Логотип Казан Утлары
Повесть

ШОМ (повесть)

«Британиянең элеккеге Премьер-министры Лиз Трасс ике дә уйламый атом бомбасын кулланырга әзер икәнлеген һич тартынмый әйтте бит!» – дип кинәт кычкырып җибәрде кухнядагы телевизор. Хатын, тавышны тизрәк бастырып, мин кичә кичтән караган каналдан «Мәйдан»га күчәргә ашыкты. Тик Филүс Каһировның «Киек каз юллары» бер иртә эчендә икенче тапкыр ыргылып кергән шомны тарата алмады.

И не в том ли дело, что предубеждения,

страх, ненависть

сужают планету до размеров стадиона,

на котором все зрители заложники,

ибо обе команды, чтобы выиграть,

принесли с собой ядерные бомбы,

а болельщики,

невзирая ни на что, орут: гол, гол, гол!

И это и есть планета.

А ведь ещё перед каждым человеком

стоит неизбывная задача – быть человеком,

сегодня, завтра, всегда.

Из этого складывается история.

Чыңгыз Айтматов. «Плаха», 1986

Ни пычакка андый ярыш безгә,

Ни пычакка андый дөньясы?

.. Аяк өчен баш җаваплы түгел! –

Уен кыры – сугыш кыры ул! –

Безнең өлеш – җиңеп, күккә ашу,

Сезнең – җәһәннәмдә кырылу!

Дәррәү кубып күтәрелик кенә,

Дошманнарның тезе йомшарыр.

Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!

Без – чемпион!

– Безнең туп – Җир шары.

Рүзәл Мөхәммәтшин. «Матч-реванш», 2022

* Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге үткәргән әдәби конкурста «Повесть» номинациясендә беренче урынны алган әсәр.

Ул танк чылбырларының шалтыравыннан, һавада самолётлар гөрелтесеннән сискәнеп уянып китте. Татлы йокыга гына талган кебек иде бит, бу хәсрәтләр кайдан килеп чыкты?!

Хәер, хәсрәт дип атау килешмәс. Тимер атларын иярләгән, корыч кошларга ябышкан бу бәндәләр хәтәр, моны Ул бик яхшы белә. Озак көттермәсләр – танкларының әллә кая кадәр сузылган озын борыныннан ут көлтәсе ыргылып чыгар. Мизгел дә үтми, Аның болай да һич кызганмый каезланган сыртын снаряд актарып керер дә тирә-юньне дер селкетеп ярылыр. Бусы тынды гына дигәндә, һавадан сызгырган тавыш ишетелер, аның артыннан ук корыч кош салып калдырган «йомырка» килеп төшәр...

Аны элек Җир-Ана, тереклек бирә торган сулыкларын да истә тотып, Җир-Су дип кадерләп атап йөртәләр иде. Кешелекнең төрле чорын күрде ул. Бишектәге вакытын да, аннан арысын да. Тик менә бер нәрсәне генә һаман аңламый – адәми затлар, шушы гомер җир йөзендә яшәп, җитлегә алдымы? Үз тирәсендәге мохиткә һәм үзенә тиң башка кешеләргә карата дөрес мөнәсәбәтне җайларга акылы җиттеме? Әллә инде аның бишектәге, сабыйлык чоры – сагынып искә алырлык, чын, ихлас вакыты идеме?!

Танк чылбырлары аның мәсхәрәләнгән, болай да изелгән тәнен тагын да ныграк җәрәхәтләргә маташа шикелле. Үлем алып килүче бу әкәмәт тимер кабыкларда япь-яшь, мыегы тибә генә башлаган егетләр утыра. Менә алар, аның өстенә килеп кергәч тә, янәдән үзләренә генә аңлаешлы уеннарын башлар. Нигәдер ул уен һәрвакыт җимерү, юк итү, туздыруга корылган. Бөтен Җир шары буйлап сузылган җепселләре аңа җиткереп тора – биредә кыланганнары бары тик шаяру гына. Монда тәҗрибә туплагач, шушы бәндәләр чынлап торып кеше үтерергә чыгып китә, җиһанның әле бер почмагында, әле икенчесендә канлы бәрелешләр бер генә көнгә дә тынып тормый. Берсе туктадымы, икенчесе дөрләп кабына. Чиксез зиһен, белем, акыл иясе булган адәми зат, күрәсең, яшәү көчен әнә шулай – үзенә тиңнәрнең җанын кыеп салудан аладыр...

Берара тыныч кебек иде Аңа. Аны оныткан төсле дә булдылар. Кайчандыр атом бомбасы ярылган урынны хәтерләреннән чыгармас өченме, кечкенә генә бер һәйкәл корып куйдылар. Кешеләр үзләре «туксанынчы еллар» дип аталган чорда биредә бер мәлгә туплар ату, хәрби техника гөрелтесе, солдатларның «ура» кычкырып йөгерүләре тынып торды. Тик теге һәйкәл очындагы кыңгырау гына, биредә кылынган хәтәр җинаятьләрне искә төшереп, җилле көннәрдә чыңлап куйгалый иде... Кешеләр һәр нәрсәгә исем бирергә гадәтләнгән.

Кайчандыр ул Җир-Су, Җир-Ана иде.

Олы Җир-Ананың бер кыйпылчыгы гына булса да, Ул хәзерге заман кешеләренә моны аңлатып бирә алмады.

Кешеләрнең дә төрлесен күрде. Үзенә табынганнарын да. Бер ишләре аңа үзенең сый-нигъмәтеннән өлеш чыгара торган иде. Суын эчкәнче, башта Аны сыйлый. Җир-Ана дип ихтирам белән эндәшә. Икенче берләре, басуда табын корсалар, «Җир иясе, син дә безнең белән ашарга утыр», – дип эндәшәләр иде. Үзгә бер ишләре аны Умай-Ана дип тә атап йөртте, бар тереклекне тудырган зат итеп күзаллады. Җир куенындагы мәгарәләрне ана карынына тиңләделәр. Шушы якларга күп гасырлар элек килеп чыккан кешеләрнең нәселе үзенең дошманнарыннан бары тик шул мәгарә эченә качып кына котылып калган икән. Шуңа да куышларны изгеләштерү дәрәҗәсенә барып җиткән кешеләрне дә күрде Ул...

Аны хөрмәт итәләр, аннан куркалар да иде. Берәрсенең билдән түбән әгъзалары авырып китсә, «җир тоткан» дип хафага кала торган кешеләрне дә очратты. Ялгыш гамәлләре өчен гафу үтенүчеләр дә бар иде.

«Ай кайта, көн кайта.

Җир иясе – җирән сакал,

Су иясе – суган сакал,

Күк иясе – күгән сакал.

Ай кайта, көн кайта.

Каян килдең анда кит.

Икмәгем, тозым белән сорый килдем,

Үзең ярдәм кыл!

Калдыгы-колдыгы шунда булсын».

Шушындый җырлары да хәтеренә сеңеп калды. Кешеләргә «җыен ырым-шырымга ышанмагыз, мин сезгә чирегездән котылырга булыша алмыйм!» дип кычкырасы килә иде Аның. Тик теле генә юк. Ярдәм итү теләге дә зур. Ни гаҗәп, кайберләренә әллә шул ырымнар чыннан да сихәт китерә – терелеп куйганнары да булды. Шул ук вакытта, чиреннән котыла алмый, Аның куенына кереп ятып, соңгы сыену урынын табучылар да...

Дөньяның төрле чагын күрде ул. Исемнәре дә үзгәреп торды.

Ә көннәрнең берендә аңа Полигон дигән кушамат тактылар. Бу атаманың нәрсә икәнлеген ул озак та үтми бик яхшы аңлады. Шул ук адәми затлар аңлатты үзенә. Мәңгегә оныталмаслык итеп. Үзәгенә үтәрлек дәрәҗәдә.

Заманында Көнчыгыштан аның кунакчыл далаларына күчеп килгән бәндәләр идеме ул, әллә үзгәләреме?

...Үзенә килеп кадалган бомба аны хатирәләреннән айнытып җибәрде. Полигонда чираттагы хәрби өйрәнүләр башланды...

* * *

Будильник шалтыраганда, мин уянган идем инде. Гадәттә, уяну белән будильникны сүндерәм, әмма бу юлы ничектер башка килмәде. Мин һаман шулай – билгеләнгән вакытка нәкъ биш минут кала күзләрем ачыла да куя, йокы да әллә кая кача. Мондый халәт миндә генәме, әллә инде үзгә кешеләр өчен дә табигыймы – һич белгән юк. Һәрхәлдә, таныш-белешләр арасында сораштыру үткәрергә кирәк, йә булмаса интернетта актарынып карарга дип, үз-үземә максат куйсам да, урыннан тору белән әлеге мөһим мәсьәләгә ачыклык кертү кирәклеге онытыла да китә.

Телефонның будильнигы шалтырады, дидем бит. Башны чатнаттырып үтте. Кулым белән капшап, телефонымны алдым да, «стоп» төймәсенә бастым. Аннан соң капшана-капшана телевизор пультын таптым. «Россия 24» телеканалын кабызып җибәрдем.

Хәзер минем һәр иртәм әнә шулай башлана. Уянып китеп, телефондагы будильникны сүндерәм дә телевизорда яңалыкларны кушам. Моңарчы мин «Россия 24» телеканалын бар дип тә белми идем. Мин соңгы хәбәрләрдән башка да бик рәхәт яшәп ятканмын икән. Ә хәзер?! Нигә мин сихерләнгән төсле шул канал төймәсенә басам? Сәбәбе бер генә – өмет дигән бер чаткы. Бәлки, менә бүген җиңгәнбездер, бәлки, менә бүген тегеләр җиңелгәннәрдер. Бәлки, бәлки, бәлки...

Тик өмет чаткысы янәдән пыскырга да өлгерми сүнде. Экрандагы дикторның кыяфәтендә бер генә үзгәреш тә юк иде – аның йөзеннән җиңүгә ишарәләгән нурлар бөркелмәде. Телевизорга аслы-өсле язылган хәбәрләрдә дә шатлыклы сүзләр күренмәде. Барысы да элеккечә. Фәлән төштә фәлән кадәр нацист үтерелгән, төгән кадәр техника юк ителгән, әллә ничаклы ракета бер яктан икенче якка очып килгән. Кем генә ул ракеталарны, мәетләрне, шартлатылган танкларны санап утыра икән? Бигрәк авыр һәм шул ук вакытта үтә дә күңелсез эштер ул...

Алып баручы алмашынды, аның урынына күзлекле һәм корсаклы бер агай чыгып, һава торышы турында сөйләргә кереште. Әмма сүзе, атмосферадагы үзгәрешләрдән бигрәк, дошман җирендәге атом-төш шартлавына багышланган иде. Ул, әгәр әлеге шартлау була калса, агулы болытларның кай якка юнәлеш аласын фаразлады. Аңа ышансаң, үлем китерүче яңгыр, һичшиксез, Европа илләренә таба китәргә тиеш. Бер дә безнең якка түгел. Шатланырга да, кайгырырга да белми, телевизорны сүндердем.

Кухня ягында хатынның савыт-саба белән шалтор-шолтыр килгәне ишетелде. Минем уянганлыкны белеп, йокы бүлмәсенә керде.

– Хәерле иртә, – диде ул, гадәттәгечә, миңа борылып карамый, кием-салым шкафындагы чүпрәк-чапракларга багып. – Бүген Наиләләргә кунакка барасы, онытмадыңмы?

– Онытмадым. Сәгать берләргә түгелме соң?

– Бергә.

– Алайса мин бераз ятып торыйм әле. Өлгерербез.

– Нәрсә кияргә дә белгән юк, – диде хатын, кием шкафында чаштыр-чоштыр казынып. – Бер юньле күлмәк тә юк бит, ичмасам!

Мин, үрелеп, аның тарафына күз салдым. Киң шкафның ишекләре ачылып куелган. Рәт-рәт булып хатынның күлмәкләре, туны, кофталары, тагын әллә нәрсәләре тезелеп киткән. Бер почмакка минем биш-алты күлмәгем белән ике пинжәгем елышкан. Миңа башта – алар, аннан үзем кызганыч булып китте. Хезмәт хакымның күпме өлеше хатынны киендерүгә китеп бара, ә аңа һаман җитми!

– Әллә кем түгелләр, нәрсә кисәң дә ярый, арт саның гына ялтырамасын, – дип мыгырдандым мин, башымны юрган астына яшереп.

– Сиңа кызык... – Хатын, мине чыгырымнан чыгарыр өчен юри лап-лоп басып, тәрәзә янына атылып килде, боҗраларының сызгыруы тешкә тиярлек итеп, кисәк кенә эленгеләрне як-якка тартты. – Әнә, беренче кар яткан... Ул эреп бетәр инде. Иртәдән салкын, көндез җылы, кичен янә салкын... Синең сүзне тыңлап, Наташадан теге күлмәкне дә алмадым, ичмасам! Нәкъ бүгенге көнгә яраклы иде...

Мин дәшмәдем. Бу тагын да ныграк ачуын китерде. Хәтта калын юрган аша да хатынның үземә текәлгән усал күзләренең зәһәр утын тойдым. Берәү булса, бу очракта «аның сүзсез карашыннан куырылып килдем», дияр иде. Юк, куырылмадым. Табадагы тавык йомыркасы түгел лә мин куырылырга! Күнегелгән, ничә ел бергә яшәп...

Хатын, янә лап-лоп басып, бүлмәдән чыгып китте. Әлбәттә, тәрәзә эленгеләрен ачык калдырды. Миңа үч итеп. Ишекне дә. Чөнки боларның икесе дә миңа ошамый, мине җенләндерә, чыгырымнан чыгара.

Хатын исә билгесез сәбәпләр буенча вәхшиләрчә башлаган иртәнге һөҗүменең икенче өлешенә күчте. Ул кухняда торган көе улыбызны тиргәргә кереште. Көне буе компьютер каршында утыра, рәтләп укымый, чүп ташларга да иренә, тузан суырткыч белән бүлмәләрне җыештырырга кушканнан бирле күпме вакыт үтте – ник селкенсен, һәм башкалар, һәм башкалар. Бу нисбәттән улыбыз кемгә охшагандыр – хатынның сүзен колагына да элми, туктаусыз тиргәүгә һич исе китми, тыныч кына компьютерында уйнавын дәвам итә. Ә тегесе аның саен кыза бара, тавышы күтәрелгәннән-күтәрелә. Гадәттә, андый очракларда, мин, түземлегемне җуеп, баланың бүлмәсенә йөгереп керәм дә, күзләремне акайтып, «Ишеттеңме юкмы, анаңны?!» – дип кычкырам (төрле очракка һәм минем күңел халәтемә карап, «анаңны» сүзе алдыннан өтер куелырга яисә куелмаска мөмкин). Шуннан соң гына теге малай актыгы кушканны эшли. Теләмичә, кирелеген күрсәтеп, әмма эшли.

Хатын бүген дә әнә шулай өтерле «анаңныларга» җитәрлек итеп өянәгем кузгалыр дип өметләнә. Ә мин ишетмәмешкә салышам. Бүген гадәттәгечә булмас. Тик кычкырсын шунда... Хатын бүген иртәдән болай кыланырга тиеш түгел бит. Аның дусларына кунакка барасы – димәк, ул миңа бурычлы. Наилә – дус кызы. Мин Наиләне үлеп сагынган кеше түгел. Киресенчә, аны күрмәс өчен күп нәрсәне бирер идем. Әмма аны чыннан да күрмәс өчен бер генә юл бар – хатыннан аерылу. Ә мин моңа әзер түгел. Һәм эш баланы үстереп, аякка бастыру яисә түләнеп бетмәгән ипотекага гына килеп терәлмәгән. Болар, әлбәттә, үтә дә җитди сәбәпләр. Алар хәтта «аерылсам, әни нәрсә әйтер?» дигән хәтәр сораудан да болайрак борчый. Юк, яратам мин хатынны, бары шул гына. Ничек бар – шулай яратам. Шуңа аерыла алмыйм. Ә ул Наиләдән аерыла алмый. Миңа түзәргә туры килә.

Наилә – бик сәер хатын. Мин хәтта аңардан куркам да. Белеме буенча ул – архитектор. Дөресрәге, ул үзен бу дөньяга архитектор итеп яратылган кеше дип саный. Теләсә кайсы кешенең үзе турында шулай уйлавы, минемчә, психик диагноз күрсәткече. Беркем дә әзер хезмәт кенәгәсен йомарлап тоткан килеш тумый бит. Тик Наилә белән бу хакта бәхәсләшү, әлбәттә, зур мәгънәсезлек. Гомумән, аның белән бәхәсләшү түгел, әллә ни җәелеп китеп сөйләшү дә мөмкин түгел. Ул үзе белән әңгәмәдәше арасында баштан ук җимереп булмаслык дивар салып куйган төсле. Күзгә карамый, сорауларга җавап биргәндә дә «әйе» белән «юк»тан ары китми, минем хатын кебек озаклап ләчтит сатарга, кирәксә-кирәкмәсә төрле чигенешләргә чумарга яратмый. Аның елмайганын да мин бик сирәк күрәм. Йөзе һәрвакыт та битлек артына яшеренгән төсле. Бик сагышлы, уйчан, вакыт-вакыт кызганып куярга мәҗбүр итә торган битлек ул. Бәлки, моңа аларның балалары булмау сәбәпчедер? Ул кадәресен мин әйтә алмам. Әмма без бит Наилә белән аларның туеннан ук, Фаил белән өйләнешкән көннәреннән бирле таныш. Наилә ул вакыттан бирле миңа нәкъ шушындый күңел халәтендә истә калган.

Ире Фаил да, хатыны төсле үк, архитектор. Алар Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтында укыганда танышканнар. Наилә Фаилдән бер курска өлкәнрәк. Фаил тумыштан ук әлеге һөнәр иясе буларак яратылганмы, әллә инде бу аның кәсебе, тамак туйдыру чарасы гынамы – бу кадәресен үк мин бер дә әйтә алмыйм. Тик ул шулай ук үзенең сәерлеге белән хатынына нык охшаш. Кыяфәте килбәтсезрәк – олы гәүдә, зур баш һәм шул ук вакытта бик юаш, нәзберек күңел. Чәчләре җирән төстә, уттай янып торалар. Бите вак-вак сипкелләр белән чуарланган, алар, елның кайсы фасылы булуына карамастан, һәрвакыт мулдан, беркая да югалмыйлар. Күзләре калын пыялалар артына яшеренгән. Әгәр Наилә белән Фаил бер пар буларак бер-берсенә туры килгәнлеген исбатларга кирәк икән, бу әллә ни авыр түгел. Зифа буйлы, чем-кара чәчле, чибәрлеге белән ерактан теләсә кемне җәлеп итәрлек Наилә, текәлебрәк караганда, якынрак аралашканда, үзенең салкынлыгы белән күңелне кайтара, синнән өстенрәк торырга маташуы белән читләшергә мәҗбүр итә. Һәрбер әйткән сүзеннән җылылык, ачыклык, миһербанлык бөркелгән, кешегә беркайчан да каты бәрелмәгән Фаил исә үзенең җирән аюга охшаш кыяфәте белән сөйкемсезгә әйләнә дә куя, аның белән шулай ук бик якынаеп эш йөртәсе килми. Шушы капма-каршылыклы сыйфатлары бәрабәренә алар, һичшиксез, бер-берсен тулыландыра. Шуңадыр да, балалары булмаса да, унбиш елдан артык бергә яшәп яталар... Наилә белән Фаилнең безне кунакка чакыру сәбәбе миңа яхшы мәгълүм. Алар үзләре өчен бер юаныч чарасы таптылар – Казанда тиңе булмаган проектлар буенча коттедж салып, шунда бер-ике ел яшиләр дә, аны сатып җибәреп, яңасына күчәләр. Ягъни өй туен үткәргән вакытта төзүчеләр инде чираттагы коттеджның нигезенә керешә. Моның ни дәрәҗәдә отышлы бизнес икәнлеге миңа билгеле түгел. Әмма мондый сәер гамәлләрендә мин аңлап бетермәгән серлелек һәм хәтта могҗиза да бар иде. Бүген алар чираттагы коттеджларын күрсәтер өчен дусларын җыялар. Хатын сүзләренә ышансаң, шунда төпләнеп калырга ниятлиләр икән. Үзләренең күңелләренә чыннан да хуш килгән, хыялларында күзаллаган йортлары әзер, димәк.

Наилә белән Фаилне күрергә бик атлыгып тормасам да, ике шашкан архитекторның иҗат җимеше белән танышу теләге күңелне кымырҗытып тора иде, әлбәттә...

«Британиянең элеккеге Премьер-министры Лиз Трасс ике дә уйламый атом бомбасын кулланырга әзер икәнлеген һич тартынмый әйтте бит!» – дип кинәт кычкырып җибәрде кухнядагы телевизор. Хатын, тавышны тизрәк бастырып, мин кичә кичтән караган каналдан «Мәйдан»га күчәргә ашыкты. Тик Филүс Каһировның «Киек каз юллары» бер иртә эчендә икенче тапкыр ыргылып кергән шомны тарата алмады. Һавада кошлар тезмәсе түгел, каядыр очып киткән ракетадан калган төтен эзе күзалланды. Шайтан алгыры!

Боргаланып куйдым. Әллә ничә ел буе рәхәтләнеп йоклаган урын-җирем уңайсыз тоелды. Авылдан әни җибәргән тоташ каз мамыгы тутырылган мендәр дә кинәт кечерәеп калды сыман. Әйтерсең мамыгы эреп югалды. Ләкин бу – бары тик шул мендәрне һәм тирә-юньдәге чынбарлыкны минем кабул итү рәвешем үзгәрү бәласе генә. Кайдан килә соң бу шом, бу гасабилану, үзәкне өтеп ала торган курку?!

Бер көнне кухняда кичке ашка утырдык. Түрдә, әлбәттә, телевизор. Стенага эленгән, шуннан салынып, безгә текәлгән. Дөресрәге, миңа. Янә сугыш күрсәтәләр. Экрандагы диктор чираттагы шәһәрне ракеталардан утка тоту хакында бәян итә. Әллә тегеләрнең коралы безнең торак йортларны җимергән, әллә безнекеләр тегеләрнекен. Анысын һич аңламассың. Йорты гел үзебезнекенә охшаш. Аларда да шул, бездә дә. Кешеләре дә. Анысы мөһим дә түгел. Ракетаның әллә ялгыш, әллә махсус рәвештә күп катлы торак йортның иң өстәге фатирларын җимереп үткәнлегендә хикмәт. Моны ишеткән улым шунда ук миңа шелтәле караш ташлады.

– Зерә без тугызынчы катны сайлаганбыз, – диде ул, әлеге ракетаның бертуганы һичшиксез безгә очып килеп җитүенә тамчы да шикләнмәгән тавыш белән.

– Бу ни дигән сүз тагын?! – дип чәчрәп чыкты хатын. – Сиңа аерым бүлмә булсын өчен без муеннан бурычка чумдык, рәхмәт әйтәсе урынга...

Улыбыз тынычлыгын җуймады, әнисенең чәпчүеннән үзенә генә мәгълүм тәм табып, бераз көлемсерәп, экранга төртеп күрсәтте:

– Әни, ракеталар башта шәһәр йортларының өстәге катларына эләгә! – диде ул, борын астыннан төртелеп чыккан беренче мыек йоннары аша елмаеп.

– Эләксә ни?! Анда эләгә! Ә без... Без монда бит, еракта, бездә сугыш юк, без... Без...

Хатын, яклау табарга өметләнеп, миңа ялварулы караш ташлады. Мин аны күрмәмешкә салыштым, Белгород шәһәрендәге шартлау-һөҗүмнәр хакында корреспондент бәянына кереп чумган итендем.

– Әйт инде шул мәгънәсезгә! Көне буе компьютердагы дошманнары белән сугышып, тәмам акылын җуйды бит! Авылга әбиең янына җибәрәсе, белер идең! – дип, хатын аның да, минем дә тирән йокыга талган вөҗданымны уятырга маташты. Ләкин минем бу бәхәскә кушылырга тырнак очы кадәр дә теләгем юк иде. Улыбыз исә киресенчә уйлый икән.

– Әни, син уйлап кара инде. Әнә тегендә Казан авиация заводы, «Аккошлар» дип йөртелгән бомбардировщиклар шунда ясала, шушында ремонтка кайталар. Икенче якта вертолёт заводы, анысы да гел хәрби техника җитештерә. Оптика, радиоэлектроника, тегесе-монысы... Сугыш өчен Казан күпме әйбер эшләп чыгарганын беләсеңме? Киров районында итек басу комбинаты гына эшләми, гәрчә итекләр хәзер бик кирәк булса да. Шуңа күрә, алай-болай була калса, безнең шәһәребез...

Бу юлы инде мин дә имәнеп киттем. Улыбызның көлемсерәп әйткән әлеге сүзләренә бигрәк тә куркыныч һәм чәчләрне үрә торгызырлык хакыйкать салынганлыгы йөрәкне чәнчеп үтте.

– Җитәме сезгә, юкмы?! – дип өстәлгә сугып, табыннан тордым. Тегеләр тындылар кебек.

Бу – бер ай чамасы элек булган вакыйга. Ә бүген?! Улым әйткән күңелсез фаразлар миңа һаман да тынгылык бирми, бимазалап тора. Башымдагы әлеге мәгънәсез уйларны читкә куарга тырышып, игътибарымны янәдән бүген көтелә торган вакыйгага – архитекторлар гаиләсе белән очрашуга кайтарырга маташтым.

Тик баш эшләмәде. Хатынның улыбыз белән «бәрелешләре» исә йокымны тәмам качырды. Мин, аптырагач, телефоныма үрелеп, каһәр суккан Телеграммга кереп чумдым.

«Санкт-Петербургны атом-төш ракеталары белән утка тотарлармы?! – дип сорау алырга кереште миннән беренче күзгә ташланган хәбәр. Аннан соң язылган сүзләр үзләренең ышандыру сәләте, хакыйкатькә яман дәрәҗәдә якын торуы белән тәмам котны алды: – Бүген американнарның В-52Н «Стратфортресс» бомбардировщигы төньяк башкалага ракеталарын юллау буенча хәрби өйрәнүләрдә катнашты. Ул Санкт-Петербургтан 200 чакрым ераклыктагы Готланд утравына кадәр үк килеп җитте, аннан, кисәк кенә борылып, Литва ягына китеп югалды. Атом-төш коралы йөртүче әлеге очкыч, хәрби өйрәнүләрнең легендасы нигезендә, Россия шәһәрләрен, шул исәптән Петербургны юкка чыгаруга әзерлеген тикшерде».

Юк, йоклап булмый! Торырга кирәк! Көтеп алынган ял көнемнең яме тәмам югалган иде инде... Кухняга кереп утырдым. Хатын борылып та карамады, плитә каршында кайнашуын дәвам итте.

«Син елмаеп озатып кал, ә мин елмаеп китәм», – дип, телевизордан җыр сузды Әнвәр Нургалиев. Яңа гына төшерелгән клибында хәрбиләр йөгерешә, мобилизацияләнгән егет гаиләсе, сабые белән аерылыша. Пультны алып, каналны күчердем. Ни гаҗәп, сугыш, атом бомбасы һәм башка шундый нәрсәләр турында сөйләми торган каналны таба алдым. «Культура» дип атала иде ул. Чит илдә төшерелгән документаль фильм Мисыр фиргавеннәре турында сөйли.

– Фиргавеннәр турында барысын да белеп бетердек бугай инде, – дип мыгырданды хатын, телевизор экранына беравык текәлеп карап торгач. – Шөкер, хет аларның тарихын ачыклый алдык шикелле, үзебезнекен генә белгән юк.

Хатынга, нигәдер, каршы дәшәсе килмәде. Әллә сүзләре чыннан да хак булып тоелды, әллә бәхәскә керерлек кәеф булмады. Хәер, хәзер тарихыбызны чынлап торып өйрәнергә керештек димәкче идем диюен. Әмма әлеге теорияне аңлатып тору артык озакка сузылыр кебек иде.

– Наиләләр күп кеше җыямы соң? – дип, сүзне икенчегә бордым.

– Күп түгел, син дә, мин дә, башкалар. – Хатын, гадәттәгечә, миңа аркасы аша гына җавап кайтарды. – Курыкма, сиңа эчәргә кеше табылыр.

– Син рульгә утырасыңмыни?

– Кунача барабыз.

Киеренкелекне киметә төшеп, кухняга улыбыз керде һәм урынына барып утырды.

– Сез танк полигонына бардыгыз түгелме? – дип, капылт кына исемә төште.

– Әйе, бардык. – Улыбызның тавышы төссез, битараф иде.

– Ну, нәрсә күрдегез инде анда?

– Мылтыктан аттык. Алты патрон бирделәр.

– Алай икән. – Әнисе балабыз каршына йомырка тәбәсе салынган тәлинкәне куйды, тостердан көйдерелеп чыгарылган ипи кисәген дә өстәде.

– Чын патрон түгелдер, шәт?

– Ник чын булмасын, чын. Безгә автоматлар тоттыргач та, командир кисәтеп куйды: «Уңга ата күрмәгез, анда аэропортка илтә торган юл, сулга ата күрмәгез, анда бакча йортлары», – диде...

– Әстәгъфирулла... – Артык динилеге белән аерылып тормаган хатынның, чыннан да, коты чыкты бугай. – Унынчы класс баласына чын автомат бирәләрмени?!

– Ку-ку, әни! Сугыш бара, син күрмисеңме әллә? – дип, улыбыз анасын үртәп куйды.

– Сугыш түгел! Түгел, ишетсен колагың! Операция дип йөртелә! – Ил язмышы – ир өстендә, улым, дөрес әйтәсең. – Мин дә улым ягына бастым. – Без яшь чакта ул хәрби уеннардан кайтып керми идек. Автоматны күзне йомган көе сүтеп җыйдырталар иде. Ә противогаз киеп, өчәр чакрымлы марш-бросоклар?! Мәктәптә тир бар иде, чып-чын, нефтьүткәргеч торба кисәгеннән. Бер башыннан кереп атасың, икенче башында мишень кәгазе эленгән. Атагыз һәрвакыт бик төз атучы иде! Синеке ничегрәк, улым?!

– Полигондагы командир «стрелок булырсың», – диде...

Моны ишеткән хатын берара һуштан язып торды бугай, тәмам сүзсез һәм хәрәкәтсез калды. Аннан, авыр сулап, урындыкка килеп утырды.

– Аркылыны буйга алып салмый торган булып үсәсең бит, балам! Рәзве шулай ярый?! Кем андый чакта төз ата, кем ыштаныннан сикереп чыгар дәрәҗәдә тырыша, йә, әйт әле?! Унсигезеңә озак калмады, мине шулай яшьли гүргә кертүме ниятең?!

– Рәхмәт, тамагым туйды, – дип, улым әнисен ишетмәгән кыяфәт белән табыннан торып китте.

– Ярый, нәрсә син шулкадәр йөрәгеңне бозасың?! – Үзем дә кинәт уңайсызланып, хатынны тынычландырырга маташтым. Кызганып куйдым! Иргә эшләп түгел, кешнәп ярыйсың, дип юкка гына әйтмиләр, анысын булдыра бит, каһәр! – Яшьтәшләре янында сыната алмый бит инде ул. Әни кушты дип, кыек атсынмы?! Аннан соң, унсигезенә кадәр вакыт бар әле, аңа кадәр дөньялар мең төрлегә әйләнер... Әйтәм бит, безне дә...

– Сезне дә?! Үзе ахмакның сүзе ахмак, ди, син дә – шуларның сыңары! Әллә сезне хәрби полигоннарга китереп, чын автоматлардан аттырдылармы?!

Хатын кулындагы тастымалын ачу белән өстәлгә ыргытты. Мин, аңа күтәрелеп карамыйча гына, табыннан тордым. Кунакка барырлык кәеф калмаган иде инде. Кырынырга, җыенырга кирәк. Бәлки, бераз вакыт үтү белән хатынның да күңеле үз урынына кайтыр...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев