырга, дуэт белән чыгыш ясарга
әзерләнеп йөри идек. Нишлисең, барып чыкмады, сугыш башланды
бит, бөтен планнарны бозып ташлады. Инде менә госпитальләрдә
җырлап йөрибез. Фронтларга барып та җырларга исәбебездә бар.
– Исеме бардыр бит ул чибәркәйнең? – дип кычкырды шунда түр
башында ук ятучы бер яралы солдат.
– Ә, гафу, әйтмәдеммени, бар, әлбәттә! Җәвәһирә аның исеме.
Җәвәһирә Сәлахова. Балтач кызы. Балтач районының Түбән Кенә
авылыннан, ишле гаиләдә туган, унынчы бала булып. Арчалар да
якташыбыз дип әйтә ала. Арчаның Апаз авылында тәмамлаган
җидееллык мәктәпне. Балтач, Арча егетләре юкмы арагызда?
– Бар! Мин Арчадан! – диде алда гына яткан бер егет.
– Алайса, синең өчен махсус бер җыр җырларбыз бүген. Шулай
итеп, башладык. Әйдә, Фәйзи, тарт гармуныңны! Башта үзем генә
җырлап бирим берничә җыр. Аннары Җәвәһирә белән җырларбыз.
Ваһапов шулай диюгә, Фәйзи Биккинин гармунда аккордлар алып,
«Күн авылы көе»н уйный башлады. Ваһапов исә, аның янынарак
басып, читкә карап, бер кат тамагын кырып алды да җырлап җибәрде:
Биек тауларның башында
Утырып уйлар уйладым...
Аның җырлавын тын да алмый тыңладылар.
Басу капкасын чыккач та,
Күтәрелде томаннар;
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар.
«Күн авылы...»ннан соң Ваһапов «Су буйлап» дип игълан итеп,
«Идел бит ул, тирән бит ул...» дип җырлады. Аннары янына Җәвәһирә
Сәлахованы чакырып, икесе бергә «Зөләйха» дигән җырны башкардылар.
Алар туктауга концертны тыныч кына тыңлап ятучы малай шыңшып елый
башлады. Яралылар белән бергә концерт караучы шәфкать туташлары
арасында басып торган Оркыя, малай янына килеп, аңа исеме белән:
– Ни булды, Рәфкать? – дип сорады. – Нигә елыйсың?
– Әтиләрем искә төште. Алар бит, өсләренә бомба төшеп, шахтада
басылып үлделәр, – диде малай, сулык-сулык килеп үксүеннән туктый
алмыйча. Шунда ул җырчыга янә мөрәҗәгать итеп: – «Шахта» җырын
җырла әле, абый, – дип сорады. – Исемә төште, минем әтиләрем дә
Арчадан килгәннәр шахтага.
Сүзен әйтеп бетерде дә малай, ыңгырашып, күзләрен йомды
һәм тынып калды. Ләкин ул эчтән генә сулкылдап елый иде.
Рәшит Ваһапов гармунчыга көйне башларга кушты да акрын гына
«Шахта»ны җырлый башлады.
Җыр беткәч, яралылар янә кул чабарга тотындылар. Оркыя, иелеп,
малайга карады. Аңа җыр ошагандырмы, юкмы, йөзенә карап берни
дә белеп булмый иде. Гомумән, аның күзләре бер ноктага төбәлеп
тынып калган. Оркыя, куркып, малайның кулларын тотты. Куллары
да хәрәкәтсез катып калганнар иде. Хатынның йөрәген авырттырып,
куркыныч уй сызылып узды: үлгән... Шунда аның үзенең дә йөрәге
туктап калган кебек булды. Ул телдән язды, шок хәлендә катып калды.
Шәфкать туташының үзен шулай сәер тотуына аптыраган Ваһапов:
– Ни булды? – дип сорады.
Оркыя көчкә генә:
– Ул үлгән... – дип әйтә алды да, аякларының хәле китеп, идәнгә
чүгәләде.
Концерт өзелде. Дәвалаучы врачлар килеп, малайны караганнан
соң үлемен расладылар. Инде беркемнең дә җырчыларны тыңлап,
концерт карап утырасы килми иде. Артистларны шәфкать туташлары
бүлмәсенә чәй эчәргә дәштеләр. Госпитальдә кеше үлгән очрак
булганы юк иде әле. Үлем хәлендә китерелгән, каты яралыларны да
моңа хәтле аякка бастырып чыгара алдылар.
– Сезне тыңлый алмый калдык, Салих абый, – диде Оркыя, чәй
эчкәндә, күңелсезләнеп, моңаеп кына утырган Сәйдәшев янына килеп.
– Мин дусларга иптәш булып кына килгән идем. Фортепиано
юк диделәр дә, башта килмәскә дә уйлаган идем. Мин бит җырчы
түгел, Рәшит белән Җәвәһирәгә үземнең берничә җырымны
аккомпанировать итәрмен дигән идем. Кызганыч, барып чыкмады. Бу
малай белән шундый хәл килеп туу да әйбәт булмады әле. Нишлисең,
сугыш. Олыларны да, балаларны да аяп тормый. Гомере беткән
булгандыр инде мескенкәйнең. Җырны күтәрә алмады, өзелде бәгыре.
– Салих абый, сез мине белмисез инде. Оркыя Тюльпанова мин.
Абдулла Алишның хатыны.
– Шулаймыни? Алиш белән радиода беркадәр аралашып калырга
туры килде. Бик матур әкиятләр яза иде. Былтыр кече улым Эмильгә
Алишның «Ана әкиятләре» дигән китабын алган идем. Шуннан берәр
әкиятне укымый калган бер көнем дә юк. Ятлап бетердек инде. Ничек
соң анда, Алишның хаты-хәбәре бармы? Ниләр яза фронттан?
– Әй, Салих абый, юк шул, киткәч бер хаты килде дә, шуннан
бирле бер хәбәре дә юк. Өч ай була инде киткәненә. «Һәлак булды»
дигән хәбәре дә юк, «хәбәрсез югалды» дип тә язган кеше юк. Пленга
эләкмәде микән дип кот очып тора инде. Эләксә, беттек инде, үзен
дә «дошман» диячәкләр, безнең дә күзне ачырмаячаклар.
– Алай димә әле син, Оркыя, яхшыга өметләнергә кирәк. Исән
йөрсен диген. Үзең күрәсең бит, күпме егет ята әнә үзегездә генә.
Сәйдәшев нәрсә дип әйтеп юатырга да белми иде хатынны.
Октябрь революциясенең 24 еллыгы көне шулай күңелсез
тәмамланды.
7
Сугышның илленче көнендә дуслары, туганнары, гаиләсе, Казан
белән хушлашып чыгып киткән Алишка әллә ни озак булырга
туры килмәде фронтта. Аларның Казанда формалашкан 1001нче
укчы полкын Брянск фронтына озаттылар. Биш көн дигәндә – 16
августта, аларның эшелоны Брянск шәһәренә килеп җиткәч, барысын
да вагоннардан төшереп, частьларга бүлгәләп, фронт урнашкан
көнбатышка – Смоленск юнәлешенә таба җәяүләп атлаттылар. Көн
саен 60-70 чакрымнар тәпиләп, Жиздра, Карачев шәһәрләрен уздылар
да Орёл тирәсендәге урманнарда туктап калдылар. Алар көнбатышка
карап атласа, дошман алардан да тизрәк адымнар белән каршыларына
килә, аралары көннән-көн якыная, кыскара бара иде. Аралар белән
бергә көннәр дә кыскара, фронт сызыгы якынлашкан тизлек белән бер
үк вакытта көз якынлаша. Юлларында кырда урак уручы хатыннар,
көлтә төягән атлы олаулар, ындыр табакларында ашлык җилгәрүче
малайлар, кызлар очрап кала. Ашлыгын суктырырлар да суктыруын,
тик кая куярлар, амбарларга салып өлгерерләрме? Безнең гаскәрләр
әлегә фронтка барабыз дип атласалар да, алда бомба шартлаган
тавышлар көннән-көн ачыграк ишетелә. Дошман илнең йөрәгенә –
Мәскәүгә таба ашкына. Күп тә үтмәс, бу басу-кырлар, бу авыллар
фашист итеге астында калачак. Алиш кына түгел, башка солдатлар
да шулар турында уйлап атлый иде бугай. Берсенең дә сөйләшәсе,
аралашасы килми, барысы да, үз эченә бикләнеп, тавыш-тынсыз гына
алга баралар.
20-25 чакрым барган саен привал ясап, ял итеп алалар. Инде менә егерме көн алар юлда. Төнге ялга туктаган саен Алиш, биштәреннән
кәгазь-каләмен алып, хат язарга утыра. Өенә, Оркыясына гына да
унбишләп хат язгандыр инде. Барып җитәләрдерме ул хатлар, юктырмы
– анысын белми. Бер хат та алганы юк. Үзе үк хат ахырында: «Җавап
язмагыз, адресым үзгәреп тора. Көн саен алга барабыз» дип язып куя.
Сентябрьнең бишендә Алиш кинәт кенә авырып китте. Температурасы
күтәрелде. Хәлсезлек аяктан екты. Үзе болай нык, таза кеше дә бит,
кизү тазалыгыңа карап тормый икән. Салкын тидереп авырып ятканы
да юк иде югыйсә. Ә монда, үч иткәндәй, чир эләктерде. Грипп дигән
диагноз куйды полк врачы. Алдагы көндә коеп яуган салкын яңгыр
астында калдылар алар. Беркая качып, ышыкланып торыр урын да
юк иде. Япан кыр уртасында иртәдән ява башлаган яңгыр көне буе
койды да койды. Манма су булып чыланган гимнастёрка җылыту түгел,
киресенчә туңдыра, күшеккән тәнен калтыратып, өшетә башлады.
Алиш кебек салкын тидергән тагын биш-алты солдатны Карачев
шәһәре янындагы яралы сугышчыларны дәвалый торган бәләкәйрәк
кенә кыр госпителендә калдырып киттеләр.
Орлов өлкәсенең Снежети елгасы буенда урнашкан Карачев
бу төбәктәге борынгы рус шәһәрләренең берсе санала. Ләкин
Алиш шәһәрнең исеме татар сүзеннән алынган булырга тиеш дип
уйлады. Карачев – карачы – караучы... Карачкы булуы да мөмкин.
Ни генә булса да, кыпчак чыгышлы атама. Карачы атлы берәр татар
морзасының исеме белән бәйле булуы да бар. Һәрхәлдә, рус дәүләте
төзелгәнче, бу җирләрнең Алтын Урда ханнарына ясак түләп торган
кенәзлекләр булуы билгеле тарихта.
Болай үзе озак ятмады Алиш госпиталь ятагында аунап, биш көн
дигәндә чир качты. Шул биш көн рәхәтләнеп ял итәргә җитте егерме
көн буе җәяү тәпиләп хәлдән тайган солдат өчен. Иң сөендергәне – хат
язарга мөмкинлек чыкты. Гаиләсенә генә түгел, бөтен дус-ишләренә,
сеңлесе һәм энеләренә хатлар юллады. Их, үзләреннән дә хат килсә,
нинди шатлык булыр иде дә бит!
Могҗиза түгел димә, шулар хакында уйлап ятканда, бер-бер артлы
энеләре Галимҗан белән Габдрахманнан хат китереп тоттырдылар.
Алар да сугышта йөриләр бит әле. Әниләре Газизә хәсрәт эчендәдер
инде. Уллары турында бик борчыладыр. Бер безнең гаиләгә генә
килгән кайгы түгел бит. Ил белән күтәрәбез. Җиңеп чыгарбыз, Алла
боерса. Әнине тынычландырырга кирәк дип, Алиш беррәттән әнисенә
дә хат язып салды.
Госпитальдән чыгып күп тә үтмәде, аларны Брянск урманнары
тирәсендә фашист солдаты кыяфәтендәге иңенә кәкре чалгысын
салган үлем шәүләсе куып тотты. Октябрь башында фашистларның
43 нче армия корпусы, Брянск шәһәрен төньяктан урап узып, икенче
яктан һөҗүм итүче Гудерианның икенче танк группасына караган 47 нче мотоцикл корпусы белән кушылып, Брянск фронты гаскәрләре
тулысынча чолганышта калды. Алишларның шушы фронтта сугышучы
1001нче укчы полкы да тулысынча әсирлеккә төште. Туган илне немец
фашистларыннан азат итү өчен дигән изге максат белән сугышка
чыгып китүенә нәкъ ике ай булды дигәндә, Алиш Ватан сакчысыннан
«халык дошманы»на әйләнде дә куйды. Совет сугышчысының юлы бер
генә – дошманны алга җибәрмәс өчен бер адым да артка чикмәскә,
соңгы тамчы каның тамганчы көрәшергә! Ә алар бу боерыкны үти
алмадылар. Чолганышта калып, үзләренә тугыз граммлы ядрә белән
гомерләрен өзәр өчен дип автоматын төбәгән фашист солдаты алдында
кулларын күтәреп, әсир төшәргә мәҗбүр булдылар. Бу 1941 елның
12 октябре иде. Шушы көннән Алиш өчен хурлыклы да, михнәтле дә,
әмма Ватан азатлыгы өчен аяусыз, кыю яшерен көрәшкә әверелгән,
данлыклы үлем белән чикләнгән әсирлек тормышы башланды.
«Бигрәк тиз булды бит әле бу. Юньләп торып сугышка да кермәгән,
ичмасам бер генә фашистны булса да теге дөньяга олактырмаган да
килеш, коллык михнәтен чигәргә туры килер микәнни?» дигән уй
миен бораулады аның.
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев