Логотип Казан Утлары
Повесть

Көрәксез нефтьчеләр (дәвамы)

Әби безне нефть казырга җибәрми. ЗамлАның әнисе дә, әтисе дә эштә, әмма ул үзе генә барырга курка. Без план корабыз. Балыкка җибәрмиләр икән, үлән җыярга барабыз.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Нефть урыны

Полосага йөгерешеп чыгып, җиргә авабыз. «Җир! Җир! Җир!» дип акырышып, көлешеп җирдә аунашабыз. Безгә рәхәт. Без, ниһаять, басуны чыктык. Нефть булган якларга барып җиттек. Нефть шушында, кул сузымында гына булыр кебек. Җирне беренче күргән Пикулига маладис, дибез. Ул шатлана.

Полосада җиләк бар икән. Без җиләк ашый башлыйбыз. Җиләк дигәч, замлА ник килгәнен дә оныта.

– Әйдә, нефть эзлисе бар, – дибез.

Аның барасы килми, әмма безгә иярә. Полоса читендә Агу өе булырга тиеш. Басуга берни чәчелмәгән вакытта Агу өе безнең өйдән күренеп тора. Басуда нәрсәдер үссә, лапас башына менгәч кенә күренә. Әби әйтә, аның янына барырга ярамый, ди. Безгә шул Агу өен табарга кирәк. Шуңа күрә полоса буйлап китәбез. Көрәкләр тагын да авырая. ЗамлА җиләк ашамакчы була. Монда Агу өе бар, мондагы җиләкләрне ашарга ярамый, дибез. «Агуланып үләсең», дигәч, ул ашамый. Кызыл җиләкләрне күзләре белән ашап бара. Алай димәсәң, ул дөньясын онытып җиләк ашый башлый.

Без дөрес барганбыз икән. Бераздан Агу өе күренә башлады. Агач өй. Тәрәзәләре юк. Без өй янына киләбез. Күзләрне әчеттерә торган ис килә. Язын чәчү вакытында тракторлар зур кисмәкләрдә аммиак ташый. Бу өйдән дә шуның исе килә. Өйне әйләнеп чыгабыз. Бер ишеге бар, анда зур йозак.

– Монда кем яши икән? Агу шушында яши микән? Агу чыкмасын өчен аны бикләп куйганнар микәнни?

Безгә куркыныч булып китә.

– Әйдә, моннан китәбез, – дибез.

Агу өеннән имәнлеккә таба китәбез. Каен полосасы бетеп, имән полосасы башланган урында ачыклык, шуның аркылы юл уза. Шул юл борылып, инеш аша уза һәм басуга таба кереп китә. Инеш читендә таллык.

– Әнә, әнә!!! – дип яраткан сүзен кычкыра Пикули, инешкә таба төртеп күрсәтеп.

Нефть шул таллык янында булырга тиеш. Без шунда йөгерәбез. Килеп җитәбез – инеш аша чыккан юлда баткан машина эзләре. Көннәр коры торгач, зур-зур чокырлар кибә башлаган, кайбер чокырларда су җыелып калган әле. ЗамлА әтисенең машина тәгәрмәче эзен таный:

– Менә бу минем әтинең машинасы эзләре булырга тиеш. Әти менә моннан өстерәткән. Монда теге кешенең машина эзләре, – ди ул.

ЙаблакаС нефтьне шушы тирәдән эзләгән булырга тиеш. Без инеш буендагы болынны, шул болын янындагы басуны тикшерә башлыйбыз. Нефть хуҗасының нефтьне кайдан эзләгәнен карыйбыз. Машина баткан урынга арт белән басып, өч йөз адым атлыйбыз. Берни дә юк... Тагын карап йөрибез. Бераз баргач, тигез болын уртасында чирәм актарылган урынга килеп чыгабыз. Шул тирәдәге басуны да кемдер казып киткән. Арпалар тамырлары белән өскә карап ята.

– Нефть! Нефть таптык!

– Менә! Шунда!

Без шатланабыз. Картадан тагын бер тапкыр карыйбыз. Чокырдан машина баткан урынга атлап китәбез. Дүрт йөз илле адым килеп чыга. Дөрес кебек...

– Шунда бит инде, шунда! – дип тарткалаша Пикули белән замлА. – Карыйм әле, – дип тарта кәгазьне Пипип.

Тарткалаша торгач, кәгазь ертыла. Кәгазьне ерткан өчен аларга эләгә. Үпкәләшәләр. Юк, дус булыйк, алайса казып булмый, дип дуслашабыз. Башка бәхәсләшмәскә сүз куешабыз.

– Ә-ә. ЙаблакаСның адымнары зур, безнеке кечкенә! Шуңа күрә шулай чыгадыр!

Болындагы казылган сәер чокырлар бишәү. Аларның һәрберсе бертөрле кебек. Без комда кул белән чокыр казыйбыз бит, шуның кебек алар. Ниндидер зур тимер белән ерткалап киткән кебек. Без җирне ятып иснәп тә карыйбыз. Аннан җир исе генә килә. Ә замлА ниндидер йон кисәкләре таба.

– ЙаблакаС монда сакалын өзеп калдырган бугай, – ди Пикули.

– Монда микән ул нефть? – ди замлА.

– Нефть булмаса, басуны казымаслар иде, – ди Пипип.

Болында ермачлап кителгән чокырда без бер ят тимер кисәге табабыз. Ялтырап торган тимер. Аны йаблакаС калдырып киткән булырга тиеш. «Ватра! Ватра!» – дип кычкыра замлА. Чокырларның берсе янында ул тәмәке төпчеге тапкан.

– Теге Сакалбайның да тәмәкесе шундый иде, – ди ул.

– Каян беләсең?

– Ничек белмәскә? Әти белән сөйләшкәндә карап тордым!

Без аңлыйбыз – йаблакаС шушында булган. Димәк, монда нефть бар.

– Басуда казырга ярамас, безне күрерләр. Болында казыйк, – дибез.

Без шул урынны таяк белән шакмаклап сызып алып, казырга әзерләнәбез.

Нефть казыйбыз

Нефтьне казыр өчен башта көрәкләрне әзерлибез. Көрәк сабына тимер көрәкләрне тыгып куеп, кадакларын кагабыз. Көрәк сабы шома, кадак керми. Яңа кадаклар булса керер иде, алар иске такталардан суырып чыгарып, турайтылган кадаклар. Әби һәр нәрсәне экономияләргә куша. Кадак какканда, һәрберебез чүкеч белән бармакка сугып чыгабыз. Бармаклар канап бетә. Кадак керми.

– Беребез тотып торырга тиеш, икенчебез сугарга, – дибез. Сугарга теләүчеләр бар. Беркемнең дә кадакны тотып торасы килми. Аптырагач, көрәкнең тимере белән генә казып карыйбыз. Алай авыр. Бөтен тырышлыкны җыеп, тимер көрәкне кадаклыйбыз.

Шул эшне башкарып бетергәч, ашарга утырабыз. Өйдән алып килгән коймак бик тәмле.

Безнең урамда кое казыганны күргән бар. Шакмаклап казып төшәсе аны. Аннары, тирәнәйгәч, берәү улак кебек көрәк белән балчыкны өскә ата. Без дә шулай кирәктер, дибез. Чокыр кырыен сызып чыккач, балчыкны казый башлыйбыз.

Чирәм үскән урынны казуы читен. Бер кат балчыкны алып бетергәнче, хәлдән таябыз. Сузылышып ятабыз. Күктә тургайлар сайрый. Алар бик биектә. Күзгә күренмәслек биеклектә сайрыйлар да җиргә атылышып төшәләр. Яңадан менеп китәләр.

– Болар нәрсә ашый икән, күктән төшмиләр дә, – ди Пикули.

Ашау искә төшә. Утырабыз. Ашыйбыз.

– Нефть чыккач, аны кая куябыз? – ди замлА.

– Без әнигә бирәбез. Аннары ул концертларга йөрми, акчасы күп була да, безнең белән генә тора. Ә син?

– Ә мин машина сатып алам, – дип замлА. – Әти машинасын гел ремонтлый. Яңасын ремонтлыйсы булмас иде, ди. Менә аңа машина алам. Үземә дә алам. Сезне утыртып йөрим.

– Нефть чыкмады микән әле ул?

Казыган җирне карыйбыз. Җирнең өсте генә алынган, бик озак казыйсы әле. Без җир астыннан чыккан балчыкны иснәп тә карыйбыз. ЙаблакаС савытыннан килгән кебек нефть исе юк.

– Нефть исе киләме?

– Юк, килми.

Тагын бер кат казыйбыз да ашыйбыз, дип килешәбез. Казыганнан соң ашагач, ипи бик тәмле була.

– Әби югалткандыр, кайтырга кирәк, – ди Пикули.

– Ә кайчан казып бетерәбез? 

Без казыган урынны үлчибез. Көн саен шулкадәр эшләсәк, ике ай казырга тиеш булабыз. Әмма без ул кадәр вакыт казый алмыйбыз. Аннан соң көз башлана.

– Башка вакытта күбрәк казырга кирәк, – дибез.

Көрәкләрне, чиләкне таллыкка яшерәбез. Кармакларны җыеп, кайтырга әзерләнәбез.

– Ә без адашмыйбызмы? – ди замлА.

– Юк, адашмыйбыз, килгән юлдан кайтабыз, – дибез.

Баруга караганда, кайту күпкә кыенрак. Басудан полосага чыккан урынны бик озак эзләгәч кенә табабыз. Кукуруз арасыннан кайтып җиткәндә, тәмам хәлдән тайган булабыз. Инде авылга кайтып җиткәч, кабат басуга кереп, кәҗәләргә үлән җыябыз – кукуруз арасында йомшак үлән үсә.

Әби

Без болай да көн буе урамда. Кояшта янып беткәнбез. Бу юлы безнең йөзләребез кып-кызыл булып янган. Шул ук кояш кебек, әмма басудагысы күбрәк яндыра икән.

– Балыгыгыз кайда? – ди әби.

Без инде алдан килешеп куйган сүзләрне әйтәбез.

– Вак балыклар гына эләкте. Без аларны кире суга җибәрдек.

– Йөрисез инде шунда, вакыт әрәм итеп. Бик озак йөрдегез, бүтән барып йөрисе булмагыз.

– Без кәҗәләргә печән алып кайттык, – дибез.

– Кәҗәгә печән алып кайтыгыз, балыкка бармыйсыз, – ди әби.

Әби җәй уртасында да җылы куртка киеп йөри. Аягында йон оек. Безгә киенмәсәк тә, эссе. Ул ничек чыдый торгандыр? Үзеннән сорасак, ул көн эссе түгел, дип әйтә.

Әбинең йөзендә тирән-тирән җыерчыклар. Чәче ап-ак. Ул җыерчыклар сезнең аркада барлыкка килде, чәчемне сез агарттыгыз, ди.

Әбинең бик күңелсез дуслары бар. Алар аңа киләләр дә гел бер сүзне сөйләшәләр. Кемнең кайсы җире авырта, кемнең килене яки кызы нәрсә эшләгән. Бик сирәк кенә алар үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләшә. Без аптырыйбыз: алар әллә никадәр кызыклы вакыйгаларны беләләр, нигә шуларны сөйләмиләр икән?

Әби безне нефть казырга җибәрми. ЗамлАның әнисе дә, әтисе дә эштә, әмма ул үзе генә барырга курка. Без план корабыз. Балыкка җибәрмиләр икән, үлән җыярга барабыз. Әбинең ике кәҗәсе бар. Без әби белән бергә аларны су буена арканлыйбыз. Кәҗәләр өйдә торса, аларга чирәм кирәк.

– Әби, Акбикә бүген авырып тора сыман, – дибез.

Әби борчыла:

– Ни булды икән, кичә генә әйбәт иде, – ди.

Әби кәҗәне чыгып карый. Бернинди авыруын да тапмый. Әмма безнең сүзгә ышанып, болынга чыгармый.

– Печән алып кайтырсыз, – ди әби.

Безгә шул гына кирәк.

– Алып кайтырбыз! 

Безгә кармаклар аласы юк. Капчыкны тотабыз да замлАга йөгерәбез. Бергәләшеп тагын кукуруз арасына шылабыз.

Кукуруз арасында йомшак чирәм бик күп. Өчәү җыйгач, капчык тиз тула. Капчыкны тутырабыз да нефть казырга йөгерәбез.

Нефть урынына килеп җитүгә, җирне иснибез. Бернинди ис тә килми. Көрәкләрне алып, җирне казый башлыйбыз. Бер рәт казыгач, авылга ашыгабыз. Чөнки без печән җыярга гына киттек. Вакытыбыз күп түгел. Кайткач, кәҗәне ашатабыз.

Әби икенче көнне кәҗәләрне болынга арканлый. Без нефть казырга бара алмыйбыз. Әби гел эш кушып тора. Өйдән чыгып китеп булмый.

Без замлАны нефть казырга үзең генә бар, дип үгетлибез. Ул курка, бармый.

– Мин анда ничек барыйм, анда бит төлкеләр бар.

– Анда төлкеләр юк, – дибез.

Ул ышанмый.

Яңгыр ява. Пикули кайгыга бата.

– Без казыган чокырны су баскандыр, – ди.

Көннәр кайгырып үтә.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев