Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Бу вакыйга турында хатирәсен үзенең көндәлекләрендә Мостай Кәрим болай дип тәмамлый: «Гәҗәеп нәрсәләр булып ята бу тилергән дөньяда. Кан түгәләр, якыннарын таптыйлар. Пастернак хөрмәтенә дип, Переделкино чиркәвендә дини мәрәсимнәр башкаралар, башка сыймаслык, шаккатыргыч туйлар уздыралар... Туй озак барган диделәр. Мин ахыргача калмадым. Туйда Рәшит Сүнәев, аның хатыны Гүзәл, Сәгъдиевның туганнары Ренат белән Руслан мине үзләренең игътибарында тоттылар».

Тагы хатлар…

Әнинең беренче хатлары миңа Алабугада укыганда килә башлады. Аңа
ул вакытта 39 яшь булган! Яхшылыкларга үзлегемнән өйрәндем дисәм дә,
хәзер әни хатлары өйрәткән дип уйлыйм. Ул вакыттагы сагынуларны берни
белән дә үлчәп, аңлатып булмый торгандыр. Әни хатлары коткаргандыр инде.
Әни хатларының үз стиле, үз кагыйдәсе бар иде. Кыз чагымда язылган
хатлар болай башлана иде: «Сагынычлы хат башы! Сезки безнең өчен бик
тә кадерле булган кызыбыз Нәзифәгә синең өчен дә кадерле булган әтиең
белән әниеңнән бик сагынып, бик күп кайнар сәламнәр җибәреп калабыз».
Тормышка чыкканнан соң, беренче урынга кияү чыкты. «Сезки безнең өчен
бик тә кадерле булган олы киявебез Илгизгә...» Тора-бара еллар үтү белән
балалар тезелде. Сәламнәр аның белән генә бетми, әлбәттә, вакытына карап,
өйдә кемнәр бар, барысыннан да аерым сәлам. Чөнки әнинең хатлары килеп торган күп еллар арасында, малайлар, кызлар үсеп җитеп, алар да туган өйдән
чыгып киттеләр. Сәламнәрдән соң дәвам итеп: «Сәлам соңында хәл белмәк
теләсәгез, һәрбарчабыз исән-сау, сәламәт, сезләрне дә сәламәттер дип белеп
калабыз. Кызым, синең язып салган хатыңны алып укыдык, бик зур рәхмәт,
хатыңны укыгач, үзеңне күреп сөйләшкәндәй булдык».
...Әни бер хатында болай дип язган: «Әле Уфа кодалардан посылка килде.
Без кодачаның улы Тимербулатка киез итек бастырып, йон носкилар белән
бәләкәй генә посылка салган идек. Алар безгә зурлап посылка җибәргәннәр.
Кеше арасында бик күңелле булды. Рәхмәт инде. Мәшәкатьләнмәсәләр дә,
ярар иде. Мин балага гына җибәргән идем бит. Кызым, үзебез исән-сау әле.
Атаң да әйбәт кенә йөри. Теге син җибәргән түбәтәй кыйбатмы ул, кызым?
Күрше Сәлиха апа акча салыр идем, миңа да алсын әле, ди. Сау бул, кызым».
Минем әни кайчагында хатларны шулай кисәк кенә дә тәмамлап куя торган
иде.

Вакыт кадере

Әткәй мине күп нәрсәләргә өйрәтте дип әйткән идем. Ул, әлбәттә, болай
эшләгез, тегеләй эшләгез дип өйрәтеп утырмады. Ләкин тормыштан дәрес
алырлык, аны кулланырлык, хакыйкатьнең шул булуына ышанырлык
мисаллары күп. Башлангычымда әни, аның хатлары өйрәтсә, олы тормышта
безнең яныбызда күбрәк әткәй, ягъни каенатай булды.
Теге яки бу җыелышка дип Мәскәүгә килгәндә, әткәй безнең белән
очрашуларны файдалы һәм күңелле итеп оештыра белә иде. Шуларның
берсе – безне ресторанга чакыра торган иде. Ул иртәнге аш та, көндезгесе
дә булырга мөмкин, безгә бик ошый иде андый очрашулар. Әткәй күбрәк
«Москва» кунакханәсендә туктый дип әйткән идем. Бервакыт ул безне
иртәнге ашка чакырды. Вакытын да билгеләде:
– Мин сезне кунакханәнең өченче катындагы ресторанга иртәнге ашка
чакырам, – диде ул. Ял көне иде. Без инде өйләнешкән, бала юк иде әле. Соң
чыктыкмы, белмим, ниндидер сәбәп белән без соңга калдык. Әткәй безне
кунакханәдә сәгатенә карап каршы алды.
– Җиде минутка соңгы калдыгыз! Минем җиде минут вакытымны әрәм
иттегез, – диде ул.
Юк, мин ул вакытта «харап икән, җиде минут!» дип уйламадым. Мин
ул вакытта әткәй янына барганда, очрашканда бер генә минутка да соңга
калырга ярамаганлыкны аңладым. Шул вакыттан бирле мин әткәй белән
очрашуга гына түгел, гомер буена, беркайчан да, беркая да соңга калганым
юк. Алданрак чыгам, алданрак киләм. Бу минем каенатамның гомер буена
җитәрлек итеп биргән тагы бер сабагы иде.

Академиклар белән очрашу

Туксанынчы еллар башы. Әткәй Переделкинода. Әле кесә телефоннары
юк чак. Ул торган номерда да телефон юк. Бары тик директор кабинеты
белән дежурныйда гына бар. Автомат телефон да булгандыр дип уйлыйм.
Белгәнемчә, анда һәрвакыт чират иде. Әткәй, безгә ике көннең берендә
шалтыратып, хәлләребезне белә, үз хәлен дә сөйли. Ул соңгы елларда иҗат  йортына Муса Гали белән килә, аннан да һәрвакыт сәлам әйтә иде. Шулай
итеп, безнең аңар шалтыратырга мөмкинлек юк, ул үзе шалтыратса гына,
сөйләшә алабыз. Бик ашыгыч булганда, дежурныйга шалтыратып, үзе
шалтыратсын әле дигән үтенеч калдыра торган мөмкинлек бар тагын...
Менә хәзер сөйлисе вакыйга турында каенатай үзенең «Көндәлекләр»ендә
дә язган иде. Ләкин ул вакыйга турында минем үземдә дә бик тәфсилле
мәгълүматлар бар.
Әйткәнемчә, әткәй белән элемтә бер яклы гына иде. Бервакытны безгә
профессор Рәшит Сүнәев шалтырата. Мостай абыйны табарга иде, ди. Рәшит
Сүнәев белән без академик Роберт Нигъмәтулиннарда танышкан идек. Тыгыз
аралашмасак та, чараларда очрашканда исәнләшеп сөйләшә идек. Аның
тормыш иптәше Гүзәл белән дә танышбыз. Инде бер-ике адым бу темадан
алга китеп, шуны да өстисем килә: Германиягә күченеп киткәнче, Рәшит
Сүнәев белән Гүзәл ханым безнең «Зыялылар Клубы»ның очрашуларын
калдырмыйлар иде. Татар теленә зур хөрмәт белән караган, сөйләшкән,
балаларын милли традициядә тәрбияләгән, татар булуы белән горурланган
зыялыларыбыз алар.
Мин аңар каенатамның Переделкинода икәнлеген, әле анда байтак кына
булачагын әйттем.
Рәшит Сүнәев миңа ул вакытта Роальд Зиннур улының өйләнергә
ниятләве, Америка илчелегендә туе булачак дигән хәбәрне әйтте. Туйга
чакыру турында әле сүз булмады. Ул Сәгъдиевнең һәм тагы берничә галимнең
– ике академик, бер профессорның Мостай Кәрим белән очрашасылары килә
иде, шуны ничек оештырырга икән дип сорады.
Белмим, әткәй үзе шалтыраттымы икән, әллә дежур телефоны аша хәбәр
иттеме, хәтерләмим. Әткәй үзен аларга караганда да мәшгуль кеше дип
санагандыр дип уйлыйм. Чөнки теге як Мостай Кәримнең очрашуны кайсы
көнгә билгеләвен көтте. Әткәй көнен әйтте. «Фәлән көнне, фәлән сәгатькә
килсеннәр, Рәшит Сүнәевка әйт, мин аларны шул көнне, шул вакытта
көтәчәкмен», – диде.
Мостай Кәрим кунак чакырса, аның өстәле муллыктан сыгылып торырга
тиеш. Ул, шундый очраклар булу ихтималын истә тотып, бу юлы да Уфадан ат
итләре, казылыклар алып килгән булган. Кухняга биреп пешертеп, калганын
хәстәрләп, әткәй боларны көтә башлаган. Биш минутка соңга калучыларны
өнәмәгән кеше икәнен без беләбез дә аның... Ә кунаклар биш минутка гына
соңарып калмаган, ул көнне, гомумән, килмәгән! Әткәйнең ни дәрәҗәдә
ачулануын күз алдына китереп була. Башта ул миңа шалтыратып, бик каты
итеп, мине сүкте, аннары тегеләргә дә эләкте: «Эзләре дә булмасын! Күпме
вакытым әрәм булды! Әйт үзләренә, килеп тә йөрмәсеннәр! Мин аларны кабул
итмәячәкмен!» – диде. Мин моны Рәшиткә җиткердем. Ул миңа: «Ничек инде
шундый данлыклы академикларны кабул итмәсен?» – дип ышанмады. Мин
Рәшиткә Мостай Кәримнең бернәрсәне дә онытмый, вәгъдәсен үти торган
кеше булуын әйттем. «Үгетләмим дә, риза булмаячак», – дидем. Әлбәттә,
әткәй бу хәлне санга сукмау дип кабул иткән. Әткәй игътибарсызлыкка, алай
гына да түгел, илтифатсызлыкка үпкәли, тиз генә үткәреп җибәрә торган
кеше түгел иде.

Рәшит шунда әллә чынлап, әллә шаяртып:
– Мерседеска утырып, фикерләшер өчен янына өч академик бара, ничек
инде кабул итмәсен?! – диде.
Шулай итеп, болар берничә көннән чынлап та Мерседесларга утырып,
хәбәр итми-нитми, Переделкинога килеп төшкәннәр. Әлбәттә, никадәр
ачуы килсә дә, әткәй ул олы галимнәрне, академикларны хөрмәт иткән.
Ачуы да озакка бармагандыр. Барлык ваклыкларын белмим, шунысы гына
мәгълүм: күрәсең, язучының йөрәген эретә алганнар, Мостай Кәрим аларны
кабул иткән, очрашканнар. Янә табын әзерләнгән, сыйлар куелган. Роальд
Сәгъдиев үзенең Эйзенхауэр оныгы Сьюзенга өйләнергә ниятләвен, аны
АКШ илчелегендә үткәреләчәк туйга чакыруын да әйткән. Әлбәттә, монда
сөйләшергә, киңәшергә дип уйланган мәсьәлә икенче, хәтта сәяси мәсьәлә
булган.
Туй икән туй! Рәшит Сүнәев миннән Равил хәзрәт Гайнетдиннең дә
телефонын сорап алды. Аның сөйләвенчә, туйга протестант дин әһелләре
ягыннан вәкилләр, хәтта православие чиркәвенең хор капелласы да
чакырылган икән. Чөнки Сьюзен Эйзенхауэр – протестант динен тотучы.
«Сәгъдиев татар кешесе бит, нигә әле мөселманнар ягыннан да вәкилләр
булмаска тиеш дип уйладык», – диде Рәшит. Шулай итеп, алар Зөһрә
абыстай белән Равил хәзрәт Гайнетдинне дә туйга чакырганнар. Мостай
Кәримгә дигән чакыруны Рәшит Сүнәев миңа тапшырды. Каенатай аны
безгә кереп алырга тиеш иде. Шулай сөйләштек. Ләкин әткәй, безгә кереп
тормыйча гына, турыдан-туры илчелеккә киткән. Җитмәсә, паспортын да
алмаган. Чөнки ул документлардан депутат таныклыгы белән генә йөри
иде. Илчелекнең ишек төбе сакчылары, беренче чиратта, туйга чакыруны,
икенче чиратта, паспортны таләп иткәннәр. Әткәйдә аларның берсе дә юк!
(Туйга барсаң, туеп бар, тукмагыңны куеп бар. Ләкин илчелеккә барганда,
документларны алып бар!) Ул инде борылып китәргә торганда гына,
Равил хәзрәт Гайнетдин килеп кермәсенме! Әткәйнең китәргә җыенуын
күреп, хәзрәт аптырап киткән. «Чакыру билеты өйдә калган», – дигән ул.
Хәзрәт: «Минем чакыру ике кешелек, мин үзем генә, Зөһрә килә алмады», –
дигән. Шулай итеп, хәзрәтнең ике урынлык чакыруы булгач, боларны
үткәргәннәр. Илчелек сакчылары өчен иң мөһиме – билет! Документ та,
кем булуың да мөһим түгел. Бер кинода төрмә сакчыларының «Ключ!» дип
кычкырганнары искә төште. Монда да «Чакыру!» Ике персонага язылган,
димәк, ике кеше үтә ала. Соңыннан бу турыда әткәй: «Сәгъдиевның туенда
мин абыстай булып йөрдем», – дип көлдергән иде. Ни өчен билетсыз булган
соң ул? Ни өчендер, аның туйга барасы килмәгән. Чөнки ул вакытта аның
күңеле бик төшенке иде. Илдә глобаль үзгәрешләр бара, аның – Мостай
Кәримнең дөньясы җимерелә, ә монда туй! Муса Галинең бик каты
үгетләве, Сәгъдиевның кат-кат шалтыратуы сәбәп булгандыр инде. (Алар ул
вакытта минем аша түгел, турыдан-туры Язучылар йортының директорына
шалтыратып сөйләшкәннәр.) Ә инде туй турында әткәй хәтта истәлекләрендә
дә язган.
Туй турында каенатай сүзләре белән болай дип өстәргә була: «Килен
буласы ханым озын буйлы, бабасына охшаган. Бик ачык, мөлаем. Туй
барышында минем белән 2-3 тапкыр сөйләшеп алды. Сәгъдиев куанычын
яшерми. Ул инде өйләнгән кеше булган. Аерылган. Беренче хатыны ниндидер академик кызы булган. Аның хәтта җитлеккән ике улы, бер оныгы да бар
икән. Сьюзенның да өч баласы бар икән. Ул бирегә әтисе һәм кечкенә
кызы белән килгәнен белдем. Мин Сәгъдиевтан әле Переделкинода өйләнү
турында сүз чыккач: «Яратыпмы соң?» – дип сорадым. Ул: «Әйе, бары тик
шулай!» – дип җавап биргән иде. Кунаклар 120-140 кеше тирәсе. Барысы да
танылган кешеләр, галимнәр, депутатлар. Алар арасында шагыйрь Евгений
Евтушенко да бар иде».
Бу вакыйга турында хатирәсен үзенең көндәлекләрендә Мостай Кәрим
болай дип тәмамлый: «Гәҗәеп нәрсәләр булып ята бу тилергән дөньяда. Кан
түгәләр, якыннарын таптыйлар. Пастернак хөрмәтенә дип, Переделкино
чиркәвендә дини мәрәсимнәр башкаралар, башка сыймаслык, шаккатыргыч
туйлар уздыралар... Туй озак барган диделәр. Мин ахыргача калмадым. Туйда
Рәшит Сүнәев, аның хатыны Гүзәл, Сәгъдиевның туганнары Ренат белән
Руслан мине үзләренең игътибарында тоттылар».
Галимнәр Мостай Кәрим белән нәрсә турында киңәшергә теләгәннәр соң?
90 еллар башы, февраль. Милли хәрәкәтнең көч алган вакыты. Татар-башкорт
шаулый. Бу турыда Үзәккә дә мәгълүм. Милли оешмалар, партияләр төзелә,
Милли-мәдәни мохтарият проектлары тикшерелә. Мәскәү дә шаулый.
Бик эчкә кереп кайнамасалар да, фәнни яктан күп мәсьәләләрне чишкән,
галәмне тикшерү эшләрендә зур уңышларга ирешкән бу галимнәр дә тиз
генә милли мәсьәләне чишеп атмакчы булганнар. Дөньякүләм танылган
галимнәр, академиклар бит! Әткәй белән бу очрашу шул хакта киңәшләшү
өчен була. Әткәй ул очрашулар турында көндәлекләрендә болай дип яза:
«Әйткәнемчә, Муса бүлмәсендә (Муса Гали) баллап чәй эчтек. Балны
кашыклап ефырдылар, чәкчәк тә бар иде. Мәйне дә ихлас күтәрделәр.
Сәгъдиев сәясәткә кереп, татар-башкорт мәсьәләсенә кагылды, шул эш
белән кызыксынуын әйтте, минем фикерне сорашты». Әткәй бу сөйләшүләр
хакында артык язмаган дияргә була. Очрашудан соң ул миңа галимнәрнең
нинди мәсьәлә белән килгәннәрен сөйләде. Алар ике республиканы кушып,
уртак башкала ясасак, татар белән башкорт арасы җайлашыр иде дигәннәр.
(«Как далеки были они от народа!» Биредә бу тарихи сүзләр үзеннән-үзе искә
төшә.) Шул ук вакытта милли мәсьәләләрдән дә еракта булуларын аңлата. Ә
инде Мостай Кәрим аларга: «Куегыз моны. Сезнең эшегез – фән. Үз эшегезне
бик яхшы башкарасыз. Шулай гына дәвам итегез», – дигән.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев