Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Ничәнче кат икәнен хәтерләмим инде. Ул вакытта ишекләр ачык, консьержлар юк. Менә без фатир каршында. Кыңгырау төймәсенә басабыз – җавап юк. Тагы баса Илгиз... Көтәбез... Тик әтисе ишекне ачмый әле. Илгизнең дә китәсе килми. Ул вакытта телефоннар да юк бит. Әтисе безнең киләсен дә белми.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Барып чыкмаган «танышу»

Беркөнне без Илгизнең дуслары белән озак кына ЦДЛның данлыклы
кафесында утырдык. Инде соң иде. Өйләргә таралышырга вакыт. Илгиз
шунда әтисенең Мәскәүгә килүен әйтте: «Әткәй – Россия Язучылар берлеге
секретаре, ул Мәскәүгә эш белән бик еш килә, – диде. – Аның Язучылар
берлегеннән бирелгән фатиры да бар. Ленин проспектында. Мин сине әткәй
белән таныштырырга телим, әйдә, киттек!»
Дуслар белән табын бүлешкән салмыш Илгиз минем: «Соң инде, кешене борчымыйк, оялам!» – дип әйтүемә карамастан, такси алды да: «Мин сезне
бүген таныштырам», – дип, әтисе Мостай Кәрим янына алып китте.
Мостай Кәримнең вакытлы фатиры Ленин проспектындагы иң соңгы,
кирпеч йортларның берсендә урнашкан иде. Ул йорт яныннан гына басу
башлана, бушлык, башка йортлар юк иде. Ә хәзер исә ул Мәскәү уртасында
дип әйтерлек...
Ничәнче кат икәнен хәтерләмим инде. Ул вакытта ишекләр ачык,
консьержлар юк. Менә без фатир каршында. Кыңгырау төймәсенә басабыз –
җавап юк. Тагы баса Илгиз... Көтәбез... Тик әтисе ишекне ачмый әле.
Илгизнең дә китәсе килми. Ул вакытта телефоннар да юк бит. Әтисе безнең
киләсен дә белми.
– Әйдә, киттек, йоклый торгандыр йә эшләп утырадыр, борчымыйк
кешене! – дим.
Илгиз, үҗәтләнеп, кыңгырау төймәсенә баса да баса. Беркавымнан соң,
дөбер-шатыр килеп, ишек ачылып китмәсенме! Тубалдай бөдрә башын
чайкап, Илгизнең әтисе килеп чыкты. Авыз ачарга да ирек бирми:
– Сез нәрсә?! – диде ул бик ачулы тавыш белән. Сүз башка кеше турында
барса, шартларга җитешеп дип әйтер идем. Алга китеп, шунысын гына
әйтим: кабат беркайчан да аның шундый ачулы чагын күргәнем булма-
ды. – Бу вакытта кешегә килеп йөриләрмени? – Шуннан соң миңа карап
алды да: – Ә син кыз башың белән төн уртасында нигә исерек егетләргә
ияреп йөрисең? – дип, мине гел бетереп ташлады.
Шулай итеп, танышу түгел, ул безне ишегеннән дә кертмәде. Ул вакытта
әткәйнең сүзләрен җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булып
тыңладык та шым гына баскычтан төшеп киттек. Менә сиңа Мостай
Кәрим! Менә сиңа танышу! Менә сиңа данлыклы язучы! Белмим, Илгиз
нәрсә уйлагандыр, миңа бик-бик уңайсыз, оят булды. Әйттем бит Илгизгә,
тыңламады! Беренче очрашуда ук үзең турында шундый фикер калдыр әле.
Мине кем дип уйлады инде ул...
Минем өчен Мостай Кәрим биргән беренче дәрес шушы иде.
Менә хәзер уйлап куйдым әле: чынлап та, әткәйнең әйткән сүзләрен,
фикерләрен мин һәрвакыт иң асыл, иң дөресе дип кабул иттем. Аның әйткән
сүзләренә һичбер шик-шөбһә кертмәдем. Тормыш юлында аның дәресләре
байтак булды. Мостай Кәрим университетлары алда иде әле...
Аңынчы – Илгиз белән туебызга кадәр байтак вакыт узасы бар. Барысы
да менә болай башланды…

Чын танышу

Бу хәлләр 1969 елда булды. 20 октябрьдә Мостай Кәримгә 50 яшь тулган
ел. Нибары 50 яшь! Аның беренче зур юбилеен Мәскәүдә ЦДЛның зур
залында уздырдылар. Анда минем булачак каенанам Рауза Суфияновна да
килгән иде. Тантаналы җыелыштан соң, бәйрәм ЦДЛның ресторанында
дәвам итте. Илгиз миңа тагы: «Әйдә, ресторанга керәбез, хәзер мин сине
алар белән һичшиксез таныштырам!» – дип, өстерәп диярлек ресторанга
алып китте. Бер тапкыр авызы пешкән Нәзифә бу юлы инде үзен ничек
тотарга белә иде. Кердек ресторанга. Аралашалар, көлешәләр, бәйрәмнең  иң рәхәт чагы. Әле дә хәтерлим, Илгиз мине әткәй белән әнкәй янына алып
килеп: «Таныш булыгыз, бу – Нәзифә», – диде. Күрешкәнне дә хәтерләмим,
аларның сүзләрен дә ишетмәдем кебек. Бер-ике кәлимә сүз әйтешкәч,
Илгизнең колагына: «Киттек моннан», – дидем.
Бу очрашудан соң әткәй Илгизгә минем турында: «Тәртипле, тыйнак
кыз икән, әрсезләнеп табын артына кереп утырмады», – дигән.
Бәлки мин беренче очрашудагы ялгышны төзәткәнмендер.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев