12 март 2024 яңалыклары
-
12 март 2024 - 15:00
Кайту (дәвамы)
Сез бәхеткә лаек. Әмма өстегездә сәләмә кием, аягыгызда чабата яки анысы да юк. Күзләрегез моңсу. Авыр эштән йончуыгыз, ач булуыгыз йөзләрегезгә чыккан. Германиядә дә кешеләр эшли, илнең икътисадын күтәрергә, аның куәтен ныгытырга тырыша. Ләкин алар сезнең кебек ач түгел. Алар нәрсә теләсә, шуны алып ашый. Алар күзне сөендерерлек матур, зур һәм уңайлы йортларда яши. Ә сез бер караңгыдан икенчесенә кадәр җигелеп эшләсәгез дә, фәкыйрьлектән чыга алмыйсыз. Ни өчен? -
12 март 2024 - 14:00
Яз көтү
...Һай, озын, йончыткыч икән кыш, Ватаның хөрлеккә ачыкса. -
12 март 2024 - 13:00
Ураза (хикәя)
Әбиегез-әбиегез-әбиегез, дип ачуы чыга башлады беркөнне Шәмсинең. Бөтен әйбер һәм кешеләр әби тирәсендә әйләнә түгелме соң?! -
12 март 2024 - 12:00
Чынбарлыктан аерылдык тамы...
Тормыш – читлек, ләкин безнең заман – Читлек эчләрендә читлекләр. Белеп булмый, кем соң якын дустың... Битлек өсләрендә битлекләр. -
12 март 2024 - 09:00
ШОМ (повесть)
«Британиянең элеккеге Премьер-министры Лиз Трасс ике дә уйламый атом бомбасын кулланырга әзер икәнлеген һич тартынмый әйтте бит!» – дип кинәт кычкырып җибәрде кухнядагы телевизор. Хатын, тавышны тизрәк бастырып, мин кичә кичтән караган каналдан «Мәйдан»га күчәргә ашыкты. Тик Филүс Каһировның «Киек каз юллары» бер иртә эчендә икенче тапкыр ыргылып кергән шомны тарата алмады.