ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)
– Уйлап карармын, бәлки… «Уйлап карармын» дигән сүзләрне яратып караган күз карашына әверелдерү өчен Закирга шактый күп көч түгәргә туры килде. Бер җылы сүз, бер җылы караш өмет итеп йөргән егетнең газаплануын күргән кыз да тора-бара үзе торгызган тимер коймаларны читкә этеп куйды. Ләкин алар арасында биеккә чөеп, түбәнгә ташлый торган таулар да бар иде әле…
***
Зәринә, әтисе белән икътисад бүлегенә документларын илтеп тапшыргач
та, ныклы адымнар белән урамга чыкты һәм үзенә кирәкле автобус белән
күрше шәһәрдә урнашкан уку йортындагы чит тел лингвистикасы бүлегенә
барып керде.
Ал кояш дөньяның һәр почмагына рәхәт тулышкан. Урамнар буйлап
аккан нурларга буйсынган күңел шуны аңлады: шушы мизгелдән
башлап үз хыялларыңа тугры булып калырга гына түгел, канат кагып
яшәргә дә омтылырга вакыт җитте. Кайчандыр таулар артында булып
тоелган мизгел хәзер синең каршыңа килеп баскан һәм, әзер булуыңны
белүгә үк, җитәкләп ерак киңлекләргә алып китәр төсле тоела. Эчтән
генә калтыранган тавышың үз-үзеңә сорау бирә: шулай итеп, мин олы
тормышка аяк басаммы? Һәм шулай ук ышанычсыз гына җавап биреп
карыйсың. Әйе, шулайдыр…
Зәринә, әтисенең «күптән сөйләшенгән иде»ләренә карамыйча,
бер авырлыксыз үзенең күңеле тарткан җиргә укырга керде. Ул гына
да түгел, әнисенең ай-ваена, әтисенең тузынуына күзен йомып, уку
елы якынлашканда, зур чемоданын җыя башлады. Әти-әнисе, ишек
төбенә ятып җибәрмәскә, үз яннарында гына калдырырга теләсәләр дә,
кызларының үҗәт һәм үзсүзле булуын белеп, авырлык белән булса да,
килештеләр.
Башкалага килеп төшкән Зәринә алдында исә мөмкинлекләр дөньясы
ачылды.
***
Сентябрь, 2014.
Кояшлы җәй күз ачып йомганчы үтеп киткәч, Закир өченче ел рәттән
инде үзенә сыендырган тулай торак бүлмәсенә кереп урнашты. Яхшы
иптәшләренә әверелгән төркемдәшләрнең: «Авыл һавасы килешкән үзеңә,
кара янып килгәнсең. Болыннан кайтармый, җәй буе печән чаптырдылармы
әллә?» – дип көлүләрен колак яныннан гына үткәрде дә букчасын бушатырга
кереште. Тәрәзә аша үрелгән агачларның яфракларына сибелгән көзнең
сары сипкелләре исә егетнең күңелендә кабат сагыш хисләре уятты.
Әгәр кешеләрнең язмышлары өчен шагыйрьләр яки язучылар җавап
бирсә, фикерләрен язып бетерми, чиксез уйлар өчен урын калдыра торган
«берәүнең» кулында Закирның язмышы булыр иде, мөгаен. Әгәр чынлап
шулай икән, егет, бер минут та тормый, ул «берәүне» эзләргә чыгып китәр
иде. Чөнки күңелен бимазалаган сораулар аңа һич тынгылык бирми:
җәй башындагы очрашу кемгә, нәрсә өчен кирәк иде соң? Аның дәвамы
булырга тиешме? Шау чәчәккә күмелеп утырган агач янындагы койма
ярыгына кыстырган хаты җавапсыз калуын ул ничек аңларга да белмәде.
Җил очырткандыр, бәлки, дип, үзен тынычландырырга тырышса да, якын-
тирәдә хатның табылмавы аның бу өметен дә кисеп атты. Димәк, җавап
бирүне кирәк дип тапмаган дип уйлаудан башка чарасы калмады Закирның.
Ләкин урам уртасында очрашкан вакытта үзләренә төбәлгән күзләрдән
агылган көчле нурның аны бөркеп алуын ничек аңлатырга соң? Чынлап
та, язмыш сызыгын сырларга алынган язучы Закир тормышындагы кайбер
мизгелләрне язып үткәндер дә кәгазьләрен нинди дә булса калын китап
арасына кыстыргандыр һәм ул турыда бөтенләй оныткандыр. Югыйсә,
кешеләрне бер мәртәбә очраштырып, күңелгә ут салу һәм аларның икесен
ике якка аерып җибәрү кемгә, нәрсәгә кирәк булыр иде? Кирәк булган,
димәк…
Студентларның фәлсәфә укытучысын көтеп утырган мәле иде.
Киереп ачылган тәрәзә янына өелгән кызлар, берсен берсе уздырып,
җәйге маҗаралары белән бүлешәләр иде. Очрашудан соң көзге тынчу
һавада эленеп калган сөенеч хисе яшьләрне җанландырып җибәрде. Укырга
килгәндә үк борыннарын салындырган булсалар да, бер-берсен күргәч,
борчу-мәшәкатьләре белән кайнап торган институт тормышына чумдылар.
Ашыгып аудиториягә килеп кергән укытучы, студентларга күз салганчы
ук, тизрәк өстәл янына килеп, кәгазь-папка тулы кочагын бушатты. Кап-
кара костюм-чалбар кигән биек буйлы укытучыны күргәч, кызлар, чыр-чу
килеп, парта артларына ашыктылар. Укытучының чәче чаларырга өлгерсә
дә, хәрәкәтләренең җитезлеге студентларны сагаерга мәҗбүр итте: яшәү
дәрте көчле күренә, имтиханны каты алыр, ахрысы.
– Хәерле көн, хөрмәтле студентлар! Әйдәгез, башта танышып китик.
Мин – Гафур Кыямович. Сездә фәлсәфә дәресен алып барырмын. Нинди
төркем әле сез? – дип, журналына иелгәч, беренче курстан бирле староста
ролен үтәгән Язгөл сикереп тә торды, чатнатып җавап та бирде:
– 105 нче. Физмат юнәлеше. Төркемдә барысы 27 студент. Мин –
староста Язгөл.
Җәйнең җылысын мөмкин кадәр озаккарак сузарга теләгәндәй, җиңелчә зәңгәр күлмәк кигән кыз барысын да үзе артыннан ияртә алуы белән
укытучыларның хөрмәтен яулый иде. Бу юлы да шулай булды. Гафур
Кыямович журналына төбәлгән карашын старостага күчерде һәм, төркемне
әкрен генә күз уңыннан кичереп чыккач, тыныч тавыш белән эндәште:
– Ярый, рәхмәт, Язгөл. Миңа студентлар исемлеге, электрон почта
адресыгыз һәм телефон номерыгыз кирәк булыр.
Болар гадәти эшкә әверелгәнгә күрә, староста җитез генә парталар
арасыннан йөгереп чыкты да алдан ук әзерләнгән кәгазен укытучыга
тапшырды. Тәрәзә аша кинәт исеп куйган җилдән биешергә тотынган
дәфтәр-папкаларны тынычландырганда, Гафур Каюмович студентлар
турында берникадәр онытып торды. Үзенә текәлеп утырган күзләрне күргәч
кенә, үзенең дәрестә булганын искә төшергәндәй, урыныннан торды һәм,
алга бер адым атлап, сүзен башлады:
– Бүгенге тема – Антик чор фәлсәфәсе. Лекцияне дәфтәргә язып
барыгыз, конспектларсыз имтиханга кертмәячәгемне алдан ук әйтеп куям.
Авыр сулап куйган яшьләрнең кәефе китүен укытучы күрмәмешкә
салышты һәм сөйли-сөйли ятланып беткән темасын күз кабакларын баса
торган тыныч тавыш белән яздырырга кереште.
Җөмләнең ике-өч сүзен генә теркәп барырга өлгергән егетләр, эчтән
сукрансалар да, укытучыдан кабат кайтарып сорауны кирәк дип тапмадылар.
Сессия вакыты килеп терәлгәч кенә зурдан кубып укый башлый торган
студентлар, елмаешып, бер-берсенә караштылар. Кемнәндер табып алып,
имтихан алдындагы төндә күчереләсе конспектлар инде ул дип көлештеләр.
Ләкин шәһәргә килгәннән бирле иңнәрен салындырып йөргән Закирдагы
үзгәрешләр Ирек белән Илһамны аптырашта калдырды. Һәрчак күтәренке
кәеф белән йөри, көр тавышы белән башкаларга да ямансулап утырырга
мөмкинлек бирми торган дусларының кинәт үзгәреп китүе борчылырга
мәҗбүр итте. Укытучының вакыт-вакыт бар аудиторияне күз уңыннан
кичереп чыгуына карамастан, Ирек үзе янында утырган Закирга терсәге
белән төртте:
– Ни булды соң сиңа? Балтасы суга төшкән шикелле дип әйтер иде әби,
сине күрсә.
Пыш-пыш килгән егетләргә кызлар ачулы караш ташладылар да ярты
юлда өзелеп калган җөмләләрен дәвам иттеләр.
– Берни булмады. Суга төшерергә балтам юк бит минем, – диде Закир,
дустының төпченүен бик өнәп бетермичә.
Сүзгә Илһам да кушылгач, дәрес кайгысы бөтенләй онытылды:
– Башын җилләтеп алырга кирәк аңа. Күрше тулай торакка филфак
студенткаларын урнаштырганнар. Беркөн егетләр белән барып танышып
кайткан идек. Араларында бер шәп кыз бар. Ну, малай, безгә борылып
карый торган түгел инде ул. Караса, сиңа карар, Закир.
Укуда да, башкасында да гел макталып йөргән егетне болай чөеп
мактарга тырышулары бер дә юктан түгел. Кызлар игътибарының
азлыгыннан беркайчан интекмәсә дә, әлегә кадәр үзе хакында кемгәдер
гашыйк булганым бар дип әйтә алмый Закир. Җәй вакыйгасын исәпкә
алмаганда, әлбәттә. Шуңа күрә, гадәттәгечә, борын җыерды ул:
– Әйдә, юк белән йөрмә, лекцияңе яз.
Илһам исә артка чигенергә теләмәде, дустының бишкуллап риза
булмаячагын белгәнгә күрә, сөйләвен дәвам итте:
– Безгә ияреп, бер тапкыр барып кайтсаң, нәрсә югалтасың соң?
Ичмасам, кыз-кыркынның холкын өйрәнә тор, бигрәк кыргыйланып бетәсең
бит, алайса.
Укытучы кинәт егетләр утырган парта янына килде дә бу җанлы әңгәмәне
калын тавышы белән бүлде:
– Маңгаегызны күккә чөеп утырмагыз! Имтихан вакытында җиргә бик
тиз төшерермен…
Мондый янаулар аша өченче курска кадәр килеп җиткән студентларның
артык исе китмәде. Укытучының күңеле булсын өчен генә башларын түбән
иеп утырдылар да, ул, үз өстәле янына килеп, төксе тавышы белән дәресне
дәвам иткәч, Илһам әкрен генә Закирның иңен кагып куйды:
– Кичен бергә барып, танышып кайтабыз. «Вакыт юк, эш күп, укыйсы
бар» әкиятләрен әбиеңә сөйләрсең.
Алгы парта артында утырган Язгөлнең түзәр чамасы калмады, ахрысы.
Ул, борылып, ачулы караш ташлаганнан соң гына егетләр почмагы тынып
калды.
Кич җитеп, кояш офыкка таба авышкач та, Илһам Закирны кыстый
башлады:
– Әйдә, ак күлмәкләреңне ки. Гитараңны да кыстыр. Одеколоныңны
сип. Кызлар янына болай гына барырга ярамый.
Дустының болай бик тырышып очрашуга әзерләнүен карап торган Ирек,
башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Нәрсә син, димче карчыклар кебек?
– Үзем өчен түгел бит! – дип артистланды Илһам. Шулай да, ничек итсә
итте – Закирны күндерде.
Күрше тулай торак сул як урамда гына урнашкан иде. Көзгә авышып
барган кичнең сүрән җылысы яшь йөрәкләрдә янган ут белән сизелмәде
дә. Күлмәк булмаса да, ап-ак футболка, кара чалбар кигән, кулына үзенең
җан дусты кебек гитараны эләктергән Закир дусларыннан бер баш югары
күренә иде кебек. Киң җилкәләр, озын буй, ныклы адымнар – табигатьтән
бирелә торган чалымнар барлыгы ерактан ук сизелеп тора иде. Ишек
төбендә үк каршыга очраган вахтёр «Болары тагын кемнәр?» дигән шикелле
усал караш ташлагач, планнарны бозды дип, кире борылырга теләгән
Закирны Илһамның тавышы туктатты. Алдан бар да уйлап куелган, монда
үз системасы бар икән ләбаса. Ирекнең: «Апа җаным, менә гитара да алып
килдек. Сорасаң, тәрәз төбендә сиңа серенада да җырлап күрсәтәбез», –
дип, конфет тартмасы сузуын Закир көлеп карап торды. Ничәнче ел монда
укып, монда яшәп, бу тулай торакка бер мәртәбә дә килгәне юк түгелме
соң? Дуслары кай арада болай шомарырга өлгергәннәрдер… Хәер, «Әйдә»,
– дип кыстасалар да, физика фәненнән өелгән биремнәрне чишеп кала иде
бит ул. Соңыннан Ирек белән Илһам үз дәфтәрләренә әзер өй эшен күчереп
кенә куялар иде. Менә кайда югала икән яшьлек…
Баскычтан җиденче катка менеп җиткәнче сулышлары ешайган егетләр
721 нче ишек төбендә хәл алырга тукталдылар.
– Да, малай, тартуны ташларга кирәк. Болай булмый!
Илһамның уфтануыннан көлешкән арада, Ирек сак кына ишекне
шакыды. Коридор буйлап әледән-әле үтеп торган яшьләрнең боларга чит
итеп каравы күңелләренә шом салса да, акрын гына ачылган ишек башкалар
турында кайгыны бөтенләй оныттырды. Каршыда пәйда булган зәңгәр
күзле, кызыл яулыклы кыз башта бермәлгә аптырап калды һәм, ни дияргә
белми, озак кына егетләргә карап торды. Шул арада арттан икенче бер кыз
күренде дә, Ирек белән Илһамны танып алып, күрешергә ашыкты:
– Хуш киләсез! Әйдәгез, түргә узыгыз. Сагынып көтеп алдык сезне!
Кызлар каршында каушап калган Закирга Ирек ярдәмгә килде. Сүзгә
кесәгә керә торганнардан булмаган бу саргылт чәчле, яшел озын күлмәкле
кызның исеме Сара икән. Ишек ачкан зәңгәр күзлесе – Әминә – кунаклар
бүлмәгә үткәч тә читкә тайпылуы белән үзенең аралашырга атлыгып
тормавын искәртте. Бу вакытта дулкынланудан гитарасын әле бер, әле
икенче кулына күчергән Закирның карашы кинәт почмактагы сынга төште.
Дәфтәр-китапларына чумып, түр өстәл артында утырган озын толымлы
кызны күргәч, аяк астындагы идәннең генә түгел, түшәм-почмакларның
да, барысы бергә кушылып, сәер бер вальс бии башлавын сизде егет.
– Ә бу бүлмәдәшем – Зәринә. Беренче курста гына әле, филфак
студенткасы.
Сараның сүзләре барысы бергә буталды да, арадан берсе генә калкып
чыкты: Зә-ри-нә! Дөнья түгәрәк дияргәме яки очраклылыкка сылтаргамы?
Каршысында утырган кызның да күзләре җәй көне авылда булган очрашу
турында хәтерләүләрен сөйли иде. Закир, ни дип эндәшергә дә белми
тотлыгып торганнан соң:
– Безнең кайдадыр күрешкән бар түгелме? – дип, сак кына сорап куйды.
Ишек төбендә урнашкан караватка сыерчык балалары шикелле
тезелешеп утырган егетләрнең бик итагатьле булырга тырышуларын
күреп, Зәринә үзенең эчендә кайнаган, әмма һич тә аңлый алмаслык хисләр
ташкынын тыярга тырышты. «Әйе» дип аздан гына кычкырмый калды һәм,
хатына җавап алмавын искә төшереп, егеткә берникадәр үпкәле тавыш
белән эндәште:
– Нәрсәдер төсмерлим кебек. Ләкин хәтерләп бетермим.
Куяр урын тапмый, гитарасын кочаклап утырган Закирның өстенә
салкын су койдылар диярсең. Мондый җавапны һич көтмәгән иде егет,
кызның күзләре «хәтерлим!» дип кычкырып тора бит. Ләкин Закир эчендә
дулаган буранны тышка чыгармаска тырышты, һәм аларның әңгәмәсе
бүлмәдә купкан шау-шу астында өзелеп калды.
Бу очрашу алдан планлаштырылган икән. Кунаклар бүлмәгә керүгә үк
чәй әзерли башлаган Сара Илһамның күптәнге танышы, хәтта авылдашы
булып чыкты. Мәтрүшкә-сырганакның исе бүлмәгә таралуга, күңелне
җилкендереп, тәрәзәдән көзге салкынча җил исеп куйды. Закир кич буе
күзен Зәринәдән алмады. Моны тирә-юньдәгеләр белән бергә кыз үзе дә
сизде һәм үзенә йотылып карауларын ничек аңлатырга да белмәде. «Кирәк
бит! Миннән хат яздыртты да соңыннан бер хәбәр дә бирмәде. Хәзер менә
күзләрен майландырып утырган була!» дип эченнән уйласа да, гаҗәпләнү
катыш рәхәт сөенечен баса алмады.
Чынаякларның төбенә төшкәннән соң, барысын үзе тирәсенә җыеп, гитараның кылларын тибрәндерә башлаган Закир кинәт компаниянең
үзәгенә әйләнде дә куйды. Моңарчы читтәрәк торырга тырышкан Әминә дә
яннарына килеп утыргач, җырга бөтенләй икенче ямь керде. Бүлмәгә сыеша
алмый, иркен киңлекләрне иңләрлек көчле тавыш бар икән аның үзендә.
Дөрес, яшьләр борын астыннан көйләргә күнеккән заманча такмаклар гына
бу тавыш өчен бик очсыз булып тоелды. Гитара урынына гармунны сызып
җибәреп, күкрәкләрдән ташып чыккан тавыш белән җырлатасы килә иде
Әминәне. Башкалар исләре китеп тыңлап утырсалар да, Закирның уйлары
каршында утырган Зәринә янында бөтерелде. Ул озын кара толымын уң як
иңе аша алдына салындырып куйган, өстендәге ак кофтасы белән зәңгәр
итәге үзенә бик килешеп тора. Закирның әкрен генә гитара кылларына җан
өрүен уйчан кыяфәттә карап утырган Зәринә үзенә урын тапмады. Егетнең
вакыт-вакыт үзенә күз төшереп алуы аны тагын да ныграк каушарга мәҗбүр
итте. Моны бик тиз сизеп өлгергән егет-кызлар, яшерен генә елмаешып,
күз кысышып алдылар.
Җырлар җырланып, чынаякларның төбенә өченче кат төшкәннән соң,
яшьләр әкрен генә урамга таба атладылар. Әминә башта, сүзгә саранланып,
чыкмыйм дип ялындырса да, Илһам белән Сараның үгетләвенә түзә
алмады. Барысы бергә, шау-гөр килеп, кичке шәһәр кочагына чыгып киткән
яшьләрнең артыннан вахтёр апа кызыгып карап калды.
Сара сул ягыннан атлаган Зәринәне шаян гына култыклап алды да,
башкаларны алгарак җибәреп, кызның колагына пышылдады:
– Йә, Зәринә, менә дигән егет! Үзе тыйнак, үзе гитарачы, үзе физматта
укый! Сиңа ничек карап торуын күр әле.
Башкалар ишетә күрмәсен тагын дигәндәй, як-ягына каранып алган
Зәринә Сарага эндәште:
– Артык мактап ташлама. Идеаль кешеләр юк. – Коры гына җавап
бирсә дә, соңыннан тавышын басыбрак өстәде: – Ә беләсеңме, безнең бит
күрешкән бар иде инде.
Шар булып ачылган күзләрен дустына текәгән Сара аздан гына
кычкырып җибәрмәде:
– Имәндә икән чикләвек! Әйтәм аны, болар килгәннән бирле тының да
чыкмый. Закиры да егылып китте бит сине күргәч!
– Чү! Ишетмәсеннәр инде тагын… – дип, Сараны тынычландырырга
тырышты Зәринә.
Урамның сул ягында җәелеп яткан иркен паркка борылгач, яшьләрне
алтын төскә күмелгән агачлар каршы алды. Егет-кызлар, яңа уку елының
артык тиз килеп җитүенә зарлана-зарлана, уң як читтәге эскәмиягә тезелеп
утырдылар.
Сара: «Әйдә, тагын берне җырлыйк инде», – дип эндәшкәч, Закир
ялындырып тормады. Кичке һава суларга чыккан кешеләрнең дә
күңелләренә яшьлекнең саф, самими дәртен өләшеп, гитарасына кагылып
узды. Калганнарга исә шул җитә калды – барысы бергә җырны күтәреп
алдылар…
Салкын һава тәннәргә үрелә башлагач кына, тулай торакка таба юл
тотты алар. Бер ачылып, бер ябылып, авыр шыгырдаудан башка эше
булмаган тимер ишек янына килеп җиткәч, кызлар шаян гына кул болгадылар да саубуллашып эчкә юнәлделәр. Тик Зәринәнең кулы кинәт
кемнеңдер көчле учына кереп чумды. Артына борылып караса, үз-үзен
кая куярга белми Закир басып тора. «Әйдә, урап киләбез», – дип эндәшкән
вакытта калтыранган тавышына егетнең бар дулкынлануы бәреп чыкты.
Әле генә янда булган Ирек белән Илһамның кай арададыр юкка чыгуын
кыз абайларга да өлгермәде. Бу мизгелдән курыкканга, ләкин бар күңеле
белән шуны көткәнгә күрә микән, Зәринә дә берникадәр каушап калды
һәм, аяк очларына тәгәрәгән карашын күтәрергә кыймый гына, «ярый»
дигән төсле ым какты. Өченче курска җитсә дә, моңарчы кызлар белән
йөрү түгел, алар белән әле бер мәртәбә дә очрашып карамаган Закир
эчтән генә үзенә тизрәк җыелырга әмер бирде. Ләкин күңелендә дулаган
буранны Зәринә күрмәде дә төсле, чөнки аның үзенең дә дулкынланудан
бармак очлары дерелди иде. Кызны, җиңелчә генә җиңеннән тартып,
тулай торак артында урнашкан фонтан янына алып килгәч, сүзне нидән
башларга белми аптырап калды Закир. Сабантуйга бүләк җыйган чакта
очкын чәчеп торган карашы нәрсәне аңлаткан иде микән? Әгәр ул
өметләнгәнчә булса, нишләп ул аның хатына җавап бирмәде? Әллә ул
бөтенләй аны хәтерләми микән? Бүген күрешкәч тә, «нидер төсмерлим»
дигән булды бит… Ләкин төйнәлә барган сораулар йомгагын Зәринә
беренче булып үзе сүтәргә ашыкты:
– Аңлавымча, авылда без бит сезнең белән күрешкән идек?
Бүген исәнләшүдән башка бер сүз алышмаганнар иде алар. Зәринәнең
«сез» дип эндәшүе Закирны сискәндереп җибәрде, ул үзен кыз янында
картаерга өлгергән кеше итеп тойды.
– Ике яшькә генә зуррак булып чыгам бит мин, нинди «сез» дип эндәшү
инде…
Зәринә, киеренке мизгелне йомшартып, яңгыравык тавышы белән көлеп
җибәрде:
– Болай гына бит инде мин. Үпкәләмәгез инде сез.
Тик җөмләсен тәмамларга да өлгермәс борын хата ясавын аңлап, тизрәк
үзен төзәтергә ашыкты:
– …үпкәләмә инде син.
Кызның күзләренә тутырып карарга да тартынып торган Закир, моңарчы
җыелып килгән бар кыюлыгын йодрыгына туплап, ниһаять, әңгәмәне үзе
теләгән якка борып җибәрде:
– Авылда миңа очраган кыз син идең бит? Хат та яздым әле үзеңә.
Җавапны гына алмадым.
Соңгы җөмләне ишеткәч тә, Зәринә аптырап калды. Кашлары кош
канатлары шикелле югары күтәрелделәр дә шул халәттә катып калдылар.
Менә сиңа мә! Җавап алмадым диме? Кая китте икән соң ул хат, алайса?
Язмыш шаяртуы диген.
– Димәк, миңа очраган егет син булгансың. Хатны мин алдым. Җавап
хатын да яздым…
Ниндидер аклану яңгырар дип көткән Закир, соңгы сүзләрне ишеткәч,
Зәринәгә карады. Бәлки, алдыйдыр дип уйлады ул. Ләкин кызның ихлас
кыяфәтендә ялганга ишарә иткән бер генә чалым да юк иде.
– Кемдер алып киткәнме? Җил очырганмы?
Ни дип җавап бирергә дә белмәгән Зәринә иңнәрен генә сикертте. «Җавап
көткән» дигән фикер аның күңелен алгысытса да, кыз үзен ничектер артык
тыныч тотты. Егеттән агылган серле бер дулкын ыгы-зыгыны баса, рәхәт
бер тигез юлга кертә иде.
– Ярый әле, Илһамның матур сайравын тыңлап, сезгә килгәнмен…
– Ярый әле, мин монда укырга кергәнмен…
Һәр ике җөмлә күңелдән генә тәмамланды: «…югыйсә сине кабат
очратмас идем».
Гади очраклылык ике ярты җанны очраштырганнан соң, шактый вакытка
сузылган тарих башланды. Хәер, очраклылык иде микән ул? Ләкин чын
тарих башланып киткәнче, Закирга шактый көч түгәргә туры килде, чөнки
кызның йөрәген яулау ул күзаллаганча ук җиңел булмады.
Икенче көнне, Зәринәнең дәресләре бетүен көтеп, уку йорты
алдындагы агач эскәмиядә озак утырды Закир. Ара-тирә исеп куйган
җилнең дөньяга чын көз төсен биреп янәшәдә яткан кызыл чәчәкләрне
җиңелчә сыйпап куюы егетнең түземсезлеген көчәйтте генә. Шактый
вакыттан соң киң авыр ишек артында күренгән зәңгәрсу күлмәкле
Зәринә дә Закирны бик тиз абайлап алды. Кыз бер мәлгә тукталып
торды да, гадәт буенча автобус тукталышына таба түгел, ә паркка
илтә торган юлдан китте. Аның үзенә таба якынлашканын күргән егет,
бар кыюлыгын җыярга тырышып, әкрен генә урыныннан торды һәм,
чәчәк бәйләмен күкрәгенә кысып, кызга таба юнәлде. Бер-берсенә
якынлашканда, һәр икесенең дә күңелләрендә хис дулкыннары уйнавын
күзләреннән укырга мөмкин иде.
– Сәлам!
Куркып кына әйтелгән сүз Зәринәне уятып җибәрде. Нишләп җебеп
тора соң әле? Ул, эчтән генә үзен тынычландырырга тырышып, җавап
бирергә ашыкты:
– Сәлам! Кемнедер көтәсең, ахры? Ярый, комачауламыйм…
Читләтеп узарга теләгән кызны Закирның кинәт сихри төсмерләр белән
яңгыраган тавышы туктатты:
– Сине көтәм… Озак тоткарламам… Бер генә минутыңны кызганма
инде…
Сабыйларча тантана иткән Зәринә горур кыяфәттә егетнең алдына килеп
басты. Кыз, сер бирергә теләмәсә дә, күзләрендә чагылган кояшны яшереп
кала алмады.
– Чәчәкләр сиңа. Әйдә, берәр вакыт иркенләп күрешик әле.
Үзенә сузылган бәйләмне Зәринә кыенсынып кына куенына алды һәм,
эреп китүен дә сизми, иреннәренә кунган елмаю белән егетнең күңеленә
юаныч бирде. Ләкин болай җиңел генә бирешергә теләми иде әле ул:
– Уйлап карармын, бәлки…
«Уйлап карармын» дигән сүзләрне яратып караган күз карашына
әверелдерү өчен Закирга шактый күп көч түгәргә туры килде. Бер җылы
сүз, бер җылы караш өмет итеп йөргән егетнең газаплануын күргән кыз
да тора-бара үзе торгызган тимер коймаларны читкә этеп куйды. Ләкин
алар арасында биеккә чөеп, түбәнгә ташлый торган таулар да бар иде
әле…
(Дәвамы бар)
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: татарча проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев