Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Шулай итеп, хәзер генә түгел, инде күптән аңлаган нәрсәм – мин гомер буе үземнең кем икәнлегемне исбатлап яшәргә мәҗбүр булганмын, ахры.
«Девушка без адреса»
Илгизнең әтисе Мәскәүгә еш килә, кайчагында очраша да торган идек.
Язучылар эше белән генә түгел, партия съездлары, үзе депутат булган
Югары Шура сессияләре... Ул вакытларда Уфага караганда, Мәскәүдә
күбрәк тә булгандыр әле. Әткәй байтак еллар РСФСР Югары Шурасы
Рәисе урынбасары да булып эшләде. РСФСР Язучылар союзы секретаре
эшен дә алып барды.
...Тагын бер очрашуны искә аласым килә. Бу очрашу аның белән соңгы
ярты ел эчендә өченчесе иде кебек хәтерлим. Без аның янына кунакханәгә
килгән идек. Булачак каенатам миннән нинди татар рәссамнарын белүем,
нинди татар язучыларын укуым белән кызыксынды. Мин эчемнән генә
«әһә, бу минем кругозорны тикшерә инде» дип уйлап куйдым. Нинди
рәссамнарны атаганмындыр, хәтерләмим, ләкин язучыларны, аларның
әсәрләрен бик яхшы белә идем. Ул минем белән аралашудан канәгать
калган сыман тоелды.
Ул көнне әткәй безне каядыр алып барырга тиеш иде. Илгизнең әтисе
депутат корпусыннан машина чакыртты. Утырып киттек. Бер сүз әйтмичә,
авыз ачарга уңайсызланып, тып-тын утырам. Илгиз дә нигәдер дәшми.
Кайсыдыр бер кинотеатр яныннан узганда, «Девушка без адреса» дигән
бер афиша күзгә чалынды. Тынлыкны бозарга теләптер инде, шунда минем
булачак каенатай:
– «Девушка» сүзе кергән тагы нинди киноларны беләсез? – дип, Илгиз
белән икебезгә сорау бирде. Илгиз:
– «Девушка с гитарой» – диде.
Мин дә уйлый торгач таптым бит!
– «Матрос с кометы»! – дидем мин, шатланып. Тегеләр дәшми.
Беркавымнан соң гына көлеп җибәрдем дә:
– Менә, Нәзифә дә әйтеп куйды! – дидем. Без өчәүләшеп көләргә
тотындык. Татарча бернәрсә дә аңламаган шофёр безгә сәерсенеп, шаккатып
карап ала. Чынлап та, нигә ул киноны атадым соң әле? Тиле түгелмен бит
инде! Көлеп туктагач, мин аларга аның серен аңлаттым.
Сер дигәч тә инде, сер үк түгел, тик шулай да... Безнең авылда без бәләкәй
чакта киноны движок мотор белән читтән килгән киномеханиклар күрсәтә
иде. Бер килгәндә, берничә фильм алып киләләр дә, ике-өч көн рәттән
клубта кино! Без инде киноны калдырмыйбыз. Ул вакытта да шул илле
тиен иде аның бәясе. Акча булмау куркытмый, без качып булса да керәбез!
Бүгенгедәй хәтердә: «Девушка без адреса» дигән киноны күрсәткәннән соң,
икенче көнне «Матрос с кометы» дигәнен караган идек. Менә шул балачакта караган фильм табышмак булып килде дә чыкты. Бик кызык булды ул.
Әткәй рәхәтләнеп көлде. Минем ялгышканнан түгел, «менә, Нәзифә дә
әйтеп куйды!» диюем бик ошаган булып чыкты аңа. «Синең үзеңнән көлеп,
шаяртып сөйләвең синең самимилекне күрсәтә. Афәрин!» – диде әткәй ул
вакытта. Әйе, беркатлылык – минем икенче исемем инде ул.
«Эстрадница!»
Шул ук 1969 елны Мәскәүнең Пушкин исемендәге театры Мостай
Кәримнең «Айгөл иле» пьесасын сәхнәләштерде. Премьерага мин дә
чакырулы идем. Уфадан Илгизнең әнисе дә килгән иде. Бу юлы мин аны
инде исемдә калдырдым. Читтән дә карап тордым. Бәләкәй генә гәүдәле,
бик зәвыклы киенгән бу ханым бик мөлаем тоелды. Аның янында тагы
олы яшьләрдәге зыялылыгы йөзенә чыккан искиткеч матур бер ханымны
һич онытасым юк. Илгиз мине аның янына алып килеп: «Разия ханым
Фаизева, гаиләбезнең якын дусты», – дип таныштырды. Разия ханым мине
шунда ук күптән белгән кеше кебек кочаклап алды. Исемемне кабатлады.
Аның бу гамәле минем булачак каенанам белән очрашудан килеп туган
киеренкелекне бераз йомшартты. Үземне ничек тотарга да белмичә тора
идем. Шушы очрашудан соң бик якын булып, алга таба да аралашып
яшәдек. Разия ханымның әткәй язмышында ярдәмнәре белән зур роль
уйнаган кеше икәнен дә белдем. Ул Язучылар берлегендә консультант
булып эшләгән булган. Сугыштан соң әткәй авырган чакларда аңар ярдәм
итүчеләрнең берсе. Разия ханым бик бай гаиләдә үскән, ул үз гаиләсе
турында сөйләгәндә: «Мәскәүнең нәкъ үзәгендә «Старая площадь»тагы
ЦК биналары минем әтиемнең кибетләре иде, шуннан аңла инде минем
кем икәнлекне», – дигән иде.
Премьерада Әхияр Хәкимов дигән башкорт язучысы да бар иде. Алга
китеп әйтим: Илгиз аның байтак кына романнарын рус теленә тәрҗемә
итте. Хәкимов ул вакытта «Литературная газета»ның милли әдәбият
бүлеген җитәкли иде. Алар хатыны Лидия ханым белән үзләрен бик
һавалы тоттылар. Башкортча гына сөйләшәләр. Миңа сүз кушып, үзләренең
«дәрәҗәләрен» төшермәделәр. Шушы очрашудан соң аның минем турында
әйткән фикерләрен берничә елдан соң гына белдем. Ул әткәй белән әнкәйгә
миңа кагылышлы «яхшы киңәш» биреп, «күзләрен ачкан»:
– Сез нәрсә? Ул бит эстрадница! Аны улыгызга якын да китермәгез! –
дигән.
Илгизнең әти-әнисе бу фикергә колак салмаганнармы, белмим, ләкин
алар ягыннан безнең араны бозарга тырышулар булмады. Байтак еллардан
соң, Әхияр Хәкимовның ул сүзләре хакында миңа Разия ханым Фаизева
сөйләгән иде. «Кемнең кем икәнлеген белеп тор, син алар тирәсендә
булачаксың», – дигән иде ул.
Кабат бу темага кайтып тормас өчен Әхияр Хәкимов турында әйтәсе
килгән сүземне шушы урында тәмамларга уйлыйм. Тормыш юлында миңа
аның белән күп тапкырлар очрашырга туры килде. Хәтта бер романын
русчага сүзгә-сүз тәрҗемә дә ясаганым булды. (Аның минем турыда
Илгизнең әти-әнисенә әйткән киңәш-фикерен ишетмәгән идем. Ишеткән булсам, бәлки алынмаган да булыр идем.) Тәрҗемәне миңа тәкъдим иттеләр,
мин ризалаштым. Эш бит ул. Бер биткә бер сум түлиләр. Илгиз дә «на
вольных хлебах», үзе әйтмешли, «вольно да не хлебно».
«Думра чыңы» дип аталган башкортча язылган ул романда 12 нче гасыр
вакыйгалары бәян ителә. Борынгы, хәтта сүзлекләрдә дә юк сүзләр, авыр
текст. Ләкин ике айда җиңеп чыктым мин аны. 400 битлек романга 400 сум
акча алдым нәшрияттан. Ул вакытта машинисткаларга әзер текстны баскан
өчен 2 сум түлиләр иде. Ә инде сүзгә-сүз тәрҗемәгә – бер сум! Менә байлык,
әйеме! Әле эшкә йөрим бит! Каенанам әйтмешли, «йокы чутыннан» инде
барысы да. Мондый эш минем тормышымда беренче һәм соңгы тәҗрибә
булды. Монысы сүз уңаенда гына әйтелде. Күпкә алга киткәнмен икән.
Бу теманы төгәлләп, шуны гына әйтәсем килә: инде «Зыялылар Клубы»
оештырганнан соң, мин Хәкимовны гаиләсе белән Клубка Башкортстан
язучыларына багышланган очрашуга чакырдым. Анда Мостай Кәрим,
Муса Гали дә бар иде. Гаҗәеп эчтәлекле, күңелле очрашу килеп чыкты.
Шул вакытта күр, кара, Әхияр абый, эстрадницаны!» – дип әйтәсем килде.
Әйтмәсәм дә, аңлады дип уйлыйм...
Шулай итеп, хәзер генә түгел, инде күптән аңлаган нәрсәм – мин гомер
буе үземнең кем икәнлегемне исбатлап яшәргә мәҗбүр булганмын, ахры.
(Дәвамы бар)
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза документаль повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев