20 май 2025 яңалыклары
-
20 май 2025 - 17:00
Нинди көйләр уйныйсың?..
Сәхнәгә Галия Гафиятуллина чыга. Баянчы Рәфкать ул башкарасы җырның көен уйный башлый. Инде Галия апа кушылып җырларга тиеш. Рәфкать көйне уйнавын дәвам итә. Галия апа җырның икенче куплетын да башлый алмый, сүзләрен оныта... -
20 май 2025 - 15:00
Хатирәләр (дәвамы)
ХIХ йөзьелның беренче яртысында олы бабам Вәлид байның өе тирә-яктагы зыялыларның җыелу урыны булган, бу йорт гомум сый мәҗлесләренең мәркәзе вазифаларын үтәгән, башкорт кантоны рәисләре, урыс генераллары, губернаторлар, олы муллалар вә танылган шәхесләр дә бу мәркәздә олы кунак булган. -
20 май 2025 - 14:00
Таатта елгасы рухы
Сер тулы карашлы күзләре. Талларым аркылы сузылган Сызылган таңнарның нурларын Каршылыйм мин синдә, үзәнем! -
20 май 2025 - 13:00
НАМАЗЛЫКСЫЗ НАМАЗ (хикәя)
Әллә нигә бер эчсә дә, бу юлы нык кына чайкала иде. «Дебил, – дип, тамак төбе белән акырды ул Рамазанга, – дебил, ахмак, тиле». Нур тамчылары шулчак тәгәрәшеп коелды, каядыр югалды. Иреннәр дога аятьләрен әйтүдән шып туктады. Фәрештәләрне качырып, дөрес эшләмәде абыйсы. -
20 май 2025 - 12:00
Шагыйрь хакы
...Шагыйрьлегең риясызлык белән, Сабый җаның белән үлчәнә. -
20 май 2025 - 11:00
Мәхмүт Хөсәенның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Кадерле каләмдәшем Равил! Бирегә, Күктүбәгә, «синең-минем Күктүбәгә», татарча чыккан газеталарны җибәреп торалар. Әнә шул милли газеталарыбызның берсе миңа Кара диңгез буйларына шатлыклы яңа хәбәр алып килде: «Шагыйрь Равил Фәйзуллин «Казан утлары» журналының баш редакторы итеп сайланды». Чын күңелемнән котлыйм! -
20 май 2025 - 10:05
2025 елның 2 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара!
Хөрмәтле укучым! Милләтебез сагында – туган телебез, туган телебез сагында – матур әдәбиятыбыз, ә әдәбиятыбызның төп барометры булып “КАЗАН УТЛАРЫ” журналы торуын исеңнән чыгарма! Безгә мирас итеп калдырылган милли хәзинәбезне кадерләп саклау, үз нәселебезгә васыять, әманәт итеп калдыру синең кулыңда, синең намусыңда! Аңа языл һәм укы! -
20 май 2025 - 10:00
Сиреньнәр шәмәхә төтенгә төренде
Сиреньнәр сеңдергән татлы бер сер инде. -
20 май 2025 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Сезне тыңлый алмый калдык, Салих абый, – диде Оркыя, чәй эчкәндә, күңелсезләнеп, моңаеп кына утырган Сәйдәшев янына килеп. – Мин дусларга иптәш булып кына килгән идем. Фортепиано юк диделәр дә, башта килмәскә дә уйлаган идем. Мин бит җырчы түгел, Рәшит белән Җәвәһирәгә үземнең берничә җырымны аккомпанировать итәрмен дигән идем. Кызганыч, барып чыкмады. Бу малай белән шундый хәл килеп туу да әйбәт булмады әле. Нишлисең, сугыш.