Чәчмә әсәр тег белән яңалыклар
-
22 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
Бәхти әле һаман дөрләп янган янгын телләренә шаклар катып, аптырап карап торды да, капылт уянып киткәндәй шунда таба ыргылды... «Зәмирә!» – дип, ачыргаланып кычкырып, янгын эченә ташланды, әмма аны шул вакытта кемдер тотып калды, читкә өстерәде. -
21 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
Бригадир монда әйләнеп кайтуга Айгизәгә өйләнде. Бәхтинең яшьтән ярәшкән кызы икәнлеген белә торып өйләнде. Бәхти хәзер Айгизәгә сүз кушарга да кыймый, хәзер инде ишегалдында теге таган да юк, булса да, җиләк кебек пешеп, өлгереп җиткән бу гүзәл аңа утырмас иде. -
21 июль 2026 - 11:00
Таҗлы мәхәббәт (дәвамы)
–Менә син чагыштырмалылык теориясе, дисең, Эйнштейн кисәге... Үзең ничурта белмисең аның ни икәнен! Менә чагыштырып кара үзең белән мине... Син җирдән сөйрәлүче суалчан, ә мин бөркет, мин очам, син шуышасың. -
21 июль 2026 - 09:00
Сандык биге (дәвамы)
Кәшифә гомере буе шул сандыкның бигенә кызыгып, йөрәкне дә сандык кебек бикләп -
20 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
Шул арада сакчы бурзайларның берсе Фагыйләне шәле-ние белән күтәреп алып, машинага таба алып китте. Бабай да дәшмәде. Кыз үзе дә чәбәләнмәде, әйтерсең, шулай тиеш иде. Икенче ярдәмче «бульдог» агайга ниндидер кәгазь сузды булса кирәк. Ул: «Вәт сиңа мә! Аргы басудан! Бер гектар җир! Рәхмәт төшкере бу бригадирга! Болай булгач, умарталарны йөз баш итәм!» -
19 июль 2026 - 16:00
Серле күгәрчен (дәвамы)
Дөнья бит ул мең төрле, киңкырлы, кайчак башваткыч төсле. Бәлки, чыннан да очраклы хәл түгелдер юлдашымның сөйләгәннәре. Дөньяда аңлап бетерә алмаган, акылга бирелми торган әллә нинди гаҗәп хәлләр булгалый. -
19 июль 2026 - 09:00
Сандык биге
Хәер, кыз аңа кечкенәдән күз атты. Егет кенә, бер чәчәктән икенчесенә кунган күбәләк шикелле, әле бер кыз белән сөйләшә, әле икенчесе белән көлешә, әле чишмәдән кайтып килүчесе янына йөгереп барып, аның чиләкләрен күтәрешеп кайта. Ачуы килә иде лә соң Кәшифәнең... -
18 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр
Бригадирны инде киткәндер дип уйлаган иде, тегесе бераздан тагын әйләнеп керде. «Нәрсә эзләп кергән идем әле мин монда?» Хатын инде тынычланган, шулай да кычкырып сөйләшергә базмый, курка. Әмма бригадирның зыян салмаячагын аңлагач, беркадәр кыюлык иңгән инде. Ул тавышын көчәйтеп: «Матурлык эзләп йөри идең», – диде. «Ә, ие шул», – дип җаваплады бригадир моңарчы ул гомер ишетмәгән йомшак, назлы тавыш белән. -
17 июль 2026 - 09:00
Синең белән янәшә (ахыры)
Заһит күзләремә туп-туры карады да: – Сәбәбен әйтимме? – диде. «Әйт», – дидем. «Син аны тәмам баскансың, сиңа аның кол булуы кирәк».«Каян беләсең?!» – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. -
16 июль 2026 - 09:00
Синең белән янәшә (дәвамы)
Урыннарыбыз ерак, бер-беребезне күрерлек түгел иде. Антрактта ул мине буфетка чакырса да, баш тарттым. Дөресен әйтим, минем аның белән икәүдән-икәү генә буласым килде, халык арасыннан читкәрәк атладым. -
19 май 2026 - 13:00
Гафу ит, Иванова… (хикәя)
— Сез — карак, бур, алдакчы! Әнидән гафу үтенмәсәгез, судка хәтле барып җитәм! Белегез, болай гына калдырмыйм, гәҗиткә язып чыгам! -
28 апрель 2026 - 13:00
Күршеләр (хикәя)
Каршыдагы йортның ишек алды тулы машинаны күрмәс өчен, Бәһия тәрәзә чыбылдыгын тартып, чәй эчәргә утырды. Зәлифәгә, машинасыннан төшеп, ике улын, хатынын иярткән Таһир кереп бара. Ә Бәһиянең капкасын типкәләп, исерек улы Илһам чак аягына басып тора иде... -
18 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /12)
Кеше туа, яши, үлә. Аңа гомер бер генә тапкыр бирелә. Шул бер генә бирелгән гомерне өзәргә беркемнең дә хакы юк. Бер генә тапкыр бирелгән гомерне матур итеп, мәгънәле итеп, файдалы итеп үткәргәндә генә кеше бу җирдән тыныч күңел белән, җирдә калганнарга бәхиллеген белдереп китә ала. -
17 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /11)
Тегель төрмәсендә эшләрен бетергәч, палачлар яңадан Плётцензеегә кайтып киттеләр. Анда аларны гильотинаның төзеклеген тикшереп, инде буласы җәзалау процессына хәзерлек эшләре көтә иде. -
16 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Өченче бүлек /10)
Германиянең сугышта җиңүгә ирешмәячәге инде көн кебек ачык иде.