Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӘЧЛӘРЕҢДӘ ШОМЫРТ ИСЕ (повестьның дәвамы)

Күз алдыгызга гына китерегез: шәһәр кулга бәйләгән богауларны беренче мәртәбә җимереп, болыннарның иркен кочагына чыгасың. Өйдән берничә йөз чакрым читтә җанга якын булып тоелган «берәүне» ялгыш кына күреп аласың һәм, тормышның моңа кадәр миллион еллар элек кабул ителгән гадәти кануннарына берсүзсез буйсынып, чын-чынлап гашыйк буласың. Һәм син аны кабат очратырга әзер.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Төн уртасы җиткәндәрәк, чынлап та, яңгыр түбәнең кирәген бирә
башлады. Таң аткандарак кына болытлар таралды да, үз чираты җиткәнлеген
белгертеп, кояш зәңгәр күккә алсу төс өстәде. Олы якның тәрәзә буендагы
ятагында яткан Зәринә көн яктылыгының керфекләренә яндырып
үрелүеннән уянып китте дә, нәкъ үз бүлмәсендәге кебек, күптән өйрәнелгән
гадәт буенча, сап-сары итеп буялган идәнгә үрелде. Сайгак суыгын үзенә
җыйган һәм төн буе кул җылысына тилмереп яткан телефон җайлы
гына Зәринәнең учына шуып керде. Зәринә көн саен иртән «дөньядагы
яңалыклар» белән танышып чыгарга өйрәнгән, ягъни төн үткәнче кайсы
дусты нинди клубта булып өлгергән, кемнәр белән күрешергә җитешкән,
кая барган, нәрсә ашаган – барысы да уч төбендәге кебек күренеп тора.
Зәринә дә шулай үз «тарихлары» белән бүлешә, адым саен ук булмаса
да, үзе белән булган һәр вакыйганы фотога төшерергә ашыга. Бүген дә,
ятланып беткән хәрәкәтләр белән, телефон йөзенә төрткәләп алганнан соң, йокыдан айнып бетмәгән күзләрен уып, яткан җиреннән торып утырды.
Кичә үз кайгысы кайгы булган, күпме җир кайтып, ярты көн шушында
торып та, телефонына үрелеп күз салырга вакыты җитмәгән. Интернет
тотмый икән бит монда! Әтисенең «җәй буе әбиеңнәрдә торырсың» дигән
сүзләре кабат колак төбендә яңгырап киткән кебек булды да Зәринәнең
йокысы тәмам ачылды. Бер әйләнеп кайтып килермен, аннан гына әллә ни
булмас дип уйлаган һәм ике-өч көннән соң кире шәһәргә китәргә ниятләгән
кызны «җәй буе» дигәннәре бик тә борчуга салды. Әгәр ул берни дә уйлап
таба алмаса? Әгәр әтисе, чынлап та, җәй буена шушында калырга мәҗбүр
итсә? Нишләр соң ул? Шәһәрсез, дусларсыз-иптәшләрсез, телефонсыз…
Әйтүе генә җиңел аны, ә менә синең фикереңә һич тә колак салмасалар,
киресенчә, хыялларыңа төкереп карасалар… бер дә ансат түгел. Яшьлек
омтылышлары нәтиҗәсендә туган саф хыяллар бит ул, бар гомереңне
багышларлык ихлас хыяллар… Уку беткәч тә канатларын иркен җилпеп
яшәргә ниятләгән Зәринәнең генә өметләре акланмады. Иптәш кызы белән
ике кәлимә сүз алышырга да мөмкинлек бирә алмаган телефоны белән
чокыр-чакырларына кереп чумарлык бер авылда утыра хәзер. Ул арада
тышкы ишекнең ачы сызгырып ябылганы ишетелде, һәм озакламый ишек
аралыгында әбисенең кояш кебек түгәрәк, мөлаем йөзе күренде. Кичә
Зәринәнең күзләрен ачуы томалаган идеме, бүген ул гадәттән тыш эчке
бер соклану хисе белән әбисенең йөзен хәзер генә күреп алды.
– Тордыңмы, кызыкаем? Әйдә, төш җитеп килә инде. Тор-тор, чәй дә
куярмын хәзер. Иртәнгесе суынгандыр инде.
– Әбекәй, ә сездә телефон тотамы соң?
Урын-җирдә кояш яктысына күмелеп утырган килеш телефонына кереп
чумган оныгына әбисе бермәл карап торды. Шунда ук «әй, замана баласы»
дигән уй әллә каян гына килеп керде дә күңелен чеметеп үтте.
– Тоткан җирдә тота инде, биеккәрәк менәргә кирәктер, балам. Әйдә,
анысы гына калмас.
Зәринә Интернетка чыгу өчен әллә кайларга үрелеп карады, ләкин аяк
очына баскач та экрандагы түгәрәк әйләнүдән туктамады. «Буең җиткән
килеш, юк белән вакыт уздырып йөрисең», – дип, әбисе кинаяле көлеп
куйса да, кыз җиңел генә бирешергә теләмәде. Биегрәк урыннарның
барысын тикшереп чыкты, ләкин телефонның ак экранында бернинди
үзгәреш тә күзәтелмәде. Зәринә башта моны фаҗига буларак кабул итсә
дә, әллә авылның тыныч һавасы тәэсир итте – ул бик җиңел генә авыл
тормышына кереп китте һәм, кайткан көнне әбисе әйткән «сиңа дигәне
үзеңә булыр» гыйбарәсенә таянып, китәр көнне сабыр гына көтә башлады.
Ләкин күңелендәге тынгысыз хыял-максатлары, шик-шөбһәләре әледән-әле
баш күтәреп, кызны тынгысызлап тора иде.
Кайтуына бер атналап вакыт үткәч, тормыш, тигез юлдан тәгәрәгән
тәгәрмәч шикелле, бер җайга көйләнде. Балачакта бергә уйнап үскән
күрше кызы Язгөл дә, имтиханнарны биргәннән соң, әбисе янына кунакка
кайткан икән. Алар, әлбәттә, бер-берсен хәтерләп бетермиләр. Язгөл
һәр җәй саен авылга утырмага кайтса да, Зәринә ике арадагы элемтәне
шактый озак вакытка суытып торды. Бу юлы да кайтырмын дип бер генә
дә уйламаган иде, әтисе белән барган көрәштә әлегә артка чигенеп торырга кирәктер дип уйлаганга күрә генә шулай килеп чыкты. Ә Язгөл белән алар
яшьтәшләр икән, шуңа күрә уртак телне бик тиз таптылар. Күрше кызы
бакчада буйдан-буйга сузылган нечкә бауга кер элеп ята иде, койма аша
ак косынкалы кызны күргәч, аны шунда ук танып алды. Баксаң, Зәринәне
Интернеттан күзәтеп бара икән ул. Күп еллар инде бу якларда күренмәгән
балачак дустын очрату аны бик гаҗәпләндерде, шуңа күрә ул, керләрен
бер читкә куеп, койма янына килде. Бәбкә саклап утырган Зәринә аның
тавышыннан сискәнеп китте…
– Сәла-а-ам! Зәринә! Син түгелме соң бу?!
Ашыкмый гына урыныннан торып, каршысында кем пәйда булуын
чамаларга тырышкан Зәринә, таягын читкәрәк куеп, кызга шактый озак
кына сынап карап торды.
– Соң мин бит бу – Язгөл! Танымыйсыңдыр инде…
Очрашу сөенеченнән койманың бу ягына очып чыгарга әзер булган
кызның күзеннән очкыннар сибелде. Балачак дустын танымаса да, бик
җентекләп аңлатканнан соң, Зәринә барысына төшенде һәм Язгөлнең
авылда ятуына аптырады. Ярый ла аның сәбәбе бар… «Авыл һавасын елына
бер мәртәбә булса да сулап калырга кирәк», – дип аңлатты дусты соңыннан,
кич кабат очрашып, капка алдындагы тәбәнәк эскәмиядә көнбагыш чиртеп
утырганда. Үзен дөнья читенә китереп ташланган бер бичара итеп сизә
башлаган Зәринә монда үз ише табылуына сөенеп бетә алмады. Әллә ни
озак аралашмасалар да, шактый якынаеп китте алар.
– Бөтен сөйләшкәннәре-сорашканнары шул имтихан турында. Колак
итен ашап бетерделәр инде. Кая барасың да кая керәсең дип теңкәгә тияләр.
Кайда алалар – шунда дип, бер каты гына әйтәсе килә килүен… – аркасын
терәп утырган Язгөлнең кашлары җыерылса да, тавышында җиңелчә көлү
төсмерләнә иде.
– Яки кая кертәләр – шунда, – Зәринәнең иреннәре исә артык җәелеп
китмәде.
Моны сизеп алган Язгөл күршесенә сораулы караш ташлады.
– Өйдәгеләр синең өчен хәл итеп куйганнармы әллә?
Зәринә, берара эндәшми генә, каршы як өйнең түбәсенә оялаган кичке
кояш нурларына төбәлеп торды һәм башын иде:
– Әйе, ләкин бу көрәштә кем җиңәчәге бәхәсле әле. Мин болай гына
кул төшерергә җыенмыйм.
Кызлар артык сүз куертмый гына бер-берсен аңладылар һәм, теләктәш
табылуга сөенеп бетә алмыйча, күңелләренең бер-берсенә үрелүен сизми
дә калдылар.
Үз борчулары белән дулкынланган күңел киңлекләрен тагын да ныграк
тибрәндергән бер очрактан соң барысы да үзгәрә төште.
Шулай беркөнне, әбисе өйрәтеп куйганча, кош-кортларга җим сибәргә
дип чыккан иде Зәринә. Урам ягыннан яңгыраган ат тоягы тавышларын
ишетеп сискәнеп китте дә, салмак кына агылган гармун тавышыннан
әсәрләнеп, баскан җирендә кадакланып калды. Нидер төсмерли ул: бу
җырны кайдадыр ишеткәне бар. Балачактан килгән рәхәт бер кайтаваз кебек
яңгыраган көй мизгел эчендә Зәринәнең күңел почмакларына үтеп керде.
Тик мондый халәт озакка бармады, ишекнең авыр сызгыруы артыннан соң, кызны йокылы-уяулы басып торган җиреннән айнытып, вак-вак адымнар
ишетелде. Ишек урынына эленгән чәчәкле чаршау читеннән бик кадерләп
һәм саклап кына тоткан кызыл мәкле сөлге күренеп киткәч, кыз җим
савытын җиргә куйды да әбисе артыннан урамга атлады. Ләкин капкага
җиткәч тә, нәрсәдәндер курыккан шикелле төртелеп калды.
Тарантаска бизәкләп җигелгән ат янына халык җыелган. Елга бер генә
мәртәбә була торган мизгелне күреп калу өчен капка төпләренә чыгып
утырган күрше-күләнгә игътибар иткәч, кызның күз алдыннан таныш
кинотасма үткән шикелле булды. Балачагында алар әбисе белән Сабантуй
бүләге чыгаралар иде: кечкенә кыз үзенең куенына сыеп беткән сөлгене,
йә булмаса, күлмәклек тукыманы бүләк җыючыларга тапшыра. Менә бүген
дә әбисе, капка келәсен тартып ачкач, халык төркеменә таба ашыкмады.
Ишегалды ягында калган Зәринәгә күз салды һәм кулындагы сөлгене аңа
сузды. Син илтеп бир, янәсе. Авыл тормышыннан бизгән кызның күңеле
кинәт кенә җанланып китте һәм, һавага таралып өлгергән кечкенә бер
бәйрәм рухының тәэсиренә бирелеп, бүләкне, үзе дә сизмәстән, әбисеннән
үрелеп алды, аннары әкрен генә урам якка юнәлде. Аяк очларына басып,
сөлгене бүләкләр авырлыгыннан сыгылып торган колгага бәйләп куярга
үрелгәндә, күзе бәйрәмнең хуҗасына төште. Кара чалбар, ап-ак күлмәк
кигән яшь кенә бер егет, итагатьлек саклап, ярдәмгә ашыкты. Бер караш,
бер ым белән аңлашуны тирә-юньдәгеләр сизмәделәр шикелле. Зәринәнең
күзләреннән агылган нурга уралып, баскан урынында катып калган Закир
өчен берничә елдан соң да җылы итеп искә алыначак мизгел иде бу.
Болыннар иркенлеген, елга тирәнлеген, чишмә салкынлыгын тоеп,
чыныгып үскән егетнең, имтиханнар алдыннан урап килим дип, әби-бабасы
янына авылга кайткан чагы иде. Ятлыйсы билетлар өеменә кул селтәп,
«укып кем мулла булган» дип, иптәшләре белән көлештеләр дә төрлесе
төрле якка таралышып беттеләр. Закир Сабантуйга туры китерә алмаса
да, сабан эшләре төгәлләнеп килгән мәлгә эләгеп, бүләк җыюга үзе дә
чыккан иде. Түбән очка төшеп җиткәндәрәк кенә күз чите белән үзләренә
таба якынлашкан таныш түгел сынны күреп алды. Бер сүз алышмасалар
да, дәрьялар тирәнлеге булган күзләрдән үзләренә кирәкле мәгънәне
эзләп табарлык яшьлек көче бар иде аларда. Бу көч аларның икесен дә
күзгә күренмәс җепләр белән бер-берсенә тартып китерде. Каршысында
басып торган егетнең исемен әлегә белмәсә дә, Зәринә күктән иңгән бер
сиземләү белән юлларының кабат кисешәчәген, йә, һич югы, кисешергә
тиешлеген тоемлады. Бик кызык. Кечкенә чакта таныш булганнардыр,
бергә уйнаганнардыр әле алар… Тик Зәринә дә моның берсен дә хәтерләми.
Бүләкне тапшырып, әбисе янәшәсенә килеп баскач та әле егетнең вакыт-
вакыт үзенә әйләнеп каравын рәхәт дулкынлану белән күзәтеп торды ул.
Читтәрәк басып торган Язгөл исә әкрен генә дусты янына килде дә терсәге
белән төртте:
– Ай-яй, гипнозладың бит, күрдеңме?
Зәринә, әбисенең, тирә-юньдәгеләрнең ишетүеннән куркып, дустына
мәгънәле караш ташлады. Ни сөйлисең, янәсе. Ә үзе, эчтә янган утның
бит очларына кабуын ничек яшерергә белми, тизрәк өйләренә таба атлады.
Халык төркеме күрше урамга борылганчы яңгырап торган күңелле тавышларны тынын кысып тыңлап торды ул. Сабырлык өмет итеп кире
җим савытына ябышкан кулларына йөгергән җиңелчә калтырауны басарга
тырышса да, Зәринә үз күңелендә беренче мәртәбә пәйда булган бу тойгыны
куарга теләмәде. Егетнең кем булуын Язгөлдән сорарга талпынса да, үзенең
горурлыгын җиңә алмады, җиңелчә канатлану хисен эченә йотып калырга
мәҗбүр булды.
Икенче көннең кичендә, саф һава суларга дип ишегалдына чыккач, койма
ярыгында барлыкка килгән уч төбе кадәр кәгазьне күреп, Зәринә гаҗәпкә
калды. Кояшның сүрән яктысында матур итеп тезелгән хәрефләрне аерган
вакытта йөрәгенең рәхәт лепелдәвен тойды ул. Хат дип аталырга лаеклы
бу хәбәрнең юллары арасыннан бөркелгән җылылык кызга рәхәт сулыш
өрде: «Клубта күренгәнегез юк. Каян табарга да белгән юк сезне. Инстаграм
битегезне язып калдырыгызчы? Закир».
Хатны ике мәртәбә укып чыгып, сүзләренең мәгънәсенә төшенгәч кенә,
эшнең нидә булуын аңлады кыз. Иң башта бар дөньясын онытып көлде.
Ник дигәндә, бүгенге көн егетләре, кулларына ак бит, каләм алып, хат яза
аладыр дип уйламый иде. Тик барыбер замана чиреннән тулысынча азат
була алмаган әле бу егет дип елмайды Зәринә. Әнә бит, очрашуга чакырам
димәгән, ә аккаунт исемен калдырырга кушкан. Җавап хаты язылып,
койманың шул ярыгына кыстырылса да, алар тиз арада гына очраша
алмадылар.
Икенче көнне авыл тузанын туздырып кайтып төшкән Зәринәнең әтисе
кара машинадан тиз-тиз генә күчтәнәчләрне өйгә ташыды да, көннең
кичкә авышканын да көтми, ашыгып, кызны шәһәргә алып китте. «Җәй
буе авылда булырсың» дигән янаулар белән килешергә өлгергән кыз башта
берникадәр аптырады, «әллә әтием бераз йомшардымы?» дигән ерак бер
йолдыз шикелле өмете дә кабынды. Авылга кайтмыйм дип, аяк терәп
каршы торган Зәринә, ялгыз кыяфәттә капка баганасына сөялеп торган
әбисен күргәч, машинага утырган җиреннән кире тышка, аның янына
атылды. Ничек бер атна эчендә күңеленә кереп утырырга өлгергән соң әле
бу урамнар? Шәһәрнең тынчу һавасыннан арынып, тәнгә, чәчләргә уралган
тузанны юып төшерергә чишмә суы кирәк булган икән бит. Асфальт юлга
чыкканчыга кадәр тәгәрмәчләрне биеткән чокырлар Зәринәгә «китмә»
дип такмаклады шикелле. Кулны кесәгә тыккан саен рәхәт өтеп алган хат
та кызның күңелен кире авылга тартты. Зәринәнең җавабы бүген иртәнгә
инде куелган урынында юк иде, адресатның үзенә барып эләккәндер
дип өметләнде ул. Монысы – бер хәл, ник әтисе кинәт кенә бик ашыгыч
рәвештә аны шәһәргә алып китте соң әле? Бәлки, чынлап та, кызны үз
иркенә куярга кирәк, аның үз хыялларын чынга ашырырга хокукы бар дигән
фикергә килгәндер? Юл читеннән томырылып артка йөгергән каеннар рәтен
машинаның ачык тәрәзәсе аркылы күзәткән Зәринә әтисенең тавышыннан
уянып китте:
– Документларыңны тапшырыр өчен син үзең кирәк. Иртәгә барып
кайтырга кирәк булыр.
Зәринәнең өстенә йөзенче кат салкын су койдылар диярсең. Тик ул
әле һаман чыныгырга өлгермәгән икән. Тәне калтырый башлап, күзләре
яшьләнергә өлгергәнче үк күңеленнән генә үзенә катгый рәвештә сүз бирде. Җаны тарткан җиргә укырга керәчәк ул! Бик тыныч кына
шундый фикергә килгәндә, күңелнең бер почмагында әтисе белән
бәхәсләшкән вакытта елар дәрәҗәгә җитеп басып торган әнисенең сыны
күренеп алды. Зәринәнең әнисе беркайчан да «шулай тиеш», «кирәк»,
«яхшырак» булган өчен генә кызының хыялларын аяк астына салып
ташламаячак. Моны ул ачык белә, һәм шуңа күрә, мөгаен, әтисенең
сүзләрен ишеткәннән соң, берникадәр вакыт узгач, күңеленә искиткеч
бер тынычлык иңүен тойды. Тавышының тигез яңгыравына үзе дә
гаҗәпләнеп, әтисенә эндәште:
– Син теләгән өчен генә экономист булырга җыенмыйм. Моны күптән
аңларга вакыт бит инде, әти. Үземчә эшлим дип, мине генә түгел, әнине
дә яралыйсың бит син. Шуны аңламыйсыңмы?
Зәринә бу соравын җавап өмет итеп түгел, чарасызлыктан гына әйтте
кебек. Ләкин әтисе башка вакыттагыча мизгел эчендә кызып китмәде,
киресенчә, тамырлары сизелеп торган нык куллары белән рульгә ябышкан
килеш, шәһәргә кайтып җиткәнче эндәшми юлга төбәлеп барды.

***
Социаль челтәр битен билгеләп, язып калдырса да, Зәринәгә беркемнән
дә хәбәр килмәде. Шаярткандыр, кызык итәргә теләгәндер, мөгаен, дип,
егеткә ачуы кабарды, ләкин җавап көтүдән туктамады ул. Күз алдыгызга
гына китерегез: шәһәр кулга бәйләгән богауларны беренче мәртәбә җимереп,
болыннарның иркен кочагына чыгасың. Өйдән берничә йөз чакрым
читтә җанга якын булып тоелган «берәүне» ялгыш кына күреп аласың
һәм, тормышның моңа кадәр миллион еллар элек кабул ителгән гадәти
кануннарына берсүзсез буйсынып, чын-чынлап гашыйк буласың. Һәм син
аны кабат очратырга әзер. Йөрәгеңне, ышанычыңны, ким дигәндә, бергә
кинога барыр өчен, кичке урамнарны иңләр өчен, шимбә-якшәмбеләреңне
багышларга әзер син. Ләкин җил кинәт исеп куя да ул «берәү»нең шәүләсе
дә күзгә чалынмаган шәһәрдәге халык төркеменә китереп ташлый. Монда
дусларың, танышларың «Пенсильвания тауларында яшәүче өрәк» белән
танышуны аңлау түгел, бу турыда ишетергә дә теләмәс. Хәер, мондый
борылыш синең үзеңә дә хуш килмәс. Тирә-юньдәге бар кеше үз бәхетен
табып, җир йөзен «оҗмах» дип игълан итсә дә, тынгысыз күңел үзенә
тамчы да юаныч таба алмас, һәм син бер атна элек кенә булган, бөтенләй
башка төрле үзеңне рәхәт бер сагыш белән искә алырсың.
Юк, бу сүз уйнату түгел. Бу – мизгел эчендә үзенә бөтереп алган һәм
сулышыңны кысып торган бер халәт. Көтү халәте. Нәрсәгәдер өметләнеп
яшәү светофордагы кызыл төскә, җәйге яки кышкы сессия кебек гадәти
күренешкә әверелә. Иртәгә, киләсе атнада, киләсе айда, бер елдан соң
булачак очрашуны нечкәлекләре белән күз алдына китерәсең һәм, ул
мизгелләрнең кул җитмәс югарылыкта булуын аңлаганнан соң да, көтүдән
туктамыйсың.
Әлбәттә, ерак авылда калган Язгөлдән сорап булса да кыз егетне
таба алыр иде. Ләкин ул хат язып калдырды бит! Мөгаен, ул Зәринәне
Интернетта тапкан, ләкин ошатмаган. Шуңа күрә аннан бер хәбәр дә юк
дип уйлады кыз.

Зәринә, нәкъ менә шундый уйлар ятмәсенә эләгеп, үзендә күп кенә
үзгәрешләр булуын сизде. Күңеле белән болытлар арасында очып йөрсә
дә, әтисе белән икесе арасында булган каты бәрелештә соңгы сүзен әйтеп
калырга үзендә көч таба алды. Дөрес, йөрәгенә ук булып кадалган сүзләр
йогынтысында ул артка чигенә дә башлаган иде. Ләкин кызын калкан
кебек якларга омтылган әнисе моңа юл куймады, кызы ишетмәгәндә генә
сүз катып карарга булды.
Шулай бер кичне аш бүлмәсендә чәй әзерләп йөргән җиреннән ашыкмый
гына түр бүлмәгә керде һәм, ишек яңагына сөялеп, сүзен башлады:
– Әтисе, Зәринәгә яхшы киләчәк төзетәм дип, бик ялгышасың бит.
Һәркемнең үз хыялы, үз юлы. Һәрчак яныңда тотарсыңмы, әмерләр биреп
кенә яшәтерсеңме кызыңны?
Мең кат сөйләнгән сүз инде дип, каш җыерырга омтылса да, Зәринәнең
әтисе әкрен генә бүлмәсендәге өстәл артына барып утырды. Тәртипсез
чәчелеп яткан кәгазьләр арасыннан үзенә кирәген эзләгәндәй итте дә ишек
яңагына сөялеп басып торган хатынына күтәрелеп карады. Соңгы ярты
елда барган ялыктыргыч көрәштән ул үзе дә туйган иде инде. Кызының күз
яшьләрен, хатынының чалара барган чәчләрен күреп, артка чигенергә, эчтән
котырткан шайтанны ничек тә җиңеп, барысын да үз иркенә җибәрергә
кирәктер дип уйлады ул. Бу турыда кабат сүз башлангач, элеккегечә
тартышып маташмады, озак кына төбәлеп карап торганнан соң:
– Баллары җитсә, кереп карасын. «Эконом»да күптән сөйләшенгән иде
дә…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев