ТАНКИСТЛАР (документаль повестьның ахыры)
Рәсимнең Казанга кайтып төшүе журналистлар өчен зур сенсация булды. Телефоннан шалтыраулар өзелмәде. Аның белән очрашырга, әңгәмә үткәрергә, интервью алырга ашыктылар. Барысын да «Алёша» экипажының Запорожье юнәлешендәге Новодаровка бистәсе янындагы бәрелеш кызыксындыра.
Кискен борылыш
Новодаровка бистәсе янында булган бәрелеш Рәсимнәр экипажы өчен
тормышларында кискен борылыш ясады. Егетләр үзләре дә мондый
борылыш булыр дип башларына да китермәгәннәр иде. 6 июньдә булган бу вакыйга турында алар инде оныта да башлаганнар иде. Нәрсә инде,
гадәттәге бер бәрелеш. Дошман белән ике көннең берендә булып тора
торган очрашу. Ул орыш өчен аларга «Батырлык» ордены тапшырдылар.
Луганск Халык Республикасы Герое дигән исем бирделәр. Гәзитләрдә
мактап яздылар. Бәрелешнең дроннар төшереп алган видеоларын
телевидениедән күрсәттеләр. Инде ул вакыйгага ике ай вакыт үтеп китте.
Тик бу батырлык турында матбугатта, радио-телевидениедә язып, сөйләп,
күрсәтеп, егетләрнең даны бу орден белән генә бәяләнергә тиеш түгел дигән
нәтиҗәгә килгәннәр булып чыкты.
Июль ахырында интернетта Рәсим Баксиков, Александр Леваков, Филипп
Евсеев белән Алексей Неустроев составындагы «Алёша» экипажының
6 июньдәге батырлыгы турында видео таралды. Август башында бу
егетләрне үзләренә дә нәрсә икәнен әйтмичә, ниндидер чарага әзерли
башладылар. Иң кызыгы – 7 июньдә алган «Батырлык» орденнарын
кире алырга мөмкиннәр дигән хәбәр булды. Һәм менә, ниһаять, аларны
аэродромга алып килделәр дә вертолётка утырттылар. Шунда гына аларга
6 июньдә ясаган батырлыклары өчен Россия Герое исеме бирелүе хакында
һәм Бөек Ватан сугышы вакытында Курск Дугасы бәрелешендә җиңүнең
80 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган тантаналарда катнашырга алып
баруларын, шунда Президент Владимир Владимирович Путинның аларга
Россия Герое билгесе булган «Алтын Йолдыз» медален тапшырачагын
әйттеләр.
Юбилей тантанасы Курск шәһәре янындагы Поныри бистәсендә
үтәчәк икән. Бистәнең үзәк бер урынында бик зур, монументаль
мемориал эшләгәннәр. Мәйдан алдындагы сәхнәдә зур оркестр. Мәйданда
тантанада катнашучы хәрбиләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре. Искиткеч
тетрәндерә торган күренеш. Ул Рәсимгә хәтта Волгоградтагы Ватан Ана
мемориалыннан да колачлырак булып күренде. Аларны – биш геройны
сәхнәгә чыгарып бастырдылар. Бишенче каһарман дроннар белән элемтә
операторы ефрейтор Илья Гаврилов булып чыкты.
Мәйдан алдына чыгып баскач, Рәсимне җиңелчә генә дулкынлану
хисе биләп алды. Хәтта аяклары дерелдәде. Дулкынланмаслык та
түгел, телевидение камералары сиңа төбәлгән. Президентның үзе белән
очрашачаклар бит. Аның белән кул биреп күрешәчәкләр. Котлап кына
калмас, әле нинди дә булса сорау да биреп куярга мөмкин. Югалып
калмаска, кыска һәм ачык җаваплар бирергә кирәк.
Менә тантаналы мизгелләр җитте. Сәхнәгә Президент чыгып басты һәм
телевидение дикторының йомшак, мөлаем, шул ук вакытта тантаналы һәм
җитди тавышы яңгырады:
– Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәп, батырлык,
кыюлык, тәвәккәллек һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен Россия Президенты
Указы белән бишенче армиянең 127 нче мотоукчылар дивизиясе икенче
танк ротасы командиры Баксиков Рәсим Рәшит улына Россия Герое исеме
бирелә!
Оркестр башкаруында тантаналы фанфаралар яңгырады. Подноска
салып бүләкләнүчегә биреләсе медальне китерделәр. Рәсим Президент
каршына килеп басты. В.В.Путин аның кулын кысты һәм, медальне алып геройның күкрәгенә такты. Тагын бер мәртәбә кулларын кысышканнан соң,
алар тамашачыларга карап, фотога төштеләр. Рәсим икенче бүләкләнүчене
көтеп сәхнә алдына барып басты. Президентның тыныч һәм салмак тавыш
белән котлавы аның күңелендәге киеренкелекне җиңеләйтеп җибәргән иде.
Медальләр тапшырылды. Бу тантананы телевидение аша бөтен Россия
халкы карады. Геройлар инде шуның белән эш бетте, яңадан вертолётка
утыртырлар да хәрби бурычларын үтәүне дәвам итәргә алып кайтып
китәрләр дип көттеләр. Ләкин аларга иртәгесен кабат Президент белән
очрашачакларын әйттеләр. Монысы инде Курскида да, Донбасста да түгел,
Мәскәүдә, Президент резиденциясендә булачак диделәр.
Икенче көнне аларны Кремльдә зур гына бер бүлмәгә алып килделәр.
Әлбәттә, башта бик җентекләп тикшерделәр. Бүлмәнең уртасындагы
зур гына түгәрәк ак өстәл тирәли кара-каршы өчәр урындык куелган
иде. Леваков, Неустроев һәм Евсеевны бер якка, Баксиков белән Илья
Гавриловны, араларында бер урындык калдырып, икенче якка утырттылар.
Бераздан Президент килеп керде һәм Рәсим белән Илья арасындагы буш
урындыкка килеп утырды.
Ул очрашуны геройларны котлау белән башлап җибәрде:
– Хәерле көн! Мин сезне Россия Герое булуыгыз белән тагын бер тапкыр
котларга телим, – диде ул. – Кичә барыгыз да нык дулкынланган идегез. Сугыш
кырындагыдан да ныграк дулкынландыгыз бугай. Әлбәттә, дулкынланмаслык
та түгел. Беренчедән, кеше күп иде. Урыны үзе үк бик истәлекле. Миңа калса,
нәкъ менә шушы урында, безнең бабайлар, әтиләр сугышкан һәм дошманны
җиңгән урында бүләкләнүегез үзе символик мәгънәгә ия. Бүген – истәлекле
көн, моннан 80 ел элек совет гаскәрләренең Курск Дугасындагы сугышта
немец-фашист илбасарларын тар-мар иткән көне.
Шунда танк командиры Александр Леваков, аны бүлдереп:
– Безнең бер көрәштәшебез Филипп Евсеевның бабасы да ул бәрелештә
катнашкан, – диде.
– Чынлапмы? Сезнең бабагыз шул сугышта катнашканмы? Менә бу –
безнең буыннар элемтәсе, бу инде безнең Ватанны саклау буенча генетик
кодыбыз, – диде Президент.
Филипп Евсеев 1984 елда Якутия (Саха) Республикасының Сунтар
районында, Кюндяй авылында туган. Аның әтисе ягыннан да, әнисе
ягыннан да бабайлары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Үзе ул ишле
гаиләдә – өченче бала, малайлар арасында өлкәне булып дөньяга килгән.
Малай чагыннан спорт белән шөгыльләнгән. Армиядә хезмәт итеп кайткан,
өйләнгән. Хәзер инде үзенең ике кызы һәм улы үсә икән.
Филипп СВОда 2022 елның сентябреннән. Октябрь аенда махсус
курсларда укыганнан соң ул 127 нче мотоукчылар дивизиясенә танк
йөртүче-механик итеп җибәрелә. Анда үзенең якташы, якут егете Алексей
Неустроевны очрата һәм, аның үтенечен тыңлап, «Алёша» танкында,
бәрелештә яраланып госпитальгә озатылган йөртүче-механик Николай
Рудольфович урынында хезмәт итә башлый.
Алексей Неустроев та Якутиянең Усть-Алдан районы Танда авылында
биш баланың өлкәне булып дөньяга килә. 2004 елда мәктәп тәмамлый.
Мәктәптә укыганда, милли спорт төрләре – мас-рестлинг һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Армиядә танкист булып хезмәт итә. Россия Герое исеме
белән бәяләнгән батырлык нәкъ менә аның наводчик буларак төз атуы
нәтиҗәсендә мөмкин булды дип исәплиләр иптәшләре.
Президент, танкистларны герой исеме алулары белән тагын бер тапкыр
котлаганнан соң, алар эшләгән батырлыкның ничек килеп чыгуы турында
кызыксынды.
– Кыска гына вакытта бер танк белән сигез бронемашинаны юк итә
алуыгызны күз алдына китерәсе килә. Нәкъ менә шул вакытта, шул урынга
ничек килеп чыктыгыз соң сез?
– Безгә алдагы көндә дошман белән бәрелешкән Новодаровка бистәсен
чистартып кайту бурычы йөкләнде, – диде танк командиры Александр
Леваков.
– Димәк, сез анда дошман барын белмәдегез?
– Дөресен әйткәндә, без һәркөнне ниндидер бәрелеш булырга
мөмкин дигән уй белән утырабыз танкка. Бу көнне дә 127 нче дивизия
командирыннан әнә шундый приказ алдык. Иң куркыныч участокларга
дивизия командиры безне җибәрә. Чөнки без инде яшьләр түгел, тәҗрибәбез
бар.
– Безнең подразделение дивизиядә һәрвакыт катлаулы участокларга
җибәрелә, – дип, сүзгә Рәсим Баксиков кушылды. – Бездән башка
Новодаровкага беркемнең дә җибәрелгәне булмады.
– Мөмкинме, сезгә бер сорау бирәсем килә. Бу бәрелеш алдыннан
минем белән бәләкәй генә бер проблема килеп чыкты, – диде Леваков,
Рәсимне бүлдереп. – Дүртенче числода без үзебезнең механик-йөртүчебезне
югалттык. Ул яраланды. Машинаны ташламады, безне кайтарып куйды.
Аннары аны госпитальгә алып киттеләр. Шуннан соң аның урынына танк
йөртүче булып Рәсим утырды. Ә икенче көнне дроннар атакасы вакытында
«Колючий» кушаматлы доброволец мине үлемнән саклап калды, үзе нык
яраланды. Ул коткармаган булса, танк механиксыз каласы иде. Гел бергә
сугыштык-сугыштык та, ул бүләксез калган булып чыкты. Кызганыч,
әлбәттә, үзе исән калгандырмы, нык яраланган иде. Шул «Колючий» дигән
позывное белән исем-фамилиясеннән башка берни дә белмим. Телефонын
да сорамаганмын.
Леваковның ни әйтергә теләгәнен Президент аңлады:
– Александр Сергеевич, борчылмагыз, барысын да эшләрбез. Барысы да
сез теләгәнчә булыр. Борчылмагыз. Әйтегез әле, йөртүчегез сафтан чыккач,
ник тагын шул ук урынга кайттыгыз?
– Команда булды бит, без аны үтәргә тиеш. Кабат шул урынга борылдык.
– Безне бит икенче танк килеп буксирга алды. Монда инде икебезгә дә
куркыныч яный башлады, ике танкны да утка тотарга мөмкиннәр, – дип
Рәсим аңлата башлады.
– Яхшы. Рәсим Рәшидович, белүемчә, сез идарә рычагына, механик-
йөртүче урынына берничә тапкыр үзегез утыргансыз. Сезнең кул астында
ничә танкист?
– Хәзерге вакытта тугыз.
– Тугыз?
– Әйе.
– Шуңа карамастан, рядовой танкист урынына үзегез утыргансыз.
Нишләп?
– Ы-ы... Ничек аңлатырга... Әлбәттә. Бу куркыныч. Ләкин
буйсынучыларыңа, үзең курыккан очракта да, ул куркуны җиңәргә
кирәклеген күрсәтергә кирәк.
– Шәхси үрнәк күрсәтергә кирәк дисең?
– Әйе.
– Бу... Бу инде Россия офицерларының яхшы традициясе үрнәге.
– Кулда кылыч булсамы әле?!. Тик безгә кылыч бирмиләр.
Рәсимнең бу сүзләреннән соң барысы да көлешеп алдылар.
– Александр Сергеевич башнядан чыгып, һичшиксез кылыч айкана
башлар иде, – дип көлүен дәвам итте Рәсим.
– Ул, чынлап та, казакка охшаган... – дип куйды Президент, чыраен сакал
баскан Леваковка карап.
– Әйе, ул бит чын казак.
Көлешеп алганнан соң Президент икенче ягында утырган Илья
Гавриловка борылып:
– Илья Владимирович, сез – талантлы кеше. Техника буенча гына түгел,
әдәби яктан да дип беләм? Хәрби хезмәттән соң сез зур халыкара... Россия
күләмендәгесен әйтмим дә инде, бәйгеләрдә катнаша алган булыр идегез.
– СВОдан китеп дисезме? – дип куйды Леваков.
– Әгәр дә сез кушсагыз, ул һичшиксез катнашыр иде. Сезнең боеруыгыз
гына кирәк, – дип кушылды Рәсим. – Без барыбыз да... Бары тик команда
гына булсын.
– Күпме танкны юкка чыгардыгыз ул вакытта?
– Икене.
– Ике танк һәм алты бронемашинаны?
– Сигезне. Колонна белән алтау килә иде. Ныгытмада тагын икәү бар иде.
– Молодцы. Бу читтән дә яхшы күренә иде. Бик әйбәт эшләдегез...
Артиллерия ничек эшләде? – дип, Президент башка подразделениеләрнең
бәрелештә ничегрәк катнашуы турында кызыксынды.
– Артиллерия дә яхшы эшләде. Барысы да молодцы.
– Артиллериягә килгәндә, ул бик яхшы эшләде, – дип, Рәсим Леваковның
сүзләрен хуплады. – Төз аттылар, снарядлар барысы да төзәгән урынга тиеп
барды. Артиллериясез бөтенләй башка ситуация килеп туган булыр иде.
– Яхшы, аңлашылды.
Президент белән очрашу озак бармады. Ләкин ул геройлардан СВО
хакында үзен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар ишетте шикелле.
Аларның хезмәтеннән канәгать калган иде күрәсең, очрашу тәмамланганнан
соң, егетләрнең моннан соң СВОга китмәячәкләре, ялга җибәреләчәкләре
турында әйттеләр. Ләкин ялга гына да булып чыкмады. Аларга киләчәктә
югарырак чиндагы офицерлар булырга, Мәскәүдәге берәр хәрби уку
йортында укып, белемнәрен тирәнәйтергә дип тәкъдим ясадылар.
Туган якларга таралышыр алдыннан Александр Леваковка аны үлемнән
коткарып калган «Колючий»ның телефон номерын һәм исем-фамилиясен
шалтыратып әйттеләр. Александр шунда ук аңа шалтыратып, хәлен
белешергә булды. Ул телефон номерын җыйды:
– Сәлам, таныдыңмы кем шалтыратканын? – диде.
– Миңа шалтыратучылар күп. Танып бетермәдем. Кем әле?
– «Ласка» мин!
– «Ласка»?! Сәлам, дускай! Исәнме?! Ничек синең хәлләр? Каян таптың
минем телефонны?
– Үзең ничек? Исемеңне дә сорамаганмын. Югалттым мин сине. Барыгыз
да исән-саулармы?
– Исәннәр, Аллага шөкер. Бәлки ишеткәнсеңдер безнең турыда. Геройлар
бит без хәзер. Россия геройлары.
– Туганкай, миңа да «Батырлык» ордены бирделәр бит! Шул сине
коткарган өчен бугай. Кичә генә Мәскәүгә кайтардылар. Преображенский
районы хәрби комиссариатына чакырып, военком үзе тапшырды. «Бер
танкистны үлемнән коткаргансың», – диде. Шул сине коткарган өчендер
инде. Айдан артык госпитальдә ятып чыктым. Хәзер ярый инде, аякка
бастым.
– Әйбәт булган. Элемтәдә торыйк. Югалтма минем телефонны.
* * *
Рәсимнең Казанга кайтып төшүе журналистлар өчен зур сенсация
булды. Телефоннан шалтыраулар өзелмәде. Аның белән очрашырга,
әңгәмә үткәрергә, интервью алырга ашыктылар. Барысын да «Алёша»
экипажының Запорожье юнәлешендәге Новодаровка бистәсе янындагы
бәрелеш кызыксындыра.
Бүген Рәсим үзенең вазифасын балаларда ватанпәрвәрлек рухын
тәрбияләүдә күрә. Ул үзе эшли башлаган Танк училищесында укучыларга
тәрбия дәресләре алып бара. Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укучылар
белән очрашуларга йөри. Республикада үткәрелгән чараларда катнаша.
Нәрсә соң ул ватанпәрвәрлек? Аны ничек тәрбияләп була? Ул мәктәп
дәреслекләре аша тәрбияләнергә тиешме? Ул Рәсимнең балалар белән
очрашулар вакытында сөйләгәннәре белән генә тәрбияләнәме?
Ватан – ул зур төшенчә. Ул дәүләт дигән сүз түгел. Ул туган җир, туган
як, туган халкың, ата-бабаң гореф-гадәтләре, туган тел дигән мәгънәләрне
берләштерә. Ә күпмилләтле илдә туган ягың тарихын өйрәтмәсәләр, туган
телеңдә теләсәң – укы, теләмәсәң, укымаска да була дип белдерсәләр, югары
уку йортларына кергәндә, туган телеңдә имтихан бирүдән мәхрүм ителсәң,
Ватаныңның патриоты булып үсеп буламы? Рәсим әнә шул сорауларга
җавап эзли. Беренче чиратта, ул бу сорауларга җавапны үзе өчен эзли. Шуңа
күрә үзенең белемнәрен тирәнәйтү, дөньяга карашын киңәйтү, һәм, әлбәттә
инде, хәрби белемнәрен ныгыту өчен, Россия Оборона министрлыгының
Мәскәүдәге Хәрби университетына имтиханнар тапшырды. Татарстан
Дәүләт Советына депутат булып сайланды. Ул шулар аша илебезнең
киләчәк хуҗалары булачак балаларны ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү
эшенә үз өлешен кертү максаты белән яши.
Тәмам.
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев