Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Без яшьлек белән уздырып җибәрдек ул нужаларны. Мин менә шушы елларда бөтен гомеремә җитәрлек сабырлык, түземлекне туплаганмындыр, ахры... Нужалары кабат кайтмаса да, соңгылары бик кирәк булды тормышта…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

...Ләкин аңа кадәр... Дүртенче курска җиткәнче, безгә байтак кына
сынаулар узарга туры килде. Укырга керергә имтихан бирү берни түгел,
менә фатирсыз яшәп, айлар буе укырга йөреп яшәп карагыз әле сез. Училище
эшкә җибәргән колхозның бәрәңгесен алып бетереп, авылга әниләр янына
кайтып килгәннән соң, җиде кызның икесе яшьләре җитүгә паспорт
алдылар да, укуларын дәвам итмичә, болай яшәрлек хәлебез юк, эшкә
керәбез дип, авылга кайттылар да киттеләр. Аларны училищеда стипендия
дә тотып кала алмады. Кызлар ике генә ел эшләделәр, унсигезләре тулар-
тулмас икесе дә кияүгә чыкты. Аларның тормышлары икенче юлдан китте.
Очрашулар сирәгәйде. Шулай итеп, без бишәү калдык.
...Көз яңгырсыз булмый... Иртән укыйбыз. Кайтыр җир юк. Чөнки
безгә тулай торак бирмәделәр. Бөтен әйберләребез, әни әйтмешли,
«житияларыбыз» капчыкларда, минеке – әтинең кирзовый сумкасында.
Дәресләрдән чыккач, яңгыр астында, күтәренеп, фатир эзләргә чыгабыз.
Кем инде безне бер көтү авыл баласын октябрь аенда өенә кертсен,
ди? Фатир бирәселәре инде кеше алган. Берничә көн парталар өстендә
йокладык. Тулай торакка барабыз, коридорда утырабыз. Кайсысыдыр безгә
«рязанские бабы» дип исем кушкан, бүлмәләргә кертәселәре килми, куып
чыгаралар. Кайсыбер бүлмә кызлары мунчала матрасларын (аларның ике
катлы, берсе мамыктан!) идәнгә җәеп, безне шунда йоклаталар. Бәдрәф
урамда, юыныр урын юк... Ә без әлегә түзәбез...
Хәер, безнең беребезнең Алабугада әнисе ягыннан бертуган абыйсы бар
иде. Беләсезме, ул кем? Алдарак ыштанын төшереп, тау башыннан авылга
артын күрсәткән дип язган идем бит, әнә шул абзый иде ул. Алабуганың
иң матур урынында, яшеллеккә баткан бер тыкрыкта аларның ике катлы,
бакчалы өйләре бар иде. Ял көннәрендә Гөлфәния безне шул абыйларына
кунакка алып бара. Кунак булу дигән нәрсә юк, әлбәттә. Без аларның
өйләрен җыештырып, күгәреп беткән кашык-чәнечкеләрен комнар белән
ышкып чистартып, бакча якларында эшләп, өстәлдә калган каткан ипиләрен
ашап китә торган идек. Гөлфәниянең ул абыйсын бер генә тапкыр күрергә
туры килде, ял көне эштә булмагандыр инде. Ул алагаем олы корсаклы иде,
иреннәрендә елмаю булса да, безне сөзеп, маңгае белән караган карашы
куркытты. Аны Ленинградта урман хуҗалыгы академиясен тәмамлап
кайткан, олы урында эшләгән кеше буларак белеп калдык. Без анда сирәк
бара идек. Бервакытны Гөлфәниягә:
– Кая югалдың син, килеп йөр, сарык! – дигәнен ишеткәч, бөтенләй
бармас булдык. Без генә түгел, Гөлфәния дә бармады. Ул сеңлесенең кызына
бер тиен белән ярдәм итмәде, үзләренә торырга да алмады.
...Түземлекнең соңгы көне булгандыр инде... Беркөнне шулай дәрестән
соң безне завуч Газиз Сәләхетдинович үз янына чакырып алды. Аның янында режиссёрлар группасы җитәкчесе Гәрәй Галимханович Әгъләмов
утыра. Менә шул абый тулай торак бүлү комиссиясе рәисе икән!
Безнең бишебезне дә бер рәткә тезеп утырткач, Газиз Сәләхетдинович
Әгъләмов абыйга:
– Менә, кара әле бу балаларга! Болар укырга килгән. Ике ай инде алар
тулай торак бүлмәләренең идәнендә йоклап йөриләр икән. Бер көнне бер
бүлмәдә, икенче көнне икенче бүлмәдә. Укытучылар әйтүенә караганда,
әйбәт укыйлар, имтиханнарын стипендиягә биргәннәр. Әйбәт укыганнарны
да тулай торак белән тәэмин итә алмагач, нигә кирәк без монда! Без
авылларга барып эзләп йөрибез. Ә болар үзләре килгән! Кызлар матраслары
белән бүлешеп, бер караватта икешәр кеше йоклый икән. Профком
председателе Фәридә Шакирова кереп әйтте. Болар укырга килгән, укырга!
Башкалар булса, күптән кайтып киткән булырлар иде. Тап боларга тулай
торакта урын! – диде.
Шуннан соң безгә бүгенге көндә ремонт эшләнеп яткан 11 нче бүлмәдә
урын булачак, анда 15 кеше торачаксыз диделәр. Сөенүен сөендек, әле ул
ремонт беткәнче бер генә кич булса да, йокларга урын барыбер кирәк бит!
Беркөнне дәрестән соң, сумкаларыбызны күтәреп, шунда бүлмәгә
киттек. Ул гомум коридорлы, агач барак кебек эшләнгән йортның икенче
катында иде. Аңа каршы унынчы бүлмәдә инде торалар икән. Безгә булачак
бүлмә бикле түгел. Стеналары акшарланган, идәннәр юылмаган, төрле
якка, тәрәзәләргә буяу чәчрәгән, караватлар юк. Такта, буяу исе... Ләкин
без шундый салкын бүлмәнең идәнендә дә йокларга әзер идек. Чөнки коры
парталар өстендә дә бер генә тапкыр йокламадык бит инде! Каравылчы
белеп алган, хәзер безне классларда калдырмый. Янгын чыгарырсыз диләр.
Кичкә училищены биклиләр, безнең исә кереп сыеныр урын да юк.
10 нчы һәм 11 нче бүлмәләр өчен коридорның ике башына борынын кул
белән күтәреп, су агыза торган юынгычлар куелган, астында юынтык су
чиләге. Иртә белән чираттыр инде монда. Урамда кара көз, коридорда җылы.
Оҗмах! 10 нчы бүлмәдә яшәүче кызлар кертерләр, идәндә булса да, кунып
чыгарбыз дип уйладык. Аннан алдагы көннәрдә марҗа кызлары керттеләр
бит әле. 10 нчы бүлмәдә училищеның китапханәчеләр әзерли торган
бүлегендә укучы татар кызлары яши икән. Үзебезнекеләр! Беренче курслар
түгел, икенче, өченче курсларда укыйлар. Менә сиңа мә! Безнең ишеләргә
урын юк, муртаеп беткән икенче курслар тулай торакта рәхәтләнеп ята!
Без коридорның стенасына терәлеп, аякларны сузып, идәнгә утырдык
та капчыкларыбыздан ипи, шикәр чыгарып тәмләп ашарга керештек.
Шулвакыт унынчы бүлмәнең ишеге төбенә чаклы ачылып китте дә бер
төркем матур-матур киенгән кызлар чыгып, безгә музейга кергән кебек
карап тора башладылар. Ул вакытка инде безгә киемнәребез, кыяфәтләребез
өчен «рязанские бабы» дигән кушамат тәмам береккән иде. Кызлар
чыктылар да: «Бу «рязанские бабы»лар безгә дә килеп җиткән», – дип
көләргә тотындылар. Шунда берсе нечкә тавыш белән:
– Кызлар! Монда утырырга ярамый, барыгыз чыгып китегез моннан! –
дип, безне куалый ук башлады. – Мин – бу бүлмәнең старостасы, мин
җаваплы кеше, әйберләр югалса, миңа җавап бирәсе! – диде ул.
– Нинди әйбер, без менә бу буш бүлмәдә булса да кунарга кергән идек, –
дидек без. Югалса, юынгыч белән аның астындагы помой чиләге югалса гына инде. Бу гомум коридорда башка берни дә юк иде.
Ләкин шул татар кызлары барыбер безне урамга куып чыгардылар.
(Шуларның староста дигәне соңыннан танылган кеше булып китте. Аның
тормышында да авыр чаклар булды. Мин ул вакытта Мәскәүдә яши идем.
«Зыялылар Клубы»ның бик матур итеп эшләгән чагы иде. Аны Мәскәүгә
чыгыш ясарга чакырдым. Аңар ярдәм итәрлек мөмкинлегем булды. Ул безне
куып чыгарганнарын оныткандыр, бәлки мине дә оныткан дип уйлагандыр.
Мин онытмадым, ләкин ярдәм иттем. Бик рәхмәтле булды. Миңа аның
шунысы кадерле иде.)
Һаман оныта алмыйм шул вакытларны. Без, арыган, көне буе дәресләрдә
утырган 15 яшьлек балалар, әйберләребезне өстерәп, тагы Алабуганың
салкын урамына чыгып киттек. Шунда безне тулай торак ишегалдында
бер рус кызы туктатып: «Как мне жалко вас...» – дип башлады. Без инде
болай да елап барабыз, ә монысы ачу китереп!.. Каян көче, сүзе табылган
диген, арабыздан беребез: «Себя жалей! Мы молодые, сильные, здоровые!
У нас будет общежитие, только там ремонт!» – дип кырт кисте. Менә хәзер
шуны уйлыйм: кайсыбыз әйтте икән? Мин түгел инде, чөнки андый ук
батыр түгел идем. Әни әйткәннәр дә колакта: «Кеше йөзен ертып, авыр
сүз әйтмә!» Ә кызлар батыр иде. Жәлләтәсе дә килми бит! Тагын икенче
корпуста торган, безне бер тапкыр кундырып чыгарган, болай да 27 (!) кеше
яшәгән бүлмәгә таба юл алдык. Безнең хәлне завучка сөйләгән Казан кызы
Фәридә Шакирова да шул бүлмәдә тора иде. Бу юлы да киң итеп идәнгә
урын түшәделәр, безне үзләренә алдылар, кумадылар.
Бу хәлләр 1962 елның көзендә булды. Иң кызыгы: ул елны Алабуганың
барлык ашханәләрендә ипи бушка иде. Дүрт кеше утыра торган өстәлләрдә
киселгән ак, кара ипиләр өелеп тора! Без ике тиенгә чәй, кайчагында
манный боткасы алып ашап чыгабыз. Өстәл артына икешәрләп утырабыз.
Кайчагында өстәлдә ипи беткән булса, батыраеп, ипи кисә торган бүлмәгә
кереп, үзебез кисеп алабыз, ачуланмыйлар иде. Ләкин ул рәхәтлек озакка
бармады. Педагогия институты ашханәсендә озаграк булды дип истә
калган...
Икенче көнне бүлмәбезгә керергә рөхсәт бирделәр. Без дәресләрдә
вакытта җыештырылган, караватлар кертелгән, тәрәзәләр юылган. Урын-
җир бирә торган җиргә чакырып, аларын да бирделәр. Күп юудан соры
төскә кергән иске җәймәләр, мендәр тышы, хәтта одеял да булды! Ярты
елга өч сум илле тиен түлисе иде алар өчен. Шулай итеп, безнең дә рәхәт
көннәр башланды! Рәхәтләнеп, тәмен белеп укыдык. Русча укытыла торган
дәресләрдә безгә татарча сөйләргә дә рөхсәт иде. Физика, математика кебек
дәресләрне татарча гына укыдык. Безгә хәтта татар теле һәм әдәбияты
дәресләре дә керде, чөнки без бу училищедан 11 классны тәмамлаган булып
чыгабыз. Ягъни безнең дипломдагы билгеләр белән теләсә нинди югары
уку йортына да керергә була иде. Җылы, чиста караватларда йоклыйбыз,
стипендия алабыз! Әнигә безнең интеккәннәребезнең берсен дә язмадым.
Торыр урын булмаса да, адрес бар: хатлар училищега килә иде. Минем хат
язар кешеләрем күп түгел – рус теле укытучысы Әнисә Касыймовна белән
әни! (Укытучым белән гомер буе хат алыштык.) Әй, сагына идек авылны.
Әниләрне генә түгел, урамны да, су буйларын да, урамдагы кешеләрне дә сагына идем. Менә хәзер әнигә авыз тутырып, рәхәтләнеп, нинди матур
тормышта яшәгәнебезне язарга була. Бер бүлмәдә 15 кыз яшибез! Бүлмәнең
уртасында озын өстәл. Ике кешегә бер тумбочка, бүлмә уртасында түшәмдә
бер Ильич лампочкасы эленеп тора. Минем урын мич артына туры килде.
Җылы. Ләкин кичләрен кызлар киез итекләрен минем караватка кыстырып,
мичкә терәтеп киптерергә куялар. Иртә белән бөтен бүлмә кызларының
итеге минем өстә була! Бернәрсә эшләп булмый, Алабуга урамнарын гизгән
киез итекләрне киптерергә кирәк бит! Икенче елны ул урынны Гөлсинә
исемле кыз алды. Ләкин ул беребезгә дә итек киптерергә рөхсәт бирмәде,
алып кына ата иде. Теләсә кайда киптер! Барысы да мин түгел шул дип
уйлап куям хәзер. Әйе, бездә әле ул вакытта мич ягалар иде. Утынны
бүлмәдә кизү торучы күтәреп алып кайта. Бер генә кочак бирәләр. Әле аны
үзеңә ярырга кирәк. Без утын таныйбыз, шомарак, ботаксызларын табып,
үзебез ярабыз. Мич коридор ягыннан ягыла. Җылысы бүлмәгә керә. Ләкин
мичкә берни дә куеп пешереп булмый, ул җылы өчен генә иде. Безнең бүлмә
иң кырыйда, почмак бүлмә булганга, бер кочак утын гына җитми, хәтта
идәнгә түгелгән суның шакыраеп каткан чаклары да булгалады. Безгә утын
таныган өчен хөрмәт йөзеннән күбрәк алырга рөхсәт итәләр иде.
Кичке 11 тулуга комендант Закир абый утны сүндерә. Унбер туларга
унбиш минут кала утны бер сүндереп алып, хәбәр бирә. Без: «Закир абый
күз кысты, йокларга!» – дип, тиз-тиз әзерләнә идек. Сәгать 11 гә чаклы
дәресләреңне әзерләргә өлгермәсәң, шулай кала, берни эшләп булмый.
Авылдагы кебек куыклы лампалар юк. Кеше барысына да ияләнә, монысына
да ияләндек. Икенче корпуста титан эшли, иртәләрен анда су кайнаталар.
Чәйгә яртышар чиләк кайнар су да бирәләр. Бүлмәгә кайтып җиткәнче,
ул инде ярыйсы гына суынган була. Безнең калай кружкаларга салган
грузин чәе бик пешеп тә җитми. Шул чәйгә ике шакмак шикәр салып
эчәбез, булса, маргарин яккан бер телем кара ипи ашыйбыз да училищега
йөгерәбез. Ашарга алар булса, син – бай! Кайчагында бер телем ипигә дә
тилмерергә туры килде. Беренче курста әнә шулай авыр булды. Училище
бинасы тулай торактан ерак кына, ләкин җәяү йөри торган юл иде. Башта
дәресләр, аннары баян, фортепьяно, тавыш кую дәресләре. Шулай итеп,
без көннәр буе училищеда! Буш фортепьянолы класс эзлибез, бирелгән
дәресләрне өйрәнәбез. Аннары тулай торак корпусындагы бинада баян
дәресләрен үзләштерәбез. Андагы баян тавышына колаклар тона иде. Адым
саен баян белән утыралар! Һәркем үз дәресен өйрәнә. Шулай итеп, тулай
торак белән училище арасында киләп сарабыз.
Бервакыт стипендия алгач, барыбыз да юл йөрергә бәләкәй генә кара
чемоданнар алып җибәрдек. Әтинең кирзовый сумкасы үзенә кайтты.
Шул чемоданны алгач, каникуллар якынлашканда, күчтәнәчләребезне
тутырып, чемоданны тотып, торак ишегалларын әйләнеп керә идек. Сагына
идек авылны! Бу хәлләргә алтмыш ел вакыт узган, һаман да онытылмый!
Алабуганың «лаеш шулпасы»н без чүмечләп чөмердек инде!
Әлбәттә, мин әнигә хатларымда Алабуганың матур якларын гына, ипинең
бушка булуын, укуны җиңел дип яза идем. Шулай булуга карамастан, шушы
вакытларны, авылдагы авыр тормышны искә алыптыр, әнинең без укыган
чакта түгел, 1983 елның сентябрь аенда язылган хатыннан бер өзек китерим әле. Чөнки ул минем интегеп укыган көннәрем турында: «Кызым, бик
сагынам сине, көне буе карточкаң белән сөйләшәм. Атаң да эчем поша ди.
Кызым, мин сине кызганып сагынам. Тормышның иң авыр чакларында
үстең. Читен чаклар күп очрады сиңа. Рәхәт тормышны өйдә күрә алмады
дип кызганам. Сагынам. Олы бала булдың, бар авырлык сиңа туры килде.
Хәзер картайдык, син дә ерак яшисең...»
(Бу хат язылганга инде 40 ел узганнан соң укып, күз яшьләремә
манчылып утырам. Әни аны язганда, авылдан киткәнемә 21 ел. Шуның 14
елын Мәскәүдә яшим, татар кешесендә кияүдә, ике балабыз бар. Әнинең
хыялы тормышка ашкан. Минем язмыш йомгагым да әкренләп сүтелә бара.)
Әйе, олы бала барысы өчен дә җаваплы. Өйдә миннән бәләкәй тагы
бишәү калды бит әле. Арбаның алгы тәгәрмәче кайдан тәгәрәсә, арттагы
тәгәрмәчләре дә аның артыннан тәгәри. Мин аларга үрнәк булырга тиеш.
Үрнәк була алганмындыр бәлки. Беренче курсны мин дүртле-бишле
билгеләренә генә тәмамладым. Безгә ике айлык җәйге стипендия биреп
кенә сөендермәделәр, хәтта авылга әти-әни исеменә «Кызыгыз тәртипле,
әйбәт укый, башкаларга үрнәк» дигән сүзләр язылган хат та килгән! Анда
мактау сүзләре күп иде, үзем дә укыдым. Хат балалар кулы тимәслек җиргә,
хәстәрле – без үскәндәге сыек чыбык урынына матчага кыстырылган. Кем
генә керсә дә, әти, мактанып, ул хатны аңа күрсәтә торган булган. Ләкин бу
мактау хатлары гына семестр бетеп, ялга кайткан саен әтинең: «Җитәр инде!
Ул укуыңның очы-кырые юк, ахры, бер военный налог булдың инде, кайчан
эшли башлыйсың!» – дигән сүзләреннән арындырмады. Әти ул сүзләрне
үзе биргән акчалары өчен түгел, мин аңар алып кайтмаган акчаларны санап
әйтә торган иде. Җәйләрен, эшкә урнашып, акча эшлим, әйберләр ала идем.
Икенче курста баедык: стипендия 20 сум булды. Кибеттән тукыма алып,
күпереп тора торган модалы итәкләрне, кофталарны үзем тегә идем. Кулдан!
Сирәк булса да, училище ашханәсендә ашыйбыз. Андагы бәяләр кыйммәт
түгел дә кебек! Итсез ярты порция макаронлы аш – өч тиен. Котлетлар –
12 тиен. Винегрет – алты тиен. 20 тиенгә туйганчы ашарга була иде. Ләкин
бер сәгатьтән, өзелеп, тагын тамак ача иде. Шундый заманалар килеп
җитте, кая ул бушка ипи ашаган чаклар! Бер буханка кара ипигә сәгатьләр
буе чират торабыз! Куба, Кариб кризисы, Хрущёвны эштән куарга торган
сәяси киеренкелек ипи кибетенә дә кагылды. Чират урамнарга кадәр чыга
иде. Әле ипие дә пешеп җитмәгән, кукуруз оны кушылган, тәмсез була
торган иде. Ләкин ул ипи булса, без – бай кеше!
Икенче курс та тәмамланды. Өчле алганнарга стипендия юк. Нәкъ
имтиханнарга әзерләнер вакытта Гөлфәнияне әниләре, бәрәңге утыртырга
чакырып, авылдан җибәрми тордылар. Гөлфәния ике имтиханнан өчле
алды. Димәк, аңар стипендия булмаячак! Аның Алабугадагы абыйсы
турында әйткән идем. Шундый олы урында эшләгән абыйсы булгач, ул
ярдәм итәр әле дип уйладык, Гөлфәния дә шулай уйлагандыр инде. Ләкин
авылга артын күрсәтеп киткән абыйсы туганына карата алай ук катгый
булмаса да, ярдәме дә тимәде. Безнең биш почмаклы йолдызның бер
почмагы кителде, Гөлфәния училищедан китәргә мәҗбүр булды. Аның
да абыйсы, апасы, әти-әнисе, шундый бай начальник абыйсы булуга
карамастан, ярдәм итәр кешесе юк иде. Менә шундый замана! Ләкин ул югалып калмады, пешерүчеләр әзерләүче техникумга укырга керде. Бер ел
эчендә Алабуга ашханәләренең берсендә эшли башлады. «Кызлар, ниһаять,
туйганчы ашыйм, бер кулым майда, икенчесе маргаринда!» – дип шатлана
һәм безгә күчтәнәчләр алып килә торган иде. Соңыннан сәүдә техникумын
тәмамлады. Алабуганың педагогика институты ашханәсендә шеф-повар,
соңрак иң кәттә, үзәк ресторанында директор булып та эшләде. Ул үз
эшеннән бик канәгать иде.
Безнең дә дүрт елга сузылган ачлы-туклы, авыр, ләкин бик бәхетле
студент еллары узып китте. Алабугага укырга дип ашкынып килгән сигез
кыздан диплом алу бәхете дүртебезгә генә тәтеде...
Каенанамның: «Яшьли өйдән чыгып киткәнсең, тулай торакларда
яшәгәнсең, эш рәтенә кайда өйрәндең?» – дигән соравына җавабым бик
озын булып чыкты бит әле...
«Әй нужа, нужа, нужа, ди,
Нужа килсә, килсен яшьли,
Яшьлек белән тиз уза, ди...»
Без яшьлек белән уздырып җибәрдек ул нужаларны. Мин менә шушы
елларда бөтен гомеремә җитәрлек сабырлык, түземлекне туплаганмындыр,
ахры... Нужалары кабат кайтмаса да, соңгылары бик кирәк булды
тормышта…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев