Кыр казлары кайтты... (хикәя)
Кинәт, мылтык тавышлары яңгырады. Балалар берни аңлый алмыйча катып калдылар...
2015 елның апрель ахырларында булды бу хәл. Сөмбеләнең кунакка кайтканын ишетеп, авыл балалары ташу акканын карарга чакырдылар. Сөмбеләгә 14 яшь. Ул әти-әнисе, энесе, сеңлесе белән шәһәрдә яши. Шомырт кара чәчле, кара күзле бу гүзәлкәйне авыл кызлары үз итәләр. Сөмбелә ялларда авылга кайтырга бик ярата, аеруча дәү әнисен сагына ул. Дәү әнисе янында җылы, рәхәт. Намаз укырга да, Коръән сүрәләрен дә бик тиз өйрәнде Сөмбелә. Авылдагы дуслары үзеннән кечерәк. Якын дусты Гөлүзә генә аның белән бер яшьтә. Сөмбеләне барысы да дус итә. Чөнки ул эчкерсез, акыллы, күп укый, күп белә. Балаларга төрле уеннар өйрәтә, әкиятләр сөйли. Менә бүген дә Сөмбелә дуслары белән кочаклашып күреште һәм алар белән бергә, ургылып аккан язгы ташуны карарга дип, инеш буена килделәр. Соңыннан төрле уеннар уйнадылар.
Шулчак кыр казлары тавышы ишетелде. Балалар, уйнауларыннан туктап: "Кыр казлары кайтты, кыр казлары кайтты!" - дип, сөенечләреннән бер-берсе белән кочаклаштылар, сикерештеләр. Шундый бәхетле иде алар. Кыр казлары авыл өстеннән очып тауга таба үттеләр. Балалар аларны: "Сез нинди батырлар, исән-сау кайттыгыз, исән-сау булыгыз!" - дип, тезелешеп очкан кыр казларына сокланып карап калдылар. Уен дәвам итте...
Кинәт, мылтык тавышлары яңгырады. Балалар берни аңлый алмыйча катып калдылар. Кыр казларының үзәк өзгеч тавышлары су буен яңгыратты. Аларның егылып төшүләрен балалар үз күзләре белән күреп шаккаттылар. Сөмбелә: "Әллә сугыш башландымы?" - дип кычкырды. Айнур: "Әни-и, кыр казларын аталар, хәзер безне дә атачаклар!" - дип елый-елый өенә йөгерде. Ә Сөмбелә: "Әйдәгез, нигә аптырап торабыз соң, кыр казларына ярдәмгә ашыгыйк, ул явыз кешеләрне ачуланыйк!" - диде.
- Әйе, аларга булышырга кирәк. Син йода, марля алып кил, казларның яраларын бәйләрбез, - дип, артыннан кычкырып калды Айгөл.
Бу хәлләрне куркыныч төш күргән төсле күзәтеп торды Сөмбелә. Ул бер мәлгә куркып, югалып калган иде, инде тиз генә аңына килеп, егылып төшкән казлар янына йөгерде. Алар янына - тау башына, елый-елый чак менеп җитте. Канга батып яткан казларны күреп, куркудан кычкырып елый башлады. Һич кенә дә тынычлана алмады Сөмбелә. Үзе елый, үзе сөйләнә:
- Мескен казлар чит җирләрдән исән кайтып, туган җирләрендә үлделәр. Гафу итегез, без сезне саклый алмадык. Мондый куркыныч вәхшилекне эшләүче абыйлар барын белми идек. Күзләрегезне ачып үлгәнсез. Әйтерсең лә, Туган ягыгызны соңгы кабат күреп калырга теләгәнсез, әйтерсең лә, бәхилләшкәнсез... Без сезне онытмабыз. Авыл уртасыннан узып барганда, безне күреп каңгылдашып: "Исәнмесез, балалар, без дә ерак җирләрдән исән-сау кыйттык," - дип сәлам биреп очып үтә идегез... Ник шулчаклы рәхимсез бу адәм баласы? Әнисенең: "Кызым, ике аяклы хайваннан саклан, дүрт аяклысы сиңа тимәс" дигәне шушымы инде?!..
Кыр казларын атучылар да, мышный-мышный, тау башына менеп җиттеләр. Сөмбеләнең елавын, казлар белән бәхилләшүен күреп аптырап калдылар... Ул яшенә төелеп, мылтык аскан адәмнәр каршысына килеп басты:
- Сездә оят та, намус та юк икән. Ачлык елларында да бабайларыбыз бу кадәрге вәхшиллеккә бармаган. Сезгә Ходай үзе хөкемен чыгарыр. Ул барысын да күрә, белә...
Инде башка балалар да тауга менеп җиттеләр. Кечерәк кызлар әле дә елауларыннан туктый алмыйлар иде. Сөмбелә, алаларга таба борылып, болай диде:
- Туктагыз, еламагыз, дусларым, безгә сабыр булырга кирәк. Ул вәхшиләр кыр казларының җансыз гәүдәләрен капчыкларына салып, алып кайтып китәчәкләр. Ач, мескен кошларны ашап, ул явызларның тамаклары туймас. Ә менә без ант итик: "Кешеләргә дә, табигатьнең барлык тереклегенә дә зыян китермәбез, гел ярдәм итәрбез," - дип сүз бирик.
Балалар кайтып киткәч, аучылар озак кына нишләргә белмичә, аптырашып тордылар. Арадан берсе: "Бу кызның үткен сүзләре йөрәгемә үткен ук булып кадалды. Хурлыгымнан, оятымнан нишләргә белмәдем...". "Уеннан уймак булды бу, без бик начар кешеләр икәнбез! Әйдәгез, без дә сүз бирик..." Һәм алар, кыр казларын җыеп алып, чокыр казып, күмеп куйдылар. Алар өчен дә һич онытылмаслык вакыйга булды бу.
Шуннан бирле авыл өстендә берәүнең дә кыр казлары күргәне юк...
Энҗе ХАЛИКОВА. Саба районы
Фото: pixabay
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Молодец Сомбелэ!
0
0